БЕР СӨЙЛӘШҮ—БЕР ГОМЕР...


Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетднновны кем генә белми икән5 Театрыбызның 100 еллыгына багышланган төрле конкурс сорауларына килгән сокланырлык җаваплардан хәтта мәктәп балаларының да Ринат Тажетди- нов иҗаты белән яхшы таныш булуы күренде Аның Чүпрәле ягыннан. Кече Чынлы авылыннан икәнлеген дә. Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесында татар студиясендә укыганын да. сабакташларының «шепкинчыелар—Р Шәрәфи- ев. Ә Шакиров. Н Ихсанова. Н. Дунаев. Г Исангулова. Ф Әхтәмова Ф Хәмитова. Ә. Зарипов, драматурглар Т Миңнуллин, Р Ба- тулла икәнлеген дә беләләр икән Муса Җәлилне. Нурихан Фәттахның «Кол Гали»ендә Гали кебек шагыйрьләребезне. Идегәй. Мулланур Вахитов кебек тарихи шәхесләребезне уйнаганын да. соңгы еллардагы күренекле эшләре—«Кара чикмән»дәге (Г Хугаев) Чабар. «Баскетболист»- тагы (М Гыйләҗев) Сократ. «Шулай булды шул»дагы (Т Миңнуллин) Нургали рольләрен бик яратуларын да язалар алар Ә татар театрының даими тамашачылары—артистны беренче адымнарыннан ук якын итеп, һәр эшен карап, күзәтеп барганнары Ринат Таҗетднновның «Хуш. Назлыгөл»дәге Искәндәрен. «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге Җәмиле дә. 29 яшендә «Гүзәлем Әсәл«дәге Ильясы өчен Г Тукай премиясе. 1985 елда Муса. Илфат («Моңлы бер җыр». «Монда тудык, монда үстек» Т Миңнуллин). Карандышев («Бирнәсез кыз» А. Островский) рольләре өчен СССР Дәүләт премиясе алуын да яхшы хәтер-лиләр.
—Ринат абый, сезне һәрвакыт бик бәхетле йолдыз астында туган кеше итен күзаллыйлар, шулай язалар. Сез үзегезне ничек сыйфатлар идегез?
—Күпләр—танышлар, башка театрдагы коллегалар, хәтта сабакташлар да миңа барысы да җиңел бирелде дип уйлыйлар. Бәлки анысы да бардыр, каршы килмим, әмма ләкин бу «бәхетле язмыш» ничек килгән, ничек бирелгән соң? Бу «җиңеллек» артында роль буенча никадәр эш. хезмәт, уйлану-газапланулар. эзләнх уку йокысыз төннәр, шикләнү, борчылулар бар бит Әле юньле торыр урын да булмаганда. тар фатирда кечкенә балалар үстергәндә, ванна бүлмәсенә кереп роль текстлары өйрәнеп утырулар—алар чит күзләргә күренми, артта кала, артист эше җиңел пк ла Тамашачы өчен шулай булырга тиештер дә инде ул Ә ижат—бик газаплы эш Артист бит теләгән ролен генә уйный алмый Режиссер ни тәкъдим итә. шуның буенча эшләргә
10. .ку. MI 146
ул аңа тотынмады.
—Ни өчен шикләнә иде икән?
—Бу кызыклы сорау, шундый талантлы, оста режиссер ник Шекспирны куймый икән дип, мин үземә дә күп тапкырлар сорау биргәнем булды. Үзе ул бер вакыт болай дигән иде «Әгәр мин шундый зур классик әйберләр куеп, зал буш булса, миңа ул кирәк түгел, кызык түгел», һәм мин аны бик хаклы булгандыр дип уйлыйм. Залда тамашачы булуын тели иде ул Шунлыктан кайчак аңа уртакул әсәрләр дә куярга туры килде; ә классиклардан ул безнең тамашачы өчен А Островский әсәрләренең якын булуын аңлады.аңа еш мөрәҗәгать итте һәм алар бик уңышлы булды.
