Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ХУР КЫЗЛАРЫ, ХУРИЛАР - Гарәпчә кара кцзлеләр мәгънәсендәге сүздән Аларны хурелгаен дип атау да бар (“матур кара күзле кызлар”) Оҗмах кызлары Алар да, гыйлманнар (хур егетләре) кебек үк, нурдан яратылганнар (фәрештәләр дә нурдан яратылган). Хур кызы нимфа, фея мәгънәсенә дә ия
Фәрештәләргә дүрт төрле: ак, яшел, сары һәм кызыл төсләр хас икән Алар хилял кашлы, кара күзле, гөл яңаклы, энҗе тешле, мәрҗан иренле, сәрви буйлы, назлы һәм татлы сүзле пакь кызлар. Аларнын саны җитмеш мең. Мөселман ривайәтләре буенча, тәкъва мөселманнар белән бергә җәннәттә яшиләр Коръәндә (2:25) алар "пакь хатыннар" дип аталган, ягъни аларның бәдәни вә рухи кимчелекләре булмый. Аларга бер кеше дә, бер генә җен дә кагылмаган була. Әл-Бәйдави тәфсире буенча, җәннәт кешеләре барысы да 33 яшьтә. "Хәбәр” сүрәсенең 33 нче аятендә хур кызлары алар белән “бер яшьтәге” дип сыйфатлана. Җир йөзендә тәкъва тормыш алып барган хатыннар җәннәттә үз ирләре белән торачаклар. Соңгырак ривайәтләргә караганда, хур кызлары үтәли күренәләр диярлек, хуш ислеләр һәм һәркансының күкрәгенә Аллаһы Тәгалә исеме һәм хур кызының үзенең хәләл иренең исеме язылган була. Коръәндә (55:72) хур кызларының чатырларда яшәве әйтелә. Алар "күркәм холыклы һәм гүзәл” ("Коръән тәфсире” буенча).
Коръәннең Мәккә сүрәләрендә хур кызлары турында сөйләнсә дә (22,55,56,70-72 сүрәләр), һиҗрәттән соңгы Мәдинә сүрәләрендә алар турында сүз әйтелми.
Суфичылыкта хур кызларына мөнәсәбәт башкача. Суфилар аларга Аллаһ белән кавышу юлында адаштыручы, матурлыклары белән алдаучы затлар дип карыйлар.
Христиан динендә исә "теге дөньяда" кешеләр өйләнмиләр һәм кияүгә чыкмыйлар, бәлки алла фәрештәләре кебек күкләрдә яшиләр дип исәпләнелә (Инҗилдән)
' Хургаеннәр — хур кызлары (кара күзлеләр).
ХУР-КЫЗЛАР тар. — Урта гасырларда Хәрәземдә үзләрен Аллаһка тапшырып, гыйффәтле килеш яшәргә сүз биргән суфия җәмгыятьләре булган. Халык ул пакизә кызларны хур-кызлар дип атаган.
ХУТ СУЫГЫ Казан арты, Әтнә якларында 25 гыйнвардан 6 мартка кадәр
була торган салкыннар (“Татар теленең диалектологик сүзлеге", 1969) Хут суыгы гыйнварның алтысы кала керә — мартның алтысы кала чыга. Хут суыгы кырык бер
көн дәвам итә.
Ләкин иң суык кырык көшлек вакытны (25 декабрь-5 февраль) халык кышкы челлә дип йөртә.
ХУТОР тар -XX гасыр башында, Столыпинның аграр реформасы барышында, крәстиәннәргә бүлеп бирелгән җир. Отрублардан аермалы буларак, хуторга крэстиән бөтен йорт-җире, утары белән күчеп утырган. Җирле администрация хутор хуҗаларына кредит биргән, дәүләт аларга авыл хуҗалыгы кораллары алуда булышкан. Шул заманнарда төзелгән таш йортларның калдыклары хәзер дә очрый әле Картлар сүзенә
Дәвамы. Сцзлек 2004 елның 1нче саныннан басылып килә.
