Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ БУЛУЛАРЫ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ


БЕР ХАТИРӘ
Шагыйрь булулары җиңел түгел. Язучылар берлеге әгъзасы булу бигрәк тә авыр. Дөресрәге, без яшь чакта авыр иде Ә буласы килә! Бөтен талантлы язучы- шагыйрьләр дә шунда. Аларнын һәрберсенен тылсымлы таныклыгы бар Алар— Литфонд әгъзалары. Алар иҗат йортларына бара ала. Китап чыгарганда да Берлек әгъзаларына яшел җәймә. Әмма Берлек әгъзасы булу өчен шигырь язу гына җитми Иң беренчесе—китапларың булырга тиеш. Аннары гына шагыйрьләр секциясе сине тәкъдим итә. Әгәр дә секциядән уңышлы гына узсан, документларын кабул итү комиссиясенә барып эләгә. Анда өч СССР Язучылар союзы әгъзасының сине хуплап язган рекомендациясе булу мәҗбүри Әгъзаларның исә биш еллык стажлары булырга тиеш. Ә документлар кабул итү комиссиясендә еллар буе да ятарга мөмкин Бөтенесен дә рәттән үткәрмиләр Мәхмүт Хөсәен. Мостафа Ногманнарны картаеп беткәч кенә кабул иткәннәре хәтердә. Хәзер Берлек әгъзасы булып йөргән шактый гына иптәшләр ул заманнарда язучылар билеты турында хыяллана да алмыйлар иде. Монын. әлбәттә, һәм объектив, һәм субъектив сәбәпләре булгандыр. Талантлы булсаң да. берәр аксакалга ошамасан. яисә партия алдында ниндидер «гаебен» булса, Берлеккә алмаска бик тә мөмкиннәр.. Шуна күрә бик түземлелек белән, сабыр гына көтәргә туры килә. Әгәр дә инде кабул итү комиссиясе сине уздыра икән, идарә утырышына әзерләнә башлыйсын. Төп сүзне шунда әйтәчәкләр Инде идарә әгъзаларының да фатихасын ала алсаң, документларын Мәскәүгә РСФСР Язучылар союзынын кабул игү комиссиясенә озатыла... Һәрхәлдә. элекке заманнарда Я зучылар союзы әгъзасы булу очен бик күп сират күперләрен узарга туры килә иде Марсель Галисвнен әйткән сүзе дә бар шикелле: Союзга керү докторлык диссертациясе яклау белән бер ул! Мина да әлеге сират күперләрен берәм-берәм кичәргә туры килде. Аеруча шагыйрьләр секциясе утырышы күнелгә сенеп калган
Гомумән, җитди заманнар иде ул. Язучылар берлегендә дә эшләр гөрләп бара Ижат секцияләренең абруе зур Шигърияткә изге бер әйбер итеп карау, шагыйрьләр иҗатына принципиаль мөнәсәбәт, аксакалларның саллы сүзләре, яшыәрнен остазларына булган ихтирамлы карашлары, әдәби бәхәсләр нәкъ менә шул чакларга туры килде. Шуңа да карамастан, әдәбиятта бүгенге кебек кәсепчеләр дә җигәрлек иде. Ниндидер юллар белән китапларын да чыгарды алар, союзына да керде 1976 елның 10 мае иде Шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышына яшьтәшем Фәннур Сафин белән икебезнең ижатны куйдылар V л чакта инде икебез дә билгеле, яшьләр арасында шактый популяр шагыйрьләр Икебез дә студент чакта ук «Беренче карлыгачлар»да чыккан егетләр Минем шул елны гына беренче
китабым дөнья күрде. Фәннурныкы да чыгып ята. Секция житәкчесе Илдар абый Юзеевнын: «Бәлки. Союзга да тәкъдим итеп булыр әле»—дигән сүзләре күңелләрне кытыклап тора Халык шактый җыелган. Хәсән ага Туфан үзе килгән. Таягына таянып Нури ага Арсланов утыра. Ап-ак чәчле ике аксакал янында кап-кара чәчле Әхмәт ага Исхак. Татар шигъриятен ул чакта ук тартып баручы урта буын шагыйрьләр Шәүкәт Гапиев, Әхсән Баян. Илдар Юзеев, Рәшит Гәрәй.. Яшьрәк булсалар да безнең өчен авторитет саналган Рөстәм Мингалим, Рәдиф Гаташ (ул чакта әле Рәдиф Гатауллин), Равил Фәйзуллин, нәшрияттан Рәис абый Даутов, Батулла (ул чактагы Роберт Батуллин), минем белән «Яшь ленинчы»да эшләгән Хәкимҗан абый Халиков. Безнең кебек үк иҗат белән шөгыльләнүче, әмма әле китаплары да чыкмаган. Союзга да тәкъдим ителмәгән Разил Вәлиев. Марсель Гапиев, Мансур Вәлиев. Әмир Мәхмүдов, Жәүдәт Дәрзаманов, Госман Садә. Наис Гамбәров Тагын кемнәрдер бар иде. Кемдер безнең хакта җылы сүз әйтергә, кемдер тамаша кылырга, кемдер аяк чалырга да килгән булып чыкты.
Утырышны Илдар Юзеев алып барды. Иң элек миңа сүз бирде. Шигырь укуымны сорады. Анысын гына булдырабыз инде. Ялкынлана-ялкынлана «Таллар», «Тукай минем яшьтә үлгән», «Лорканы үтергән пуля монологы» һәм «Сандугач белән сөйләшү» дигән яна шигырьләремне укуым истә. Укып бетергәннән соң кул чабучылар табылмады. Илдар абый киләчәккә планнар турында сорашты. Ижатымны зуррак, саллырак итеп күрсәттерәсе килгәндер инде. Мин яңа шигырьләр язу белән беррәттән, күләмле генә поэма өстендә эшләвемне әйттем. Чыннан да, ул вакытта мин Гакыйл Сәгыйровка багышлап поэма кебек әйбер яза башлаган идем. Аннары балалар өчен «Акбай цирк карый» исемле җыентык әзерләп нәшриятка тапшыруымны да өстәдем. Зурлар өчен дә яңа җыентыкка тотынуымны әйтми булдыра алмадым. Актив эшләгәнемне күрсәтергә кирәк бит инде.
