Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЙ, ГАРМУНЫМ, ГАРМУНЫМ!


ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬ
һәр җирдә тансык кунак
Мәшһүр гармунчы артист Фәйзулла Туишевны. үз вакытында сәхнәдә күрмәгән, һич югы аның бик тә үзенчәлекле, дәртле, моңлы итеп уйнавын радио аша ишетмәгән бер генә татар кешесе дә юктыр, мөгаен Ник дисәң, илле елдан ашып киткән ижат гомерендә бу тынгысыз музыкантның концерт белән бармаган жире. төрле
зурлыктагы чеңгелдәп торган үз гармуннарын уйнамаган сәхнәсе калмагандыр! «Фәйзулла Туишев милләтебезнең горурлыгы, халык арасыннан чыккан чын талант».—дип язды анын турында күренекле язучыбыз Фатих Хөсни
СССР дип исемләнгән дәүләт оешканчы ук әле ул көмеш телле гармуннарын иңенә асып Каф таулары артындагы Баку.
Тифлисләрне дә, Мәскәү белән Петербургларны ^а. ерак Себер шәһәрләрен дә йөреп, урап чыга Йөри-йөри жир читендәге Владивостокка да барып житә. чит мәмләкәт шәһәре булган Харбинда да торып кайта. Болар белән генә чикләнмичә. Европаның мәдәни үзәге саналган Парижның үзендә зыялы тамашачы алдына чыгып, татар белән рус халыкларының моң- көйләрен уйнап дан ала Анда ул икенче бер мәшһүр якташыбыз Федор Шаляпин белән бергә, бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә ирешкән артистларның бик сирәгедер Фәйзулла Туишевны һәр жирдә ихлас теләп,
яратып кабул иткәннәр Ул житәкләгән артистлар бригадасы Татарстанның һәм аңа чиктәш өлкә һәм республикаларның барлык татар авылларында булып кайткан диярлек Әйе. аның житез бармаклары куңел түрендәге халкы моңын, сагышларын бик мул өләшкән Аның уйнау осталыгына соклануларын милләтебезнең бик
Лирон ХӘМИДУЛЛИН (1932) язучы, тлрцсчлче. •Юлда». •Лала иртмг», • Офыкта/ы рлиилар* һ. б китаплар авторы Ка.шнда яши
мәгълүм шәхесләре Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал һ б бик күпләр әйтеп һәм язып калдырган
Чордашларының искә алуларына һәм сакланып калган афишаларга таянып, Фәйзулла Туишевның кайсы зур шәһәрләрдә һәм кайчан булганлыгын күз алдына китерә алабыз Үзе туып-үскән төбәктәге Сембер. Самара. Казан. Түбән Новгород һәм Идел буендагы башка барлык шәһәрләрне ул иң беренче гастрольләре вакытында ук йөреп чыга Ана ул вакытта әле егерме яшь кенә була (1910 еллардагы артист кыяфәтен күзаллардай фото сакланган Артист гитарада уйный, янәшәсендә гармуны чират көтеп тора ) Ә туган-үскән җирләреннән ерак-еракларга таралышып көн күрергә мәҗбүр ителгән милләттәшләребез исә сөекле музыкантны һәркайда да сагынып каршы алган Мәһабәт буй-сынлы, көләч йөзле артистның шат елмаеп сәхнә түренә чыгып басуын, шундагы өстәл өстенә тезеп куелган эреле-ваклы гармуннарның берсен алып уйный башлавын түземсезләнеп көтеп торганнар Концертны алып баручы
—Фәйзулла Туишев уйный!—дип белдерүгә үк гөрләтеп кул чабулар башланган.