караганда, анда "стандарт бетон йортлар салына, түбәсе лайлы салам белән ябыла, идән-сайгаклар нараттан була, мичләре завод кирпеченнән эшләтелә һәркайсына тимер сабан, тимер зигзаг тырма, теләгәннәренә атлы чәчкеч, урак машиналары кайтарыла Октябрь инкыйлабыннан сон хуторлар бетә, ләкин НЭП елларында кабат күренә башлый Коллектнвлаштыру елларында алар тәмам юкка чыга Дөрес XX гасыр азагында авыл җирләрендә хуторларның торгызылуы да күзәтелә ( Башкортостан энциклопедиясе)
ҺАВЛЛЫ ТУП тар. Таш ата торган СУГЫШ коралы Кол Шәрифнең “Зафәрнамәи вилаяте Казан” дигән әсәрендә 1550 еллый февралендә Казан катасын камап алган рус гаскәре кулында II "утлы туп” һәм 4-5 "һавалы туп" булганлыгы әйтелә. Соңгылары катапульта (мәнҗәникъ) кебек булган дип фара.) итәргә мөмкин Әлеге әсәрдә анардан атылып чыккан зур таш югарыда бер ноктага җитеп, асмамда йөреп хәрәкәт куәте беткәч, соңра табигый рәвештә түбән төшәр иде. каза һәм тәкъдир угыннан тизрәк төшәр.” дип аңлатыла.
Тагын кара: УТЛЫ ТУП
ҺӘМ ф Вә, янә. да дә. Кайчагында "белән илә” теркәгече ярдәмендә бирелә Шунысы кызык. Инҗилнең һәм Псалтирьның (Зобур) керәшеннәр өчен нәшер ителгән татарчага тәрҗемәләрендә "һәм” теркәгече дә. вә (бусы гарәп теленнән) теркәгече дә очрамый Шул ук вакытта дини текстларында шәрык сүзләре (терминнар) шактый (шөкер, пәйгамбәр, фәрештә, каза Һ.6.).
ҺӘПӘРБАЛӘ /. Гипербола, мөбаләга Бу сүзне, мәсәлән. Г.Газиз д,» к\ манган (1911) һәм аңа түбәндәге аңлатмасын да биргән "Әдәбият ис гияхынча ифрат мөбаләганс әйтәләр Юнан сүзе ( Ягъни “Әдәбият терминологиясе буенча гадәттән тыш күт ргүне әйтәләр”.)
ҺЭФТИЯК / Коръән-кәримнеи кайбер сүрәләрен һәм аятьтәрен *ч<-н..* .1 нан китап. Коръәннең 1 7 өлешен тәшкил итә Аны электә дәреслек итеп к\ манганнар Хафтияк һәм һэфгпеяк язылышлары ла очрый Телдә әфтияк дип әйтү дә бар
1800 елда Казанда Азиат типографиясе оештырылгач. 1801 елда анда 6е|>енче китап итеп һөфтияк бастырып чыгарылган. Нәшире Габделгазиз Туктамыш улы Ьурнашен ә цензоры укытучы Ибраһим Халфнн булган
ҺИҖРӘ, ҺИҖРӘТ / Мөхаммәд Пәйгамбәрнең 622 елда Мәккә шәһәреннән Йасрибка (Мәдинә шәһәренә) сәфәре (күчеп килүе) Кара һиҗрәт кичме
Мәккәдәге беренче мөселманнарның көрәйшлер белән низаглашуы аркдгытиа Ы > елда вакытлыча Хәбәшстанга күчеп китүен дә беренче һиҗрә дин атыйлар
ҺИҖРИ ЕЛ ИСӘБЕ (СӘНӘИ ҺИҖРИ Я. ҺИҖРИ КАЛЕНДАРЬ)
Мөхөммәд Пәйгамбәр сахабә.тәре белән бергә Мәккәдән Мәдинәга күчеп киткән көннән башлап исәпләнә һиҗрәт, ягыш күчеп китү көне дип 622 елнын 20 сентябре кабул ителгән. Мондый мөселман календаре Пәйгамбәрнең вафатыннан сон 1 омәр ибн-Хәттаб Хәлифәлек иткәндә 637 елнын 16 апрелендә, рабигыль-әүвәл аенда рәсми рәвештә кертелгән (637-639 елларда урнашын җиткән)
Терлекчелек белән шөгыльләнгән борышы гарәпләр Ай хәрәкәтенә нигезләнгән
354 көнлек ел хисабыннан идер .............................. ..... (мәҗүсилек аш
килгәннәр һәм үзләренең иле урыннары Мәккәга хаҗ кыл\ .Ы аларла Истамга кадәр үк булган.
