Логотип Казан Утлары
Повесть

НИШЛӘТТЕГЕЗ ГӨЛКӘЙНЕ?!


инем сенлем бик куркак иде Уя карангыдан курка иде Уя тагын үрмәкүчләрдән һәм бичурадан курка иде Әни ана доньяда бичуранын юк икәнен кат-кат әйтсә дә. сенлем барыбер курка иде Чөнки бичура турында һәрконне искә төшереп торучы мин бар Гөлкәй никтер әнигә түгел, мина ышана Мин ана бичуранын бер күзле, озын борынлы, ап-ак чәчле булуын сөйлим Анын һәр төнлә минем янга килеп, үзе белән алып китәргә теләвен сөйлим. Ә ул. күзләрен зур ачып, куркуыннан тәмам куырылып мине ТЫНЛЫЙ Анын иртәгә өйдә берүзе каласы бар Иртән әни белән әти эшкә, ә абый белән мин мәктәпкә китәбез. Сенлем өйдә ялгыз калмас өчен, күзләрен уа-уа иртүк тора, киенә, ашыга-ашыга ашый Аннары мина ияреп урамга чыга. Мин артыма борыла-борыла ана кычкырам «Бар. кайт, йөрмә минем арттан'* Әмма Гөлкәй гынламый. иреннәрен кысып, терт- терт янәшәдән атлавын белә Мин адымымны тизләтәм Ул да миннән калмый Мин йогерәм. Гөлкәй дә йогермәкче була. Тик барыбер минем арттан җитешә алмый, чапкан уңайга түмгәккә абына да. җиргә тәгәри Ул еламый бары үзенең өлгермәячәген аңлап, өзгәләнеп кычкыра -Апа. калдырма мине' Мин куркам!» Ә мин колә-көлә чабам «Бар, бар. өйгә кайт, анда сине бичура кәгә!* Хәзер үзем дә аптырыйм, нигә шул кадәр рәхимсез булдым икән мин”
Ә бервакыт сенлем югалды Ул конне мин мәктәптән беренче булып кайттым Сенлем өйдә юк иле Мин аны ишек алларыннан, бакчадан, урамнан, күршеләрдән ззләдем Тик Гөлкәй беркайда юк иде Абый кайткач, сенлемнс эзләп бөтен авылны әйләнеп чыкты, ләкин—файдасыз. Гөлкәйнең югалуы турында белмәгән кеше калмады, бичара әни борчылудан ни уйларга, ни кылырга белмәде Әллә бәкегә төштеме икән, дип ши^гәнүчеләр дә булды Чөнки ике ел элек сигез яшьлек бер малай шулай багып үлгән иде. анын ү ie гәүдәсен язын гына таптылар Мин әле үлемнен нәрсә икәнен аң>амыйм әмма үлгән кешене җир астына күмгәннәрен беләм. ә анда аны корт тар ашый имеш Шуны уйлап минем котым оча. үземне, без үсеп җиткәнче үлемгә каршы барыбер берәр нинди дару уйлап табачаклар һәм без беркайчан да үлмәячәкбез дип юатам Мин сеңтемнен үлүен теләмим, аны кызганып елыйм, элек рәнҗетүләрем өчен үкенәм Әгәр ул табылса, исән булса, аны башка беркайчан да рәнҗетмәс, куркытмас идем, дип ант итәм
Рәмлня ГА БД ЕЛ ХАКОВ А шәгыирә. промик. «A'ej/r яшгн». • Кччпи тун» һям башка китаплар авторы. Лтимогорск uuhjprwh яши
jQxjMOMorbr Ат. эчмә әсәрләр
Рәмзия
Г абделхакова
М
Бәхетебезгә, яхшы хәбәр китерүче булды, төш вакытындарак Гөлкәйнең ике малай белән олы юлга таба чыгып баруын күргәннәр икән. Ике малай, дигәч, барыбызның да эченә җылы керде. Болар безнен күрше авылда яшәүче туганнарыбыз Айрат белән Айдар булырга тиеш. Бу елгыр малайлардан бөтенесен дә көтәргә була, болар инде илгизәр халык. Чөнки әтиләре Салават абый шофер, еш кына малайларын үзе белән утыртып йөри. Районны гына түгел, тирә-күрше шәһәрләрне дә айкап чыктылар. Очрашкан саен мактанып сөйлиләр. Имеш, тегендә булганнар, монда булганнар, тегене күргәннәр, моны күргәннәр.
Бу хәбәрне ишетүгә, әти энесенә шалтыратты. Хак, Гөлкәй, чынлап, та шунда икән. Тегеләре чакырган да, бу ияреп киткән. Мин беләм инде, өйдә ялгыз утырмас, бичура белән очрашмас өчен дөнья читенә дә китәргә риза ул хәзер. Сенлебезнең эзенә төшкәндә вакыт сон иде инде, шуна күрә Салават абый аны иртәгә иртән китерергә булган.
Икенче көнне мин мәктәптән кайтканда Гөлкәй өйдә иде. Бөдрә чәчле кечкенә башын учларына салып, нидер уйланып тыныч кына тәрәзәдән карап утыра. Килеп керешли үк котын алдым моның:
—Ну, Гөлкәй, эләгә хәзер сиңа! Күрмәгәнеңне күрәсен, әни үтерә сине!
Гөлкәйнең йөзе агарып китте, болай да зур күзләре шар булды:
—Минем үләсем килми!
—Килмидер дә бит, нишләтим, качып йөрмиләр аны. Үтерә булгач, үтерә, әни үзе шулай диде.—Болай да куркак сенлемне үчекләү мина кызык иде. Гөлкәй әкрен генә урындыктан шуып төште дә, бер сүз дәшми, шыпырт кына алгы бүлмәгә кереп китте. Мин әни әзерләп калдырган ашны җылытырга куйдым, чәйне кабызып җибәрдем. Табын коргач, сеңлемә дәштем:
—Әй, ашарга чык!—Гөлкәйне карау минем вазифа иде.
Әмма ул чыкмады.
—Гөлкәй, сиңа дәшәм ич. Сангырауландынмы әллә?!—дип кычкырдым мин.
Инде алай да күренмәгәч, тәмам түземлегем бетеп, алгы бүлмәгә керсәм, Гөлкәй анда юк. Йөрәгем жу итеп китте. Тагын югалса, нәрсә дип җавап бирермен’! Тотындым моны эзләргә. Карасам, карават астына кереп качкан бу, мәче баласы кебек шунда бөрешеп утыра.
—Нишлисен анда? Ник ашарга чыкмыйсын?
—Апа —ди бу мескен, елак тавыш белән.—Син әнигә минем монда икәнне әйтмә, яме. Минем үләсем килми.
Мин пырхылдап көлеп җибәрдем: «Алайса, ачтан үлгәнче утыр инде шунда». Әмма яшисе килү ашыйсы килүне басты бугай, Гөлкәй тәки урыныннан кузгалмады. Әни кайткач, әлбәттә инде, анын ин беренче соравы: «Гөлкәй кайда?» булды. Мин кулым белән карават астына төртеп күрсәттем. Әни ачулы иде. иелеп:
—Чык аннан, дуңгыз баласы! Кара, кая кереп качкан бит. юньсез. Акылга утыртам хәзер мин сине! Тәмам котыбызны алдын, җәфа!—дип оршына-оршына Гөлкәйне өстерәп чыгарырга маташты. Әмма почмакка ук сыенып утырган сенлемнен тыны да чыкмый. Ахыр чиктә үзебез караватны күчердек
—Тискәре бала, качып миңгерәтүен җитмәгән, сүз тыңламыйча да җанга тиясен!—диде әни. Ул башын, тезләрен кочып, бер йомгак булып утырган Гөлкәйне тартып торгызырга теләгән иде, тик шул чак көтелмәгән хәл килеп чыкты: сеңлем шапылдап идәнгә ауды да. анын югалтты. И шунда әнинең куркулары! Сулар сибеп, битенә суккалап, Гөлкәйне, ниһаять, һушка китергәч, ул инде аны орышмады, кочаклап елый-елый:
—Әй. кызым, башка безне болай куркытма, зинһар. Ни уйларга да белмәдек бит Кая баруыңны әйтеп йөрергә кирәк,—дип җайлап кына кисәтте.
Тик барыбер Тик барыбер шул көннән сон Гөлкәй тотлыга торган булып калды...
Автобус әкрен генә алга бара Юл озын әле Яртаугз җитәргә ике сәгатьләп вакыт бар Голкәй яшәгән Яртау шәһәре белән Шенталы арасы ике йөз чакрым чамасы Бүгенге заман очен әлләни зур ара ла түгел югыйсә Әмма Голкәй белән безнен ара гел ерак булды Һәм мона мин үзем, бары үзем гаепле
Их, Голкәй. Голкәй Югыйсә мине бик ярата, гел мина тартыла иде бит ул. Уйнарга чыгарга җыена башласам «-Апа. мин дә синен белән барыйм але»,— дип ялына иле Ә мин зур кыз. янәсе, бала-чага ияртеп йөримме сон0' Кичләрен дә мина килеп сыена «Апа. икәү бергә ятыйк ате. мин берүзем куркам» Мин аны тагын янымнан куам
Безнен гаиләдә һәркемнен үз тормышы иле Ул кадәр туганлык, берберебезгә тартылу булмады ла кебек Борчаклар кебек төрлебез төрле яры сибелешеп яшәдек. Хәтта әни белән әти арасында да әллә ни якынлык, җылы хисләр юк иле шикелле Әти оста итеп гармунда уйный, бик матур җырлый иле. Аны әледән әле туйларга, төрле мәҗлесләргә чакыралар, һәм ул анда һәрвакыт ялгыз йөри Шулай бәйрәм итеп йөри торгач, әти тәмам эчүгә сабышты. Горбачев заманында илдә аракы кытлыгы башлангач, ниндидер суррогат эчеп, түбән оч Салихҗан абый белән икесе бер кондә агуланып үлделәр. Ике атнадан минем туй буласы иле Әгинен нинди кеше икәнен дә. аның күңелендә нинди уйлар бөтерелгәнен дә мин анламый. белми калдым Аның дөньясы безнен очен ябык иле Менә хәзер уйлыйм. Гөлкәй холкы белән әтигә охшаган бугай, ул да үзенә бер аерым, йомык күңелле, серле ит Әниебез ифрат чибәр, авылда бер иле Үзем шаһит, кибеткә тәмәкедер, аракыдыр алырга кергән абыйлар апа аттә нинди матур сүнәр әйтеп мактыйлар иде. Иртәнге чыкка манылган карлыгандай кара күзләре гел йөгереп, дәртле нур сибеп торалар Гәүдәсе кызларныкы кебек ыспай, жыйнак. Олыгайгач та матурлыгын җуймады ул Тик теге начар чир. яман шеш дигән нәрсә генә ул матурлыкны бер ел эчендә ашап-ялап бетерде
Әле әти исән чакта ук авылда анын турында торте имеш-мимешләр йөри иде Имеш, колхоз рәисе Лотфулла абый белән яшерен мәхәббәт тәре бар. имеш, кибеттә бикләнеп ягалар Лотфулла абыйның хатынын паралич суккан, ул урамга да чыга алмый оенлә чирләп ята иде Бәлки бу сүзләрдә дөреслек тә булгандыр Чөнки Лотфулла абый безнен гаиләгә гел ярдәм итеп торды Әни авыргач, аны Казанга алып барырга үз машинасын лз биреп торган иде
Абый, авылның данлыклы сугыш чукмары, армиядән кайтып га тормыйча хезмәт иткән җирендә, донья читенлә үк. Камчаткада яшәп калды Хәтта әтине җирләргә дә кайта алмаган иде Әни авыргач, хәл белергә кайтты кайтуын, тик бу соңгы кайтуы булды Унҗиде ел эчендә абыйдан бары оч хат килде Шул кыска гына, чын мәгънәсендә уч тобе хәтле генә ул хатлардан без абыйның өйләнүен, аннары улы тууын һәм ахыр чиге анын ошбу гаиләсе белән аерылып, кабат өйләнүен белдек Абыйнын калган тормышы безгә билгесез булып, Камчатканың серле томаннарына төрелгән иде
Гаиләбезнең шундый таркау, туганлык җепләре белән беркетелмәгән булуында әти һәм әни арасында! ы салкынлык сәбәп булмадымы икән ’ Алар, бер-берсеннән ирекле булып, һәркайсы үз тормышы белән яшәргә омтылды бугай Дөрес, гаиләбездәге мондый мөнәсәбәтләргә минем ул чакта исем дә китми иле Чөнки уйланып, боегып утырырга вакыт юк. яшьлек дәрте кергән кызнын үз дөньясы, мәхәббәт дигән серле, татлы хненен ни икәнен яна белә башлаган чак Башта—күнел ачу кайгысы 1ына. иптәш кызлар белән очрашабы з да. колак исләре чыгара-чыгара, егетләр турында ләтчит сагабыз Көндезләрен, мәктәптә чакта, кулдан-кулга хатлар йөри, кичләрен-тугайда «свидание* Беренче тапкыр егетләр белән кочаклашып, беренче үбешүләр Әй кем башыннан гына узмаган инде яшьлекнең бу самими, гүзәл мизгелләре Шундый
чакта синдә энен яки сенлен кайгысымы? Ә Гөлкәй үч иткәндәй, һаман минем итәккә ябышкан: «Апа, синең белән барыйм әле...» Ялгыз иде шул ул, бигрәкләр дә ялгыз иде. Тотлыгуы аркасында дуслары да булмады бугай.. Тотлыккан кешене тынлап бетерергә олы кешенең дә сабырлыгы җитми әле, ә бала-чаганы әйтәсе дә юк инде. Үзенең уйчанлыгы, җитдилеге белән дә Гөлкәй башкалардан аерылып тора, шуна күрә яшьтәшләренә аның белән аралашу, уйнау күңелсез дә булгандыр, мөгаен. Үзе яшь булса да. күңеле карт иде сыман аның, сөйләшүе дә балаларча түгел, ничектер олыларча җитди иде.
Сенлемнен беркайчан да артык сүз сөйләшмәвен, аңа сөйләгән сернең мәңге дөньяга чыкмаячагын яхшы белгәнгә, мин кайчакта ана күңелемне бушата идем. Чөнки кичләрен, егетләр белән очрашып кайткач, күңелдәге хисләрне тыеп торып булмый, кем беләндер бүлешәсе килә. Ә иртәгәгә хәтле түзеп торыр чама юк. Андый чакта Гөлкәй мине тын да алмый тынлый, әллә анлый, әллә юк. Хәер, анысы минем өчен ул кадәр мөһим дә түгел. Сөйләшү гел бер яклы гына булмасын өчен, бервакыт мин аннан сорадым, болай юри генә, сүз югында сүз булсын дип кенә:
—Гөлкәй, ә сиңа берәрсе ошыймы соң?—дип сорадым.
Жавап бөтенләй мин көтмәгәнчә булды.
—Ошый —диде Гөлкәй.
Кызыксынуым, түземсезлегем хәттин ашты:
—Кем ул, кем ?
—Ә син беркемгә дә әйтмисеңме соң?
—Юк инде, нишләп әйтим ди?!
Гөлкәй шактый гына дәшми торды, аннары кабат сорады:
—Чынлап та, апа, беркемгә дә әйтмисенме?
Мин аның йөрәк серен мәнге чишмәскә ант иттем.
—Сигезенче класста укучы Зиннурны яратам мин, апа. Аның белән сөйләшәсем килә. Тик оялам. Хат язсам, көләр дип куркам. Нишлим икән, апа?—Йөрәгенә мәхәббәт кошы кунса, шулай ул, әллә нинди телсезләрне дә сандугачтай сайрата. Димәк, бу кызыйның да хисләре тәмам ташып чыккан, кемгә бушатырга белми аптырап, йөдәп йөргән чагы. Апасы белән киңәшми тагын кемгә дәшсен?
Мин Гөлкәйдән биш яшькә олы. Мәхәббәт, егетләр мәсьәләсендә шактый шомарган унҗиде яшьлек, әни әйтмешли « бүгеннән тотып кияүгә бирерлек» кыз. Шуна күрә, тамак кырып, бик эшлекле кыяфәт белән акыл өйрәтергә керештем:
—Ә ул сиңа игътибар күрсәтәме соң? Синен белән сөйләшкәне бармы? Гөлкәй уйланып торды.
—Сөйләшкәне юк та... Тик ул тәнәфестә гел мина карый.
Мин көлеп җибәрдем:
—Анысы чүп кенә лә, сиңа шулай тоела гына. Әгәр ул сине ошатса, хат язар, очрашырга теләр иде. Син аның өчен бала-чага гына бит әле. Юк. сеңлем, үзен беренче хат язып, кеше көлдермә.
Бу кырыс сүзләрдән соң Гөлкәй ни кичергәндер, белмим. Чөнки анын йөзен күрмим, өйдә ут сүнгән, икебез дә юрган астында ятабыз. Хәер, унике яшьлек баланын күнел халәте мине кызыксындырмады да. Ул үзе дә сүз башлавына үкенде, ахры. Байтак кына дәшми торгач: «Апа, бу турыда беркемгә дә әйтмә, яме»,—дип тагын кабатлады.
—Курыкма, әйтмәм,—дидем мин. Һәм икенче көнне үк көлә-көлә дус кызларым Сәрия белән Әнисәгә сенлемнен йөрәк серләрен түктем:
—Безнен Гөлкәй дә гашыйк булган икән! Мыштым гына йөри, уйламассың да! Вәт кызлар, хәзерге яшьләрдә уку кайгысы юк. Без анын кебек чагында башны бәрә-бәрә укый идек, әйе бит?!
Кызлар кычкырып көлде. Чөнки өчебезнең беребез әлифбадан башка китап укыган кеше түгел, дәресләргә әзерләнүнең ни икәнен дә белмичә, өлгерүчеләр
сафының койрыгында чак-чак эленеп торучылар идек. Мәктәпнен отличниклары, күчләрен йома-йома шигырь ятлаганда, хатын-кызга тормышта мәнге кирәге чыкмаячак мәсьәләләр чишеп утырганда, без урамда, укытучыбыз Луиза апа әйтмешли, ирай типтек», егетләр белән үбештек. Алга китеп булса да әйтим, очсбезгә адәм рәтле бер диплом кисәге булмаса да. беребез дә бу дөньяда югалып калмады Чөнки дөньяга безнен заман, әрсезләр заманы килде'
Серен сатуым турында Гөлкәй икенче көнне үк белде Теге ачык авыллар, сер тотмас үрдәкләр үчекләргә уйлаганнар бит моны Гөлкәй кичләүгә суга төшеп барганда, капка турыларында көнбагыш чиртеп утыручы Сәрия белән Әнисә аны туктатканнар да. бодай дигәннәр
—Голкәй. сөенче сина' Хәзер генә Зиннур үтеп китте, сине сорады, килсен, су буенда котәм. диде. Бар. йөгер! Китеп бармасын тагын.
Әйтеп кенә калсалар бер хәл. пырхылдап көлгәннәр дә бит әле. юньсезләр. Ә Голкәй үзеннән көлгәнне бодай да ифрат авыр кичерә, тотлыгуы аркасында да гел ирештереп, үртәп торалар бит Бик гарьләнгән, үртәлгән ул. су буена тошен тә тормыйча, буш чиләкләрен күтәреп кире кайтып киткән
Голкәй мина берни дә әйтмәде Бу турыда, авыз ерып, кызлар үчләре сөйләде.
— Комач кызыл булды Гөлкәен, оялудан суга баруын да онытып, өегезгә сыпыртты! Шулай ул мәхәббәт'
Мин бу вакыйгага ә;1ләни игътибар бирмәдем Гаткәйнен яшерен мәхәббәте дә. тәнәфесләрдә ана караучы Зиннур исемле малай да минем өчен вак мәсьәлә иде Үз хәлем хәл. яна гына армиядән кайтып төшкән дөньяда бер чибәр егет Ярулла белән мәхәббәт куерткан көннәрем Башкалар ник шунда әйләнеп капланмый!
Гөлкәйдәге үзгәрешләрне бары берничә көннән сон гына сизә башладым Ул минем белән сөйләшми икән бит! «Апа» дип яныма килеп ятмый, артымнан иярми, соравыма жавап бирми. Әйтерсең мин юк' Болай да аз сүзле Гөлкәй бөтенләй йомылды. Шунла гына сиздем, аңладым, бик авыр хат икән ул сине кешегә санамаулары! Тегеләй дә дәшеп карыйм Гөлкәемә, болай да... Юк. ирнсн кыса да. ишетмәмешкә салышып китеп бара. Ул ү зенә бикләнде, күнелен мина да. башкага да түгел, көндәлеккә бушата башлады Мин ул көндәлекне Гөлкәй өйдә юк чакта урлап укыдым, тик үзем өчен бернинди кызык тапмадым Зиннур турында да. башка егетләр турында да бер сүз юк иде анда Голкәй күбрәк үзе турында язган, уйларын, хыялларын түккән Мина рәндүсн дә язып куйган «Үз алан ла саткач, кемгә ышанырга?! Мин аны мәнге гафу итмәячәкмен.—дигән Бу сүзләрне уку авыр булды, ләкин инде нишләсәм дә Голкәйнен ышанычын кайтара алмый идем Сеңлем белән без гүя читләр идек...
Байтак еллар үткәч, кечкенә утымны алып, авылга иптәш кызым Әнисәләргә кунакка кайтканда, мин бер егетне очраттым Безнен авылга олы юлдан оч дүрт чакрым керәсе бар Автобустан төшеп калып, юл чатыңда басып тора илем, бәхетемә, безнен якка таба бер жинел машина борьстды Кул күгәрмәсәм дә. яныма килеп туктады Безнен авыл кешеләре юлчыны юлда бастырып калдырмый Бер машинада хәтта унлап кеше утырып кайткан чаклар булды Андый вакытта у нанлы у найсыз дип сырланып тормыйсын инде, ишәккә утырырга да риза буласын
Ә б\ юлы заказ биреп чакырткан кебек, йомшак утыргычлы иркен майларын эрерлек Ж.ЫЛЫ машина эчендә хуҗадан башка беркем юк. утырып түгел, ятып барсан да бута
Рәхмәт кем дип әйтим Безнен авылныкыдыр бит’ - дип сүт башладым мин сүз ютында сүл булсын дип
—Эйе.
—Яшьләрне танып та бетереп булмый шул. Мәктәпне тәмамлауга авылдан киттем бит мин,—Руль артында утырган кин җилкәле, куе кара чәчле егет чынлап та, мина таныш түгел иде.
—Ә мин сезне таныйм,—диде егет.—Сез Гөлкәйнең апасы.
—Бергә укыган идегезме әллә?
—Шулайрак.
Егет башка дәшмәде, үз уйларына чумды, авылга килеп җиткәндә генә:
—Гөлкәйгә сәлам әйтегез,—диде.
—Кемнән дияргә сон?
—Зиннурдан диярсез, әгәр онытмаган булса.