Хәер. Фәйзулла Туишевның гармунда уйнавын татар тамашачысы гына түгел, башка халык вәкилләре дә бик яратып тыңлаганнар Аның уйнавы аша татар халкының эчке рухын үз итеп, күңелләренә сеңдерә торган булганнар Моның шулай икәнлеген без матбугат битләрендә теркәлеп калган истәлек язмаларыннан да укып беләбез. Мәсәлән, танылган артистның илле еллык юбилеена багышланган бер мәкаләдә Муса Җәлил болай дип язган «Фәйзулла ага төрле милләт көйләрен өйрәнүгә һәм аларны оста уйнап бирүгә күп игътибар куя. Ул казакъ, үзбәк, әзәрбайжан. кавказлы, чуаш, чегән һ. б азчылык милләтләрнең хәзерге композиторлары әсәрләреннән һәм халык көйләреннән күп кенә үрнәкләр уйный. Шунлыктан Фәйзулла аганың музыка өлкәсендәге хезмәте интернациональ төс ала »
Совет хакимияте урнашуының ун еллыгы көннәрендә, 1927 елда. Мәскәүдә СССР халыкларының сәнгать фестивале үткәрелә Илнең төрле төбәгеннән килгән театр коллективлары үз осталыкларын, ә концерт бригадалары үз һөнәрләрен башта таләпчән комиссияләргә күрсәтергә, шуннан сон халык алдында чыгыш ясарга тиеш булалар Татарстаннан килгән концерт бригадасына композитор Салих Сәйдәшев, танылган җырчылар Гөлсем Сөләйманова белән Газиз Әлмөхәммәтев һәм төрле халык көйләрен бер дәрәҗәдә оста башкаручы Фәйзулла Туишев керәләр 1940 елның мартында классик әдибебез Шәриф Камалның иҗат итә башлавының утыз еллык бәйрәме Мәскәүдә билгеләп үтелә СССР Язучыларының мәдәният сараенда уздырылган ул кичәгә Казаннан әдипнең иҗатташлары Афзал Шамов. Таҗи Гыйззәт. Гази Кашшаф һәм күренекле артистлар бара Алар
арасында Ш Камалның якын дусты, яшьтәше Фәйзулла Туишев та була Мәскәүдә яшәүче мәгълүм язучылар һәм СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев та ул кичәдә катнаша
Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗанов, мәшһүр гармунчы белән бергә, байтак кына концертларда катнаша «Озак еллар чит җирләрдә йөргәч, ниһаять, сөекле, дәртле, моңлы Казанга кайтты Татар дәүләт академия театрында Фәйзулла аганың Казанда беренче концерты булды (Бу очракта сүз, әлбәттә, совет хакимияте чорына караган беренче концерт турында бара Л X ) Миңа бу
ДАНЪ БУДЫ Ь
КОНЦЕРТ!
я СПЕКТАКЛЬ
1111 41
живыя покоинини
Ятцут,Ф «Г я,«и .
ТАНЦЫ
1914 елгы концерт программасы
концертта Туишевны тамашачылар белән таныштыру һәм кичәне алып баручы вазифасын үтәргә туры килде «Хәзер сезнең алдыгызда Фәйзулла ага Туишев».— дип белдерүгә, залдагы алкышларны язып та. сөйләп тә анлатуы кыен Тамаша залы гөр килде*.—дип яза артист, оста гармунчы белән беренче очрашу кичәсен искә алып һәм болай дип дәвам итә «Шул заманда ул ин зур баяннан алып, шырпы тартмасы кадәр генә гармуннарда уйнаучы бердәнбер артист иде Беренче бүлектә ул татар егете кыяфәтендә ыспай итеп киенгән Чиккән кәләпүш, камзул, читектән—матур сынлы, соклангыч булып күз алдына килеп баса Бу булектә фәкать татар көйләрен башкарды Ә икенче бүлектә русча киенеп, рус халык көйләрен уйнады. Гармунда уйнау белән генә чикләнмичә, бик оста итеп биеп тә җибәрә иде Минем ана кадәр һәм аннан сон да Фәйзулла абзый кебек виртуоз башкаручыны очратканым булмады*
Хәким Сәлимҗановка сонрак та берничә мәртәбә Фәйзулла ага белән бергә концертларда катнашырга туры килә Ә Мәскәудә 1941 елда узарга тиешле татар әдәбияты һәм сәнгатенә әзерлек көннәрендә ул башкаладан килгән кабул итү комиссиясе вәкилләре белән аралаша «Мәекәү комиссиясе алдындагы смотрда Фәйзулла ага да катнашты Башкала вәкилләре аның иҗатына ин югары бәяне бирделәр «Мондый оста башкаручы безнен рус дөньясында да сирәк*, дигән фикергә килделәр*.—дип искә ала Хәким ага Сугыш башлану сәбәпле, әлеге декада булмыйча кала Шул сәнгать бәйрәмендә катнашырга дип сайлап куелган артистлар, аерым бригадаларга билгеләнеп, яу кырындагы сугышчыларны рухландырып, концерт куеп йөрергә мәҗбүр булалар Алтмыш яшенә җитеп килүче Ф Туишев та шундый төркемнәрнең берсен җитәкли Аның «фронт бригадасы*на Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая да керә Останың көмеш чыңлы гармун телләрен тибрәтеп уйнавы сугышчыларның күңелләрен, һичшиксез, җилкендереп җибәргәндер Туган-үскән якларыннан сәлам буларак кабул ителгәндер Сәхнә ветеранының ике зур чемоданга тутырылган төрле зурлыктагы гармуннарын күтәреп. Бөек Ватан сугышы фронтларына барып чыгуы, туп гөрселдәүләре тынып торган минутларда сугышчылар өчен ялкынланып уйнавы бик күпләрнең хәтерендә сакланып калган