—Татар сәхнәсендәге рус классикасы турында бәхәсләр куерган чаклар була, чөнки безнең, тамашачы бик кабул итеп бетерми шул аны...
—Кайсы халыкныкы булса да. классикамы яки заман әсәреме, алар безнең тамашачыга якынрак булсын, аны тетрәндерсен ул Шул чагында уңышлы булачак Мин. мәсәлән, А. Чехов әсәре буенча безнең Фәрит куйган «Өч сенел»не карагач, әлбәттә, котладым Ул интеллигенция өчен, сәнгатьне аңлаган зал өчен искиткеч әйбәт эшләнгән спектакль, чынлап та андый профессиоаналь эшне тапмассың. Канәгатьлек алып утырасың анда Шәхсән, үземнең тәэсир шундый. Театрны, артистлар талантын үстерүгә ул, һичшиксез, бик кирәк, мөһим эш Фәрит, заман режиссеры буларак, моны бик яхшы аңлап эш итә. Спектакль турында Мәскәүнең тәнкыйтьчеләре, театр белгечләре дә әйбәт фикердә, әмма андый әсәр ул безнең авылдан килгән «абзый-апайларыбыз» өчен түгел Алар аны аңламый, хәтта студентлар да аңламый Шуңа күрә, минем фикеремчә, безнең күпчелек гади халыкка якынрак булган әсәрләр эзләргә, табарга, шулар белән үстерергә кирәк безнең тамашачыны Без классиканы болай да сирәк куябыз, ә инде куелганы халыкны үзенә тартсын
—Празат Исәнбәтнең бер әйткәне истә: «Ниндидер спектакль карап кайткач, әтинең (Нәкый Исәнбәт) «йә ничек?» дип соравына, мин «ярый инде бистә халкына» дип җавап бирдем, һәм әти миңа шунда гомерлек сабак ясап, нык «пешерде», тәнкыйтьләде. Син шул халыкның малае, синең «шедеврларың» беренче чиратта халыкка ошасын, дигән иде.»
—Әйе, нәкъ шулай Мольерның «Суган суфые»н куйган иде Празат абый Ул
тиешсең, ошыймы ул сиңа, юкмы, туры киләме ул синең тышкы һәм эчке сыйфатларыңа. Күп вакыт бит ышандырырлык итеп, табигый итеп бөтенләй «яңа халәт»кә керергә тиеш буласың. Кыскасы, минем һәр образым тир түгеп эшләнгән.
—Ә уйныйсы килеп калган роль булдымы?
—Минем кайбер артистларның, шушы рольне уйныйсым килгән иде, бу рольне уйный алмадым, диюләре белән бик килешәсем дә килми Бөтен рольләрне уйнап бетереп булмый, беренчедән. Ә икенчедән, режиссер сине үзеңнән күбрәк күрә, ул синең алдагы эшләреңне белеп, шуннан нәтиҗә ясап рольне бирә. Мин Шекспирның Ричард 111 не уйнарга бик хыялланган идем Марсель Хәкимович «аны сиңа, һичшиксез, уйнарга кирәк» дип. ничектер вәгъдә дә иткән иде, матбугатта да язулар булды, интервьюлар бирдем бу хакта. Әзерләнә дә башлаган идем инде Ләкин ничектер туры килмәде Бу—Шекспирның бик катлаулы әсәре Марсель Хәкимович шикләнә, курка иде бераз бу автордан,
Г Фигейредоның «Эзоп» спектакле. Клея—Шэхсэнэм Әсфэндиярова. Эзоп—Ринат Таҗетдинов.
