Логотип Казан Утлары
Моңсу комедия

АЛТЫ КЫЗГА БЕР КИЯҮ


МОҢСУ КОМЕДИЯ
Катнашучылар:
Рәхмәтулла Хормәтуллович - 59 яшьтә
Гөлчирә —42 яшьтә
Фаягөл—39 яшьтә
Р у зал ия —19 яшьтә
Нурзилә Мөбарәковна —45 яшьтә
Хәдичә —40 яшьтә
Ни па Васильевна —42 яшьтә
Вакыйга бухгалтериядә бара.
I ПӘРДӘ
Бер бүлмәдә алгы өстәл Бөтен өстәлләрдә дә компьютер Пәрдә ачылганда Рәхмәтулла үт өстәле аргынла миләп утыра. Әкрен генә КӨЙЛИ
Заманалар .шыр, еллар ябык Дуг-шн кирәк гомер итәргә Заманалар аныр, еллар ябык Заманалар авыр, еллар ябык
Хәднчә керә. Рәхмәтулла өстәленә тастымалга төрелгән ризык куя
Хәл и ч ә Суынганчы капкалап ашты з. Рәхмәтулла Хормәтуллович.
Рәхмәтулла Ач түгел мин. Хәдичә Нигә инде син? (Хәдичә е\зсез генә үз өстәле янына барып утыра Көпесенә карап төзәтенә Рәхчәппа аны күзәтә). Си на чәчне кыектан ачу килешә. Хәдичә (Янына килеп) Менә бу
яктан ач. бу ятын күпертебрәк жибәр Сннен йөзен тулган ай кебек түгәрәк күпертебрәк жибәрсәи. татын да чибәр- ләнасен Чын татар кызынын чибәрле ге синдә (Хәдичәнең аркасыннан чәбәкли дә өстәге янына бара)
Фаягөл (керә) Шушы трамвай - ларнын тәгәрәп жан биргәннәрен генә күрсәм иде Троллейбусларын у 1әг себереп китсен иде Маршруткалары чәталеп үлсен иле.
Рәхмәтулла. Сонга кашадым ич. Фаягөл
Фаягөл Калмаса ни Үләрдәй бу - лып чаптым. Үпкәм бугазыма килде.
Туфан МИҢНУЛЛИН (1935) драматург, җәчә/ать милеклеге Тата/» тапның ха /ык я <1/чы< ы: куш янлы китаплар, СӘХНӘ иштер' иән куп пыгаыр антпры. Казанда яши
Рәхмәтулла. Жәяү йөрү сина файдалы ул, Фаягөл. Билен әз генә калыная башлады. Кызлар биле 60 сантиметр булырга тиеш.
Фаягөл. Кызлар биле бит ул.
Рәхмәтулла. Синен кай жирең кызлардан ким? Синең атлап йөрүләренә карап торам да яшь чагым искә төшә.
Фаягөл. Сезнен аркада ашыгам мин. Кайчан килсән дә сез тасраеп утырасыз. Сезгә карап мин чабам.
Рәхмәтулла. Яшьрәк булсам, мин синен арттан чабар идем. Алдан- рак туарга ашыкканмын шул. Яңа туфли алгансың икән.
Фаягөл. Шул аякларымны кырып бетерде инде.
Рәхмәтулла. Аякларың кырып ясалган кебек шул.
Фаягөл. Күз тидермәгез тагын. Без бит исәнләшмәдек тә. Исәнме, Рәхмәтулла абзый. (Рәхмәтулланың битеннән пәп итеп ала.) Исәнме, Хәдичә. (Урынына барып утыра).
Р у з а л и я (керә). Исәнмесез.
Рәхмәтулла. А-а-а, Рузалия!... Безнең яраткан кызыбыз да килде.
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Рузалия:
Шул Рузалияне күрсәм,
Йөрәгем сикерия.
Мәхәббәт өлкәсендә уңышлар ничек, Рузалия?
Рузалия. Окей.
Рәхмәтулла. Их мина унтугыз яшь булса...
Фаягөл. Нишләр идегез, Рәхмәтулла абзый?
Рәхмәтулла. Рузалияне үземә каратыр идем.
Рузалия. Мин болай да сезгә карыйм, Рәхмәтулла бабай.
Фаягөл. Бабай димә, безне картай-тасын.
Нина (керә). Исянмесез. (Рәхмә-туллага). Привет, жених. Килегез әле. аракы исе килмәгән бер егетне кочаклыйм әле. (Рәхмәтулланы кочаклап алганнан сон). Привязался бер алкаш трамвайда. Зараза. С утра тыгынган, сво- лочь. Дөрес әйтәмме, Рахматулла Хур- матуллович? Тыгынган—напакался бит, да?
Рәхмәтулла. Син әйтсән дөрес, Ниночка. Ты всегда истину глаголишь. Как спали, Нина Васильевна?
Нина (кәефсез генә). Бик яхши.
Рәхмәтулла Вы Шекспира чита- ли, Нина Васильевна?
Нина. Какого Шекспира?
Рәхмәтулла. Был такой англича- нин Он писал гениальные трагедии. «Отелло», например. Так вот Отелло говорит своей возлюбленной: «Моли- лась ли ты на ночь, Дездемона?».
Нина. Ну и что?
Рәхмәтулла. Задушил Отелло Дездемону.
Нина. Причем здесь я?
Рәхмәтулла. При том, Ниночка, улыбаться надо. Улыбка делает жен- шину прекрасной.
Нина. Ну и улыбнитесь. Кстати, почему сез минем белән урысча сөйләшәсез. Мин татарча өйрәнәм. Мин сине яратам—приходи к воротам.
Гөлчирә (кереп). Капиталистик хезмәт алдынгыларына ялкынлы сәлам. Рәхмәтигә аерым сәлам. (Рәхмәтулла янына килеп). Нихәл. (Рәхмәтулланың пеләшен үбеп ала). Пеләш башны үбүе жайлы, авызга чәч керми. Кара утырып торуын. Тор һәм кочакла. (Үзе Рәхмәтулланы кочаклап ала). Утыр һәм эшлә.
Фаягөл. Әгәр дә Зөһрә Таһирны шулай кочаклаган булса, мәхәббәт турында гениаль әсәр язылмый калган булыр иде.
Гөлчирә. Көнләшмә. Шул җиткән ана. Югыйсә азына башлый. Шунысын да онытмагыз, Таһир пеләш башлы булмаган.
Рәхмәтулла. Пеләш башлы ирләр бүгенге заманда файдалы, Гөлчирәкәй. Парикмахерскаяда бәяләр көн саен арта.
Гөлчирә. Сөйләштермә, эшем күп. (Берара тыныч кына эшлиләр).
Рәхмәтулла. Ишетмим. Бүген кем чираты? Рузалия, синме?
Рузалия. Мин кичә көйләдем. Бүген Нина Васильевна көне.
Рәхмәтулла. Ниночка. начинай. Эшләп булмый.
Нина. Не умею я мурлыкать. Белмим.
Рәхмәтулла. Бүтән көннәрне белә илен.
Ю
Нина Бүген нет у меня настрое- ния
Рәхмәтулла. Настроение җырлаганда киле
Нина Прямо как надзиратель сез. Рах матулла Хурматуллович.
Рәхмәтулла Не надзиратель, а петух в курятнике.
Гөлчирә Аһ! Петух! Карт әтәч. Рәхмәтулла Сез дә чебиләр түгел. Нина, көтәм Жду (Нина авыз эченнән бер койне көйли. Ул кой салмак кына ингырый)
Гөлчирә (кычкырып җибәрә) Са- бакы! Тагын глюк башланды
Рузалия Нәрсә карый Президент?!
Нина Куда смотрит Правитель-
ство?!
Фаягөл. Нигә Дәүләт Советы дәшми9!
Гөлчирә Көлмәгез Мина иске шайтан машинасы бирделәр дә. Рәхмәти, кил кара.
Рәхмәтулла Гел синеке генә кәжәләнә, Гөлчирә.
Фаягөл. Компьютеры да үзенә ошаган
Гөлчирә Молчи. морду набью Рәхмәтулла Матур гына сөйләшегез. (Компһютсрны карый)
Нина Тихо! Рузалия с кавалером будст говорить. (Рузалия кесә телефонын колагына куеп, чыгып йөгерә) Фаягөл Их! Сотовыен булсын иде дә шалтыратсыннарые
Рәхмәтулла Булды бу. Гөл- чирөкәй.
Гөлчирә Маладис' Безнен ишан хәзрәтмен белмәгәне юк (Көйләп)
Ишан хәзрәт, бар утыр.
Син бит безнен комльюгыр-
Нурзидә Мөбарәковна керә
Нурзидә Хәерле и ртә Рәхмәтулла Иргә түгел. Нурзидә Мөбарәковна Иртә ул эшкә кш гәнче генә була. Котлы булсын янл күлмәгегез.
Нурзидә Мин күлмәк күрсәтергә кермәдем, Рәхмәтулла Хөрмәтулловнч Иртәгә отчет әзер булырга тиеш Шеф ашыктыра.
Фаягөл Башта акчасын вакытын -
да түләсен
Гөлчирә Сина нәрсәгә акча, ирен «черседес*та йөртсен
Фаягөл. Авыз чайкама минем ирем белән.
Рәхмәтулла. Әй. сез! Кисәм телегезне Бәхет акчада түгел Бәхет баш бухгалтерыбыз Нурзидә Мөбарәковна- нын исәнлегендә. Утырып ял итегез. Нурзидә Мөбарәковна. арыгансыздыр Нурзидә (Рузалия урынына күрсәтеп) Бу кыз кайда9
Нина Решает любовные иробле-
мы.
Гөлчирә Туалетта бикләнеп, сөйгән егете белән сөйләшә Кесә телефоныннан
Рузалия (Керә. Йөзе балкыган) Исәнмесез. Нурзидә Мөбарәковна.