Әйе. кайларда гына уйнамасын—фронт шартларындамы яисә кечерәк бер авылның клубындамы, аны һәрчак үз итеп, якын күреп кабул иткәннәр уйнавын бирелеп тыңлаганнар Үзен яратып калганнар Аның моңлы да. дәртле дә итеп оста уйнавы кешеләрнең күңелләрен юаткан, тормышның гүзәллекләрен тоярга ярдәм иткән, сагышларын тараткан
Кайларда. ничегрәк башланган сон олы дан-шөһрәт казанган бу артистның тормыш юлы’* Кем аны шулай тәрбияләп үстергән** Кайсы төбәк җир-суының баласы ул? Истәлек язмаларда бу сорауларга әлегә төрлечә җавап бирелә Ана багышлап 1939 елда «Гармунчы* повестен язган күренекле әдип Фатих Хөсни артистны Мәләкәс шәһәрендә туып-үскән дип бәян итә Соңрак дөнья күргән кайбер башка язмаларда да. «Гармунчы* авторына ияреп булса кирәк. Ф Туишевнын туган җире итеп шушы шәһәр күрсәтелгән. Ә бит Ф Хөсни повестеның беренче бүлегендә үк. бу әсәр артистның тулы биографиясен чагылдырмый, дип кисәтә Татарстан китап нәшриятында 1980 елда басылып чыккан күләмле «Народные артисты* китабында да: «Родился в поселке Мелекес ныне Ульяновской области*. дигән сүзләр язылган һәм иҗади-биографик белешмә урынына әлеге повестьтан кыскача өзек китерелгән. (Ул китапта башка төгәлсезлекләр дә байтак Мәсәлән, танылган җырчыбыз Рәшит Ваһаповны да анда биш елга иртәрәк гүр иясе итеп күрсәткәннәр )
Дөрес, кайбер очракларда артисит үзе дә. мөгаен, оста гармунчы булып китүенә бәйле рәвештә, яшүсмер чоры Мәләкәсен ешрак телгә ала торган булгандыр Әйе шул. Олы Чирмешән елгасы буендагы нәкъ шушы шәһәрдә ул беренче булып кулына гармун ала Музыкант буларак шушында «туа* Икенче бер мәшһүр якташыбыз, рус әдәбияты классигы Максим Горький да бит әнә. Түбән Новгородта дөньяга килүенә карамастан, «шәхес буларак мин Казан шәһәрендә тудым* дип яза.
Ямьледер Чирмешән буйлары
Фәйзулла Туишевның беренче мәртәбә тәпи аяк баскан җире шул үк Олы Чирмешән елгасы янәшәсендәге Иске Төгәлбуга авылы була Ул Мәләкәс (хәзерге Димитровград) шәһәреннән кырык чакрым чамасы үрдәрәк урнашкан Артист туган вакытта авыл Самара губернасының Самара өязенә караган. (Югыйсә, Ф Туишевны «Сембер губернасында туган* дип. хата язу очраклары да еш кабатлана.) Утызынчы елларда Иске Төгәлбуга, Урта һәм Иске Исәнтимер. Өчкаен. Әбдери, Алга, Төплистан. Зирекле Куак, Иске Җүрәй кебек бер төбәктә урнашкан татар авыллары Куйбышев өлкәсе карамагында булды. 1943 елдан алар Ульянов өлкәсенең Яңа Малыклы районына керәләр (Төплистан белән Иске Җүрәйдән кала) Иске Төгәлбугада туган кеше буларак, миңа артистның балачак биографиясе бик тә таныш 1939 елның март урталарында гармунчы туган авылында зур концерт куйды. Мин дә анда тамашачы булдым. Җиденче яшьтә чагымда. Ул вакыйганың кайсы көндә барганын төгәл хәтерләмим Аңа күрше-тирә авыллардан да бик күп кеше килгән иде Урта Исәнтимердә эшләгән әтием һәм аның юлдашлары да ул кичтә, берничә олау төялеп килеп. Иске Төгәлбуга клубында Фәйзулла аганың уенын бирелеп тыңлаганнар
1958 елда, җитмеш дүрт яшендә Казанда вафат булган авылдашым Фәйзулла Туишевны башка вакытта күрмәсәм дә. аңа багышлы истәлекләрне балачактан ук ишетеп үсәргә насыйп булды Алтмышынчы-җитмешенче елларда исә олуг артист белән бергә уйнап үскән яисә соңрак якыннан аралашкан кешеләрдән язып алган каралама язмаларым да бар. Ул елларда әле Иске Төгәлбуга авылында «Курай урамы Фәйзүге*нен бала чагын яки туган-үскән төбәгенә «концерт куярга* кайтып йөргән заманнарны хәтерләүчеләр байтак иде Сугышка кадәр мәшһүр артист туган якларына еш кайта. Ул елларда авылда әле аның якын туганнары да исән була Олуг артистның бер кайтуында булачак тарихчы Җәмил Гыйльманов аңа пионер галстугы да тагып җибәрә. Ул вакыйга клубта булганмы, яисә мәктәп балалары белән очрашудан соңмы—ачыкламаганмын.
