ТАТАР ҖАНЛЫ РУС КЕШЕСЕ...


Милләте белән рус кешесе булган Александр Сергеевич Ключарев күпкыр- лы якты таланты белән музыкаль сәнгатебездә аерым бер урын алып тора Го- мере буе татар сәнгатенә хезмәт иткән композитор Ул халык музыкасынын бөресе булып халык көйләре торганлыгын тирәнтен аңлаган, узенен эшчәнлеген шушы байлыкны—халык җәүһәрләрен җырларын, бию-
такмакларын, уен кораллары көйләрен җыеудан һәм аларны теркәүдән башлап җибәрә Халык көе анын күңелендә, анын иҗатында яши. ул аны яна сәнгати үрнәкләр белән баета, җырга чын мәгънәсендә жан өрә
Күп кенә халык көйләрен ул үз әсәрләрендә лә эшкәртеп куллана, башкаручы буларак кайберлә- рен пропагандалый Үзенен сәнгатькәр дусла- рын—татар һәм башкорт композиторларын да бу олы эшкә чакыра һәм аларны халык җырлары белән тәэмин итә.
Татар дәүләт филармониясендә җыр һәм бию ансамбле оешкан көннәрдән алып А Ключарев бай репертуар булдыруда ин актив эшләүче ав- торлардан булды Репертуарын популяр халык җырлары эшкәртмәләре, массакүләм җырлар һәм заманча темага такмаклар, хореографик мини- атюралар тәшкил иткән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен күп әсәрләр языла. Татар дәүләт
җыр һәм бию ансамбленең барлыкка килүе, анын үсеше һәм яшәеше А Ключа рев исеме белән бәйләнгән
Татар дәүләт филармониясе каршында хор студиясе оешкач. Зөләйха Әхмәто вага хормейстер Вазыйфасын Александр Сергеевич тәкъдим итә һәм ансамбль нен төп яшәеш стиленә нигез салуга булыша
1939 елда куелган «Сабантуй” вокаль-хореографик сюитасы, лаеклы уныш ка ирешеп, театральләштерелгән ансамбль программасынын нигезен тәшкил итә Соңрак, әлеге сюитаның «Җырлыйммы?-. « Мәрфуга җыры- . -Көрәш-, -Яшьләр биюе» номерларыннан алты думбрадан торган ансамбль өчен -Сабантуй- кон церт сюитасы туа Әкренләп композиторның халык материалы нигезендәге иҗат юнәлеше тәмам ачыклана һәм хор өчен эшкәртү төрләре билгеләт Еллар үткән саен композиторның ару белмәс иҗаты хор сәнгате өлкәсендәге яңалыкка алып килә Халык жырынын бөтен булган милли колоритын, матурлыгын саклап, анын интонацион һәм ритмик үзенчәлекләрен гармоник яктан баетып, татар халкы нын күмәк җырларын күп тавышлы, бай фактуралы хор эсаре-монын ачык ми салы Анын тарафыннан БООдан артык халык жыры һәм инструменталь көй өйрәнелеп, алар ике җыентык булып дөнья күрде (1941 һәм 1955)
Татар җырларын эшкәртүдә Ключаревнын иҗаты ике юнәлештә үс а Берен чесе нинли дә булса кануннардан азат ителгән эшкәртү Бу төрдәге эшкәртүләр күп очракта хорнын акапелла башкаруына нигезләнә Әлеге әсәрләр тирән
мәгънәгә ия музыкаль новелланы хәтерләтә. Тулы музыкаль поэтик образ тулыру максатында хор яңгырашының барлык төсмерләре чагылыш таба Шундыйлардан -Эңгер-менгер» (Себер татарлары көйләре темасына) хор миниатюрасын атарга мөмкин Бу эшкәртмә катлаулы формада төзелгән, анда күп кенә татар халык җырларының көйләре бирелә Салмак, озын, кыска көйләр авторга төрле фактурачылыкны кин кулланырга мөмкинлек бирә.
Омск өлкәсендә язып алынган борынгы аучылар бәете-»Карьят батыр- көе бөеклек һәм ныклык белән аерылып тора. Бу эпик жыр үзенен төзелеше ягыннан урыс риваятьләренә һәм хикәятләренә якын тора-музыка фразалары һәм ритмик бизәлешләренең кабатлануы, көйнен ирләр тавышына хас яңгырашта булуы, алмаш ритм җырны тагын да көчәйтә. Г Тукай шигыр>енә язылган -Пар ат- җырынын эшкәртмәсе исә хор өчен сюжетлы күренешне хәтерләтә, һәм бу күренеш хор драматургиясе ысуллары белән оста итеп тасвирланган.
