КОМИССАР ӘДИП УРАМЫ


Мен яшьлек Казанда ике меңгә якын урам бар. Шәһәргә килгән мосафирлар
мәрхәмәтлерәк күренгән инсаннарны туктатып теге яки бу урамны эзләп йөрер.
Урам исемнәрен кайтарып сораганда татар язмышы ишетелеп ала сыман.
Г Ибраһимов, Һ. Такташ, К. Тинчурин, М. Жәлил,
Г Кутуй кебек тагын йөзләрчә күренекле шәхесләребез
Уфадан, Тамбов, Сембер, Пенза, Оренбург, Саратовлардан
килеп мәркәзебез тарихында мактаулы урам булып
калганнар.
Шамил Усманов Казанга бик урау юллар аша килә.
Пенза, Әстерхан, Сембер һәм Сызрань шәһәрләрен үтеп
белем ала, һөнәр ияле эшче була. 1917 елгы революция
язмышы аны III Интернационал легионы һәм татбригада
комиссары, Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенең
политбүлек башлыгы, Татарстанның ревком секретаре
итә; Ташкенттагы Көнчыгышны өйрәнү институтында
политбүлек начальнигы дәрәҗәсендә Идел һәм Урал
буйларында сыный; Төркестан фронты каһарман итеп
үстерә.
Хәйрулла мөгаллим улы Шамил Усманов бик теләсә
әтисе янында—“Хөсәения" мәдрәсәсендә генә дә эшләп кала алыр иде. Ләкин,
кечкенәдән язучы булырга теләгән кеше көрәшле юлны сайлый, фронт аның иҗат
бүлмәсенә әверелә, хикәяләрен сугыш тынып торган араларда яза.
Бары тик 1927 елда, хәрби хезмәттән отставкага чыккач кына, Ш. Усманов җин
сызганып иҗат эшенә тотына.
“Легион юлы” дилогиясе белән “Памирдан радио” повестьлары бүгенге
укучыларга яхшы таныш. Кызыл карага манып язылган күпчелек хикәяләре генә
язучының сайланма әсәрләре рәвешендә кала бирә.
“Легион юлы” повесте (1923-1935) буенча менә дигән фильм төшереп булыр
иде. Гражданнар сугышы чоры тамашачы өчен һәрчак тансык тема.
Кызылармеецлар белән ак казаклар арасында туктаусыз бәрелеш, кан
кою, мөлкәт бүлү бара. Вакытлыча жинү яулаган станицаларда байраклар гел
алышынып тора. Жентекләбрәк укысаң, автор үзе дә кайсы якка басарга белми
кебек. Ш. Усманов сюжет бөтенлегенә килгән “Легион юлы” повестен икегә бүлә.
“Кызыл байрак астында" дигән өлешендә аклар жинүе тантана итә. “ Бик кызу
сугыштан соң Самара һәм Сызрань шәһәрләре өстендә бөек Россиянең өч төсле
(!) милли байрагы җилферди Менләгән кешенең шатлыклы йөрәк талпынуы
белән атылып чыккан көчле “ура” тавышы Советлар тарафыннан зур йортлары
алынган качакларның шатлык елаулары иде Большевиклар тарафыннан таланган,
җимерелгән станицалар тергезеләчәкләр Чыгып баручы сонгы кызылармеец белән
матросның аркасын күреп, шатлыгыннан чукынып алган обыватель акларны ачык
йөз белән каршы алды "—дигән юллар белән төгәлләнә ул бүлек.
“Легион юльГнын икенче кисәге—“Тургай далалары” исә, киресенчә, Кызыл
Армия сафларына җәлеп ителгән мужиклар отрядының хәрби мәктәп үткән ак
казакларны жинүе белән романтик рухта тәмамлана. “Пролетариат шәһәре үзен
коткаручы Кызыл Армияне сагынып, шатланып каршы алды”,—дигән юллар белән
бетә әлеге дилогия.