Чирмешән буйлары ямьле.
Ял итәргә килегез;
Эштә уңган егетләрне
Безгә килеп күрегез.—
дип җырлана халык җырында Иске Төгәлбуга авылы да бик ямьле җирдә. Чирмешәнгә коючы елгачык буенда урнашкан Ул елгачык Иске Җүрәй янәшәсендәге үрдә башлана да. күрше чуаш авылы аша үтеп, Иске Төгәлбуганың кыйбла башына килеп керә Елга аръягы урамы буйлап бераз баргач, авыл эченә таба борылып ага башлый Авылның төньяк очыннан Чирмешәнгә бер чакрым чамасы ара Ул урында елга, дугаланып, бездән берникадәр ераклаша төшә Елга белән ике арада күлле-баткаклы Чалу болыны, урман алды агачлыгы һәм урман колаксасы рәвешендә куерып үскән шомыртлык бар Ә Чирмешәннән соң инде киңлеге егерме-утыз чакрымлы «Зур карурман» башланып китә Әбиемнең Татарстан чигендәге туган авылы Пәрауга балачакта шул тоташ нарат урманы аша атта да. җәяү дә барганым хәтердә калган
Үз төбәгендә Иске Төгәлбуга зур тарихлы авыл санала. Ул Казаннан элекке Нугай иленә һәм Самара каласына илтүче ол юл өстендә оешкан Кайчандыр шунда булып киткән бер галим-сәяхәтче аның борынгы тарихлы авыл икәнлеген язып калдырган Авылның исем-атамасында да борынгы кыпчак-мишәр чалымы чамалана Ил, ыру башы булырдай ирләрне, нәсел үгезенә тиңләп, төрле сыйфатлы буга, шул исәптән төгәл буга (нәкъ үгез) дип атауларына тарихта мисаллар күп Әйтик, урта гасырлар кыпчакларына нисбәтле «Кодекс команикус* китабында да Төгәлбуга исемен йөртүче зат булуы теркәлгән Димәк, бу авыл да кайчандыр Төгәлбуга исемле бер шәхес тарафыннан нигезләнгән. Дөрес, хәзер яшьрәк буын вәкилләре, исем әйтелешен беркадәр җиңеләйтеп, авылны Төгәлбай дип тә атыйлар Ләкин аның чын тарихи һәм рәсми исеме Төгәл+Буга. 1917 еллардан соңгы
үзгәрешләргә кадәр анда жиде йөз унбиш йорт исәпләнгән.
Авыл төньяктан кыйблага таба сузылган өч чакрымлы дүрт һәм берничә кыска урамнан тора Анын як-якларында икешәр зират. Иске һәм Янавыл дип йөртелгән оч-очлар аралыгындагы бушлыкта бишенче, иске зур зират бар Зур һәм Курай урамнары арасыннан агучы елгачык, урталыктагы биек буага җитәрәк. Зур күл хасил итә Шул күл янәшәсендә унлап йортлы Күл почмагы бар Шунда элек бәләкәй Фәйзүк бер-ике кыш укыган Күл буе мәдрәсәсе булган Без үскәндә ул мәдрәсә биналарында фельдшер бүлмәсе, китапханә ише оешмалар эшләде Авыл советы, колхоз идарәсе йортлары һәм ике кибет тә шул тирәгә сыешкан иде. Зур урам белән Күл почмагы чатындагы Олы мәчет клубка әверелдерелде 1939 елда. Фәйзулла Туишев концерт куйганда, ул клуб әле мәчет рәвешен саклый, фәкать манарасы гына юк иде Ә Курай урамы мәчете манарасы, бала-чага өстенә ишелеп төшмәсен дип. җитмешенче елларда гына сүтелә
Сугыш алды елларында Курай урамы мәчетенең буш бинасы шул оч балаларының олылардан качыбрак уйнау өенә әверелгән иде. Ябык тәрәзә капкачлары ярыгыннан сузылган яктылык сөңгеләре сихри дөнья тудыра Шул нурлы сөңгеләр аша сикерә- сикерә малайлар иркен идән буйлап чабышып йөриләр, качыш уеннары уйныйлар Куышып арыгач, текә баскыч буйлап манарага менеп китәләр Өркетә-өркетә андагы күгәрченнәрне очыралар Яки.