Нурзидә Бухгалтерия утырып эшли торган эш. (Чыгып китә)
Гөлчирә Ах. нинди афоризм әйтте' Бухгалтерия - угырып эшли торган эш. Ә менә мин юри утырмыйм (Рәхмәтулла өстәле каршына килеп баса). Сөйлә мәзәгеңне. Рәхмәти
Рәхмәтулла. Бер карт үгез су буенда ята икән Анын янына яшь үгез ча бып килгән «Абый, көтүгә яна таналар китерделәр, әйдә» дигән «Эч пошырып йөрмә* дигән карт үгез. Бераздан яшь үгез тагын чабып килгән «Әйдә инде, абый, таналары шундый сылу, сокланып гуймассын» дигән «Нигә мина анда барып йөрергә, су эчәргә үхтәрс монда киләчәкләр* дигән карт үгез.
Гөлчирә Ах оятсыз' .Ах. изгын' Әле син таналар кәгеп утырасынмыни? Килегез әле монда, таналар Нишләтергә җыена икән ул безне (Янына \а тыннар җыелгач) Йә. нишләтәсен безне9 Менә сина сөлек шикелле таналар Нишләтәбез бу карт үгезне, кызлар' Нина Хәзер без аны раздснем и стриптиз устроим
Рәхмәтулла Пажалысты. пажа- лысты. .
Фаягөл Болай эшлибез Безанын башына бармак белән сүнәр язабыз Белмәсә. нишләтәбез9
Гөлчирә Печәбез (Туктаусыз көлеп торган Рузалнягә) Башла. Рузалия
Фаягөл. Ул тана түгел. боэа> гына Куегыз әле башыгызны, иптәш үгез (Рәхмәтулла башына бармагы белән
яза). Ни яздым?
Рәхмәтулла Яратам..
Фа я гөл . Дөрес!
Нина. Дай-ка сюда. (Рәхмәтулла ба-шына яза). Нәрсә яздым9
Рәхмәтулла Я вас люблю.
Нина Дөрес!
Гөлчирә. Хәзер минекен белеп карасын ул. (Яза.) Әйтеп бир.
Рәхмәтулла Яратам.
Гөлчирә. Алдаша. Яратмыйм дип яздым.
Рәхмәтулла Син үзен алдашасын Нигә яраткан килеш яратмыйм дип яздын?
Рузал ия Мин дә языйм инде.
Фаягөл. Сиңа әле иртә. Телефоныннан сөйләш.
Рәхмәтулла Әй кулларыгыз да кулларыгыз, кызлар. Шундый йомшаклар. Шундый рәхәт. Карагыз әле, чәчем үсмәде ме ?
Нина (Рәхмәтулланы кочаклап). Шевелюра. Рахматулла Хурматуллович?
Гөлчирә. Кочакламагыз, ул минеке генә. (Хатыннар шау-гөр килеп, көлешә-көлешә Рәхмәтулланы бүлешәләр. Нурзидә Мобарәковна кереп карап тора. Хатыннар аны күреп тиз генә урыннарына утыралар).
Нурзидә. Нишлисез соң сез? Ишегегез яныннан үтеп булмый.
Рәхмәтулла. Гафу итегез, Нурзидә Мобарәковна, мин гаепле.
Нурзидә. Мин гаеплене эзләп йөрмим. Болай ярамый бит инде (чыгып китә).
Гөлчирә. Син нәрсә маңка малай шикелле мин гаепле дип торасын ир кеше башыннан?
Рәхмәтулла. Нәчәлствога каршы әйтергә ярамый, Гөлчирә. Артыңда ныклы терәк булмаса, нәчәлствога каршы сүз әйтмәскә кирәк.
Гөлчирә Ә мин әйтәм. Мине терәп торучы кеше бар. Нигә кем дип сора-мыйсыз? Менә Рәхмәтулла абый. Куып чыгарсалар, бер Гөлчирәсен генә ашатыр әле.
Нина. Анын үз хатыны бардыр.
Гөлчирә. Булмагае. Гөлчирә исемле түгелдер әле.
Нина. Кстати, хатыныгызны как зовут, Рахматулла Хурматуллович? Вы ни разу не говорили о ней.
Гөлчирә. Төпченмә. Әйтми икән—
ярамый. Безгә анын хатыны түгел, үзе кирәк. Булды—шаярдык. Әйдә эшләргә. (Тыныч кына бераз эшләп алалар).
Рәхмәтулла. Ишетмим. Кем чираты? Фаягөл!.. (Фаягөл авыз эченнән генә көй көйли. Шул көй астында ут сүнә. Ут янганда бүлмә уртасына өстәл куелган. Анда савыт-саба, ризыклар, өстәл тирәсендә Рәхмәтулла кайнаша).
Рәхмәтулла Кызлар, чәй әзер, утырып садисыгыз.
Г өлчирә.
Утырып садисыгыз:
Кеше ярларын сөяргә
Җитәрме сависыгыз.
Рәхмәти, яса чәйләреңне.
Хәдичә Үзем.
Гөлчирә. Утыр урынына. Матриархат заманы, ирләр изелсен. Рәхмәти, ач вәринҗә капкачын.
Фаягөл. Рәхмәтулла абзый, шикәрен кайда9
Нина. Рахматулла Хурматуллович, минем кашыкны бир. (Рәхмәтулла офи-циантларга охшатып йөренә)
Гөлчирә. Безнен күнелебезне күреп җырлап тор.
Рәхмәтулла Баш өсте. Кайсы көйне телисез, галиҗәнаббикә Гөлчирә?
Гөлчирә «Алма турыйм*ны.
Рәхмәтулла
Алма турыйм, алма турыйм. Алманың гүгәрөген Инде ниләр уйлыйм икән Мәхәббәт күбәләгем
Алма турыйм, атма гурьшм, Алматарның кызылын Сине сөйгәч кенә белдем Бу дөньяның кызыгын
Алма турыйм, атма турыйм. Алмаларның яшелен'
Мине сөйми дин уйлама. Сөюләрем яшерен
Гөлчирә. Миңа осетрина! Нина. Миңа ананас' Фаягөл. Мина... Мина Ки рылган фил борыны.
Рәхмәтулла. Сиңа нәрсә, Хә. Хәдичә. Миңа берни дә кирә
Фаягөл. Сүз әрәм итеп сөйл; анын белән, Рәхмәтулла абзый
Рузалия Мина шоколад Рәхмәтулла Калганнарын табарга тырышырбыз Ә шоколад—хәзер үк (түш кесәсеннән шоколал алып Рузалия тә суза).
Гөлчирә Ах син. ә. Кара моны нишли.
Рәхмәтулла Анын шоколад ашый торган чагы
Рузалия Рәхмәт, рәхмәт (Рәхмә-тулланың битеннән үбеп ала)
Гөлчирә Булды. Рәхмәти Бик әйбәт хезмәт күрсәткәнен өчен синен дәрәжәнне күгәрәбез—Солтан ясыйбыз (Бер урынлыкка папкалар өеп тәхет ясыйлар Ана Рәхмәтулланы утыртып куялар)
Гөлчирә Хәдичә, син Солтанга чәй ясап тор Без шәрскъ биюен биибез Без анын җарияләре
Рәхмәтулла Шәрскъ биюендә кендек күрсәгеп бииләр
Гөлчирә Кендек күрәссн килсә. Бауман урамына чык
Рузалия Минем бабай әйтә әбигә: пилмән яса. пилмәнен кыхтар кендеге кебек матур булсын, ди.
Фаягөл Картлар бөтенесе азгын алар Башладыкмы Гөлчирә'1 (Шәрскъ биюе бииләр Нурзидә Мобарәковна керә)
Рәхмәтулла Безнен әбәт вакыты. Нурзидә Мобарәковна
Нурзидә Обед булса, бу бит ресторан түгел.
Гөлчирә Ашханәгә акча җитмәгәч ресторан ясыйсын инде
Нурзидә. Үз өстегезгә күпне аласын. Гөлчирә Нәҗипонна
Гөлчирә Алам икән, димәк, күтәрерлек көчем бар
Нурзидә Ә мин сез күтәргән йөкне һәм үзегезне берьюлы күтәрә ал- масам?
Гөлчирә Андыйларга татарлар серкәсе су күтәрми диләр
Рәхмәтулла Гөлчирә, усалланма Нурзидә Рәхмәтулла Хөрмәтул- лович. минем янга кереп чыгыгыз апс (Чыгып китә. Ана Рәхмәтулла иярә) Рузалия Эләгә Рәхмәтулла абыйга Нина Нәрсә, ул виноват что ли Безнен обеленный псрсрыв
Гөлчирә Кеше ашаганда кереп иснәнеп йөри
Нина Син тожс. Гуля.
Гөлчирә Нәрсә, мин тоже? Нина Нурзидә Мубараковна белән... перерекаешься
Гөлчирә И. ачуым китереп торма ате. маржа башын белән
Нина Чсты0 Марзя. марзя Үзен кем'* Әйтәсен. бисмилла, бисмилла, а сама нешаешься на шею мужчин
Гөлчирә Кайчан минем иртәрнен муенына асылынганым бар. ә?
Нина Рахматулла Хурматугтович не мужчина что ли?
Гөлчирә Ай-ай-ай Рсвнуешь. да"* Может я его люблю
Фаягөл Арттырып җибәрәсең инде анысы Яратканымны бөтен кешегә күрсәтергә димәгән
Гөлчирә Син тик тор Минем бит өемлә синеке кебек мужигым юк Фаягөл Ая кирәк булса, бирәм Гөлчирә Төкердем мин синен өч тиенлек үләтенә.
Хәдичә. Жипе инде, кызлар. Фаягөл Ә син ояңда тик кенә утыр
Рузалия. Ә мин сезне Рәхмәтулла абыйга әйгәм
Фаягөл Нәрсә дип әйтәсен? Рузалия Атар сез булганда гына әйбәт, сез чыгып киткәч ызгышалар дим Гөлчирә Кем ызгыша, әйт әле. кем ызгыша?
