Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИТКӘН КЫЗ


Бая каты итеп ябып чыгып киткән ишекне әкрен генә ачып керде дә үз бүлмәсенә бикләнде Иркәгөл. Кухняда тәрәзәдән очып чыгар булып талпынып урамны күзәткән әнисе—Гөлфаяз кызынын кайтуын ишетеп торса да йөгереп каршы чыгудан үзен-үзе тыеп кала алды. "Аллага шөкер'” дип өстәл артына килеп утырды. Өстәлнен ике читеннән ана салкын чәй белән тулы ике касә карап тора иде. Берсен уртлап куярга дип кулына алуы булды, эчке киеренкелектән калтыранган кулында чайпалып китеп, чәй итәгенә түгелде. Шул чайпалу гына кирәк булган икән: әле бәргәләнеп ярсыган, әле сызлап сызган, әле шик-шөбһәләрдән шомланган күнеле— дулкынланудан арыган, тулган, мөлдерәгән күңеле—түгелде Өстәлгә салган кулларына башын куйды да тавышсыз гына сулкылдады Гөлфаяз Кызынын исән-имин әйләнеп кайту сөенеченнәнме, бердәнбер газиз кешен белән анлаша алмау гаҗизлегеннәнме. язмышнын гаделсезлегенә әрнепме, үз-үзсн кызганыпмы... елада да елады. Тәгаен генә ни өчен елаганын да акламады ул Бәлки барысы бергә җыелгандыр
Бер түгелеп алгач, бераз тынычлангандай итте Сулышы тәмам җепшегән иде. Еш-еш борын тарткан тавышы тып-тын фатирда янгырап ишетеләдер төсле тоелды. “Иркәгөл ишетә күрмәсен тагын" дип уйлады ул. Сабый чагыннан—дүрт яшеннән—ялгызы үстергән кызы янында һәрвакыт көчле, шаг. бәхетле булып күренергә күнеккән иде Гөлфаяз. Бүген исә бигрәк тә Иркәгөл әнисенен кочсезлеген. “җиңелгәнлеген" күрергә тиеш түгел Моннан авыр чакларында да күз яшен, җан әрнүен яшерә белгәнне, бүген бер юктан... Шушы уйлардан анын күнел төпкеленнән тагын икенче ду жын күгәрелеп, борынны әчеттереп, күздән бәреп чыкты Мышык-мышык, мышык-мышык Инде борын сызгыруына эчтән, бәгырьдән бәргән сангырау-тонык авазда өстәлеп куйгалады. Тавышын сиздереп, каты итеп ыңгырашса, җиңелрәк булыр төсле тоелды Голфаязгд. Иркәгөл ишетмәсен дип кабат үз-үзен тыйды Шул мәлдә күңелендә 'Иркәгөл ишетсен иде. минем елавымны белсен иде” дигән теләк калкынуын тойды. Бәлки, әнисе кадәр әнисен, нинди генә авырлыклар кичергәндә дә көчле кала белгән әнисен елатуына үкенер, үзенең хаксыз булуын атар, күзләре ачылып.
Илсөяр ИКСАНОВА шагыйрә; «Ышанасы кыла*. «Кышкы канәферләр*. *Син язган язмышым*. -Кырык кыз* исемле китаплар авторы. Казанда яши
әнисе күрсәтергә теләгәнне күрер...
