АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Иске Кенәр һәм Яңа Кенәр авыллары
Халкыбызның килеп чыгышы мәсьәләләрен хәл иткәнлә. гилронимия һәм
топонимия мәгълүматлары зур әһәмияткә ия Галимнәр уйлавынча, барлык төр
географик берәмлек атамаларыннан елга-су атамалары борынгырак лип
санала Халыкнын көндәлек тормышында һәрдаим кулланышта булган
мондый ата.матар гасырлар дәвамында җыйналган тарих серләрен үзләрендә
саклаганнар Аларнын мәгънәсен жентекләп ачу тарихнын серле сандыгына
күз төшерергә мөмкинлек бирә Шушы күзлектән караганда. Арча районында
Ашыт суы ярына урнашкан Иске Кенәр һәм Ашытнын ун кушылдыгы Мәмсә
суы ярындагы Яна Кенәр авылларының атамалары игътибарга лаек.
Яна Кенәр авылы Иске Кенәрлән аерылып чыккан. Иске Кенәр авылы
район үзәге Арчадан 40 чакрым ераклыкта урнашкан
Казан ханлыгы чорында булган авылларны теркәп калдырган галим Е Н.
Чернышев мәгълүматларына караганда. Ашыт елгасы ярындагы Кенәр авылы
Казан ханлыгы чорында ук була. Ул—хәзер Ашыт елгасы ярына урнашкан
Иске Кенәр авылы Тарихи чыганакларда бу авмлнын исеме XVI йөздә һәм
XVII йөз башларында теркәл!ән.
Д. А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) авыл чишмә янына урнашкан дип
күрсәтелә. Ул Шинер-Кинер (Шинер Кинел) авылы дип аталган һәм анда 190
йомышлы татар яшәгән. Шунда ук тагын яна оешкан пүчинкә. Мәмсә суы
янындагы пүчинкә дә күрсәтелгән Андагы 73 йомышлы татар көн иткән А
Артемьев китабында авыл Шинер-Кинель дип бирелгән Андагы 49 хуҗалыкта
187 ир-ат һәм 172 хатын-кыз кон иткән. Мәмсә суы буена урнашкан Яна Кенәр
авылы Н Н. Вечсслав җыентыгында теркәлгән Бу авылдагы 180 хуҗалыкта
877 ир-ат һәм 881 хатын-кыз яшәве күрсәтелгән Монда бүрәнәдән салынган
волость идарәсе, икс агач мәчет, бер мәктәп, ике тимерче алачыгы, вак-тояк
сата торган ике кибет, бер су тегермәне булган. Шинәр-Кенәр (Иске Кенәр)
авылы да Н Н Вечеслав игътибарыннан төшеп калмаган Авылдагы 55
хуҗалыкта 235 ир-ат һәм 233 хатын- кыз исәпләнгән Авылда агач мәчет һәм
вак төяк сата торган бер кибет булган И. А Износков Кенәр авылларын
түбәндәгечә сурәтли. Уржум сәүдә трактына урнашкан авыл—Иске Кенәр
(Кинср Старый). Ул Шинер дип тә атала. Халкы йомышлы татарлар дип
күрсәтелә. 1885 елда бу авылда 65 йорт булган. 264 ир- ат. 264 хатын-кыз
яшәгән XIX гасырдагы тарихи чыганаклар күрсәтүе буенча. Ашыт суының ун
кушылдыгы Мәмсә ярындагы Яна Кенәр авылы Иске Кенәрлән аерылып
чыккан һәм икенче төрле Мәмсә дип тә йөртелгән Чөнки злек ул Мәмсә
волостеның үзәге булган 1885 елда бу авылда 250 йорт булып, анда 970 ир-ат.
957 хагын кыз яшәгән. Вак-төякләр сата торган ике кибет, ике тимерче
атачыгы, җил һәм су тегермәннәре, ике мәдрәсә булган 1898 елгы җыентыкта
Шинср-Кенәр һәм Мәмсә (Яна Кенәр) авылларында татарлар яши дип
күрсәтелә К II Берстсль хезмәтендә Шинер Кенәр (Иске Кенәр) авылында 477
гатар. Мәмсә яры янындагы Яна Кенәр авылында 1998 татар кешесе
яшәгәнлеге әйтелә Иске Кенәр. Иске Ашыт. Печмәнтау. Сердс. Ташкичү.
