"НӘҺҖЕЛ-ФӘРАДИС" (1358) ТУРЫНДА


ЯЗЫЛУЫНА 650 ЕЛ
Зур күләмле, аерым кулъязмаларында 549 биткә җиткән “ Нәһжел-фәрадис"
(“Ожмахларнын ачык юлы”)—Урта гасыр, аеруча Алтын Урда чоры
төрки-татар
әдәбиятының күренекле ядкаре. Ул 759/1358 елда Сарай шәһәрендә төгәлләнә.
Анын авторы—Мәхмүд бине Гали бине Гомәр әс-Сараи әл-Болгари
әл-Кәрдәри.
Фәндә әдипнен Болгарда укымышлы, зыялы гаиләдә тууы, укуы, гомеренең
төп
өлешен Алтын Урда башкаласында уздыруы искәртелә. "Кәрдәр" атамасын
ике
төрле аңлату бар: а) Болгар төбәгендәге бистә яисә авыл исеме; б) Урта
Азиядәге
гыйлем үзәкләренең берсе. Мәхмүд Болгари
1360 елнын 22 мартында Сарай шәһәрендә вафат
була Мина 1990 елда Хельсинкидәге “Ислам
җәмгыяте”ндә “Нәһҗел-фәрадис”нең ахыргы
өлешләрен генә үз эченә алган, бик таушалган бер
кулъязма белән танышырга туры килгән иде.
Анда
"мосаныйф”нын (язучының) Мөхәммәд
пәйгамбәр
яшендә “дарелфәнадин дарелбәкага рихләт
кылуы”
(вакытлы йорттан мәңгелек йортка күчеп китүе,
ягъни үлүе) искәртелгән иде Бу факт, әгәр дә ул
хак
булса, авторның якынча 1297 елда тууын күрсәтә.
Мәхмүд Болгари—үз дәверенең күренекле
кешесе.
Чыганакларда ул шәхесебез, остазыбыз, зирәк юл
күрсәтүчебез дип олуг ихтирам хисләре белән
телгә
алына. Анын бай мирасыннан, кызганыч ки,
хәзергә
тик бер әсәре генә мәгълүм.
“Нәһжел-фәрадис"—дини-әхлакый рухтагы
чәчмә
әсәр. Ул дүрт бабтан (бүлектән) гыйбарәт. Һәр баб
үз эченә унар фасылга, ягъни бүлекчәгә аерылган.
Барысы—40 фасыл. Китапның бу рәвешле
төзелүен
автор Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисенә бәйләп аңлата Әгәр дә берәү,—диелә ул
изге
сүздә,—пәйгамбәрнең 40 хәдисен “ишетмәгәннәргә”, “белмәгәннәргә"
өйрәтсә,
“Хак Тәгалә ул кешене галимнәр” төркеменә язар; кыямәт көн булса, андый зат
“шәһидләр” (дин юлында һәлак булучылар) җөмләсеннән саналыр.
“Нәһжел-фәрадис”тагы тәүге ике бабнын үзәген Мөхәммәд пәйгамбәрнең,
аның
якыннарының, гаиләсенең, беренче хәлифәләрнең (Әбүбәкер, Гомәр, Госман,
Гали), имамнарның (Әбү Хәнифә, Шафигый, Мәлик. Әхмәд Хәнбәл) тәрҗемәи
хәлләре, эш-гамәлләре һәм бу затларга мөнәсәбәтле гыйбрәтле сюжетлар
тәшкил
итә. Соңгы ике бабның тематикасы—Аллага якынайтучы һәм аннан
мөнәсәбәтле аерым фикерләрне, эпизод-күренешләрне бирә Алга таба исә
хәдис темасына туры килешле хикәятләр тәкъдим ителә. Ахырда
әйтелгәннәргә йомгак ясала, нәтижәләр чыгарыла. Китапта хәдисләр, аятьләр,
аерым галимнәрнен сүз- фикерләре еш кына әүвәл гарәпчә, аннан шәрех юлы
белән иске татар телендә бирелә.
