Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТОЗАК


Рәфыйкъны Казан төзелеш институтын тәмамлап кайткан яшь белгечне, райондагы бер колхозга төзүче-прораб итеп билгеләделәр. Әлеге колхоз «Маяк» атлы, районда хәлле хуҗалыклардан булып, биредә авыл хуҗалыгы өчен республика буенча әһәмиятле корылмалар төзү бара иде Рәфыйкъны һәм аның гаиләсен колхоз үзәге Яктыкү.т авызында яхшы каршыладылар—бакчасы, абзар-курасы булган шактый иркен бер йортка урнаштырдылар Кечкенә Динәгә балалар бакчасында урын табылды, хатыны Мәдинә мәктәпкә укытучы булып эшкә керде. Рәфыйкъ баш-аягы белән эшкә чумды төзелеш планнарын ачыклады, төзелеш бригадаларына эш күләмен билгеләү, сметалар төзү. кирәк- яракларны кайгыртуда анын вазифасы иде. Колхоз рәисе, кырык биш яшьлек таза, шәп гәүдәле Альберт Фәезович. Рәфыйкъка беренче көннән үк ачык йөз күрсәтте. Ул аңа. үзенчә олылаптыр инде. Рәфыйкъ Салимович дип эндәште, эшендә һәртөрле ярдәмне күрсәтергә әзерлеген белдереп торды
Көннәрдән беркөнне, дөресрәге колхозга төзелеш биналары өчен гүбә япмалары кайткач, колхоз рәисе аны үз бүлмәсенә чакырды. Кул биреп күрешкәч, утырырга ишарә итте
—Рәфыйкъ Сәлимович. бер эш бар бит әле. Биш мен данә шиферны, яраксыз дип. акт белән рәсмиләштереп, «урнаштырырга» кирәк. Үзен беләсен. эш буенча төрле мәсьәлә килеп чыга, аларны чәл итәр өчен районда кирәкле кешеләрнең күңелләрен күрергә туры килә Ну. үзенә бер 500 тәнкә акча керер, минада. Эчне тишмәс бит?! Вакыты житкәч. төзелеш биналары өчен кирәкле шиферны башка җирдән табарбыз Әле бит. биналарның нигезе генә салынган..
Рәфыйкъ беравык дәшми торды Аннан, дулкынлануын яшерергә чамалаптыр инде, тавышына аерым бер кырыслык биреп
— Альберт Фәезович. төзелешкә кайтарылган шиферларның һәммәсе төзек, куллануга яраклы, саналган. Бары тик әлеге төзелеш өчен тотылачаклар
-Ярый алайса,—диде Альберт Фәезович - Мина, рәис кешегә, хуҗалык мәсьәләләрен төрлечә хәл итәргә туры килә. Кызганыч, мине анларга теләмисең.
Нәрсә бу? Рәиснең аны яна кеше буларак, сынап карарга теләвеме’ Элеккеге елларда Рәфыйкънын колагына рәис турында «уңган, булган җитәкче» дигән сүзләр кергән иде Дөрес, аннан сон байтак вакыт үткән үтүен Әлегә кадәр бары тик зш белән мәшгуль булган Рәфыйкъ мондый сөйләшүдән сон тирә-юньгә бераз игътибар игәргә булды, кемнәр белән эшлисен, аралашасын белеп торыр өчен
Мәдинә мәктәптә эшләрен әйбәт кенә башлап җибәргән иде. сонгы вакытларда мөдир белән анын никтер «борчагы пешми башлады», һәрхәлдә, ул берничә кат иренә мөдирнең начар мөнәсәбәтеннән зарланып аллы Бервакыт. Мәдинә, баласы авырып китү сәбәпле мәктәпкә бара атмаган иде Шуны сәбәп итеп. дәресләрен үткәрә торырга кеше табылса да мөдир Мәдинәне тупас шелтәләгән. Имеш. Мәдинәнең календарь планыңда тәрбияви чаралар да сыеграк күрсәтелгән Дәресләренә дә мөдир башкаларныкына караганда
ешрак керә икән. «Бәлки бу очраклы хәл түгелдер»,—дип уйлады Рәфыйкъ.
—Тупас бер кеше инде,—диде Мәдинә Рәфыйкънен бу турыда соравына каршы —Олы яшьтәге укытучыларны үзе яныннан елатып чыгара ул. Берәү дә яратмый аны.