Миннән сон Фәннур «Сез кемнәр?», «Көндәлек» исемле шигырьләрен укыды да «Ак канатлы егет» поэмасына тотынды. Озын булмаган шул поэмасын укып, дөрес тә эшләде. Ни дисән дә, поэма поэма бит инде ул! Солидно! Равил Фәйзуллиннан башка сорау бирүче булмады. Ул Фәннурдан китабын нәшриятка кайчан тапшыруы белән кызыксынды Фәннур исә: «Беренчесен 1970 елда, ә 1974 тә яңадан бер китап әзерләп нәшриятка бирдем»,—дип чатнатып җавап бирде.
Минем иҗат хакындагы докладны Әхсән абый Баянов сөйләде. Ул—минем якташым Беренче шигырьләремнән үк күзәтеп бара, киңәшләрен бирә, һәрхәлдә, мине якын итә. Миннән әйбәт шагыйрь чыгар дип өметләнә. Минем дә бүген бөтен өметем анда. Төп сүзне әйтә бит. Ул үзенең чыгышын язып килгән иде. Мин аның бер өлешен укучыларга да җиткерәсем килә.
— Роберт Миннуллин, белүемчә, терсәкләр белән түгел, табигый сәләте, тырышлыгы ярдәмендә эшли. Вакытлы матбугатта чыгып килгән шигырьләре дә, әле күптән түгел басылып чыккан «Бәхетле булыгыз» дигән җыентыгы да— шул тырышлыкның нәтиҗәсе. «Ояла-ояла гына Тукай яшен узып барган» яшь шагыйрьнең дөньяга карашы, үз эшенә, хезмәтенә мөнәсәбәте лирик геройнын да характер сыйфатларын, яшәү нормаларын билгели, һәр китапка, бигрәк тә беренче җыентыкка, бөтен җәһәттән коеп куелган, ювелирларча эшләнгән әсәрләр генә кертү мөмкин түгелдер. Шунысын да истән чыгармаска кирәк—кем өчендер шәп тоелган әсәрне икенче берәүнең бөтенләй кабул итмәве дә ихтимал бит һәр бәядә—күнел халәте, зәвык үсеше, шәхси мөнәсәбәт—субъективлык моменты бар Бәхәстә критерий-поэзиянен бүгенге үсеш дәрәҗәсе. Ул инде шәхси теләкләр белән, әлбәттә, исәпләшми.
Р. Миннуллин китабында да кемдер кабул итмәслек, кире бәя бирерлек, яки, чынлап та эшләнеп, табылып бетмәгән шигырьләр бар. Бәхеткә каршы андый шигырьләр күп түгел. Киресенчә, бирелеп, сокланып укырлык, самими язылган, саф тойгылы шигырьләр өстенлек итә.
Керфегеңдә, чәчләреңдә Җылы кар. яңа кар
Әллә соң кызлар урамга Чәчкәнме чулпылар ?!
Бер-берсенә орынсалар,
Валлаһи, чылтырар Комештәй чулпылар
Бу кар чулпыларда табигатьнен матурлыгы да. хатын-кызнын сафлыгы да. яшәүнен яктылыгы, гүзәллеге дә чылтырый кебек. Мондый шигырьләрне укыганда, синсн күнелгә дә дөньяны сабыйларча ярату хисе йога, күнел ничектер тынычланып яңарып китә, кичерешләр салмаклана, тигезләнә.
Әнкәй безне Соннән алып кайткан.
Сон суында юган иң элек
яки
Без әнкәйнең биш шатлыгы булдык Биш кайгысы булдык кайчакта
Бу юллар да күнелне яшәү матурлыгына, балаларча яратуга көйли
Җир бәхеттән оеп ята—
Ак әкият, тылсым инде'
Бу аклыкта, кулы барып, кем яманлык кылсын инде'
Табигать аклыгы шагыйрьнен. кешенен саф хисләре белән берләшә Туган жир сурәте, бала чак. яшьлек хатирәләре тантаналы тынычлык булып гәүдәләнә. Кешене гел борчып, ярсытып кына торырга димәгән бит. анык жанына матурлык элексиры сирпсп. ял да бирергә, яшәүгә яна көч өстәргә дә кирәк ләбаса' Роберт Миңнуллиннын үзенә дә. шигырьләренә дә шундый сыйфаг бирелгән Ул артык борчылмаса да. барыбер уйлана, кичерә, ләкин матур хатирәләрнең кадерен, тәмен дә белә.
Хатирәләрнең шигырьгә әверелүе—ин табигый хәл һәм. әйтер идем, шагыйрьгә жинелрәк бирелә торган, күпмедер дәрәжәдә җайлырак хәл ителә торган нәрсә Ә менә бүгенге хәлләрне күреп, туа гына башлаган тойгыларынны тәртипкә китереп, аларны риторикага, өстән-өстән генә языла торган тасвирламаларга кайтарып калдырмау өчен тәмам җитлеккән шагыйрьгә дә гаять күп көч түгәргә, газап кичерергә туры килә. Бүгенге көн күренешләрен чын сәнгать фактына әверелдерә алу табигый сәләт, профессиональ өлгергәнлек хакында сөйли Мәсәлән. Робсртнын Әрмәнстанга бару тәэсирендә язылган шигырьләре шул хакта уйларга мәжбүр итә Алар публицистика түгел, эскизлар да түгел, чын. тирән шигырьләр
Шагыйрьнен профессиональ яктан үсешен, ә лирик геройнын гражданин буларак өлгергәнлеген расларлык юлларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел Шунлыктан кайберләренең исемнәрен генә атау белән чикләнергә туры килә «И изге Йорт». «Ахак учак». «Базыда бозлар ага». «Малайлар». «Элекке «Англетер* гостиницасында*. «Кларага». «Көз инде*. «Ярый әле* һ б
Билгеле булганча, язу манерасы, стиль ахыр чиктә шулай ук характер сыйфатла-рына килеп тоташа. Р Миннуллинда стиль алымнары төрле, ә күзгә ташланып торганы—афоризмга охшашлык. «Яхшылыкка тик яхшылык «. «Беребез дә аллан белә алмый*. «Дөнья бит ул*. «Мәхәббәт* кебек шигырьләре шундыйлар рәтенә керә Алар халыкчан, гадилек белән аерылып торалар
Шагыйрь халык, ил. жир хакында заман проблемалары зурлыгын тоеп фикер йөртә. Ул шигырьләрне укып чыккач, якты хисле, тыныч холыклы тыйнак кеше образы күңелдә кала
Аптырыйсыз Әйтерсең лә Андыйлар бер без генә. Әйбәтме, әйбәт түгепме— Шундый инде без менә.