спектакльне шундый халыкчан, анлаешлы итеп куя алды, бернинди мөгез чыгармадык без анда Мин әле яшь идем.мина Тартюфны бирде Бу роль мине иҗади яктан шундый үстерде, халык та йөрде бит. мәгънәсе барып җитте тамашачыга Яисә менә «Эзоп»ны куйды ул Мин бу спектакльгә әллә ни халык йөрмәс дип уйлаган идем Ә бит ничә сезон барды спектакль, тамашачы агылып йөрде Шундый әсәрләрне куярга кирәк Шекспирның да безнең тамашачыга шактый якын әсәрләре бар Мәсәлән. Отеллоны да рәхәтләнеп карарлар иде. яисә Шиллерның .Нәфрәт һәм мәхәббәт.ен дә Артистлар гына булсын Безнен милли театр башкорттагы кебек саф романтикага корылмаса да (без бит җирдә йөрибез), барыбер бераз күтәренкерәк хисле әсәрләрне дә ярата халык, һәр бөек драматургта андыиларны табарга була, хәтта Чеховның прозасын сәхнәләштереп тә. татар күңеленә якын спектакль эшләргә мөмкин дип саныйм
—Хәзер инде киңәшергә худсоветлар юк. Сез 50 елга якын сәхнә тоткан олы артист, театр әһелләре берлеге рәисе, бу юнәлештә фикерегезне, үз сүзегезне әйтеп сөйләшкәнегез бармы баш режиссер белән?
—Сөйләшкән бар Өйрәтү кебек кабул итмәсен дип тә уйлыйбыз шул без Ничек кенә булмасын. Отелло. Гамлетлар театр оешканнан бирле куелган, кайберсе анын бик аз уйналган, әмма шулар белән артист та. тамашачы да УСКӘН
—Сез Отеллоны уйнар идегезме?
—Мин студент елларында уйнадым бит.Ул миңа яки мин аңа шундый туры килә идек.
—Ә бүген?
—Уйнап булыр иде. билгеле, режиссер куйса Бөтен рольләргә тиешле артистлар табылса, ник булмасын
—Элек театрларның репертуарлары буенча киңәшмәләр, җыелышлар була иде Актерлар йортында. Үзебезнең һәм Мәскәүдән тәҗрибәле театр белгечләре чакырыла иде. Хәзер хәлләр ничек?
—Минем андый уем бар Режиссерларны җыеп фикер алышу бик кирәк
—Сезне, укып бетергәч, Мәскәүнең Кече театрына калырга үгетләгәннәр, имеш, дип ишеткән идем, дөресме ул?
—Юк. дөрес түгел Чегән театры Роменга барып кара, дип киңәш итүчеләр булды Мин Мәскәүдә калырга теләмәдем, мин бит татар артисты Безнең бит авылда үскән малайларның рус теле дә шәптән түгел. Мәскәүдә генә өйрәндек сөйләшергә
—Сугыш елларына туры килгән малай чактан нинди тәэсирләр калган?
—Сугыш ачысын, ачлыкны без. Аллага шөкер, бик алай тоймадык Сыер бар иде безнең, бәрәңге утырта идек Күршеләргә дә сөт биреп, ярдәм итә идек әле Гаиләдә бер генә кыз булганга, без. биш малай, бөтен өи эшләрен эшләп үстек Беләсең килсә.мин токмачны кайбер хатын-кызлардан остарак та кисәм әле' Шулай үстек.Әти-әни барыбызга да югары белем бирде беребез табиб, беребез химик, беребез укытучы, беребез әти юлыннан китте—механизатор
—Берегез артист... Әйтегез әле, Ринат абый, сезне чын артист итеп тоярга көч, ышаныч биргән аерып әйтерлек роль булдымы? Әллә инде беренче рольдән үк (ул А. Гыйләҗевнең « Көзге ачы җилләр»ендәге Хәнҗәр иде) сездә икеләнүләр беттеме?
