ШИГЫРЬЛӘР

Ф р у н з е
Ф а з у л а й

КҮРЕНЕКЛЕ МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕМӘ
Татар халкы
(кереш)
Бердәм, бердер татар халкы—мөселманы, чукынганы,
Нинди исем аңар такма, юктыр аның •ычкынганы»! Җәберләнеп тукмалса да
яман язмыш тукмагыннан,
Чыга алган олы юлга кысрыкланган сукмагыннан!
Кайларга ул таралмасын, зар—моң аша ни булса да,
Кыйбла якка тоткан юлын, кайчак җаны буылса да!
Буылса да явызлардан, тыеп язмыш •аксаклыгын»,
Саклый алган буыннардан буыннарга аң сафлыгын!
Татарлар ул сабыр халык, сабырлыкның—төбе алтын,^
Тагын күпме җыяр байлык, “булмасмы соң инде артык“!?
Абдуллин Рубин
музыкант
Рубин ич ул «якут ташы», композитор, органист та.
Консерватория ректоры, профессор, ул артист та.
Йөртәдер лә йөрәгендә ике туган халкы канын,
Насыйп иткән илебездә туганнары югалтканын!
Акчурин Ренат
хирург
Ренат туган, зур хирург,—йөрәкләрне тазартучы.
Таза тәннән таза аң-рух теләк белән төз атучы!
Аның изге кулларыннан күпме йөрәк яшәү көткән,
Күпме өмет кылларыннан бәхет үреп яшәр иткән!
Алишина Ханисә
тел белгече
Ханисә ханымның исеме—мөлаем дигән мәгънәдә,
Төмәндә ул тел белгече—түгел соң нидән с әхнәдә!
Күңеле Себер якларында, халкы белән бер кайгыда:
«Телсез калса татар анда, ниләр күрердер тайгада?
1*5
Бәйрәмова Фәүзия
язучы
Фәүзия ханым заманында сөйләп яхшы, яманын да,
"Менгәләгән яңакларга», түзгән ялган-яманына да. Кайсы дус та
куя «сыртын», татар телен яклаучыга. Азатлык та ярты-морты,
юк «яулыкны» аклаучы да!
Вәлиев Разил
язучы
Разил туган ул язучы, директор да, депутат та.
Әллә беркем юк узучы, барадырмы дөлдел атта!
Бар тормышы тезелгәнме хакыйкатьне аңлап кына.
Чын дәүләткә бер юл диме сабырлыктан атлап кына!
Гайнетдин Равил
дин белгече
Баруди күк, Равил туган,—белем алган Бохарада,
Дингә караш йомшагандай әллә булган шул арада. Мәскәү
җамигъ мәчетенең хәзер ул имам-хатибы,
Ходай кушып күрсәткәнме изге юл галәм тәртибе!
Гәрәев Мәхмүт
хәрби теоретик
Мәхмүт иптәш хәрбиләрчә, тәртипледер һәр нәрсәдә.
Үз илем дип яшидер лә, заманыбыз үзгәрсә дә Гади татар эшче
утлы—«үсеп» җиткән генералга,
Хәрби юлда тугрылыгы илткәндерме гел, гел алга?!
Исхаков Дамир
этнограф
Дамир туган, ул этнограф, тарих фәннәр докторы да,
Күп—ди, язма мирасыбыз, өйрәнелми тик бары да.
Татар халкын бүлгәләп тә тырышалар кимсетергә, Катнаш
никах чүпли читкә, үзебезгә ди ни әйтергә!?
Миңнуллин Роберт
шагыйрь
Роберт туган алга чыга, шигърияттә—бар яктан да,
Күп яза ул балаларга, көрәшкән ди, «Сабан туйда». Аннан килеп
батырларча, булып китә «урынбасар», Кемнәр генә халкыбызга
адашмаслык юлын ачар?
Фәйзуллин Равил
шагыйрь
Равил туган—«язгы кояш», шагыйрь кеше исемендә, Булган
кояш булганда яшь, туры килгән җисеменә! Бүген дә әле ул
биектә, төшеп бармый ич «баешка», «Казан утлары»н биетә,
үрелгәндә кич кояшка!
Фәтхетдинев Салават
җырчы
Салават ул мактау җыры, җырчы тора мактаулардан,
Моң-җыр—күңеле яңгырашы, ансы Урал—ак таулардан!
Салават ул килгән җиргә, нурлы күпер аша күктән,
Улы итеп көткәнгәдер, моңлы Илһам-"ата" күптән!

Реклама