Минемчә, андый булу әйбәт. Кирәгеннән артык дәгъвалы кешеләр күбәйгән вакытта тыйнакларның кадере бермә-бер арта.
Аерым юллар, строфалар, бөтен шигырьләрнең дәрәҗәсен күтәрә алырлык: «Берәүләрне Алып итә, тик барыбер алып китә—дөнья бит ул», «Сагышыннан сары чәчәк аткан каберендәге сәрби куагы», «Уйланырга куркып басып торам» (Есенин үлгән гостиницада), шулай ук тайларның кояшны тешләмәкче булып ыргылулары һәм башка шундый кызыклы тәгъбирләр, язу осталыгы хакында сөйләү белән бергә, яхшы күңелле, сизгер, эшлекле лирик геройның—совет кешесенең—матур сыйфатлары булып та гәүдәләнәләр.”
Әхсән абыйның иҗатыма карата әйтелгән җитди сүзләре мине канатландырып җибәрде. «Союзга алырга кирәк!» дигән сүзләрне дә ишеткәч, бөтенләй эреп киттем. Каушаулар, дулкынланулар да бераз басылган шикелле булды. Аның ул чакта әйткән җылы сүзләрен, шигырьләремә биргән югары бәясен мин әле дә күңелемдә саклыйм Яшь вакытта, бигрәк тә секция утырышында, аксакаллар, яшьтәшләр янында, синең әдәби язмышың хәл ителгәндә әйтелгән мактау, хуплау сүзләре ул, чыннан да, гомергә истә кала икән. Югыйсә, өлкән шагыйребез анда шактый гына тәнкыйть сүзләре дә әйткән иде. Ләкин кимсетмичә генә, акыллы итеп, ышандырырлык итеп.
Фәннур турындагы беренче сүзне мөхтәрәм Әхмәт ага Исхак әйтте. Ул да минем яшьтәшемне яратып, анын иҗатын күтәреп сөйләде:
—Ф.Сафиннын «Ак канатлы егет» поэмасыннан башлыйсым килә. Әсәрне бик яратып, бирелеп укып чыктым. Шундый җылы хисле, зур җаваплылык тоеп язылган бу поэмада нидер җитеп бетми кебек. Әсәр героеның җанын күрәсе килә. Данга лаек булырлык ни кылган, ни эшләгән ул? Моның өчен әсәргә бик аз гына кул кертәсе бар: һәммәсе үз урынына басар. Гомумән әйткәндә, егет талантлы. Анын лирик шигырьләре, табигать һәм мәхәббәт турында, ил һәм халык язмышы турында язылган әсәрләре миндә соклану тудыра. Мисалга «Яз» шигырен алыйк. Ул мина бик ошады. Менә бу юллар—искиткеч матур шигъри юллар.
Димәк, шагыйрь уйлый белә, чын шигырь детальләре белән эш итә. Ә анын мондый чын әсәрләре күп.
Соңгы вакытта язылган әсәрләрендә Фәннурның фикер һәм осталык ягыннан тагын да бер адымга үсүен күрәбез. Моны КамАЗ турындагы поэмасы раслый. Ш>пдыи әйбәт шигырьләрнең китап булып чыкмавы үкендерә Бу эшне тизрәк
жяигя гапягы ил»
Чирәм көтә
мазайларның
яланаяклары.
ЯКИ
Карап тора бөреләрдән язның яшеч күзе.
җайга саласы иде.
Шулай да яшь тагыйт,ы»« ш-зттгитг.^ ____________ _____________ „
Ф Сафинны. минемчә. Язучылар союзына членлыкка такълич итәргә бик вакьгтшр Мин. һәрхәлдә, шулай уйлыйм
Шулай итеп, ике докладчы да безгә унай бәя бирде, икебезне дә Союзга тәкъдим итте Икебез дә бик тә канәгать булып, бер-беребезгә карашып алдык. Эшләр шәп. янәсе Әмма бу әле секиия утырышынын башы гына иде. Илдар абый докладчыларга рәхмәт әйтте, аннары «фикер алышуларга күчәбез* диде Ин беренче булып, атбәттә инде, безнен аксакалыбыз Хәсән ага Туфан сүз алды
-Роберт Миннуллинга килгәндә, мин аны күптән беләм Ижаты белән кызыксынып барам. Шигырьләренә ритмик төгәллек хас. Бу яктан ул ритмик белемле. Ә инде таләпчәнлек күзлегеннән караганда, анын ижаты мине бик үк канәгатьләндереп бетерми. Диңгез турында шигырь язгач, ул әсәр үзе дә дингезгә охшарга тиеш. Монда мин дулкынландыра торган юл тапмадым Югыйсә, шигырь камил кебек. Кояшны да әнис алмасы белән генә чагыштырып булмыйдыр Кояш турында башкачарак. ялкынлы әсәр язарга кирәк иде Робертнын мәхәббәт турындагы шигырьләре дә, нигездә, әрнүле, сагышлы мәхәббәткә кайтып калган.