Рузалия Әнә бит. ямьсез сүзләр әйтешәсез.
Нина А ты не вмешинлйси Гово- ри по свосму гелефону
Гөлчирә Әгәр лә Рәхмәтулла абыйга берәр начар сүз әйгеә. бәреп үтерәм мин ул хатынны (Башын түбән иеп Рәхмәтулла керә Урынына сүзсез генә барып утыра Шомлы тынлык Хәтта Хәдичә дә торып Рәхмәтуллага карап тора).
Гөлчирә (саманын кына Рәхмә- ту.гча янына килә) Рәхмәту.тда абый (Рәхмәтулла кулын селтәп кенә жанап бирә Б\тән хатыннар. Рузалия Рәхмәтулла янына жыелдтар Хәдичә генә тораташтай үз урынында басып тора).
Рәхмәтулла Бепе Фаягөл Нәрсә бетте. Рәхмәтулла абый?
Рәхмәтулла Мин китәм Нина Куда. Рахматулла Хурматул- ловмч
Рәхмәтулла На пенсию отправ- ляют, Ниночка.
Нина. Как? Сезгә әле алтмыш юк.
Рәхмәтулла. Досрочно, Ниночка.
Фаягөл Чынмы, Рәхмәтулла абзый?
Рәхмәтулла Чын, Фаягөл, чын.
Гөлчирә. Безобразие! Шеф янына керәбез. Шефтан узарга анын ни хакы бар.
Рәхмәтулла. Сон инде, Гөл- чирәкәй. Шеф янына алып керле Нурзидә Мөбарәковна. Рәнжемәгез, кызлар, төрле чакларым булгандыр. Миннән башка тату гына эшләгез, тату гына яшәгез. Әйтәсе сүзләремне бүген әйтеп калыйм. Рузалия, кызым, синнән башлыйм. Бәхетле бул. ярыймы.
Рузалия Ярый, Рәхмәтулла абый.
Рәхмәтулла Фаягөл, бәхетле бул, ярыймы. (Фаягөлне кочаклый).
Фаягөл (еларга җитешеп). Рәхмәт. Рәхмәтулла абый.
Рәхмәтулла. Будьсчастлива, Ниночка. (Нинаны кочаклый).
Нина. Спасибо! Рәхмәт, Рахматул- ла Хурматуллович.
Рәхмәтулла. Гөлчирәкәй. (Гөлчирәне кочаклап бит уртасыннан үбә.) Син үзен дә кочаклап үп инде, Гөлчирәкәй.
Гөлчирә (кычкырып) Хәшәрәт! Алдаша! Алдаша, кызлар. Күзенә карагыз, күзенә карагыз, елмая. (Рәхмәтуллага очып куна, тукмый, кочаклый). Үтерәм! (Рәхмәтулла көлә, шау-шу).
Рузал и я Арти-и-ист...
Рәхмәтулла Утырыгыз урынна-рыгызга. Бүгеннән башлап шаярулар бетте. Эшкә вакытында киләсез, эшлисез, шыпырт кына чәегезне эчәсез, шыпырт кына кайтып китәсез. Нурзидә Мөбарәковна мине бу бүлмәнең старостасы итеп билгеләде. Мин шаярмыйм, кызлар. Утырышыгыз. (Барысы да үз урыннарына утыргач та) Ишетмим? Кем чираты? Минем чират. («Әпипә» көенә көйли. Ут сүнә).
Ут янганда Рәхмәтулла компьютерда эшләп утыра. Әлеге дә баягы үзенең жырын көйли.
Рәхмәтулла
Заманалар авыр, еллар ябык —
Дус-иш кирәк гомер итәргә
Хәдичә (керә). Исәнмесез, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Менәжылы өчпочмаклар.
Рәхмәтулла. Ничек жылы килеш алып килеп җиткерәсең син аларны?
Хәдичә. Мин аларны кайнар килеш төрәм дә суынып өлгермиләр.
Рәхмәтулла Бик күпкә китте бит инде бу, Хәдичә.
Хәдичә. Юк, Рәхмәтулла Хөрмә-туллович, мина рәхәт кенә. Сез шундый тәмле итеп ашыйсыз, рәхмәт.
Рәхмәтулла. Синен белән бер утырып сөйләшәсе бар әле, Хәдичә.
Хәдичә. Нәрсә турында, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович9
Рәхмәтулла Ташла әле шул Хөрмәтулловичны. Абый, диген.
Хәдичә Ияләшкән инде. Нәрсә турында сөйләшергә җыенасыз Рәхмәтулла... Абый...
Рәхмәтулла- Бар сөйләшәсе сүзләр.
Хәдичә. Әйтерсез, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Кичә кулъяулыгыгыз төшеп калган булган. Югач чистарды. (Таслап бөкләнгән кулъяулыкны Рәхмәтулла өстәленә куя.) Берәр әйберегез каралса, әйтерсез.
Рәхмәтулла. Син нәрсә инде, Хәдичә... Әллә ислемаи да сөрткән инде.
Хәдичә. Ирләрнеке ул. Кибеттә әйттеләр. (Урынына барып утыра.) Рәхмәтулла абый, әйткәнгә ачуланмагыз Нигә сез үзегезне мыскыл иттерәсез? Сез олы кеше. Алар сезне бала-чагага саный.
Рәхмәтулла. Алар көлмиләр, шаяралар гына, Хәдичә.
Хәдичә Шаяралар дип инде
Рәхмәтулла. Менә бүген чәчеңне дөрес ачкансың Шулай йөрт. Бик килешә.
Рузалия керә дә тәрәзәгә чаба. Карап тора. Урынына килеп утыра
Рәхмәтулла Киттеме9
Рузалия Уһу
Рәхмәтулла. Әйбәт егетме?
Рузалия. Уһу
Рәхмәтулла. Әйбәт булгач, бик әйбәт. Шулай да син исәнләшергә онытма инде.
Рузалия. Әллә исәнләшмәдемме?
Рәхмәтулла. Юк шул. Рузалия Ай. гафу итегез, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович Исәнмесез. Хәдичә апа. (Нина керә. Кәефсез генә исәнләшеп.урынына узып утыра).
Рәхмәтулла (анын янына килеп). Успокойся. Нина Васильевна.
Нина Я спокойна. Рахматулла Хур- матуллович
Рәхмәтулла. Успокойся. все бу- дет хорошо
Нина. Спасибо. Рахматулла аби Фаягөл (керә) Исәнмесез. (Рәхмәтулла янынла туктап) Рәхмәтулла абый, бүген мине көйләгмәгез яме. Кәефем юк.
Рәхмәтулла Кәеф булмаганда койләргә кирәк тә инде ул, Фаягөл Кәефле чакта исерек тә җырлый.
Фаягөл Чынлап әйтәм. Рәхмәтулла абый Чынлап та кәефем юк.
Рәхмәтулла Ярый, синсн өчен үзем көйләрмен
Фаягөл . Сон. куйыйк берәр музы калынай центр Торсын көйләп
Рәхмәтулла Әнә шул центрлар күбәйгәнгә кешеләрнең кәефе юк инде. Фаягөл. Ярый, бар утыр Тынычлан Барысы да жайланачак.
Гөлчирә (керә) Бетте Көннен рәте-чираты булмаячак Өйдән чыккач кара мәче очрады, коридорда Мобарә- ковна каршыга килеп чыкты
Рәхмәтулла Анын каравы, монда мин көтеп торам Нихәл!
Гөлчирә Әй. сине лә күрәсе килеп тормый әле Нихәл Бүген магнитлы көн мәллә? Нәрсә, берегез дә сөйләшмисез?
Рузалия Исәнмесез. Гөлчирә апа. Гөлчирә Исәнме, матурым. Әле лә син бар. бәгырькәем
Рузалия. Сез зря Рәхмәтулла абыйш алай әйттегез
Гөлчирә Нәрсә дип әйттем? Рузалия Күрәсем килми дидегез Гөлчирә Һай. берәүнен адвокаты табылган (Рәхмәтулла янына килеп) Кил' (Бер кулы белән кочаклап ала) Булдымы?
Рузалия Кайчан сез Рәхмәтулла абыйны кочаклыйсыз, мина бик ошый Голчнрә Ярый, аллага тапшырдык (Урынына утыра Тын гына эш лиләр Фаягөл көй көйли башлый Ана Рәхмәтулла кушыла)
Рәхмәтулла Их. кызлар! Ун яшьтә мин райком секретаре кызына гашыйк булган идем Ана тугыз яшь иле Аларнын чия бакчасы бар иле Шунда чия агачлары арасында үбешә илек. Бервакыт безнен үбешкәнне анын әнисе күргән Шунын өчен мәхәббәтемнең әтисе мине кычыткан белән сыйлады Мәнгелек сабак булды. Ун яшьтә чия агачлары арасында райком секретаре-ның тугыз яшьлек кызын үбәргә ярамый икән.
Гөлчирә Син ул чакта ук азгын булган инде.
Рәхмәтулла Хатын-кызлар ни өчендер азгын ирләргә кызыгалар.
Нина. Неправда Кызыкмыйлар, алданалар Бабники умеют находить ключ к женскому сердцу
Гөлчирә Карале. Рәхмәти Син сөйләмәдең бит әле ни булганын баш бухгалтер кабинетында. Син, әйдә, шыт-тырма. сөйлә.
Рәхмәтулла Без мәхәббәт анлаштык Мин ана багышланган ши гырсмне укыдым
Рузалия Шигырь’! Әллә сез шагыйрь ләме. Рәхмәтулла абый?
Гөлчирә Анын булдырмаган лие юк Укы безгә дә шигыренне. Рәхмәти Рәхмәтулла
Гүзәллардан гүзәл баш бухтлтер' Ничәнче размер икән гелиен бюстталтср?
Дәррәү көлешәләр
Гөлчирә Нәрсә ди Мебарэковна** Рәхмәтулла Гөлчирәнекеннән зуррак ди
Гөлчирә Үгсрәм мин сине, оятсыз.