Коммунизм төзүчеләрнең “Легион юльГн укыганда баррикаданың кайсы ягына
басып рухи коч биреп торуын күз алдына китерүе һич кыен түгел. Ә бүгенге укучы
кайсы якта? Бүген дилогиянең кайсы бүлеген алга куярга9 Дөнья базарына ияреп,
ижтимагый стройнын полюсларын алмаштырсак та мөлкәтлеләр һәм мөлкәтсезләр
арасындагы антогонизм югалмады лабаса?!
"Памирдан радио” (1925) повестендагы кызыл комиссар Җаббар да Октябрь
революциясе казанышлары белән бик санлашмый. Ул әле Төркестан сугышында, әле
Парижда, әле Алжирда, әле басмачылар ягында, әле кызыллар арасында Әйтерссн лә
аңа кайда һәм кемне яклап сугышса да барыбер, тик батырлыгын күрсәтерлек
мөмкинлек кенә тусын Повесть сугыш күренешләре тезмәсеннән тора. Аерылгысыз,
тоташтан укытырлык сихри көчкә ия ул Жаббар мажараларынын уйдырмага гына
корылмыйча, чынбарлыкка бик якын итеп сурәтләнүенә карамастан “Памирдан
радио" фантастик повесть дип бирелә.
Шамил Усмановча фантастиканы күрәзәлек дип тә антап була. Әйтик, ул Советлар
илендә байраклар алышынасын алдан ук сизенгән Татарстанда телевидение 1959
елнын 7 ноябрендә генә эшли башлый, ә Ш Усманов инде бу турыда угыз ел алдан ук
хыяллана. Ул Казан радиостанциясен булдыручыларның берсе—беренче дикторы да
хәтта. 1925 елда язылган әлеге повестьта Җаббарны урынсызга гаепләп ачылган суд
процессы экраннан күрсәтелеп бара Ә прокурор бүлмәсендәге пнсвмопочтадан
түгәрәк капкачлы савыт белән бер язу килеп төшә Илле ел узгач. Татарстан
газста-журналлар нәшриятында (бүгенге "Идел-Пресс” бинасы) нәкъ менә шундый
пневмопочталар эшли иде. Редакцияләр белән типография корпусы арасында
кулъязмалар һәм корректураларны жил тизлеге белән илтеп җиткерә иде ул
70нче еллар уртасына чаклы прозаик һәм драматург Шамил Усманов ижатына
карата шактый игътибар булган. Гази Кашшаф. Флүн Мусин, Миләүшә Маннуровалар
анын турында ижат портретлары тудырган Ә Альберт Яхин үзенен кандидатлык
диссертациясен тулысынча Ш. Усманов ижатына багышлаган Ул автореферат 1964
елда яклана. Һәм һич очраклы хәл түгелдер—нәкъ шушы елдан башлап Казанның
элеккеге "5нче-Союз" урамы Шамил Усманов исеменә үзгәртелә. Иң моһиме,—язучы
хыялланган телестудия дә шушы урамда
30 нчы елларда Казанның Үзәк паркындагы Туганнар каберлегенә күмелгән
шәхесләрнең язмышы уртак фаҗигале Инквизиция, дөресрәге НКВлнции сызган шик
сызыгын бик күп талантлар исән килеш үтеп чыга алмаган Исемнәре дә югалган.
“Легион юлы" һәм "Памирдан радио" повестьлары белән Шамил Усманов
та үз-үзенә хөкем карары чыгарган
Шөкер, Н. С. Хрушев Совнархозга председатель итеп куелгач. 1957-1964 елларда
исемнәре булса да әйләнеп кайтты. Олы шәхесләребезне н ижатын урам исемнәре белән
бәяләү традициясе әле бүген дә дәвам итә "Өрәңгеле Аркылы-торкылы , “Тракторлы",
"Чокырлы" урамнарына алмашка атаклы фамилияләр килә
Тыкрыкларга революция элгән калай исемнәриен кайберләрең бүгенге
демократия җыеп алса да Шамил Усманов урамы исән калды Чөнки анын иҗатында
матур әдәбият кануннарына килештермичә, бернинди ретушьлаусыз тасвирланган
тарихи чынбарлык ята.

Реклама