—Яратмаса яратмый инде,—дигән иде ул чакта Рәфыйкъ,—Әле шул авылда яна мәктәп төзү мәсьәләсен күтәргән, рәис белән уртак тел табып, төзелешне башлаткан. Үзе дә килеп, төзелешне карап китә, киләсе уку елына әзер булырмы—кызыксына. Һәрбер кеше фәрештә булмас инде ул. Әгәр сина каныга икән, дәшмә. Бер кычкырыр, ике, аннан туктар. Ин әһәмиятлесе— эшенне әйбәт алып бар, исәнлеген дә какшамас, жанын да тыныч булыр.
Мәдинә иренен эшләре жайлы гына бара дип уйлый иде, баксан, анын эшендә дә каршылыклар җитәрлек ахры: төннәрен Рәфыйкъ тиз генә йокыга китә алмый, нәрсәләрдер уйлап, уфылдап чыга. Әллә Рәфыйкъне чит-ят күрәләрме икән биредә?
Мәдинә кичке якта пәрәмәч пешерде, күршесе Хәлимә апаны чәйгә чакырды. Хәл и мә апаның озак еллар авыл советында эшләве, барча авыл хәлләреннән хәбәрдар булуы Мәдинәгә билгеле иде.
—Хәлимә апа,—диде Мәдинә күршесенә чәй ясап,—кайчаннан бирле биредә яшибез, сез әле безнең өйне кереп күргәнегез юк. Күрше, имеш...
—И-и, Мәдинә, бигрәк тәмле пәрәмәчләрен... Бик әйбәт урнашып киттегез инде. Эшендә ничек сон, ияләштеңме бераз?
—Үз кеше инде мин анда, Хәлимә апа. Әле, бергәләп мөдиргә каршы «көрәшәбез». Бик усал кеше икән, гаделлек тә чамалы үзендә. Берәүләрдә бик күп сәгатьләр, ә берәүләрдә бөтенләй әз. Минем нибары унике сәгать, атна буена.Ә бит мин татар теле буенча да белгеч. Татар телен Нажия апа укыта, тарих укытучысы ул үзе. География буенча да анын сәгатьләре бар. атнасына егерме биш сәгать дәресе аның.
—Нажия бит колхоз рәисенең кардәше. Монда инде, Мәдинә сеңелем, тәртипләр күптән билгеләнгән. Мөдир белән колхоз рәисе әшнәләр, шулай ук райондагы җитәкчеләр дә, бар да бер чыбыктан сөрелгән. Дөрес, күптән түгел районга яңа башлык килде, элеккесен, Госман Зариповны, кыңгыр эшләре өчен районнан кудырттылар. Хәзерге башлык. Гарифҗан Сабирович— Мөслим ягыннан килгән, чынында ниндирәк кеше үзе—ачыклап бетерә алганнары юк ди. Безнең районда шулай инде ул. сеңелем—һәрбер килгән житәкче тирә-юненә үзе белгән, ышанган кешеләрне жыя: районда һәммә җаваплы урында кем эшли дисәң, ул башлыкның һәрбер сүзенә «баш өсте» дип торучы кеше була. Бу районда гадел, белемле хезмәткәрләр озак тоткарланмый, аларга эшләргә юл бирмиләр. Шулай булгач, районда яхшы якка үзгәрешләрне кайдан көтәргә? Синең ирен Рәфыйкъ югары белемле төзүче, ә анын нәчәльниге—урта махсус белем белән. Элекке башлык Госман Закировнын «үз» кешесе—бер куштан адәм. Тик шунысы ачык—әлеге тәртипне беркем дә үзгәртә алмаячак. Элек-электән шулай килә ул, шулай барачак та. Алай-болай каршы әйтеп, сүзгә килсән, эшеңнән куачаклар. Шуңа да, Мәдинә сеңелем, барына риза булып, артыгын күрмичә, белмичә, эшенә йөре. Барыбер берни дә кыра алмаячаксыз.
—Хәлимә апа. әллә ни кырырга җыенмыйм мин, әмма олырак укытучылар кызганыч инде. Бер ишесенә озакламый пенсиягә китәргә, ә аларга сәгатьләрне кыскарталар. Эчегез әле, Хәлимә апа. Үзегез исән-сау яшисезме сон? Балалар ничек?
—Олы малаебыз Әлмәттә эшли, нефтьче, институт тәмамлады. Әле һаман гаиләсез. Кызыбыз Түбән Камада яши, кияүдә. Ике оныгыбыз бар. Абзыен гомер буе колхозда хисапчы булып эшләде бит инде. Быел язга. Ходай язса, пенсиягә чыга. Үземә дә «лаеклы ялга» китәргә күп калмады инде—ике ел.