Гөлфаяз инде күңеленнән кызы белән сөйләшәсе сүзләрен барлый башлады “Мин аңлыйм сине. Синен яшьтә бөтен нәрсә дә бик гади тоела, бөтенесе дә ничек күрәсен, шулай гына кебек. Тик син күргәне—айсбергның өсте генә. Ана бәрелмәскә дә, аны урап үтәргә дә мөмкин сыман. Ләкин син анын су астында нинди зурлыкта, нинди формада булуын күрмисен, нинди фаҗигагә китерергә мөмкин икәнлеген аңлап җиткермисен... Фаҗига дигәне артыграк булыр. Нинди күнелсезлекләргә китерүен... Юк... күңелсезлек кенә түгел, нәкъ менә фаҗига булырга мөмкин. ” Артык тирәнгә, фәлсәфәгә керә башлавын тойды Гөлфаяз. Уйларыннан арынырга теләп, урыныннан кузгалды. Юыну бүлмәсенә кереп, шаулатып су агызды. Ут булып янган йөзенә салкын су тигәч, ничектер авыр уйлар чигенгәндәй булды Бөтен авырлыкны юып төшерергә теләгәндәй, битен салкын су белән кат-кат юды. Күтәрелеп көзгегә карады. Авыз-борын зурайган, күзләре, киресенчә, кечерәеп калган. Шешенке күз тирәләре дә, күзләренең агы да кып-кызыл. Күзләре әчетә, ә борын һаман да мышкылдаган иде.
Кинәт Гөлфаяз үзен моннан унбиш еллар элеккеге хәленә кайткандай хис итте. Күзләрен кызартып татлы елаган чакларына. Әй рәхәтләнеп елаган көннәре бар иде лә анын! Юктан гына елаган чаклары. Ул вакытта елаткан сәбәпләр хәзер генә юктан булып күренәдер. Вакытында бик җитди тоелгандыр. Бәхетенә түзә алмый елап яткан төннәре исенә төште. Ничек еламыйсын9! Жаныннан артык сөйгән кешен янәшәңдә мыш-мыш йоклап ятсын да... Юатыр кешен булганда гына рәхәтләнеп елап була икән шул. "И елакчы кызым минем!” диеп күзләреңнән үбеп ачы-татлы яшьләреңне киптерер кешен янәшәңдә булганда гына...
Дөрес, аннан сон да елаган көннәр булды. Тик ул инде елау түгел, сыктау иде Бик ачы, бик тозлы иде ул күз яшьләре. Юатыр кешеннен инде мәнге дә кайтмаслыгын анлап түгелгән яшьләр... Әрнеп елауларын уртаклашыр кешесе юк иде Гөлфәязның. Дуслары, туганнары бар, дөрес. Гөлфаяз дип җан атып торган туганнары. Тик... җанны беркемгә дә ачып булмый Жанын ачар кешесе—кызы—артык кечкенә. Сабый. Ана болай да бик-бик авыр. Анын үзен саклыйсы, яклыйсы, тормыштан биздерми яшәтәсе. Менә ул үсәр...
Ул үсте. Ятимлекне тойдымы, тоймадымы хисләре белән бүлешә торган түгел иде Иркәгөл. Гөлфаяз бик яхшы әни булырга тырышты. Үз- үзенә куйган беренче таләбе—мескенләнмәскә! Үзе дә, кызы да кимлек хисе кичермәсен өчен бөтен барлыгы белән тырышты ул. Дөрес эшләдеме, юкмы И—их дип күнеле сызып куйган чаклары булмады түгел, булды. Ярты юлда калган докторлык диссертациясе... эзләнәсе , казынасы килгән, җаны тарткан эше . Юк! Аларга вакытта, көч тә калмады. Фәннең, белемнең, талантнын кирәксез чорына туры килде шул гомер. Әрсезлек, ялагайлык, елгырлык хөкем сөргән чорга. Бөтен кыйммәтләр дә акча белән генә үлчәнә торган вакытка. Фәнни тикшеренү институтындагы хезмәт хакы фатир өчен түләргә дә ипи-сөткә генә җитәрлек. Студентның белем дәрәҗәсенә карап зачет, имтихан