Мәмсә. Иске Тазлар (хәзер Ташчишмә) авыллары халкы май ае ахырында
Ашыт җыены үткәргәннәр Бу җыен икенче төрле Ашыт каршы яки Катык
җыены дип тә аталган.
Ллвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында
Яна Кенәр авылы оешу турында мондый риваять бар. Аны Татарстанның
Әтнә районы Мәмсә авылында Әхмәтжанов Мостафадан Марсель Әхмәтжанов
язып алган (ул «Риваятьләр һәм легендалар» томына урнаштырылган).
«Әүвәл заманда Күшәр якларыннан Исәнгол бабай, тугыз улы белән, буш
жир эзләп, бу якларга килеп чыга. Алар, урман эчләрендә йөреп, хәзерге Иске
Кенәр авылы урнашкан урындагы бер аланлыкка юлыгалар. Бу җирне ошатып,
ышна ачып, иген игеп көн итә башлыйлар. Бераз заманнар яшәгәч, ишәяләр
һәм жир кытлыгы сизелә башлый. Шул вакытта Исәнгол бабай улларын Яна
Кенәр ягына җибәрә: «Авыл корырга яраклы урын булырга тиеш, барып карап
кайтыгыз*,—ди. Уллары барып, хәзерге Яна Кенәр промкомбинаты тирәсенә
килеп чыгалар, бер алан һәм бер күл күрәләр. Бу турыда Исәнгол бабайга хәбәр
итәләр. Бабай: «Ул тирә ташлыкмы, абагалыкмы?»—дип сорый.
Тегеләр: «Юк»,—дигәч. «Арырак барып карагыз, ташлык, абагалы жир
булырга тиеш»,—ди.
Уллары барып. Яна Кенәрнен Мәмсә очындагы бер ташлы елгага килеп
чыгалар һәм бу турыда Исәнгол бабайга хәбәр итәләр. Исәнгол бабай урынны
яраклы табып, улын Яна Кенәр урынына күчереп утырта. Яңа авылга нигез
шулай салына.
«Иске Кенәрдән бер төркем кешеләр, XVII гасыр ахырларында бүленеп
чыгып, хәзерге Мәмсә һәм Яна Кенәр авылларына нигез салганнар»,—дип яза
Марсель Әхмәтжанов. Бу датаны сакланып калган нәсел шәҗәрәсенә һәм
тарихи риваятькә нигезләнеп билгеләдек".
1917 ел вакыйгаларыннан соң зур байлар чит илләргә күчеп китәләр,
авылда яңа тормыш башлана. Колхоз төзү, үз көче, үз тырышлыгы белән көн
күрүчеләрне чит- якларга сибеп-тузгытулар Кенәр авылларын да читләтеп
үтмәгән. Авыл байларының күбесе чит илләргә качалар. Аларның байлыклары,
җирләре ярлыларга бирелгән.
Еллар узу белән авыл зурая бара. Кызыл Юл районы МТСы 1936 нчы елда
Яңа Кенәр авылында төзелә башлый. МТС өчен Түбән Орыдан Сөләйманов
дигән мулланың кара-каршы йортын, шул ук авылдан Садыйк байнын 2
бүлмәле таш кладовоен. Иске Әжемдәге Садыйк Фатыйхы дигән байнын
йортларын бирәләр
Авылда беренче тракторларның күренүе халык өчен зур вакыйга була.
Мөхәммәт Хисаметдин улы Хисамов менә нәрсәләр сөйли: «1936 елның март
аенда 15 яңа көпчәкле трактор бирделәр. Без биш тракторчы аларны Кенәргә
алып кайттык. Кар тирән иде. безгә карны көрәкләр белән чистартып
бардылар. Без бу якларны яраттык һәм даими эшләү өчен Кызыл Юл МТСында
калдык".