—Юк. беренче рольдән түгел, рольләр баштан ук бик куп булды, әлбәттә Атарнын күбесе минем үз табигатемә, яшемә туры килә иде Темперамент, интуиция белән бара идем, әмма «О. булдырдым!* дип әйтү юк иде Ә менә «коры* артист табигате, йөрәк, талант белән генә түгел, нәкъ осталык белән уйнарга кирәклеген мин «Бирнәсез кыз*да Карандышев ролендә тойдым һәм аңладым Классиканың кыйммәте дә шундадыр шул Бөтен күзәнәкләр белән аңлап, тулысынча \зенне җиңел рәхәт хис итеп уйнаудадыр Монда әнә шул «мастерство* «мәктәп* кирәк Ул *1 \ ,»ә 1ем Ләл*дә дә табылды Тәмам рольнең эченә керсәң, йөрәк анда әйтеп тора нишләргә кирәк икәнен һәм төгәл яшәү табыла Аннан тәҗрибә белән килә күп нәрсә роль белән залга нәрсә җиткерергә тиеш икәнлегемне—безнен телдә «сверхзадача* диләр аны мин инде бик ачык беләм хәзер, бу турыда күп уйланам Гади автор сүзен генә җиткерү түгел, үзем буларак та һәр спектакльгә үз сүзем бар
—Сәхнәгә чыкканда дулкынлану, ниндидер бер эчке туплану, ырымыгыз бармы?
—Бисмилланы әйтеп башлыйм. Дулкынлану барыбер һәрчак була, әзер икәнеңне йөз процент ышаныч белән белеп чыкканда да.
—Бик моңаеп аерылган әсәрләр, рольләр булдымы?
—Булды «Сүнгән иолдызлар»ны 500 тапкыр уйнадык, һаман да уйнар идем «Гүзәлем Әсәл»дәге Ильяс күңелгә бик якын иде. халыкның йөрәгенә үтеп керә идек Ильяс бит әле гел уңай образ да түгел, ләкин барыбер тамашачы аны аңлый, кичерә иде. Йөрәкнең зал белән бергә типкәне сизелә иде Бик кызганыч булды аерылу
—Сез бик мәгънәле, төпле акыллы кеше. 70 яшь инде аксакаллар яше, диярлек, уйнаган рольләрдәге гыйбрәтле язмышлар да эссез үтми бит— рухи баета, тәҗрибә бирә. Яши-яши инанган, йә үзегез тапкан фәлсәфә, мәкаль, нәтиҗә бармы?
—Олыгайган саен кешегә начарлык итү түгел, начарлыкны уйларга да ярамый икәнлеген аңладым—ул сиңең барыбер үзеңә начар булып килеп җитә. Бер көн табибка чиратка бастым «Барыгыз, чиратсыз керегез».—диючеләр дә бар иде Юк шул. алай итәсе килми—дөрес булмаган эшләрдән тыелу бар хәзер.
—Сәхнәдәшләрегезнең уңышы сезгә ничек тәэсир итә?
—Миндә. Аллага шөкер, көнләшү юк Бу минем бәхетем Сәнгать өлкәсендә, гомумән, көнләшү бар бит инде Исем яки премия бирсәләр, нигә миңа түгел, дип уйлаучылар бар Мин аны үземә карата да сизә идем. Сәхнәдәшләремнең уңышы, һөнәри осталыгы мине шатландыра гына Яшь буын сокландыра Искәндәр Хәйруллин гаҗәеп көчле артист булып бара
—Татар мәктәпләре ябылып беткән заманда милли театр һәм сезнең кебек милләтпәрвәр артистларыбыз туган телебезне саклап калырга ярдәм итүче бер терәк иделәр, ләкин замана шаукымын сез гаиләдә, өйдә җиңә алмагансыз, ахры. Бу четерекле соравыма ни диярсез? Кызларыгыз ана телен сезнең кебек белми, ә үзләрен татар итеп сизәләрме?