Мөселманча ел шамсия (Кояш) елыннан 10-12 кәшә кыскарак Кояш к.мендарс елы гади о Ай календаре елы кәбисә ел булганда аерма 10 көн. Кояш к.м. ндаре »ты һәм Ай календаре елы икесе до гади яки икесе дә кәбисә ел бунанда 11 к»н Кояш календаре елы кәбисә ел булып. Ай календаре елы гади булганда исә аерм.. 12 конга җитә
Ай календаре буенча яшәгәндә хаж вакыты елнын төрде фасылларына туры кнлган - һәм менә атар күршеләре яһүдиләрдән елга айлар өстәргә өйрәнгәннәр. б\ хәл исә
Һиҗрәткә кадәр ике йөз ел чамасы элек булган, дип яза Бирүни. һәм алар айлар белән яһүдиләр эшләгән кебек эшли башлаганнар, ягъни үзләренең ае белән Кояш елы арасындагы вакыт аермасы бер айга тулгач, айларына шул артык вакытны өсти башлаганнар Өстәмә ай "наси” дип аталган (эйям әс наси - өстәмә көннәр). Бу инде асылда үзенә бер төрле Ай-Кояш календаре булган. Бирүни сүзләренә карап фикер йөрткәндә, наси аен оч елга бер тапкыр өстәргә туры килгән булырга тиеш.
Бирүнинең "Мәсъгуд кануннары" дигән китабында борынгы гарәпләр кулланган ниндидер бер календарьдагы ай исемнәре санап күрсәтелә. Менә алар: эл Мутамир, На җир. Хайван. Суван, Хантам. Забба. эл-Асамм. Адиль. Нафик. Вагиль. Хува һәм Бу рак. Наҗир аеның исеме эсселек мәгънәсендәге сүздән килеп чыкканлыгына игътибар итсәк, бу айның җәйге чорга туры килгәнлеге аңлашыла, ә Ай календарендагы айлар ел фасылларына бәйле түгел. Моннан әлеге хисапның Ай-Кояш календаре булырга тиешлеге килеп чыга. Димәк ки. гарәпләрдә Ай-Кояш календареның тарихы шактый озын булган дип уйларга кирәк.
Гарәбстанда Ислам тамыр җәйгәч. 631 елда 13 нче айны өстәү тыелган. Коръәндә дә: "Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны Ул күкләрне вә җирне яратканнан бирле унике Өстәмә ай фәкать имансызлыкны гына өсти: кяфирләр монда хаталаналар; алар аны бер елны рөхсәт итеп, икенче елны тыялар. Аллаһ тыйган хисап белән яраштырырга тырышалар, —диелгән (9:36-37: ләкин без бу өзекне тәрҗемә иткәндә Ногманн тәфсиреннән читкә китүне кирәк санадык, чөнки тәфсир мәгънәгә ачыклык кертми).
Мөхәммәдиең сәхабәләреннән имам Җәгьфар әс-Садыйк әүвәлге 354 көнлек хисапның дөреслеген түбәндәгечә нигезләргә тырыша: “Аллаһы елны өч йөз алтмыш көнлек итеп яратды да күкне вә җирне хәлык иткән алты көнне аңардан чигерде, шуңа күрә хисапта ул көннәр юк”.-дип аңлата имам.
Хәзерге мөселман календарендагы айларның исемнәре түбәндәгечә: мөхәррәм, сәфәр, рабигыль әүвәл. рабигыль ахир (яки рабигыль сани). җөмәдел әүвәл. җөмәдел ахир. рәҗәб. шәгъбән. рамазан, шәүвәл, зөлкагьдә. зөлхиҗҗә.
Бу исемнәрдә дә ел фасылларына ишарә аермачык күзгә ташлана: җөмәдел әүвәл һәм җөмәдел ахир айларының исеме туңу, бозлану сүзенә барып тоташа, рамазан сүзе исә эсселек мәгънәсендә. Кыскасы, бүгенге мөселман календарендагы ай исемнәрендә дә борынгы Ай-Кояш календареның эзләре сакланып калган икән (һиҗри ай исемнәренең мәгънәсе сүзлектә үз урынында биреп барылганга, адарга биредә тукталып тормыйбыз). Ләкин кабат Ай календарена кайтканнан соң. елның теге яки бу фасылын чагылдырган ай исемнәре үзләренең мәгънәсен җуйганнар.
