НӘНИЛӘР СӨЕНӘЧӘК!


Казаннын Петербург урамында
«Әкият» Татар дәүләт курчак
театрының яна бинасына нигез ташы
салынды. Бу тантанада Татарстан
Президенты Минтимер Шаймиев
катнашты Бәйрәм кунаклары
арасында ТР Премьер-министры
урынбасары—мәдәният министры
Зилә Вәлиева, Казан шәһәре мэры
Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән
министры Наил Вәлиев һәм башкалар
да бар иде. Минтимер Шәимисв
«Әкият» курчак театрын 15 ел
житәкләгән Роза Жаббаровага, 30
елдан артык гомерен ба- лаларнын
күңелен күрүгә багышлаган баш
режиссер Илдус Зиннуровка. яна
бинанын баш архитекторы Светлана
Мәвлеевага. театр актерларына үз
һөнәрләрен фанатларча яратулары
өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. 1943
елда нигез салынган «Әкият» Татар
дәүләт курчак театры илдәге
театрларның беренчеләреннән санала
Анын 75 еллык хезмәт дәверендә
сәхнәгә ЗООдән артык спектакль
куелган Яна бинага килгәндә, ул 100
һәм 250 урынга исәпләнгән кече һәм
зур заллардан, 150 шәр урынлык ике
кинозалдан, балалар кафесыннан,
әкиятләр бүлмәсеннән, кышкы
бакчадан. Яна ел бәйрәмнәре
залыннан гыйбарәт булачак. Гомуми
мәйданы 17 меннән артык квадрат
метрны тәшкил итәчәк.
“МӨСЕЛМАН НАР”—ЛАУРЕАТ
“Россия” телеканалынын
“Мөселманнар" программасы
“Берләшү" (“Едине- ние")
Бөтенроссия фильм һәм программалар
бәйгесендә лауреат дип танылган
Бәйге экстремистлыкны, ксенофобия,
раса һәм диннәр арасында
каршылыкларны бетерүгә багышлап
уздырыла.
Әлеге чара, федераль матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр
агентлыгының финанс ярдәме белән
өченче тапкыр уздырыла Фильмнар
һәм программалар жәмгыятьне бер
йодрыкка туплау идеяләрен халыкка
житкерүнең нәтижәлеле- ге,
материалның сыйфаты, проблеманы
максималь колачлау күзчегеннән
чыгып бәяләнгән
Конкурс финалына Россиянен ун
төбәге телекомпанияләре фильмнары
һәм программалары кергән
Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдө
булды. Анда “Мөселманнар”
программасы коллективына алтын
сын һәм диплом тапшырылды
“Мөселманнар” “Россия"
Ана моннан алты ел элек нигез
салынган иде Программаны кинога
төшерү төркеме илнен 39 төбәгендә
эшли.
ЯКТАШЫБЫЗ БҮЛӘГЕ
Минзәләдә Балалар ижат йорты
ачылды Аны ачу тантанасында ТР
Премьер- министры Рөстәм
Миннеханов, Премьер- министр
урынбасары—мәдәният министры
Зилә Вәлиева. Мәгариф һәм фән
министры Наил Вәлиев һәм “Русскии
стандарт" холдинг компаниясе
президенты Рөстәм Тарико катнашты.
Әлеге социаль объект нәкъ менә
Рөстәм Тариконын иганәчелек ярдәме
белән төзелде.
Хөкүмәт җитәкчесе Минзәләдә
туып- үскән Рөстәм Тарикога рәхмәт
белдерде һәм аны Татарстанның
мөһим стратегик партнеры дип атады,
үзара хезмәттәшлекнең киләчәктә дә
дәвам итәчәгенә өметләнүен әйтте
“Русский стандарт" холдингы
җитәкчесе үз компаниясенең
хәйриячелек эшчәнлеге. нигездә,
мәгариф системасына юнәлтелгән
булуын искәртте һәм Татарстан белән
киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә
вәгъдә бирде.