Чапай батыр рәвешенә килеп, манара тәрәзәләреннән тирә-
якны күзәтергә керешәләр иде Иске Төгәлбуга бик тигез җирдә урнашкан Якындагы дүрт-биш күрше авыл манзарасын шул мәчет манарасыннан күзәтеп торырлык Зуррак малайлар, аннан алтмыш чакрымнардагы Нурлат элеваторы да елкылдап күренә, дип мактаныр иде Ләкин аны күрү өчен бик иртә. кояш чыкканда ук торасы шул. Ә менә җилсез, тымызык көннәрдә мәчет манарасыннан ерак офык читеннән үтеп китүче поездларның куе-кара төтене бөркелуен шәйләп була иде Курай урамына, классташым Өмид янына барганда малайларның ул уеннарында үземнең дә катнашкан чакларым хәтердә
Бала чакта Фәйзүк абыйларга мәчет тирәсендә уйнау, манарага менеп, паровоз төтене бөркелүләрен күзәтеп тору тыелган була, билгеле Хәер, ул вакытларда әле Сембер белән Бөгелмә арасында поездлар да йөрмәгән Хәтта әле «чуен юлы»ныңда салынмаган чагы Ул чор малайларының бирелеп уйнаган урыннары— урам чирәмендә һәм су буйларында Тавык-кошны өркетә-өркетә куе әрекмән арасында бер-береңнән качкан булып йөрү дисенме, хәтфәдәй җәелеп үскән чирәмдә мәтәлчек атынгалап. тәгәрәшеп алулармы—берсе дә ялыктыра торган уеннар түгел Урамда уйнап ялыксаң, кармак сабын күтәреп, су буена төшәсен Кемнәрдер шунда су коена, кемнәрдер, бераз читкәрэк барып утырып, кармак сала Зуррак малайлар исә. күлдә балык начар чиртә, дигән сылтау белән күңелне ымсындырып торган урман ягына карангалый башлый Ике-өч малай бер фикергә килсә, ашкын сулы Чирмешәнгә таба китеп бара. Анда чыннан да балык—эре дә. еш чиртә лә Кармакны салып, йөзеп баручы калкавычны күздән кичереп өлгермисен, ул бата да башлый Бик унган. җимне дөрес сайлый белгән оста балыкчылар кайвакыт берәр аршин буйлы җәен балыгын да каптырып ала Әмма, андый бәхет һәркемгә дә эләкми Җәеннең кайсы чоңгыл төпкелендә үз корбанын, үз ризыгын көтеп ятуын белү бик читен
Фәйзүкнен дә керсез, ваемсыз-гамьсез бала чагы баштарак менә шулай узгандыр Яна әшнәсе Мөхәммәтша һәм агалы-энеле Биказаковлар белән бергәләп гамьсез
генә йөргән чаклары еш булган. Олыларның вак-төяк йомышын үтәүдән бушаган арада, әлбәттә Олы мәчет янәшәсендә. Зур урамда яшәүче Мөхәммәтша белән Фәйзүк мәдрәсәдә укый башлагач дуслашалар
Артист буларак таныла башлаган бер вакытта, егерме ике яшендә солдатка каралырга авылга кайткач та. Фәйзулла башлыча шушы дуслары белән некрут җырлары җырлашып йөри Авылдан егерме биш чакрымдагы Зирекле Куакка каралырга барганда аларга җырчы Гүләй Шәфигулласы да кушыла Соңрак туган якларга кайтканда да гармунчы Мөбәрәкша дусты белән күрешмичә китми торган була
Фәйзулла ага туган елларда авыл халкы дүрт мәхәлләгә бүленә. Мәхәлләләрне Кизләү. Мәләкәс мәдрәсәләрендә белем алган муллалар җитәкли. Иске Төгәлбуганың ике зур мәчете карамагында мәдрәсәләр эшли. Яңавыл очында мәктәп була. (Ул 1934 елда, яна зур мәктәпне төзегәч ябыла Бинасында кече кибет—«лавка* ачыла.) Мәдрәсәләрдә кичләрен кычкырып китап уку. аларны күчереп язу үзенә күрә бер мәртәбәле, изге эш саналган. Иске Төгәлбугада борынгы китапларны күчереп язу белән мавыгучылар булганлыгын олы әдибебез Нәкый ага Исәнбәт тә бер әңгәмә вакытында раслаган иде Утызынчы елларда ул. Татарстан биләмәсеннән көньяктарак калган авылларда булып, кешеләр кулында сакланган кулъязмаларны барлап һәм халык авыз иҗаты үрнәкләрен туплап йөргән «Сезнең Төгәлбугада да булдым. Ул авылның изге җаннары Гаделша. Гобәйдуллалар күчереп язып, тамга салган кулъязмаларны соңыннан архивларда да очратканым булды».— дип әйткән иде ул.
