«Татар энциклопедиясе» битләреннән


ГАРУЗ (аруз), гарәп классик поэзия-
сендә барлыкка килгән метрик система-
дагы шигырь төзелеше. Гарәп, фарсы һәм
төрки телле поэзияләрдә кулланыла.
Гарәп фонетикасы кануннары буенча
сүзләрдә озын һәм кыска иҗекләрнең
аерым бер тәртиптә чиратлашу үзенчәле-
генә нигезләнгән. Теоретик яктан нигез-
ләүчесе - гарәп галиме Хәлил ибне Әхмәд
(700-786) Г.ның төп үлчәмнәре бәхер дип
атала. Алар барлыгы унтугыз: тавил,
мәдид, басыйт, камил, вафир, һәзаҗ, рәҗәз.
рәмәл, сәригь, мөнсәрих, хәфиф, мозаригь,
мокътәзаб, моҗгас, мөтәкәриб,
мөтәдарикъ, җәдид, кәриб, мөшакил. һәр
бәхер үзе берничә төрдәге вәзенгә ия.
Төрки телле шагыйрьләр Г системасын үз
телләре хасиятләренә буйсындырып
кулланалар, алар- да сонор тартык (р, л, м,
н) һәм чыжылдавын тартык (ч, ж, ш.)
авазларга беткән иҗекләрдән кала барлык
ябык иҗекләр озын иҗекләр булып
саналалар, ә сузык авазларга беткән
иҗекләр, буынның, ритм калыбының
(тәфагыйльнең) кайсы урынында килүенә
карап, йә озын, йә кыска иҗекләр булып
саналырга хаклылар. Татар телендә сузык
авазлар озынга-кыс- кага бүленмиләр,
шунлыктан иҗекнең
озынлыгы-кыскалыгы сүзнең язылышы
б-н түгел, ә реаль яңгырашы, сүзләр тезмә-
сендәге ритмик әйтелеше б-н аерымлана.
Мәс.:
Башлыйк эле сцзне Карәхмәт илә.
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.
Беренче юлдагы башлангыч ике сүз
телдән кычкырып укыганда баш-лый-га-
ле рәвешендә яңгырый, ягъни вәзен калы-
бының «фәгыйләтен» (- II - -) схемасына
туры килә. Тулаем поэманың (Г.Тукай,
«Печән базары .») вәзене, ритмик төзелеше
- рәмәле мөсәддәси мәхзуф калыбына (-11
------------------------ I) -------- II - -) тәңгәл
(фәгыйләтен, фәгыйләтен, фәгыйләт). Та-
тар шагыйрьләре Г.ның нигездә ике бәхер
үлчәмен - һәҗаз б-н рәмәл вәзенен кул-
ланалар. Мәс., «Кисекбаш китабы»нда,
Утыз Имәни, Г.Тукай Һ.6. шагыйрьләрнең
иҗатларында бу ике бәхернең тулы яки
кыскартылган шәкелдә әлеге ике вәзене
ешрак очрый
Әд.: Табрз В Джам-и мухтасар. Трак-
тат опоэтике. М., 1959; Хамраев М.К. Ос-
новы тюркского стихосложения. А.-А ,
1963; Фролов Д.В. Классический арабс- кий
стих История и теория аруда. М , 1991;
Курбатов Х.Р. Иске татар поэзиясендә тел,
стиль, метрика һәм строфика. К., 1984.
Х.Р. Курбатов.
ГАСРЫЙ Нәҗип (Мәүләбирдиев
Мөхәммәтнәжнп Аллабирде улы) (1886,
Әстерхан губ. Казын а. - 1937), әдәбият
тәнкыйтьчесе. «Хөсәения* мәдрәсәсендә
татар әдәбияты укыта «Ил», «Идел*,
«Йолдыз» ж-лларында басылган, 20 йөз
башы татар әдәбияты һәм татар әдәби теле
мәсьәләләренә багышланган, Г.Тукай.
М.Акъегетзадә, Г Пбраһимов, Гыйффәт
Туташ иҗатларына караган күпсанлы
мәкаләләр авторы.
ГАТАУ Макс (Гатауллин Гайнетдин
Зәйнетдин улы) (1913, хәзерге Курган
өлкәсе, Әлмән р-ны Тозау а. - 20.11.1941),
шагыйрь. 1931-34 тә елларда балалар
йорты директоры, 1934-37 дә Чиләбе
шәһәрендәге татар мәктәбендә завуч, 1937-
40 та директор. Бер үк вакытта Казан пед.
ин-тында читтән торып укый. Беренче
шигырьләрен «Социализм юлы», «Урал
большевигы», «Коммунист* г-та- ларында
бастыра. 1939да «Урал мәхәббәте* исемле
беренче шигъри җыентыгы чыга. Аерым
шигырьләре «Үсү җыры» (1934),
«Очкыннар» (1940) исемле күмәк
җыентыкларга кергән. Бөек Ватан
сугышында катнаша Калинин өлкәсендәге
Гаврилово авылы янында барган сугышта
һәлак була.
Дәвамы киләсе саннарда

Реклама