Зиннур. Мин аны искә төшердем. Кайчандыр Гөлкәй яраткан егет шушы икән. Ул да ана битараф булмаган, димәк. Әнә бит. ни гомер узгач та, онытмаган.
—Беләм. беләм,—дидем.—Гөлкәй сина гашыйк иде бугай.
Ул чакта ук сер сатканны, хәзер ярый да ярый инде. Шул сүзләрне әйтүем булды, егет тормозга китереп тә басты. Машина кинәт туктаудан улым белән икебез дә алга сөрлегеп киттек. Кисәк кенә безгә таба борылган Зиннур белән чак кына маңгайга-мангай сөзешмәдек. Шул арада мин анын куе зәңгәр күзләрен, тулы иреннәрен күрергә өлгердем. Чибәр иде Гөлкәйнең яраткан егете, һай, чибәр иде! Шундый егетне онытып, ничек теге юньсезгә кияүгә чыккан диген?! Зиннур кебекләр өчен утка-суга керерсен.
—Сез чынлап әйтәсезме. Нурсинә апа?
—Әйе инде, нишләп алдашып торыйм. Үз туганымны беләм бит инде! Анын белән синең хакта байтак серләштек,—дидем мин бераз чытлыкланып. Үземнең Атласымны үлеп яратсам да. яшьлектәге гадәт үзенекен итә. чибәррәк ир-ат заты күрдем исә. авыз үзеннән-үзе ерыла, күз уйный башлый.
Минем сүз Зиннурны уйга салды бугай, карашын каядыр еракка төбәп, үрмәкүч тәпиләредәй озын, сирәк керфекләрен күбәләк канатыдай каккалап торды да. башын чайкап:
—Белмәдем! Мин бит Гөлкәйгә дәшү түгел, якын килергә дә курка идем. Бигрәк горур иде бит ул. Анын өчен йөрәк байтак янды инде. Яратканын сиздергән булса соң...
«Әле хәзер дә сон түгел, Гөлкәй ялгыз»—димәкче идем, тик Зиннурнын ун кулындагы алтын балдакны күреп алып, телемне тешләдем.
Әйе. Гөлкәй ул чакта иреннән аерылган, ялгыз иде. Анын кияүгә чыгуы да сәер булды. Әни Гөлкәйне сорарга кайтасыларын әйткәч, мин аптырап калдым. Чөнки Гөлкәй өй кошы булып гел өйдә утыра, ни клубка, ни кичәләргә, очрашуларга йөрми. Гомере буе карт кыз булып, ялгыз яшәргә тиеш кебек иде ул. Мин анын кем белән булса да яратышып, очрашып йорүен. йә булмаса хат алышканын хәтерләмим. Шуңа күрә, Гөлкәйне сорарга киләләр дигәч, бер аптырашта калсам, булачак кияүне күргәч, артыма ук утыра яздым. Килешә- килешми дип тормыйча, Голкәйнен йөзенә бәреп әйттем ул чакта:
—Кайдан таптын бу мунча пәриен?—дидем.
Гөлкәй дәшмәде.
—Ичмасам, яратасыңмы сон син бу адәм кисәген?
Шул чакта Гөлкәй кеше ышанмаслык дәлил китерде:
—Аның әнисе яхшы, без бергә эшлибез,—диде.
Мин кияүгә чыкканда, булачак иремнең анасын да, атасын да. туганнарын да тикшереп тормадым, Атластан башкалар мине борчымый иде. Атласның берсе- берсе бишкә торырлык дүрт кыз туганы үзләренең барлыкларын сонрак белдерделәр. Әмма алар бишкә торса, мин берүзем унга торырлык идем, тәмле телем, мен төрле хәйләм белән Атласымны да үз ягыма аударгач, көрәш минем файдага тәмамланды. Чөнки мәхәббәтне җиңәрлек көч әле дөньяга тумаган. Мин ир белән торунын ни икәнен яхшы белә идем, шуңа күрә Гөлкәйнең
акылсыз сүзләре ачуымны китерде
—Төнлә анасын кочаклап ятарсынмы9— дидем —Әйтте диярсен. тора алмыйсын син монын белән, барыбер аерыласын. Мәхәббәттән башка яшәп булмый ул, сенлем!
Минем сүзләр дөрескә чыкты. Гөлкәй чынлап та аерылды. Әни авыргач, лиеннән китеп, аны карарга авылга кайтты да. шуннан сон инде кире китмәде Ире янына гына түгел, хәтта Әлмәткә дә кайтмыйча. Яртауга барып урнашты Мин анын яшьлек мәхәббәтен күргәндә Гөлкәй чынлап та ялгыз, тик инде Зиннур башканыкы иде
Яртауда мине беркем дә каршы алмады, каршы алырга тиеш тә түгел иде. чонки Гөлкәй мин киләсен белми Гаиләмне, бөтен эшемне ташлап, ерак юлга чыгуымның сәбәбе дә Гөлкәй турында инде менә ничә айлар буе хәбәрсез булуымда иле Ах-вах килешеп, алай еш очрашып, аралашып яшәмәсәк тә. барыбер бер-беребезнен исәнлеген белешеп тора идек Гадәттә Гөлкәй үзе шалтырата, хат язмаса да. бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә котлаулар жибәреп тора Ин гажәбе дә шул булды, ни минем туган көндә, ни хатын-кыхзар бәйрәмендә Гөлкәйдән бер хәбәр килмәде Җитмәсә, жомгага каршы бик яман төш күрдем Имеш, әни өйгә кайткан да. кисәк-кисәк ит тохлый Мин аптырап «Нигә шулай күп тозлыйсын9»—лип сорыйм икән Әни ашыга-ашыга җавап бирә -Үзем белән алып китәм Безгә хәзер ит күп кирәк, озакламый Гол кәй лә килә, ул бит ит ярата»,—ди Шабыр тиргә батып уяндым Бу төшне берничек тә хәсрлегә юрап булмасын яхшы аңлап. мин икенче көнне үк. Атласный сукрануына да карап тормыйча, төенчекләремне төйнәп юлга кузгалдым Жаным тыныч түгел, күкрәгемә гүя боз тулган, бөтен эчемне өшетеп, калтыратып тора.
Автобустан төшкәч, шәһәр үзәгенә. Гөлкәй торган йортка ашыктым Биш катлы кирпеч йортнын беренче катындагы бер бүлмәле фатирны без бергәләп сатып алган идек Ни өчен шулай дим. чонки әни авыргач. Гөлкәй аны карарга авылга кайтты Һәм шул кайтуыннан ире янына башка китмәде дә Әнинен елын үткәргәч, без йортны саттык һәм шул акчага Яртаулан Гөлкәйгә шул кечкенә генә булса ла фатирны алып бирдек Абый бу эшкә бөтенләй катнашмалы, ризалыгын белдереп хат кына ямы. Ә минем тормышым житеш. өемдә муллык, шуңа күрә истәлеккә әнинен мамык шале белән тегү машинасын гына алдым ла. калган бөтен әйберне Гөлкәйгә илтеп бушаттык Сенлемнен тормышы начар түгел, тик һаман сынар канат булып яшәве генә эчне пошыра иде
Күпме шалтыратсам, шакысам да. ишек ачучы булмады «Гөлкәй, сеңлем, бу мин. апан. ач!«—дип ялвардым Тик мина шомлы тыңлык кына җавап бирде Аптырагач, күршеләренә шалтыраттым Колга буе бер ябык карт чыкты да: «Ее уже давно не видно, может в больнице, а может и померла», лип котымны аллы Әйберләремне ишек төбендә калдырып урамга чыктым Голкәйнен фатир тәрәзәләре ишегалдына карый, тик пәрдәләр ябык, берни күренми Шулай да. жирдән бер таяк алып, тәрәзәгә кактым Бу инде аптыраганнан, чарасызлыктан гына эшләнгән зш иде Шулчак, йә Ходайнын рәхмәте, пәрдәләр тирбәлеп куйды, һәм мин тонык тәрәзәдә сенлемнен аксыл ябык Йөзен күрдем Ул ниндидер буш. битараф караш белән мина карап горды да. кабат пәрдә артына кереп югалды Галкәйнен мондый битарафлыгы зчемне пошырса ла. исән имин күрүемә сөеиә-сөенә. ишеккә йөгердем Ул ачык иле Тик Голкай мине каршыламады, мин кергәңдә ул урында ята иде Алып килгән әйберләремне урнаштырып та тормыйча, анын янына килдем
Исәнме Гөлкәй' Ни буллы сина9 Авырыйсынмы әллә"
Ул дәшмәде, буш карашын стенага төбәп ятуында бу.тш Мин анын йозенен
ябыклыгына, сарылыгына аптырап карап тордым. Мондый ябыклык, мондый сарылык мина таныш иде... Йөрәгем жуу итеп китте: « әни чире...»
—Гөлкәй, кай жирен авырта, сеңлем?
Сенлемнен иреннәре кыймылдап куйды:
—Хәлем юк...—анын тавышы үтә дә көчсез, зәгыйфь иде.
Куркыныч төш юкка гына кермәгән икән шул...Йөрәгемә шом үрләде, күзләремә яшь тулды. Гажиз карашымны кая төбәргә белмичә бүлмә буйлап йөгерттем. Шунда гына фатирдагы үзгәрешләрне абайлап алдым. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Чөнки монда Гөлкәй яткан карават белән түгәрәк өстәлдән башка берни калмаган, бүлмә шып-шыр, буш иде. Ни булган монда? Йә Раббым, ни булган?!
—Гөлкәй, кайда синен әйберләрең? Телевизорың, диваның, шкафларын кайда?
Ниһаять, сеңлем мина таба борылды, нидер исенә төшерергә теләгәндәй, кашларын җыерып уйланып торды, торды да:
—Минем скрипканы урладылар,—диде. Шул сүзе белән гүя болай да миңгерәгән башыма китереп сукты. Аны акылыннан язган дип уйларга тулы нигез бар иде...
Ә сенлем ифрат тыныч, буш, битараф карашын мина төбәгән дә, мыскыллаган кебек сүзен дәвам итә:
—Мин инде скрипкада уйнарга өйрәнгән идем..
Аның белән сөйләшүнең файдасызлыгын аңлап:
—Әйдә, бергәләп чәй эчәбез,—дидем. Чынлап та, юлдан сон тамагым кипкән иде.
—Минем ашыйсым килә,—диде сеңлем.
—Хәзер берәр нәрсә әзерләрбез.
Ярый әле сумка тутырып азык-төлек алып килгәнмен. Чәй әзерләгәч, мин аны табынга дәштем. Сенлем урыныннан кузгалды. . Һәм минем каршымда тире белән сөяктән генә торган бер җан иясе пәйда булды. Торып баскач та ул кинәт чайкалып китте, аннары кабат урынына утырып:
—Монда гына алып кил,—диде. Әни дә шулай ябык, көчсез иде...
Китергән тәм-томны кабаланып ашарга керешкәч кенә мин сенлемнен ни дәрәҗәдә ач булуын аңладым. Авыру кешеләр болай ашамый. Шул уй күнелемә җылы кертеп җибәрде. Гөлкәйнең:
—Апа, минем ит ашыйсым килә,—дигән сүзләрен дә ишеткәч, күңелемдәге шомлы, авыр уйлар таралып киткәндәй булды. Болай булгач, өмет бар! Өмет бар!
Икенче көнне, өйдәгеләргә хәбәр бирергә дип, иртүк телефоннан сөйләшергә киттем. Гөлкәйне ташлап китә алмавымны, тиз генә кайтып булмасын әйтергә кирәк иде. Билгеле, Атлас ризасызлык белдерде, йорт тулы мал-туар, аларны кем карый, дип сукранды. Алай авыргач, Гөлкәйне үзебезгә алып кайт, монда карарсын, диде. Гөлкәйнең безгә кайту түгел, ишек алдына да чыгарлык хәле юк икәнен ничек аңлатасын ана? Кеше ышанырлык хәлмени. Ярар, исән кешеләр яшәр ничек тә, Атлас янында ике малай бар. Мәктәптә генә укып йөрсәләр дә эш рәтен беләләр. Ә мин монда, сенлемә кирәк. Миннән башка анын беркеме юк.
Тукта, нишләп булмасын ди әле? Ул бит эшли иде. Эштәгеләре ник хәл белергә килмәгән? Кеше ачтан үлеп ята, ник берсе килеп карасын!
Гөлкәйнең үзәк почтада эшләвен белә идем. Халидә исемле дус кызы бар икәнен дә белә идем. Кереп сораштырып карарга булдым. Ни булган Гөлкәйгә? Сәламәтлеге ташып торган япь-яшь кеше нигә мондый хәлгә төшкән9
Сөйләшү пунктыннан чыктым да, почтага юнәлдем. Бер тәрәзә янында беркем юк иде, шунда утырган кара тут йөзле, калын кашлы хатынга мөрәҗәгать итеп:
—Гөлкәй Ризванованы чакырыгыз әле,—дидем.
—Кем ул?
—Кассирмы инде, контролермы шунда
—Бездә андый кеше юк
—Ә Халидә?
—Фамилиясе ничек?
—Белмим.
—Белгәч, килерсез. Монда справочный түгел.
Эчке бүлмәләргә илтә торган ишеккә юнәлгән идем, тоташ зәнгәрдән киенгән чалбарлы бер кырыс ханым минем юлыма аркылы тәнле
— Посторонним вход воспрешен' Күрмисенмени, акка кара белән язылган
Әмма Ходай бар икән Бирим дигән колына—чыгарып куя юлына. Нәкь шул чак урам яктагы ишектән ябык озын буйлы, сары курткалы бер яшь кыз йөгереп керде дә. бая гына мин сөйләшеп торган тәрәзәгә капланып
—Дамира апа. шалтыратыгыз әле Халидә Мирзовнага. тизрәк чыксын Банкка барырга машина килде,—диде. Күп тә үтмәде, тыюлы ишектә жыйнак гәүдәле. 30-35 яшьләрдәге бер сөйкемле ханым пәйда булды Ул. үз исемен ишетүгә, мина борылып карады, танымавына бермат аптырап та калды бугай Анын ашыкканын белгәнгә, вакытны сузмыйча, сүземне әйтеп калырга ашыктым:
— Нишләттегез Гөлкәйне9
Халидәнсн йөзенә курку, аптырау галәмәте чыкты, күзләрен зур ачып —Ни булды ана? Кайда ул9—дип сорады.
—Өендә, ачлыкка интегеп ята Ник хәлен белмисез9 Сездә эшли бит ул'
Шулчак Халидә яныма ук килеп колагыма пышылдады:
—Ул монда эшләми Мин үзем дә Гөлкәйне югалттым Өенә әллә ничә бардым, ишек ачучы булмады
—Ничек инде эшләми?'
—Сез анын апасымы9
—Әйе.
—Алайса, бүген кич белән мин сезгә киләм
Ул сүзендә торды, килде Әмма Гөлкәй никтер Халидә белән сөйләшергә теләмәде Бер сүзгә катнашмыйча. Халидәнен сорауларына жавап бирмичә, ниндидер чит кеше сыман утырды, утырды да. кисәк кенә урынына барып ауды һәм үксеп-үксеп елый башлады Мин ана тынычландыра торган дару бирдем Күзләрендә яшьләре лә кипмәгән килеш. Гөлкәй ничектер бик тиз йоклап та китте
Халидә исә. гаепле кеше сыман башын иеп. уйга батып утырды Аннары мина карамыйча гына сөйли башлады
—Гөлкәй безне гаепли Ләкин нишлик сон. Нурсинә апа9' Барыбызга да яшәргә кирәк бит' Розанын кызы түләүчедә укый, иренә бернәрсә кирәкми, зчә дә эчә генә Галянын чирле улын армиягә алырга торалар, көч-хәл белән майлап-жайлап йөри Зәкиянен кредит гүлисе бар Барысынын да койрыгы бозга каткан Дөреслек артыннан чаба башласан. үзен генә батасын Заманасы шундый бит анын Ярый ла Гөлкәй берүк- Ана да кирәкми иле Ни үзгәрә сон? Чебен дулап тәрәзә ватамы9 Чүп кенә бит без алар өчен, бет кенә Сыталар да китәләр
Халидәнен бер олау сүзеннән мин берни дә аңламадым Ул болай да билгесе.тектән телгәләнгән күңелемә яна сораулар гына өстәп китеп барды
Гавык шулпалары, сөт ризыклары килеште Гөлкәйгә, йөзенә бераз төс керде Ул иңде элеккечә хәлсез түгел, йөгереп йормәсә лә. сөйләшә башлады Анын сөйләвеннән мин шуны аңладым, чынлап та Гөлкәйнең скрипкасы булган, ул хәтта бер танышыннан дәресләр алып йөргән, яхшы гына уйный да башлаган Ә диван белән шкафны, эшсез, акчасыз калгач, үк саткан икән Калганнарын, шул исәптән скрипканы да урлап чыкканнар Көпә-көндез Гөлкәй ишеген бикләргә оныткан булган Шул арада кайсыдыр күреп, кереп
өлгергән. Тик үзенең нигә эшсез калуын Гөлкәйнең сөйлисе килмәде, сорауларымны җавапсыз калдырды. Гомумән, анардан ни дә булса сорашу, төпченү файдасыз, ул бары тик үзе теләгәнне генә әйтә, әнгәмәнен дилбегәсе тулаем аның кулында иде. Минем көнем ашарга пешереп, аны карап, өйдә җыештырынып, кибетләрдә йөреп үтте.
Икенче көнне Халидә тагын килде, бу юлы буш кул белән түгел.
—Кызлар бирде,—дип өстәлгә азык-төлек тулы зур гына пакет китереп куйды.
Ул килгәндә Гөлкәй йоклый иде, шуна күрә без шыпырт кына кухняда сөйләшеп утырдык.
—Нурсинә апа, Гөлкәйне үзегез белән алып китегез. Калдырмагыз берүзен,— диде Халидә.—Ана хәзер санаторий кирәк. Нервылары какшаган анын.
—Ни булды сон аңа? Ник эшсез калды ул?
—Кирәк булса, үзе сөйләр, миннән сорамагыз,—диде Халидә.
—Мин Гөлкәйне алып китәрмен. Тик фатирына күз-колак булып торырга кирәк. Әнә бит. бөтен әйберен урлап чыкканнар. Үзе булмаганда, Алла сакласын, кереп тә утырырлар.
—Аның фатирын берәрсенә тапшырырга кирәк. Акчасы да була, түләп- карап та торырлар,—диде Халидә.
—И-и, анын белән йөрергә вакыт бармы? Монда ай буе ятып булмас бит
Халидә бераз уйланып торды да:
—Әгәр ышансагыз, бу эшне мина тапшырыгыз.
Ничек инде ышанмыйсын ди? Шулай сөйләштек тә. Халидәгә адресымны, өй телефонын бирдем. Ул Гөлкәй фатирының ачкычын үзе белән алып китте, иртәгә ясатып китерәм диде.
Икенче көнне Гөлкәйнең әйберләрен сумкаларга тутырырга керештем. Кәгазь тартмалардагы киемнәр арасыннан зәнгәр тышлы ике калын дәфтәр килеп чыкты. Ачып карамасам да аңлашыла, бу Гөлкәйнен көндәлекләре иде. Димәк, һаман яза. серләрен бары кәгазьгә генә ышанып тапшыра. Шулай да кызыксынуым җиңде, дәфтәрнең берсен алып, актарып карадым. Дәфтәр канатларындагы вак, тигез җөмләләр Гөлкәй күңелендәге бик күп серне ача ала иде Тик боларны укып торырга әлегә вакыт та юк. аннары Гөлкәй күреп алса, үпкәләячәк иде. Шулай да мин сонгы биткә күз салырга өлгердем. Ул биттәге язуны күрми мөмкин дә түгел иде. Чөнки ак битне тутырып зур. исерек хәрефләр белән бары ике генә сүз язылган:
Нишләттегез Гөлкәйне?!
Укыдым да сискәнеп киттем. Шул ук сорауны мин Халидәгә дә биргән идем. Тик ул мина берни әйтә алмады. Сораунын җавабы кемдә9 Гөлкәй үзе аны кемгә атаган? Сенлемнен бу хәлгә төшүенә кем гаепле9 Көндәлекләрне укысам, бәлки күп нәрсәне белә алыр идем. Төнлә, Гөлкәй йокыга киткәч, мин аларны укыячакмын.
Ләкин ниятем чынга аша алмады. Гөлкәй төне буе йокламыйча бәргәләнеп чыкты. Үксеп- үксеп елады, «Үләсем килә!» дип өзгәләнде. Мин ни эшләргә белмәдем, биргән даруларымның да ярдәме тимәгәч, ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга туры килде. Өстенә ак халат кигән яшь кыз илтифатсыз гына Гөлкәйне карады да, ниндидер укол кадап китеп барды. Бу нинди чир, дип сораган идем, иңнәрен сикертеп: “Витафобия”,—диде. Мин берни аңламадым, андый чир турында гомеремдә ишеткәнем юк иде Гөлкәй йокыга киткәч тә,—көндәлек уку дәрте калмады—мин дә урынга барып аудым. .
Фатирны Халидә карамагына калдырып, икенче көнне без Шенталыга кайтып киттек. Гөлкәй юл буе сөйләшмичә, тәрәзәгә карап барды. Хәер, бер сүз әйтте, җәй килгән икән, диде. Күрәсең, күптән урамга чыкканы булмаган. Тере мәет шундый буладыр инде. Ә мин сенлемнен көн яктысында тагын да төссезрәк, ябыграк күренгән боек йөзенә карап, аны кызганып, үземне битәрләп кайттым. Шул гомер үз туганыңның хәлен белми яшә инде Әгәр, Алла
сакласын, үлгән булса Гомерлек үкенеч бит Юк. Гөлкәйне беркая да җибәрмим Фатирын сатарбыз да. Шенталыга кайтып урнашыр Хисапчы эшен кайда да табып була Бергә яшәргә кирәк Кайгыда да. шатлыкта да бергә
Халидә бер айдан сон шалтыратты Фатирга бер яшь гаилә керткән, акчасын бер елга алып куйган Санаторийлар хакында да белешкән икән Нәкъ менә нерны-йөрәк чирләрен дәвалый торган бик әйбәт «Хыял» шифаханәсенә юлламалар бар. шул акчага сыешып була, диде
Голкәй бездә бераз хәлләнеп китте китүен, тәненә ит. йозенә нур кунды Әмма анын күңел халәте әлләни үзгәрмәде Үз уйларына Сытып, күләгә кебек йори, авызыннан «әйе». «юк»тан башка сүз чыкмый Ичмасам бер колеп. елмаеп карасын!