“Нәһжел-фәрадис" үзенен төзелеше белән тартмалы композицион жанр
дип йөртелгән төркемгә керә. Ягъни ул тоташ, бердәм сюжетлы әсәр түгел
.Андагы кыйсса-хикәятләр, баблар һәм фасыллар чагыштырмача
мөстәкыйльлеккә ия Аларны, ин беренче чиратта, гомуми тематика һәм идея
охшашлыгы берләштереп тора.
“Нәһжел-фәрадис"—дини, әхлакый, фәлсәфи, иҗтимагый, тарихи
башлангычларны берләштергән синкретик әсәр Ана фикри байлык һәм
мәгънәви тыгыхтык хас. Китапта яшәеш, тормыш тәҗрибәсе жанлы сурәтләр,
гыйбрәтле вакыйга-халләр аша гәүдәләнеш тапкан. Әсәрдә реалистик
башлангыч, тормышчанлык өстенлек итә
Мәхмүд Болгари аеруча инсанга, анын иман-ышанычына. үз-үзен
тотышына, әхлакына зур игътибар бирә. Автор фикеренчә, кеше—үзенен
табигате, яратылышы белән олуг зат Шуна күрә аның әхлакый йөзе,
әш-гамәлләре җисеменә лаек булырга тиеш. Мәхмүд Болгари сабырлык,
тугрылык, гыйлемлелек, тыйнаклык, ата-ананы хөрмәт итү, Тәңрегә
бирелгәнлек, тәүбә кылу, кичерә белү, халат көч белән гомер кичерү һәм
башка шундый уңай сыйфатларны, эш-гамалләрне төрлечә зурлый, аларнын
капма-каршыларын (тәкәбберлек, гайбәт сөйләү, комсыхлык, икейөзлелек, үч
тоту, ялган сөйләү, мәкерлелек, зина кылу һ.б ) кискен тәнкыйтьли Мәхмүд
Болгари карашынча. бөтен начарлыкның, гөнаһларның нигезе хәмер эчүдә
Китапта моңа туры килешле берничә хикәят тә китерелгән Автор үз әсәрендә
оҗмах ишекләре бары тик матур әхлакый сыйфатларга, инсани эш-гамәлләргә
ия булган кешеләр өчен генә ачык, начарлык исә Алладан ераклаштыра,
тәмугка якынайта дигән фикер уздыра. Шуңа күрә ул укучыларны үзе идеал,
үрнәк күргән рухта тәрбияләргә омтыла Әсәр үзенен эчтәлеге, корылышы һәм
гомумән бөтен рухы белән тормыш дәреслеген, тәрбия китабын хәтерләтә Һәм
бу төр вазифасын инде ул менә күп гасырлар буенча дәвамлы үтәп тә килә
Халык аны тулы килеш тә. аерым өлешләрен дә укыган Китапнын күпсанлы
кулъязмаларда таралуы—шунын ачык бер мисалы Нигездә, татар кешеләре
тарафыннан, үзебезнсн укучыларны күздә тотып язылган бу күчермәләр
хәзерге вакытта Казанда, Санкт-Петербургта, Истанбулда, Парижда һәм
башка шәһәрләрдә саклана Шунысы мөһим аерым кулъязмаларның төзелү,
таралу тарихы—үзе бер гыйбрәтле тарих.
