Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЙ ТАРИХЛЫ ГАЛИ МӘДРӘСӘ


Татар әдәбияты соңгы елларда тоташ юбилейлар сызыгында тора. Үткән 2006 ел хәтта әдәбият һәм сәнгать елы дип тә игълан ителгән иде Г. Тукай,Ф Әмирхан, М Жәлил кебек әдип-шагыйрьләребезнен 120. 100 еллык зур юбилейлары, башка язучыларыбызнын төрле юбилейлары бәйрәм ителде. Быел бөек әдибебез Г Ибраһимовнын 120 еллык юбилее кин билгеләп үтелде. Ж. Вәлидинен 120 еллыгы да быелга туры килә. Алда—Г. Нигъмәтинен 110, Исхакыйнын 130 еллыклары көтелә.
Биредә тагын бер юби- лей—атаклы «Галия»
мәдрәсәсенең 100 еллыгы һәм шул уңай белән Уфа шәһәрендә үткәрелгән чара- лар турында сөйләмәкче бу- лабыз...
«Галия» мәдрәсәсе рево- люциягә чаклы Россиядәге ин алдынгы уку йортлары- нын берсе була. Дини һәм дөньяви белем биргән әлеге мәдрәсә үз заманында югары уку йортына тиңләштерелгән (гали, галия—гарәпчә бөек,
югары дигән мәгънәне аңлата). Г. Ибраһимов ижатын өйрәнгән галим Мансур ага Хәсәнов билгеләп үткәнчә, ул милли институт дәрәжәсенә күтәрелгән мәшһүр уку йортларының берсе булган. Чын мәгънәсендә интернациональ, милләтара уку йорты булган ул, башкалардан демократик рухы белән аерылып торган, анда иҗади, әдәби мохит хөкем сөргән (бу уңайдан шунысын дә әйтеп китик, Г. Ибра- һимов, Г Нигьмәтиләрнен әсәрләрендә һәм хезмәтләрендә төрле халыкларга, тугандаш төрки халыкларның тарихына, әдәбиятына, теленә, мәдәниятенә зур мәхәббәт чагылу «Галия» мәдрәсәсендәге тәрбиядән килә, моның нигезе шунда салынган була).
«Галия» мәдрәсәсе мәгариф, фән. әдәбият, мәдәният тарихында тирән эз калдырган байтак шәхесләрне үстереп чыгарган. Анда төрки милләт вәкилләре (татар, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, һ. б ) бик күп укыган «Галия» мәдрәсәсендә тарихи мәгълүматларга караганда, 1906 елдан алып 1919 елга хәтле, мен ярым чамасы кеше белем алып чыккан. Болар арасында исемнәре алда телгә алынган Г Ибраһимов, Г Нигьмәти, шулай ук Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич. Сәйфи Кудаш, Солтан Габәши, Хәсән Туфан, Галә Ходаяров, Сәлах Атнагулов, Шәһит Әхмәдиев, Гыйбад Алпаров, Нигъмәт Хәким. Хөсни Кәрим, Шамун Фидаи. Гата Исхакыи, Вәли Хангилдин, Ибраһим Башмаков, Вәсим Солтанов, Бикбулат Салиев, Хәбибулла Зәйни, Кәрим Хәкимов, Хаммат Гомәрев, Фәйзи Вәлиев кебек күренекле язучы, шагыйрь, галим, педагог, мәдәният һәм дәүләт эшлеклеләре бар Мәгълүм ки, болар Октябрь инкыйлабыннан сонгы чорда, 1920 нче елларда татарның интеллектуаль, әдәби, гыйльми куәтен тәшкил иткән талантлы буын вәкилләре, шул чорда әдәби, мәдәни алгарышыбызны, яңарышыбызны булдыруга үзләреннән бик зур өлеш, күп хезмәт керткән фидакяр затлар. Аларнын барысын шул чорның кин мәдәни-ижгимагый хәрәкәтенә, милли яңарыш хәрәкәтенә тартып керткән, эчтән берләштергән сәбәпләрнең берсе—«Галия» мәдрәсәсендә, бер гаилә балалары булып укып-тәрбияләнгән кешеләр булудан киләдер. «Галия*
мәдрәсәсендә алган белемнәре яна шартларда, яна заманда әдәби, фәнни, педагоглык, иҗтимагый эшчәнлекләрен унышлы алып баруда ярдәм иткән Бер генә мисал китерик. Г Нигьмәти. мәсәлән. «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан сон укуын 1920 елда Мәскәүдә Дәүләт журналистика институтында дәвам нтә. Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (КУТВ) укый, бу уку йортларында А. В Луначарский. Л. Б Красин, тарихчы галим М Н Покровский, Шәрык белгечләре А. А. Губер. И М Реинср. Б 3 Шумяцкий һ б галимнәрдән лекцияләр тынлый. Аларнын тәгълиматын кабул итү өчен билгеле бер әзерлек, җирлек кирәк булган, әлбәттә. «Гатия» мәдрәсәсе Г Нигьмәпиә яна заман рус-европа гыйлемен, казанышларын үзләштерү югарылыгына күтәрелерлек база булдыра алган, шундый белем потенциалын сатып чыгарган Б> буын кешеләренең үз эшчәнлекләрендә «Галия» мәдрәсәсендә алган белем байлыгыннан, дини һәм дөньяви гыйлемнәр хәзинәсеннән яна заманда, совет чорында ничек файдалану мәсьәләсен әле безгә чынлап торып тикшерәсе, ачасы, өйрәнәсе бар.