Ул еш кына урамга, капка төбенә чыгып баса да. карашын күккә төбәп нидер пышылдый Шыпырт кына артыннан килеп сүзләренә казак салган идем, сеңлемне кызганудан елыйсыларым килеп кипе
—Әй болытлар, ак болытлар, алып китегез минем сагышларымны, үзегез белән еракларга-еракларга алып китегез. Күнелемә тынычлык килсен, өшегән Йөрәгемә кояш нурлары тулсын Агымсулар белән бөтен борчуларым агып китсен, жылы җилләр жаныма өмет бирсен, минем бу җирдә яшисем килсен! Ярдәм итегез мина! И. Ходаем, рәхим-шәфкатеннән ташлама! Жирне ничек янаргсан. минем җанымны да шулай янарт. яшәргә коч бир'
Яшисем килә, димәде Голкәй. «Яшисем килсен!»—диде. Нигә шул хәтле тормыштан, якты дөньядан бизгән сон ул? Мин моны берничек тә анлый алмадым.
Санаторийга барырга ризалашырмы икән дип шикләнгән идем. Гөлкәй берсүзсез күнеп, әйберләрен җыя башлады «Барасын киләме сон ’» дип сорагач. «Мина хәзер кайда да барыбер».-диде Бөтен нәрсәгә битараф булуны медицина телендә депрессия диләр Кайберәүләр еллар буена бу халәттән чыга алмыйча, җансыз кеше кебек яши ди. Мондый чакта яшәү урынын алмаштырырга яна кешеләр белән аралашырга кирәк икән Эштәгеләр мина шулай диделәр Шуна күр.) мин Гөлкәйне санаторийга җибәрү ягында илем
Голкәй киткәч, гәрчә анын барлыгы әлләни сизелмәсә лә. мина ямансу булып калды Ничектер ул гел өйдә кебек, әле бер. әле икенче бу тмәдән килеп чыгар кебек тоелды. Чөнки тавышсы з-тынсыз гына, бары тик һавадан гына торган җан иясе кебек йөри иде ул. Сенлем китеп берничә көн үткәч, мин анын көндәлекләрен искә төшердем Гөлкәйнең караваты астындагы сумкада булгач. әле!ә кадәр аларга берничек тә кагыла азмый идем Инде иркенләп актара башладым Көндәлекләрне Голкәй үзе белән алмаган, азар шунда, киемнәр арасында калган иде Вак хәрефләрдән тезелгән тигез юллар әкияттәге йомгак җебедәй мине Гөлкәйнен серле карангы тормышына алып кереп китте
7 август, 1989.
Мин зәнгәр төсне яратам Дөнья үзе лә гел зәнгәр төстән тора бит Күк тә зәнгәр, йолдызлар ла. дингез дә Зәнгәр чәчәкләр бар. тагы зәнгәр кү сыр бар Анын га күзләре зәнгәр иле Тик ул күмәргә мин туйганчы карый га алмадым Әгәр карасам, кереп баткан булыр илем Әгәр без бергә бу зсак мин гомерем буе зәнгәр томан эчендә яшәр илем Исерек кеше кебек Мәхәббәттән исереп Кадерлем Ул да сине минем кебек ярагамы ’ Әгәр шулай икән, мин бик бәхетле Юк. ничек инде бәхетле бутыйм ди’ Ничек инде мин синеез бәхетле булыйм ли ” Әмма нишләргә сон * Шул кадәр озын гомерне синеез. мәхәббәтсез ничек яшәп бетәрмен мин'’ Синеез яшисем килми!"
Гуен көнне мин бөтен көндәлекләремне яндырдым Сезнен очта тон буе гармун тавышлары, җыр көлүләр янгырап торды, ә мин мунчага барып мич
кабыздым. Төне буе шунда ак хыялларымны яндырып утырдым. Җидегән йолдыз җиде була, җиде әйтсәң, савап була... Мин сине жиде ел беләм икән. Җидене серле сан диләр. Серледер шул... Җиде елга—жиде көндәлек. Җиденче август. Синең туең... Ә мунча мичендә минем мәхәббәтем, ак өметләрем, якты хыялларым яна. Утка барыбер. Ул минем хисләремне комсызланып йота. Минем хыялларым аңа ашар ризык кына шул. Мунча ишеген яптым бит югыйсә, йөрәгемне телә торган бу дәртле шат көйләр кайдан гына саркып керә соң?! Син бәхетледер бүген. Аны үбәсеңдер. Ә ул нинди бәхетледер! Аннан да бәхетле кеше дөньяда юктыр да. Ул синең зәңгәр күзләреңә карый- карый көләдер... Ә мин бүген үләм. Әкияттәге су кызы кебек күбеккә әйләнәсе иде...
Җиденче август—Гөлкәйнең үлгән көне. Белегез: бу җирдә Гөлкәй дигән кеше юк. Бүген Гөлкәй үзенең җанын югалтты. Ул бүген үзенен жанын аның кәләшенә—безнең авыл балаларына биология укытырга килгән Сарман кызына бирде. Сарман кызы минем өчен яшәячәк. Чөнки ул аның белән.
15 сентябрь, 1997.
Мин Яртауда, үземнең фатирымда тәртип урнаштырып маташам. Минем уз оям бар. Тик бу ояда мин япа-ялгызым яшәячәкмен. Җыештырганда, китаплар арасыннан зәнгәр тышлы дәфтәрем килеп чыкты. Мин аның турында бөтенләй оныткан идем. Чүп-чар белән бергә чыгарып ташларга уйлаган идем дә, тик никтер кызганыч булып китте.
Мин хәзер тормышка башкачарак карый башладым. Менә кеше. Ул бар, ул синең янында, сөйләшә, көлә, йөри. Ул бар. Тик синен аның барлыгына исен китми, шулай булырга тиеш кебек, ул мәнге булыр кебек. Кеше яши, ул синең янәшәңдә йөри, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Анын ни кадәрле кадерле, газиз зат икәнен син әле аңламыйсың да. Кай чагында аны күрмисең, ишетмисең, тыңламыйсың. Ә көннәрдән бер көнне ул юкка чыга. Син аны сагынасың, эзлисен, тавышын ишетәсе, йөзен күрәсе, күзләренә карыйсы килә. Ләкин ул юк... Дөньяларны актарып эзләсәң дә, аны башка күрә алмыйсын, әйтер сүзләреңне җиткерә алмыйсың. Хәтта ул бик якында, аяк астында гына булса да... Чөнки ул кеше белән сине үлем аера. Ул кеше синнән мәңгелеккә киткән, башка очрашулар юк. Юк...
Әнине югалтканнан соң үзем дә упкынга төшеп киткән кебек булдым. Әтинең үлеме болай ук авыр булмаган иде кебек. Чөнки туган йортыбыз, әниебез бар иде. Апага да шулай авырмы икән? Анын янында ичмасам ире— Атлас җизни бар, ике улы—Ленары белән Илнары бар. Ә минем беркемем юк. Мин япа- ялгызым. Өч ел ир белән яшәп балам да булмады. Бала булмагач, ник яшәргә, тормышның ни яме бар? Барыбер яратмыйм ич мин аны. Шуңа күрә Әлмәткә кире кайтасым да килмәде. Апа белән җизнәй әйберләрне альт килештеләр, урнаштырыштылар да кайтып киттеләр. Алар киткәч, берни эшли алмыйча тиле кебек тәрәзәгә, минем өчен әлегә ят булган шәһәрнең урамнарына, шул урамда йөрүче бөтенләй чит кешеләргә карап утырдым. Ник килдем инде мин монда? Нәрсә эзләп, нәрсә көтеп? Нәкъ менә шул калага ашкындым бит. Әллә бәхетем, мәхәббәтем шушы шәһәрдә көтәме? Бөтен дөньяны, хәсрәт- кайгыларны онытып, гашыйк буласы иде! Яраткач, яшисе дә килер иде. Күңелдә бу кадәр бушлык булмас иде. Мәхәббәт, дөньяда Гөлкәй исемле бер хыялый җан бар икәнен онытма, кил син мина, күңел күгемдә аккош булып оч, йөрәгемә очкын булып төш тә, учак ягып, туңган җанымны җылыт. Кил, мәхәббәт, читләп үтмә мине!
20 сентябрь, 2002 ел.
Исәнме, зәңгәр дәфтәр! Таныйсыңмы син мине? Таныйсыңмы? Күрәсеңме, нинди сәер бүген синең хуҗаң? Урамда—көз, ә минем күңелемдә гөлләр чәчәк ата, сандугачлар сайрый! Бүген Гөлкәйнең күзләреннән бәхет түгелә. Бүгенге көн кичәге көнгә бөтенләй, бөтенләй охшамаган! Юк, кичә белән бүгенне бутыйм бугай мин. Сәгать төнге ике бит инде. Шулай булгач, мин инде ике
кон бәхетле, ике кон' Бу бит шундый күп' Кайчагында бер мизгел дә бетен тормышыңны яктыртырга житә. Ә монда ике көн' Рәхмәт, язмышым, рәхмәт сина! Син аны юлыма чыгардын. син мине ул үтәсе сукмактан алып киттен Әгәр без очрашмаган булсак уйларга да куркыныч, әгәр мин башка урамнан киткән булсам Бу бит коточкыч югалту була иде Югалту да түгел, бу тапмау була иде Һәм минем бүгенге көнемдә шатлык кояшы балкымый иде Бу кояш тонемне якты, кышларымны җылы итәчәк. Анлыйсынмын син мине, дәфтәркәем-сердәшем9 Барысы да шундый сәер булды. Бәлки мопкизадыр9 Мин бит аны төшемдә күрдем. Шундый ачык итеп, нәкъ өндәге итеп Имеш, ниндидер җыелыш бара икән Кеше күп Алда өстәл артында берничә ир утыра. Шуларнын берсе никтер мина төбәлгән Мин башта игътибар итмим әле. аннары безнен карашлар очраша Шулчак бөтен дөнья югала, бар нәрсәне томан тореп ала. бары тик без икәү, ул ла мин генә калабыз Анын карашы шундый назлы, җылы, бу караш йөрәгемә үтеп керә Мин үземә төбәлгән зәнгәр күзләргә карап сихерләнеп, оеп утырам Менә ягымлы ир урыныннан торып, каршыма килеп баса ла. мина кулын суза Без кулга -кул тотышып бүлмәдән чыгып китәбез. Ишек төбендә ап-ак «Волга» машинасы тора икән Ир мина ишекне ача. аннары үзе рульгә утыра. Һәм без китәбез Каядыр тауга таба менәбез, йөзебезгә батып барган кояшнын алсу нурлары төшә Кая барабыз, мин белмим, ләкин мина шундый рәхәт, шундый тыныч Күнелем гулы шатлык икән Үзем уйлыйм без икәү, без бергә'
Менә шундый матур төш күрдем мин. дәфтәркәем Уянгач та озак айный алмыйча яттым әле Күз алдымда мина шундый яратып, назлап караучы һаман шул ягымлы ир булды. Мин ана төшемдә генә түгел, өнемдә дә гашыйк булдым. Анын карашы мине көне буе озатып йөрде, ул көнне мин гомердә булмаганча шат идем, көләч идем Хәтта эштәгеләр сәерсенеп карадылар Сөйләп кара син аларга. төшемдә күргән егеткә гашыйк булдым дип. кычкырып көләчәкләр
Шул төшем, шул матур төшем чынга ашар дип хыялланырга да кыймаган идем югыйсә. Бу чынлап та бер могҗиза булды'
Без эштән гел Халидә белән кайтабыз. Ул бу арада гүя вулкан өстендә яши. җанын кая куярга белми Чөнки иренен мәхәббәте суынган, каядыр читтә йөри Кайбер төннәрдә бөтенләй кайтмый икән Халидә әрнү-сагышларын мина бушата Мин ана бернинди кинәш бирә алмыйм, бары тыңлыйм гына Мохтарның да сонга катып та. кунып га кайтканы бар иде. тик мина барыбер иде Мин көнләшүнең нәрсә икәнен белмәдәм Ә Халидә ирен бик ярата Чөнки алар яшьтән үк яратышып, йөрешеп өйләнешкәннәр
Кичә дә без бергә кайттык. Безнен йорт турысына җиткәч. Халидәнен никтер миннән аерыласы килмәде Ялгыз каласым килми, әйдә әзрәк урамда йөрик әле. диде Мин ана каршы килә алмадым һәм без паркка таба юнәлдек Бые 1 коз бик матур килде. Аяз. якты .Аяк астына алтын яфраклар сибе ггән Шундый тәмле чиста һава, сулап туймады түгел Әкрен генә барабыг Шул чак каршыбызга әллә кайдан гына кара күн курткалы таза бер ир килеп чыкты ла. безгә эндәште
— Кызлар, туктагыз але. сезгә сүзем бар,—диде
Без туктадык
— Мин сезне семинарга чакырам, бик кызыклы тема Күнелсез булмас, үзегез очен ни дә булса алырсыз Бүгенге заманда укымышлы, хәбәрдар булу кирәк
Без. билгеле. аптырап калдык, бик сәер булып тоелды анын сүзләре Мөгаен берәр товарга реклама ясамакчы буладыр, тип уйладым мин Бу сәер бәйләнчек бәндәдән тизрәк котылмакчы булып, кул селтәп китеп барасы илек Шулчак
Шулчак каршы Йорт почмагыннан аксы.т плащлы, озын буйлы пзгы берәү йөгереп чыкты
Фидаил, әйдә, башлыйбыз.-дип кычкырды
Бу ул иде... Мин аны шундук таныдым, бу бит ул, төшемә кергән ир иде! Бер мәл чокырга төшеп киткәндәй миңгерәп, югалып калдым. Халидә мине җиңемнән тарта, ә мин селкенә дә алмыйм.
—Менә, кунаклар чакырам да, ялындыралар, кермиләр әле,—диде Фидаил атлысы.
Аксыл плащлы ирнең кызыксынучан һәм зәңгәр нур белән тулы ифрат ягымлы карашы безгә күчте:
—Кызлар, әйдәгез, акыллы сүз тынлап чыгыгыз, үкенмәссез.
Һәм мин сихерләнгән кебек аңа иярдем. Халидә нәрсәдер кычкырды, әмма ул әйткән сүзләр акылыма барып җитмичә, сукмакка сибелеп калды...
Шулай итеп мин аңа таба атладым. Әгәр ул шул чакта тәмугка чакырса да, мин барыбер берсүзсез ана иярә идем.
Без таш йортның таш баскычлары буйлап икенче катка күтәрелдек. Ниндидер бүлмәгә кердек. Анда байтак кеше җыелган, тик аларның барысы да ир-ат затыннан иде. Кызык инде, ир-атлар күп булган җирдә гел караңгы төсләр хуҗа була. Ә хатын-кызлар җыелса, гүя гөлбакчага килеп керәсең, нинди генә якты, иркә төсләр булмый анда.
Мин аптырап, каушап калдым. Бу хәтле ир-ат арасында берьялгызым нишләп йөрим әле? Шулчак бәлки борылып чыгып китәсе булгандыр.
Ләкин минем китәсем килмәде. Чөнки шул кара төсләр арасында үзенен ак плащы белән аерылып балкып торган ир-егет күңелемне ымсындырып, үртәп тора иде. Юкка гына кермәгәндер ич ул минем төшемә?
Шулчак түрдә, өстәл артында утыручыларның берсе торып басты да: —Башлыйбыз, иптәшләр, утырышыгыз,—диде.
Мин ишек кырындагы артсыз урындыкка урнаштым. Мине үзе белән ияртеп кергән ак плащлы ир нәкъ каршыма килеп утырды да, күзләремә туры карап, ничектер бик якын, үз итеп елмаеп куйды. Шул елмаюдан бөтен жаным- тәнем балкып, җылынып китте, гүя ниндидер серле бер көч ике күнел арасында күзгә күренмәс күпер сала башлады.
—Җыелышны башлыйбыз, иптәшләр,—дип кабатлады да түрдәге ир, нидер сөйләргә кереште. Мин аны тынларга, сүзләрен тотып, башыма салырга күпме тырышсам да, барып чыкмады, чөнки күңелемдә бөтенләй үзгә уйлар бөтерелә иде. Төшемдә күргән ягымлы затның җылы карашы астында оеп. бар дөньямны онытып, мәрткә китеп утырдым. Һәммәсе томан эчендә иде. Кыюланып, әллә ничә тапкыр карашымны аңа күчердем. Анын зәңгәр күзләре туп-туры мина, бары миңа гына төбәлгән иде... Шул ягымлы караштан бөтен тәнемә ут йөгерде, йөрәгем ярсып типте, үсмер чагымдагы кебек, зәңгәр тирән күлләргә кереп чумарга, кире чыкмаска да әзер идем. Шундый күркәм ирнең игътибарыннан, җылы карашыннан бәхетнең җиденче катында канатсыз очып йөрдем.
Шулчак Ул урыныннан кузгалды, түргә табан атлады һәм өстәл янына килеп басып:
— Гамир Зәкиевич белән килешмим мин,—диде.—Нишләп әле без эшмәкәрләр белән генә эш итәргә тиеш? Әйе. алар бай, матди ярдәм күрсәтә алалар. Ләкин алар аз бит. Безгә гади халыкны, эшчеләрне, авыл кешеләрен үзебезнең сафка тартырга кирәк. Әгъзаларыбыз күбрәк булган саен, массалар белән ешрак аралашкан, очрашкан саен партиябез идеологиясе дә кинрәк таралачак. Сайлаучыларның төп өлеше—гади халык, шуңа күрә иң беренче очракта аларның ышанычын яулау кирәк.
Мин айнып киткәндәй булдым. Нинди җыелыш сон бу? Нинди партия? Минем үз гомеремдә сәясәт белән кызыксынганым юк Телевизордан иң өнәмичә караган тапшыруым да—яңалыклар. Тегендә атканнар, монда шартлатканнар Яшәргә куркырсың. Бер яхшы хәбәр юк. Бер үк кешеләрнең акыл сатулары да туйдырды инде. Сөйлиләр дә сөйлиләр. Тик бернәрсә үзгәрми... Алардан беркем бернәрсә өмет итми, тик Чечнядагы кебек сүгыш кына булмасын.
Ә Ул әнә нәрсә ди Димәк. Ул минем кебек дөньясын онытып утырмаган, тыңлаган. Мин исә хыял дәрьясына чумып, кемнәрнен нәрсә әйтүен түгел, хәтта кемнәр сөйләгәнен дә искәрми калганмын
Чөнки Анардан башка мине беркем, берни кызыксындырмады һәм бу сәер җыелышта мин бары тик төш белән өнне кавыштырырга теләп кенә утырдым .
Башкаларны тынлыйсым килмәсә дә. Анын һәр сүзен йотылып тынладым Һәм тыңлаган саен үзем өчен якын, кадерле була башлаган бу сөйкемле затнын акыллылыгына. шулай оста итеп, ышандырып, анлатып сөйли алуына сокландым Тотлыкканга күрәме, бу кадәр кеше алдында чыгыш ясау түгел, хәтта үз иптәшләрем алдында да артык сүз әйтергә уңайсызланам. каушыйм мин Минем өчен сөйләү гел газаплы бер эш булды Ә ул үзен шундый иркен тота, сүзләрен кистереп әйтә:
—Партияләр күп. берсе дә начарны вәгъдә итми Сайлау алдыннан барсы да сандугач булып сайрый башлый Халык андый буш вәгьд&ләргә ышанмый инде хәзер Конкрет эшләр, нигезле сүзләр кирәк Бүген халыкны ни борчый ’ Ин беренче, әлбәттә, эш мәсьәләсе
—Дөрес әйтәсен. энем,—дип хуплап куйды шулчак кемдер—Бөтен җирлә— бетерү дә кыскарту Халыкка кая барыргадыр9 Башны тора салып элмәккә тыгып булмый бит Барыбызга да яшәргә кирәк
—Шулай, хәлләр һич тә мактанырлык түгел Безнен кечкенә генә шәһәрдә дә ике завод ябылды, менләгән кеше эшсез калды Ә ил буйлап күпме’’ Әлбәггә кәгазьгә матур сүзләрне күп язып була, һәркемне эш белән тәэмин итәбез, дип. алтын вәгъдәләр бирергә була. Тик мона халык ышанырмы ’ Кешеләрне үз артыбыздан ияртер очен дәлилле сүзләр кирәк Партиягә көчләп, куып кертеп булмый Саныбыз аз булса да. нигезебез нык булсын, таянырлык ышанычлы, жин сызганып эшләрлек кешеләребез булсын Мин партиядән. «Гаделлек» партиясеннән нәкъ шуны, конкрет эшләрне омет итәм Һәм үзем дә бу партиягә эшләргә, халыкка хезмәт итәргә дип кердем
— Илзат, син алай ашыкма әле
Бу сүзләрне кем әйтте, мин хәтерләми дә калдым, колагымда шул исем генә яңгырады Нинди матур, сөйкемле исем! ИЛЗАТ Илзат
—Без барсын да чәйнәп бирсәк, ниятләребезне ачып сатсак, безнен бөтен идеяләрне башкатар урлаячак бит —Өстәт артында утырган пеләш башлы кеше шулай диде.
—Урласыннар' Без бит партия очен тырышып йөрмибез, хатык тормышын яхшыртырга омтылабыз. Кем эшләсә дә. ин мөһиме нәтиҗәсе унай булсын Шулай түгелмени’’
—Шулай, шулай Дөрес сөйлисен,—диеште залдагылар
Пеләш баш тамак кырып куйды:
—Сүзен беттеме. Илзат'* Фикерен аңлашылды, теркәп куярбыз
Дулкынлануданмы, эчке ярсуыннанмы Илзатнын янаклары алсуланган, кин маңгаена тирләр бәреп чыккан Ул шундый сөйкемле, анын йөзеннән генә түгел, бөтен барлыгыннан гүя кояш нуры бөркелә Бу кешенен эче-тышы балкый иле Минем ана караган саен карыйсым китә Мин инде ана муеннан гашыйк Мин инде жаным-тәнем белән бу кешегә бәйләнгән Әгәр аны бүтән күрмәсәм. сагыштан үләчәкмен Хәлем шундый ите. бу җыелыш төнгә кадәр барса да. бер сүзем юк. тик Ут гына монда, күз алдымда бхтсын
Ләкин җыелыш бетте Ир-атлар гөрләшә-гөрләшә урыннарыннан кузгалдылар Мин дә исерек кеше сыман ишеккә юнаълем Бик кадерле нәрсәм монда кала кебек, бик кадерле нәрсәмнедер мәнгегә югалтам кебек Урамга чыккач та. анын белән очраштырган җирлән китәсе килмичә, таптанып тордык» Ни когәм. үзем дә белмим Шулчак Йә Алла, бу төш түгелме”
—Әйдәгез, мин сезне машина белән озатып куям Брак торасызмы’
Ни кызганыч, якын торам шул мин. бик якын торам Урам аша гына
чыгасы. Нигә шулай якын торам икән?! Ә нигә дөресен әйтергә әле?
—Ерак.—Аллага шөкер, тотлыкмыйча әйтә алдым.