Нина Бюстгалтернын татарчасы ничек
Гөлчирә Юк анын татарчасы Элек татар хатыннары аны кимәгән Фаягөл Ә күкрәкчә нәрсә'’ Гөлчирә Ул бюстталтср түгел Рәхмәтулла Бар анын татарча сы Имилж дип атала ул Шунын зурлыгына карап чатын-кызныи кемлеге бәяләнә
Гөлчирә ( Рәхмәтупа янына аты 1ып килеп) Нишләтим мин моны, әйте гез Чәчен йолкыр идем, чәче дә юк бит әй Карагыз азс. Рәхмәтупа абыйнын
башы глобуска охшаган икән. Менә Аф-рика, менә Татарстан. (Рәхмәтулланың борынын кысып). Менә Кавказ тавы.
Нина. Ульяновский область кайда?
Гөлчирә. Әйләндер, теге яктадыр. (Рәхмәтулланың башын боргалыйлар).
Рәхмәтулла. Үтерәсез. Әйтәм Нурзидә Мөбарәковнага.
Гөлчирә. Әле син әләкче дәмени? Фаягөл, биклә ишекне, күрмәгәнен күрсәтәбез.
Рәхмәтулла. Рузалия кызым! Үтерәләр болар, коткар.
Рузалия. Тимәгез Рәхмәтулла абыйга.
Рәхмәтулла. Тисеннәр, тик үтер-мәсеннәр генә.
Гөлчирә. Нина, бир косынкаңны, кулларын бәйлибез. (Косынка белән Рәхмәтулланың кулларын артка каерып бәйлиләр. Рәхмәтулла, әлбәттә, карышмый.)
Фаягөл. Булды, нишләтәбез?
Гөлчирә. Печәбез.
Нина. Кастрировать что ли? Что ты, Гуля! Такого старого бугая. Бирегез аны миңа.
Гөлчирә. Берәүгә дә булмасын. (Рәхмәтуллага). Бас әле монда. Тәк. Башта ул безнең сорауларга җавап биреп карасын. Сорауларыгызны әзерләгез. Жавап бирә алмаса, җәзасын үзегез билгеләрсез. Тәк, иптәш Рәхмәтулла Хөрмәтуллович! Беренче сорау: Син, жанбиздергеч адәми зат, ни өчен дип кылчыклы арпа башагы кебек кашларын астындагы ике пыяла кисәген күз дип атыйсын?
Рәхмәтулла. Ә син, сөйкемлеләрдән сөйкемле, аккоштан да сылурак бөек зат, ни өчен энҗе сыман тешләреңне каплап торучы ике карбыз телемен иреннәр дип атыйсын?
Фаягөл. Син. дию пәриеннән дә кошпәтсез адәми зат, ни өчен тау куы-шыдай авызың эчендә боргаланучы җыланны тел дип атыйсын?
Рәхмәтулла .Ә менә син, алма кисәгем. урман күле сыман серле күзләрендә урын алган камышларны ник керфекләр дип атыйсың?
Гөлчирә. Нина, синең чират.
Нина Я потом..
Гөлчирә. Рузалия кил, бир сора- вынны.
Рузалия. Мин белмим, Гөлчирә апа. Минем өчен син әйт.
Гөлчирә. Фаягөл, әйт Рузалия өчен.
Фаягөл. Әйт әле, килбәтсезем, син нигә мунча морҗасыдай муенын өстендәге кабакны баш дип йөртәсен?
Рәхмәтулла. Ә син, фәрештәләр фәрештәсе, нигә тан алсулыгы кунган битләрең уртасындагы фәрештә үпкән сөйдергеч урыннарны чокыр дип йөртәсен. Нигә син, алтын кисәгем, күл өстенә иелгән бөдрә талны иркәләүче йөгерек дулкыннарны чәч дип йөртәсең?
Гөлчирә. Кара син мутны, кызларга икешәрне әйтә. Хәдичә, синен соравын бармы?
Хәдичә. Юк.
Гөлчирә. Нина, давай.
Н и н а. Не могу я плохое сказать про Рахматулла Хурматулловича.
Гөлчирә. Можешь. Смотри, ка- кой он безобразный. Давай...
Нина. Ну, если давай... Рахматулла Хурматуллович, почему. . Почему вы такой. Но не могу я... Ну почему вы такой?
Рәхмәтулла. Потому что ты та- кая милая.
Нина. Ну разве можно такого сим- патичного... Лучше я поцелую его. (Рәхмәтулланы ике яңагыннан да үбеп ала).
Гөлчирә. Ай-яй-әй. Монысы рөхсәт ителми. (Үзе Нина шикелле үбеп ала. Ана Фаягөл кушыла).
Шул вакыт ишек шакыйлар.
Фаягөл. Бетте баш.
Гөлчирә (шыпырт кына). Ачмагыз.
Нурзидә тавышы. Ачыгыз!
Хатыннар тиз генә урыннарына уты-ралар. Нина Рәхмәтулланың кулларын чишәргә өлгерә. Рәхмәтулла барып ишекне ача.
Нурзидә. Нигә бикләнеп утырасыз?
Нина. Чтоб не мешали работать Нурзида Мубараковна.
Н у р з и дә. Ой ли. Такой щум стоял
Гөлчирә. Рузалия бюстгалгер алган да. шуны үлчәп карадык.
Нурзидә. Рәхмәтулла Хөрмәтул-
лович. сез ләме'' (Рәхмәтулланын иреннәрдән кызарып чуарланган йөзен күреп). Ни булды сезнен белән?
Гөлчирә Оялудан шулай кызарган ул. Бюстгалтср күргәне юк икән.
Нурзидә. Гөлчирә Нәжлповна. һәр нәрсәнсн чиге була.
Гөлчирә Ә мин чик белмим.
Нурзидә. Кызганыч Гөлчирә Нурзидә Мөбарәковна! Рәхмәтулла Гөлчирә Гөлчирә Гафу итегез Нурзидә. Рәхмәтулла Хөрмәтул- лович! Иртәгә бүтән бүлмәгә күчәсез (Чыгып кнтә).
Пәрдә
II ПӘРДӘ
Аерым бүлмәдә Рәхмәтулла эшләп утыра Шакымый-нитми Гвлчирә килеп керә Керә дә бүлмәне карап-тикшереп чыга
Гөлчирә Ай-яй, оялаган берәүләр гыныч урынга. (Җырлап)
Унга каерылгач та Әй дускаем рәхәт яше Бездән аерылгач та.
Бездән аерылгач рәхәтме'’ Рәхмәтулла Мин бит үзем аерылмадым, аердылар
Гол чира. Хатын-кызга буйсынып яшәгән иргә ни әйтим Әйтергә иле! Юк. Нурзидә Мөбарәковна, хатыннарымнан аерылып башка чыкмыйм дияргә иде Жебегән Беләм инде, миннән качтык Барыбер үзенне генә калдырмыйм. Ми-нутына ун керәчәкмен. Ашадыңмы0 Рәхмәтулла. Акладым Гөлчирә Аңласан шул. (Кулын сузып). Нихәл! (Рәхмәтулла к\решергә кулын сузгач) Ах. оятсыз! Бер тәүлек буе күрешмәдек, ә ул күрешергә кулын суза. Тор урыныннан, жир бит. (Урын дыгыннан торып баскан Рәхмәтулланы кочаклап алып). Утыр (Рәхмәтулла кар- шысына утырып) Нихәл сон? Рәхмәтулла Үзен нихәл Гөлчирә Начар Рәхмәтулла Ни булды? Гөлчирә Син юк Килеп кердем эшкә—син юк.
Рәхмәтулла Менә ич мин. Гөлчирә Мине мондагысы канәгатьләндерми
Рәхмәтулла Нишләп?
Го л ч и р ә Мондагысын кочактан
булмый
Рәхмәтулла Кочакладык ич Гөлчирә Монысы анык формальне гына кочаклау Кызлар карап торганда шаярган булып чынлап кочак най идем Монда оялам ГТ...-"——
Рәхмәтулла Кемнән-’
Гөлчирә Үземнән Рәхмәтулла Кызык икән Гөлчирә Кызык түгел Чөнки мин сине чынлап яратам Рәхмәтулла Ни өчен0 Гөлчирә Ахмак сорау биреп үзеңнән биздермә Син лә бит мине яра тасын Мин ни өчен дип сорамыйм Рәхмәтулла Минем яратка нымны каян беләссн0
Гөлчирә Бетмим, сизәм Мин бит тиле-миле Андыйларны ирләр ярата Фәритем дә. сине тиле булганын өчен яратам, дия иде Күзгә карап торма, оял тасын. Әйт. яратырлык хатынмы мин? Ник дәшмисен0
Рәхмәтулла Яратмаслык түгел инде.
Гөлчирә Жәбрнләр кебек алдын артка куеп сөйләшмә Өзеп әйт. яратырлыкмы?
Рәхмәтулла Яратырлык Мин яратырлыкны гына ярагач
Гөлчирә Әйтмә яратам дип Км зыгы бетә Яратканынны мин генә сизим! Минем чибәрлегем әле бетмәгән Чибәр хатынга яратам дип еш әйтәләр Чибәр хатынны ахмак дип уйлыйлар Яратам диюгә—яннарына ятар дип өметләнәләр Син өметләнмә, яныма яткызмаячакмын Өзелеп яратсам да ят кызмаячакмын Чөнки яратканымның берсе ятты инде Ятты да мәңгелеккә китеп барды Синең китүенне теләмим Сине яшәтәсем килә Син бәлки, минем сонгы мәхәббәтемдер Карал торма алай Нигә алай караганынмы беләм мин Их шуны бер кочаклап үбәргә дип карап торасын Кочаклаттырам, әмма үптермим Үптерсәм дәртем к\ згалыр --“И гүр* ям Үземне тыен кала алмам
дыр шикелле. Елмайма. Нигә елмайга-ныңны беләм. Кая инде миндәй картка дәрт кузгатырлык куәт дип уйлыйсын. Илле тугыз яшьтә бит инде дисең, пенсия яшенә житәм дип уйлыйсын. Мин беләм, синдәге дәртнең әле чик-чамасы юк. Син дәртеңне минем өчен саклап тоткансың. Яныма яткыза алмаганга кызганам да мин сине. Нишлим, яраткан ирем бар иде шул. Аерылып, ташлап китсә дә авыр булмас иде, бакый дөньяга китеп барды. Яшәүнең кызыгы беткән иде. син очрадың. Кил, чынлап бер кочаклыйм әле үзеңне кеше юк чакта. Утырып кына тор, үзем кочаклыйм. (Рәхмәтулланы кысып кочаклый да ишеккә таба атлый) Кара аны. бүтәннәргә кочаклаттырма, көнләшә торган әшәке гадәтем бар. (Чыгып китә. Рәхмәтулла эшкә тотынгач кына Фаягөл ишекне ача).