«Галия» мәдрәсәсендә укыган шәхесләр арасында, шулай ук. Бикмөхәмчәт Майлин. Мәгьжан Жомабаев кебек казакъ язучылары, соңыннан Казакгьстаннын Мәгариф министры булган Ног ман Манаев; үзбәк язучылары һәм галимнәреннән— Мирмөхсин Ширмөхәммәтов. Мөэминждн Мөхәммәтжанов. Булат Сәмиев. чиркәе Әхмәт Хагков. И шан гали Арабасв һәм башка төрки хатык вәкилләре лә булган «Галия* мәдрәсәсендә төрле елларда укыган зыялылар соныннан да араташып яшәгәннәр. Г Ибраһимовнын. мәсәлән. «Галия» мәдрәсәсендә бергә укыган шәрикләре. үзе укыткан укучылары, бергә эшләгән укытучыларынын күбесе белән бәйләнештә торганлыгы мәгълүм Г Нигьмәти 1920 нче еллар башында Мәскәүдә Үзәк башкарма комитетының милли матбугат инструкторы булып эшләгәндә, шул бүлек карамагындагы Татарстан. Башкортстан. Кыргызстан. Төркмәнстан. Кырым һ. б республикаларда чыгып килә торган газета-журналларга кураторлык иткән; соңрак, татар әдәбияты, башкорт әдәбияты һәм башка төрки әдәбиятлар турында, аларны үзара бәйләнештә чагыштырып өйрәнеп, вакытлы матбугат битләрендә мәкаләләр язып бастырган Г Нигьмәти белән казакъ язучысы һәм галиме (соныннан академик) Жумалаев. кырымтатар язучысы Кәрим Ждманаклы арасындагы бәйләнешләр турында да беләбез. «Галия* мәдрәсәсендә укыткан мөгаллимнәрдән Г. Ибраһимов тугандаш төрки милләтләрдән булган шәкертләре, төрки кардәшләре турында: телләре төрле булса да. күнелләре бер. дип язган
«Галия» мәдрәсәсен заманының алдынгы мәшһүр уку йорты итеп танытуда аны нигезләүче, анын җитәкчесе һәм алыштыргысыз мөдире Зыя Камали (Пәрвазетдин Җамалетдин улы Камалетдинов) дигән шәхсснен роле зур була Аның турында бераз мәгълүмат биреп китик Дин һәм җәмәг ать эшлеклесс, педагог - реформатор, күренекле галим һәм ислам белгече Зыя Камали 1873 елда Уфа губернасы Келәш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган Башлангыч белемне үз авылында алган, аннан укуын Уфада «Госмания* мәдрәсәсендә дәвам иткән, соңыннан шунда укытучы булып эшләп калган. Уфа мөселман хәйрия җәмгыяте ярдәме белән Истанбулда. аннан сон Каһирәгә «әл -Әзһар» университетына күчеп, фәлсәфә факультетында белем алган. Зыя Камалига Мисырда укыганда Көнчыгышның мәшһүр философы, күренекле дин эшлеклесс һәм мәгърифәтчесе, дин реформаторы Мөхәммәд Габдеһүнен йогынтысы көчле булган Анын тәэсирендә Камали үзен фәнгә һәм гыйлем таратуга багышлау карарына килә, хәгта үзенең мулла кушкан исемен (Пәрвазетдин) Зыя дип. ягъни белем нуры, дин нуры дигән мәгънәне аңлатучы исемгә алыштыра Мәгърифәтчелек, исламны яңарту, мөселман халыкларының көнкүрешен европалаштыру тарафдары булып китә. Хәерчелектән, царизм изүеннән, милли тигезсезлектән котылуның бердәнбер чарасы дип ул белем һәм мәгърифәтне санаган Россиягә. Уфага зур 1алим булып укып кайткач, ул рус. гарәп, фарсы, төрки телләрдәге газета журналлар белән таныша башлаган, немец телен өйрәнгән «Госмания» мәдрәсәсендә укыту эшчәнлеген (фәлсәфә. Коръән укыткан) дәвам иткән.