Есенинга багышланган шигырен алыйк. Автор шагыйрь үлемен салкын фажнга дип. аны аклап та, яклап та булмый дип күрсәтә. Шагыйрьнен жанын. рухын анламыйча шигырь язган, һәм ул әсәрне доньяга чыгармау яхшырак булыр иде кебек. Ә Лорка турындагы шигырьне сыйнфый позициядән торып язарга кирәк булгандыр...
Хәсән ага тагын ниндидер сүзләр әйтте, шигырь техникасы турында сөйли башлады. Туфан тиклем Туфаннан үз иҗатын турында фикер ишетү, әлбәттә, яшь шагыйрь өчен олы мәртәбә иде. Шуна күрә дә анын тәнкыйте дә мина олы мактау булып ишетелде. Чын күңелемнән әйтәм. Аннары ул соңыннан барыбер мине Союзга алу ягында булуын әйтте. «Роберт ул ритмик яктан төгәл яза Әхсән Баяновнын унай бәя бирүе белән, анын фикере белән килешәм»,—дип тә өстәде Ал тарак китеп тагын шунысын да әйтим, минем Союзга алгандагы идарә утырышында Хәсән ата. киресенчә, мина унай яктан гына бәя биреп «Мин Робертнын шигырьләрен студент чагыннан ук укып киләм. Җыентыгы да чыкты Гомумән, әйбәт китап Әз генә кайнау житми. Язганда күз яше чыгарлык булсын Янарга кирәк Ирекле шигырьләре әз-мәз бар. Алардан саклансын. Ә менә балаларга язганда ул балаларча уйлый белә. Бик матур шигырьләр»,—дигән иде
Туфаннын Фәннур Сафин турындагы сүзләре дә тәнкыйтьлерәк булды —Аны без берничә мәртәбә секциядә тикшергән идек инде Дөресен әйтик, яхшы әйберләре бар Ә инде бу позмасына килгәндә, монда ритмик тоталсезлеккә юл куелган. Ирекле шигырьне ритмиканы сиземләү сәләте булмаган кеше генә яза бит Тукай бүгенге көндә яшәсә, болай язмас иде. башка язу алымын табар иле Шигъри әсәр буларак, монда мин мәгънә тапмадым Фәннурнын бер адым артка чигенүе мине борчый, гаҗәпләндерә. Зур әйберләр, тирән эчтәлекле әсәрләр я зарга сәләтле егеткә болай эшләү ярамый
Рөстәм Мингалимов га секциягә җентекләп әзерләнеп килгән иде Ул яшьтән үк оригинальлекне ярата торган, уйлаганын яшермичә турыдан ярып әйтә торган, бер генә чыгышында да тәнкыйтьләми калмый торган шагыйрь иде Ьу юлы да шулайрак булды. Икебезне дә бетереп ташлады, аеруча Фәннурга эләкте
-Әхмәт абый Фәннурнын китабын җентекләп тикшереп килгән Анын байтак фикерләре белән килешәм. Ләкин шуны әйтергә тиешмен әллә ссз әдәбиятны бөтенләй укып бармыйсыз? Инде күптән билгеле булган матур юлларга кызыгасыз.
«Язнын яшел күзе*—бу юлларны мин зур ачыш дип саный алмыйм Ул бит башкаларны кабатлау гына Чын дөресен әйткәндә. Фәннурнын у эенекс генә булган шигырьне табуы читен Безнен поэзиягә болай килеп булмый һәркем уз юлын тапсын. Союзга алырга ашыкмаска кирәктер Икенче китабының чытуын котик Бу яктан алганда. Марсель Галиен белән Эдуард Мостафин кытыклырак Алар, беркемне дә кабатламыйча, үзләре язарга омтылалар Ялгышудан курыкмыилар Робертка килгәндә, егет салкын кан белән зш итә. дияр илем. «Без кемнән ким
эле. шигырен алыйк Аши язылганча, шул хәтле тыныч яшәргә була микән? Акыл белән яза Ин мөһиме-эзләргә. табарга кирәк, һәм ялгышудан да курыкмаска кирәк. п
Ә инде егетне Союзга алуга килгәндә, мин каршы түгел Диалектика законы буенча сан үсеше сыйфат үсешенә китерә.
Рөстәмнең чыгышыннан сон безнен кикрикләр шинә башлады. Аркалар тирләп чыкты. Ул минутларда мин үземне дөньядагы иң бәхетсез, ин пүчтәк бер шагыйрь итеп тойганмындыр, мөгаен Фәннурның да карарлыгы калмаган иде. Тәнкыйтьләсә тәнкыйтьләсен иде. бер сүз дә юк. Ин ачу китергәне-безне Марсель, Эдуард белән чагыштырып сөйләве булды Аларга да чират җитәр, аларнын да иҗатлары секция утырышында тикшерелер. Шул чагында мактаган булыр иде. Нури ага Арслановнын гөрелдәвек тавышы гына айнытып җибәргәндәй итте:
—Рөстәмнең сүзе дә, гәрчә үзен башкачарак позициядә тотса да, дөрес. Күзгә карап, төгәл итеп әйтүләр дә кирәк. Шагыйрьне гел генә мактап сөйләсәләр, ул тынычландырыр иде. Битарафлыкка этәрер иде. Бу яктан, әлбәттә, Рөстәм хаклы Хәсән абый да хаклы. Тик ул да таякны тоткан урыныннан сындырмакчы булып, артык кистереп әйтте.
Әйе, мондый чыгышларда кимчелекләрне күпертеп күрсәтүләр була. Ләкин егетләрнең уңышлы яклары алдында да күзне йоммаска иде. Мисалга Робертның «Тайлар» шигырен алыйк Никадәрле динамика, никадәрле киеренкелек! Чын шигырь өчен кирәк булганның бөтенесе бар. Шул тайларга карт атлар кызыгып, көнләшеп карап торалар, ди автор. Хәсән абый, шул карт атлар без түгел микән'’ Егетләрнең кимчелекләрен күрүдән элек, уңышларына сокланасы иде. фатиха бирәсе иле.