Үзеннен әти-әниен, каенана-кайнаталарын исәннәрме?
—Рәхмәт, исән-саулар.Алдагы бәйрәмдә әти-әниләрнен хатен белеп килергә ниятлибез.
—Ярый, Мәдинә сеңелем, чыгыйм ате мин. Абзыенда мине югалткандыр. Кешедә озак торганны яратмый инде менә. Сыен өчен бик зур рәхмәт, үзен дә безгә кереп утыр, чакырганны көтеп торма.
—Ярар. Хәлимә апа. бездән калмас.күршеләр ич без.
Кичке аш янында Мәдинә күршесе сөйләгән янатыкларны иренә житкерде Рәфыикъ. «сүз жыеп иөрисен -.—дип хатынын ачуланса да. азеге хәбәрләр анын шик-шөбһәләренә шактый ачыклык кертте Ә рәис белән бүгенге сөйләшү?
Альберт Фәезович. Рәфыйкъне бүген идарәдә күреп алып, бүлмәсенә чакырды.
— Кара әле.—диде ул.—мина шундый сүхтәр ишетелде, мәктәп мөдире Сәет Вәлиевич укытучыларны жәберли икән Кыскасы, коллективта ызгыш- талаш... Тәрбиячеләр өчен килешкән нәрсә түгел инде бу. Район каршында да мәктәпнең абруен төшерә торган хат. Синен хатын да укытучы бит?! Әйт үзенә, район мәгариф бүлеге исеменә жалу язсыннар. Озакламый яна мәктәп төзелә, анда үзара тату, әйбәт тәрбиячеләр эшләсә иде дим мин
—Сон. Альберт Фәезович. минем вәкаләт төзү эшләренә генә кагыла бит Ничек итеп мәктәп эшләренә тыкшыныихз ди мин?! Укытучылар үз мәсьәләләрен ничек кирәк тапсалар, шулай хәл итсеннәр .
Рәфыйкъ әлеге хәлләргә хатынын катнаштырмаска, үзе дә читтә калырга карар кылды. Бер көнне, эштән кайткан җиренә Мәдинә өйдә юк иле. Рәфыикъ борчыла калды: алай-болай, кинәшми-нитми үзлегеннән берәр ахмаклык эшләп куймагае аның хатыны Бәлки, жалу кәгазе язылгандыр, ә Мәдинәнең имзасы анда беренче булып куелгандыр?
Ул хатынын көтә башлады. Мәдинә күренмәде. Рәфыйкъ кечкенә Динәне балалар бакчасыннан алып кайтты, ашатты, йокларга яткырды Кичке сәгать сигез тулды, тугыз... Инде хатынын эзләп китәргә җыенганда. Мәдинә үзе кайтып керде.
—Нәрсә булды синен белән?! Дөньяңны онытып кайда йөрдең?!
—И-и. Рәфыйкъ. ачуланма, элек тынла.
-Ашап алыйк әле. көне буе ач йөрдем бүген.
И-и. бәгърем, хәзер ашатам үзенне.
Мәдинә кулларын юып. тиз-тиз өстәл хәстәрләде, ире ашаган арада ана яңалыкларын сөйли башлады
— Укыту тәмамланып, өйгә таралышырга җыенганда. Рәкыя апа килде, һәммәбезне чәйгә чакырды. Без әлләни кыстатып тормадык, өеребез белән киттек—кон дә чәйгә чакырып тормыйлар ич. Анда габын корылган иде- сыйландык. Сәлимә апа Рәкыя апага мөдирдән зарланып алды, аннан китте шау-шу. Рәкыя апа чәйне ясап чыгара тора, без эчә торабыз. Альберт абый кайтып керде Сәлимә апа аңарга да «бездә шундый-шундый вакыйгалар». - дип. хәлләрне сөйләп ташламасынмы. Янәсе. Сәет Вәлиевич безне сон чиккәчә житкерде. менә җыйнаулап жалу язарга булдык Мин инде тынлап кына утырам, мондый гауга кубар дип кем уйлаган. Ә Альберт абый әйтә «Сез дөрес эшлисез, кайчак, берәүләргә вакытында күргән чара әйбәт нәтнжә бирә» Ә жалу язу эшен мина йөкләделәр никтер Мин риза булдым инде, бар да шуны теләгәч.
Яздын дамы?
IO-у-ук. Шул көннәрдә язып, Сабир Дәү ләтовичнын үз кулына тапшырырга булдык.