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүе гарәп дөньясы өчен бик әһәмиятле вакыйга булган һәм шуңа күрә һиҗрәттән соң һәр елга махсус исем биргәннәр Беренче ел— “карар елы”, икенче ел — "сугышырга әмер ителгән ел". өченчесе — “пакьләнү елы", дүртенчесе- ' котлау елы", бишенчесе—“җиртетрәү елы", алтынчысы - "сорау елы”, җиденчесе—“җиңү елы”, сигезенчесе — "тигезлек елы”, тугызынчысы - "баш тарту елы”, унынчысы — “хушлашу елы” (соңгы 632 елда Мөхәммәд Пәйгамбәр вафат булган).
Ай календареның характерлы үзенчәлеге аның бик төгәл булуында. Мәс.. 30 еллык гарәп циклы дәвамында яңа Ай мизгеле 0.0118 тәүлеккә генә күчә, ягъни яна Ай туу мизгеленең бер тәүлеккә алгарак күчүе өчен 2542 ай елы кирәк.
Күпчелек мөселман илләрендә кабул ителгән классик һиҗри календарьда так номерлы айлар 30 көннән, җөп номерлылары 29 көннән тора. Ләкин кәбисә елларда зөлхиҗҗә аена бер көн өстәлә, ә кәбисә елларның чиратлашу тәртибе шактый катлаулы (бу мәсьәлә гарәп системасы һәм төрек системасы дигән аерым мәкаләләрдә аңлатылды).
Бу календарьның уңайсыз ягы бар. ул табигать сезоннары, ел фасыллары белән берничек тә бәйләнмәгән.
Мәгълүм булганча, һәр 33.5 Ай елы дәвамында бер Кояш елы "югала” (33.58503 Ай елы 32.58503 Кояш елына тигез). 17 ел үткән саен камәри ай (мөхәррәм, сәфәр һ.б.) ел фасылларында нәкъ капма-каршы урынга күчә. Мәс.. әгәр рәҗәб ае билгеле бер елда язга туры килгән икән. 17 елдан соң ул көзгә күчкән була. Дини йолаларны тиешле вакытында үтәүгә мондый хисап комачауламый, ләкин, әйтик, игенчелек эшләре өчен Кояш хисабы кулай. Мөселман илләрендә табигать күренешләре, ел фасыллары белән турыдан-туры бәйле дөньяви тормышта, мәсәлән дәүләтнең финанс-хуҗалык эшләрендә. 33.5 ел саен бер “сәер” нәрсә кабатлануын күреп алганнар: бу елны чыгымнар 148
һәрвакыттагыча була, ә килер-табыш булмый, чөнки иген укышы 32 тапкыр гына жыеп алына Беренче тапкыр бу хәл Габбасилар хакимлек иткән чорда (казна саеккан чакта) сизелә һәм хакимиятләрне дөньяви тормышта Кояш календарена таяну зарурлыгына ышандыра.
Йөз ел саен шушындый оч "артык” (килерсез) ел пәйла булуын ы н уңайсызлыкларын Төркиягә дә кичерергә туры килә һәм анда һиҗри 1200 еллар тиресендә (ХУШ Йөз ахырларында) башта чик буе тамгаханәләрендә. аннары әкренләп барлык дәүләт оешмаларында шәмсия (кояш) елы хисабын кертәләр, ләкин дини йолаларны үтәү тәртибен һәм мөхтәрәм көннәрне билгеләү өчен камәри (Ай) елы хисабы параллель рәвештә кулланыла
XIX гасыр азакларында Төркиядә солтан хәзрәтләренең генерал-адыотанты <-)х«с*) Шакирпаша Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган вакытыннан башлап исәпләнә торган һәм кояш хәрәкәтенә нигезләнгән мәцлш) календаре тәкъдим итен карын, әмма уңышка ирешми
Билгеле булганча кон дип кояш чыкканнан алып аның баюына кадәр үткән араны атыйлар. Борынгы Грециядә һәм Римда. Бабилда һәм Мисырда да ул шулай кабул ителгән Ләкин топ вакыт берәмлеге сыйфатында камәри айлар кабу л ителгән календарь системаларда тулы көн итеп бер кичтән (кояш баешыннан) алып нкенче кичкә каләр вакыт алынган (мәсборынгы афиналылар, йәһүдиләр. германлылар) Борынгы Мисырда кулланылган календарь системасы исә күктәге айга бәйле булмаган һәм анда көн дип ике кояш чыгышы арасындагы вакытны кабул иткәннәр Заратустрага табынучылар (зәрдәштләр) вакытны күктәге айга карап исәпләүне хата эш дип санаганнар. Алар көнне икс кояш чыгышы арасындагы вакыт дип исәпләгәннәр Борынгы римлыларда цивиль кон (гражданнар көне) тон уртасында башланган, ләкин шул ук вакытта аларда кояш чыкканда башлана торган таби/ыи кой төшенчәсе дә булган.