Көй эшкәртмәләренең икенче юнәлеше-кин аудитория тарафыннан күбрәк кабул ителгәне-ялгыз башкаруның асыл традицияләрен алгы планга кую башкаручыга иркен рәвештә көйнен бизәкләрен бозмыйча җырлау Хор партиясе күпләгән гади, әмма тулы һәм чиста янгыраш биргән тавышлар белән баетыла.Үрнәк итеп халык арасында бик популяр булган -Кара урман-. Фазлуш». “Сарман-. шаян җыр -Дим-дим». лирик жыр -Өй артында шомыртым». Себер татарлары җыры -Гармун-гармун-..
Югарыда әйтелгән җырларның ин беренче башкаручысы-Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле, әлбәттә. -Кара урман—фәлсәфи эчтәлекле борынгы озын көйләр рәтенә керә Анын текст сүзләрендә бик күп халыкларның шигырь иҗатына хас булган сәнгати образларның янәшәлеген күрәбез: ягъни кешенең табигать белән бербөтенлеген рәттән кую. Табигатьнең гүзәллеген аңлаудагы уй-киче- решләр, хис-тойгылар музыкада бөтен барлыгы белән чагылыш таба Халык көе ярдәмендә барлыка килгән сәнгатьле бизәү чараларының күплеге әлеге тәэсир не тагын да көчәйтә. Көйнен интонация ягыннан сыгылмалылыгы һәм төрле музыкаль бизәкләргә байлыгы белән беррәтгән. автор җырнын тирән мәгънәсен дә халыкка оста итеп ачып бирә Ә «Гармун-гармун» җырына эшкәртмә исә баш- качарак уйланылган. Кин колачлы, салмак темплы күнелле көй характерлы музыкаль картина тудыр. Бик күптәннән татар халкының күнелен яулап алган уен коралын тиешле биеклеккә күтәрү теләге белән, композитор фон итеп хор башкаруында гармунда уйнау имитациясен ала Баяннар җырны виртуоз вари- яцияләре белән баетып матурлыйлар А. Ключаревнын эшкәртмәсе бу жырны үзенчәлекле гимнга әверелдерә.
Авазларны охшату элементларын борынгы «Дүдәк» җырында да композитор оста куллана. Хор партитурасыннан татар халык кыска көйләренә, такмакларына хас тормышчанлык, күңеллелек бөркелеп тора. Әлбәттә, тормышчан күренешләрне тасвирлаганда теләсә кайсы классификация дә шартлы булып кала. Кайбер әсәрләрне югарыда бирелгән бер төркемгә дә кертеп булмый Мисалга сокланырлык шигъри аһәнгә ия лирик «Әллүки» җырын гына искә төшерик. Әлеге жырны беренче төркемгә кертеп булыр иде (хорның бернигә буйсынмый иркен үсешен искә алсак), әмма хор партиясеннән тыш югарыда төп теманы алып барган башлап җырлаучының нәзберәк тавышы яңгырый Бу исә үз чиратында икенче төркем эшкәртүләренә хас һәм -Әллүки-не үзенчәлекле сәнгать эталоны итеп санарга була -Әрәмәләр арасында- җыры эшкәртмәсе дә әлеге ике төркемнен уртак җимеше булып тора. Үзенчәлекле стильдәге -Агыйдел- -Таштай- -Зөлхиҗә- кебек башкорт җырларының эшкәтмәләре-композиторнын бәһалап бетергесез иҗат җимеше Гомумән. Ключарев башкорт җырларын өйрәнү өлкәсендә дә тирән эз калдырды һәм. профессиональ композитор буларак, иҗатында кин файдаланды.
Хор өлкәсендәге иҗат мирасында А. Ключарев халык җырларын гына эшкәртеп калмый, ул-үзе иҗат иткән әсәрләр авторы да Иҗатында оригиналь җырлар күп булса да. ләкин хор өчен язылганнары чагыштырмача аз.