иҗтимагый тормышта актив катнашкан, вакытлы матбугат битләрендә реформаторлык идеяләрен пропагандалый башлаган, Коръәнне татар теленә тәрҗемә иткән.
1906 елда ул «Галия» мәдрәсәсен оештыру эшенә керешә. 1909 елда Уфанын икенче жлмигь мәчетенең имамы вазифасына билгеләнә һәм «Галия» мәдрәсәсенен рәсми җитәкчесе була Шулай итеп, эчке Россиядә беренче югары мөселман уку йортын нигезли. Үзенен фәнни, мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән Зыя Камали җәдитчелек хәрәкәтенең лидеры булып таныла. Ул мөселманнарның милли янарышы. илдәге иҗтимагый тормышны, шул исәптән, динне демократияләштерү тарафдары булган. «Әлгаләмел-ислами» газетасында анын күп фикерләре басылып чыта.
Үзенен белеме, абруе белән Зыя Камали «Галия» мәдрәсәсе шәкертләренә көчле йогынты ясаган Г Ибраһимов анын турында «мина ин көчле йогынты ясаган кешеләрнең берсе иде» дип яза. Мәдрәсәдәге иҗади һәм хөр мохитны булдыруда, әлбәттә, иң элек «Галия» мәдрәсәсенең зыялы җитәкчесе Зыя Камалинен роле бик зур була. 1915 елда «Галия» мәдрәсәсе турындагы бер мәкаләсендә Г. Ибраһимов болай дип яза: «Без иске фанатизм бишегендә тудык. Гакылыбыз, фикеребез иске әкиятләр белән томаланып үскән. Адәмнең җанын үтерәчәк бу тунлыклардан котылуда мина ин беренче тәэсир итүче Шиһаб хәзрәт булса, икенчесе Зыя Камалидыр. Бу ике затка мин гакылымны азат кылу, фикеремә истикълал (бәйсезлек, иркенлек) бирү юлында мәнге бурычлымын. Болар минем фикри тәкаммелемнең (камилләшүемнең) үткән бер баскычында иң кирәкле мөәссир (тәэсир итүче, йогынты ясаучы) булдылар. Бер мин генә түгел, үзләренең үткәннәреннән хисап бирүче күп татар яшьләре дә моны икърар (тану) кыйлачаклар» (Сәйфи Кудаш. Яшьлек эзләре буйлап.—Казан: Татар, кит.нәшр., 1964 — Б 404).
Укучыларның фикерләү һәм акыл сәләтләрен үстерү—«Галия» мәдрәсәсе укытучыларынын төп педагогик принцибы булып торган. Үз вакытында остазыннан күп нәрсәгә өйрәнгән, күп гыйлем, сабак, тәҗрибә алган, анын йогынтысында булган Г Ибраһимов соныннан үзе дә укыту эшендә шушы принципны үзәккә куя. 1916 елда язылган «Әдәбият дәресләре» дигән мәкаләсендә (1918 елда «Әдәбият кануннары» исеме белән чыга) Г. Ибраһимов, нәкъ остазы Зыя Камали өйрәткәнчә, укытуда тоткан төп максатын болай дип билгеләп яза: « Шәкертнен рухында аң уяту, шуна тырышу—ин беренче шартлардан. ...Төп максат: гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышлар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү— мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле булган иң кыйммәтле, ин жимешле орлыклардандыр. Эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү—мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе. ин зурысыдыр Бу—мәнгелек бер нур, һичбер вакыт сүнми, арта барган саен арта, ниһаять, адәмнен рухын бөтенләй яктыртып җибәрә торган нурдыр» (Г Ибраһимов. «Әдәбиятдәресләре».-Казан: Сабах. 1916.-Б. 6). Г Ибраһимов «Галия»дә укыткан чорда 3.Камали тәэсирендә гыйльми-фәлсәфи. гыйльми- методик хезмәтләр яза башлый. Билгеле ки, анын 1909 елда «Борынгы ислам мәдәнияте», «Ауропа философы Декарт һәм анын нотыгы» дигән хезмәтләре, сонрак - Татар сарыфы», «Татар нәхүе» (1911) «Әдәбият дәресләре», «Татар телен ничек укытырга?* (1916) һ. б. китаплары языла һәм басылып чыга.