Курай урамы Фәйзүге
Авылның бу урамы башкаларыннан соңрак барлыкка килгән Урам исеменнән үк чамаланганча. элгәре анда эре кура-сабаклы үләннәр котырып үсә торган урын була Зур урам артындагы елга-күлгә янәшәдән генә агып төшүче инеш буе үзәнендә хәзер дә әле әрекмән, елан көпшәсе («елан курае») ише озын куралы үләннәр өер-өер булып утыралар.
Фәйзулла Кәбир улы Туишевнең туган йорты Курай урамы мәчетеннән ерак түгел 1972 елда чордашы Фәтхи ага Биказаков белән ул урынны карап йөргән идек Җиргә сеңеп баручы бер иске өй янына җиткәч ул:
—Кәбир абзыйның төп йортта калган Хөснетдин энесе яңартып төзегән ызба шушы була,—дип төртеп күрсәтте
Хөснетдин Туктаров Беренче Герман сугышында, аның уллары Сәхаб белән Шәмси Бөек Ватан сугышында башларын салып, чит-ят җирдә ятып калган мәрхүмнәр Әйе. артистның авылдагы нәсел-нәсәбе Туктаров фамилиясен йөрткән Дөрес, монда андый фамилияле ике нәсел булган. Зуррак тармаклы икенче нәсел башында Шәкүр байның бертуганы Туктар карт торган Ул нәсел варислары бүген дә авылда һәм авылга якын тирәлектә ишле санала
Фәйзүкләрнең бәрәңге бакчалары авыл аша аккан елга буена төшкән. Курай урамы очына җитәрәк ул елга, капылт кына төньякка таба борыла да. Олы Чирмешәнгә таба ага башлый Яз айларында, Чирмешәнгә кушылыр алдыннан болын буйлап җәелеп, эреле-ваклы күлләр хасил итә. Җәй урталарына үл күлләрдә маймыч балыклар үрчеп чыга Ташу китүгә, авыл уртасындагы буа яңадан буыла Күл суы әкренләп Фәйзүкләр бакча башындагы борылышка кадәр күтәрелә, җәелә. Элек ул күлдә бала-чага балык тота, ир-егетләр ат коендыра, хатын-кыз басмаларга басып кер чайкый, ул керне бәләкләп куя торган иде Илленче еллар ахырларына чаклы совет чоры авыл тормышы да шул рәвешле барды Күл буендагы алачыкта чаң-чон китереп тимер сугалар, иртә-кичен ике яр тарафыннан су чыпырдаган, сырлы бәләк белән кергә йомшак кына суккан авазлар ишетелеп куя Кыр эшеннән кайткан ир-егетләр атларын пошкырта-пошкырта суга кереп китәләр Көндезләрен күл өстендә бала-чага чыр-чу килә Курай урамы тарафындагы текә яр тирәсендә яр буе керәшәләре чыр-чулап баш очында бөтерелә Кызгылт-кара балчыкка тирән итеп уеп тишелгән түм-түгәрәк ояларында ул кошларның чебиләре ишетелер- ишетелмәс кенә чикылдаша. Тәвәккәлрәк малайларның йомры учлары ул ояларга
үрелә башласа, керәшәләр, бер өер булып, андый батырның өстенә ябырыла Баш очында җан өркеткеч чинау-черелдәү авазлары күтәрелә иде
Фәйзулла агалар заманында да ул шулаирак булган Ат та коендырганнар, бала-чага чыр-чу килеп күл өстендә йөзеп уйнарга да яраткан Авыл гадәтенчә. Фәйзүкнен апа-сеңелләре дә. мөгаен, иртән дә. кичен дә кубрәк шул төнбоеклы күл буенда, зур-зур өянкеләр тирәсендә кайнатканнардыр Тирәкләрдә кош сайраган, яр буйларында кыз-хатыннын сабыр гына моңлану, җырлау авазлары ишетелеп торгандыр Тар басмага басып алар юынып та алган, керләрен дә чайкаганнар Утаудан яисә урактан кайткач, чабата белән тула оекны салып, аякны суга тыгып утыру да җанга-тәнгә рәхәт биргән
Дөрес, Фәйзүкләр бак- часы башында су тирән- леге, бәлкем, ат коенды- рырлык ук булмагандыр Анда елга беркадәр саега һәм тарая төшә Шул ук вакытта анда бала-чага рәхәтләнеп коенырлык иң шәп урын да иде Чөнки язгы ташкын борылыш- ның Курай урамы тара- фына күп иттереп аксыл- сары ком китереп өя Ул урынга Зур урам очы малайлары да бик теләп йөриләр иде Ә борылыш- тан чак кына өстәрәк—
Зур урам белән Аркылы
урам башлары кушылган Өч дус (сулдан) Ш Камал. К Нәҗ.ми. Ф Туишен
җирдә—күлгә саф. сал- кын сулы Сыза кизләве килеп кушыла Сыза чокырында элек чишмәләр ишле була, авылның яшь киленчәкләре элек анда чәй суына йөриләр Яшьрәк чакта артистның әнисе Гөлҗамал да. апа-сеңелләре дә якындагырак чишмәләрнең бер- сенә суга бара торган булган Искеавыл очы бала-чагасы, хатын-кызлары ул заманда Сыза буендагы кече урманчыкка җиләк җыярга да йөргән Авыл очында яшәгән Мокыч токымы да алардан калышмагандыр Әйе. Фәйзүкнен бабасының халык телендәге исем-кушаматы Мокыч Алар—Мокычныкылар