ХЕЗМӘТЛЕЛӘРГӘ ХӨРМӘТ БАР
Татарстан Республикасының
РФләге тулы вәкаләтле вәкиле Назыиф
Мириха- нов ТР Президенты
Минтимер Шәймиев йөкләмәсе буенча
илнен Дәүләт академия зур театры
җитәкчеләренә—театрнын генераль
директоры Таһир Иксановка һәм анын
урынбасары Олег Мисковеика «Ка-
заннын 1000 еллыгы истәлегенә»
медален тапшырды Бүләкне
тапшырганда тулы Вәкаләтле вәкил
театр җитәкчелегенең Татарстанга
карата аеруча ярдәмчел булуын
ассызыклады «Аерым алганда әлеге
гамәл тулысынча Р1513 бәяләү
комиссиясенең Россиягә визиты
вакытында күренде Комиссия
«Уннверсиада-2013»не Казанда үткәрү
мөмкинлеген тикшерергә килгән иде
Бәяләү комиссиясенең Татарстанга
юлы Мәскәү аша узды һәм аларны
башкалада, шул исәптән Зур театрда да
яхшы кабул иттеләр. Шулай итеп,
Казан кандидатлыктан Универсиада
башкаласына әверелде һәм монда
театрнын казанышы зур», дип
белдерде Н Мириханов
ЮГАРЫ БҮЛӘК-БЕЗДӘ
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры 12-19 сентябрьдә
Брест
шәһәрендә узган «Белая вежа» XIII
Халыкара (фестивальдә Гран-при
яулады. Моннан тыш Искәндәр
Хәйруллин ин яхшы ир-ат роле өчен
приз атлы
Фестивальдә 16 илдән 26 театр
катнашты. Камалдылар тамашачы
хозурына Осетин драматургы Георгий
Хугаевнын •Кара чикмән* спектаклен
тәкъдим иткән иле.
УЛ ҮЗЕНЧӘ БӨЕК ИДЕ...
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасында
Татарстаннын халык шагыйре, 40тан
артык шигъри җыентык һәм күпләгән
пьеса китаплары авторы Иллар
Юзесвнсн 75 еллыгы унаеннан искә
алу кичәсе булып узды Кичәдә
язучылар, шагыйрьләр, сәнгать
әһелләре чыгыш ясады “Гадәт, холкы,
лирик сурәте белән кыр казын
хәтерләтсә дә, халкы, милләттәшләре
канатсыз калган вакытларда бөркет
кебек очып килеп, ярдәм итә торган
кеше иде Илдар ага, чөнки лирик
җанлы шагыйрькем кодрәте
чикләнмәгән,—диде Татарстан
Ятучылар берлеге рәисе Илфак
Ибраһимов — Иллар Юзсев олуг
шагыйрь иде һәм сугыштан сон милли
шигърияттә монсу лириканы
торгызды, Тукай, Такташтан сон
тоталитар идеология аягы астына
салып тапталган шигърияткә яна
сулыш әрле, кеше күнсле, кеше
хисләре турында язлы Иллар
Юзесвнен икенче ижат ка-
наты—драматургия. Ул сәхнә белән
бәйле әләби жанрла ла олуг шагыйрь
булып кала аллы • Гомумән. Юзееаләр
династиясе татар мәдәниятендә зур
урын тота Мәгълүм булганча,
шагыйрьнең бертуганы Нил Юзиев
шигъриятебезне фәнни яктан өй-
рәнгән күренекле галим (Г Тукай
премиясе лауреаты иле), улы Салават
татарнын бөек шәхесләре турында
документаль фильмнар төшерүе белән
әтисе тоткан кыйблага, милләтебезгә
тугрылык саклый
Кичәдә шагыйрьмен иҗатташлары
М Яруллин. Ш Галиев. М Имашев һ б
истәлекләр белән уртаклашты
И Шакиров. 3. Сонгатуллина. 3.
Сәхә- биева. А Фәнзрахманов, Н
Нигьмәтут лин, Р Низамов, Ф
Каһиров. Р Асаев. А. Хәйри, Л.