МТС бу вакытта 30 дан артык колхозга хезмәт күрсәтә. 1937 елдагы язгы
чәчүгә тракторлар саны 48 данәгә житә. Урып-җыюга 20 гә якын «Коммунар»
комбайны алына.
1941 елда сугыш башлана. Барлык башмаклы тракторларны, машиналарны
һәм хәтта атларны да сугышка алалар. МТСтан ирләрнен күбесе сугышка китә,
тракторда хатын-кызларга эшләргә туры килә. 1942 елның март аеннан МТС
директоры итеп Сөләйманов Тимерхан куела. Ул бу постта 1958 нче елга кадәр
эшли.
Сугыш елларының авырлыгы хатын-кыз җилкәсенә төшә. Тракторларга
ягулыкны һәм чәчүлек орлыкны Арчадан (аралары 40 чакрым) чаналарда
тартып алып кайталар. Юлда ашау өчен бәрәңге пешереп алып чыгалар Менә
шундый авыр шартларда эшләүгә карамастан, басудагы икмәк җыеп алына һәм
дәүләткә тапшырыла. Сугыш елындагы бер документ ул чорны бик ачык
сурәтли. Аның эчтәлеге моннан гыйбарәт: «МТС директоры иптәш
Сөләймановка. Әгәр дә ул шушы ике-өч көн эчендә барлык комбайннарны һәм
катлаулы сугу машиналарын ашлык сугу эшендә эшләтә башламаса, аның
эшеннән алыначагын, партиядән чыгарылачагын һәм судка биреләчәген
кисәтеп куябыз».
Менә шушындый шартларда колхозчылар фронтны икмәк белән тәэмин
итеп торалар, фашистлар Германиясен җиңүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Кенәр мәктәбен әйләнә-тирәдә яхшы беләләр.
1925—1926 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла. Аның мөдире булып
Гариф Салихов эшли. 1932 елда мәктәп бинасы зурайтыла, мәчетне мәктәп
итеп җайлыйлар, яна класслар ачыла. Шулай да класс бүлмәләре җитми,
балаларны аерым йортларда укыталар. Бу чорларда мәктәптә дан казанган
укытучылар Гарифуллин Мохтәр һәм Зәки Миргазиз эшли. 1936 елдан авыл
мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп өчен яна бина салына. Мәктәпне
салуда директоры Гайнуллин Лотфулла зур көч
куя. Мәктәпкә укырга күп кенә тирә-юнь авыллардан да киләләр Заманасында
анда 500 дән артык бала укый һәм класс бүлмәләре житмәү күзәтелгән.
Балалар саны елдан-ел арткан. Хәзер вәзгыять икенче шул..
1960 елда Яна Кенәр авылында ярдәмче интернат мәктәп ачыла. Элекке
райком, райбашкарма комитеты ишек алдында һәм промкомбинат урынында
кирпеч бина, хезмәт мастерское, ике катлы йокы корпуслары үсеп чыга.
Мәктәпкә күрше районнардан 280 бала җыйналган Анын директоры булып
Россия Федераииясенен атказанган укытучысы Р.Х.Халитов эшли Интернат
мәктәбендә балаларны тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Алар
белем алалар һәм төрле хезмәткә, һөнәргә өйрәнәләр.
1979 елнын I сентябреннән интернат мәктәп махсус ярдәмче мәктәпкә
әверелә Бу мәктәп бүгенге көнлә лә ншәвен дәвам итә. Балаларга авыл
предприятиеләреннән зур ярдәм күрсәтелә Урта мәктәп һәм ярдәмче мәктәп
тыгыз элемтәдә эшлиләр һәм яшиләр
1963 елда «Севсрныи» совхозыннан «Яна Кенәр» совхозы аерылып чыга.
Ана Яна Кенәр һәм Яна Ашыт авыллары җирләре керә 1992 елга кадәр
совхозда терлек симертү һәм аны дәүләткә тапшыру эше белән
шөгыльләнәләр 1992 елдан соң совхоз терлек симертү белән бергә савым
сыерлар асрауга күчә Ит һәм сөт җитештерү өчен фермада ботен
мөмкинлекләр дә тудырылган Район буенча совхоз алдынгылар рәтендә.