алып укытып йөрүнең дә сәмәне ташка үлчим. .. Тик... Ходай буш итмәгән кешегә акча эшләү мөмкинлеге бөтенләй юк дип әйтмәс иде Гөлфаяз бу заманда. Бер яктан сугып екса, икенче яктан тартып торгыза торган заман бу. Сузылган кулны күрә генә белергә кирәк. Ябышыр салам эзләп күз карашы җетеләнгән иде Гөлфаязның. Күрде. Бичаракайгынамнар! Баш юк. Белем юк. Катыргы кирәк. Дипломсыз үзеңне кеше итеп тә тоеп булмый торган чор лабаса. Базарда чүпрәк-чапрак сатучысына кадәр икешәр югары белемле. «Бичаракайгынамнар»га катыргылы булу өчен диплом эше дигән каһәрне язасы да бар бит әле. Яки. яздырасы. Ничә диплом язды икән I өлфаяз бу еллар эчендә! Юк, халтурить итмәде, бишлегә язды ул диплом эшләрен Дипломнарын бишлегә яклаганнарның фәнни дәрәҗәгә ирешәсе килүчеләре дә күбәйде. Кандидатлык диссертациясен дә “җинел” енә яздырып алдылар андыйлар. Шуларның барысын бергә кушсан, инде
әллә ничә кат докторлык диссертациясен якларга житәр иде
Һәрхәлдә, Иркәгөлгә матди яктан иптәшләреннән ким күренмәскә җитте. Туганнары Гөлфаязга: “Артык иркәлисен түгелме? Бөтен сораган нәрсәсен алма, әйбер кадерен белми үсә..”—дип йомшак кына әйткәләсәләр дә. барыбер кызына кием-салым, кирәк-ярак алудан, диңгезгә ялга йөртүдән акчасын кызганмады Кызын теләгәнчә киендерә алуы ана бертөрле рәхәтлек хисе бирә иде. Юк, алып узмады Иркәгөл. Акчанын каян, ничек килгәнен күреп үсте. Әнисен кызганып: “Житәр инде, әнием, ял ит. Хет берәр ай эш алмый тор әле ’,—дигәндә, Гөлфаязнын күңелләре нечкәрә иде.
Бүген кич тә компьютерына кадалып утырган жиреннән Иркәгөле куптарды: “Әйдә, әнием, чәй ясадым, куеп тор эшенне.” Аш бүлмәсенә чыккач та сизде Гөлфаяз, кызы ничектер үзгәргән, эчендәге тынгысыз дулкынны көчкә тыеп тора төсле. Сөйләшәсе сүзе бар бугай, сүзен башлый гына алмый.
-Чәең суынмасын, әнием, эч инде,—дигән була.
-Уйларын суынмасын, әйдә, әйт инде, нидер әйтергә телисен бит,—дип күпер салды Гөлфаяз.
-Әнием, иртәгә туган көнгә чакырганнар иде. Кич сонрак кайтсам -Кемнең туган көне сон?
-Игорьның дусты.
-Нинди Игорь?
-Ну... безнсн параллель класстагы... Беләсен бит инде—Эльвира, Фәрит. Гөлия белән беркөнне безгә кергәннәр иде
-Мин аны күрмәдем дә инде анда. Тукта, Игорьның дустынын туган көненә ник сине чакыралар соң әле?
-Ну... Игорь белән икебезне чакыралар.
Гөлфаязнын өстенә салкын су койгандай булды Йөрәге кинәт хәлсезләнеп китте. Шулай да күнел халәтен йөзенә чыгармаска, тыныч булырга тырышып:
-Ничек инде Игорь белән икегезне?—диде.
-Әнием! Ну нәрсәсе бар инде аның. Башта бильярд уйнарга барабыз, аннан ниндидер кафега.
-Юк, мин барыбер аңламыйм Нәрсә, син Игорь белән дуслашып йөрисенме?
-Син бит үзен, дус булырга ярый, диден.
Гөлфаяз да, Иркәгөл дә инде баррикаданың ике ягына басканнар иде. -Мин, дуслар булырга гына ярый, дидем. Очрашырга ярамый, дидем -Урыс булган өчен!—Кызының кискен һәм үпкәле тоны Гөлфаязны сискәндереп жибәрде.