Әлеге хезмәтләрен язу өчен ул бик күп фәнни, тарихи, әдәби, фәлсәфи чыганакларны, шул исәптән төрки, шәркый, рус, Европа чыганакларын өйрәнгән, алардан файдаланган. Тел, әдәбият, сәнгать, тормыш күренешләрен үзара бәйләнештә өйрәнергә кирәклек турында мөһим фикергә килгән (Хасанов М Галимлжан Ибрагимов.—Казань: 1977.—С. 20). 1916 елда мәдрәсәдә казакъ теле, әдәбияты белән бәйләнештә казакъ шәкертләре һәм консерватив карашлы татар шәкертләре арасында чыккан бәхәс унае белән мөгаллим Г Ибраһимов төпле чыгыш ясый, чыгышын «Галия» мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре алдында лекция итеп укый (соныннан ул «Телләре төрле булса да күңелләре бер» дигән
«Галия» мәдрәсәсе укытучылары һәм шәкертләре (Арткы рәттә сулдан дүртенче Ш Бабич ) Икенче рәттә уңнан бүртенче «Патяинең оештыручы чпдәррисе 3 Канаш бишенче Муса Бигичен
исем белән 1916 елла «Ак* журналында мәкалә булып басылып чьна (Ибраһимов Г. Әсирләр 8 ю ман Т 5.—Казан, 1978. Ь. 225-232) Г Ибраһимов әдәби телдәрнеи һәм милли әдәбиятларның барлыкка килүләре турында бик нигезле һәм ышандырырлык итеп аңлата. Терки халыклар телләренең, милли әдәбиятларының сувереильп ын тирән нигезли. Аерым алганда, теге яки бу халыкның теле, әдәбияты үсеше шул халыкның тарихи үсеше, тормыш дәрәҗәсе, халыкның җитештерү һәм рухи эшчәнлеге ихтыяжлары белән билгеләнүе турында мөһим фикерне әйтә. Г. Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә педагогика, татар геле. гатар әдәбияты, әдәбият теориясен укыткан
«Галия»дә укыткан елларда Г Ибраһимов әдәбият программасына дөнья классикасыннан иң әйбәт үрнәкләрне тәрҗемә итеп кертүне дә кон тәртибенә куя. «Безгә мәдрәсәдә әдәбият дәресләрендә фәкать үз кабыгыбызга бикләнеп калырга мөмкин түгел,—дии яза ул 1915 елда «Хәзерләнә башларга накыт җитмәдеме?» дигән мәкаләсендә —Безгә гакыл вә фикеребезне юмум бәни адәм кешелек офыгына таба юнәлдерергә—бәни адәм хәятенен борынгы заманнардан алып әдәбиятта ничек ингыикас итә (чагыла) барганлыгы белән танышырга— кыскача әйткәндә, гатар әдәбиятыннан үтеп, бөтендөнья әләбиятынын тарихи агымнары белән дә танышырга лазем булачак Гомумәдәбият күгенең Гареб кояшлары Гомер, Данте, Шекспир, Шиллер. Геге. БаИрон кебек даһиларның юмуми әдәбият тарихына 1аид әсәрләре илә бергә Шәрык даһиләренсн Мә1арри. Фирдәүси. Сәгъди, Физули һ б. хикмәт вә шигырьләре белән лә азыкланырга тиештер. Без, Шәрык балалары, киләчәк көнебезнең яктыруы өчен Гареб мәдәниятен файдалануыбыз никадәрле лазем булса, шул нисбәттә үк. безгә Шәрыкнең үткәне белән дә азыкланырга тиештер. Гареб классиклары илә янәшә утыргыи. алларына бердәй тезләнергә фарыз булган Шәрык даһиларым хәтергә ала башларга вакыттыр дип уйлыйм Боларны тәрҗемә вә нәшер кылырга, шәкерткә, боларны укып, тикшереп, алар илә нык танышыр өчен гол ачуны уйлый башларга бик тиешледер* (Г. Ибраһимов Әсәрләр. Т 5 Казан Б 223- 224) Г Ибраһгтмоннын әлеге фикерләрен укучысы, фикердәше Г Нигьмәти дә уртаклаша Әлеге фикерләр тормышларының. ижади һәм фәнни зшчәндекләренсн нигезе булып тора
Г. Ибраһимов Зыя Камали образын үзенен әдәби әсәрләрендә дә җанландырып бирә. Мона «• Безнен көннәр» романындагы Гали хәзрәт. Гали мөдәррисне мисал итеп алырга мөмкин Автор аны «мәдрәсәнең рәсми башлыгы, мәхәлләнең имамы» дип бирә. Әсәрдә сурәтләнгәнчә. Гали хәзрәт тә «үзенен егерме ел гомерен төрле мәдрәсәләрдә гыйлем алу юлына биргән кеше», ул да «Мәккә. Мәдинәгә. И стан бул. Мисырга барып укыган». «Шуннан ул үзе иске, кадим мәдрәсәләргә дошман киселде, монда. Россиягә кайтып. Мисыр. Истанбулнын яна мәдрәсәләре кебек мәдрәсә торгызмак булып эшкә тотынды. Юктан башлады, либерал татар капиталистлары ярдәме белән менә шундый зур биналар салды, акча җыйды. Истанбул. Мисыр күргән яна тип мөгаллимнәр кертте. Динне, гарәпчәне янача укытты. Тәфсир, хәдис, гарәбият өстенә риазыят (математика), табигыят. татар теле, рус теле дәресләрен арттырды. Ләкин ничек кенә тырышса да. заманны куып җитә алмады» (Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр—Т 4.—Б. 142). Әсәрдә тагын бер урында Гали хәзрәт авызыннан язучы мондый сүзләрне әйттерә: «Милләт мондый яна мәдрәсәләргә мохтаҗ, без кулдан килгәнне эшлибез, мөмкин булган барлык ислахны кертергә әзер торабыз» (шунда ук, Б. 146).