“Нәһжел-фәрадис”ның ин борынгы күчермәсе 1360 елнын 26 мартында
Сарай шәһәрендә төгәлләнә. Аны авторны якыннан белгән кеше башкара
Мәгълүм ки, Алтын Урда белән Мисыр арасында тыгыз мөнәсәбәтләр
урнаша Әдип-галимнәр бер илдән икенчесенә йөреп тора Китаплар алмашу да
гадәти хәл санала “Нәһжсл-фәрадис"нын 1360 елгы күчермәсе XIV гасырнын
икенче яртысында—XV йөз башларында Мисырга китерелә Ул берара Әбү
Сәгыйд Чакмак (1437-1445) угылы Мөхәммәд китапханәсендә сакла на
Бераздан, мөгаен, мамлүкләр хакимияте бетерелгәч, бу кулъязма Төркиягә
эләгә Хәзерге вакытта ул Истанбулдагы “Яни Жәми" мәчете китапханәсендә
саклана (Бу унай белән бер хакыйкатьне искә төшерү урынлы булыр: алты
гасыр ярымлык мондый кулъязмалар тарихыбызда бик сирәк Эчтәлекләре
нинди булуына да карамастан, алар гаять зур фәнни һәм мәдәни кыйммәткә ия
Кызганыч, без андый факт-күренешләрнең әһәмиятен аклап, бәяләп җиткерә
алмыйбыз Ә бит бу кулъязма-гадәти генә ядкарь түгел, ә 500 битлек бөек
“Нәһжел-фәрадис" нын күчермәсе!)
Мәхмүд Болгари әсәренен Алтын Урда дәүләтендә 1390 елда төзелгән янә
бер борынгы нөсхәсе булган. Озак гасырлар бус ул Кырым төбәгендә укылып
килгән Үкенечкә каршы Ялта музеена Якуб Камал тапшырган бу кулъязма
Кырым татарларын репрессияләү вакытында юкка чыга Арксограф С Вачили
фнкеренча. "Нәһжел-фәралис“нын Алтын Урла чорына монәсәбәтле барлыгы
6 кәсчәсе бар (“Яңа милли юл- журналы-М -246). Калган билгеле күчермәләре исә
сонгырак гасырларга карый
Мәхмүд Болгари әсәре Ш.Мәржани, Г.Газиз, Г Рәхим. А.Самойлович, Зәки
Вәлиди, Б.Яфаров, Ш.Абилов, Ә.Нәжип, С.Чагатай, А.Карахан, А.Караманлы-
углы, Ф Нуриева һәм башка галимнәрнең игътибарын үзенә жәлеп иткән. Анын
берничә басмасы да бар Әсәрдәге ике дистәгә якын хикәят “Борынгы татар
әдәбияты" китабында (1963) нәшер ителгән Венгр галиме Янош Экманн 1956
елда Анкарада “Нәһҗел-фәрадис”нен Сарай (1360) нөсхәсендәге текстларын
фотокүчермә рәвешендә бастырып чыгара. Алдагы ике томда ул әсәрнен
латинча транскрипциясен, сүзлеген тикшерү-анлатмалар белән нәшер итәргә
уйлый. Әмма бу, ниндидер сәбәпләр аркасында, гамәлгә ашмый кала. Галим
үзе 1971 елда вафат була. Я.Экманнын 1956 елгы басмасына, архивындагы
материалларга нигезләнеп, 1995 елда Анкарада "Нәһжел-фәрадис”нын яна
басмасы дөнья күрде. Бу эшне Сәмих Тизжан һәм Хәмзә Зөлфикар башкара.
Анкара басмасында Сарай (1360) кулъязмасының фотокүчермәсе һәм латин
хәрефләре белән транскрипциясе бирелгән. Кечерәк кенә кереш сүз дә бар.
2002 елда “Нәһжел-фәрадис”ның тулы басмасы Казанда да дөнья күрде Фәнүзә
Нуриева тарафыннан әзерләнгән бу китап кереш мәкалә, аңлашылмаган
сүз-гыйбарәләргә аңлатмалар белән дә тәэмин ителгән.
“Нәһжел-фәрадис” халкыбызны рухи яктан тәрбияләүгә генә түгел,
әдәбиятыбыз, аеруча проза үсешенә дә зур йогынты ясый. Андагы аерым
сюжет-мотивлар, образ-сурәтләр Мөхәммәдьяр, Т.Ялчыгол, К.Насыйри һәм
кайбер башка авторлар тарафыннан ижади файдаланыла.

Реклама