Совхоз киләчәктә зур планнар белән яши. Хәзер авыррак заманалар булуга
карамастан, совхоз шактый зур төзелеш эшләре алып бара Фермалар
янартыла, машина паркы арта, авыл тозекләндерелә. газ кертелә. Кырчылыкта
елдан-ел зуррак унышка ирешәләр
1935 елдан Яна Кенәр авылы Кызыл Юл раионынын үзәге була. Шул ук
елны авылда МЮД (Международиый юношеский день) промкомбинаты
төзелә. Анын максаты—халык хужалыгы очен куллану товарлары җитештерү
була Бу комбинат хәзерге мех әртиле урынына урнашкан була Анын өске
өлешендә юрган, телогрейка сыру цехы булган, аскы катында шәл
бәйләгәннәр
Шул вакыгта Носыдагы «8 нчс Март» әртиле, ә Шушмабаштагы
инвалидлар әртиле МЮД әртиленә килеп кушылалар
1959 елларда район Әтнә белән берләшкән вакытта промкомбинат
әртиленә Әтнә ягыннан 5. Кенәр ягыннан 5 предприятие килеп кушыла. Аннан
сонтора-бара Әтнә Арча белән берләшә Промкомбинат Тукай промкомбинаты
исемен ала.
Кирпеч сугу цехында эшләүчеләр жәй көне әртилдә юрган сыралар, бу эш
беткәч мех эшкәртәләр.
1970 елда кирпеч сугу цехы бу комбинаттан аерылып чыга һәм Арча
филиалы булып исәпләнә Комбинатта кирпеч сугалар, агач эшкәртәләр, такта
яралар, урман хәзерлиләр
1970 елның февраль аенда Тукай промкомбинаты Карадуган комбинаты
белән берләшә, ә мех берләшмәсе Балтач мех фабрикасына кушыла. 1997 елда
бу комбинат ДОК акционер берләшмәсе итеп үзгәртелә Хәзерге вакытта ул
Түбән Кама шәһәре белән килешү нигезендә контейнерлар җитештерә, ә мех
берләшмәсе 1986 елнын гыйнварында Арча мех фабрикасына күчерелә.
Яна Кенәр авылында яшелчә киптерү заводы төзү турындагы карар 1953
елнын 15 апрелендә кабул ителә һәм завод 1954 елнын ноябрендә сафка баса
Бүгенге көндә дә завод бәрәнге. суган, кишер, сарымсак киптерү белән
шөгыльләнә
1935 елда авылда балалар тудыру йорты салына. 1940 елны больница
төзелә Ул вакытта монда авырулар өчен урын аз була. Хәзерге вакытта ул 60
койка урынга исәпләнгән Шулай ук авылнын елдан-сл зураюын исәпкә алып,
икс катлы яна шифаханә бинасы салуга керешкәннәр Анда ботен унайлыклар
да булыр дип котелә
Яна Кенәр авылында зурлар китапханәсе 1935 елда эшли башлый Анын
беренче мөдире булып Мөхәммәтиш Фатыйх эшли 1984 елда китапханәдә
янгын чыккан һәм бик күп китаплар янган. Бүгенге кондә авылда оч китапханә
эшли Берсе урта мәктәптә, икенчесе—балалар китапханәсе, ә
өченчесе—зурлар очен
Авылда балалар бакчасы һәм ясле эшли Шулай ук авыл хужалыгы
химиясе, авыл хужалыгы техникасы предприятиеләре зур үсеш алган
Авылнын зур гына электр станциясе бар
Кенәрдә балалар өчен балалар үзәге эшли Монда алар төрле һөнәрләргә
өйрәнәләр. Бу бина ял итү урыны булып хезмәт итә.
Кенәрдә парикмахерская, сәгать төзәтү, кер юуу машиналарын, телевизор-
магнитофон һ. б көнкүреш кирәк-яракларын ремонтлау өчен аерым бина бар.
Авылның үзенен орлык тикшерү бүлекчәсе эшли. Кырга орлыкларны
шушы бүлекчә аша тикшергәннән сон гына чыгаралар.