Халык көнкүрешендә кин таралган җырлы биюләр, биюле җырлар А. Клю-
чарев ижатыиын яшрны театральлаштерүгэ илткән аерым бер өлкәсен тәшкил
ИТӘ
Композитор тарафыннан уенлы сюжет элементларын эзлэу бик кызыклы нәтиҗәләргә китерә Мисалга биюле жыр -Ак бурек-не. солист белән хатын-кыэ- лар хорынын уен-көлкеле лиалогыннан торган борынгы көй -Аппакай-алмакаи- эшкәртмәсен -Пар ат» хор күренешен китерергә була
Композитор ижатынла лирик җырлар аеруча күренекле урын алып тора •Туган жирем-Татарстан" (Г Зэйнашева шигыре) җыры республиканын музы- каль эмблемасына әверелде -Татарстан сәламе- (3 Нури). • Илел дулкыннары- •Яна Казан- (М. Хөсәен), -Сәрвиназ- (Ә Ерикәй) кебек популяр җырларны хәтергә төшерик
Композитор ижат эшен актив җәмәгать эш- чәнлеге белән бәйләп алып барлы Озак еллар Татар ләүләт филармо- ниясенен сәнгать җитәк- чесе булып эшләде. Та- тар дәүләт җыр һәм бию ансамблен оештыручы- ларның берсе һәм төрле елларда анын сәнгать җитәкчесе булды ( 1939. 1967-70) Татарстан Композиторлар союзы рәисе урынбасары вази-
Фәиини Тшиев Ск.ын 40нчы е.гшр фаларын башкарды
2006 елнын февраль
аенда А Ключаревнын тууына 100 ел тулды 25 февральдә С Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында композиторның юбилеена багышланган кичәдә Александр Сергеевичның улы-Эмиль Ключарев этисенен тормышы һәм иҗат юлы турында үзе төшергән -Мой отец Александр Ключарев- фильмын күрсәтте, симфоник оркестр, солистлар башкаруында композиторнын әсәрләре башкарылды
Александр Сергеевичны күреп белгән Казан дәүләт консерваториясе профессоры Афзал Хэйретлинов Хәтирәләре -1939-1940 елларда мәдәният дөньясы Мәскәүлә булачак татар сәнгате декадасына әзерләнгән чорда ул халык уен кораллары оркестры оештырды, һәр көнне репитииия үткәрә идек Александр Сергеевич көйне тиз генә отып алып гармонияләштерә һәм теләгән тональлектә уйный иле.
1953 елда ин яхшы җырга конкурс оештырылды Жюрида әдәбият -әһелләре, башкаручылар утырды Бөтен җырларны да конкурска авторларын атамый гына күрсәттеләр. Бик җентекләп тикшергәннән сон 1-2 3 нче урыннарны һәм бүләкләү грамоталарын билгеләп чыктык Шулай, беренче өч урын да А Ключлревныкы булып чыкты»
Танылган галим, профессор Мәхмүт Нигьмәтжанов хатирәләреннән дә менә кайбер юллар -Минем буынга анын белән якыннан аралашырга һәм хезмәттәш лек итәргә, татар халык темаларына кабатланмас импровизацияләрен гынлар га насыйп булды Язучылар арасында анын бик якын дуслары булды, ә мумкан тлар өчен ул татар халык музыкасы буенча кинәшче-консультант иде Күп еллар үзешчән авторларнын ижат семинарлары белән җитәкчелек итте Александр Сергеевичның музыка өлкәсендә генә түгел, ә әдәбиятны, этнографикны тирәннән белүе күпләрне сокландыра иле-.
А. Ключарев -композитор, музыкант буларак 1930 елдан 1972 елга кадәр татар музыкасының бетен борылышларында, тормышында, кадрларын азертэүдэ. гомумән, музыкаль тормышта ин актив эшләгән кеше Ул-музыкант. татар музы
ка тарихында тирән эз калдырган шәхес. Татар музыкасының кайсы гына тармагына килмә, Шәрыкъ дөньясында бу дәрәжәдә тирән, эченә кереп атаклы музыкант буларак эшләгән шәхесләр юк. Ул фольклор буенча татарлар өчен энциклопедия иде.
Солист-музыкант буларак татар музыкасының нечкәлекләренә-ритмикасы- на, моңына, хореографиясына керде. Шуңа да, Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле өчен Ключаревтан башка әйбәт музыка язган кеше булмады диярлек Бу аның оркестр өчен язган музыкасында да сизелә. Мин музыка өлкәсендәге эшч- әнлегемне аның белән элемтәдә, дуслыкта башладым. Чөнки ул бөтен татар музыкасының фавориты иде. Ин якын дуслары-Сәйдәш, Хәбибуллин булды. Клю- чарев белән 3. Хәбибуллин дуслыгы турында аерым повесть язарлык. Аларнын, кызганыч ки. бик аз язмалары калды, алтын фондка тиешле эсәрләре-импрови- зацияләре язылмаган. Мондый талант, мондый күренеш Ключаревтан сон булмады дияргә мөмкин, моны эшләрлек кешеләре дә табылмады-’
РСФСРның атказанган сәнгать эшшеклесе, Татарстанның халык артисты, Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе композитор А. Ключаревнын язмышы һәм ижаты бик үзенчәлекле. Милләте белән рус булып, рус мөхитенлә үсүенә карамастан. ул,-татар һәм башкорт профессиональ музыкасына нигез салучы- ларынын берсе буларак танылган шәхес А. Ключарев үзенең эшчәнлеге белән музыкаль образлар тудыру өчен халык көйләренен ин яхшы сәнгати нигез икәнлеген раслый. Җыр-анын өчен гомере ахырынача мәнге саекмаган иҗат чишмәсе булып кала.
А. Ключарев-куйган максатына, үз табигатенә тугры калып, халкыбызның әхлакый һәм иҗади традицияләрен дәвам итеп, татар музыкасы тарихыңда бай мирас калдырган зур музыкант-композитор.

Реклама