—Бу соравың, әйе. четерекле, ләкин бик кирәкле сорау.Безнең заманда Казанда татарча сөйләшү юк иде. Ишетсәләр, кырын карый башлыйлар Онытасым юк. берзаман абый белән трамвайда үзебезчә сөйләшеп барабыз. Бер юан марҗа килеп колагымнан тартып торгызды «Сидишь тут, болтаешь по татарски»,—ди Хәзер инде, шөкер, андый хәлләр юк. Кызларыбыз Руфина. Айсылу, әлбәттә, татар җанлы балалар, татарча аңлыйлар, әти дип дәшәләр. Балалар үскәндә мин көне буе эштә идем: көндез репетиция, кич спектакль, айга 32 спектакль уйнаган чаклар була иде Мин кайтып, «татарча сөйләшегез» дип әйтә идем дә бит. тагын китә идем Хатыным Рәисә Мәскәү кызы, татарча бөтенләй диярлек белми иде әле. гомер итә-итә генә өйрәнде Өйдә балалар белән русча сөйләшкәннәр инде, билгеле Хәзер мин үзем дә моңа үкенәм, кызларым да миңа үпкәли, өйрәтмәгәнсең дип. Ә менә оныкларым— ике бәләкәй кызым татар телен мәктәптә дә өйрәнеп, аңлап үсәләр, минем белән татарча сөйләшәләр, хатасыз язалар, гәрчә аларның әтиләре татар кешеләре түгел «Миңа түгел, сезгә кирәк, балалар, байлык бит ул—тел белү, дип аңлатам инде Спектакльгә килгәч, мине, бабагызны аңлап карап утыру кирәк».—дим. Олы кызым Руфина сәнгать һәм мәдәният институтында укыта, культурология буенча диссертация якларга җыена Татар теле белән бик кызыксына хәзер
— Әйтегез әле, сез, гади авыл малае, ничек һаман Европа джентельменнары шикелле елмаеп яши аласыз? һаман якты чырайлы, кояш кебек балкып торасыз? Тормышта сез бар нәрсәдән канәгатьме әллә? Башкалар кебек һәр нәрсәдән зарланганыгызны ишетмим. Сезне борчыган, чыгырдан чыгарган нәрсә бармы?
—Якты чырай күрсәтү безнең канга сеңгән ул. Без алты бала үстек. Биш малай, бер апабыз, барыбыз да шундый. Бу—тәрбиядәндер инде Әти авыр эштә эшләгән кеше, бераз кырысрак иде Тракторчы булган, сугыш вакытында бронь белән калдырганнар аны. кайтып елаган Өч класс белеме белән сугыштан соң аны инженер- механик итеп куйдылар. Сәясәт белән кызыксына иде. колхоздан бер бөртек урламады, чын коммунист булып яшәде Шулай да мине авылдан озатканда. «Син. улым.
партиягә кермә инде»,—дигән иде Ә мине чыгырдан чыгарган нәрсә—ул битарафлык Борчыган нәрсә—бүгенге пенсионерларның матди хәле, бәяләр һаман күтәрелә Ә ин эчемне пошырган нәрсә—чисталык сакламау Безнең татар халкына чисталык хас бит Без авылда үстек, анда чисталык иде. Бакчаларга барганда чүп өемнәрен, пычраклыкны күреп шаккатам инде Алып килгән әйберләрен һәркем узе белән алып кайтып чүп оясына ташлый ала бит югыйсә
—Ә нишләргә бу яман чир белән? Чит илләрдә зур штрафлар түләтәләр, ди...
—Белмим инде, безгә дә шулай итәргәдер, бәлки? Ничектер бу гадәттән биздерергә, тәртипкә өйрәтергә иде һәр гаилә балаларын кечкенәдән өйрәтсен иде
—Ник әле без сезне депутат итеп сайламыйбыз икән? Төпле, мәгънәле сүзегезне әйтер идегез югары мөнбәрдән...
—Минемчә, чын сәнгать, чын ижат кешесе депутат була алмый, ул чакта сәхнәдән китәргә кирәк.
—Ә театр кешеләренец мәнфәгатьләрен кем кайгыртыр?
—Депутатлардан көтәбез инде Табиб укытучы, китапханәчеләр турында сүз кузгалды, бәлки, безнең турында да кайгырта башларлар. Бюджет.сәнгать мәсьәләләре буенча ижат берлекләре житәкчеләрен жыеп сөйләшкәндә, мин һәрвакыт артистларның хезмәт хакы турында әйтәм
—Бүген милли татар театрына караш нинди?