Болгарларда, аннары татарла һнжри ел исәбенә кадәр фарш кояш календаре (шәмеия елы) һәм 13 нче өстәмә ае булган ай-кояш календаре дә кулланылган Өстәмә ай һәр 19 сл эчендә 7 тапкыр кертелгән
Тагын кара: ГРИГОРИЙ КАЛЕНДАРЕ. ЮЛИЙ К иЕИДАРЕ УНИКЕ ЕЛЛЫК ХАЙВАН ЦИКЛЫ БУЕНЧА ЕЛ ХИСАБЫ ШАКИР ПАША
ҺИЛЯЛЕ ӘХМӘР / Кызыл ай жәмгыяге (оешмасы) Кызыл хач җәмгыятенең мөселман илләрендәге рәсми атамасы
ҺИНДИ САННАР Дөньяның күн илләрендә кулланыла торган цифрлар Рус телендә, мәсәлән, аларны гарәп цифрлары дип атыйлар Ләкин гарәпләр у лләрг куллана торган цифр тамгалары анардан нык аерыла Гарәп язуында (һәм иске тагар язуында) күп урынлы саннар уннан сулга таба түгел, бәлки гадәттәгечә сулдан чң/а таба укыла
ҺНРУГЛНФ Иске татар әдәбиятында иероглиф "Иероглиф" сүэенсн П*'к гаяендвге мәгыдаа ии< язма Гшоеячөларш иҗекдер» һам гайми пипраи аңлата торган фигуралы тамгалар системасы. Баштарак иероглиф сүзе Мисыр язмаларына гына кагылган, хәзерге вакытта гомумән рәсемле тамгалар белән фонетик тамгалар комбинациясеннән торган язмаларга карата әйтелә.
Геологиядә һәм палеонтологиядә тау токымнарында күзәтелә торган бормалы-
сырмалы эзләрне дә иероглифлар дин атыйлар. Бу эзләрнең с
1С11 чыгышы борынгы
(пшРтлш млоиш .1» .... т’ г ~........... .... ■ - ■ . .
суалчаннар һәм моллюскларның тереклек эшчонлеге белән аңлатыла Мондый "иероглифлар” хәзерге вакытта да хасил булырга мөмкин Мәс кайчагында бад
зр барлыкка >
фан.п
н-роглиф.1
кврөалөрендә очраклы рәвештә үзенчә, атларда изге сүзләр укырга тырышалар
ҺОМЛП ....................... ........... .... ....... ... ........ .... .......... ........................®Ә * И*
Май) тмняга күлллллулар Савар тирлары чиф.чшл|«..ил.. •«. мм к Т1ТШ Ум т и ы 1 Ы ((тартыл ардан алынган һумай кошы образына катып к.. ы
•М коты һана-и ....................... .... .................. ... .................... ... ..... ..... ... ............. вар
т. ............ .......... а.р< »Р» «м* •■*"» үт-рүч» .................... <һ ....................................
(РӘхмогьяноа > Бор ....... .... тери (римирла һонай .......................................................... ......
ул Тәңренең сөекле хатыны итеп күзаллана. һомай турындагы күзаллаулар угызларда, телеутларда, шорларда, казакъларда, кыргызларда, төрекләрдә дә яшәп килгән. Бу аллага параллельләрне борынгы һинд язмаларында да табарга мөмкин. Ә кыпчакларда һомай сабыйларга химая кылучы алиһә булып исәпләнгән, бу алиһәне кулына сабый тоткан кыяфәттә сурәтләгәннәр. //Умайка тапынса. огул булыр берәү У майга табынса, улы туар. "Диване лөгатет-төрк”
Әдәбиятта һомайны "изге рух”, "күкрәк балаларын саклаучы", "үлем фәрештәсе' дип аңлату да очрый.