Хәсән ага Туфан түзмәде: «Менә бу шигырь, чыннан да, нәкъ безненчә!*—дип соклануын белдереп алды.
Н. Арсланов дәвам итте:
— Мин «Казан утлары»нда эшләгән чорда берсеннән-берсе талантлы егермеләп автор күтәрелеп чыкты. Никадәрле ялкын иде аларда. Аларнын йогынтысы мина да тимичә калмады. Шулар арасында Фәннур Сафин белән Роберт Миңнуллин да бар иде. Әхсән әйткәнчә. Роберт тыйнак егет. Әмма гел тыйнак кына булмаска иде Күбрәк ут булу кирәк безнен заманда.
Фәннурның бер характерлы сыйфатын әйтеп үтмәкче булам: ул журналга килгәч, безнен матур гына сөйләшеп килгән сүзебез шактый күңелсез бетә иде Хикмәт шунда, ул шигырен төгәлли белми иде. Хәзер исә. дөресен әйтик, егет бу кимчелектән котылды. Үсешкә иреште. Чын мәгънәсендә шагыйрьгә әйләнде.
Егетләрнең иҗатына башка шагыйрьләр йогынтысы булуны кимчелек итеп күрсәтергә ярамый, һәр шагыйрьдә тәэсирләнү була. Мәсәлән, Илдар Юзеев Такташка ияреп килде. Ә бүген ул бөтенләй башка, яңа юл белән үсеп китте Димәк, ижади иярү—объектив күренеш. Мин аны мөмкин хәл һәм хәтта кирәкле дип саныйм.
Шулай итеп, мин ике иптәшнен дә иҗатына хәерхак. Аларга бәхет, уныш телим Икесе дә безнен сафка. Союзга керергә хаклы дип саныйм.
Нури аганың чыгышыннан сон без Фәннур белән җиңел сулап куйдык. Ул елларда анын абруе яшьләр арасында ифрат дәрәҗәдә зур иде. Озак еллар «Казан утлары» журналының поэзия бүлегендә эшләгәнлектән, барыбыз да аңа килә идек. Ул үзе дә яшьләргә игътибарлы булды, бервакытта да ярдәменнән ташламады Булырдайларыбызның шигырьләрен бастырып барырга тырышты. Шул ук вакытта турысын да әйтә белә иде. Бу юлы да шулай булды. Безне җәберләргә ирек бирмәде.
Фикер алышу барышында Фәннурнын нәшриятка тапшырылып та һаман чыкмый ятучы китабы турында да сүз күтәрелде. Шуна күрә ул чакта нәшриятнын бүлек мөдире булып эшләгән Шәүкәт абый Галиев аңлатма биреп китүне кирәк тапты: «Нәшрият вәкиле буларак, белешмә йөзеннән шуны әйтим. Без Фәннурнын китапларын әзерләдек. Иптәшнен фотосы да бар. Әхсән Баян кереш сүз язды. Китап
редакцияләпгән 77нче елның башында производствога бирербез, дип өмет итәбез Чөнки башка мөмкинлек юк., диде ул. Аннары минем ижатка тукталды -Бәхетле булыгыз» китабы турында җентекләбрәк сөйләде Бигрәк тә балалар өчен язылган шигырьләремә югары бәя бирде. Секция утырышы алдыннан гына ул -Акбай цирк карыи.нын кулъязмасын карап, үзенен уңай фикерен үземә дә әйткән иде
— Моннан жиде-сигез еллар элек Роберт Миннуллин шигырьләре яшь язучыларның республика семинарында тикшерелгән иде. Ул чакта яшь авторнын үзенчәлекле, габигый сәләте, ихлас шигырьләре күнелгә хуш килеп, киләчәгенә өмет баглаткан иде Моннан сон үткән арада Роберт сабыр гына, төпле генә үсте, осталыгы артты, үзенә ышанычы ныгыды Шактый сайлап, үзенә таләпчән булып әзерләнгән «Бәхетле булыгыз» исемле китабында яшь шагыйрьнен ижат йөзен күзалларлык шигырьләре тупланган.
Сонгы вакытта мине Роберт иҗатындагы яна сыйфатлар сөендерә лирикасына бик мөлаем, табигый булып юмор кушыла башлады. Мөгаен, юморга тартымлык аны балалар әдәбиятына китерәдер—ул балалар өчен дә яза башлады һәм бу өлкәдә мин ана зур өметләр баглыйм. Эзләнүләре тагын да нәтиҗәлерәк, табышлары тагын да зуррак булыр, Роберт бу жанрда да әле иркенләп бер ачылып китеп эшләр дип ышанам. Бу өлкәдә эшләүче яшыәр бик сирәк килә, булганнары да кин колач белән ачылып китә алмыйлар. Ә Робертнын балалар өчен әзерләнгән җыентыгыннан күренгәнчә, анарда чын балалар шагыйреннән көтелгән төп сыйфатлар бар: балаларны ярата, аңлый, алар "дулкынына” көйләнә белә. Туган телнең нечкәлекләрен, тәмен тоя. Балалар өчен әзерләнгән бу җыентыгын мин нәшриятка тәкъдим иттем һәм авторны яңа яктан күрсәтүдә беренче лирика китабыннан бер дә ким булмас дип уйлыйм
Роберт Миннуллин безнен күз алдында җитди әзерлек чоры үтте, төрле жанрларда кыю ижат итү чорына керде Мин моны өлгерү, мөстәкыйльлек билгеләре дип саныйм.