Без үскәндә инде Сыза буе урманчыгы беткән, тирән яр төбендә сабыр-салмак кына агып ятучы кизләү суын чыпчык атлап чыгарлык кына иде Халык телендә Шалкан куагы дип йөртелгән урманчыкның булганлыгын раслап, авылның кырый урамнарындагы бәрәңге бакчалары ызаннарында анда-санда озын, төз нарат агачлары гына күренер иде
Кечкенә Фэйзүкне дә. дан-шөһрәт казанган артистны да авылда иң яхшы белүче, ул чор вакыйгаларын яхшы хәтерләүче кеше—Фәтхи ага Биказаков Курай урамы Туктаровларынын элекке күршесе
Иң әүвәл аның үзе белән чүт кенә танышып үтик. Ул Фәйзулла агадан ике-өч яшькә кечерәк Шулай булса да. аның белән бик якыннан аралашкан кешеләрнең берсе Чөнки аның абыйсы булачак гармунчы белән яшьтәш тә. сабакташ та була Фәйзүк некрутлыкка каралырга кайткан көннәрдә дә бу ике яшьти бер- берсеннән аерылмый Яшьтән чая. үткен булган Фәтхи энекәш тә һәрчак аларга иярергә тырыша торган була
Фәтхи ага какча гәүдәле, уртачадан кечерәк буйлы, җитез хәрәкәтле кеше Хәрәкәттә бәрәкәт, дип олылар тикмәгә әйтмәгәндер Берәр вакыйга турында сөйли башласа, кем беләкдер бәхәсләшкәндәй, шулай булды бит. әйе бит дип. үз сүзләрен раслатып торырга ярата Аның яшьтән үткен, чая. һәм. үзе әйтмешли, чаманы белеп кенә усал да булганлыгын дәлилләүче мисаллар җитәрлек. Гражданнар сугышы чорында ана атка атланып, кылыч айкап ярты илне гизеп чыгарга туры
килә. Мәләкәс татар атлы эскадронында кече командир да. агитатор да була Шул сугышта уң кулын гарипләтеп кайта Колхозларга берләшү елларында берничә артельне оештыруда катнаша. Күрше Әбдери авылында колхоз рәисе булып та эшли Кылыч яртылай өзгән уң кул чугы белән мылтыктан ата алмасын белгән хәлдә, 1941 елның көзендә үзе теләп сугышка китә. Илле яшьтә Мәскәү тирәсендәге сугыш мәһшәрен, әсирлек газабын узаманларча көрәшеп кичерә. Без аралашкан 1970 еллар башында да әле ул, сиксәннән өстен яшьтә булуына карамастан, егетләрчә җиңеллек белән колхозның ревизия комиссиясе рәисе вазифасын үтәп йөри иде
Әмма аңа иң зур дан китергән вакыйга 1920 елда Татарстан мохтариятен оештыру көннәренә бәйле Булачак автономия чикләренә Иске Төгәлбуганың һәм ана якын булган дистәләгән татар авылының кертелмәгәнлеге ачыклана Яңарак кына ирекле, тиң, тигез тормыш өчен дип төрле тарафларда сугышып, кан коеп кайткан узаман ир-егетләр мондый хәл белән килешергә теләмиләр Берничә авыл халкы берләшеп, күкрәкләренә беренче Совет орденын тагып кайткан иң батыр ир-атларны Самарага озаталар. «Безнең авылларны да Татарстан биләмәсенә кертүгә ирешегез*.—дип наказ бирәләр Ләкин халык теләге үтәлми Губерна комиссарлары: «Декретка кул куелган, хәзер соң инде».—дип акланалар. Ә җирле волость ревкомы рәисе Вечкомов «ходатайларны кулга алырга» дигән боерык бирә Авылларда гауга чыга. Иске Төгәлбуга бунт үзәгенә әверелә. Атка атланып, кулына чалгы алган Фәтхи Биказак аның әйдәүчесе булып таныла «Совет өчен сугышып йөргән батырларны кулга алырга әмер бирүчене тоткарларга».—дигән халык таләбен үтәп, җирле комиссарны авыл келәтенә китереп ябып куя. Халык белән аңлашырга дип Самарадан мөселман комиссары килгәнче, теге рәис шунда ике-өч тәүлек утыра Менә шундый тәвәккәл, чая. тапкыр кеше була яшь Фәтхи Биказаков. Әйткән сүзендә торучан, туры сүзле булганы өчен дә авыл халкы аны үз итә иде
—Фәйзүк абыйлар белән безнең ызбалар янәшә иде бит. беләсең инде.—дип сүз башлады ул беренче очрашу вакытында—Минем абый белән яшьтәш алар Ярты көнне аларда уйнасалар, тагын ярты көнне бездә үткәрерләр иде
Курай урамы—кырый урам Анда авылга яңарак килеп төпләнүчеләр дә ишле булган Фәтхи ага әйтүенчә, Мокыч баба нәселе дә. Биказаковлар гаиләсе дә кайсыдыр күрше авылдан элегрәк елларда Иске Төгәлбугага күчеп килүчеләр була. Бер оя бала үстергән Биказаковлар да. «бер ызбага сыешмаган Мокыч баба токымы* да ярлылар чутында йөргән.