Октябрь революциясеннән сон. «Галия» мәдрәсәсе яптырылгач. Зыя Камали иҗади эш белән шөгыльләнә. 4 томнан торган «Ислам фәлсәфәсе» дигән зур күләмле фәнни хезмәтен төгәлли, башка китапларын («Дини тәдбирләр» һ. б.) яза. Россиядә җәдитчелек хәрәкәтенең лидерларыннан берсе буларак. Зыя Камали совет властеның даими күзәтүе астында була, берничә мәртәбә кулга алына. Бу чорда дини уку йортларын, мәчет-мәдрәсәләрне саклап калуда Зыя Камали мөфти Ризаэтдин Фәхретдин белән зур тырышлык салганнар. 1923 елдан ул Үзәк Диния нәзарәтендә казый була. 1936 елда кулга алына һәм 7 елга төрмәгә озатыла. Сталин лагерьлары вәхшилеген күтәрә алмыйча. Зыя Камали 1942 нче елда Самара төрмәсендә вафат була (гаепләү эше 1956 елда каралып, тулысынча реабилитацияләнгән). Мәшһүр «Газия» мәдрәсәсенең җитәкчесе Зыя Камати гына түгел, анда укып чыккан, анын горурлыгы булган, илнен милли элитасын тәшкил иткән башка бик күпләр дә шундый ук фаҗигале язмышка дучар була (мәгълүматларга караганда, апарнын җитмеш процентка якыны репрессияләнә).
Татарстан матбугаты, радиосы, башка мәгълүмат чаралары аша Уфада «Галия» мәдрәсәсенең зур юбилее—ана нигез салынуга 100 ел тулу датасы билгеләп үтелү турындагы хәбәрне ишеткәч тә, миндә бу атаклы мәдрәсәне күрү, анын тарихы, анда укып чыккан шәхесләр турында күбрәк белү максаты белән Уфага барып катнашу теләге тулы. Әдәбиятыбыз, фәнебез, мәгарифебез, гомумән мәдәниятебез тарихын, аерым язучылар, әдәбият галимнәренең эшчәнлеген өйрәнүче буларак, миндә моңа кадәр бу уку йортынын тарихы белән зур кызыксыну уянган, билгеле бер кадәр мәгълүмат тупланган иде. Бер ай дәвамында барган сөйләшүләрдән һәм байтак кына формаль мәшәкатьләр үтәлгәннән сон. Татар Дәүләт Гуманитар- педагогика университеты ректоры Жәмил Нигъмәтов кул куйган юллама кәгазен һәм Уфадагы Россия Ислам университеты ректоры Ренат Әфраим улы Раевтан алынган чакыру хатын тотып, мин юлга кузгалдым.
Уфадагы мәһабәт Лалә-Тюльпан мәчете комплексы бик зур территорияне биләп тора, искиткеч матур архитектура үрнәгендә корылган гүзәл сәнгать һәйкәле, гыйбадәт, мәгърифәт сарае! Уфа шәһәрендә ул икенче жамигь мәчете санала икән. Анын төзелешенә Башкортстан Президенты шәхсән үзе бик зур ярдәм иткән. Мин монда Татарстаннан килгән бердәнбер вәкил булсам да. үземне чит. ялгыз итеп сизмәдем, һәрдаим мөселман кардәшләремнең җылысын тоеп тордым.