—Халкыбыз, тамашачыларыбыз тарафыннан театрга булган мәхәббәт инде гасыр белән үлчәнә Бик театр жанлы безнең татар халкы Концертлар күбәйсә дә. театр сөюче аерым тамашачыбыз бар безнең. Җитәкчелектән дә без хөрмәт күрәбез, шөкер. Республикабызның президенты премьераларыбызга килә Минтимер Шәрипович Шәймиев театр тормышын, артистларыбызны яхшы белә 20 елдан сон театр бинасына ремонт ясалды хөкүмәт ярдәме белән, гастрольләр оештыруга да булышлык күрсәтелә Ә менә театрга караш дигәннән, мине борчыган бер хәл бар Бөтен жәмәгатьчелек милли театрның 100 еллыгына, зур бәйрәмгә әзерләнгәндә, кайберәүләрнең матбугатка чыгарган мәкаләләре турында әйтәм Тел. милләт дип йөргән кешеләребез, театрны яратучылар да уйламыичарак эш итәләр Ошап бетмәгән әсәрләр була инде ул. Бәйрәм алдыннан күп нәрсә гафу да ителә, әмма театр турында шундый әшәке телле мәкаләләр язу мине шаккатырды Мин бу турыда радиодан да әңгәмәдә әйттем инде, язып чыгарга минем алай осталыгым юк Йөзек кашы саналган театр, аның искиткеч талантлары, гажәеп бай тарихы турында сөйләшер алдыннан мондый мөнәсәбәт күрсәтү, үз укучыңа, үз тамашачыңа театрны хур итеп язу.үзеңнең театрыңны үзен бетерү—театрга йөрмәгез дип әйтү белән бер бит ул
—Әйе, әгәр театрны, спектакльне чынлап та яхшыга үзгәртү буенча ниндидер төпле фикер, йә профессиональ теләк бар икән—режиссер белән аерым очрашырга да мөмкин бит, югыйсә. ..
—Әлбәттә Кил театрга, сөйләш Мин мондый эшләр начар холык билгесе дип уйлыйм Йә әсәрен куймаганга үчлек Бер дә килешми, әлбәттә Без бит барыбыз да театр өчен тырышабыз, халыкка хезмәт итәбез Аннан соң «татар, татар» днп йөреп кенә булмый, андый сүзләр артында синең матур эшләрен торырга тиеш
—Бүген безнең туган телебезгә игътибар кими түгелме? Глобальләшү белән мәшгуль дөнья, шуның шаукымы микән?
—Әйе. шундый процесс бара шул. кызганычка каршы Ләкин минем хнланымча бар нәрсәне бер казанга салу да дөрес түгел Россиянең бөтен матурлыгы, байлыгы
милли төрлелектә, милли фольклорда. Нинди генә төс юк анда. Болын да төрле төстәге чәчәкләре белән матур. Шуңа күрә мөмкин түгел милләтләрне, татарны бетерергә,
—Кими бит татарлар, урыслаша...
—Безнең татарлар, кая гына барсак та, бик күп. шөкер Аның телне белмәгәне дә спектакльләргә килә, тәрҗемә аша булса да тыңлый, тәэсирләнә, татар моңын ишетүгә аның йөрәге башкача тибә башлый, күзләре яшьләнә Без бит күрәбез, беләбез Театр белән төрле якка гастрольләргә баруыбызның төп максаты да шулдыр— татарлыктан читләшкән, рус дөньясында яшәгән милләттәшләрнең күңеленә моң салу Менә Вильнюста, мәсәлән, русча сөйләшүче татарлар килеп, елап утырдылар Канга сеңгән үз аһәңен, үз моңнарын алар барыбер тоялар. Гастрольләр элекке кебек еш булмаса да. барыбер менә Самарага. Әстерханга. Чиләбегә. Оренбургка, Бакуга, Мәскәүгә барабыз Зал тулып килә татарлар. Менә шул гастрольләрне бетерә күрмәсеннәр инде. Бөтен татар театрларына да йөрергә мөмкинлек булып торсын иде. Бу безнең халкыбызны баетыр иде. театрның ролен дә үстерер иде.Соңгы вакытта әле. шөкер, хөкүмәт ярдәм итә.