-Кызым, без бу хакта бик күп сөйләштек.
-Артык күп! Өч яшьтән бирле тукыйсын бугай инде...
-Димәк, стенага борчак сипкәнмен.
Әнисенең кәефе тәмам кырылганны күреп. Иркәгөл аны юату, юмалау юлына күчте:
-Ярар инде, әнием, мин бит кияүгә чыгарга җыенмыйм Ул шундый әйбәт, ышанычлы егет
-Әйбәттер. Сүз бит ул турыда түгел, балам —Урыс!..
-Урыс шул. Бүген сез дуслар Иртәгә’ Икегезне бергә туган көнгә чакыралар икән.
-Ул мине ярата!—Монысы бөтенләй үчекләү булып яңгырады -Ә син?
-Просто, ул әйбәт малай. Ну. әнием беренчедән, мин кияүгә чыгарга җыенмыйм. Икенчедән., татарга чыкканнар бик бәхетле инде алайса!
— Кызым, бәхет икенче мәсьәлә Фәридә апаңның "Дорогая дип торган бер урыска чыгасын да “чаплашка" дип торган өерле урыс арасына барып керәсең икән",-дигәнен хәтерләмисенмени? Бу бик катлаулы хәл.
һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, үз яшәеш кануннары. Син үзеңнекен җимереп, аларга яраклашырга тиеш буласың.
-Ә нишләп? Алар яраклашсын!
-Тормышта алай гына булмый шул ул. Аларнын да үзләренчә яшисе килә Һәм бу дөрес тә. Дуслык бер нәрсә, ә гаилә. .. Ул артык интим, нечкә нәрсә. Бу-үткәнен белән киләчәгеңнең тоташуы. Монда син үзен өчен генә түгел, нәселен өчен дә җаваплы, аңлыйсынмы? Гаиләдә рухи каршылык булырга тиеш түгел. .
-Син катлауландырырга яратасын инде, әнием.
Сөйләшү торган саен бәхәскә әйләнә барды, һәркайсы үз сүзен аклардай мисалларга күчте: кемнәр ничә елдан сон барыбер аерылышканнар, кемнәр бик бәхетле гомер кичергәннәр... Тирәнәйгәннән-тирәнәя һәм кискенләшә барган сөйләшүне туктатырга теләп, Гөлфаяз:
—Ярар, мин хәзер ни генә әйтсәм дә, син—оппозициядә. Туктатыйк бу бәхәсне,—диде. Тик төп сорау ачык калган иде.
-Ә иртәгә туган көнгә...—дип сүз башлаган кызын әнисе тиз генә сүндерергә теләп:
-Бармыйсын!—дип өзде.
-Нигә?
-Игорьнын дусты сина кем ул? Беркем түгел. Имтиханнарга әзерләнсән яхшырак булыр, борын төбендә ЕГЭ. Быел синен бик җаваплы елын...
-Фәрит белән булса, җибәрер иден әле...
-Фәрит белән дә җибәрмәс идем. Ә Игорь мәсьәләсендә тагын бер кат уйла. Дуслык булса, гомуми дуслык кына. Ана өметләнергә урын калдырма. Кешене өметләндереп, өметен алдау—гөнаһ ул.
-Урыс белән гөнаһ... ярашмый.
—Иркәгөл, ирониягә борма! Бу бик җитди мәсьәлә.
-Синен өчен гади мәсьәлә юк, әнием. Гади булса, син аны үзен катлауландырасын. Дөнья хәзер башка. Син аңламыйсын...
“Анламыйсын"ы чыгырдан чыгарды Гөлфаязны.
-Әйе, мин надан, артта калган... Һәм, гомумән, мин...—сүз тапмый торды ...—гомумән, мин—динозавр!