Шулай итеп, Шәүкәт абый минем иҗат турында өздереп, ышанычлы итеп әйтте. Секция утырышына мине дә, Фәннурны да яклап чыгыш ясарга әзерләнеп килүчеләрнең берсе ул булса, икенчесе—Рәдиф Гаташ иде Безнен иҗатларыбызны яхшы белә. Минем «Бәхетле булыгыз» китабына унай рецензия лә бастырып чыгарды. Үз сүзен әйтә белә торган, кирәк чакта гайрәтләнеп нотык тотучы, яшыәр иҗатына бик тә игътибарлы Гаташнын чыгышы шулай ук күнелләргә сары май булып ятты
— Минем Роберт гурында ныклы уй-фикерем булганга, ижатын яхшы белгәнгә күрә түбәндәгеләрне әйтәсем килә Хәер, Әхсән абый да үз фикерен яхшы игеп аңлатты. Төпле һәм ышандырырлык итеп Робертнын китабы турында фикерем тулаем әйбәт. Ә инде анын редакторы булсам, мин кайбер әсәрләрен кертмәс идем.
Шагыйрьне мин бер урынла таптана димәс идем Моны анын сонгы вакытта язылган шигырьләре раслый. Роберт үсештә, әйтергә кирәк, иҗатында тагын бер баскычка югары күтәрелгән
Характеры белән гыйнак булса да, иҗатында битарафлык күренми Тормышка фәлсәфи күзлектән карый белә, уйлап, җентекләп яза. Киләчәктә унай сыйфатлары тагын да үсәр, дип ышанам.
Рөстәм: «Робертта да. Фәннурда да яналык күрмим, башкаларны кабатлыйлар* -диде. Гомумән, без үзебез һәрвакыт оригиналь әсәрләр генә ижат итәбезме’ Ныклап уйлап карасан. ал арның күбесе һәм. Ростәм, синен әсәрләр дә—дөнья әдәбиятында яналык түгел, күптән билгеле әйберләр Бүген аларнын ижат отчетлары куелган икән, бу үзе егетләриен күп нәрсәгә лаек булуы турында сөйли
Фәннур гурында. Мин үзем анын иҗатын якын күрәм Ә инде -Ак канатлы егет» поэмасын һич кенә ыргытып ташлый торган әсәр дип уйламыйм Б\ поэманы Снбгат абый да бик яратып кабул итте һәм Фәннурны ла Союзга кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Чөнки ике китап әзерләп бирү үзе күп нәрсә аңлага Мин аларны безнен сафка алуга шатланып риза.
Аксакаллардан соң яшьрәкләр дә берәм-берәм сүз ала башлады. Поэзия секциясе утырышларының берсен дә калдырмаган, һәрберсендә үз фикерен әйтә килгән, безнен өчен ул чакта ук инде классик булган Мөдәррис Әгьләмов та үз фикерен әйтми булдыра алмады. Шактый буталчык итеп сөйләсә дә, ахырдан, барыбер, икебезне дә яклап чыкты:
—Роберт ижатын кабул итәргә дә, итмәскә дә мөмкин. Чөнки ул зәвыкка бәйле. Анын китабын укып чыккач, үз бүрегенә карап акыллы гына сөйләп утыручы карт күз алдына килеп баса. Ул бер дә ялгышмый, гел дөресен сөйли.
Лоркага багышланган шигыре турында сүз булды. Роберт шагыйрь тормышының асылына үтеп керсә, аны халык язмышы белән бәйләсә, үзебезнең җирлек белән үреп бирсә, без анда Робертны күрер идек.
Фәннур турында. Мин аны электән үк белеп, ижаты белән кызыксына киләм. Биредә поэманы аңламаучылар булды. Ә бит автор бу әсәрендә бүгенге геройның рухи халәтен ачып бирә. Әсәрнең эчтәлеге әнә шунда.
Бу егетләр эшләрен яхшы эшлиләр. Җәмәгать эшендә актив катнашалар. Икесен дә Язучылар союзына тәкъдим итәргә кирәк.
Яшь тәнкыйтьче, безнен яшьтәш Мансур Вәлиев исә: «Безнен шагыйрьләр хәзер шома язарга өйрәнделәр. Ләкин шигърияткә шома гына килү күңелсезлеккә китерергә мөмкин. Мин моны Роберт белән Фәннурга карата гына әйтмим. Бу сүз, гомумән, үземнең яшьтәшләремә кагыла»,—дип безгә сабак өйрәтеп алды. Әмма беребезнең ижаты турында да конкрет бер фикер әйтмәде. Гомумән, утырышта катнашкан калган чордашлар дәшми генә тамашачы ролендә утырдылар, һәрберсе үзен уйлап, гыйбрәт алып утыргандыр инде. Аларныңда киләчәктә без кичергәннәрне кичерәселәре, без күргәнне күрәселәре булачак бит әле. Ә менә Хәкимҗан абый Халиковны әле күптән түгел генә Союзга алдылар. Без аның белән бер редакциядә, бер бүлмәдә утырып эшлибез. Бер-беребезнең иҗатын яхшы беләбез. Минем өчен бик борчылып, чыгыш ясарга әзер булып килде. Тулы хокуклы Союз әгъзасы буларак та, минем хезмәттәшем буларак та, бик җентекләп чыгыш ясады ул:
— Роберт Миннуллинның китабын мин дә яратып, яшь шагыйрьнең шигырьдән шигырьгә үсә баруын күреп, сөенеп укыдым. Автор тырышып эзләнә, шигъри фикерне кыска, җыйнак формада бирергә омтыла. Шигырьләрнең тематикасы да шактый киң. Бу турыда Әхсән дә, чыгыш ясаган кайбер иптәшләр дә әйттеләр. Шунлыктан минем Роберт Миңнуллин иҗатының икенче ягына, аның да балалар поэзиясенә караган өлешенә тукталасым килә.