—Театрда үзгәрешләр булып торырга тиеш, диләр. Сез эшләгән 47 елда театр нинди үзгәрешләр кичерде?
—Әйе, мин 1961 елда Ширияздан абый Сарымсаков чорында кайттым театрга Искиткеч шәп артистлар иде Әмма ниндидер бер жансыз. катып калган хәлдә, музей кебегрәк иде театр Бизәлеш-сценография дә бик ярлы булды Театр дөньясындагы яңа алымнар юк иде әле. Артистлар да. театр да артык олыгайган иле булса кирәк. Аннан директор булып Рәшидә апа Жиһаншина килде. Марсель Сәлимҗановны чакырды Гаҗәеп зур яңару чоры башланды Классик әйберләр «Сүнгән йолдызлар». «Миркәй белән Айсылу»—алар бар да башкача, яңача куелды
—Ул яңалык нидә иде?
—Мәскәүдән укып кайткан Марсель бөтен яңа алымнарны кулланды Декорацияләр дә заманча эшләнде. Режиссерның башкаруга, уйнауга, артистларга карашы, таләбе башка иде, ул фантазиягә мөмкинлек бирде. Спектакльләргә жан керде, яши башлады Бу. әлбәттә, төптән борылыш дигән сүз түгел. Яшь буын артистлар килү дә зур ачыш иде Гомумән, сәхнә яшьләрне ярата, халык аларны карарга килә бит. гәрчә театрда өлкәннәр дә кирәк. Инде менә Марсельдән сон ниндидер бер үзгәреш кичерә театр. 35 елдан артык вакыт узган иде бит. тагын да шулай яңа бер сулыш кирәк иде, һәм ул Фәрит Бикчәнтәевнең спектакльләрендә сизелә. «Кара чикмән» спектакле Россия күләмендә үткән «Музыкальное сердце театра» фестивалендә өч приз яулады бит Ин яхшы спектакль, иң яхшы режиссер, иң яхшы уйнаган ирләр роле номенацияләрен дә. Театрыбыз яши. ул һаман хәрәкәттә, үзгәрештә, үсештә—бу бик куандыра
—Сез инде 20 еллап Татарстан театр әһелләре берлегенең рәисе вазифасында. Заманалар үзгәрде, элек без ярты хезмәт хакына шушы берлек аша юллама алып, Кара диңгез буенда иҗат йортында ял итә ала идек. Хәзер берлек әгъзаларына юллама алу өчен ярты еллык хезмәт хакы кирәк. Беләм, бу сездән тормый. Иҗади берлекләр ни өчен кирәк соң? Мәскәүдәге киңәшмәләрдә ни сөйлиләр?
—Әйе, бу турыда сүз күп бара Мәскәүнең театр берлегендә дә шул ук хәл. Алар безгә ярдәм итә алмый хәзер, үз көнегезне үзегез күрегез, диләр Хәл авыр булуга карамастан, мин бу берлек яшәргә тиеш дип саныйм. Гомерләрен сәхнәдә уздырган ветераннарыбыз өчен бер туган йорт булып тора әле ул Киләләр, аралашалар Иҗат кичәләре уздырабыз Бик кыен хәлдә калганнарга без матди ярдәм дә күрсәтергә тырышабыз Идел буендагы ял итү урынын да ремонтладык Жәен анда халык бик күп була Әлбәттә. Сәлимҗанов исемен йөрткән Актерлар йортын гөрләп торган ижат учагы итеп күрәсе килә Тырышабыз
—Нәрсәне дә булса түземсезләнеп көтәсезме, балачактагы шикелле?