Фаягөл. Керергә ярыйдыр бит, Рәхмәтулла абзый.
Рәхмәтулла (урыныннан торып Фаягөлне каршылый). Кер әйдә, кер. Әйдә, уз, утыр.
Фаягөл. Узып тормыйм. Эшкә килдем, нәрсәдер җитми. Нәрсә җитми дисәм, сез юк икән. Шушында күчерделәрмени инде сезне? Бергә утырсак ни була иде инде. Сезнең белән бергә утырганда рәхәт иде. Күрше өстәлдә сез барын тою рәхәт иде. Гөлчирә кереп өлгергәндер инде.
Рәхмәтулла. Кереп болганып чыгып китте.
Фаягөл. Сезгә гашыйк ул. Шуны яшерер өчен кыланган була. Мин дә яратам сезне, Рәхмәтулла абый. Беләсезме, ни өчен яратам сезне?
Рәхмәтулла. Белмим инде, Фаягөл. Шундый чибәр хатын яратырлык нием бардыр. Бигрәкләр дә чибәр бит син. Тулып пешкән алма кебек.
Фаягөл. Шундый сүзләрегез өчен яратам бугай мин сезне, Рәхмәтулла абый. Беләм инде, минем күңелемне күрер өчен генә әйтәсез чибәр дип. Сез иң олы җанлы, жылы күңелле кеше, Рәхмәтулла абый. Шуңа күрә дә сезнең янда мина җылы.
Рәхмәтулла. Юк, син чыннан да чибәр, Фаягөл. Ходай тәгалә дөньяга ямьсез хатын-кызны яратмый. Хатын- кызны Ходай карап сокланыр өчен ярата. Син. беләсең килсә, арагызда иң чи
бәре. Кемдер синен чибәрлегеңне күрә белми икән, ул—ахмак, ул—утын агачы.
Фаягөл. Беләм инде. Рәхмәтулла абзый, юатыр өчен генә әйтәсең. Шулай да рәхмәт сезгә. Нишләтәсен. хатын- кызның холкындадыр инде, алдаганны өнәп бетермәсәк тә алданасы килә. Кайсыдыр шагыйрь шулай әйткән бугай.
Рәхмәтулла Алдамыйм, Фаягөл бәгырькәем. Кил әле, бас әле каршыма. Хәзер мин сиңа чибәрлегеңне дәлилләп исбатлыйм Әйтик, менә синен күзләрен...
Фаягөл. Кирәкми. Рәхмәтулла абый. Мина хәзер инде барыбер—чибәр булдым ни, булмадым ни. Унсигез яшьлек кияүгә чыгасы кыз түгел. Кырык тула.
Рәхмәтулла Алай димә, Фаягөл. Кырык яшь ул хатын-кызнын чәчәк аткан вакыты.
Фаягөл Җимеше булмагач чәчәк атудан ни мәгънә, Рәхмәтулла абзый. Бер сүз әйтсәм, ачуланмыйсызмы?
Рәхмәтулла Нишләп ачуланыйм ди, Фаягөл.
Фаягөл. Мин ир белән егерме ел яшим Балабыз юк, беләсеңме шуны.
Рәхмәтулла (паузадан сон). Беләм.
Фаягөл (аптырап). Каян беләсез? Әйткәнем юк. Гөлчирә әйттеме?
Рәхмәтулла. Юк.
Фаягөл. Шулай да каян белдегез9 Мин ул турыда берәүгә дә әйткәнем юк. Киресенчә, ике балам бар дип сөйләп йөрим.
Рәхмәтулла Хатын-кыз алдашса да алдаша белми. Хатын-кызнын дөрес сүзе телендә түгел, йөзендә. Фаягөл.
Фаягөл. Сез сихерчедер, Рәхмәтулла абзый Ярый, чишелә башлаганмын икән, чишелеп бетим инде. Чишеләсем килә. Рәхмәтулла абзый. Шундый да чишеләсем килә Күңелемдә җыелган бөтен серләремне кемгәдер сөйлисем килә Мине тыңлый алырлык кеше юк дөньяда. Сез очрадыгыз Ничә ел инде сезгә сөйлим-сөйлим дим, һич кенә дә жае чыкмый
Рәхмәтулла Мин сине сөйлә- мәсән дә аңлыйм. Фаягөл сеңелем Фаягөл. Аңлаганыгызны беләм Ләкин миңа бушанырга кирәк Рөхсәт итегез. Яратып чыктым мин кияүгә Ул нигә өйләнгәндер, белмим Яратам дигән сүзен хәтерләмим Ни өчен ярат
канмындыр. Эчми, тартмый, сүгенә белми. күп сөйләшми, шул ягы ошагандыр инде. Мин гомерем буе исерекләрдән жирәнеп яшәдем Бу шундый тәртипле. Ничек яратмыйсын. Тик менә үзем яратсам да яраттыра алмадым. Яратып гүгсл, өйләнергә кирәк булганга гына өйләнгән булып чыкты. Балабыз булмады дидем. Булмады шул. Булган булса, тун жаны бәлки зрегән булыр иде. Бала булмаганга мин өзгәләндем, анын исе дә китмәде шикелле. Унбиш ел гомер шулай үтте дә китте Бервакытны әйтә бу: «Синен бала тапмавын әйбәт, ли. югыйсә үзен кебек ямьсез бата табып, бәхетсез итәр илен* ли Тыныч кына әйтә, елмаеп әйтә Ышанасызмы. Рәхмәтулла абзый9 Йөрәгемә боз булып төште шул сүзләр. Бөтен яратуларым нәфрәткә әйләнде. Янына ягу түгел, яныннан үтеп китәсем дә килми. Шул килеш ничә ел яшибез бит. Рәхмәтулла абый, җан кисәгем Кайвакытларла башымны элмәккә тыгарлык булам Яшәү түгел бит инде бу. Рәхмәтулла абый (Рәхмәтулланың күкрәгенә башын куеп елый) Рәхмәтулла Тулган кунелен бушансын. Нишлим сон инде. жыла. . Бул дымы инде? Инде хәзер күз яшкләрен- нс сөртик Менә шулай. Кара син бу күзләргә, «шар бит көләр өчен генә яра гылган.
Ф а я г ө л Бирегез берәр кинәш мина, Рәхмәтулла абзый Нишлим’ Рәхмәтулла Нинди кинәш бирим инде си на. бәгырькәем Кинәш бирү жинел түгел бит
Фаягөл Ташламагыз мине. Рәх-мәтулла абый. Гафу итегез мине. Рәхмәтулла Ни өчен’’ фцягол Менә бит Әллә ниләр сөйләдем. Елаганымны кешегә әйтмәгез инде. Рәхмәтулла абзый. Сез шундый итеп карап торасыз мина. Рәхмәтулла абый
Рәхмәтулла Ничек итем* Фаягөл Сокланып Рәхмәтулла Сокланырлык бит Фаягөл Рәхмәт сезгә. Мин кызганып карауларыннан куркам. Рәхмәтулла абый
Рәхмәтулла Кызганып карарга ярамый кешегә Ул аны түбәнсетә Фа я юл Мин бит матур жырлый идем яшь чакта Үз туемда жырлаган жырымны җырлыйммы? Гик ачуланма
гыз. ярыймы. Рәхмәтулла абый (Жырлый.)
Туйда жырлар өчен нигә шул жырны сайладым икән. Рәхмәтулла абый Ярый, чыгыйм инде. Рәхмәтулла абый. Гаеп итмәгез зинһар. Ташламагыз мине (чыгып китә).
Гөлчирә (кереп). Фаягөл нигә кергән?
Рәхмәтулла. Сагындым ли. Гөлчирә Анын сагынырга хакы юк. Чөнки анын ире бар.
Рәхмәтулла Алай димә инде. Гөлчирә
Гөлчирә Нәрсә, аны яклыйсынмыни?
Рәхмәтулла Якламыйм да Гөлчирә Якламагач нигә алай сөйләнәсен?
Рәхмәтулла Ничә ел бергә утырдык. бергә эшләдек Бергә эшлибез Гөлчирә Синен бик әйбәт һәм дә бик начар гадәтен бар-син бөтен хатын-кызны да яратасын
Рәхмәтулла Нишлим сон инде, барыгыз ла яратырлык бит Гөлчирә Әмин’
Рәхмәтулла. Син—син бит инле ул.
Гөлчирә Сөйләп тора Фаягөл Рәхмәтулла абзыйнын хатынына рәхәттер Рәхмәтулла абзый белән яшәве. ди Беренчедән, нигә ул сина абзый ди Нинди абзый енн Абын дисә ярамыймы' Икенчелән, ни эше бар анын синен хатыныңда. Мина булды ни синен хатынын, булмады ни Мина син булгач җиткән Мин анын өлешенә керергә җыенмыйм, мин бары тик ярагам гына. Мин кочактаганнан гына Рәхмәтулла хатынынын иренә мөгез чыкмас. Рәхмәтулланың хатынына Рәхмәтулла кочаклап ягар өчен, мина яратыр өчен генә Нигә шулай каран торасын ’ Рәхмәтулла Әллә нинди син Көнгә агтә ничә төрлегә ксрәссн
Гөлчирә Кермим, үзем шундый мин. Мине Ходай шундый итеп яраткан Шуна күрә син мине яратасын Фәрит тә мине тунын өчен ярага иле Ләкин мин мәхәббәт мәсьәләсендә генә үзгәрмим Ярашм икән мәнгелеккә яратам Фәритне мәнгелеккә яраттым Аны син алыштырдык, сине дә мәнге яратачакмын Ләкин Фәрит хисабына түгел Синен минем җанымда үз урынын бар
Мин куп сөйлим, әйеме?