Их. кәмитчеләр икән үзегез,—диде Рәфыикъ. хатыныннан көлеп
—Ник алай дисең, Рәфыйкъ?!
—Сон, юләргә дә аңлашыла ич, район түрәләренә Альберт абзаң сине, мине әләкче, начар кешеләр дип күрсәтмәкче, хур итмәкче була. Рәкыя апаңда бәлеш ашатырга вакытны бик белеп чамалаган. Сиңа сүз шул: жалуны әзерләгез, әмма син язма, профком җитәкчегез дә, авыл киңәшмәсе рәисе дә, мөдиргә үпкәле укытучыларыгыз—барчасы кул куйсын, ә син ахырдан гына имзаңны куй. Башлык янына җыйнау керегез, кайдан килүегезне, ни өчен йөрүегезне аңлатыгыз, жалу кәгазен кулына үзегез тапшырыгыз.
Рәфыйкъ колхоз рәисенен үзенә карата тозак әзерләвен бөтен күзәнәге белән тойды. Җитмәсә, астыртын рәвештә.Тыштан ачык, рәхимле кеше булып сөйләшә, ә эчтән? «Ниндирәк буласы икән боларнын алдагы адымнары»,— дип баш ватты ул көннәрдә Рәфыйкъ. «Ә ничек булса да үзләренең чын йөзләрен ачасы, хур итәсе иде». Уйлый торгач, Рәфыйкънен анына барып җитте—биредә район мәгариф бүлегенен дә «тырышлыгы» бар... Мәктәп хәлләре өчен ул җавап бирә, соңгы сүз аңардан чыга ич. Вакыйгалар, мөгаен, болай буласы: Мәдинә, хезмәттәшләренең үтенүе буенча район үзәгенә килә, башлык янына керә, үзенең кемлеген әйтә, нинди эш белән йөрүен сөйли. Башлык мәгариф бүлеге мөдирен чакырта, анарга әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә куша. «Ә-ә,—ди Жәүдәт Зәкижанович,—тагын шул Гыйззәтуллинамы?! Гел оршыш-талаш тудырып йөрүче нәрсә ул! Туйган инде аның жалуларыннан! Аның ире дә, фәлән-фәләнеч, колхозда прораб булып эшли, юньле адәм түгел! Кеше котыртып, жалу язып ятучылар бит алар!»
«Соң,—ди беренче,—чара күрегез!» Жәүдәт Зәкижановичка шул гына кирәк тә! Шул сәгатьтә фәрман язып, Мәдинәне эшеннән куачак, билгеле. Соңрак, башлыкта шундый ямьсез фикер тудыргач, мине дә эштән селтәрләр. Колхоз рәисенен һәр сүзен җөпләп торучы прораб табылмасмени?!
Вакыйгалар, чыннан да, Рәфыйкъ уйлаганча башланып китте. Мәдинә һәм биш-алты укытучы дөрестән дә. жалу кәгазен алып район үзәгенә киттеләр. Тик, элек, жалу кәгазенә профком җитәкчесеннән дә. авыл киңәшмәсе рәисеннән дә, таләп итеп диярлек, кул куидыртканнар. Район башлыгына, килгәч, мәктәп мөдиренең үз-үзен тупас тотуына чара күрүне сораганнар. Аның кайбер карарларын «гаделсезлек» дип атаганнар, әлеге жалуны да кычкырып укыганнар, барча кул куючыларны исемнәре белән атап, өстәлендә калдырганнар.
Аннан соңгы вакыйгаларны Рәфыйкъка хатыны Мәдинә, ә Мәдинәгә аның танышы—башлыкның сәркатибе сөйләгән. Кыскасы, алар чыгып киткәч, башлык мәгариф бүлеге мөдирен чакырткан. Тегесе нәрсәләр сөйләгәндер, тик беренченең йодрык белән өстәл сугуы, аты-юлы белән Жәүдәт Зәкиҗановичны сүгүе барча бүлмәләргә ишетелеп торган.
—Нинди Гыйззәтуллина!—дип кычкырган беренче —Монда бөтен мәктәп хезмәткәре, колхоз вәкилләре булып китте! Бар. тиз ачыкла мәсьәләне, һәм чара күр!
Жәүдәт Зәкиҗановичның тирләп пешкән йөзен Мәдинәнең танышы үз күзләре белән күргән, имеш.
Икенче көнне, Рәфыйкъ хатыны белән өендә, төшке ашка кайткач очрашты. Мәдинә мәктәптән борчулы кайткан.