Роберт университетны тәмамлаганнан бирле «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә эшли. Балалар газетасында эшләү, балалар белән аралашып яшәү аны балалар өчен дә язарга мәҗбүр итте. Робертның урта яшьтәге балалар өчен язган ин уңышлы шигырьләре «Безнең бәйрәмнәр» дигән җыентыкка кертелде. Бу шигырьләр әлеге җыентыкны бизәп торалар, дияр идем мин Поэзиябездәге политик шигырьләрнең шактые әле дә риторикадан котыла алганы юк. Роберт исә андый шигырьләрне дә образлы итеп, поэтик детальләр белән язарга омтыла. Яшь шагыйрь хәзерге укучының зәвыгын яхшы белә: аны инде риторик шигырьләр канәгатьләндерми. Ул нәниләр өчен дә иҗат итә. Анын мондый шигырьләре «Ялкын» һәм «Яшь ленинчы»да да урын алды. Нәшриятка тапшырган «Акбай цирк карый» китабындагы күп шигырьләр миндә уңай тәэсир калдырды. Шуларнын кайберләре: «Кеше карап тормагач», «Кычыткан» һ. б. күп кенә әсәрләре.
Яшь иптәшкә кинәшем шул: балалар өчен язуын дәвам итсен иде, алар өчен дә өлкәннәр өчен язган шигырьләре кебек кыска, конкрет, тагын да образлырак һәм җылырак итеп язсын иде. Ә язган кадәресенен иң яхшыларын туплап (кайбер шигырьләрне төзәтеп) кечкенә генә бер җыентык чыгарганда балаларыбызга зур бүләк булыр иде.
Сүз уңаенда Робертның марксизм-ленинизм университетында укуын, «Яшь әйтеп*'үтәсе31шләСЫ хезмәткәре буларак' яшь сәләтләргә зур ярдәм күрсәтүен дә
Ф Сафин турында ике суз. Анын хакында бүген төрле фикерләр әйтелде. Ә бит
Фәннур сәләтле, эзләнүчән шагыйрь, шигырьдән шигырьгә үсә бара Җыентыгы никадәр тизрәк чыкса, шул кадәр яхшы булачак Бу китап аны тагын да дәртләндерер һәм канатландырыр иде. Очу өчен, күккә күтәрелү өчен кошка канат кирәк Ә шагыйрьнең канаты—яхшы шигырь, яхшы китап
Сүземне йомгаклап шуны гына әйтәм. мин шагыйрь егетләрнен икесен дә СССР Язучылар союзына член итеп алу ягында.
Әмир Мәхмүдовнын сүзләре дә истә калган
-Сөйләшү күп булды Мөдәррис Әгьләмов хәтта Роберт ижатын үз бүрегенә карап сөйләнеп утыручы карт фәлсәфәсе дип атады. Ләкин мин атай димәс идем Робсртнын үз алымы бар. Ил язмышы, жир язмышы турында уйлана Тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр язып килә. Унай якны да күрә белергә кирәк X. Туфан Фәннурнын поэмасын ирекле формада язылган, диде. Ә бит хәзерге поэзиядә һәр ике стиль яши Шагыйрь нинди формада язса да. таләп бер генә яхшы әсәрләр ижат итсен Әгәр Тукай бүген исән булса, ул. әлбәттә, поэманы болай язмас иде Башка ысул, алым табар иде. Әмма Тукай, барыбер да Тукай булып калыр иле
Минемчә, ике иптәшне дә Союзга тәкъдим итәргә кирәк
Равил Фәйзуллин ул чорда Язучылар союзы секретаре булып эшли иде Анын чыгышын мин бик анлап бетермәдем Ул чын җитәкчеләр тавышы белән, ни өчендер ризасызлык кыяфәте чыгарып, кискен тонда сөйли башлады
— Капма-каршы кискен фикерләр әйтелсә дә. сөйләшү матур бара Эшлекле сөйләшү бу. 72 нче елда дөнья күргән «Зәнгәр кабырчыклар» китабы белән «Бәхетле булыгыз»ны чагыштырып карыйм. Кайсы өстен’ Һәрхәлдә. Разилнен китабы Робертныкыннан ким түгел. Ә әдәбиятка шаулап килеп кергән Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгьләмов белән чагыштырганда. Роберт алардан бер баш гүбән, күпкә кайтыш Разил Вәлиевнен монарчы Союзга тәкъдим ителмәве гаҗәпләндерә
Бу сүзләргә Илдар Юзеев та аптырашта калды һәм тиз генә анлатма бирүне кирәк тапты
— Мин ана моннан өч ел элек рекомендация биргән идем Эш Язучылар союзы идарәсенә кайтып кала. Союз секретаре буларак, бәлки, үзегез аңлатып бирерсез’’
Ләкин Р. Фәйзуллин җавап биреп тормады, мине тәнкыйтьләвең дәвам итте
— Роберт поэзиягә үз юлы белән килде дигәнгә ышанып җитә алмыйм Шактый шигырьләре шома, гамьсез. Тема берлеге: әнисе. Сөн, Базы елгалары Алар хакында китапта күпме шигырь табып була!
Робертны монда күпләр тыйнак диделәр. Фәннур ана караганда тыйнаксыздыр, шуна китабы чыкмый ята торгандыр.