Рәхмәтулла. Әйе.
Гөлчирә. (Рәхәтләнеп көлеп). Менә шуның өчен яратам да мин сине. Син минем жанымны аңлыйсын. Мин күзәтеп торам бит, син хатын-кызнын үзләре дә белмәгән серләрен беләсен. Син кеше кыяфәтендәге Хозер Ильяс бит, бәгырькәем Шуна күрә бөтен бәхетсез хатыннар сиңа елышалар. Тыңлавы рәхәтме мине?
Рәхмәтулла. Рәхәт. Сиңа карап торуы да җан рәхәте. Яраттыра торган сихерең, сөйкемле сөяген бар синең. Мин синең биегәнеңне карап торырга яратам. Биегәндә син җирдә яшәгәнне дә онытасын шикелле. Дөньяда өлкәнәю килешми торган кешеләр була. Син шу- ларнын берсе. Гөлчирәжан.
Гөлчирә. Шуларнын берсе димә, бердәнбере диген.
Рәхмәтулла. Бердәнбере.
Гөлчирә. Кил, кочакла шуның өчен. Тик үбәргә үрелмә, ярыймы. (Рәхмәтулланы кочаклап). Әй бу Фаягөлне. Хатыны дигән була, хатынының монда ни катнашы бар. (Рәхмәтулланы этеп җибәреп). Утыр, эшлә. Эшләгәндә мине уйлама, саташуын бар. Сау бул. (Бөтерелеп бии-бии чыгып китә. Рәхмәтулла эш өстәле артына утырырга өлгерми, ишектә Хәдичә күренә).
Хәдичә. Мөмкинме, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Сөйләшәсем бар дигән идегез.
Рәхмәтулла Кер әйдә, Хәдичә, нигә рөхсәт сорап торасын. Уз, утыр.
Хәдичә. (Полиэтилен пакеттан та-стымалга уралган тәлинкә ала. Тастымалны сүтеп тәлинкәне өстәлгә куя). Суынып үк өлгермәгәндер әле...
Рәхмәтулла. Син мине азындырып бетерәсең, Хәдичә. Мин инде өйдә иртәнге ашны ашамый башладым. Хәдичә алып килер әле дим.
Хәдичә. Сез бит тәмле итеп ашый беләсез. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Күп итеп пешерергә яратам мин. Минем берүземә күпме кирәк. Әле дә ярый сез бар. Ашагыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. (Рәхмәтулла ашаганда күзләрен дә алмый ана карап тора. Аннан торып ишеккә юнәлә).
Рәхмәтулла Туктале, Хәдичә. Нишләп әле алай, бик тиз генә.
Хәдичә. Чыгам...
Рәхмәтулла Утыр инде бераз. Синең белән утырып сөйләшкән дә юк.
Хәдичә Нәрсә турында сөйләшәсең инде.
Рәхмәтулла. Тормышларың ничек?
Хәдичә Тормышым юк минем, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович.
Рәхмәтулла Хөрмәтулловичын әйтеп торма дидем бит инде.
Хәдичә Мин бит Гөлчирә түгел, сезнең яшьтәге кешегә Рәхмәти дип әйтә алмыйм. Килешми.
Рәхмәтулла Гөлчирәгә килешә.
Хәдичә. Ана да килешми. Сез бит бала-чага түгел. Ул да бала-чага түгел.
Рәхмәтулла. Син һәрвакыт җитди, Хәдичә. Дөньяга бераз көлеп карарга кирәк.
Хәдичә. Көлеп карый алмыйм мин, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Яшәве кызык түгел мина. Яшисем килми генә яшим. Кайвакытларда үкереп-үке- реп җылыйсым килә Юатучы булмаганга жыламый түзәм. Кырык яшь бит инде миңа. Һаман бер ялгызым.
Рәхмәтулла. Шулайдыр инде. Ялгызлык бәхет түгел. Нишләп сон бо- лай? Чибәр дә үзен. Арагызда ин чибәре син. Эшкә уңган. Пешергән ризыкларын ашап туймаслык.
Хәдичә. Шулар харап итте дә бугай инде. Сайландым шул. Күнелем ятар- дае очрамады. Очраганда инде сон иде
Рәхмәтулла. Сон түгел. Хәдичә. Яратырга беркайчан да сон түгел.
Хәдичә. Сон, Рәхмәтулла Хөрмә-туллович. Аннан инде минем яшьтә ярату, мәхәббәт дип сөйләнү дә килешми.
Рәхмәтулла Очрады дидең бит.
Хәдичә. Очрады. Ләкин ул ярату түгелдер, хөрмәт итү генәдер.
Рәхмәтулла. Хөрмәт итмичә яратып булмыйдыр. Хәдичә.
Хәдичә Кем белә инде анысын. Сезнең яшисегез килмәгән чагыгыз бул- галыймы, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович? Карап торсаң, сезнең бәхетегез тулып ташкан кебек. Уен-көлке, мәзәк.' Бер кайгыгыз юк кебек.
Рәхмәтулла. Мнң лә адәм баласы бит. Хәдичәкәй Ләкин яшәргә кирәк бит. Ходай биргән гомер бит. Бүләк итеп биргән. Мә, яшә. бу дөньянын да рәхәтен күр дигән.
Хәдичә. Авыр бит. Рәхмәтулла абый Рәхмәтулла. Авыр билгеле, сиңа
гына авырмы9 Авырайтсам, ашый торган кашыгын да авырая Сөйләш син кешеләр белән Син гел үт-үзенә йомылып утырасын Гөлчирәгә жинелме9 Нинага. Фаягөлгә жинелме9 Тиле булганга көләләрме алар? Җилбәзәк булганга шаяралармы? Синен яшен яшьнәгәнен. күк күкрәгәнен күргәнен бармы9 Хәдичә Ничек инде булмасын. Рәхмәтулла Ни өчен яшен яшь-ни9 Ни очен күк күкри9 Алар күккә кара болытлар җыелгач яшьниләр, күкриләр Кара болытлар сыеша алмагач, яшен яшьни, күк күкри лә коеп янгыр ява башлый Янгыр ул болытлармын күз яше. Ә күк күкрәү табигатьнен кычкырып колүе. Табигать кычкырып колә лә. болытлар янгыр булып яугач, лөнья бу-шанып кала Әгәр лә ул бушанмаса. лонья жыелган кайгысыннан шартлар иде Дорсс сөйлимме?
Хәдичә Сез һәрвакыт лөрссен сөйлисез. Ләкин сезнен бөтен сүзләрегез дә әкият Тормыш әкияг түгел Рәхмәтулла. Әкият. Хәличәҗанкисәгем. әкият. Әйт әле менә, нигә дип син мина ин тәмле ризыклар пешереп киләсем9 Нигә син минем төшеп калган кулъяулыгымны табып юып атып килдең? Нигә бүген яныма керден? Үзем әйтимме? Яшисем килми лилен Юк. Хәдичә бәгырькәем яшисен килгәнгә керден яныма Чөнки мин әкият Мин әкиятгәгс маймыл Мин әки-яттәге таз малай. Карале мина (Төрче мимикалар ясап кылана Бака булып сайрый, әтәч булып кычкыра, үгез булып могри) Йә. ничек'’ Нигә елмаясын9 Кызык бит, әйеме Көлке бит Алтмыш ишклск карт ничек тилерә.
Хәличә. Сезгә алтмыш түгел әле Илле тугыз яшь тә ике ай гына.
Рәхмәтулла И-и-и. сабый гына икәнмен әле Алайса, мин сина менә дигән кияү егете Эзләгәнемне таптын дигәнен әллә минме?
Хәличә Шаяртмагыз. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович Ойе—сез.
Рәхмәтулла Пәрәмәч Алайса, гафу ит шаяртканым өчен
Хәличә Соңгарак калып очрадыгыз шул Ләкин мин барыбер бәхетле. Сезнен бүлмәп» күчеп утырсам. се1 каршы түгелме. Рәхмәтулла Хормөтулло- вич? Бер бүлмәдә утырсак, мина артыгы кирәкми
Гөлчирә (кереп, карап тора да) Бәтәч Нишләп утырасыз9 (Хадичә чыгып китә). Кара син боларны. мыштым гына Нигә ташып ашата дисәм, кулга ияләштерә икән
Рәхмәтулла (кискен итеп). Узын - ма. Гөлчирә
Гөлчирә (каушап калган). Син усал да була бетәсеңмени. Рәхмәтулла абый9 Рәхмәтулла. Беләм Гөлчирә. Гафу ит инде алайса. Йомыш белән генә кергән илем (Чыгарга борыла)
Рәхмәтулла Йомышынны әйт Гөлчирә Ярый инде Фәритем лә баудан ычкынып китсәм. >зынма лин иде Зинһар гафу ит. Рәхмәтулла абый Мин чыннан ла йомыш белән кергән илем Рузалия жылый
Рәхмәтулла. Ни булган9 Гөлчирә Ни булсын, йөргән егете шалтыратмый
Рәхмәтулла. Ә минем ни катнашым бар9
Гөлчирә Кара бу оятсызны. ни ли Ана жылый лип әйтеп торалар Ул ни катнашым бар ди Син бит анын әтисе урынына калган кеше Ул бит синен һәр сүзеңне йотып утыра Анын тома ятим үскәнен белмисенмени ’ Рәхмәтулла. Беләм Гөлчирә Бслмәсән бел Детдом баласы ул Әрәм булмаганына рәхмәт әйт Эшли, тәртипле
Рәхмәтулла. Егете нигә шалты-ратмый?
