ТОРМЫШ ДИГӘН ЯПАН КЫРДА...


Кыл өстеннән йөри кеше, Йомры булса да Җир... Кыл өстеннән йөри кеше: Йөртә аны тәкъдир.
Кисә аның аякларын Шул кыл, җанга үтә... Сызлый да өзелә бәгырь. Якты көннәр көтә.
Күреп аның тилмерүен, Оран салам:—Әй, син! Нигә болай тилмерәсең, Син—бөркеткә ич тиң!
Моңсу бага адәм углы: —Тиңдер, каршы дәшмим. Гаиләмне тоту өчен Көне-төне эшлим...
Әмма тормыш дигән кырда
Куркынычы башка:
Күпләр төшәдер корт булып
Минем хәләл ашка.
—Кыл өстендә гомер, әмма Аллаһ көдрәте киң.
Әй, зат! Кил бире, дус итим!
...Баксам, үз-үземә шулай
Дәшәм икән бит мин...
Әхмәт ГАДЕЛ (1942) шагыйрь, прозаик; "Чам". “Яшьлек урамы”. “Йөрәк бәйрәме" һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши.
Әхмәт
Гадел
Вакыт көтми
Бу дөньядан туеп булмый, (Аңлап булмаган кебек...) Нидер ачам һаман, табам,— Тапканым гүя күбек.
Аһ, гомер нигә бик кыска, Нигә аз икән вакыт?! ''Йорт"тан чыгар көннәр җитә, Тораммы ишек шакып?!— Мин торам нәни бала күк... Нигә болай оялам?! Чү! Кояш та таң күзендә Миндәй—алга буянган!
Бул кыю, дигән сыман ул, Йөрәкле бул и, егет!
Син бит кояштай кызусың, Торма шәм кебек эреп!
Кыюлык кирәк—җәсүрлек, Дөнья буйлап барганда. Тәкъвалык макталыр, әмма Бул кыю—юл ярганда!
Вакыт бит ул көтеп тормый, Эше күп, ул ашыга.
Дөнья онытмасын дисәң, Тиң бул язгы ташуга!
'Гиң бул яшен-елдырымга, Ашык, шул хакны хакла: Бакыйлыкка киткәндә дә Милләт абруен сакла!
Изге юл
Тормышның төп фәлсәфәсе, кешем, будыр: Гөлчәчәкле көзендә дә җимешеңне булдыр.
Зарланма җәй айларында яңгыр аз булганга, Сан була тик пешкәнгә һәм өлгергән, уңганга.
Әгәр шәрәф-фазыйләтне теләсәң күрергә, Ашыкма син, гөлчәчәгем, сулырга—үлергә.
Яшәүнең рәхәтен тоеп, чәчәктә данлан син: Күңелләрне, күз нурларын балкытып, яула син.
Аллаһ бүләге бу гомер—җылы да матур да, Биргәненнән артыгын тик көтеп син утырма.
Фәкать үзең тырыш, >шлә, тап, үрчет, иренмә. Ирме, хатынмы... былбылмы—син кирәк илеңә!
Үз халкыңа-кавемеңә тугрылык ит: шулдыр— Аллаһка укталган нурың... һәм бердәнбер юлдыр!
Алышкан—сугышкан бабайлар, Ил өчен башларын салганнар. Төзәлде төзәлмәс яралар, Тугрылык калдымы, оланнар?
Арыслан егетләр торыны Үткәнне тотамы исендә? Әзерме куарга золымны, Батырлык калдымы җисемдә?
Нигәдер төннәрен җан әрни, Әти кайта еш—төшемдә: "Оныгым татарча гел белми, Сөйләшә "знакум" күршедәй!..
Мин сине өйрәттем, син, улым. Сеңдер шул сабыйга бер дога. Җуймасын саташып зур юлын, Синең дә киләсең бар монда!
Җан әрни сезләрне күргәндә. Бу кадәр кылану ник кирәк?! Дөньяның мәгънәсен үргәндә Бирелгән бит сезгә чын шәригать! Шул сиңа—иң олуг шигърият!"
Алда
Һәй, Әхмәт, куан, бәйрәм ит, Яшәвеңә шөкер кыл.
Мең елга тора бер гомер: Бел, шагыйрь гомере ул!
Гакыл биргән сиңа Тәңре, Аң биргән, каләм биргән.
Дөнья малы—инеш талы...— Елкыдай бәдән биргән.
Ләкин сөй, санла халкыңны, Булмаслык эш бу, димә!
Җәй—киез итек, кыш җиткәч— Иләк чабата кимә!
Мин генә, дип уйла, һәрчак Халкыма хадим даим!
Милләтеңә хөрриятне Хактан сора көн саен.
Яз, көрәш, сиңа каләмне Аллаһ шуңа тоттырган.
Милләтне җылыту өчен, Кояш нурын йоттырган.
ТОРМЫШДИГӘН ЯПАН КЫРДА.
Алтмыш—гомер соңы түгел. Әле егетләр яше: Алда әле, алда, Әхмәт, Алышлары, көрәше!
Шагыйрь гаме
Яздым. Сыздым. Ташладым. Янә яза башладым.
Уй-гамьнәрдән сызлый йөрәк. Онытыла ашларым!
Безме икән дөньяда Алдан әйдәп баручы?!
Әллә без—тик алдан килеп, Сузган ашны алучы?!
Аллаһыма мен, шөкер, Иңсен безгә рәхмәте: Шәһри ярлар булып илдә Яшәү—дөнья рәхәте!
Таркаулыкны куй, халык. Коллык хисен җуй, халык! Дәрья дулкыныдай бул да Азатлыкка туй, халык!
Башыңны һич тә имә, Җан изүчеңне сөймә,— Үзеңне ярат, халык!
...Шул—барлыгыңа ярлык!

Реклама