Гражданлык поэзиясен дорес аңлыйбызмы1’ Газетада бәйрәм унае. нинди дә булса политик вакыйга унае белән чыккан шигырьләр генә гражданлык поэзиясе була алмый. Бу яктан Роберт өлгер бәйрәм саен шигырьләре чыгып кына тора, рәсем астына да шигырь язудан баш тартмый. В Хара турында йөзләгән кеше язды Роберт шуңа өстәп нәрсә әйтге сон? Шул ук гитара, канлы стадион Башка берни юк Чит җирләргә барып кайтып кына да шигърияткә күп нәрсә өстәп булмый Робертта зур бер сыйфат бар. билгеле: ул соклана белә. Әнә шулай гел шома гына барса, белмим, киләчәге ничек булыр? Хәзер фәндә «тизләтелгән метод» дигән термин кин кулланыла. Без иптәшне Союзга алсак, әлбәттә, ул анын үсешен тизләтер Чөнки сонгы елларда Союзга алынучылар саны нык кимеде
Союзга Разилне. Фәннур белән Робертны тәкъдим итәргә кирәк1
Равил Фәйзуллиннан сон Әхмәт Исхак тагын сүз сорады
—Союзга алу мәсьәләсе читен һәм ул озак вакыт хәл ителә Комиссия дә китапның чыккан булуын таләп итә Документларны әзерләгән арада Фәннурнын китабы чыгып җиткән булыр. Шуна күрә бу эшне сузмаска кирәк —диде > I Мондый бәхәсле, капма-каршы фикерле секция булганы юк иде Татар поэзиясендә бер чорда яшәгән төрле шагыйрьләр бар Тукай. Дәрдмәнд. Бабич. С Рәмиен һ б. һөркайсы үзенчә язган, һәркайсынын әдәбиятта уз урыны Шуна күрә һәркем хәленнән килгән кадәр ижат итсен Кемнсн нәрсәгә сәләтле булуын тормыш үзе күрсәтер Шуңа күрә, әйдәгез, беркемгә дә үз фикеребезне көчләп такмыйк
Хәсән ага Туфан әлеге сүзләрне үз адресына алды бугай шунда ук реплика
ташлады: _ _
-һәр поэзиядә бер генә система булырга тиеш. Бер әдәбиятта әллә ничә система яши алмый Бу система бездә-традицион, ритмлы шигырь системасы
Яшь иптәшләргә кискен әйтүемнең сәбәбе-мин битараф, читтән күзәтүче түгел. Шунлыктан фикерләрем изге нияттән чыгып әйтелде.
Шушынын белән фикер алышулар тәмамланды. Мин килгән иптәшләргә аксакалларга, урта буын шагыйрьләргә, үз фикерләрен әйтүчеләргә рәхмәтемне җиткердем Чыннан да, тәнкыйть сүзләре дә, мактаулары да урынлы булды Бу сөйләшү безнен икебез өчен дә бик кирәкле, бик вакытлы иде. Мина кушылып, Фәннур да рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Сонгы сүзне Илдар абый әйтте:
-Дөресен әйтик, бик файдалы сөйләшү булды бу Күпләр өчен гыйбрәтле сөйләшү. Классикларга гына куела торган таләпләр куелды.
Әйе. Роберт китабына кереш сүзне мин яздым. Мин анда аны зур шагыйрь дип атамадым, бәлки өметле, язган кадәрлесе өметле дип телгә алдым. Хәзер дә шулай уйлыйм. Киләчәктә нинди юнәлеш белән үсәр, бусы бары тик Робертның үзенә генә бәйле Язучылар союзына беркайчан да зур шагыйрьләр булып килмәделәр Мондый хәл булса да, сирәк күренеш... Егетләрне Союзга алу кирәк, иҗатчы тик Союзда гына тәрбияләнә, язучы булып формалаша.
Фәннур турында Анын китабы күптән чыгарга тиеш иде инде. Бүгенге сөйләшүне дә истә тотып, шагыйрь җыентыгын тагын да сыйфатлырак итеп чыгарыр дип уйлыйм Поэмасына килгәндә, мин Фәннурның талантлы булуына тагын бер тапкыр ышандым. Өметемне аклады Нигездә, әйбәт поэма ул. Кимчелеге шунда—әсәрнен башы бераз буталчык. Конкрет тормыш детале кирәк. Поэманың ритмикасы турында бәхәс булды Мин, мәсәлән, үзем мондый ритмиканы кабул итәм
Кыскасы, ике егет тә сәләтле. Мондый егетләрдән башка Союз үсә алмый. Шуна күрә, минемчә, сәләтле яшьләрне язучылар сафына алуны җайга салырга кирәк.
Утырыш ахырында икебезне дә СССР Язучылар союзына тәкъдим итү тавышка куелды. Тәкъдим бер тавыштан расланды. Яшь шагыйрь Разил Вәлиевнен иҗат отчетын секция утырышына кую турында да карар кабул ителде...
Менә шулай шаулап-гөрләп узды ике яшь шагыйрьне Союзга тәкъдим итү җыелышы Ул чакта безнен икебезгә дә егерме сигез яшь булган. Аннан сон инде бик күп сулар акты, бик күп шигырьләр язылды. Хәзер инде аксакалларыбыз да, Фәннур яшьтәш тә күптән гүр иясе. Ә мин Язучылар берлегенең поэзия секциясе биргән фатыйха белән әле һаман шагыйрь булып йөрим. Менә ничә еллар инде безне яклаучылар белән дә, тәнкыйтьләүчеләр белән дә бер Казанда кайныйм. Шигырь дип янып яшәгән булам. Секция утырышы минем өчен, әлбәттә, олы сынау, олы бер мәктәп, шул ук вакытта олы бер сабак та булды. Беренче чорда язган шигырьләрем арасында шактый йомшак, шактый наивлары да булуын мин ул чакта ук чамалый идем Шуна күрә минем адреска әйтелгән тәнкыйть сүзләрен, күпме генә авыр булса да, дөрес кабул итәргә тырыштым, һәрчак шигъри камиллеккә омтылдым. Әле дә иманым камил, тәнкыйть ул яшь шагыйрьгә генә түгел, кирәк чакта өлкән шагыйрьләргә дә әйтелергә тиеш. Әлеге секция эшендә катнашкан, минем иҗатыма битараф булмаган, үз фикерләрен ихластан әйткән һәммә каләмдәшләремә (олысына да, кечесенә дә) мин гомерем буена рәхмәтле булдым, һәм әле дә аларнын сүзенә колак салып иҗат итәм.
Билгеле инде, һәркем үзенчә тырыша, үзенен кулыннан килгәнне яза. Акладым микән мин үзебезнең аксакалларыбызнын. каләмдәшләребезнен ышанычын? Бердә әйтә алмыйм. Ә менә шагыйрь булуның Язучылар берлеге әгъзасы булуга караганда бик-бик күпкә авыр икәнлеген хәзер инде төгәл беләм. Шагыйрь булулары, чыннан да, җинел түгел икән!