—Әйдәгез алайса, утырыгыз.—Илзат кызу-кызу атлап ак машинага таба юнатде. Машина да төшнен дәвамы—ак төстәге җиңел машина иде... Бу—язмыш, дип уйладым мин. Кемнәндер, кайчандыр, бу дөньяда бернинди очраклылык юк, барсы да ниндидер канунга буйсына, дип ишеткән идем. Әгәр шулай икән, без бәлки кемнеңдер ифрат күләмле, укып бетермәслек зур бер әсәренең геройларыдыр. Шул әсәрне язучы мине Илзат исемле серле зат белән очраштырган икән, аның дәвамы, ахыры да бардыр... Беләсе иде, нинди икән ул?
Илзат машинаның алгы ишеген ачып, миңа урын тәкъдим итте. Аннары үзе утырды. Без артык якын, янәшә идек. Һәм шулчак гаҗәп хисләр кичереп алдым: без гүя күптәнге танышлар, бер-беребезгә бик кадерле җаннар икән! Ана килеп сыенудан, башымны киң җилкәсенә салудан үземне чак тыеп калдым. Нигә шулай якын мина бу кеше? Әллә, чынлап та, без җирдә бер генә тормыш яшәмибезме һәм теге тормышыбызда Илзат белән бер тән, бер жан булганбызмы?
—Сезне кая илтергә?
Кая дисәм ераграк булыр икән?
—Боеклыга.
—Анда торасызмыни?
—Әйе.
—Шуннан йөреп эшлисезме?
—Әйе.
—Авырдыр ич.
-Юк
—Унбиш чакрым аз ара түгел.
—Түгел.
—Авылда эш юктыр.
-Юк.
—Бөтен ил таралып бара. Гөрләп торган тормышны җимерделәр.
Мин дәшмәдем.
—Сез минем белән килешәсездер бит?
—Әйе.
—Сез бик сүзчән булдыгыз әле...
—Әйе...—шулай дидем дә, төртелеп калдым. Чү, нишлим мин, тутый кош кебек, бер сүзне такмаклап барам лабаса. Илзат минем хакта ни уйлар? Җитеп бетми моңа, дип уйламаса ярый ла... Их, шул тотлыгуларым булмаса! Нәрсәгә ометләнәм, кем турында хыялланам мин?! Минамы соң инде шундый чибәр, акыллы егетнең сөйгәне булу?!
Менә инде шәһәрне дә чыктык. Машина тиз бара. Боеклыга да җитәрбез... Һәм безнең юллар мәңгегә аерылыр...
—Кайда эшлисез сон сез?
—Почтада.
—Кем булып?
—Кассир.
—Акча санау—әйбәт эш. Тик дөрес санарга кирәк, әйеме?
—Әйе.
—Җыелыштан нинди фикерләр белән чыктыгыз соң?
Бу сорауга «әйе», «юк» белән генә котыла торган түгел инде...
—Сез...—мин тотлыкмас өчен тирән итеп сулап куйдым.—Бик әйбәт сөйләдегез.
—Сөйләргә була ла анысы, эш күрсәтергә кирәк. Безнең халык кызык бит. барысы да зарлана, түрәләрне, хөкүмәтне сүгә. Ә үзенең кыл да кыймылдатасы килми, һаман башкалар эшләгәнне көтә. Бергәләп тотынсак кына, уңышка ирешеп була лабаса.
Нигә дәшмим сон ате мин? Әйтер сүзем бар бит югыйсә Надан, буш кеше түгел ич мин Их. шул тотлыгуым булмаса. Әй лә. надан булып күренгәнче Минем Илзатка күршем Анна апа турында сөйлисем килде Анна апа заводта инженер булып эшли, һәм ана барсы да Анна Михаиловна дип дәшә иде Эшсез калгач, базарда сату итә башлады Аяк-куллары сызлап бик интегә Базарда чүпрәк сатар өчен институтларда укып йөрдеммени мин. дип сукрана. Ул элекке елларны сагына Барыбыз да тигез, бердәм идек, акчаны вакытында алып, бер-беребезгә кунакка йөрешеп. күнелле итеп яши идек. ди. Базарда безнекеләр күп Ярый ла мин. завод ябылгач, хисапчылар курсында укып, почтага урнаша алдым. Чөнки яшь идем. Ә кырыктан узганнар берсе дә юные эшкә урнаша алмады. Өлкән яшьтәгеләрне батып баручы корабтан ин беренче чыгарып ташладылар
Минем Илзатка шуларны сөйлисем килде Ярый ла вакытында тукталып калдым Нинди завод. нинди Анна Михайловка ди?! Мин Боеклы кызы ләбаса
Менә инде кайтып та җиттек Юл чатындагы тукталышка җиткәч
—Шунда төшерегез,—дидем
Илзат гаҗәпләнде:
—Нигә монда? Мин сезне йортыгызга ук илтеп куям.
—Юк-юк. Кирәкми.—дидем мин
Ярый алайса —Илзат машинасын шәһәр ягына таба борып, нәкъ тукталыш янына килеп туктады Кай арала төшеп, мина ишек тә ачты Ир- атлар тарафыннан мондый игътибарны беренче күрүем бугай. Бу чынлап та. төш белән он арасындагы ниндидер саташу, ахры
Без кара-каршы басып торабыз. Илзат мина төбәлгән Никтер китәргә ашыкмый.
—Без танышмадык та бугай. Мин Илзат булам. Сезне кем дип белик9 —Гөлкәй.
— Гөлкәй Матур исем Беренче ишетүем Кайсы йорт сезнеке була инде. Гөлкәй9 Бәлки кунакка килергә туры килер?—Илзат күзләрен кыса төшеп, кызыксынучан карашын моннан уч төбендә кебек күренеп торган авылга таба юнәлтте
—Әнә.—дидем мин күземә беренче чалынган йортка төртеп
—Яшел түбәле йортмы?
—Әйе.
—Яшел төсне яратам мин. тормыш төсе —диде Илзат —Йә. ярый алайса. Гөлкәй, бүгенгә саубуллашыйк Кабат күрешербез дип өметләнәм Безнен җыелышлар һәр атнада җомга көнне, шул ук урында үткәрелә. Килегез
Мин анын зәнгәр нур сирпеп торган якты күзләренә туры карап елмайдым Илзатка сөйкемле булып күренәсем килде Онытмасын иде ул мине, мәхәббәт, соклану тулы карашымны онытмасын иде Никтер бик рәхәт иде мина анын янышы Бу ягымлы кешедән аерыласы һич тә килми иде Әллә алдаганымны әйтеп, кире утырып китимме икән, дип тә уйладым Ләкин анын алдында алдакчы булып та каласым килмәде Илзат хушлашырга дип кулын сузгач, кулымны анын зур учына салдым Анын кулы җылы, йомшак иде Ул үз итеп минем бармакларымны җинелчә генә кысып куйды
-Очрашканга кадәр алайса. Гаткәй
Машина кузгалып китте Мин Боеклы авылы тукталышында япа-ялгызым басып калдым Дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк иде
Менә шундый хәлләр, дәфтәркәем Бәхетемнән исереп йөрим хәзер Үлсәм дә үкенмәм тосте Юк. үләсем килми! Аны тапкач кына ник әле үләргә ди9' Дөнья шундый якты, шундый матур, чөнки анда Ул бар'" Мин бит ате аны кабат күрәчәкмен Менә җомга көн генә җитсен Жыелышка йөгереп барачакмын Ул ни кушса, шуны эшлиячәкмен. кая чакырса, шунда барачакмын*
27 сентябрь.
Дәфтәркәем Ул югалды Юк ул. юк Жомга көнен ничек көтеп
алганымны үзем генә беләм. Мәңге житмәс кебек тоелган иде. Кадерлем белән очрашыр мизгелләрне сәгатьләп түгел, минутлап санадым. Ә ул җыелышка килмәде!!! Утырдым инде дивана кебек. Бер килгәч, ничек китәсең. Башыма берни кермәде. Теге пеләш абзый барыбызга да ниндидер кәгазьләр таратты. Аннары җыелышта катнашучыларның фамилияләрен язып алдылар: кем кайда эшли, кайда тора. Мин башта әйтергә теләмәгән идем, тик Илзат мине эзли калса, ничек табар, дип уйладым да, эш телефонымны биреп калдырдым. Күңелдә ниндидер өмет бар иде. Мин аның белән очрашуыма ышанам, барыбер ышанам! Юкка гына кермәде ич ул минем төшемә, әйе бит, дәфтәркәем? Ичмасам, син юат мине! Әй, юк шул. син тыңлый гына беләсең... Кемгә сөйлим серләремне, кемгә түгим сагышымны?! Сагынам бит мин аны, са-гы- нам!!!
7 октябрь.
Бүген минем өчен кояш чыкты! Нинди могҗиза, нинди бәхет! Ул миңа шалтыратты! Ярый әле, теге чакта акылым җитеп, телефон номерымны биргәнмен. Мин ул җыелышка башка бармадым. Әгәр ул анда юк икән, нишләп йөрим? Ә ул килгән, минем юклыкны сизгән, көткән, эзләгән! Үзе шулай диде. Мин сагыштан үләргә җитеп йөрим, ә ул мине эзли икән! Дүшәмбе конне иртүк шалтыратты. Телефон трубкасын Галя алган иде. -Надо же. нашу Гульку мужчина спрашивает!» дип көлә. Мин үзем дә аптырап калдым: кем булыр икән?! Әллә апа белән бер-бер хәл булып, җизни шалтыратамы, дип тә уйладым. Ә баксаң... Анын тавышын мин шундук таныдым. Беренче сүзен ишетүгә үк, кайнар учакка эләккән кургаш кебек эредем дә төштем. Бүлектәге хатыннар колакларын тырпайтып, безне тыңлыйлар. Ничек каушамыйсын?
—Гөлкәй, хәлләрегез ничек?
—Яхшы...
—Авырмыйсыздыр бит?
—Юк...
—Ә мин сезне югалттым, Гөлкәй. Нигә җыелышка килмәдегез? Безне ташларга булдыгызмыни?
—Юк...
—Бу җомга килерсез бит?
Йә Алла, сорап тора тагын! Ничек инде килмим ди?! Ул гына булсын! —Килермен.
—Алайса, җомгага кадәр, Гөлкәй. Мин сезне көтәм.
—Ярар...
—Сау булыгыз.
Мин дә трубканы куйдым. Үземә төбәлгән өч пар күз астында исерек кеше сыман чайкала-чайкала өстәл артына барып утырдым. Эшләү сәләтемне тулаем югалткан идем. Бу халәттә мин түшәмгә карап хыялланып кына ята алам. Алда тагы дүрт көн Шул дүрт конне дүрт диңгез кичкәндәй кичәсе бар. Нидер эшлисе бар. Керем, чыгым. . Кассирның башы һәрчак айнык булырга тиеш. Ә мин мәхәббәт шәрабы эчтем һәм тиз генә айный да алмам кебек... Менә шундый хәлләр, кадерле дәфтәркәем... Синең хуҗаң и-се-рек... Ил-за- а-а-ат, нишләттең син мине?! Нишләттең син Гөлкәйне?!
11 октябрь.
Бүген тагы Боеклыда булып кайттым әле. Вәт тиле, үз теләгем белән нужа куып йөрим. Ул минем тотлыгуымны сизде инде. Никадәр тырышсам да. барыбер тотлыктым шул. Сөйләшәсе килә бит. Телсез кебек баш кагып кына утырасы килми.
Ул шундый акыллы. Бу юлы да чыгып сөйләде. Бу юлы кешеләр дә күбрәк килгән иде. Түрдә утыручы теге пеләш абый Илзатка иркенләп сөйләргә ирек бирмичә, җитте, аңлашылды, дип никтер гел бүлдереп торды. Дөрес сөйли бит югыйсә Илзат.
—һәр кешенең дә бай яшәргә, бәхетле булырга хакы бар. Байлык җитәрлек
безнең илдә. тик ана халык түгел, намуссыз бәндәләр хужа булырга маташа Менә, нефтьне генә алыйк. Аны сатудан кергән акчаны һәр кешегә тигез итеп бүлеп бирсәк, безнен халык мохтажлыкнын ни икәнен дә белмәс иде Туган җиребез байлыгына үзебез хужа булырга тиеш! Шул нефть аркасында суыбыз, һавабыз пычрана, басуларыбыз таптала, безнен халык майга бата-бата аны жир астыннан чыгара, ә рәхәтен үзләре түгел, аллә кемнәр балки але тамчы да тир тамызмаган әрәмтамаклар күрә Минем, мәсалән. кеше хокуклары бозылмаган илдә, дөрес җәмгыятьтә яшисем килә Гадел законнар тантана иткән илдә! Һәм шунын өчен көрәшәчәкмен дә! Закон алдында һәркем тигез булырга тиеш!
—Ил зат, сабыр ит. кызма.
—Кызам әле! Минем кебек барысы да кызсын иде але ул! Дәшмичә яхшы буласынмы? Дәшмәгән саен таптыйлар. Әрлән кебек ояңда посып угырып кына үзгәрми ул дөнья Үз сүзенне әйтүдән курыкмаска кирәк. Әгәр һәр кеше үз хокукларын, гаделлекне яклап көрәшә башласа, түрәләр, караклар бу кадәр азмас иде! Күзгә карап халыкны, илне талыйлар. Ә без. сабыр, дәшмибез Нидән куркабыз? Безне бөтен дөнья күзәтә, бөтен дөнья. Россиядә кеше хокуклары бозыла, дип чан кага. Алар килеп якласынмы безне.* Чечняны гына алыйк...
— Илзат, аңлашылды. Башкаларга сүз бирик.
Илзат ачуы килгән, үртәлгән кешедәй кул селтәде дә. урынына барып утырды. Әмма ул туктады дип кенә берәү дә сөйләргә атылып чыкмады Теләсә нишләгез, безгә барыбер, дигән кыяфәттә утыручылар күпчелек иде Минем Илзатнын сүзләрен хуплап, ул дөрес соили. дип әйтәсем, аны башкалар алдында зурлыйсым, күтәрәсем килде Тик һаман да шул тотлыгу итәгемнән тотып калды.
Илзаттан сон пеләш башлы ир сүз алды.
—Сайлауга вакыт аз калды, иптәшләр Безгә үз членнарыбызны арттырырга кирәк. Дусларыгызны, туганнары! ызны партиягә гартыгыз Халык арасында безнен партия турында сөйләгез. Халыкны үзебезнен якка аударырга кирәк Өлкәннәр көнен йоклап уздырдык, хәерле булсын Озакламый әнә Яна ел бәйрәме җитә. Менә шунда үзебезне күрсәтеп калырга кирәк Белсен халык шундый партия барын Бүләкләргә акча кызганмаска кирәк Балалар йортына барып, берәр бәйрәм оештырып кайтсак та зыян итмәс Бүләген -мазарын таратып дигәндәй Менә шул хакта ныклап уйлашырга кирәк Пиар-акция дигән нәрсә бар Бездән генә калмаган. Әнә. Жириновский у зен күрсәтер өчен ил буйлап маймылланып йөри. Алардан үрнәк аласы бар Һәр сайлауда Госдумага шулар кереп утыра Кәмитчеләрне я ра тал ар бездә Реклама өчен нинди ысул да бара
— Бер маймыл булгач, җиткән инде Күпкә китсә, кыллы бетә анын,—дип куйды кемдер
Көлешеп-гөрләшеп. Жириновский турында мәзәкләр сөйли башладылар Җыелышның җитдилеге бетте Өстәл остендә өеме белән ниндидер кәгазьләр тора иде. бер ир-ат шуларны үзебез белән алырга, кешеләр арасында таратырга кушты да. җыелышны ябык дип белдерде
—Нишлисез сон. Гөлкәй, керәсезме безнен партиягә'*—дип сорады миннән Илзат кайтканда. Ул инде мина күптәнге танышы итеп карый Җыелыштан чыгуга яныма килеп: «Боеклыга барырта теләүчеләр юкмы'** дип елмайды Мин дә нәкъ шулай тиеш кебек берсүзсез ак машина эченә чулпым Бу галы күпелем тыныч, чөнки Боеклы аша шәһәр!ә кайтучы автобус бар икәнен һәм анын кичке сигездән сон гына икәнен беләм
Ил затнын соравына, хисләремне яшерми. «Синен артыннан җир читенә дә барырга риза»,- дип җавап бирәсем килгән иде. тик алай әйтмәдем
— Миннән ни ф-ф-ф-айда инде'*—дидем Тотлыгуыма оялудан, битемә гүя ут капты.
—Безнен сафта һәр кеше кирәк һәм кадерле,—диде Илзат —Тик сукырларча иярүчеләр түгел, чын көрәшчеләр кирәк.
—Мин... к-к-көрәшче түгел...
Шулчак Илзат машинаны юл кырына чыгарып туктатты да, карашын мина төбәде:
—Гөлкәй, дустым, күрмисең, анламыйсыңмыни сон син илдәге хәлләрне?! Гади халыкнын ничек интегеп яшәвен күрмисенмени? Безнен байлар, күпчелек түрәләр үзләре өчен генә яши бит. Илнен киләчәге турында, халык турында кайгырткан намуслы җитәкчеләр бик аз. Яшь буынны алда ни көтә?! Аларга ни калдырабыз9 Бу турыда беркем уйламый...—Ул башын чайкап, авыр сулап куйды:
—Ник шул чаклы битараф сез, аяламыйм.
Мин дә Илзатны аяламадым. Ни булган соң әле ул кадәр? Нигә шул чаклы өзгәләнә, баш вата ул?!
—Ярый. Гөлкәй, болай булгач, акны карадан аермагач, буталып та йөрмә инде син безнен җыелышларда. Никтер мин сине башка төрле күзаллаган идем Хыялымда мине анлый торган кеше итеп күргән идем. Көлсәң, көл, мин бит сине башта төшемдә күргән идем. Менә шулай икәү машинага утырып, тауга таба, якты офыкка таба китүебезне күргән идем. Өнемдә дә очраткач, шаккаттым. Юкка түгелдер бу очрашу дип уйладым... Ә без бөтенләй ят, чит кешеләр икән...
Мин Илзатны гаҗәпләнеп тынладым. Бөтен тәнем буйлап ниндидер салкын дулкын йөгерде. Бу нинди могҗиза?! Без икебез дә бер үк төшне күргәнбез! Менә ни өчен ул мина карап елмайган, менә ни өчен ул беренче күрүдә үк бик якын, кадерле кешем булып тоелган икән! Минем һич тә Илзатның күңелен төшерәсем килмәде.
—Әгәр син т-т-телисен икән, мин... «Гаделлек» па-партиясенә керермен...— дидем.
—Их, Гөлкәй, андамыни хикмәт?! Партиягә керүен түгел, мине аңлавын кирәк, дустым, фикердәшем булуың кирәк.
—Мин с-с-синен дустын... бу-лыр-мын...
—Дуслыкны сорап алмыйлар. Кичер. Гөлкәй, башыңны бутадым. Әйдә мин сине илтеп куйыйм да, хушлашыйк. Сәясәт хатын-кыз эше түгелдер инде ул. Жанна д Арклар мен елга бер генә туадыр. Илдә ир-атлар тәртип урнаштырырга тиеш. Шулай бит?!
—Әйе.
—Килештек алайса.
—Мин дә... сине төшемдә... к-күргән идем...
Илзат миңа төбәлеп сүзсез калды. Карашында аптырау иде.
—Алайса бу, чынлап та, язмыштыр... Язмышны үпкәләтергә ярамый, Гөлкәй!
Боеклыга килеп җиткәч, тукталышта бер-беребезгә сыенып диярлек басып, байтак кына сөйләшеп тордык. Мин Илзатның үземә кагылуын, кочаклавын көттем, ана сыенасым, иркәләнәсем килде. Тик ул никтер җитди иде. миннән авыл турында сорашты. Ничә йорт бар, күпмерәк кеше яши. мәктәптә ничә бала укый, яшьләр авылда каламы . Анын сорауларына җавап бирә-бирә тәмам гаҗиз булдым. Мин ялган диңгезенә батканнан бата барам, бер ялганга икенчеләре өстәлә. Кайчан котылырмын бу газаптан? Ник кенә алдадым икән?! Автобус килер вакыт якынлашкач, мин Илзатны куып диярлек җибәрдем. Арыдым, әни борчыладыр, дидем. Хушлашканда ул кулымны озак кына җибәрми торды...
Менә шундый хәлләр, дәфтәркәем Мин хәзер бу дөньяда ялгыз түгел, минем якын кешем, яраткан кешем, кадерлем бар. Әгәр аның белән очрашмаган булсам, тормышымнын ни кадәр буш, мәгънәсез икәнен дә белми калыр идем. Кояшны күрми, караңгы базда яшәгән дә яшәгән булыр идем. Бу яшәү дә булмас иде әле, бары җан асрау гына булыр иде. Ә хәзер... Ә хәзер миннән
бәхетле кеше юк! Мәхәббәт бөтен тормышыма нур сибә, мина гүя канатлар үсте, атлап иөрмим. ә очам' Халидә аптырый, ни булды сина. Гаткәй. ди .Мин ана берни дә сөйләмим. Сина гына сөйлим, дәфтәрем, кешеләргә сөйләсәм, шатлыгыма күз тидерерләр дип куркам
25 октябрь.
Мин бүген гариза язып «Гаделлек» партиясенә кердем Илзат мина беренче «партия бурычы» да йөкләде инде. Боеклыга илтеп куйгач, кулыма бер кочак газет тоттырып, менә шуларны авылдашларына таратып чык әле. укысыннар, танышсыннар, кешеләрнең күзләре ачылсын, диде. Житмәсә. бу юлы тукталышта гына калдырып китмичә, фермалар янына, авыл очына ук китереп куйды. Газетларымны кочаклап, япа-ялгызым шунда басып калдым Базарны таратып йөрсәм, соңгы автобуска өлгермәсем көн кебек ачык иде. Нишләргә’’ Илзат кушкан эшне дә үтәми ярамый Күзенә ничек карармын’ Ул бит мина ышана. Әллә сон берәр кая яшереп кенә калдырыйммы ! Мин багана яктысына килеп газетный берсен укып карадым Анда «Гаделлек» партиясенең программасы басылган иде. Мина аларны ташлап калдыру кызганыч та һәм уңайсыз да иде. Илзатка, анын дусларына хыянәт итү була ич бу. Алар халыкка яхшылык эшләргә йөриләр, тырышалар, гаделлек өчен көрәшәләр Ә мин шул кечкенә генә эшне дә башкара алмыйм. Шулай уйладым да. тәвәккатәп. авыл ягына киттем. Ярый әле караңгы төшкән, мине күрүче юк Шәһәрнең асфальт урамнарында гына киеп йөри торган ботинкаларым белән пычрак ерып, йорттан йортка йори-йөри. почта әрҗәләренә газетлар салдым. Инде бер урамны инләп чыккан идем, инде кулымдагы йөк шактый кимегән иде Шулчак бөтен урамны балкытып, каршыма бер машина килеп чыкты Мин көчле фаралар яктысында сәхнә уртасында берьялгызы басып калган артист хәлендә идем. Алар мине күрәләр, ә мин юк. УАЗ машинасы минем яныма ук килеп туктады, аннан алып гәүдәле бер ир-ат чыкты
— Кем син? Нишләп йөрисең монда?