-Юк, син—инопланетянин. Ничә еллар Жирдә яшәп, мондагы кануннарны таный алмаган марсианин! Гөнаһ, намус... ярый, ярамый.. Беркем дә алай яшәми хәзер. Син диплом эше язып биргән, үзен әйтмешли, “бичаракайгыналарым”—директор да президент. Ә син һаман диплом арты диплом сочиняешь!
Иркәгөлнен русчага күчүе протестның кискенлегенә ишарә булып тоелды. Өйдә туган телдә генә сөйләшергә дигән кануннарга каршы чыгу. Димәк, өйдәге тәртипләргә каршы чыгу...
Әйе, анын башы белән дипломлы, диссертацияле булганнарның нинди кәнәфиләргә үрмәләгәнен күреп торды Гөлфаяз. Жаны әрнегән чаклары да булды. Тик... шуны да анлый иде, докторлык диссертациясе яклаган булса да, ул алар ирешкәннәргә ирешә алмас иде. Анын өчен йә белемен саерак булса да, ир кеше булырга, йә хаким ирләргә ярый белергә кирәк Табигать аны акыллы һәм намуслы хатын-кыз итеп яраткан шул Кемнәрдер жинел генә атлап чыга алган әхлак кануннары—анын өчен үтә алмаслык киртә.
-Яхшы, мин—инопланетянин. Тик җир кануннарын синнән яхшырак беләм. Кыскасы, урыска кияүгә чыксаң, баланны чукындырачаклар. Шуны белеп тор!
Таякны артык бөгеп ташлаганын сизде Гөлфаяз, ләкин инде әйтәсе сүз кош булып очкан иде.
-Рәхмәт, әнием! Минем тумаган балаларымны чукындырып та куйдың..
Иркәгөлнен күзләренә яшь тулды. Тик ул күз яшьләрен тыеп калырга көч тапты. Әнисе төсле, ул да күптән инде кешегә күрсәтми генә елый белә иде. Иркәгөлнең “бөтен” тормышына кызыгып караучы яшьтәшләре дә,
“иркә булып үсмәсен’ дип хафаланучы туган-тумача да анын җанындагы яраларны күрмәде, тоймады. Сабый хәтеренә сенеп калган әтисе белән бәйле бик аз гына якты хатирәләрне, кино тасмасын әйләндергәндәй, кабат-кабат күңелендә әйләндереп, “их. вакыт машинасы булсын иде ул”, дип хыяллануларын, әнисенен һәрвакыт арыган күзләрендәге сагыштан тетрәнүләрен, ялгызы тормыш арбасын өстерәгән әнисенә берничек тә ярдәм итә алмаудан вакыт-вакыт тәмам гаҗизләнүләрен берәү дә сизмәде. Ул бу хакта берәүгә дә сөйләмәде
Рус теле укытучысы белән конфликтка кереп, болай да күнеле айкалган бер чакта килеп сүз каткан Игорьга дорфа гына жавап кайтарганнан сон. егетнең:
-Бирешмә, Иркәгөл, бөтен нәрсә дә үтә —диюе аны сискәндереп җибәрде.
-Нәрсә үтә?..
-Белмим, син нигә шулай кәефсездер, ләкин эченне тырнаган борчулар барыбер дә үтәр, —диде дә кызны тынычлыкта калдырырга кирәклеген анлап, китеп барды.
Шул чакта Иркәгөлнең ни өчендер Игорьга барысын-барысын сөйлисе килде Ул гына аны анлар төсле тоелды. Юк. сөйләмәде. Тик күңеленә ничектер бертөрле якын булып китте Игорь. Быел гына Иркәгөлләр мәктәбенә килеп укый башлаган бу егет бөтенесеннән дә аерылып тора иле Классташларыннан ике яшькә диярлек зур ул. Әти-әнисе белән Америкага киткән булган, нишләптер әбисе янына әйләнеп кайткан, әти-әнисе исә шунда яшәп калганнар Шуңамы, үзен олыларча тота, укытучылар белән дә дустанә генә сөйләшә белә. Менә шул Игорь Иркәгөлләр классын үз итте. Тәнәфес җиттеме, алар тирәсендә бөтерелә. Беркөнне Эльвира бик зур сер әйткәндәй:
—Беләсеңме, Иркәгөл, Игорь сине ярата бит,—диде
—Кем әйтте?