Гөлчирә Каян белим Белеп буламыни сешс Яраттырасыз ла качасыз Рәхмәтулла Кайчаннан бирле шалтыратмый9
Гөл чир Ике көн ли инде Рәхмәтулла Икс кон күп түгел, шалтыратыр
Гөлчирә Кара моны. Икс көн синен белән мина күн түгел Азы бкг ун- гугыз гына яшь Аңлыйсынмы—унтутыз Рәхмәтулла Мина нишләргә кушасын9
Гөлчирә. Менә ул егетнен теле фон номеры Шаттырәт Рәхмәтулла Ни лип’ Гөлчирә Нәрсә, мин ойрәтер көнгә калдыкмыни9
Рәхмәтулла Нигә үзен шалты ратмыйсын ’
Гөлчирә Ярамый Мин хатын-
кыз. Хатын-кыз чәрелди башлый Чәрелдәгән хатын-кызны кем тыңласын. Шалтырат, Рәхмәти. Рузалия шал-тыраткач. «номер не отвечает» дигән язу чыга ди. Юри алмый инде. Кесә теле-фоныңны бир әле. (Рәхмәтулла кесәсеннән телефонын алып, номерлар җыя). Мә, Рәхмәти, мә, жаным. Әйбәт бит син. (Кесә телефонын Рәхмәтулланың колагына куя).
Рәхмәтулла- Исеме ничек егетнең?
Гөлчирә. Әй. алла. Сорарга оныт-канмын. Хәзер. (Атылып чыгьт китә. Ул арада Рузалнянен йөргән егете телефонны ала).
Рәхмәтулла Алло. Исәнмесез. Рәхмәтулла абыегыз бу Хәзер белерсез. Ә сез Рузалия исемле кызны беләсезме?.. Безнең бухгалтериядә эшли. Искиткеч акыллы һәм искиткеч чибәр кыз. Арада иң чибәре Беләсезме андый кызны?
Гөлчирә (атылып керә). Тимур. Тимур анын исеме.
Рәхмәтулла. Тимур бит әле сезнең исемегез. Бик матур исем. Рузалия әйтмичә кем әйтсен. Мин анын әтисе урынына калган кеше. Ул сезнең турыда гына сөйли. Сезне очратуын зур бәхет дип саный. Ул сезнең бәхетегез, Тимур улым. Кулдан ычкындырмагыз. Андый- лар хәзер еш очрамый. Нигә шалтыратаммы? Нигә сез аңа шалтыратмыйсыз, шуна шалтыратам. Рузалия кушмады, үзем шалтыратам. Телефон номерын ул бирмәде, үзем сорап алдым. Энекәш, сез көлмәгез әле. Көлмә әле син. Кеше жылаганда көлү килешми. Рузалияң жылый. Кызларның күз яшеннән куркырга кирәк. Тимур энекәш. Шалтырат син ана. Сүзгә килгән булсагыз, очрашып аңлашыгыз. Хатын-кыз кәпризле була ул. Чөнки аларның күңелләре нечкә. Скрипкә кылы кебек Көйләмәсен, әче тавыш чыгара. Анладын- мы? Көлмә син. Минем яшькә җиткәч, көлмәссең.
Гөлчирә (Рәхмәтулланы кочаклап алып). Менә, ничек яратмыйсын инде сине. Әле дә син бар әле дөньяда. Килешсәләр ярар иде инде. Бәхетле булсыннар иде. Минем кебек бәхетле булсыннар иде. Сине яратканымны кызым да белә. Элек мин ана әтисе турында гына сөйли идем. Әтисен хәтерләми бит ул—яшь ярымлык кына иде. Хәзер
синен исем дә ычкынгалый икән. Бервакыт әйтә, Рәхмәтуллан ни хәлләрдә яши ди. Егылыплар китә яздым. Синен исемгә ияләште инде Яратканымны сизә, кунакка чакырыйк, ди. Чакыра алмыйм шул. Чыгарып җибәрмәм дип куркам.
Кызыбызны нишләтербез икән, Рәхмәтулла?
Рәхмәтулла. Ничек кызыбызны?
Гөлчирә Хәзер синен кыз да инде ул. Мәктәпне тәмамлый, кая укырга кертербез икән... Нигә алай карап торасын, Рәхмәтулла, әллә ярамаган сүз әйттемме? Узынма дип әйтергә җыенасынмы? Ник дәшмисен. Рәхмәтулла? Ни уйлыйсын?
Рәхмәтулла Юк. юк, сөйлә, сөйлә...
Гөлчирә. Юк инде, сөйләмим, ошатмадың. Сау бул. Рузалия өчен рәхмәт.
Рузалия (атылып кереп Рәхмәтуллага ташлана, кочаклый) Рәхмәтулла абый! Рәхмәтулла абый..
Гөлчирә Кысыбрак кочакла. Ике янагыннан үп. Булды. Инде мине кочакла.
Рузалия. Гөлчирәапа!..
Гөлчирә. Менә шундый инде без, Рәхмәтулла абый. Ә син безне әллә кем дип уйлыйсын. Күктәге йолдыз! Тулган ай! Фәлән-төгән, өч тиенлек бер дурак өчен акылдан шашучылар димисен.
Рузалия Өч тиенлек түгел, Гөлчирә апа. Дурак та түгел. Рәхмәтулла абый кебек әйбәт егет ул.
Гөлчирә Нәрсә. Рәхмәтулла абыең шулай бик әйбәтмени?
Рузалия. Искиткеч! Чудо!
Гөлчирә Нәрсәсе чудо инде?
Рузалия Мин каян белим инде. Кызык бит анын белән, күңелле.
Гөлчирә. Нәрсәсе күңелле инде?
Рузалия. Ну, Гөлчирә апа. Сез беләсез бит инде.
Гөлчирә Нәрсәне беләм?
Рузалия . Ну. сез Гөлчирәапа. Үзегездә яратасыз ич инде Рәхмәтулла абыйны.
Гөлчирә. Ни өчен яратам сон мин аны?
Рузалия Ну, Гөлчирә апа.
Гөлчирә Бар. чәй куя тор. мин хәзер чыгам. (Рузалия чыгып киткәч) Рәхмәт сезгә, Рәхмәтулла абый.
Рәхмәтулла. Нишләп әле сез дип сөйләшә башладың?
Гөлчирә Гаебем бар синен алла. Син мина шулай әйткәләп тор ярыймы. Рәхмәтулла абый Ә мина шундый рәхәт булды, син узынма дип әйткәч Ирләр сүзе житми шул безгә. Хәдичәгә дә ирләр сүзе житми Күпме әйттем сайланма дип Әллә кемне эзли. Син анын ризыкларын тәмле дип аша. Рәхмәтулла абый, күнеле булсын. Ир кирәк шул хатын- кызга. ир кирәк Хәзер кочаклаттырмас- сын инде, әйемс?
Рәхмәтулла Син миннән уенчык ясап бетердең. Рәхәтләнеп уйныйсын.
Гөлчирә Уйныйм. Рәхмәтулла абый Уйнарлык уенчык барында нигә уйнамаска. Әгәр лә бик беләсегез килсә. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. бер генә бала ла яратмаган уенчыгы белән уйнамый. яраткан уенчыгы белән генә уйный Минем сүзләрем сехзәрнен баш Шәрифләренә барып җиттеме? Рәхмәтулла. Җитте.
Гөлчирә Менә шулай Мин бул - масам. нишләпләр бетәр илен син. Әле мин уйныйм гына, чынлап тотынсам- һу-һу-һу' Син дә уйна. Рәхмәтулла абый, мин яраткан уенчыгын булырга риза бит Менә мин синеке, теләсән нишләт. Тездән түбән, кендектән югарысы барысы ла синеке.
Рәхмәтулла Бар чыгып кит Гөлчирә Чыгып китсәм, сагынасын бит
Тслсграм баганасы Олы юлга маяк ул;
Сагынасынмы дин сорыйлар Сагынмаган кая ул. (Боргаланып чыгып китә).
Рәхмәтулла (Гөлчирә калдырган җырны дәвам итә)
Телсграм баганасын Саныйсым калган икән.
Күл керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән
(Кесәсеннән кесә телефонын алып саннар җыя) Исәнме, алтыным Борчылма бик яхшы Укып бетердекме әле китабыңны Әйе. бик яхшы язучы ул. Кит инде Йәлс, йате укы Искиткеч, алтыным Тагын яз Китап итеп чыгарырбыз. Мин дә шагыйрь ире бутын
мактанып йөрермен. Сау бул. күгәрченем Борчылма
Гөлчирә (ишектә күренеп) Бу мин түгел, курыкма. Әйдә. Нина. Менә Ни- нанын синен янга керәсе килә. Оялам, ди Үзе маржа—үзе ирләрдән ояла. Утыр әйдә. Нина. Сөйләш туйганчы
Нина Балаболка син. Гуля Исян- мисез. Рахматулла Хурадатуллович Рәхмәтулла Пока живой. Нн- ночка.
Гөлчирә Мин чыгам. Нина Смотри. не трогай Рахматулла абыйны Маржатарга ир ышанып калдырсаи Маржа күрсә, татар ире акылдан шаша бит ул.
Нина Потому что без матурлар Әйеме Рахматулла аби?