Тавышы коры һәм карт иле
—Утыр машинага, тиз бул!
—Утырмыйм.
— Курыкма, урманга алып китмим Идарәгә барабыз, шунда сөйләшербез.— диде ир.
Идарәдә идән юып иорүче хатыннан башка кеше дә юк иде Мине ияртеп килгән абый юеш идәндә зур-зур пычрак эзләр калдырып. ишек каршындагы бүлмәгә кереп китте. Зур куллары белән кочагына җыеп мине дә үзеннән калдырмады:
—Әйдә. әйдә, тизрәк атла.
Без бары тик өстәл һәм урындыклардан торган иркен бүлмәгә килеп кердек Абзый телефоннан башка берни булмаган буш өстәл артына барып утырды да. кулы белән ишарәләп миңа да утырырга кушты
Бүлмәдәге бердәнбер лампочка якт ысында абыйның йөзе сары булып күренә, маңгае гүя нәкъ урталай ярылган, куе кашлар уртасыннан чәч төбенә хәтле гуп-туры тирән буразна сызылган иде. Күрәсең, кашларын гел җыерып йөрүче бик кырыс кешедер.
— Йә сөйлә. Нинди коткы таратып йөрисен монда?
—Б-б-бернинди дә к-к-коткы таратмыйм
—Таратмыйсынмы ни? Ә кулыңда нәрсә'.’ Кая. бир әле
Мин карышып тормадым, бер сүз дәшмичә, газетларны өстәлгә китереп куйдым Абый аларнын берсен кулына алды да. йөзенә үк китереп укый башлады:
— Балалар!а бушлай белем бирү Тәк-тәк Бушка медицина хезмәте күрсәтү Шәп-шәп Яна эш урыннары булдыру, тиешенчә хезмәт хакы түләү Бусы гагы да яхшы .Бюрократия, коррупция белән кискен көрәш Бусы бусыннан да яхшы Оҗмахта яшиселәр бар икән әле. Их. сеңел, синен
зз
дә башны катыралармыни? Ышанасынмы шуларга? Монын кебек сүз боткасы белән дөнья тулган бит хәзер. Халык грамотный, бар да укый-яза белә. Сиптерәләр генә борчакны. Булганны бетермәскә иде! Ни пычагыма дип килеп тыгылдың инде син бу аферистлар арасына? Иренә бәлеш пешереп, өйдә утырасы урында...
Абыйнын сүзләре мине рәнҗетте. Үзем өчен түгел, Илзат өчен үртәлеп куйдым. Нишләп Илзат аферист булсын ди?! Ул үз эшенең хаклыгына, кешеләргә кирәклегенә чын күңелдән ышанып йөри, аның күңелендә бер начар уй да юк. Ә бу абый минем яратканымнан, анын эшеннән, изге максат- хыялларыннан көлеп утыра.
—Күпме таратырга өлгердең?
— Белмим.
—Ярар, хәерле булсын. Боларын мичкә атарбыз. Партизанка Зоя булдым дисен инде. Син, сенел, шуны аңла: синен белән мина ул Госдумада кем утырса да барыбер. Синең белән мина эшләргә, халыкны ашатырга кирәк. Әкият сөйләп кенә бармый ул дөнья... Үзең кайда эшлисен сон?
—Эшләмим.
—Алай икән... Хуш, андый хәлләр дә булгалый. Эш белән проблема, канишны. Эшсез бәндә ашсыз бәндә инде ул. Ирең эшлиме?
—Әйе.
—Менә ансы шәп. Ә син юкны бушка аударып йөрисен инде... Кыяфәтенә караганда шәһәрдән, ахры, үзең.
—Әйе.—Бу минем бердәнбер дөрес җавабым иде.
—Күпме түлиләр инде?
—Нәрсә өчен?
—Боларны тараткан өчен. Түлиләрдер бит? Тон уртасында бушка эшләп йөрмисендер.
—Бушка...
—Алай булгач, казаның бик үк тулы түгелдер инде... Ну-у-шту-у-ж, тилегә ут та юк, суд та юк. Бар, юлында бул. Бүтән күземә чалынма түлке. Дөнья болгатучылар синнән башка да җитәрлек.
Мин урынымнан кузгалмадым. Кая барыйм? Япа-ялгызым төнге юлга чыгып басмам бит.
—Абый, шунда гына куныйм әле мин. Иртүк китәрмен.
—Соң, балакаем, керереңнән алда чыгарынны уйларга кирәк иде. Муенын тулы баш бит. Кунуын кунарсың да, менә иренә ни диярсең.
Безнең сүзне тынлап торган ахры, шулчак кайдандыр почмактан хатын- кыз тавышы ишетелде:
—Салих шәһәргә барам дигән иде. Китмәгән булса.
—Бу вакыттамы?
—Ана кая ашыгырга?
—Шалтырат, белеш әле, Зөһрә. Булмаса, шунда, синең янда кунар инде. Үз башларына бәла эзләп йөрүчеләр бар бит, әй. Бәхетенә мин туры килдем. Шамил булса, ике дә сөйләшми милициягә илтеп атар иде.
Абый, минем газетларны култык астына кыстырып, урыныннан кузгалды, миңа карап, кырыс кына әйтеп куйды:
—Сенел, син абыеңны тыңла, мин начарга әйтмим. Как- никак синнән күбрәк яшәгән, күбрәк күргән.
Ул чыгып киткәч, Зөһрә апа телефоннан шалтыратып кем беләндер сөйләште, минем турында әйтте, кереп алырга кушты. Идән юучы хатынның шулай эшлекле кылануы мине бик гаҗәпләндерде.
—Син дә коммунист түгелдер бит?—дип сорады ул миннән.
-Юк.
—Ә безнең персидәтел коммунист. Яхшы кеше ул. Андыйлар райунда бүтән юк та. Безнекеләр акчаны да вакытында алып тора. Бөтен авыл белән ана
исәнлек телибез. Пенсиягә генә озатмасыннар инде үзен Яшьләр бик яман, чөнки нужа күргәннәре юк. Түрә булып киләләр дә. халык канын эчә башлыйлар Әнә Өчтирәкләр персидәтелләреннән зар елыйлар, кешеләрне кыйный икән Мафия белән дә бәйләнгән ди Булыр да! Ике ел эшләмәде, клуб хәтле йорт тозеп куйды үзенә. Тоталар бит шуны. Элек булса И элек бөтенләй башка тормыш иде Бөтенесе дәүләткә, халыкка иде Ә Хафиз, менә бу абыенны. персидәтелебезне әйтәм. дөньяда бер чисныи кеше ул Колхозный энәсенә дә тимәде.
Мин Зөһрә апаны дәшми генә тынлап утырдым Дөресен әйткәндә, мина бу кешеләр икесе дә бик ошады. Алар мина начарлык теләми иде. Авыл кешеләрен яратам мин Алар эчкерсез була.
—Кая. кемне алып китәргә?
Бу кор, куе тавыш безнен сөйләшүне бүлде Мин артыма борылып карадым Ишек төбендә түгәрәк тулы битле, кечкенә юантык гәүдәле 40-50 яшьтәр тирәсендәге ир басып тора иде.
—Әйдә, сеңел. такси килде,—дип гөрелдәп көлле ул.
Мин. Зөһрә апа белән саубуллашып, ана иярдем
Салих абый бик сүзчән булып чыкты. Үзе сөйли, үзе гөр-гөр көлә Шундый шат, бар нәрсәдән канәгать кешене очратканым юк иде әле. Шәһәргә килеп җиткәндә мин анын турында барысын да белә идем инде Йорт турыбызга җитеп, машинасыннан төшкәндә. Салих абый тагы кычкырып көтеп җибәрде
—Вәт бит әй. нинди чибәр шәһәр кызын утыртып кайттым, таныша да алмый калдым Буйдак бит абзан, яхшы хатын кирәк мина Исеменне булса да әйт әле.
—Минем ирем бар.
Алай булгач, пас. сеңел. Кеше ярларына тимибез,—диде Салих абый Икенче көнне иртүк Ил зат шалтыратты Мин ана артыгын сөйләп тормадым — Барсын да тараттым.— дию белән генә чикләндем
—Рәхмәт. Гөлкәй Син молодец! Без синен белән таулар актарабыз әле. - диде Илзат. Тик анын сүзләре миндә алләни шатлык уята алмады Боеклы мине үзгәрткән, күнел күземне каплап алган алсу томан бераз тарала төшкән иде Мин беренче тапкыр Илзат белән каушамыйча, дулкынланмыйча сөйләшә алдым. Мин беренче тапкыр Илзатнын хаклылыгына шикләнеп карадым Боеклы рәисе үзенсн кырыс, тупас сүзләре белән күңелемдәге нурның бер өлешен сүндер!ән иле.
I ноябрь.
Бүген җомга. Минем өчен бәйрәм көн Анын белән очраша торган кон Тик мин Илзатны бик күрәсем килсә дә. җыелышка бармадым Чөнки ул мине тагы Боеклыга алып китәчәк Ә миңа анда барырга, күренергә ярамый Элек әле иркенләп йөри ала идем, ә хәзер юк Мине Боеклы авылының өч кешесе таный Хафиз абый. 1оһрә апа һәм Салих абын Бүген урамда да ямьле түгел, коеп янгыр ява. Ноябрьнең беренче көне Яратмыйм шул айны, караңгы, салкын ай Үзем өйдә утырсам да күңелем Илзат янында Эзли, көтәме икән ул мине? Сагынамы икән'’ Өстендә һаман ак плашмы икән ’ Ьи!рәк килешә инде ул ана Бүген дә ялкынланып, илһамланып чыгыш ясыймы икән? Дүшәмбе шалтыратырмы икән ул мина, берәр җылы сүз әйтерме’
II ноябрь.
Юк, шалтыратмады Көне буе телефоннан күземне алмый, аннан хәбәр көттем Кулдан зш китте Тик мине чакыручы булмады Илзат югалды. Ә мин анын адресын да. телефон номерын да белмим Белсәм дә. эзләп йөрмәс идем инде Мин эзләгәннән генә ни файда'* Ил -зааааат'" Кайда син’ Ник оныгтын [әткәеңне? 12 ноябрь.
Бүген дә шалтыратмады Мин ана газет таратыр өчен генә кирәк бу.нанмындыр инде Йомышы үтәлгәч. Гөлкәй дә кирәкми Нигә шулай
беркатлы икән мин? Нигә ышандым мин ана? Хәзер үзенә башка авыл кызын тапкандыр, газетларын аңа тоттыргандыр...
13 ноябрь.
Бүген дә шалтыратмады... Көн шундый озак үтә. Башымда, күңелемдә гел ул гына. Телефон шалтыраган саен сискәнеп куям. Кабынам да. сүнәм, кабынам да сүнәм. Миңа түгел икәнен белгәч, күнелемне бушлык тырный башлый. Дөньяда иң авыр газап, телефон өстенә карап, үзеңне чакыруларын көтү икән...
15 ноябрь.
Бүген җомга. Көне буе, җыелышка барыйммы, юкмы, дип икеләнеп йөрдем. Шул хәтле аны күрәсем, аңлашасым килде. Тик горурлык та бар. Ул башлап үзе хәбәр бирергә тиештер ич. Әгәр мине оныткан икән, җыелышка барып кимсенеп йөрүдән ни файда, яна яра гына алып кайгырсын. Бармыйм дигән идем дә, түзмәдем, эштән соң туп-туры шунда киттем. Ишегалды карангы иде, агачлар арасындагы бер эскәмиягә утырдым да, шымчы кебек урамны күзәтә башладым. Кешеләр берәмләп тә. төркемләп тә килә тора, подъездга кереп югала тора. Минем аларда эшем юк. мин таныш шәүләне, таныш адымнарны көтәм. Тик ул күренмәде. Алдарак килгәндер, эчтә утырадыр дияр идең, машинасы да күренмәде. Шул чак подъездан берәү йөгереп чыкты да, туп-туры миңа таба килә башлады. Мин урынымнан кузгалып, ашыга- ашыга каршы яктагы йортка таба киттем. Кача-поса йөрүләрем бушка гына булды. Мин Илзатымны югалттым. Без анын белән бары өч тапкыр очрашып калдык. Ләкин өч минем сан түгел бит. Минем саным—җиде. Илзатны башка беркайчан күрмәсемә ышанмыйм мин, барыбер ышанмыйм! Әле безнен бергәләп тауга менәсебез бар! Әйе бит, дәфтәрем.
20 ноябрь.
Мин аптырашта. Ни булды икән ана? Бүген эштән кайтып килә идем, бер абый туктатып дәште. Вакыт сорыйдыр дип сәгатемә карый башлаган идем, бу әйтә: «Син, сеңел, безнен партия кешесе түгелме сон? Ник җыелышларга йөрмисең?» ди. Коелдым да төштем. Мине әллә кемнәр таный икән. Илзат булмагач, ниемә миңа ул җыелышлар. Бармыйм да мин анда бүтән. Алай димәдем инде, «авырыйм» дип алдадым. «Сез парлашып югалдыгыз әле. теге кайнар башлы егет тә күренми. Ул булмагач, кызык та түгел»,—диде абый. Кайнар башлы егетнең Илзат булуына бер шигем юк иде. Әллә нишләп киттем. Ни булган Илзатка? Бәлки ул авырыйдыр? Күнелемә шом керде. Мин ана үпкәләп йөрим тагын. Әгәр инде җыелышка килмәгән икән, сәбәпләре җитдидер. Ул бит партиягә шул хәтле бирелгән кеше, аягында йөрерлек булса, үрмәләп булса да килер иде. Ни булды икән ана?! Кайдан эзлим, кайдан табыйм, ничек хәлләрен белим?!
22 ноябрь.
Бүген беренче кар яуды. Дөнья яктырып китте. Урамда шундый матур. Шул карлы сукмакларда Илзат белән җитәкләшеп йөрисе иде. Минем шундый яратасым, яратыласым килә. Илзатны сагынам. Күрсәм, бер сүз дәшмичә, күзләренә генә карап утырыр идем. Сагынуыма түзә алмыйча, мин аңа хат яздым.
Исәнме, матурым, бердәнберем, яратканым, җан атканым! Төнге йокыларымнан, җан тынычлыгымнан мәхрүм итүчем, яшәвемнең мәгънәсенә әйләнгән ягымлы кешем минем! Син бар, димәк мин дә яшим. Син йөргән урамнарда йөрим, син сокланган зәңгәр күккә, серле йолдызларга, ак карлы дөньяга мин дә сокланам. Тик мин сине күрү бәхетеннән мәхрүм. Мин сине югалттым, кадерлем. Безнен карашлар ерак йолдызларда гына очраша. Сине һәр көн күрүчеләр, зәңгәр күзләренә төбәлүчеләр, һәр көн синең йомшак, назлы тавышыңны ишетүче бәхетле кешеләр бардыр. Очар кош булып, бар дөньяны айкап, сине эзләп табасым, тәрәзәңә кунып сина туйганчы карыйсым килә! Яратканым, газизем минем! Синен өчен күңелемдә ин назлы, ин кайнар сүзләремне саклыйм, чәчләреннән иркәли-иркәли аларны сина әйтәсем килә.
Сине күргәннән сон йөрәгемдә дөрләп кабынган мәхәббәт учагы коннән-көн көчлерәк яна. Анын ялкынында, иге-чиге булмаган сагыш утларында мин дә янам Янам. янам. янам... Нинди генә газаплы булса да. мин ул ялкыннын сүнүен теләмим.
27 ноябрь.
Мин инде бу халәтемә, көне-төне сагынуларга, аны югалтуыма, ометсепеккә күнгән, йөрәк ярсуларым да басылган, жаным бу коточкыч бушлыкка ияләшкән иде Гомеремнең өч бәхетле көнен кат-кат искә төшереп, юксынып, шул коннәрнен балкышы, җылысы белән юанып. шуна да риза булып яши идем Тыныч көннәремә буран булып кабат ул килеп керде Эш сәгате тәмамланып килә иде инде, мине телефонга дәштеләр «Ападыр* дип уйладым. Тик Галя мәгънәле елмаеп «Мужчина! Такой приятный голос.»—диде. Бу ул—Илзат иде. .
—Исәнме. Гөлкәй...
Анын йөрәгемә сенгән йомшак ягымлы тавышын ишеткәч, бөтен тәнем калтырап куйды. Тавышым ла калтырап чыкты:
—Исәнме... сез...
—Ә нигә «сез»?! Без дуслар түгелмени’’
— Гөлкәй, ник дәшмисен?
Нәрсә диим?! Мин тәмам аптырашта.
—Гөлкәй, мин сине урамда көтәм.
Көтелмәгән шатлыктан башым әйләнеп китеп, чак егыл малым Бер минут көтәргә дә сабырлыгым юк иде. тиз-тиз генә пәлтәмне элдем дә, урамга очтым, чынлап, очтым. Кай арада, ничек төшеп җиткәнемне үзем дә сизми калганмын. Урамга чыгуга, ишек төбендә үк таныш «Москвич*ны күреп алдым Менә анын ишеге ачылды, анннан Илзат чыкты да елмая-ел мая каршыма атлады. Аны күрүгә бөтен үпкәләрем җилгә очты.
—Әйдә, утыр. Гөлкәй Минем сина әйтер сүзләрем күп
Кузгалып киттек Мин әле һаман авыз ачып бер сүз әйтәлмим Уянып китәрмен дә, машина да. Илзат та юкка чыгар кебек Ул үзе дә дәшми Кая барабыз, мин белмим, мина барыбер Тик туктамасын, бу матур төш кенә өзелмәсен.
—Син мине югалттыңмы. Гөлкәй’’
Сорап тора тагын!
-Юк
—Мин сина шалтырата алмадым шул. гафу ит. Укырга җибәрделәр бит Бер ай Мәскәүдә булып кайттым Иртәдән кичкә кадәр дәресләр Атай да. берике тапкыр шалтыратып карадым, тик сине юк диделәр
—Чыккан булганмындыр
Шундый сихри, шундый гүзәл төш һәм шундый гади сөйләшү Жаным күкләрне иңли, ә үзем җирдә
Ә урамда ботерелеп-бөтерелеп кар ява Фара утлары яктысында алар тоташ көмеш җеп булып күренә Кая барабыз икән без’ Шәһәр кырына, шәхси йортлар ягына таба борылдык Карлы урамнар буйлап бара торгач, кызыл кирпечтән төзелгән мансардалы бер йорт янына килеп туктадык Йортнын тәрәзәләре карашы иде Илзат машинасыннан төшеп, тимер капканы ачты Мин дә төштем Күңелем тулы сорау булса да. бер сүз дәшмәдем Hi зат мине мондый матур Йортка түгел, хәтта җир читенә, ялкын эченә, карурманнарга алып китсә дә. бер сүз дәшмәс идем. «кая», дип тә. «нигә* дип тә сорап тормыйча иярер идем Ин мөһиме—ул минем янымда. Мәхәббәттә мин кат. бары кол гына
Чү' Онытып га җибәргәнмен мин Боеклы кызы лабаса! Өйдә мине «әни кәгә» бит . Моны оны г маска кирәк Ләкин бу карлы-буранлы көндә һич кенә дә Боеклы туктатышында басып катасы килми
Өйгә керүгә мин Илзатка: «Әниләргә хәбәр итәсе иде, кайтмасам, борчылырлар»,—дидем.
—Минем сотовыйдан шалтыратсан гына инде. Монда телефон юк.
Кесә телефоннары белән эш иткән юк иде, аптырап калдым. Илзат хәлемне аңлады:
—Номерларын әйт, үзем җыям.
Мин Халидәнең телефон номерын әйттем.
—Сөйләшеп бетергәч, менә бу кнопкага басарсың,—дип. Илзат уч кадәрле телефонын миңа сузды.
Мина тагы алдашырга туры килде. Халидә «алло, алло» дип берничә тапкыр кычкырды да, трубканы куйды, ә мин, киресенчә, «сөйләшергә» тотындым:
—Әни, бу мин әле, Гөлкәй. Мин бүген кайтып тормыйм, Халидәләрдә кунам. Анын бүген туган көне. Борчылмагыз, яме.
Шуннан сон гына күнел тынычлап, үзебез кергән өй эченә күз салдым Монда салкынча иде. Бу йорт әле өр-яна. биредә тормыш сулышы сизелми, кемдер яши дип әйтә торган да түгел. Бүлмә уртасына ук. камин каршына куелган ике кресло, диван һәм кечкенә генә бер өстәлне санамаганда, бүлмә буш диярлек иде.
—Монда берәү дә тормый,—дип җөпләде минем уйларымны Илзат.—Газны аз гына, торбалар туңмаслык кына ягалар, шуна салкынча. Хәзер мичкә ягып җибәрәбез.
Ул өстендәге саргылт кыска тунын салып, көрән төстәге йон свитердан гына калды.
—Син әлегә чишенми тор, Гөлкәй. Йә салкын тидерерсең,—диде. Аннары ишек янындагы элгечтән кара куртка алып киде дә, урамга чыгып китте, бер кочак утын күтәреп керде.
—Бу йорт минеке түгел, бик якын бер дустымныкы Бер кичкә сорап тордым. Иркенләп синен белән сөйләшәсем килә, Гөлкәй. Сагындым үзеңне.
Мин кәнәфидә утырам, Илзат мина арты белән тора. Ул идәнгә тезләнгән дә, каминга утыннар тыгып маташа. Мина анын күзләре күренми, сүзләре генә килеп ирешә. Ул сүзләр йөрәгемне сыйпап узса да. күнелдә ниндидер ризасызлык, ышанмау, үртәлү бар. Мондый сүзләрне сагынганына артыңны куеп әйтмиләрдер инде... Күзләренә карап әйтәләрдер. Ниһаять, мич тә кабынды, ялкын телләре комсызланып агачларны ялый башлады. Илзат курткасын салып, минем янәшәдәге икенче кәнәфигә утырды.
—Яратам утка карарга. Күнел тынычланып китә. Әллә нинди сер. кыргый көч бар утта,—диде ул карашын мичтән аермый гына.
—Кояш та ут бит, зур бер учак,—дидем мин.—Әгәр кояш җирдән ерагайса, без барыбыз да тунып үләчәкбез. Әгәр якынайса, янып көл булачакбыз. Җирдәге тормышка кояш хуҗа. Кояш мәхәббәт кебек ул...
Илзат мина сәерсенеп карап куйды. Аннары елмаеп:
—Син дә шулай сөйләшерсең икән! Мин синең балык кебек дәшми йөрүенә күнгән идем инде,—диде.—Синен туган көнең кайчан сон. Гөлкәй?
—Җиденче мартта.
—Кара, чынлап та, балык икәнсен бит. Су кызы. Русалка... Беләсеңме шундый әкиятне?
—Беләм. Мин Андерсеннын бөтен әкиятен беләм. Әллә ничә кат укыдым инде. Русалка булсам, мин диңгеземне ташлап, кешеләр янына чыкмас идем.
-Ник?
—Кешеләр бер-берсенә бик күп авыр сүзләр әйтәләр. Авыр сүз ишеткәч, йөрәк авырта...