«Галия» мәдрәсәсенең 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә һәм ■Революциягә кадәрге дини уку йортларының халыкны агартудагы роле» дигән темага республика фәнни-гамәли конференциясе М Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт Академия драма театры бинасында үткәрелде. Әлеге чараларны оештыручылар һәм үткәрүчеләр—Башкортстан Республикасы хөкүмәте, хөкүмәт каршындагы дин эшләре Советы. Башкортстан Фәннәр академиясе. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Уфа каласындагы Россия Ислам
университеты.
Театр фойесында «Галия» мәдрәсәсе тарихына һәм анын укучыларына багышланган. Россия Ислам университеты. Башкортстан республикасы каршындагы архив эшләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән әдәбият күргәзмәсе, документлар экспозициясе куелган, китаплар, вакытлы матбугат күргәзмәсе, сувенирлар һәм дини әдәбият сату оештырылган Шулай ук. теләгән кеше -Галия» мәдрәсәсе тарихына кагылышлы материаллар, фоторәсемнәр, иллюстрацияләр, документлар, башка тарихи мәгълүматлар белән компьютер мониторында әйләнеп торган хәрәкәттәге экспозиция аша да танышты
Театр бинасы халык белән шыгрым тулы олуг юбилейга Россия фсдераииясенен төрле төбәкләреннән. БДБ илләреннән, чит илләрдән $00 дән артык кунак килгән. Шунын белән бергә анда Россия. Башкортстан Президентлары Аппараты һәм хөкүмәт вәкилләре, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре. Уфа шәһәре хакимияте. Башкортстан Фәннәр академиясе, югары уку йортлары җитәкчеләре, галимнәре, педагоглары, шулай ук күренекле дин эшлеклеләрс. мәгариф, мәдәният һ. б. өлкәләрдә эшләүчеләр. Россиянен төрле өлкәләре губернаторлары (күбесе руслар), аларнын вәкилләре, гомумән, кин җәмәгатьчелек катнашты Юбилейнын тантаналы беренче өлешен Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин ачып җибәрде. Тантанада Россиянен һәм Башкортстан хөкүмәтләре каршындагы дин зшләре буенча совет рәисләре. Россиянен Курган өлкәсе губернаторы кинәшчесе Чиләбе өлкәсе губернаторы. Төмән. Оренбург һ б өлкәләр җитәкчелеге вәкилләре. Россия Үзәк Мөселман нәзарәтенә караган төрле өлкә мөфтиятләре вәкилләре. Кавказ республикалары. Казакъстан. Төркмәнстан һ. б. илләр вәкилләре Башкортстан хөкүмәтенен премьер-министры урынбасары—Башкортсганнын мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Йлишев (ул тантаналы өлешне алып та барды) һ. б. чыгыш ясадылар Кунакларнын күбесе, сәхнәгә менеп, бәйрәмгә алып килгән бүләкләрен тапшырдылар «Галия» мәдрәсәсенең олуг юбилеен котлап, чит илләрдән. БДБ илләреннән килгән аерым телеграммалар да укылды.
Кичәнен икенче бүлеге фәнни-гамәли конференция эше белән кушылып китте Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юбилей чараларында эш һәм аралашу теле буларак рус. татар, башкорт телләре яңгырады Икенче бүлектә Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Нияз Мәжнтов. Уфадагы Россия Ислам университеты ректоры Ренат Раев. Башкортстан Фәннәр академиясенең Телләр һәм телара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге директоры Морат Жәлил улы Кискбаев (атаклы тел галиме Жәлил Киекбаеннын улы). Казакъ милли университетының кафедра мөдире, почетлы академик Турсунбөк Какишсв (казакъ телендә сөйләде). Төньяк Казакъстан университеты профессоры Равил Рәжәиов -Галия, мәдрәсәсендә укыган күренекле язучы Сәйфи Кулагинын кызы-профессор Сөембикә Кулашева һ б кызыклы, эчтәлекле чыгышлар ясадылар Конференциянең программасы шактый зур булганлыктан, бөтен докладларны да тынлап бетерү мөмкин дә түгел иле Коннеи икенче яртысында кунакларны элекке «Галия» мәдрәсәсе урнашкан бинага алын бару (хәзер анда Россия Ислам университетының административ һәм төп уку бинасы \Рнашкан). конференция эшен шунда күчереп дәвам иттерү каралган идс Чернышевскии (элеккеге Уфимская) урамындагы тарихи -Галия, мәдрәсәсенең оч катлы, кы зыл кирпечтән салынган бинасы тау өстендә, шәһәрнең тарихи, шактый иске өлешендә урнашкан Чернышепский урамы шул бина белән башланып китә «Галия» бинасы XX гасыр башыннан калган иске, бер катлы агач йортлар, тарихи вакыйгаларның шаһите булган бик күн шәхесләрне хәтерләгән ойлөрбер гарнхн комплекс. \тра> булып торалар (минем күз аллыма шул урамнардан үтеп йөргән, яшь г-рз >с егетләр—Ибраһимовдар. Бабичлар. Рамисләр. Туфаннар Нигъмәтиләр килеп басты) Дөрес урам буйлап тагын да өскә күтерелсән. анда инде бөтенләй башка дөньяга килеп чыгасын, биек-биек заманча йортлары, төзелешләре белән яна
Уфа башланып китә.