—Аны бөтен кеше дә сизә, “В” класс кызлары синнән шуна көнләшәләр ДӘ...
“Сөйләмә юкны!”—дисә дә. Иркәгөлнең зчендә куаныч хисе уйнаклап алды. Аннан үз куанычын үзе сүндерергә теләгәндәй. "Урыс шул ул...” лип уйлап куйды. Куанычы чыннан да сүнде. Ана бик-бик монсу. күнелсез булып китте. Күңел халәтенең шулай үзгәрүенә сискәнде үзе Димәк Юк!.. Әнием...” Мен төрле гөман, уй шул сүзләргә сыйган иде
Игорь дустының туган көненә чакыргач, башта шундый сөенде Иркәгөл Аны чакыра бит!.. Аннан сөенече борчуга алмашынды әнием ни дияр?
Үзе сөенеч, үзе эч пошу.. Шулай да була икән. Әнисенә ничек әйтергә соң?..
Ярый әнисе үзе сүз башлады
Һәм сөйләшү менә шундый ямьсез бәхәскә әйләнде Гомерендә беренче тапкыр ул әнисе белән әрепләште
“Балаңны чукындырачаклар!” Әнисенен бу сүзләре Иркәгөлнең йөрәген яргандай булды Теге вакытта рус теле укытучысы белән нәкъ шул мәсьәләдә туган иде бит конфликт Надежда Викторовна. гомеренә бердер инде, татар спектакленә барган булган. Кирәк бит. Гаяз Исхакыйнын “Зөләйха”сына туры килгән. Бик нәфрәтләнеп сөйләде Русларны шундый ямьсез итеп күрсәтәләр Ниндидер көчләп чукындыруны уйлап тапканнар. Андый хәл булмаган. Иркәгөл түзмәде “Ничек инде булмасын, ул биг тарихи факт,”—дип каршы чыкты Әнисенен жан дусты Гөлфинә апасы кандидатлык диссертациясен нәкъ менә “Көчләп чукындырылган татарларның мөселманлыкка кире кайтуьГ.-дигән темага яклаган иде Бу мәсьәлә анын үзенә дә турыдан-туры кагыла-дүртенче буын бабасы Исмәгыйль якадан мөселманлыкка чыгарга өндәп йөргән өчен себертә сөрелгән Әнисе белән Гөлфинә апасынын шул хакта, шуна бәйләп Казан ханлыгының алынуы турында, дәүләтсез калу турында әрнеп сөйләшүләре,
көчләп чукындыруга нәфрәтләнүләре, нечкә күңелен тәмам тетрәткән шул ук “Зөләйха" әсәре.. Иркәгөлнен анына тирән, бик тирән кереп урнашкан иде шул. Дәшми кала алмады...
Инде менә ул үз-үзенә каршы киләме? Юк, бу бит бөтенләй башка
мәсьәлә.
Әнисе, гадәтенчә, артык тирәнәйтә...
Күз яшьләре түгелә башлаганчы дип, Иркәгөл аш бүлмәсеннән, алай гына түгел, өйдән үк чыгып китте. Ишекне каты итеп, шап итеп япты. Әйтерсең, шулай иткәч, күңелдәге бөтен авырлык коелып төшәргә тиеш иде.