Муллагалиева һ б җырчылар
шагыйрьмен шигырьләренә язылган
җырларны башкарды Ә артистлар Н
Ихса- нова, А Арсланов. Р Шәрәфи. 3
Зариф. X ЖәләН анык шигырьләрен
укып иреш терде һәм пьесалары
буенча куелган спектакльләрдән
күренешләр уйнап күрсәтте Кичәне
Татарстаннын халык шагыйре Р
Миннуллим алып барды
БЕЗНЕҢ ЛӘ ЯКТАШ
Даһи язучы Лев Толстойнын
тууына 180 ел туллы Дөнья
җәмәгатьчелеге аны зурлап билгеләп
үтте
ТР Премьер-министры
дәүләткүләм зур әһәмияткә ия
Толстойлар нәселе Казан белән дә
тыгыз бәйләнгән Булачак даһи язучы
өчен Казан—үсмерчак һәм яшьлек
шәһәре, анын рухи һәм гражданлык
позиииясе формалашкан кала
Язучынын иҗади мирасы—баш-
калабызның горурланырлык
казанышы Толстой шәхесенен
үзенчәлеге шунда ки. ул төрле милләт
һәм дин кешеләре өчен тартылу үзәге
булып тора. Лев Толстойнын беренче
тәрҗемәчесе күренекле татар
мәгърифәтчесе Каюм Насынри булуы
ла аерым әһәмияткә ия
Бүгенге көнлә Казанда 1841-45
елларда Толстой яшәгән мемориаль
йорт торгызы- ла. ЮНЕСКО
тарафыннан Лев Толстой елы дип
игыан ителгән 2010 елда анда даһи
язучынын музее ачылачак
ДУСЛЫК ҖЕПЛӘРЕ
ӨЗЕЛМӘСЕН
һәр ел саен Дагыстан
Рсспубликасы- нын Махачкала
шәһәрендә Рәсүл Гамзатовның туган
көнендә, ягъни 8 сентябрьдә. “Ак
торналар" дип аталган әләби бәйрәм
уза. Быел әлеге чара шагыйрьнен 85
еллыгына багышланды Бирегә Россия
Фсле раииясенен күп кенә
республикаларыннан һәм
өлкәләреннән язучылар килгән иле
Россиянен язучылар делегациясен
Россия Язучылар берлеге рәнстәше
Станислав Куняев һәм берлек
идарәсенең беренче секретаре
Геннадий Иванов җитәкләде Әлеге
төркемдә шулай ук Татарстаннын
халык шагыйре. Россия
Федерациясенең дәүләт премиясе
лауреаты Ренат Харис та бар иле
МӘШҺҮР ҖЫРЧЫ
ВАРИСЛАРЫ
Хәйдәр Бигичсв исемендәге
конкурста Казан музыка училищесы.
Әлмэт музыка колледжы. Казан
дәүләт консерваториясе. Уфа сәнгать
училищесы. Уфа дәүләт мәдәният
академиясе. Чуваш дәүләт мәдәният
һәм сәнгать институты студентлары
катна шты Гала-концертта беренче
бүләк Казан музыка училищесы
укучысы Г Шәйчул- ловага һәм Уфа
сәнгать училищесыннан С. Макаевка.
икенче бүләк Каеш дәүләт
консерваториясенең чыгарылыш
курсы студенты Э Салачовагл һәм
Уфа дәүләт сәнгать академиясеннән Р
Сәйфетлнновка тапшырылды
СЕЗОН АЧЫЛДЫ
Татарстан дәүләт кыллы квартеты
да яна сезонын ачып җибәрде
Коллектив репертуарында төрле
илнен күренекле классиклары белән
беррәттән. татар композиторлары
әсәрләренә зур игътибар бирелә
Моннан тыш Зур концерт залы
директоры. Татарстаннын атказанган
сәнгать зшлекде- се Мансур Шиһапов
инициативасы белән хәзер квартет ай
саен бер татарча концерт куя Ягъни
композиторлары әсәрләрен
популярлаштыру кебек изге эшне дә
алып барачак.
Коллектив яна сезонда
«Композитор Мирсәет Яруллин» (5
ноябрь), «Сәйдәш- стан» (2 декабрь),
«Татарстан музыкасы мәдәниятенә
нигез салучылар» (25 февраль),
«Габдулла Тукайга багышлау» (24
апрель) һ б концерт программаларын
тәкъдим итәчәк.
ЯҢА УРЫНБАСАР
Мәдәният министры урынбасары
вазифасына Гөлшат Нигьмәтуллина
билгеләнде. Элек ул социаль-мәдәни
эшләр һәм муниципаль мәдәният
учреждениеләре белән хезмәттәшлек
бүлеге башлыгы вазифасын
башкарган. Яна урынбасар 1968 елда
Казанда туган. Казан дәүләт консер-
ваториясен («Музыковеление»
белгечлеге буенча) һәм Казан дәүләт
финанс-икьтисад университетын
тәмамлаган. Башта укыту эше белән
шөгыльләнгән, аннары «Татарстан»
дәүләт телерадиокомпаниясендә
эшләгән. Мәдәният министрлыгында
1993 елдан хезмәт итә.
БЫЕЛГЫ ЛАУРЕАТЛАР
Әлмәттә «Татнефть» ААЖ
булдырган Саҗидә Сөләйманова
исемендәге бүләккә быел Сарманнан
Дамир Гарифуллиннын «Язганнарны
укып, уйлар тукып», «Геран- тау
итәгендә» дигән китаплары,
Балтачтан Гарифҗан
Мөхәммәтшиннын «Робагыйлар
бакчасы», Казаннан Асия
Юнысованын «Сагынырсың әле»,
«Алмагач песие» дигән китаплары
лаек дип табылды.
