АПТЫРАГАН ӘЛЕ МОНДА


«Ак жилкән»кәй!
Сиңа хат язарга булдым бит әле менә.
Шушы яшемә җитеп минем җилкән күргәнем юк икән. Агын да, берниндиен дә.
Пиратларның җилкәне кара булган ди. Тагын ал җилкән дә бар бит әле. Ассоль дигән кыз балага бер әкиятче бабай әйткән булган, киявен сине ал җилкәнле карабта алып китәр, дип. Көткән инде кызый, һәм—килгән бит теге караб Яшь, матур капитан алып та киткән үзен. Тик ул капитанга әйткән булганнар шул. бер жүләр кыз өзелепләр көтә. диеп. Шуннан сон теге инде җилкәнен алга алыштырган, сатып алып.
Миңа кичә 16 яшь тулды. Миңа ни көтәргә икән?
Безне ал җилкәнле карабта да. ак жилкәнлесендә дә алып китмәсләрдер шул инде.
Әллә нинди бит бу дөнья хәзер. Әле ярый укыйм гына. Мәктәптә уку бетәр ич ул. Аннары кая барырмын? Институтларга хәзер зур акча төртеп кенә керәсе ди. Мин теләгәненә күбрәк тә кирәк ди әле ул. Әти белән әни нәрсәнедер сатып акчасын бәлки табарлар да иде. Бердәнбер кызлары өчен. Тик минем алай иттерәсем килми шул Кадерле кыз дигәч тә. артык кыйммәткә төшәрмен. Аннары, взятка биреп кергәч, шуны җирәнми алган кешеләрдән укыгач, нинди врач-доктор булам инде мин9 Ире кинәт чирләп киткән бер күрше апа әниемә сөйләп торды, хәзер күп икән бит алар, акча сыдырып, кешене дәвалау турында уйлап та карамаучылар
Ничек яшәргә дә белгән юк. аптыраган әле. Классташ кызларым компьютер дип шаша. Кайберләре әллә ниләр карап бетерәләр икән Безнен гимназиядә ярый әле, башка мәктәпләрдә кызлар арасында тәмәке тартучылар, малайларны уздырып сүгенүчеләр күп икән.
Хәерче дә буласы килми, матур киенеп яшисе, илләр, диңгезләр күрәсе килә. Ә С-Ләр Рәләр кебек тә буласым килми. Тәмам аптыраган Шул аптыраганга язам да инде
Әтинең абыйсы милли хәрәкәткә йөрде, ул татарлар мөстәкыйль булсын ди. Әнинең энесе, начальник. «Единая Россия» да «Единая Россия» ди. Әти намазны калдырмый. «Өйгә бер тиен дә хәрәм кермәсен», ли. Әни чүпрәк саткалый, «Хәйләсез дөнья файдасыз», ди. Өйдә гел тавыш, бәхәс. Әле дә «бала дәрес әзерли» дип кенә туктап калдылар. Ә «бала» дәрес әзерләми, сиңа хат язып утыра, «җилкән»кәй.
Мин үзебезнең гимназия кызларын беләм, башка кызыйлар ничек яши икән ул?..
Фәния Г., Казан кызы

Реклама