—Алай димә инде, матур сүзләр дә күп ич.
—Матур сүзләрне әйтергә оялалар. Дөньяда нихәтле җылы, матур сүз бар. ә барыбер ямьсезләрен, начарларын сайлыйлар.
—Кем рәнҗетте сине, Гөлкәй?
—Булды инде
— Мин сина беркайчан да авыр сүз әйтмәм, беркайчан да рәнҗетмәм.— Илзат минем каршыма килеп чүгәләде дә. кулларымны җылы учларына алды
—Синен күнелен тулы кояш. Гөлкәй Шуны үзен беләсемме >
—Илзат, син миннән көлмисенме0
—Нигә?
Мин бер сүз дәшми анын күзләренә тутырып карадым Ул үзе анласын иде... Анласын иде ул мине1
—Тотлыкканын өченме9
Анын өчен генә түгел, әлбәттә. Менә шулай жинел генә, ана ияреп шул буш йортка килгәнем өчен. Мин бит беләм. монда юкка гына килмәдек. Ләкин минем китәсем килми. Анын янында буласым, якты күзләренә туйганчы карыйсым, ягымлы назлы тавышын тынлыйсым. кин күкрәгенә сыенып иркәләнәсем килә Андыймы икән ул. үзенен минем өчен ни кадәрле якын кадерле зат икәнен Минем анардан башка бер кон дә. бер сәгать тә яшисем килмәгәнне андыймы икән?! Юктыр Югыйсә, бу кадәр газапламас, бер күрергә тилмертмәс иде..
— Ышанасынмы. Гөлкәй, тотлыгуын сина сабыйлык төсе бирә, сине ничектер, тагын да назлырак, сөйкемлерәк итә димме Чынлап та шулай Сине яклыйсы, саклыйсы килә башлый Үзеннен хисләренне сынар очен еракка китеп карау кирәк икән Мин сине бик сагындым. Гөлкәй, бик-бик сагындым!
Илзат мине кочагына алды, битемә анын кайнар сулышы килеп ягылды, янак-муеннарымны кайнар иреннәре яндырып үтте Мин тоташ ялкын зченлә калдым. Бар дөньямны онытып, назланасым, иркәләнәсем килде Үзем дә аны кочып, күкрәгенә сыендым Иреннәр иренгә кушылды
—Балык салкын була, диләр тагын Тоташ ялкын бит син. Гөлкәем- бәгырькәем! Йөрәгемә хәтле пешерәсен!
Мин елмайдым гына, кичерешләремнән. гомеремдә беренче тапкыр татыган бу татлы хисләрдән тәмам исергән идем Менә нинди була икән ул мәхәббәт' Менә ни очен ирләр, хатын-кызлар бер-берсеннән башка яши алмый икән' Мин хәзер Илзатка жаным-тәнем белән бәГгләнгән. әгәр ул мине ташласа. Халидә кебек тәгәри-тәгәри елаячакмын Илзаттан башка бер кон дә яши алмаячакмын Минем гел анын белән буласым килә, минем бары аныкы гына буласым килә. Ил затнын китүеннән, югалуыннан курыккандай, мин ана тагы да ныграк сыенам, башымны күкрәгенә салып, йөрәк тибешен тыңлыйм Жир йөзендә минем очен шушы кешедән дә кадерлерәк, газизрәк зат юк Йә Ходаем, аерма мине аннан!
Уйларымны сизеп, юатырга теләгән кебек. Илзат мине чәчләремнән иркәли, маңгаемнан үбә.
—Өшемисенме9
-Юк.
—Әйдә, алайса, торып, ашап азыйк Бүген төн безнеке, бары безнеке генә диде Илзат.—Син мич каршында, җылыда утыр, барысын да үзем әзерлим
Ул торып киткәч тә. мин урынымнан кузгалмыйча мичкә карал яттым Шул арада ут утыннарны «ашап* та бетергән, мичтә йолдызлар кебек күмерләр генә жемелди. Кайчандыр җирдән, судан, һавадан көч алып күкләргә омтылган агачлардан бары кол генә калачак. Никтер яшьлегем, августның йолдызлы бер төнендә мунча мичендә үткәннәрне яндырып утыруым искә төште Ул чакта мина киләчәк юк кебек тоелган иде Ә язмыш мина нинди бүләк әзерләгән икән' Тормыш шундый кызык әйбер, көннәрне, айларны, елларны сүтә-сүтә. ни көткәнен үзең дә белми, һаман алга барасын Сабыр итә. көтә белергә генә кирәк икән Бүген минем ин бәхетле көнем Мин бүген үземнен хатын-кыз икәнемне белдем Хатын-кыз булу, яраткан кешеннән яратылу бик «ур бәхет икәнен белдем. Элек мин. бер бичара теләнче кебек, мәхәббәт бакчасының капкасына гына сөялеп торганмын икән, шул серле бакчада
яңгыраган шат. бәхетле авазларны тынлап, бакчадагыларның нигә колешкәннәрен. сөенешкәнен анларга, белергә теләп, койма ярыгыннан күзәткәнмен. Бүген Илзат мине җитәкләп шул гүзәл бакчага алып керде, хуш исле, әллә ничә төсләр белән балкыган мәхәббәт гөлләрен бүләк итте. Мохтар белән яшәгән елларымны тормышымнан бөтенләй сызып атсам да, мин берни югалтмас идем. Мохтар назлы хисләрдән мәхрүм бер бәндә иде шул. Яратуның нәрсә икәнен үзе дә белмәде, мина да берни бирмәде... Юлымда Илзат очрамаса, мин гомерем буе җансыз кешедәй, тере мәет булып яшәр идем дә яшәр идем А-а-а, нинди бәхетле мин хәзер! Бәхетле!!! Шатлыктан бөтен эчем кытыклана, күкрәгемә генә сыймаган бу олы бәхеттән кычкырып көләсем, бөтерелеп биисем, канатланып очасым килә! Тик мин оялам. Оялам...
—Тор, тор, ялкауланып ятма! Әйдә мин сине бик шәп шәраб белән сыйлыйм. Кавышу көнен билгеләп үтәргәдер бит инде, әйеме, Гөлкәй-бәгырькәй!
Илзат яныма килеп, иреннәремнән суырып үпте:
—Әллә күтәреп кенә илтимме үзеңне?—Шулай диде дә өстемдәге юрганны ачып җибәрде. Мин чырыйлап кычкырып, одеялны үземә тарттым
—И ояла берәү... Үземнеке булды да, хәзер оялган була.
—Көлмә миннән.
—Кызык син. Мәхәббәттән кем көлә инде?! Табигать үзе шулай кушкан бит Бер-берсен яратсыннар дип, парлы итеп яраткан. Бездән генә калмаган Син бик матур, Гөлкәй! Бер оялыр җирен дә юк. кадерлем. Алай оялгач, әйдә киендерим әле үзеңне.
—Кирәкми. Мин үзем.
—Ярый алайса, син киенә тор. Мин утын алып кереп, мичкә өстим әле,— диде Илзат.
Төне буе урамда җил сызгырды, төне буе җир белән күкне тоташтырып карлар бөтерелде. Төне буе мин Мәхәббәт дингезендә коендым. Әгәр бу төн гомеремнең сонгы төне булса да. әгәр иртән күзләремне мәңгелеккә йомсам да, якты дөньяга бернинди үпкәм.үкенечем калмас иде. Илзат белән үткәргән шул төндә мин әллә ничә гомер яшәдем. Анын һәр минуты елга торырлык, һәр минуты бәхет нурына уралган иде.
Менә шулай, дәфтәркәем. Мин әле һаман айный алмыйм. Мин әле һаман Илзатның кайнар кочагында тирбәләм.
28 ноябрь.
Сәер, ул хәтта шалтыратмады да. Шундый төннән сон да Хәлемне дә белмәде. Әллә соң мин анын өчен бер мавыгу гына булдыммы? Үзенекен алды да. киттеме9 Безнең бүлектәге хатыннар шулай диләр бит. ирләргә бер генә нәрсә кирәк, алар хайван кебек, җан дигән нәрсә юк аларда. диләр. Илзатны очратканчы мин дә шулай уйлый идем. Ләкин Илзат бөтенләй башка! Нинди генә ягымлы сүзләр ишетмәдем, нинди генә назлар күрмәдем анардан. Юк. юк, көлмәгәндер ул миннән. Ә көлсә? Үкенер идеммени? Мин аны үзем яраттым, үзем теләдем бит, анын янында күпме бәхетле минутлар кичердем Шуның өчен үкенимме? Юк, үкенмим Яшерен мәхәббәт беркемне дә җылытмый, беркемне дә шатландырмый. Миңа әти шулай дигән иде. Яратасын икән, хисләреңне сөйгәнеңнән яшермә, бар дөньяга кычкыр, кайнар мәхәббәтен башкаларны да җылытсын, дигән иде. Вакытында ачылмаган йөрәк дөрләп яна алмый, пыскый-пыскый кара күмергә әйләнә, дигән иде. Мин Зиннур турында сөйләгәч, шулай дигән иде ул. Ә мин аны тыңламадым, бәгыремне өтеп алырлык кайнар хисләремне куенымда сакладым да сакладым һәм алар чынлап та. көлгә әйләнделәр... Мин әтинен ялгышын кабатладым. Ул да шулай берәүне өзелеп сөйгән булган. Мәхәббәтен белгертергә кыюлыгы җитмичә, эчтән генә янып-сызып йөргән дә йөргән. Килгән шундый көн. бөтенесен берьюлы түккән, күз яшьләре белән бергә ничә еллар йөрәгендә сакланган мәхәббәтен бушаткан. Тик сөйгәненә түгел, анын каберенә.. «Ул да сине яраткан, көткән иде бит,»—дигәннәр әтигә...
—Шулай, кызым, гомер үтә дә китә ул. Мәхәббәтне үзен белән кабергә алып китеп, туфракка күмәргә түгел, җирдәгеләргә—исәннәргә бүләк итәргә кирәк,—дигән иде әтием.
—Син шуна гел монлы җырлар уйныйсын, аны сагынасын, әйе бит ’
— Йөрәктәге ул моңнарны түгәр өчен гармун гына җитми шул. кызым, скрипка кирәк Мәхәббәт артык нечкә хис ул Гомерем буе скрипкада уйнарга кызыктым Ичмасам син өйрән, кызым, мина уйнар, күнелемне юатыр иден.
Мин скрипкада уйнарга өйрәнә алмадым, әтиемнен үтенече һавада эленеп калды... Шуларны искә төшердем дә никтер, чынлап та. скрипкада уйныйсым килеп китте. Әллә тәвәккәлләргәме, ә дәфтәрем? Өйрәнсәм, әтинен кабере өстендә уйнар идем, рухы булса да тынлап сөенер иде Илзатка да уйнар идем Күнелем сизә, ул мине ташламаячак, юк. ташламаячак.'
5 декабрь.
—Саумы. Гөлкәй!
Бу—ул. Тавышын ишетүгә тәнемә ялкын капты.
—Исәнме...
Мин телефоннан сөйләшергә яратмыйм. Мина кешенен йөзен, күзләрен күрү кирәк Ни гаҗәп телефоннан әйтелгән сүзләрнең мәгънәсе авырлык белән килеп ирешә. Шуна күрә сөйләшүемнең рәте-чираты да юк.
—Хәлләр ничек?
—Яхшы.
— Иртәгә җыелыш, онытмадыңмы? Кидерсен бит.'
Оныттым, әлбәттә, оныттым. Ниемә кирәк сон мина ул җыелыш’’ Әгәр Илзатны болай да күрә алам икән, нигә мина анда тилмереп утырырга? Илзат та. бигрәк инде.. харап эшлекле сөйләшә.
Мин озак дәшми торгач. Илзат, кырыс итеп әйтеп куйды.
— Син—безнен партия әгъзасы, килергә кирәк.
Шул гынамы? Шуны әйтер өчен генә шалтыратканмы ’ Өстемә ботлы су сиптеләрмени, катып калдым Ничә көннәр буе күнелемне җылытып торган хисләр гүя җилгә очты. Дөнья буш һәм шыксыз булып калды Менә аптырап утырам хәзер, барыргамы ул җыелышка, юкмы. Кинәш бирче мина, зәнгәр күзле акыллы дәфтәрем
6 декабрь.
Бардым. Күрдем Озатты... Боеклы тукталышында өшеп басып калдым Ашыгып кына битемнән үпте дә. китеп барды. Әйтерсен безнен арада берни булмаган. Әйтерсен. төне буе мина назлы сүзләр пышылдамаган Әллә чынлап га бу ирләрдә йөрәк, жан дигән нәрсә юкмы " Минем бәхетем шулай кыска гомерле булдымыни? И Ходаем, бу бушлыкны ни белән генә тутырырга’ Скрипка алам! Скрипкада уйнарга өйрәнәм Барсына да үч итеп' Менә шул
7 декабрь.
Көчкә эзләп таптым Базарда андый нәрсәләр сатмыйлар икән. Әллә ничә кибегтә булдым. Ә ул гел аулакта, кечкенә генә бер кибет икән Шундый кысан. Скрипкаларның төрлесе бар Бәяләре дә төрле Артык арзанын да. артык кыйбатын да алмаска кирәк. Сайлап йөргән булам инде, кулыма гомердә скрипка тог каным юк. югыйсә Өйрәнә алсам ярый ла. Әй. өйрәнермен әле Кәгүк буе балалар уйнаганны Акча алгач га. Халидә белән бергә барып алырбыз Әлегә аңа әйтми торам, көләр, акчаң әтәч булып кычкыра башладымы әллә, дияр.
11 декабрь.
Илзат гагы «свиданием ә чакырды Бигрәк йомшак холыклы шул мин Каршы килалмадем. ризалаштым Анын белән машинага утырып киткәнемне Халидә дә күреп калды. Без гагы шул йортка килдек. Өй учагында йолдызлар биеде ШУ лар яктысында мин кадерлемне иркәләдем, үзем дә наз бишегеңдә тирбәлдем. Мин мәхәббәт колына әйләндем. Илзатнын аяк астындагы туфракка әйләндем Югыйсә горур буласым, ялындырасым, аны бераз газаплыйсым
килгән иде. Юк, миннән булмый икән. Яратам шул мин аны, өзелеп-өзелеп. үләр дәрәҗәгә җитеп яратам. Ничек инде яратканымның назларыннан баш тартыйм? Кем инде үзенең бәхетеннән баш тарта? Кем инде мәхәббәттән туя?! Бәлки бу кадерле мизгелләр башка беркайчан да кабатланмас?
Наз-бәхет тулы татлы-гүзәл төн тагы кабатланды. Бәхет беркайчан да артык булмый икән ул. Күпме булса да. баштан ашса да, беркем дә: «Булды, җитте» димидер, бәхеттән баш тартмыйдыр...
Мин һаман куркам. Аңардан берни сорамыйм. Ә ул үзе сөйләми. Мин бит белмим дә. кем ул Илзат? Ялгыз кешеме, әллә өйләнгәнме? Минем белән ник очраша? Бу очрашуларның ахыры ни белән бетәр? Мин анын бердәнбереме, әллә... Әллә бишнен яки унның береме? Кая югала ул, каян кабат пәйда була? Мин сорамыйм. Чөнки анын ачуланып китүеннән, бәхетемне мәнгегә югалтуымнан куркам. Шул сирәк очрашулар да миңа күпме шатлык, яшәү коче бирә! Илзат мина кирәк, бик кирәк! Ул минем сулар һавама, эчәр суыма, тормышымның мәгънәсенә әйләнде.
...Тан атты.
—Мин сине эшенә илтеп куям,—диде Илзат.
—Кирәкми.
—Кешеләр күрер дип куркасыңмы?
—Без бит ир белән хатын түгел.
—Башкалар фикере синең өчен шулай әһәмиятлеме? Син аларга ярарга тырышып яшисеңмени?
—Юк та...Әллә ничек бит...
—Мин сине барыбер илтәм әле. Чөнки сина бер эш бар.
—Нинди эш?
—Чыккач әйтермен.
Урамга чыккач, ул мина ике төргәк тоттырды.
—Менә, безнең партиянең халыкка мөрәҗәгате кайтты. Шуларны таратырга кирәк булачак.
Мин калтыранып куйдым. Юк инде, мондый эшләр белән башка мәңге шөгыльләнәсем юк. Тәүбә иттем, җиткән. Дәшми торуымны күреп. Илзат кашларын җыерды:
—Куркасынмы әллә?
Куркам, диясем килмәде, хәйләләргә булдым. Ярар, алырмын да. җилгә сибәрмен. Кем күрә дә. кем белә?
—Боларны Боеклыда таратыргамы?
—Юк, шәһәрдә. Газетлар эченә тыгасыз да. җибәрәсез.
—Алай булмый. Безне тикшереп торалар. Җыелышта да бик каты кисәттеләр.
—Кисәтә торсыннар, ә без үзебезнекен эшлибез. Без партизаннар хәлендә калдык хәзер. Алар курыкмаган бит, көрәшкәннәр.
Партизан сүзен ишеткәч. Боеклыдагы Хафиз абый искә төште.
—Юк. мин мондый эшкә алынмыйм.
Илзат каршыма килеп басты да, иңнәремнән кысты:
—Гөлкәй!
Мин анын күзләренә туп-туры карап баш чайкадым. Илзатнын канәгатьсезлеге йөзенә чыкты:
—Шуңа да ярамагач, ни дип керден син безнең партиягә?
—Синен өчен! Сине күрер өчен! Сине яратканга!
—Тиле! Партиягә кемнедер яраткан өчен түгел, инанып керәләр. Йөрәк белән түгел, баш белән уйлап!
Аның тупаслыгына хәтерем калса да. сүз көрәштереп торасым килмәде:
—Ярар, таратырмын.—дидем.
—Күптән шулай диләр аны, Гөлкәем-бәгырькәем!— Илзат шатланып мине күкрәгенә кысты, мин дә хисләнеп китеп аны янагыннан, иреннәреннән үбеп алдым. Кадалып китсен партияләре, миңа мәхәббәт, бары мәхәббәт кирәк!
Язмышымнын ин зур бүләге—мәхәббәтемне югалтмас өчен, хатын-кыз башым белән юкны бушка аударучылар арасында уралып йөрим ләбаса. Ниемә кирәк ул көрәшләр, минем яшисем килә! Яратасым, яратыласым килә!
Илзат мине эшкә илтеп куйды. Ике кулыма ике төргәк күтәреп кереп киттем.
Алар белән нишлисемне үзем дә белмим әле Кием шкафына кертеп куйдым, торалар шунда. Аз-азлап үзем таратып йөрсәм генә инде Газетлар эченә тыгып тарату турында сүз дә юк
14 декабрь.
Кызык инде, чебеш тавыкны өйрәтә Халидәнен кызы музыка мәктәбенә йөри, скрипкада уйный Ял көннәрендә мин анын янына барып дәресләр алам. Көйгә охшаш тавышлар чыгара башладым инде Скрипка бигрәк нәфис корал, нечкә билле, сылу кызлар кебек. Тавышы да нәфис Илсөяр ярыйсы ук оста уйный, бишенче ел укый бит. концертларда да катнашканы бар Минем Яна ел җиткәнче аз булса да өйрәнәсем килә Яна елны бәлки Илзат белән каршы алырбыз. Мин ана скрипкада уйнап күрсәтер, мактаныр илем Илзатнын мина үпкәләрлеге юк. Мин ул биргән өндәмәләрнең беразын тараттым инде Һәр кич саен аз-азлап, үзебезнең тирәдәге йортларга кереп, кача-поса почта әрҗәләренә салып йөрим Күрсәләр. Боеклыдагы кебек читен хәлдә калырмын дип куркам. Ярый ла ул чакта ансат кына котылдым. Ә шәһәрдә хәлләрнен катлаулырак та булып куюы бар Бер өлешен поселокта почтальон булып ипләүче Надяга бирдем. Әйбәт хатын ул. Бер килгәч, үзе «Гаделлек» партиясе гурында. иренен шунда йорүе турында со ю әп утырган иде. мин ана өндәмәләрне күрсәттем. Алды, таратырмын, диде
Ә Яна елга бары ике атна вакыт калды Элеккеләрен гел берүзем каршылый идем Бу юлы Илзат белән буласы иде Анын белән каршыласак, бәлки бергә булырбыз Болай шундый авыр Сагынам! Ә ул.. Сирәк кенә шалтырата Анда да бары җыелышка чакырып кына Дәфтәркәем, сина язарлык бер шатлыклы хәбәр, бер күңелле яналык юк әлегә.
18 декабрь.
Бүген эштә кызык хәл булды. Бүлек башлыгыбыз Зинаида Петровна барыбызны жыиды да. анкеталар таратып, шуны тутырырга кушты Мин яза башлаган идем, карыйм, бу гариза икән. «Уртак Ватан» партиясенә керү гурында гариза. Кызлар бер сүз дәшми тутыра башладылар, ә мин буш анкетаны кабат Зинаида Петровнага суздым
— В чем дело?—диде ул.
Мин берьюлы ике партиядә тора алмыйм Чөнки «Гаделлек«паргиясенә кергән илем.
Житәкчемнен күзе шар булды:
-Что?!
Нигә, бездә демократия бит. кайсына телисен, шунда керәсен.—дидем мин ике дә уйламыйча.
—Оныт, ул партия турында искә дә алма Ничек кергәнсең, шулай чыгарсын Я I гари за. тутыр анкетаны Барыбыз да «Уртак Ватан» партиясе әгъзасы булырга тиеш.
Мин алай итә алмыйм Бу алдашу була
-Милочка, безнең бөтен тормышыбыз алдашу Нигә кирәк сина проблемалар? Теге партиядә булдын ни дә. монысында ни Нинди аерма бар? Жүләрләнмә. монда эшлисен бар бит әле
Шул чак Галина әйтеп куйды
Ана барыбер түгел, ул листовкалар таратып йөри «Галеллек«партиясенә керергә чакырып Листовкалары ай буе безнен шкафта ята. Ышанмасагыз. үзегез каршыз. Зинаида Петровна.
Зинаида Петровнанын йөзе күгәреп чыкты
Ятмасын, чүплеккә чыгарып яндырыгыз, эзе дә булмасын.—диде —Болай
булгач, милочка, сина не завидую. Бердәнбер шанс безнен партиягә керү Ул чагында бөтен юләрлекләренне онытырбыз, кичерербез. Аңларга була, бик катлаулы заманда яшибез. Кем дә ялгышырга мөмкин.
Шул чак күз алдыма Илзат килеп басты. Ул мина рәнҗеп, гаепләп карап тора төсле тоелды. Партияне алдау минем өчен бер тиен тормаса да, Илзатны, яраткан кешемне алдый, ана хыянәт итә алмый идем, шуна күрә: «Юк»,— диеп баш чайкадым...
20 декабрь.