Казаннан Марат Закиров
«Кояшлы төн», Фирүзә
Жамалетдинова «Догалы корт», Рифә
Рахман «Айлы күлдәвекләр» дигән
китаплары өчен кызыксындыру
бүләгенә ия булды.
Моннан тыш ун студент
Сөләйманова стипендиатлары
булдылар.
АФӘРИН!
“Мисс Милләт—2008” халыкара
бәйгесендә 11 яшьлек Татарстан кызы
беренче вице-мисс титулына лаек
булган. Брази- лиянен Куритиба
шәһәрендә узган әлеге чарада
катнашучылар үзләре һәм туган
илләре хакында сөйләп, жюри
әгъзаларына милли киемнәрне
тәкъдим итәргә тиеш булган. Инде
үзебездә үк шактый осталыкларын
күрсәтеп, “Татарстанның кечкенә
принцессалары” бәйгесендә жингән
Лия Латыйпова бу юлы да
сынатмаган. Анын башкаруындагы
җыр исә талантлар бәйгесендә генә
түгел, гала-концертта да яңгыраган.
ОНЫТЫЛМАС ШӘХЕСЛӘР
Г. Тукайнын әдәби музеенда
язучы, журналист, җәмәгать
эшлеклесе Борһан Шәрәфиен тууына
бертуган Шәрәфләр тормышы
турында «Фаҗига» китабын язган
галим, тарих фәннәре докторы,
профессор Рәмзи Вә- лиев һәм
Шәрәфләрнең туганнары катнашты
Музейда Шәрәфләр тормышын һәм
иҗатын чагылдырган күргәзмә дә
оештырылган иде.
ИСКӘ АЛУ
25 октябрьдә күренекле язучы
Нурихан Фәттахнын тууына 80 ел
тулды. Әлеге уңайдан ТР Милли
китапханәсендә анын китапларын үз
эченә алган «Хезмәт һәм талант
бердәмлеге» дип исемләнгән күргәзмә
ачылды.
Күргәзмәгә куелган китаплар
арасында Нурихан Фәттахның «Итил
суы ака то- рур», «Сызгыра торган
уклар» романнары, «Шәҗәрә», «Язык
богов и фараонов» дигән
тарихи-лингвистик тикшеренүләре,
балалар өчен язылган китаплары да
бар
НАҖАР НӘҖМИНЕ ОЛЫЛАУ
Башкортстанның Дүртөйле
районында халык шагыйре Наҗар
Нәҗми истәлегенә багышлап күп кенә
чаралар үткәрелде. Мәктәпләрдә,
китапханәләрдә Наҗар Нәҗми
укулары узды, күргәзмәләр ачылды.
Шагыйрьне искә алу кичәләрендә
катнашу өчен Татарстаннан
шагыйрьләр Роберт Миннуллин белән
Рәдиф Гаташ барды Район үзәгендәге
Н Нәҗми һәйкәленә чәчәкләр
салганнан сон, шагыйрьнең туган
авылы Миңештегә юл тоттылар. Анда
Нажар Нәҗминең йорт-музеенда
булдылар һәм анын кабере янында
һәйкәл-комплекс ачылды .
ҖЫРЫМДА ЮАТЫРМЫН
М Сәлимҗанов исемендәге
Актерлар йортында шагыйрь Фәннур
Сафиннын тууына 60 ел тулу унаеннан
«Җырымда юатырмын» дип
исемләнгән искә алу кичәсе узды.
Кичәдә шигырьләре, поэмалары һәм
шагыйрь сүзләренә язылган җырлар да
яңгырады
Фәннур Сафин Казан
телестудиясендә редактор, «Татарстан
яшьләре» газетасы, «Ялкын», «Казан
утлары» журналлары редакцияләрендә
әдәби хезмәткәр булып эшләгән.
Шагыйрь иҗатында мәхәббәт,
ватандарлык, яшәү мәгънәсе, үзенең
һәм халкының язмышы турында
уйланулары чагылыш таба.