—Бүген кич җыелыш була бездә. Жәүдәт Зәкижанович үзе килә икән. Куркам мин, Рәфыйкъ.Ну. эләгер инде безгә!
—Курыкма... Сүз катма, ни әйтсә дә тыныч кына тынлап тор. Иң ахырдан «ник бу эшне эшләдегез» дип сорар. Ә син тор да, гаепле тавыш белән «безгә Альберт Фәезович кушты» диген. Башка бер сүз дә әйтмә.
Кич, Мәдинә өенә кайткач, иренә көлә-көлә җыелыш хәлен сөйләде.—
Уф-ф,—диде ул,—вәт кыздырды безне Жәүдәт Зәкижанович!—Ул акырды, ул сүкте' Гомердә булмаган хәл,—ди,—өйдәге чүпне читкә чыгарасыз.— фәлән-фәсмәтән Ник үземә килмәдегез?!—ди.Тордым да урыннан, әкрен генә : «Безгә бит Альберт Фәезович шулай эшләргә кушты*.—дидем Коелды да төште, чыгып ук китте, шуннан
— Менә күрденме инде ’! Үзләре ничек көлкегә калды! Ә без синен белән үз көебезгә, тыныч кына эшләп йөрибез, җан тыныч, андый-мондый борчылыр сәбәп юк.
—Ну. Рәфыйкъ! Ничек алдан күрә белден син бу хәлләрне?!
—Дөнья өйрәтә икән ул. матурым
Әлеге хәлләрдән сон «Маяк* колхозында хагтәр тагын да кискенләште Теге җыелыштан сон Жәүдәт Зәкижанович туры рәиснен өенә киткән, имеш, үзен пыр туздырып сүккән, орышкан ди, дөрес булса. Әле яна «мин кем?»— дип, күкрәк киереп йөргән Альберт Фәезовичне бер атна эчендә эшеннән азат иттеләр Шул. мөнәсәбәтләр бозылу нәтиҗәседер инде.
Рәфыйкъ бу хәбәрне ишеткәч һәм идарәдә рәиснен үзен бик төшенке кыяфәттә дә күргәч, бер ара кызганып та куйды үзен Шул ук көнне, кичен, эштән кайтканда күрше Закир абзыйлар капкасы буенда ул рәиснен машинасын күреп алды. Ул арада капка ачылды Һәм Альберт Фәезович үзе күренде. Әллә Рәфыикънын эштән кайтканын көтеп торган?
— Рәфыйкъ, әйдә Закир абзыйларга керик әле Бер ярты бар иде. сөйләшәсе сүзләр дә бар...
—Әйдәгез үзебезгә, Альберт абый. Минем үземдә дә бар ул.
—Әйдәле, әйдә... Әйдә инде.
Ул, кыстап. Рәфыйкъне күршесе оенә алып керде
—Утыр әле. Рәфыйкъ.—Ул хуҗа ападан стаканнар сорап, үзенә һәм Рәфыйкъка аракы салды.
— Шулай хәлләр, туган. Дөньялар ничек үзгәреп тора, ә?! Бүген бар син. иртәгә—юк. Бүген кеше син, иртәгә—нуль Бүген кирәк син. ә иртәгә, кирәген калмагач Ул аракысын «гөлт» итеп эчеп җибәрде
—Селтәделәр. Көтмәгән идем. Ә бит шул ук Жәүдәт мина муеннан бурычлы...
— Кая китәсез сон. Альберт абый9
— Бер туза башлаган колхозны йөкләделәр Баулы районында Рәфыйкъ. әйдә бергә китик, ә? Сина да эш бар анда, бар
— Юк, Альберт абый, бер урынга ике кат тибә торган гадәт юк минем
—?!
— Менә син. Альберт абый, мине берни аңламый дисен. Ә мин барын да күрәм, аңлыйм. Синдә кемнәргәдер үпкә, рәнҗү Ә кем гаепле9 Үзен үк түгелмени? «Кешегә чокыр казыма, үзен төшәрсең*.—дөрес сүз бит ’
Альберт Фәсзовичнын анына Рәфыйкъ әйткән сүзләр яна барып иреште бугай Ул күзләрен зур ачып. Рәфыйкъка карап торды Аннан, кисәк урыныннан торып, ойдән чыгып китте Машинасына утыруга, көчле газ биреп, тузан туздырып китеп тә барды
Рәфыйкъ өенә кергәч, хатынына бер чиләк су җылытырга кушты Кичләрен коенып тән сафлыгын тою ана рәхәт