Яна елны үз фатирымда каршылыйсым килә. Илзат белән. Әйтермен, көн саен авылга кайтып йөрмәс өчен фатирга кердем диярмен. Анын белән әле сөйләшмәгән, ә мин инде ду килеп бәйрәмгә әзерләнәм. Өемне җыештырып чыктым, кечкенә генә чыршы да алып кайтып бизәдем. Скрипканы тәки алдым. Ана бүләк ясыйсым килә. Мин ана үземнең ин яраткан көемне уйнаячакмын. Хәер, башкасын белмим дә әле, шуны гына өйрәндем. Мин скрипкада кадерлем өчен «Минем иркә, назлы җанварым» киносындагы вальсны уйнаячакмын. Чөнки ул август аенда, арыслан йолдызлыгы астында туган икән. Бер очрашуда безнен арада шундый кызык сөйләшү булды.
—Син—балык, мин—арыслан. Алар бергә була аламы икән?—диде Илзат көлеп.
—Була ала. Әгәр арыслан су кырында йөрсә, ә балык ярга бик якын йөзсә,— дидем мин.
—Бик якын булгач, арыслан балыкны тотып ашамасмы икән сон?
—Арыслан балык ашыймыни?.
—Ач булса ашый. Шуңа күрә син ярга бик алай якын килмә әле, минем алтын балыккаем. Саграк бул.
—Балыкка кызыгып, арысланның да суга батуы бар.
—Ярый алайса, су кырыенда гына йөрербез.—Шулай диде дә, Илзат кабат мине кочагына алды. Шул чак бөтен батырлыгымны җыеп, беренче тапкыр сорадым:
—Илзат... Ә син мине яратасыңмы?
—Сорап торасын тагын!
—Юк, син турысын әйт.
—Яратам. Яратмасам, бу очрашулар булмас иде.
—Ә син мине ташламассыңмы?
—Яраткан кешене ташлыйлар димени?!
Бу сүзләрне ишеткәч, күңелемдәге шикле уйлар эреп юкка чыкты, йөрәгемә кояш булып шатлык тулды.
—Гөлкәй, синенчә ничек, ут көчлеме, әллә сумы?—дип сорады никтер Илзат.
—Су! Ул утны сүндерә.
—Ут та суны киптерә ала
—Диңгезне барыбер киптерә алмый, диңгез зур ул.
—Ә кояш? Син бит кояшны зур учак, ут дигән иден. Кояш җиргә төшсә, диңгезен парга әйләнә.
—Бөтен җирдә уг кына каламы? Алай кызык түгел.
—Ярар алайса, диңгезгә дә, балыкка да тимәбез. Яшәсеннәр,—диде Илзат.
Мин анын шаярып сөйләшкәнен яратам. Җитди чагында ул миннән ерагая кебек. Житди чагында ул ничектер тупас. Карашы да, сүзләре дә авыр. Җыелышларда да гел ярсып, кемгәдер ачуы-нәфрәте бар кебек сөйли. Минем ул җыелышларга гел барасым килми. Илзатны ачулы итеп күрәсем килми. Ул «минем иркә, назлы җанваркаем» гына булсын иде Ул партиянеке дә, башкаларныкы да түгел, бары минеке генә булсын иде!!!
23 декабрь.
Ни булды мина, ни булды?! Мәсхәрәгә калдым. . Нигә шулай булды сон? Күп тә эчмәдем бит югыйсә, бер генә йотым кызыл шәраб эчкән идем
Зинаида Петровна үзенен туган көнен үткәрде Эштән сон табын корып утырдык. Мин эчмим, дигән идем, үгетләү, үпкәләүләр китте Шуннан кабып куйдым инде Шуннан мине башлык чакырды Ник9 Ул мине гомердә чакырганы юк иде. Тик мин анын янына барып житә алмаганмын, кабул итү бүлмәсендә егылганмын Мина «ашыгыч ярдәм* чакырганнар, больнинага алып киткәннәр. .
Икенче конне үк чыгарып җибәрделәр. Анда күргән мыскыллаулар, анда ишеткән сүзләр... Эшкә төштән сон гына бардым, кулда бернинди язу юк. Нәрсә дияргә дә белмим. Ә анда сораучы да юк. мине инде эштән чыгарып ук куйганнар. «Үз теләгем белән* диеп гариза гына язасы калган Яздырдылар, югыйсә, статья белән китәсен. диделәр. Документларымны алганда да. ышана алмыйча сорадым әле: «Ник9 Нәрсә өчен?» Эш урынында исерек булганмын һәм сәбәпсез эшкә килмәгәнмен, менә шунын өчен икән Нишләп исердем сон мин?! Нигә башкалар ап-айнык. ә мин егылганмын9 Нинди хурлык' Нинди хурлык!!! Илзат күзенә ничек күренермен9 Мичекләр генә яшәрмен9' Тизрәк, тизрәк ерагаясы иде бу көннән Аны башка көннәр, бары тик шатлык, мәхәббәт, бәхет тулы көннәр күмеп китсен иле. Бу ямьсез, күнелсез көн ин аста, вакыт туфрагы астында күмелеп калсын, бөтенләй онытылсын иде Бу көн минем йөрәгемне үтмәс пычак белән телә, җанымны каезлый Мина шундый авыр'" Ятасы иде дә. иртәгә уянмаслык булып, мәңгелек йокыга китәсе иде Шулай тиз генә югаласы иде...
2 гыйнвар.
Яна елда берүзем утырдым Илзаттан качам Ул эшкә шалтырагкандыр. ана әйткәннәрдер Мин анын күзенә күренә алмыйм Оят. оят. оят И Аллам, мин дә шундый конгә калырмын икән Мин нинди эчкече булыйм ди инде9 Яна елда хәтта шампан шәрабы да капмадым. Табын да кормадым, төне буе телевизор карап утырдым Телевизорда!ы кешеләр бик шат. бәхетле иделәр Яна елда мине ни көтә? Кая барырга? Ничек яшәргә9 Башым тулы сорау Ә йөрәк әрнеп-әрнеп авырта. Бернинди дару ярдәм итми Мин бөтенесен берьюлы югалттым. Илзатымны ла. эшемне дә. киләчәгемне дә. Яна елга мин шәп- шәрә керәм. жаным тулы бушлык белән.
3 гыйнвар.
Эч пошуга, ялгызлыкка түзә алмыйча. Халидәләргә киттем Илсөярдән көйләр уйнаттым. Сагышланып, моңга күмелеп тыңладым Күздән яшь гаммаса да. жаным үкереп елый иде Халидә мине ничек юатырга белми Үзенен дә хәле хәл түгел, Данияры сөяркәсе янына күчеп киткән
—Башы-күзе тонган, безне күрми дә.—ди Халидә —Син. Гөлкәй, ялгыз башын ничек тә яшәрсен әле. ә минем өстә ике бала Китүе бер хәл. акчасын да безгә бирми, теге албастысына ташый бит Әллә бозганнар инде, шул хәтле бизмәс иде бездән .
—Халидә, син дә шунда идеи бит. син дә эчтең, нигә мин генә исердем сон?—дип мин үземнекен сөйлим
—Без үзебез дә аптырадык инде мона Әллә берәр нәрсә бутап салдылармы икән? Сине барыбер ничек тә эштән чыгарасылар иде бит инде. Гөлкәй Белеп, ишетеп тордык, үзенә генә сиздермәдек Барыбер берничек булыша алмый идек Ник кенә бәйләндең син ул кирәкмә!ән партияләр белән " Керергә иде алар кушкан җир! ә. Безгә сон ни аерма? Ал арның берсе дә халык өчен тырышмый, барысына да власть кына кирәк. Власть булгач, майлы бәлеш тә була.—ли Халидә
Мин аның сүзләре белән килешмим Илзатка майлы бәлеш, власть кирәкми ул чынлап га халыкка жине.тлек булсын дип тырышып йөри, гаделлек өчен көрәшә. Мин мона ышанам. Тик бу турыда Халидәгә сөйләп тормыйм Ул Илзат турында белмәскә тиеш
— Бардыр инде араларында, бәлки яхшылары бардыр.—ди Халидә—Хәзер кемгә ышанырга да белмәссең Кайсын тыңласаң да. дөрес сөйли кебек
Үзгәртеп, төзәтеп бетерә торган булмады инде бу. Ельцин вакытында рәхәтләнеп таладылар. Без генә авыз ачып карап калдык. Хәзер менә хәерчелектән баш чыкмый. Ә син кая барырга уйлыйсын инде, Гөлкәй?
—Бәйрәмнәр үткәч, эш эзли башлармын инде. Булыр әле,—дидем мин.
II гыйнвар.
Булыр әле, дигән идем дә. бик булмады шул... Гажәп икән бездә хәлләр. Бер белдерү күреп барасын, анда инде егермеләп кеше өметләнеп килеп баскан була. Мал сайлаган кебек сайлыйлар кешеләрне. Күнел кимсенеп кенә кайта. Сораулары белән үзәккә үтәләр. Минем кебек курс бетерүчеләргә сан да юк. югары белем кирәк диләр. Эш эзләп килүчеләрне шулай сортларга аералар, исемлеккә кертеп өметләндерәләр дә, аннары танышлык белән бөтенләй бүтәннәрне, үз кешеләрен алалар икән. Йөри торгач, байтак нәрсә белдем мин. Тик белүем яхшы эш табу өметен сүндерә генә барды. Минем урынга Галинаның сеңлесе кереп утырган бит әнә. Алар да башта «конкурс» дигән булып, сайлау үткәргәннәр, тик килүчеләрнең берсен дә алмаганнар.
Ике атна шулай бер нәтиҗәсез, аяк киеме туздырып йөреп үтте дә китте Хезмәт стажым өзелмәсен өчен эшсезләр биржасына барып бастым. Андагы кеше! Бөтен шәһәр эшсез икән диярсен. Илзат дөрес әйткән икән шул. Чиратта торганда гел зар-мон гына ишеттем. Эшкә урнаша алмыйча айлар гына түгел, еллар буе йөрүчеләр бар. Мине кочак жәеп каршылаучы булмады, документларымны тикшереп баш катырдылар. Ник эштән киттегез, имеш. Ирекле көннән кем эш ташлый? Мин киткәч, мөгаен, почтага шалтыратып соратканнардыр да әле...
Урамда карак кебек кача-поса диярлек йөрим. Ак «Москвич» күрсәм, котым алына. Илзатны очратудан куркам. Аның күзенә күренергә оялам. Үзем аны өзелеп сагынам, күкрәгенә капланып елыйсым, күнелемне бушатасым килә. Ә үзем аннан качам. Анлар идеме икән ул мине? Юк. юк, бу хурлыкларны ана мәнге белдерәсем юк.
Ә кичә тагы теге абыйны күрдем. Ул безнен каршыдагы йортта тора икән. «Хәлләр ничек, сеңел?»—дип дәшкәч, күңелем йомшарып китте, сөйләп бирдем. Минем хәлне белүче түгел, кызыксынучы да юк бит. Бигрәк ялгыз икән мин бу шәһәрдә. Менә шул абый әйтте: «Ә партия нәрсә өчен? Үз кешеләренә дә булышмагач. Җыелышка кил, хәлләреңне анлат, эш табарга ярдәм итсеннәр. Безнен кеше бит син.»
Мина рәхәт булып китте. Чынлап та, минем үз партиям бар ич. Мин аларга көчемнән килгәнчә булышмадыммыни, кушкан эшләрен намус белән башкармадыммы? Ләкин... Ләкин бит анда Илзат бар..
17 гыйнвар.
Үзәккә билгеләнергә барган идем, эш тәкъдим иттеләр. Ишеткәч, аптырап та калдым. Нишләп һаман Боеклы тирәсендә әйләнәм мин? Шул хуҗалыкка кассир кирәк икән. «Барасыңмы?»—дип сорадылар миннән. Шатланып «барам», дидем. Чынлап та, шатландым Бердән, Илзат белән очратмаячакмын, икенчедән, анда минем танышлар бар! Берәр әбигә урнашырмын да яшәрмен тыныч кына. Үзәктән туп-туры вокзалга юл тоттым Боеклы аша әллә ничә автобус йөри. Утырдым да киттем. Тукталышта төшеп калгач, «үземнен» яшел түбәле йортны эзләп таптым. Ничә тапкыр шул йортка карый-карый, менә шунда Илзат белән басып сөйләшеп тордык. Кызык, кемнәр яши икән ул серле йортта? Ә бит Илзатның анда мине эзләп килүе дә бар... Һәм минем ялганым беленәчәк, сөйгәнем каршында дәрәҗәм төшәчәк. Машинасы булган кешегә, мине табарга теләгән кешегә килергә була, әлбәттә. Тик ул мине табарга телиме икән сон. эзлиме икән мине? Эзләсә, күңеллерәк булыр иде. Читтән генә булса да бер карыйсы иде үзенә. Идарәгә җиткәнче уйларым гел аның турында булды, очрашуыбызны күз алдына китердем. Каршыма килеп чыкса кочагына атылыр идем! Сагынам бит мин аны, үлеп сагынам! Икебез дә исән, икебез дә бер үк җирдә яшибез, бер үк юл-сукмакларда йөрибез югыйсә...
Ин кадерле кешеңне бер күрергә тилмереп яшә. имеш. Авыр да сон ансыз! Күкрәгем тулы салкын боз кебек...
Авылда кар шундый чиста, шундый ак. Шул аклыктан хәтта күзләр чагыла. Рәхәт булыр иде монда яшәргә. Илзат белән бергә гомер кичерәсе иде шунда тыныч кына. Саф һава, тынычлык, иркенлек. Янәшәңдә яраткан кешен булса гына, донья ямьле, яшәү күңелле. Мәхәббәттән башка тормыш юк. ул үзе ин зур бәхеттер, мөгаен.
Идарәгә ашкынып бардым. Ишегенә «Ватан» күмәк хуҗалыгы рәисе» дип язылган, теге кичтә Хафиз абый белән сөйләшкән бүлмәдә бөтенләй башка кеше хуҗа булып чыкты.. Олы гәүдәсе белән бөтен кәнәфине тутырып утырган кырык яшьләрдәге шакмак башлы, калын муенлы үгез кебек бер ир бугаз киереп акыра-бакыра телефоннан сөйләшә иде. ике сүз саен сүгенү Мин ишек төбендәге урындыкта аның шул «матур»чыгышын тынлап утырырга мәҗбүр булдым. Ул трубканы куйгач кына, каршына басып йомышымны әйттем.
—Син йөзенчесе,—диде ир. тәмәкесен кабызып —Валлаһи, син йөзенчесе!— Аннары тәмәке төтенен туп-туры мина җибәрде дә. өстәп куйды:
—Нинди ахмаклар утыра сон анда?' Көн саен кеше җибәрәләр. Казан базарымыни монда?! Бернинди кассир кирәкми безгә. Чаптырып килгәнче, башта шалтыратып сорыйлар аны. Бар. бар. сенлем. вакыт үткәреп йөрмә Бернинди эш тә юк бездә. Теләсәң, дуңгыз караучы итеп куя алам.
Әгәр аның урынында Хафиз абый булса, дуңгыз карарга да ризалашыр идем. Тик бу тупас, тәкәббер кеше янында эшләү түгел, бер минут та тоткарланасым килмәде
—Юк, теләмим,—дидем
—Шул, шул, теләмисен. Барыгызга ла чиста эш кирәк. Ашарга яратасыз үзегез.
Мин аның белән сүз көрәштереп тормадым, үзәктән бирелгән кәгазьгә кул куйдырдым да, башымны иеп чыгып киттем.
Шул чак нәкъ каршымда чиләк белән ялкаулар таягы күтәргән Зоһрә апа пәйда булды. Ул мине танымады. Исәнләшкәч кенә, йөземә текәлеп карап торды да, хәтеренә төшерде
— И-и, синмени әле бу? Тагы гәҗитләр таратырга килдеңме9
— Юк, башка эш белән. Ә Хафиз абый кайда соң?
—Китте ул, сенлем Төтенсез авылга кипе Яхшы кешеләр анда да кирәк шул...
Хафиз абый мина беркем булмаса да. никтер бик кызганыч, ямансу булып китге. Алай карг та түгел иде бит әле ул.
Күңелдә коточкыч бушлык Бик авыр икән ул эшсез йөрүләре. Исәнлеген булсын, яшьлеген булсын, ә синен көчең лә. сәләтен дә беркемгә кирәк булмасын ди Шулай ук артык, бер кирәксез кешемени сон мин бу илдә”
6 февраль.
Бу юлы кирпеч заводына җибәрделәр. Андагы гыйбрәт Ничек эшлиләр, ничек түзәләр анда? Юк. бармыйм мин анда. Баш тарттым. Эшсезлек буенча пособие һаман юк та юк. Кешеләрнең әйтүенә караганда, юри бирмичә торалар икән. Банкта яткач, процентлар җыела да. шуны кемнәрдер үзләштерә икән Белмим инде, дөресме. Ә кешеләр нишләргә тиеш9 Ә кешеләрдә беркемнең дә эше юк.
Мин баедым бит әле. базарда эшләүче үзбәкләргә диван белән шкафны сатып җибәрдем. Кулга акча керде Шул шатлыктан үземне ит белән сыйладым Нишләптер күңел болганып тора, гел ит ашыйсы килә. Пешкән ит күз алдыма килсә дә, авыздан сулар ага башлый...
14 февраль.
Бер килгәнгә килә икән Акырып еладым. Кызганучы гына булмады Бу караклар ник үз ишләрен талыйлар икән Череп баеганнарга тимиләр, ә
хәерченең соңгы күлмәген булса да алып китәләр. Үзем дә гаепле инде. Башымны уй баскач, бик таркауга әйләндем. Белдерү буенча эш белешергә киткән идем, ашыгуым белән ишекне ачык калдырганмын. Эш тә булмады, кайткан җиремә менә шундый сюрприз .. Телевизорны, скрипкамны алганнар. Башка алыр нәрсә дә юк инде миндә. Мин аларны соңгы чиктә сатармын дигән идем. Караклар миннән өлгеррәк булып чыкты Утырам хәзер шыр бүлмәдә, күңелемне юатырга скрипкам да юк.. Илзатыма яраткан көемне бер тапкыр да уйнап күрсәтә алмадым. Мин аны башка күрмәм дә инде.
15 март.
Без аның белән барыбер очраштык. Бер шәһәрдә яшәгәч очрашасын икән Кибеттән кайтып барышым иде. Юл аша чыкканда чак машина астына барып кермәдем. Шундый инде мин хәзер, уйларыма кереп батам да. дөньямны онытам. Мине чак кына таптамый калган машина Илзатныкы булып чыкты. Тик ак «Москвич» түгел, куе яшел төстәге «Жигули». Яшел төсне яратам, дигән иде бит, үзе теләгәнне алган икән. Ә мин ак машиналардан качып йөрим...
—Гөлкәй! Син кайда югалдын?—Илзатнын ин беренче сүзе шул булды.
Көтмәгәндә аны очратуымнан тәмам каушап калган идем, хәтта тавышым чыкмады.
—Югалмадым...—дип пышылдадым.
—Әйдәле, утыр машинага. Синең белән сөйләшәсе бар.
Мин аның күзләре белән очрашмас өчен, алга түгел, арткы утыргычка утырдым да, куркак куян баласы кебек почмакка сыендым. Юл буе дәшмәдем, анын киң аркасына, алкаланып торган коңгырт чәчләренә карап, тиле кебек: “Бу—Ул бит! Ул!!!”—дип сөенеп бардым.
Илзат мине тагы теге йортка альт китте. Монда бу юлы тагын да салкын иде. Кышкы җилләр, салкыннар үзенекен иткән, таш йортны эчтән дә. тыштан да суыткан. Мин Илзат бирәчәк сораулардан алдан ук куркып, куырылып бер сүз дәшми бүлмә уртасында басып торам Ә ул мина шундый якын, каршыма ук килеп басты, күзләремә төбәлеп:
—Ни булды сиңа? Төсләрең гел калмаган. Ябыккансын. Авырмыйсыңдыр бит?—дип сорады. Шул чакта аның күкрәгенә капланып, елый-елый бөтен зар-моңымны түгәсем килсә дә. тыелып калдым.
-Юк
—Әйдә, утырып сөйләшик әле —Ул мине кочаклап диярлек диванга үз янына утыртты.
—Мин бит сине бөтен дөньяны айкап эзләдем. Туган көнен белән тәбриклисем килгән иде. Аптырагач, Боеклыга бардым. Бөтен авылны ду китереп сине таптырдым. Яшел түбәле йортта беләсеңме кем яши? Япа-ялгыз бер ир- ат. Хатыны үлгәч, фатирын улына калдырган да. авылга күчеп кайткан. Их син. Гөлкәй! Шулай алдыйлармыни? Нишләп кенә йөрден сон син анда? Төнгә каршы шунда басып кала иден бит. Башыма сыймый, ничек шулай алдарга була?!
—Гафу ит. Шулай килеп чыкты инде.
—Анысы шулай да булсын ди. Ә эштән ник киттең?
—Белемен юк дип кыскарттылар.
—Хәзер кайда инде?
—Өйдә.
—Торыр урының бармы сон ичмасам?
—Бар. Фатирым бар.
Илзат гаҗәпләнеп баш чайкады:
—Фатирын бар9! Ну Гөлкәй... Син мине тәмам аптыраттың, дускаем! Шул гомер алдап, яшереп йөрергә кирәк бит. ә! Мин хәзер сиңа ничек ышаныйм. Гөлкәй?—Ул мина таба борылып ике кулы белән битемне учлады.
—Үзгәргәнсең син. Ни булды? Тәмам суырылгансың. Ни кайгың бар, яшермә миннән.
—Мина эш кирәк.
—Эзләп карадынмы?
-Әйе
—Табалмадын, әйеме?
—Әйе.
—Монын сере бар. Гөлкәй Без барыбыз да кара исемлектә. Синен арттан да шул кара койрык ияреп йөри. Бел. син монда эш таба алмаячаксын Базарга чыгып бассан гына.
—Нишләргә сон?
—Китәргә. Мин үзем Мәскәүгә китмәкче булам. Анда бездәге кебек кысулар юк. Мәскәү демократияне күреп калды.
—Нигә «калды»9
—Демократия безнсн ил өчен артык зур күлмәк булып чыкты Безгә кысан киемнәр күбрәк килешә.
Әллә ничек сөйләшә бу Илзат, аңлый алмыйм мин аны
— Минем өстә дә кара болытлар куера, эшләр яхшыга бармый. Гөлкәй Көрәш бик кискен, кысалар. Безнекеләрнен кайберләре «Гадедлек»тән чыгып. •Уртак Ватан»га керде Аларны гаепләп булмый Бер караганда, ул партия лә начарлык теләми кебек Сүзләре бик дөрес Тик анда һаман да шул ук кешеләр, күпчелеге үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләр Алар ничек тә властьтан китмәскә тырыша Безнен иллә власть кына байлык һәм ирек бирә ала Шуна күрә барысы да югарыга омтыла.