—Алай балачактагы, яшьлектәге кебек көтү юк инде ул.чөнки вакыт, гомер болай да бик тиз уза! Сизмисең дә атнаны, айны! Премьераларны дулкынланып көтү бар Ничек булыр, халыкка ошармы, аңларлармы, дисең, образың турында уйлыйсың, нинди характер табарга Нидер барып чыкмаса. мин бик борчылам
Берәр деталь табылса, өйгә очып кайтам Җәйне, яшел үләннәрдә йөрүне көтәсен инде, без бит авылда үскән Оныкларымның үсеп житүен көтәм. аларның балаларын да күрергә иде. дисен.
—Характер дигәннән, йөздән артык персонажның эчке, тышкы халәтен кабатланмыйча күрсәтер өчен никадәр генә бай күңел, зур талантның да, кем әйтмешли, запасы житмидер. Бу процесс ничек бара? Ничек эзлисез,каян табасыз? Тирә-яктанмы?
—Әлбәттә* Артист булгач—ул инде канга сеңгән—урамда болан гына йөрмисең, һаман күзәтәсең. Бакчаларга барганда, юлда нинди генә кызык характерлар очрамый Атлавын да. хәрәкәтен дә, сөйләү манераларын да отып каласын, үзләштерәсең, әлбәттә, эзләнәсең һәм тормышта табасың. Тартюфның йөрешен мин шулай бер кешедән күреп калган идем
—Нинди образлар ошый сезгә?
—Дөресен әйткәндә, кире, тискәре образларны уйнарга яратмыйм Аларны уйнау жинел Бик эзләнәсе, ижат газаплары кичерәсе юк Уңай образларны эшләү авыр Менә «Дивана» спектаклендәге ролем бик кызыклы Минем әле андый роль уйнаганым юк иде
—Ринат абый, бер әңгәмәдә әтиегезнең «беркайчан да кешенең дәрәжәсен төшермә, түбәнсетмә, үзең масайма» дигән киңәшен гомер буе истән чыгармавыгызны әйткән идегез. Балаларыгызга, оныкларыгызга сезнең киңәшегез нинди?
—Мин аларга әти сүзен дә әйтәм Аннан өлкәннәргә, картларга хөрмәт күрсәтегез дип тәрбиялим Сезгә дә ул көн киләчәк дим
—Кайсы шагыйрьне күбрәк яратып укыйсыз?Ж.әлилнеме?
—Муса Җәлилне уйнаганда мин аның һәр шигырен ятладым диярлек Күңелгә Зөлфәт шигърияте бик якын Гомер узган саен Тукайны ешрак укыйм
—Театрда берничә кат яратып караган спектаклегез бармы?
—Мин Туфанның «Әлдермештән Әлмәндәр»ен искиткеч әсәр дип саныйм Ул спектакльне бик күп караганым бар Караган саен карыйсы килә ШӘҮКӘТ абыйның уены да гажәеп. әлбәттә Бу спектакль—безнең горурлыгыбыз ул
—Ә Казанның кайсы урынында йөрергә яратасыз, күңелгә бик якын жир бармы? Күптән түгел Казан шәһәренең Мактау кенәгәсенә керттеләр бит әле сезне.
—Әйе шул. Укып бетереп кайткач та. Мәскәүне юксынган идем башта
Хәзер инде мин Казанны туган шәһәрем кебек күрәм Кая барсак та Казан сагындыра Мин Эрмитаж бакчасын бик ярата идем Казансу буенда Фукска һәйкәл куелган бакчада булырга яратабыз Бутлеров урамындагы иске йортлар да бик ошый иде, кызганыч, аларны сүттеләр Бик күпләр әйткән фикер белән мин дә килешәм—тарихи иске йортларны мөмкин кадәр саклап калырга иде
—Сезнең байлык нидән гыйбарәт? Матди якны күздә тотуым түгел.
—Мин гаиләм, балаларым белән бай* Йөземә кызыллык китергәннәре юк Укыдылар, урнаштылар Иң мөһиме—мине гаиләмдә яраталар Мина хәзер тынычлык, көч кирәк. Саулык белән аяк өстендә йөреп, мөмкин кадәр балаларга ярдәм итә алсам—шул зур байлык миңа

Реклама