«Галия» мәдрәсәсе бинасынын урам як стенасында, ян-як тәрәзә уемнары арасында Г Ибраһимов һәм Ш. Бабичларның монда укыган вакытларын күрсәтеп торган, шактый искерә, тоныклана төшкән язулы ике мемориаль ак гранит такта беркетелгән.
Экскурсия вакытында сөйләгәннәрдән без шуны аңладык: «Галия* мәдрәсәсенең нигезе, фундаменты 1908 елның маенда салына башлаган икән (ана кадәр шәкертләр мәхәллә мәдрәсәсендә укып торганнар). Яна мәдрәсәнен проектын Зыя Камали турыдан-туры үз җитәкчелегендә эшләткән. 1908 елның октябрендә Уфа каласының калку бер урынында. Уфимский урамында кызыл кирпечтән өч катлы таш бина төзелә. Яна төзелгән мәдрәсә бинасынын өченче катында уку аудиторияләре һәм уку залы белән китапханә урнаштырыла; икенче катында шәкертләрнең йокы бүлмәләре һәм беренче катында ашханә, намаз уку бүлмәсе, ярдәмче бүлмәләр. Уку корпусын төзүгә бай сәүдәгәрләр ярдәм итә. Бүлмәләрне җиһазлау өчен дә акча җәмәгатьчелектән җыела. Әйтик, йокы бүлмәсенә караватлар Закир Рәмиев акчасына алынган, электр уты үткәрү чыгымнары өчен акчаны Муса Бигиев биргән һ. б. Мәдрәсә—«Галия-Диния» дигән исем белән, гимназия курсларын, ягъни дөньяви уку дисциплиналары курсын үз эченә алган югары дини уку йорты буларак ачыла. Мәдрәсәдә әкренләп китапханә туплана башлый: китапларны китап кибетләреннән, аерым кешеләр кулыннан сатып алалар, башка шәһәрләрдән һәм илләрдән кайтарталар. Китапханәгә татар, рус телләрендә күп кенә вакытлы матбугат басмалары яздырып алына. Китапханә киштәләрендә Ислам нигезе буенча күптомлы китап-әсбаплар. гарәп телендә ун томлык энциклопедия, төрек телендә унике томлык «Кешелек тарихы» дигән китап һәм башкалар белән беррәттән. психология, математика, логика, табигать белеме, геология, география дәреслекләре. Пушкин. Гоголь. Чехов. Горький. Тукай. Гафури. Исхакый һ. б әсәрләре дә булган. Китапханәгә «Шура». «Ялт- йолт». «Вакыт». «Тормыш». «Нур». «Уфимский край». «Русские ведомости» кебек шул еллардагы матбугат яздырып алынган.
Шәкертләр монда югары дини белемгә ия булу өчен алты ел укыганнар: уку өч баскычтан торган: рөшдия (түбән), игьдади (урта) һәм гали (югары). Укытуда төп фәннәр буларак тарих, ислам фәлсәфәсе. Коръән тәфсире. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы укытылган. Шулай ук гарәп, татар теле. рус. төрек телләре укытылган. Традицион предметлардан тыш, психология, педагогика, дидактика, әдәбият, каллиграфия дәресләре дә кергән. Монда алдынгы карашлы укытучылардан Казан укытучылар мәктәбен бетергән Абдусаттаев. Мәскәү университетын тәмамлаган Сабиров. Багдадта физика-математика буенча белем алган Шинаси. Казан университетында укыган Фатих Сәйфи-Казанлы (тарих укыткан). Закир Кадыйри. Әхмәтзәки Вәли ди. Галимҗан Ибраһимов. Гыйниятулла Терегулов һ. б. укытучыларның исемнәре мәдрәсә тарихына алтын хәрефләр белән язылган Математика, физика, химиядән көчле укытучылар укыткан монда, махсус җиһазландырылган кабинетларда булган.