Рәхмәтулла Әйе Гөлчирә Кара, кара монысын Кил. башта кызыгынмы үзем күрим (Рәхмәтулланы кочактан чыгып китә) Нина. Ә мин беләм нигә ГУЛЯ ко-чаклый сезне Она вамгшр Ул сездән ни жизненный тонус высасынасз Шуна ул такая веселая. Ул сезгә ошыймы ’ Рәхмәтулла Ошый Все ны мие нравитесь. Я вссх вас люблю
Нина Сез со мной татарча сөйләшегез. Рахматулла Хурматуллович. Сез ошыйсыз мина, кайчан татарча сой дәшәсез Сез сөйлисе з. все мие понятно Язык наверно краена тогла. кто на нем красиво говорят Минем ирем булды тагар, анын сөйләшүе татарча меня раз дражад Раздражал ничек татарча ’ Рәхмәтулла Ачуны китерә иде Нина Вот. нот ачуны китерә Мин уйлый идем—какой грубый язык. Сез сөйлисез, ласклст елух сезнен сүзләр Какие-то мягкие они. Сез үзегез дә га кой йомшак Вот сез прикоснетесь ру- ками. кулыгыз бе-тән. әйеме. и по всему твлу вот такая теплогв. жылы Вроле бы ны уже не мололой Яшь кеше түгел бит. да? Менә вот сезнен объятис Кочакка керәсе килә. Гуля ул такая хнтрая Сез гафу итегез мине алай сөйләгәнгә Мнс нот захотелось в любви объяснзгться Юк. мин бер нәрсә теләмим, сорамыйм Сезне ныгнали безнен бүлмәдән и так скучно мнс сгало Откуда у вәс такая патожнтельная знерзни’
Рәхмәтулла Белмим инде. Ни ночка Сез үзегез яхшы бушайтадыр у 1 Нина Какой уж яхшы V зем беләм
Правильно я говорю—үзем беләм. Кста- ти, не га кая уж я стерва, да, Рахматулла аби?
Рәхмәтулла. Синме, Ниночка. Син арада иң чибәре, иң яхшысы.
Нина И иң бәхетсез. Самая несча- стная, наверно.
Рәхмәтулла. Алай димә, Ниночка. Бәхетне аны үлчәүгә салып үлчәп булмый.
Нина. Как, как?...
Рәхмәтулла. Ну как сказать. Счастье невозможно положить на весы и взвесить.
Нина. Интересно. Может быть. Вот мин. Рахматулла аби, дүрт иргә чыктым, да? Беренче чыктым Любила. Яраттым. Сигез ел нормально жили. Аннан начал эчәргә. Беспробудно. Вро- де бы и причина да юк. Эчә дә сугыша. Кыйный. Үз баласын да кыйный. Аерылдым. Икенче чыктым—такая же картина. Өченчегә татарга чыктым. Вроде бы трезвее народ. Ну эчте. Хуже других может. Исереп под трамвай попал. Чет- вертый раз за еврея вышла. Ну этот же народ абсолютно трезвый. Умный, рас- судительный. Ну откуда мне попался такой экземпляр. Пьянина. Мин хәзер уйлыйм, Рахматулла аби, мы всем ми- ром дышим перегаром. Минем дүрт иремнән өч балам бар. Как аларны убе- речь. И у меня хәзер такое ощущение, что мин постоянно йокладым с бочка- ми, наполненными водкой. Гафу итегез, что мин инде болай... Зашла вот объяс- ниться в любви и объяснилась. Сез әйтәсез, что сез старый. Вот если сез әйтәсез мина, Ниночка выйди за меня дип, побежала бы.
Рәхмәтулла. Читтән караганда гына шулай ул, Ниночка.
Нина. Нет, Рахматулла Хурматул- лович. Юк, Рахматулла абый. Кайтыгыз безгә, вериитесь. Мы уговорим эту ки- кимору. (Нурзидә Мөбарәковнаның кергәнен күреп). Извините. (Чыгып китә).
Нурзидә. Сез мавзолейда яткан кебек. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Чират торып керәләр.
Рәхмәтулла. Нишләтим инде аларны. Ничә ел бергә утырдык бит, ияләшкәннәр.
Нурзидә. Ияләшү генә түгел бу. Сөйкемле сөягегез бар, күрәсең.
Рәхмәтулла. Кем белә инде аны
сын, Нурзидә Мөбарәковна. Яратам бит мин аларны. Алар яратуга мохтаҗ. Эшли-эшли сезне дә яратырмын, мохтаҗ булсагыз.
Нурзидә. Ләкин бит эш бүлмәсе балаган түгел. Анда ниндидер тәртип булырга тиеш.
Рәхмәтулла Эш бүлмәсе төрмә камерасы да түгелдер инде. Монда бит җинаятьчеләр утырмый.
Нурзидә. Комедия театры да түгел инде бухгалтерия.
Рәхмәтулла Үз эшләрен эшлиләр бит алар. Мин дә калышмыйм.
Нурзидә. Сез өлкән яшьтә бит инде. Алар сезне уенчык итеп уйныйлар.
Рәхмәтулла. Уйнасыннар. Сез баскетбол дигән уенны беләсезме? Мин аны яратам. Менә шул уенда уйнаучылар бар, туп бар. Уйнаучылар әллә нинди булсалар да тупсыз уйный алмыйлар. Мин—шул туп. Уйнасыннар, аннан кемгә зыян. Нигә алай карап торасыз? Бу абзый акылында микән дипме?
Нурзидә. Нигә минем турыда начар уйлыйсыз? Бәлки, теге кызларыгыз кебек сокланып карап торамдыр.
Рәхмәтулла. Охшамаган. Сез ки-рәгеннән артык җитди. Нурзидә Мөба-рәковна. Телисезме, мин сезгә Нурзидә дип кенә дәшәм. Сез әле миннән күпкә яшь. Чибәр. Беләсезме, бездә ничә хатын-кыз эшли, арада иң чибәре сез. Нигә елмаясыз? Телисезме, мин сезгә бер мәзәк сөйлим. Ишеттем дә бүген көлә- көлә үлә яздым. Көтүдән бер сыер кайтып килә икән. Капка төбендә бер песи баласы утыра ди. «Кит юлдан»,—дигән сыер,—үзең бәләкәй генә, үзең мыек үстергән булгансың»,—дия икән. «Үзен- не бел,—дигән песи баласы,—тубал хәтле ими үстереп лифчиксыз йөрисен». (Көлгәненә куанып). Шәп бит. әйеме?
Нурзидә (көлүдән туктап). Ә бит сезнең тормышыгыз мәзәк сөйләп йөри торган түгел. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Сезнең туганыгыз белән без бер йортта торабыз. Сез унбиш ел буена паралич суккан хатыныгызны тәрбиялисез.
Рәхмәтулла. Алдаша ул.
Нурзидә. Алдашмый! Сез аны берәүгә дә әйтмисез.
Рәхмәтулла. Нигә сез аны миңа әйтәсез? Ул бит аны сер итеп
сөйләгәндер (Югалып калган) Кемдә кемнен ни эше бар. Әллә сезнен тормыш тоташ бәхеттән торамы9 Бер үтенечем сезгә. Моны мина сөйләп бер ахмаклык эшләдегез. бүтәннәргә сөйләмәгез. Кемдә кемнен ни эше бар. Кешеләр кайгы тугел. шатлык уртаклашырга тиешләр.
Нурзидә. Гафу итегез. (Ишектә Гөлчирә башын күреп) Керегез, Гөлчирә Нәжиновна.
Гөлч ирә (кереп) Әллә кермәмме9
Нурзидә Сау булыгыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович Гафу итегез. (Чыгып китә).
Гөлчирә. Нигә гафу үтенә ул?
Рәхмәтулла Мине синнән аерганга.
Гөлчирә Ха! Аерып карасын Ишекне бикләп куйса, тәрәзәдән керәчәкмен Сина ни булды9 Сөмссрен коелган сыман.
Рәхмәтулла Озак керми тордын бит.
Гөлчирә Көлмә инде, чыкканым да юк Нинага ни әйтгсн, очынып йори Яратам дидеңме?
Рәхмәтулла Үлеп яратам дидем
Гөлчирә Оятсыз! Кочаклап үтерәм бит үзеңне. (Рәхмәтулланы кочаклый) Жылыйсым килсә дә. ашламыйм әле. Жылый белмим бит Нигә алай икән. Рәхмәтулла абый? Ә син мине бер тапкыр жылаттың Хәтерлисенме. Яна ел каршылаганда Коллектив белән Кал бсзнен янда дидем, калмадың Ялындым—калмадың. Хурлыгымнан жыладым. Нишләтәсең, үземнеке түгел шул. Кеше кешесе Уйныйсын дисең мине. Уйнамыйм—бик нык яратканымны сиздермәс өчен уйнаган булып кыланам һәр кешегә Ходай ярату хисе
салган Миндә ате анын яртысы да сарыф ителмәгән. Син дә мине яратасын бит, әйеме?
Рәхмәтулла «Яратмаска сине мөмкин түгел.. •
Гөлчирә Кирәкми, икенче юлын әйтмә. Сон түгел әле, сон түгел. Мин әле сине йөз яшькә хәтле яшәтәч (Шаулашып Фаягөл. Нина. Рузалия, Хәдичә керәләр).
Нина Все, Рахматулла Хурматул- лович, вы—наш Сез—безнеке
Фаягөл. Нурзидә Мөбарәковна рөхсәт бирде.
Рузалия Күперегез диде Гөлчирә Күчерергә ул бит сезгә шкаф түгел.
Нина Все, Гуля' Монополия уничтожена—Рахматулла абый обший Гөлчирә Обихий булмый торсын Нина Рахматулла аби всенарод- ное достоянис Дөрес әйтәмче. девоч- ки9
Рузалия Дөрес!
Фаягөл Дөрес!
Рәхмәтулла Нәрсә, миннән сорап та тормыйсызмыни?
Хәдичә Кайтыгыз. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович
Нина Башла. Фаягул һай. Хил- ляу. Хилляу...
Фаягөл (Жыр башлый, ана башкалар кушылалар).
Алма сатучылар килгән.
Үлчәүләре бар микән Әжалгә дару бар диләр.
Мәхәббәтка бар микән һай. һиллаү, һнллаү, һиллаү.
Алты кызга бер кияү һай, һиллаү, һиллаү һилләү һай. һнллаү. һиллаү ла
Пәрдә