Берлекнең яңа әгъзалары


Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Аяз улы Гыйләжев 1958 елнын 31 августында язучы
Аяз Гыйләжев гаиләсендә туган. Урта мәктәптән сон, 1979 елда
Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын
тәмамлый Мәскәүдә СССР Фәннәр Академиясенең Тарих
институтында аспирантурада белемен арттыра
Университетта укыган елларында ук И Гыйләжев фәнни
тикшеренүләр белән шөгыльләнә башлый, остазы Миркасыйм
Госманов житәкчелегендәге археографик экспедицияләрдә
катнаша. 1982-1985 елларда ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел.
әдәбият һәм тарих институтында эшли, күренекле тарихчы һәм
әдип Газиз Гобәйдуллиннын сайланма хезмәтләрен дөньяга
чыгаруда катнаша. 1983 елда ул XVIII йөзнен икенче яртысында
Урта Идел төбәге татар крестьяннарының социаль -икътисадый
тарихына багышланган кандидатлык диссертациясен яклый.
Халкыбызнын каһарман улы Батырша. Казанның татар бистәләре. 1773 -1775 еллардагы Е.
Пугачев житәкчелегендәге Крестьяннар сугышы тарихына караган гарәби язулы татар
документлары һәм башка бик күп проблемаларга караган дистәләгән мәкалә-язмаларын бер-
бер артлы бастырып чыгара.
1985 елда Казан дәүләт университетына күчеп эшли башлаган И. Гыйләжевкә педагоглык
хезмәтенең барлык рәсми баскычларын узарга туры килә: ассистент, өлкән укытучы, доцент,
профессор
Үзгәртеп кору, хәбәрдарлык дәвере башланып, “тимер пәрдә" төшү И. Гыйләжевнең
тормышына турыдан-туры йогынты ясый. Немец телен камил үзләштергән галим. Германиядә
стажировкада булып, немец архивларында эшләп, икенче бөтендөнья сугышы дәверендә
әсирлеккә төшкән милләттәшләребезнен ачы язмышына караган күпсанлы тарихи чыганаклар
туплый.
Анын төп хезмәтләренең берсе—докторлык диссертациясе рәвешендә якланган хезмәте—
Икенче бөтендөнья сугышы дәверендә Идел-Урал татар коллаборационистлары кебек үтә
катлаулы һәм четерекле проблемага багышланган Бу проблеманы И. Гыйләжев чыганаклар
мөмкинлек биргән дәрәжәдә. объектив тикшерүгә иреште. Хәзерге вакытта И. Гыйләжев XIX -
XX йөзләрдә татар диаспорасы. Европа һәм Азиядәге татар эмиграция тарихы проблемалары
белән шөгыльләнә. Бөтенроссия һәм Халыкара конференцияләрдә докладлар белән чыгыш
ясый Газета-журналларыбызда басылган, бигрәк тә татар теле язмышына багышланган
мәкаләләре җәмәгатьчелеккә яхшы таныш.
Ул—Татарстан Фәннәр академиясенең әгьза-корреспонденты.
Хәзерге вакытта Искәндәр Гыйләжев җитәкләгән Казан университетының Татар
филологиясе һәм тарихы факультеты мәдәниятебез өчен кадрлар әзерләү үзәге дә Татарстан
Язучылар берлеге әгъзаларының күпчелеге нәкъ менә шушы факультетны тәмамлаган. Бүген
дә факультет яшь ижат көчләрен үзенә туплаган бер үзәкне тәшкил итә. Студентларның
“Әллүки" берләшмәсе эшләп килә. “Тәрәзә” исемле газета да нәшер ителә.
2008 елнын 18 апрелендә Т Галиуллин. Н Хисамов. X. Миннегулов тәкъдим намәләре
нигезендә Кабул итү коллегиясе һәм Идарә Искәндәр Аяз улы Гыйләжевне Татарстан
Язучылар берлегенә әгъза итеп алу турында карар чыгарды.
*
Алмаз Хәмзин
Хәмзин Алмаз Наил улы 1947 елнын 18 сентябрендә
Татарстаннын Түбән Кама районы Ташлык авылында (шагыйрь
Разил Вәлиев. жырчы Рафаэль Сәхәбиев тә шушы төбәктән)
туа. Түбән Камада урта мәктәпне тәмамлагач. Казанга килә,
армия хезмәтенә алынганга кадәр берничә ел авыл хужалыгы
һәм инженер- төзүчеләр институтында укый Армиядән кайткач,
үзен сәнгать дөньясына багышларга карар кыла. Казан
педагогия институтынын музыка факультетына укырга керә һәм
аны 1977 елда унышлы тәмамлый Студент елларында Рифкать
Гомәров җитәкләгән мәшһүр "Саз" ансамблендә жырчы буларак
чыгышлар ясый. Талантлы егетне филармония җитәкчеләре тиз
күреп ала һәм аны үзләренә эшкә чакыралар. Ул бер е.гтап
Вафирә
Гыйззәтуллина. Римма Ибраһимоваларнын ижат төркемнәре
белән СССРнын төрле почмакларында гастрольләрдә йөри.
Алмаз Хәмзин сәнгати оешмаларнын төрлеләрендә, төрле елларда, төрле вазифалар
башкарды Куйбышев исемендәге мәдәният сараенда директор урынбасары. "Комсомолец”
клубында директор. Казан телевидениесендә—алып баручы һәм сценарийлар авторы,
филармониядә -режиссер Бу еллар эчендә ул күпсанлы тапшырулар башлап җибәрүчесе
(“Алмаз плюс". "Шаяру". "Шаян сәхнә" “Капка төбе" һ. б ). йөзләгән концертларның төп алып
баручысы булды Шуна күрә дә тамашачы аны яхшы белә, ихтирам итә.
Хәзер А. Хәмзин Казан театр училишссында эстрада бүлеге җитәкчесе
Соңгы елларда А. Хәмзин талантының тагын бер юнәлешен үстерүгә аерым игътибар итә
башлады. Ул җырлар яза (“Зәйтүнәм". “Өмет". “Миләшкәем". "Туган көн" , “Сине котәм" һ 6 ).
эстрада өчен юмористик хикәяләр, пьесалар ижат итә Аерым басмаларда аның үз
рубрикаларын ("Татарстан яшьлэре'ндэ- .Алмаз бөртекләре". "Безнең гәҗит "тә—"Алмаз
Хәмзетдин". "Шәһри Казан"да Юмор баганасы") да булдырды ул. А. Хәмзин. шулай ук.
матбугатта публицистик мәкаләләр белән дә чыгышлар ясый. Татарстан радиосында газета-
жу рналларыбызнын яна чыккан саннарына җитди анализлы күзәтүләр алып бара Анын
юмористик әсәрләре “Казан утлары” журналында ла берничә мәртәбә дөнья күрде 2007 елда
Алмаз Хәмзиннын "Озак яшисегез килсә" дип исемләнгән китабы Татарстан китап
нәшриятында басылып чыкты
1997 елны татар мәдәнияте өлкәсендәге казанышлары өчен Алмаз Хәмзингә “Татарстан
Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде 2008 елнын
25 январенда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән татар мәдәниятен һәм
сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен ул “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать
эшлеклссе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе 2008 елнын 18 апрелендә уздырылган утырышында
Кабул иту коллегиясенең карарын рас tan. (тәкъднмнамә бирүчеләр Разил Вәлиен. Камил
Каримов. Ләбиб Лерон) Алмаз Наил улы Хәмзинне Татарстан Язучылар берлегенә әп»из итеп
кабул итте

Реклама