Нигә сөйли боларны мина Илзат? Мина болар кызык түгел Мине үз язмышым, үз киләчәгем борчый Әгәр Илзат Мәскәүгә китеп бара икән, мина нишләргә? Ул мине ташлый буламы? Ник бер сүз лә әитми ул? Кем мин ана? Нихәтле җавапсыз сорау Боларга Ил заттан башка беркем дә җавап бирә алмый.
—Син кайгырма. Гөлкәй. Барып урнашкач та мин сине кайтып алырмын Мин сине үзем белән алып китәм.
Ил зат минем уйларны укыймы әллә?! Аның сүзләреннән сон бөтен күңелем яктырып китте. Елмаюмны сизми дә калдым.
—Сине менә шулай гел елмайтып кына торасы иде. Гөлкәем! Кызтарга елмаю бигрәк килешә инде —Ул мине кочып үбеп алды. Мин дә әнисенә сыенган сабыйдай ана сыендым Мина шундый рәхәт иде. күнслем тулы җыр иде. Гүя бөтен кайгы-борчуларым инемнән шуып төште Зиһенем яктырып китте Бу мизгелдә киләчәгем мина ал нурларга күмелгән тан балкышы булып күренде. Сөенечтән күзләремә яшь тулды
—Син мина алресынны бир. Гөлкәй Башка югалтышмыйк инде без
—Ил зат, әйдә мина барабыз Мин Яңа елны синен белән каршыларга теләгән идем.
— Барыбер барып чыкмас иде. әни авырды Мин анын янында булдым
—Ә мин берүзем монасп утырдым
—Син кайгырма. Алда Яна еллар тагын булыр Адарын инде бергәләп каршыларбыз.
Мин чакырсам да. Илзат мина барудан баш тартты, адресымны гына сорап алды. Ул мичкә ягып җибәрде. Ялкын телләре. нидер пышьгшын-пышылдыи. карлы, салкын утыннарны үз кочагына алып, җылытырга- назларга кереште
Бу юлы без анда кунмадык
—Үпкәләмә. Гөлкәй, мина кайтырга кирәк. Әни авыру Инсульттан сон һич жайга килә алмый,—диде Илзат
Ул мине подъезд гәбенә үк китереп куйды Үрелеп яңагымнан үпте дә Эшләмәгәч, акча якларын кыендыр, мин сина бераз бхлышыйм әле. дип кесәсеннән чыгарып, мина акча сузды
Әллә нишләп киттем Әйтерсен мин бер фахишә. тән сатып кон күрүче Бс.тәм. аңлыйм югыйсә. Илзат күнетендә бернинди начар уй юктыр, нияте лә
изгедер. Ләкин аның кулыннан акча алырга никтер кыенсындым, кимсендем. —Рәхмәт, минем акчам бар, туганнарым булыша,—дидем.
— Кирәксә, әйт, кыенсынма,—диде Илзат.—Мин иртәгә кичен сиңа кагылырмын. Өйдә буласынмы?
—Әйе.
—Ярый алайса, иртәгәгә кадәр, кадерлем. Тыныч төннәр, матур төшләр сиңа.
Илзат, машинасыннан төшеп, карашы белән мине озатып калды.
Бүген төнем шундый якты, шундый тыныч. Башымдагы бөтен авыр уйлар гүя мичтәге утыннар белән янып бетте. Күңелемдә илаһи бер тынычлык. Бернәрсә турында уйламыйча онытылып, изрәп, матур төшләр күрә-күрә рәхәтләнеп йоклыйсым килә. Минем яклаучым, терәгем—Илзатым бар!
28 март.
Ул юк... Инде ничә көннәр юк. Югыйсә мине эзләргә кирәкми. Мин гел үз өемдә, көннәр буе. төннәр буе аны көтәм. Ләкин ул юк.. Нигә алдады ул мине? Киләм, диде бит! Ышандырды бит! Ул килә дип. мин тәмле ризыклар алып куйдым. Анын ярдәменә, мине ташламасына ышанып, пособиемне рәхәтләнеп туздырдым. Өч ай фатирга түләнмәгән иде, аны түләдем. Итегемнең табаны төшкән иде, аны ремонтлаттым. Бер айга җиткерәсе акчамны атна эчендә туздырдым да бетердем. Ә ул юк та юк. Ни булды икән ана? Әллә чирле әнисен калдырып китә алмыймы? Мина әйтсә, мин ана булышыр идем, әнисен дә карашыр идем. Үземнең дә хәлем яхшы түгел әле. Башым әйләнә, күңелем болгана, хәлем юк. Әни белән дә шулай булган иде. Әллә мин дә авырыйммы икән? Бигрәк авыр бу билгесезлек. Әллә апаларга кайтып китәргәме? Алай да булмый. Ул чагында Илзат белән тагы бер-беребезне югалтачакбыз. Өметемне өзмим, көтәм мин аны. барыбер көтәм. Ташламаячак ул мине, юк, ташламаячак! Әйе бит. дәфтәрем. Илзат намуслы, әйбәт кеше ул. Ана да ышанмагач, тагы кемгә ышанырга сон?!
2 апрель.
Бүген төшемдә Илзатны күрдем. Имеш анын белән икәү кулга-кул тотынышып урманда йөрибез икән. Тар гына сукмактан атлап барабыз. Урман шундый куе, инде карангы төшеп килә. Тик мин курыкмыйм, чөнки янымда Илзатым бар. Мин ана сыенып диярлек атлыйм. «Жиләк ашыйсың киләме?»— ди Илзат. «Килә,—дим мин.—Тик карангы бит, берни күренми». «Алда бер болын бар, анда җиләк күп. Ай булганда тон дә якты»,—Илзат шулай ди дә кулын минекеннән ычкындырып, кызу-кызу алга китеп бара. Мин анын артыннан чак-чак олгерәм. «Ашыкма, калдырма мине! Мин куркам!!!»,—дип ялварам. Тик Илзат аның саен кызуырак атлый, ул инде күренми дә. бары тик ак күлмәге генә караңгылык эчендә байрак булып балкый, аннары ул да ерагайганнан-ерагая һәм куе булып үскән агач-куаклар арасына кереп югала. Ләкин Илзат бар әле, ерак булса да мин аның барлыгын тоям, шуңа һаман ана дәшәм, аны чакырам Тик җан авазым кайтаваз булып кире үземә кайта: «...зааат ... зааат! ...зааат!!!» Мин гүя бушлыкка дәшәм. Инде сукмак та күренми, берни күренми. Бар дөньяны караңгылык баса. Мин кай тарафка атларга белмичә, караңгыдан, ялгызлыктан куркып. Илзат китеп барган сукмакны табарга теләп, агачлар арасында бәргәләнәм... һәм куркып, шабыр тиргә батып уянып китәм.
Их, дәфтәркәем, болай булгач, бернинди өмет юк инде. Без бергә булмаячакбыз... Ташлый ул мине, ташлый... Бигрәк сәер сүз. Кешене ташлап буламыни? Ничек инде үзенне яраткан, һәр сүзенә ышанган кешене ташларга була? Кешенең жаны бар бит!!! Бу йөрәккә ничек түзәргә сон?! Каплардан гына көч, сабырлыклар алыйм икән?!
22 апрель.
Мине үзәктән дә «куып чыгардылар»—исәптән төшерделәр. Чөнки алар тәкъдим иткән эш урыннарына бармадым. Әгәр исәнлегем булса, кибетчелеккә ризалашкан да булыр идем. Аяк өсте басып тору авыр, башым әйләнә, хәл юк.
Мин эшли алырлык хәлдә түгел хәзер Шулай дигән идем, инвалидлык артыннан йөрергә куштылар. Ул чагында пенсия билгеләнә икән Иртәгә больницага барып карыйм әле Тикшеренергә кирәк. Теге начар чир генә булмасын, ул чагында бернинди өмет юк
28 апрель.
Ит ашыйсым килә! Умырып-умырып майлы сарык ите ашыйсым килә' Ник кенә теге чакта Илзат биргән акчаны алмадым икән" Ул китте дә югалды Хәзер көтмим дә инде Көтү, өметләнү бик авыр Башка берни турында уйлап булмый Бөтен жанын-тәнен көтү газабы белән тула. Тамактан аш үтми, йокын йокы булмый, кулдан эш китә. Мин көтмәскә булдым Үземә шундый боерык бирдем «Ул килми, көтмә!»—дидем Үземне анын килмәвенә ышандыргач, күңелдәге өметне сүндергәч, дөньям бушап калгандай булды Акылым аны югалтуга күнде бугаи . Жылынын ни икәнен белгән-анлаган йөрәк кенә бу коточкыч салкын ялгызлыкка ияләшә алмый, әрнеп-сулкылдап аны. анын кайнар сулышын көтә. Ничек яшәп бетәргә сон бу гомерне'" Ничекләр түзеп бетәргә"
30 апрель.
Мин больницага барып йөрмәскә булдым... Барыбер беркемгә дә кирәк булмагач, нигә яшәргә сон? Әгәр ашамыйча торсан. көчен бетә, әкрен-әкрен генә үләсен икән. Сугыш турында язылган бер китаптан укыган илем, кеше хәлсезләнеп ята-ята да. мәнгелек йокыга тала, үлгәнен сизми дә кала. Мин беркемгә ишек ачмаячакмын Чөнки беркемне күрәсем килми’ Хәтта аны да! Ул мина карата искиткеч рәхимсез булды. Киләм. диеп алдап китеп барды Дөрләп янган учакка бозлы су китереп салды. Сүнде инде ул учак. Мәхәббәтнен очкыны да калмады Шундый көчле учак та сүнәр икән Үзен сүндергән учактан ялкын теләнмиләр Хәер, теләнүче дә юк әле Илзат хәзер күкрәк киереп Мәскәүдә йөридер, дөньяда минем барлыгымны бөтенләй оныткандыр.. Көтмим мин аны. көтмим. Бары аны—үлемне генә котәм Ул килер дә мине үзе белән мәнгелек тынычлык иленә алып китәр Минем юклыгымны беркем дә сизмәс Югыйсә мина бу җирдә күп гә кирәкми иле Мин бик азга да канәгать идем Доньянын матурлыгын күреп, үз хезмәтем белән акча табып, тыныч кына яшисем килгән иде Яратасым, яратыласым килгән иде Яраткан кешемнән балалар табып үстерәсем килгән иде Мин кечкенә генә бер кеше, гади генә бер хатын, бу дөньяда зур урын дәгъваламадым, азга да риза, азга да канәгать идем Нәни генә шатлыкка да сөенә белдем, нәни генә бәхетне дә кояштай күреп кабул иттем Ник сон мине күпсенде бу тормыш ’! Ник сыймадым мин ана. ник сон үз илемдә дә шулай артык, үги баладай кирәксез, кадерсез булдым’’ Мин бу жиргә гариза биреп килмәдем һәм гариза биреп китмәм дә Мәнгелек иленнән килеп алганнарын сабыр гына көтәчәкмен Мин—мордар түгел, ә корбан Мине сарык бәрәнедәй корбан итеп чалдылар Рәнҗеттеләр, алдадылар, кактылар да суктылар Минем яшисем килми Минем өчен кысан, салкын, карангы булган бу дөньядан тыныч кына югаласым килә Елга суына төшкән кош каурыедай пигын гына йөзә-йозә. мәнгелек дингезенә китеп югаласым килә Әй кешеләр, мине күрмичә, читкә тибәреп, таптап, кимсетеп киткән каты бәгырьле кешеләр! Сезгә бары бер соравым кала
Нишләттегез Гөлкәйне?!
Көнләлекнен соңгы битен яптым да уйга калдым Нигә шулай булды'’ Ин авыр, мохтаж көннәрендә дә Гөлкәй мина берни хәбәр итмәгән, ярдәм сорамаган Һаман ялгыз булган Туган апасына шул кадәр дә ышанычы юк микәнни? Ә мин ’ Мин үзем сон Сенлемнән бернинди хәбәр бу.лмаса да. анын я 1МЫШЫ турында борчылмаганмын, чален белмәгәнмен Бер ята. бер ана балалары жиле ят булып, икебез ике якта яшәп ятабыз Нигә шулай нечкә, чыдамсыз булды сон але безнең туганлык җепләре? Әллә сон барыбызны
бергә җыеп торучы әти-әниле туган йортыбыз булмаганлыктанмы? Белмим, белмим...
Гөлкәйнең язмышы мине тетрәндерде. Ни генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән балакай. Әмма зарланмаган, безгә кайтып егылмаган, үз тормышын үзе җайга салырга тырышкан.
Эше дә, мәхәббәте дә баш ваткыч мәсьәлә түгел анысы, мине ин борчыганы сенлемнең исәнлеге иде. Санаторийда аны тикшерми, күзәтми тормаслар. Дорес диагноз куеп, дәваласалар, бик яхшы булыр иде дә бит. Берүк терелеп кенә кайтсын, калганы җайланыр.
Сеңлемнен йөрәк серләрен үз эченә алган зәңгәр дәфтәрләрне кабат үз урынына куйдым. Алып укыганны сизә күрмәсен берүк. Гомерлеккә рәнҗер, инде ялгана башлаган туганлык җепләре кабат шытырдап өзелер. Миңа Гөлкәйне югалтырга ярамый. Үткәннәрне кайтарып та, төзәтеп тә булмый, әмма калган гомерне без бергә үтәргә тиеш. Бер-беребезгә бик якын апа-сеңел булып.
Гөлкәй кайтырга атналап вакыт бар иде әле. беркөнне Яртаудан Халидә шылтыратты. Хәл-әхвәлләрне сорашты да:
—Нурсинә апа, Гөлкәйне сорап бер ир-ат шалтыратты. Мин әйттем инде сезгә киткәнен, адресыгызны, телефоныгызны бирдем, ачуланмыйсызмы?— диде.
—Исеме ничек сон анын?
—Сорамадым шул. Бик ягымлы, яшь тавыш. Голкәйнен очрашып йөргән кешесе бугай ул.
«Бу Илзат булырга тиеш»,—дип уйладым мин.
—Әйтеп дөрес эшләгәнсең. Киләм, дидеме?
—Алай сорагач, исәбе бардыр инде, юкка гына белешмәгәндер.
—Ярар алайса, көтәрбез кунакны.
Бу хәбәргә чынлап та шатландым мин. Гөлкәй өчен искиткеч зур бәхет булачак бит бу! Яраткан кешесе белән очрашкач, терелеп, күнеле күтәрелеп китәр, яшисе килә башлар. Мәхәббәт әллә нинди авыруларны да аякка бастыра ул!
Гөлкәй кайтты, тик ялгыз түгел. Аны ниндидер бер ят ир-ат машина белән китереп куйды. Өйгә дә, Гөлкәйнең сумкаларын күтәреп башта ул. бөтен җире түгәрәк булган ни матур, ни ямьсез түгел ир гөрелдәп килеп керде. Анын артыннан гына кәтүк буе Гөлкәйнең бөдрә чәчле башы күренде.
—Менә, апасы, кызыгызны исән-имин кайтарып җиткердем. Пернимат итеп алыгыз,—дип бөтен өйне яңгыратып көлде таныш түгел кунак.
Аннан соң гына Гөлкәйнең нечкә, йомшак тавышы ишетелде:
—Апа, бу Салих абый була, минем танышым.
—Нинди таныш ди, киявем диген! Сөйләштек, килештек бит инде. Кыз сорарга кайттым мин, бирәсезме мина сенелне?
Бу кадәр көтелмәгән хәбәрдән миңгерәп калдым. Гөлкәйгә әти булырлык бу абзый нинди кияү булсын ди? Мин сораулы карашымны сенлемә күчердем. Ул җавап урынына, тегенең сүзләрен җөпләп, баш кына какты.
Кунакларны ишек төбендә бастырып тоту килешми иде, түргә чакырдым. Үзем тизрәк табын корырга керештем. Гөлкәй дә өс киемнәрен алыштырып минем яныма чыкты
—Нәрсә эшлим, апа, булышыйммы?
Ачуланырга әзерләнеп, бәрәңге кырган җиремнән аңа төбәлгән идем, аптырап калдым. Минем алда эче-тышы балкыган бәхетле хатын басып тора иде. Гөлкәйне гүя алмаштырып куйганнар. Әгәр бу түгәрәк ир сенлемне шулай шат күңелле итә алган икән, нигә әле мин аны ачуланыйм ди. Шуңа күрә әйтергә теләгән сүзләрне эчемә йоттым да:
—Суган белән кишер чистарт,—дидем.
Табын әзер булгач, бик вакытлы гына Атлас та кайтып керде. Ир-ат кунак
янына ир-ат хужа кирәк шул Салих абый харап сүзчән кеше булып чыкты, әллә көлгәндә сөйли, әллә сөйләгәндә көлә, аера торган түгел, барысы бергә
—Туганнар, ул бит болай. Насыйп ризык тешенне сындырып керә лиләр Менә бу чибәр сенелкәшне машинама утыртып кайткан идем Ну күз төште, кызыктым бит мона Ирем бар дигәч, бөтен өмет өзелгән иде Йх. мәйтәм, мина да шундый хатын белән гомер итәсе иде. дим Ишеткән бит Ходай' Санаторийда очраштык та. аңлаштык та. икәү бергәләп кайтып та төштек менә Сез борчылмагыз, туганнар. Гөлкәйне абижат итмәм Минем тормыш яхшы. Сеңдегез нужа күрмәс Бөтен нәрсәм бар Йорт тулы мал Патша кызы кебек яшәтәм мин аны!
Бу кешенен әллә нинди сөйкемле сөяге бар. Үзенә тартып тора. Гел көлеп, барсыннан разый булып торган, шат күнелле кешеләр янында жанга рәхәт, жинсл Гөлкәйгә бәлки нәкъ шундый ир кирәктер Әнә бит ничек балкып, үзалдына елмаеп утыра Гомеремдә дә мондый Гөлкәйне күргән юк иде Буке шс тәмам сихерләгән бугай аны Әллә Илзатын бөтенләй оныткан да инде’ Илзат дигәч. Халидәнен сүзләре искә тоште 111 у на күрә, иртәр ишегалдына тәмәке көйрәтергә чыгып киткәч. Гөлкәй белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым:
—Яратасынмы бу кешене9
Гөлкәй мине тагын аптырашта калдырды, бөтенләй чит кеше язмышы турында сүз баргандай битараф кына:
— Юк,—дип әйтеп куйды
—Мәхәббәтсез яшәп карадын бит инде Ни икәнен беләсең Бер утка ике тапкыр кермиләр. Яратмагач, нигә барасын9
—Яратканым үзем белән, апа. Ул гомер буе минем белән булачак
Гөлкәй серле елмаеп, кулларын, кемнедер иркәләгән сыман, үзенен эч турысына куйды
— Бала көтәм мин.
Мин «ах» иттем менә нинди чир булган икән Гөлкәйдә' Шулай да белмәмешкә салышып сораган булдым
—Салих абыйданмы?!
—Юк. яраткан кешемнән
—Кайда сон ул синең яраткан кешен?
Гөлкәйнең йозенә сагыш кунды
—Анысы хәзер мөһим түгел инде Минем балам ачлыкның. хәерчелекнең ни икәнен белмәскә тиеш Ә Салих абый бай Анын яшел түбәле йорты бар Анын бөтен нәрсәсе бар Ул мине ярага, шулай булгач, баламны да яратыр Ә мин ана яхшы хатын булырмын Без авылда тыныч кына яшәячәкбез Мин шулай телим
Гөлкәй гомердә булмаганча сүзчән иде Үзе генә белгән биниһая олы шатлыгы. сой1әненнән бала габу бәхете, ана булу өмете гүя анын моңарчы әллә ничә йозакка бикләп куелган күңел тәрәзәләрен якты дөньяга киереп ачкан иде Ул бераз дәшми уйланып горды да. ниндидер мөһим эш башкарырга җыенган кешедәй, кинәт әйтеп куйды
—Апа. мунча ягыйк әле. мунча керәсем килә!
—Соң бит инде
—Булсын, төнлә керербез
—Алайса бар. ут төртеп җибәр Утыннары мичтә, суы керткән Иртәгә иртүк ягып җибәрергә дип әзерләп куйган идем
Бераздан мин дә. аулакта иркен.гәп сойләшербез дип. анын артыннан киттем Ни күрим. Гөлкәй мич алдына тезләнгән дә. кулындагы дәфтәрне умыра- умыра мичкә кәгазь битләре ташлый Мин ул зәңгәр тышлы дәфтәрнең ни икәнен белә идем инде. Шулай итеп. Гөлкәй кабат үзенен үткәннәре белән хушлаша Аларны утта яндырып, өр-янадан тумакчы. яна тормыш белән яшәмәкче була
Әйтергәме Илзат турында, юкмы?
—Гөлкәй, син Салих абый белән китмисендер бит әле, каласыңдыр.
—Китәм. Хәзер китмәсәм, аннары китә алмам дип куркам.
—Дөрес эшлисенме икән инде, ялгышмыйсынмы?
—Дөрес эшлим.
—Ә мәхәббәт?
—Мәхәббәт акылны томалый, яшәргә комачаулый. Кирәкми миңа ул. Арыдым инде... Тыныч кына яшисем килә.
—Гөлкәй, сине бер кеше эзләгән. Халидә шылтыратты.
Гөлкәй сагайды. Иозенә ут капты, күзләренә курку тулды. Бераз дәшми торганнан соң:
—Кем ул?—дип сорады.
—Кем икәнен белмим, бер ир-ат, диде.
Көндәлек битләрен умыручы куллар һавада асылынып калды. Уй тулы сагышлы карашы мичтә биешкән ялкын телләрендә катып калган иде. Аңладым: Гөлкәйнең хыялында Салих белән икесе өчен тырыша-тырмаша төзегән ком сарае мизгел эчендә убылып, ишелеп төште. Ул, күңелендә бөтерелгән хис- кичерешләрен миннән яшерергә теләгәндәй, куллары белән йөзен каплады.
Мин исә, ана карата рәхимсез булуымны анласам да, һаман үземнекен сөйләдем:
—Халидә ана безнен адресны, телефонны биргән. Ул, мөгаен, килер. Уйла, туганым, ялгышма. Китмә бу кеше белән. Яратмаган ир янында сулып-саргаеп яшәгәнче, ялгыз булуын мен артык. Гомер бер генә ул.—Мин үрелеп Гөлкәй алдында тузгып яткан дәфтәр битләренең берсен алдым һәм кычкырып андагы сүзләрне укый башладым: “Янәшәңдә яраткан кешен булса гына, дөнья ямьле, яшәү күңелле. Мәхәббәттән башка тормыш юк, ул үзе иң зур бәхеттер, мөгаен".
Гөлкәй сискәнеп китте, кулларын йөзеннән алып, чык тамчыларына манылган карлыгандай дымлы күзләрен миңа төбәде:
—Моны мин язган идем. Ун гасыр элек...
Ул, йокыдан уянырга, икеле-микеле уйларын берьюлы коеп төшерергә теләгәндәй, кисәк кенә башын чайкап алды да, әкрен генә, пышылдап диярлек әйтеп куйды:
—Мин калам, апа... Мин аны көтәм...