Урамга чыккач, Иркәгөл ин элек Игорьга шылтыратырга уйлады. Ана ни дияргә0.. Аннан дусты Эльвирага кереп эчен бушатырга булды. Ике йорт аша гына яшиләр алар. Бәхетенә, подьезд ишекләре бикле булып чыкты Бикле ишеккә килеп төртелгәч, ниятеннән кире кайтты—хисләренең дә бикле күнелгә килеп төртелүеннән курыкты. Кая барасын тәгаен белми генә атлады да атлады. Балалар бакчасына килеп җитте. Бакча эчендәге кечкенә беседкага кереп утырды. Үксеп еларга теләп, битен учларына каплады. Юл буе ирексездән ике күзеннән агып килгән яшьләре кипкән иде. Елап булмады. . Энгер-менгерне эретеп, бик тиз караңгы төште. Этләрен урамга алып чыгучылар ишәйде. Кара, барысы да балалар бакчасы тирәсендә йөри, тапканнар урын! Этлеләргә шулай ачуы килде. Нигәдер, Казан алынганнан сон, шәһәр бакчаларының капкасына эленгән “Этләргә һәм татарларга керү тыела” дигә язу турында ишеткәннәре исенә төште. Бакча читендәге көздән давыл аударган зур агач өстенә бер төркем яшьләр килеп урнашты. Сыра эчәләр... Монда бөкшәеп утыру сәер дә, куркыныч та тоелды Иркәгөлгә. Ул үзен кечерәеп калгандай хис итте. Каршы искән җилдән ышыкланып, әнисенен артыннан шушы бакчага теркелдәгән чагында да бүгенге төсле үк бәләкәй түгел иде ул! Юк, анда ул үзен бик зур дип хис итә иде бит.
Өенә ул тиз-тиз атлап кайтты. Өченче каттагы фатирларының ике тәрәзәсе дә карангы иде, аш бүлмәсендә генә ут яна. Тәрәзәләрдәге караңгылык күңелен шомландырып, җанны өшетеп куйды.
Ишекне әкрен генә ачып, туры үз бүлмәсенә кереп ятты. Яраткан йомшак уенчык песиен кочаклап ятуга, бая кисәк кибеп киткән яшьләре күзенә кайтты. Елавын әнисенә ишеттермәскә тырышып, йомшак песие белән авыз-борынын каплады. Ул әле әнисе белән аклашырга әзер түгел иде. Күнелдә бәргәләнгән каршылыклы хисләрен әле үзе дә аңлап бетерми. Аны бары шушы песие генә андый төсле тоелды. .
Гөлфаяз ишекне сак кына ачып кызынын бүлмәсенә күз ташлады. Өй каршындагы баганага эленгән лампа утыннан бүлмәгә саргылт яктылык ингән Урын-жирен җәеп тормый гына, киенгән килеш уенчык песиен кочаклап бөгәрләнеп яткан кызына яратып-сызланып-сокланып-иркәләп карап торды әнисе. Бөдрәләнеп торган чәчләре сибелеп киткән. Чәчләреннән сыйпасан уяныр микән0 Кыска кофтасы тагын да өскә сыдырылып, ярты биле ачылган. Тунадыр... Өстенә ябарга кирәк. Чишендерсәң, йокысы бүленер инде. Болай... бигрәк җайсыз ята...
И кызым, кызым! Тәмам җиткән кыз булгансын бит. Җиткән кыз... 1 өлфаязнын йөрәге моңа кадәр билгесез горурлык, мона кадәр тоймаган борчу, мона кадәр таныш булмаган татлы да, сагышлы да хис белән тулды җиткән кызы белән кочаклашып, кочаклап түгел, нәкъ менә кочаклашып, ер тын сүзсез генә утырасы килде аның. Шулай сүзсез генә бөтенесен, бөтенесен аңлашасы килде...
Аңлашырлар... Әле алда туар таң, яңа көн. Алда өр-яна тормыш Ә әлеге., ап-ак йомшак песиен кочаклап аның җитү кызы йоклап ята...