Ул—«Кеше юлга чыкса», «Сез
кемнәр?», «Тынлык», «Күкчәчәк»,
«Чәчәк гомере», «Яңгыр малае»
җыентыклары һәм күпсанлы җырлар
авторы да
Кичәне язучы, “Казан утлары”
журналының бүлек мөхәррире Камил
Кәримов алып барды
ЯҢА ПРЕМЬЕРА
Татар дәүләт «Әкият» курчак
театрында Г. Тукайнын «Су анасы»
3 Хөснияр язган пьесаны баш
режиссер Илдус Зиннуров
сәхнәләштерде Анын музыкасын
Татарстаннын атказанган сәнгать
эшлеклесе Луиза Батыр-Болгари
язган, рәссамы—Татарстаннын
атказанган сәнгать эшлеклесе
Валентина Губская Төп рольне
Татарстаннын халык артисты Рәмзия
Фәйзуллина башкарды
ҮЗ ИЛЕНДӘ САНДУГАЧ
Мамадыш шәһәренен мактаулы
гражданнары исемлеге тулылана бара.
Күптән түгел ул исемгә районнын
хөрмәтле кешесе—кин күнеллелеге,
картаймас рухлы, жор телле булуы
белән якташларын сокландырып
яшәүче, заманында җитәкче
урыннарда эшләгән, 9 шигырь китабы
чыгарган (В Галиев—Татарстан
Язучылар берлегенен шәрәфле
әгъзасы), туган авылы Иске
Комазанда үз акчасына мәчет сал-
дырган, авыл имамына хезмәт хакы
түләп торган Вахит Мөхәммәтвәли
улы Галиев лаек булды 9 бала
тәрбияләп үстергән. 26 онык сөю
бәхетен татыган Вахит агага
Мамадышнын мактаулы гражданины
исемен Гаилә елында бирү дә зур
мәгънәгә ия Шунысын да белдерик:
ул—мәшһүр жырчы Миңгол
Галиевнен бертуган абыйсы
ТУГАН ТӨБӘКТӘ ЯҢА
МӘКТӘП
Ульянов өлкәсе Яна Малыклы
районы Иске Төгөлбуга авылында яна
мәктәп бинасы өлгертелде. Ул өлкә
губернаторы Сергей Морозов ярдәме
белән төзелде I сентябрьдә шул
бинаны ачу тантанасына авылга
губернатор үзе һәм өлкәнен берничә
министры килгән иде. Губернатор үз
чыгышында берничә зур татар
авылын берләштергән Яңа Малыклы
районы хал- кынын эшчән-унган
булуын, азык-төлек җитештерүдә
өлкә күләмендә ин алда баруын
билгеләп үтте. Мәктәпне ачу тантана-
сында шул авылда туган язучылардан
Ли рон Хәмидуллин да катнашты
Митингтан сон алар өлкән сыйныф
укучылары белән очраштылар
Язучылар мәктәп китапханәсенә һәм
татар теле укытучыларына үз
китапларын бүләк иттеләр Л
Хәмидуллин бу кайтуында туган
авылы мәктәбенә үз китапханәсеннән
дә шактый өлеш чыгарды: әдип вә
галимнәребезнен, шул исәптән
тарихчы улы Булат Хәмидуллиннын
китапларын. Казанда нәшер ителүче
кайбер журнал төпләмәләрен
тапшырды
ИЖАУДА ШАГЫЙРЬ БӘЙРӘМЕ
Ижауда Татарстан һәм Удмуртия
язучылар берлекләре әгъзасы Ринат
Батталовка 60 яшь, ижат эшчәнлегенә
30 ел тулуга багышланган
"Ижатым—гомер юлым” дип
исемләнгән әдәби-музыкаль кичә
үткәрелде. Шагыйрь бәйрәмендә
Татарстаннын Республика прокуроры
Кафил Әмиров. язучы-публииист
Шаһинур Мостафин, Удмуртия
Язучылар берлегеннән Васил и и
Глушков һ б. катнашты. Юбилей унае
белән Казан нәшриятларында
шагыйрь- нен ике—“Гомер учагы"
һәм “Кояш исе" исемле китаплары
дөнья күрде.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Илебез мәдәниятен һәм сәнгатен
үстерүдәге казанышлары, күп еллар
дәвамын лагы нәтижәле эшчәнлеге
өчен Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынба-
сары—мәдәният министры Зилә
Рәхимҗан кызы Вәлиена, Россия
Федерациясе Президенты Указы
нигезендә. Дуслык ордены белән
бүләТкалтәанрд әед әбиятын, мәдәниятен һәм
сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе
өчен язучы, “Сүз" нәшриятснен баш
редакторы Мостафин Шаһинур Сафа
улы (Шаһинур Әхмәтсафа) “Филакарь
хезмәт өчен" медале белән
бүләкләнде

Реклама