ҺОМАЙ КОШЫ Күләгәсе төшкән кешегә бәхет китерүче (патша булачагын белдерүче) әкият кош. феникс. Шуңа күрә Иран патшаларын һумаюн “бәхет иңгән' дип тә атыйлар, һиндстанны яулап алучы мәшһүр Бабурның улы тугач (һижри 913. миляди 1505 ел), аңа лаек исемне... хисаплау юлы белән тапканнар. Ул заманнарда исемдә туган елны күрсәтү гадәте булган. Шунда бер шагыйрь, әбҗәд кагыйдәләренә таянып, угылны Солтан һумаюнхан дип атарга кинәш итә. Бу исемгә кергән хәрефләрнең әбҗәд буенча нинди саннарга туры килүен табып, шул саннарны кушсаң. 913 килеп чыга. Дөрес, икенче бер шагыйрь, шундый ук хисап юлы белән башка хәрефләр табып, угылга Шаһ Фирцзкадер исеме кушарга тәкъдим иткән (анын хәрефләре суммасы да әлеге 913 санын бирә), ләкин Бабурга беренче тәкъдим күбрәк ошаган.
һомай/һумай сүзе "Төшлек”ләрдә дә очрый.
/Китсә җәһан вилайэтене ташлап Һомай. Байгыш кцләткәсенә кеше килмәке мөхаль (булмас хәл). Сәйф Сарай Дәцлэт һомае—дәүләт кошы, ягъни дәүләтнең дәрәҗәле кешесе.
Рус телендә “һомай кошы" —гамаюн.
ҺӨДҺӨД ф Сөләйман патша белән анын мәгъшукасы Билкыйс арасында хәбәр йөрткән мифик кош. Коръәндә дә телгә алына, һөдһөд кошын фарсыларда мөрг Сөләйман дип атыйлар. Билкыйснен һөдһөде җәннәткә керәчәк икән, һөдһөдкә гарәпләр һәм греклар ихтирам белән караганнар, анын турында күпсанлы хикәятләр һәм мәсәлләр бар.
һөдһөд фарсы сүзе, ә борынгы төркидә һөдһөд кошы цбцп дип аталган (рус телендә -удод).
ҺӨНӘР ф Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау өчен махсус күнекмәләр таләп итә торган эш, кәсеп.
//“ һөнәр-фәкыйрьлектән саклый торган калкандыр."
“Адәм баласы нинди генә зур вә бай гаиләдән булмасын, никадәр генә зирәк булмасын, кулы белән бер эш эшләү, тир агызып мал табу һич тә гаеп түгел, бу эш анын дәрәҗәсен аз гына да төшермәс." Ризаэддин Фәхреддин
ҺУ, ҺУА г Гарәп телендә “ул" мәгънәсендәге өченче зат алмашлыгы Ялгызы гына килгәндә Алланы белдерә Аллаһ, Аллаһы. Аллаһу сүзләрендә дә шушы алмашлык катнаша Кайчагында бу сүзне Аллаһу дип тәрҗемә итәләр. Мәҗүси гарәпләр табынган һубәл алланың исемендә дә шушы "һу" сүзе катнаша дигән фикер бар.
/ /Хәмде әйтәм сиңа, раббым. шөкер, кыйлдың безне чөэмин. Яраттың дине Исламнан, хәмде әйтәм сиңа, йа һу. "Раббыга мәдхия" мөнәҗәтеннән, һу һу тийу һу кошы, агар кцзендин яше. Көйеп эче һәм тышы, гафил торма, һу тигел "һу һу' дияр Һу кошы, агар кцзеннэн яше. Көеп эче һәм тышы, белми торма. “Аллаһу" диген. Кол Шәриф һу кошы — Аллаһка бирелгән кеше. Һу сохбәтен кормак- дәрвишләрнең күмәкләшеп "һу, һу" дип зикер әйтеп утырышуы (“һу зикере"). һу эррәсе — зикре эррә (сулыш чыгарганда пычкы тавышы белән зикер кылу).
һу. Бил гыйнаять раббилгалә.чин — Ул (Алла). Галәмнәр патшасының ярдәме илә. (Россиядәге илчелек приказы тәрҗемәчесе Көчекән Сакаевның дусты Габдулла Байцинга язган хатының беренче сүзләре.) Гомумән "һу" сүзе рус патшаларының грамоталарына да кергән.
Дәвамы киләсе саннарда