Авылда даруханә, тәртип саклау участогы, ашханә, мәдәният йорты,
зур-зур кибетләр, базар, бензоколонка, ял паркы бар.
Элек авылда алма бакчасы дип йөртелгән бакча да булган. Анда карлыган,
крыжовник, алма, чия агачлары үскән. Әмма суык елларда агачларга салкын
тигән һәм бу бакча элекке әһәмиятен югалткан.
Авыл янында Беренче күл. Икенче күл. Өченче күл, Сөрде күле. Сәрби
чишмәсе. Тау асты чишмәсе, Минкә чишмәсе, Әхми сахтыгы. Гали буасы,
Хәмит буасы һ. б. елга-сулыклар, сахтыклар бар. Урманнардан түбәндәге
исемлеләрен атарга мөмкин: Байкал урманы. Оры урманы, Яна Ашыт урманы.
Шекә урманы һ.б. Урманнарда нарат, чыршы, шомырт, имән, юкә һ. б. агачлар
үсә. Халык хәтерендә түбәндәге басу исемнәре дә сакланган: Әхми басуы.
Котып басуы, Хәйрүш басуы һ. б.
Авыл халкы үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән.
Авылның элек өч мәчете, мәдрәсәсе булган. Хәзер авылның мәчете эшли,
теләгән кеше гыйбадәт кыла.
Авыл тарихына багышланган музей бар, анда экспонатлар шактый
кызыклы.
Авылда өч зират. Аларны Иске зират, Ямаш зираты. Кирпеч яны зираты
дип йөртәләр. Мәрхүмнәр күмелә торган зиратларны карап һәм тәрбияләп
торалар.
Авылда өлкән буынга хөрмәт зур. Күрше-күлән аларны яккан мунчадан,
пешкән ризыктан калдырмый. Колхоз идарәсе һәм жирле үзидарә советы да
аларга ярдәм итеп тора.
Хәзер авылда 900 хуҗалык исәпләнә, халык саны 3000 гә якын
Яна Кенәр авылында язучы Равил Вәли улы Вәлиев туган.
Кенәр исемле елга һәм авыл атамалары Мари, Удмурт, Чуаш җөмһүрияте
жирләрендә. Түбән Новгород өлкәсендә һ.б. урыннарда очрый. Мари иле
җөмһүриятендә Кече Кенәр, Көтек Кенәр, Удмуртиядә Вятка суынын ун
кушылдыгы Кенәр ярында Кенәр авылы. Түбән Новгород өлкәсендә шулай ук
Кенәр (Кинәр) авылы бар. Чуашстанда да Кенәр исемле авыллар шактый.
Мәсәлән, Чабаксар районында Анат-Кенәр, Козлов районында Кенәр һәм
Күнәр (Еметкино) авыллары теркәлгән Моргауш районында Шомиково авылы
кешеләре үзләрен кенәрлеләр дип атыйлар. Авыл яныннан ага торган елга да
Кенәр суы дип йөртелә. Мари- Посал районында рәсми рәвештә Аксар дип
атала торган авыл кешеләре (Аксар шулай ук татар телендәге ак+сар
сүзләреннән чыгып аңлатыла) үз авылларын Кенәр бистәсе (Кенәркасси) дип
атыйлар. Козлов районында Криуша исемле авьы халык телендә Кенәр Тамагы
(Кенәрварри) дип йөртелә. 1946 елда Чабаксар өязенең Кенәр волостенда жиде
генә йорттан торган Кенәр авылы теркәлгән. Узган гасыр ахырында этнограф
В. К. Магницкий Чабаксар. Космодемьянский өязләрендә—Идел кушылдыгы
булган Кенәр суы ярында Югары Кенәр, Урта Кенәр һәм Түбән Кенәр
авылларын күрсәтә Идел буйлап югары күтәрелгәндә, Чабаксар шәһәреннән 25
чакрым ераклыкта Кенәр дип атала торган елга ярында, XVI—XIX йөз
документлары күрсәткәнчә, тагын бер төркем авыллар бар. Әлеге Кенәр
суының Иделгә кушылган тамагыннан ерак түгел генә Иделдә Кенәр дип
аталган утрау булган. Бу утрауда 1230 елда Идел буендагы Болгар дәүләте
белән урыс кенәзе Юрий арасында тынычлык килешүе төзелә.
