Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОЕ КҮЗЛӘРЕННӘН СУ АЛДЫМ..

.
Афәт
— Исемең ят, ни урысча түгел,
Ни хохолча түгел,— дидем мин Поезддагы яңа танышыма,
Бу ханымның белгәч исемен.
—Үзем дә мин шушы ят туфракка Төшеп калган Кырым йөземе...
Энекәем, исән калсын диеп,
Ят кулларга биргән үземне.
Исемемне минем сораганнар.
Бер генә сүз әйтә белгәнмен.
Колагыма сеңеп калган ул сүз:
«Афәт, афәт, афәт!»— дигәнмен.
Хәзер генә белдем: афәт—бәла икән,
Шул исемне йөрттем мин-бала.
Әткәм-әнкәм телен мин җуйганмын,
Хәтер исән әле1 Йә, Алла!
Күзәнәктә калган хәтер исән—
Рәнҗетелгән халык канында.
Рәнҗеткәннең генә хәтер кыска—
Яңа кысу бара Кырымда...
Кырымтатар дигән ул явызлар Гел бозалар, имеш, канунны.
Бабалары дәүләт тоткан җирдә Уйлый болар яшәп калуны!—
Тарих белмәгәннең сабагы юк—
Типкәлиләр ханнар оныгын.
Япан кырда—гел заманча өйләр! Булдыксызның килә кытыгы:
Эшләр болай барса. Кырым тагын Төшмәгәе татар кулына!
(«Архипелаг» диеп «елау»ларнын Әҗере юк Кырым улына!)
Әрем кисә һаман афәт җиле. Җелекләргә төшә бинахак... Берияләр күләгәсе һаман Кырым егетләрен кыйнаса?
Нигез сакчысы
Универмаг тора анда хәзер.
Биек шундый, әллә ун катлы.
Түр бакчалы, челтәр кашагалы Агач өйләр иде ул чакны.
Агач өйле шәһәр бар иде шул. Кемдер шуны үлеп сагына.
Мин авылдан. Анда кычытканнар Гаскәр кеби нигез сагында.
Түр бакчалы өйләр каршысына Таш гасыры баскач өрәктәй.
Нәфис гөлләр ничек чыдасын ла. Әрекмәннәр хәтта өреккән.
Күчеп киткән моннан хуҗалары. Качып калган сынар гөл-орлык. Шытып чьпар әмәл тапкан ласа! Матур үзе карап торырлык.
Сабагыннан кыскан тимер-бетон. Җиләс җилгә сузган ал башын. Шундый тансык ана нркен бер тын. Шу ндый кирәк ана ышану!
Кулъяулыктан күчкән бизәк кебек Таш астыннан чыккан ал чәчәк. Япа-ялгыз калып, нигез саклый! ...Иң соңыннан өмет үләчәк.
Кушучыннан су эчердең. Көмеш тә. көмеш инде. Суын салкын теш камаша. Камашу тиеш инде.
Кушучыңнан суын эчтем. Целен чак-чак кына.
Көмеш суда сагаюлы Уйнады балдак кына.
Кушучыннан су эчердең Көмеш тә көмеш инде. Яшем тамды балда! ыңа. Хушлашу тиеш инде.
Гитара
Зур гитара кочаклаган яшь кыз, Тартып, чиртеп нечкә кылларын,
Үзе тонган хисләр дәрьясында Йөздермәкче уен коралын.
Чегән, испан кое чалымнарын Берәмтекли җитез куллары.
Җиде кылга җәеп салу, имеш,
Кыен аңар татар җырларын...
Арпеджно, тагын глнссандалар— Җиде кылда нечкә нюанслар.
Озын көйле татар җырларыннан Үзгә түгел, юкса, романслар.
Дәртле кыллар елап ямансылый!
Әй. баламдыр! Кызы кызымның... Бер җырларсың, беләм, сагышланып Татар җырын озын-озынын.
Су кызы
Су кызы мин...
Ике тамчы судан яралганмын Туйлардан соң—хәләл уеннан.
Юк белән бар бусагасын узып, Дөньялыкка йөзеп чыгылган.
Су кызы мин...
Терек суы белән коендырып.
Кабул итеп алган бу дөнья.
Шул көннән соң елмаюлы йөзне, һәм күз яшен көмеш су юа.
Су кызы мин...
Тәпи басмас борын йөзеп киттем, Чәчләремне юдым Ыгымда. Дулкыннарга каршы йөзә-йөзә, Ныгыгандыр холкым агымда.
Су кызы мин...
Чыңлы чылбырларны уйнаклатып. Кое күзләреннән су алдым:
Изге чишмә суын кушучымда Сөйгән ярга: «Эч!»— дип соналдым.
Су кызы мин. Күзем йомганда да: «Су яратты»,— диеп сөйләрсез.
Соң тамчыны тел очыма салып, Терек суын янә сибәрсез.
Су кызы мин—агып китәр кыз!
Балтачы
Татар турысында сүзләр төрле. Яхшысыннан күбрәк яманы. Минем бабам балта белән йөрде. Өйләр салды корды яңаны...
Балта тотып барды урысына. Мукшысына барды һәм арга.
Бура бурап, ойләр салган оста Ашлы табын булды татарга.
Җәяү генә чыгып китәр иде. Иңбашына элеп балтасын.
Киндер капчыгында эш коралы. Кирәкми дә ана башкасы.
Ил буенча киткән татарларның Берсе иде бабам балтачы.
БМО илчесе дә түгел иде.
Тик нияте аның ап-ачык.
Бабам салган өйләр урам-урам. Авыл-авыл торып калгандыр. Татар салган өйдә гомер итеп.
Аны хурлау үзе ямандыр.
Балта астыннан очты йомычкалар, Туракланган яман гайбәттәй... Урыс, чуаш. мукшы, арлар илен Төзеп бирде Кара Түбәтәй.
Читән
Ык талларын бөгелдереп. Толымлап үргән читән Егетнең йортка бүләге. Китеп барышы читкә.
«Тизгә генә кнтәм. диеп. Саклама миңа үпкә*. Назлысын үпкәненә дә Инде ни гомер үткән?!
Китте егет, кайталмады Тизгә дип киткән җирдән... Читән ышыгын яратты Үрчеде яшел чирәм.
Читән буе чирәмендә Бәбкәләр саклый Назлы. Азга гына киткәннәрне Мәңге көткәннәр азмы?
Толымлап үргән читәннәр Ишелде инде күптән... Яңа читән ышыгында Үз ярын үбә бүтән.
Төнге поезд
Төнге поездларның хикмәте бар. һәр юлдашың анда—табышмак. Үткәнең юк анда, яңа баштан Башланырга мөмкин танышлык.
Үз-үзеңә кызык түгел чакта Кызыксынып, берәү сүз ката. Ачыласың яңа китап кебек. Сөйләшәсең юлда төн ката.
Укыласы килә... Серләрең күп, Тәрәз артындагы тон кебек. Бөтенләйгә аннан югаласың. Юлда күргән сәер төш кебек.
Ялгышлардан сабак алыр өчен Бу бер гомер миңа аз булды. Уй-хисләрем минем, яшәлмичә, Шигырь итеп кенә язылды.
Януларым гел ихластан иде.
И түктем лә шуны кәгазьгә! Каләм очындагы ут-яктыдан Кара төннәр шашты беразга.
Кәгазь өсләренә юллар салды Гамәлемә шаһит каләмем... Беләм хәзер гомер сабакларын Әҗер савап итү әмәлен.