«Галия- мәдрәсәсе белемнәр биреп кенә калмаган, анда әдәби, музыкаль түгәрәкләр дә оештырылган. Мәдрәсәдә үткәрелгән концертларга, әдәби кичәләргә шәһәр яшьләре дә йөргән. Аларда Мәҗит Гафури. яшь шагыйрь Шәехзадә Бабич бик актив катнашкан Бабич җитәкчелегендә айга ике мәртәбә кулъязма фәнни- әдәби «Парлак» журналы чыгарылган. Соңрак бу эшкә Г. Ибраһимов. Г Нигъмәти. X. Туфан һ б. да актив катнашып китәләр. Әдәби түгәрәк белән мәдрәсәнен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Ибраһимов җитәкчелек иткән. Мәдрәсәнен үз биючеләре, җырчылары, музыкантлары, мандолиначы, курайчы, гармунчылары булган. Шулай ук. җыр, музыка, драма, фольклор түгәрәкләре эшләп килгән.
Бинанын тарихи стеналары әле дә шул чорнын саклый төсле. Г Ибраһимовнын «Безнең көннәр» романында. Сәйфи Кулашнын «Галия» мәдрәсәсе турындагы истәлек китапларында язылган күренешләр барысы да күз алдына килеп басты. Дәрес бүлмәләре, зур озын коридорлар, өске катка менә торган кин тимер баскыч.
өченче каттагы зур зал. икенче каттагы канцелярия—элекке «Галия» мәдрәсәсенең эчке ягы бүген дә, нигездә, нәкъ шулай сакланган. Әлбәттә, материаль ягы яхшырган, эчке бизәлеше үзгәргән, янача төзекләндерү үткәрелгән. Мин мәдрәсә китапханәсенә шунда укып чыккан шәхесләр турында язылган китабымны. Казаннан Галимҗан ага Нигьмәтинен бататары биреп җибәргән, әтиләре турында язылган һәм анын истәлегенә багышланган китапларны бүләк итеп кагаырдым
«Галия» мәдрәсәсе 1919 елга кадәр. 13 ел дәвамында эшләп килә. Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр арасында. Ренат хәзрәт Раевнын сөйләве буенча. 28 профессиональ язучы. 28 журналист. 8 фән хезмәткәре. 7 Хатык комиссары (мәгариф, эчке эшләр, сәнәгать, җир эшләре), агрономнар, зоотехниклар, юристлар, инженерлар һ. б булган.
1919 елда «Галия» мәдрәсәсе гомуми белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә, сонрак эшче-яшьләр мәктәбе, интернат-мәктәп, 14 нче урта мәктәп буларак эшли. 1906 елдан 1919 елга кадәр «Галия» мәдрәсәсе бөтен эчке Россия мөселманнарының, барлык төрки халыкларның югары дини уку йорты булып торса, революциядән сон да ул мәгарифкә хезмәт итә. 70 елдан сон мәдрәсә янадан тергезелә. 1989 елда «Галия* мәдрәсәсе янә үз асылына кайта Хәзерге «Галия* мәдрәсәсе—Россия Ислам университеты да элекке «Галия» мәдрәсәсенең ин яхшы традицияләрен уңышлы дәвам итә. Монда бүген башкорт, татар, казакъ, үзбәк, кыргыз, таҗик, нугай. Мәскәү. Рига. Ставрополь. Самара. Себсрдән һ. б җирләрдән килгән яшьләр белем һәм тәрбия ала. Россия Ислам университетында теология, педагогика, квалификация күгәрү факультетлары бар. аз ар ла имам -хатиплар. руханилар, теология һәм гарәп теле белгечләре-мөгаллимнәре әзерләнә Бирегә Россия. БДБ илләре. Мисыр Иордания. Төркия һ б илләрдә университет тәмамлаган тәҗрибәле белгечләр укытучылар итеп чакырыла икән Дини һөнәри белем бирү өч баскычта каралган. Алты ел укыгач, шәкертләр югары дини белем үзләштереп, ислам теологы булалар Уку программасыннан күренгәнчә, дин гыйлемнәре белән бергә, политология. социология, психология, педагогика, культурология. экология, икътисад, хокук, татар теле һәм әдәбияты (112 сәгать), рус теле һәм әдәбияты (32 сәгать) һ б фәннәр укытыла. Укыту теле булып рус. башкорт, татар телләре санала
Россия Ислам университеты студентлары XX гасыр башы «Галия* мәдрәсәсе шәкертләре рәвешенчәрәк киенергә тырышалар егетләр заманча тегелгән камзуллар, озын жинле ак күлмәк белән кара төстәге жилетлардан йөри, башларында жинел. ак яки кара төстәге кәләпүш-түбәтәйләр, кызларда заманча, шул ук вакытта тыйнак, матур, озын жинле кофталардан, өстеннән йә костюм, йә жилет киеп, озынча матур итәкләрдән, башъяулыклардан Йөриләр