«Кенәр» сүзенең этимологиясе белән кызыксынучы галимнәр,
русча—кинер, татарча—кенәр, удмуртча—конер. чуашча—кенер рәвешле
әйтелгән бу сүзнен мәгънәсен санап кителгән телләр материалына нигезләнеп
ачып булмавын язалар. Мари галиме Федор Гордеев һәм татар галиме Гомәр
ага Сатгаров бу топонимнын мәгънәсен мари телендәге «куан, әнгер»
(куан—таш, энгер—елга) сүзләре белән бәйләп карыйлар.
Югарыда әйтелгән Кенәр исемле елга ярларьгнын күбесендә һәм авыллар
тирә-юнендә дә таш булмауны искә алып, Кенәр гидронимнарын һәм аларнын
ярына урнашкан шундый ук авыллар атамасын төрки телләрнең угыз
төркеменә мөнәсәбәтле рәвештә, аерым алганда төрекмән телләрендә
сакланган «яр, елга яры, кырые», «суның жир белән тоташкан урыны*
мәгънәсен белдерә торган кенар сүзе
белән аңлатырга мөмкин Күргәнебезчә. Кенәр авыллары су-елга буйларына
утырган. Шунысы да мөһим, күп кенә тарихи чыганаклардан күренгәнчә.
Болгар. Алтын Урда дәүләтләре чорында халыклар угызлар белән үзара нык
аралашып яшәгәннәр Татар халкы барлыкка килү процессында угыз телле
кабилазәр лә үзләреннән байтак кына олеш керткәннәр Димәк, төрекмән,
төрек, утыз, гагауз һ.б халыкларның төп нигезен тәшкил иткән угыз
кабилә-кавемнәренен бер өлеше элекке болгар һәм Алтын Урда дәүләтләре
җирлегендә һәм ана күрше, чиктәш булган җирләрдә дә төпләнгән. Кенәр
атамасы шул вакытларның истәлеге булып топонимикада ныгып калган, дип
уйларга мом ки н.
Кенәр атамасының килеп чыгуы турында Марсель Әхмәтжановнын
карашы нигезле һәм төпле булуы белән аерылып тора. Кенәр сүзенең
этимологиясен ул икенче яктан килеп ача «Иске татар телендә кенәр сүзе чик.
яр" мәгънәсен белдерә,—дип яза ул — Күренекле тюрколог Николай Баскаков
хезмәтләреннән күренгәнчә, балкай төркиләренең хәзерге Дуна й суы буендагы
Болгар дәүләте җирендә яши торган төркемнәрендә юрук һәм коняр дип
йөртелгән этноним сакланган Телләре буенча алар угыз төркеменең
угыз-болгар төркемчәсенә керәләр Китерелгән мисалдан күренгәнчә, бу ике
атама бер этнонимнын синонимик төрдәшләре булып чыга Ул кайчандыр
мөстәкыйль кулланылган ике болгар-төрки ыру-кабилатаренен бергә кушылып
китүеннән килеп чыккан. Бу кабилатәр кайчандыр Идел буйларында
яшәгәннәр». Болгарларның «коняр» этнонимын Марсель Әхмәтҗанов Кенәр
топонимы белән бсрдәйләштереп карый. Киров өлкәсендәге Жөрск яисә Йөрек
исемле авыл атамасын ул (рус транскрипциясендә Старыи Ирюк) болгар-төрки
«йөрек» этнонимы белән тәнгәлләштерә. Шул рәвешле «коняр» һәм «йөрек»
этнонимнарынын килеп чыгышы татар (төрки) теле материаллары нигезендә
ачыла. Болгар-төркиләр Урта Идел буйларында үз этнонимнарын авыл
атамалары сыйфатында истәлек итеп калдырганнар
Дәвамы киләсе саннарда

Реклама