—Фәйзүк үскәндә алар да бик ишле булды,—ди дә Фәтхи ага. бармакларын бөгә башлый—Мокыч баба карчыгы белән—рас. Кәбир абзый, хатыны, ике кызлары. Фәйзүк—ике булдымы, яңарак өйләнгән Хөснетдиннәре—өчме. Мокыч бабаның кияүгә китәргә өлгермәгән кече кызы—дүрт булдымы Әһә. вәт. дүрт сандык кына бар бер ызбада. Ә тавыш-тын чыгармаганннар, сыешканнар бит Никме? Йорт башының талканы коры булган, ни дисә—шуны эшләгәннәр.—дип сөйли әңгәмәдәшем.—Аннары бит ул заманда төп йорттан тиз генә аерылып чыгу да катлаулы иде Авыл җыены урын бирсә генә ага-брат бүленеп чыга алды Ә җыенда утыручы авыл картлары кайсы йортта ир заты күп, шуна өстенлек бирә Имана кишәрлеге ишлерәк булган кешеләрне иң элек йорт-җирле итәргә тырышалар Чөнки алардан авылга файда күбрәк тия.
Җан башларын санарга керешәбез. Фәтхи ага исәпләвенчә, Мокыч баба йортында унтугызынчы йөзнең туксанынчы елларында унике җан иясе була. Шулардан, Фәйзүкне дә санап, имана җиренә ия булырдай дүрт «душ»—дүрт ир заты чыга. Бик аз. әлбәттә.
—Староста Кумык бабаның, пример. унбиш җанның яртысыннан күбрәге ир затыннан иде Туктар бай ызбасындагы нисбәт тагын да югарырак Алар баемый кем баесын1 Кырны тутырып иген игәләр, башак ашатып мал симертәләр Кыш булды исә ярминкәдән ярминкәгә йөриләр. Мәләкәскә илтеп ашлык, Юхмачы базарында көр мал-туарларын сатып акча туплыйлар. Янчыклары тулгач, ярлы- ябаганын эшкәртерлек рәте булмаган җирләренә кул суза башлыйлар Вәт бит ул ничек...
Иске өйне караганда Фәйзулла абыйларнын авылдагы тормышын күзалларга тырышам. Урам якка өч. ишегалдына ике тәрәзә уелган кечерәк бура өй. иркен генә такта чолан Юкарак бүрәнәләрдән сипләнгән сыер абзары ат араны белән тоташкан Яз-көз һәм кыш көннәрендә хатын-кызга суыкка, кар-янгырга чыгып йөрисе түгел Ишегалды почмагында җәйге чорда һәм көзге-язгы аяз көннәрдә мал ашата торган урын Ул озын, юка колгалар белән киртәләп куелган Ул киртә янәшәсендә бәрәңге бакчасына, су буена илтә торган жил капка
Фәтхи ага һәм башка картлар сөйләвенчә, авыл җыены Кәбир Туктаров гаиләсенә төп йорттан аерылып чыгарга урын билгеләгән була Курай урамы очындагы бушлыкта. Ләкин. 1891 елгы зур ачлык башлану сәбәпле. Фәйзүкләр яна бура корып, үзгәлеккә чыгарга өлгермичә калалар. Ә ике-өч елга сузылган ул хәтәр ачлык байтак кына кешеләрнең тормышын, яшәешен төптән үзгәртеп ташлый Ачтан, хәерчелектән үлүчеләр дә күп була
«Чукынган, чучка көтә...»
Әйе. мәшһүр артист биографиясендә андый хәлләр дә бар. дип искә ала авылдашлары һәм. мөгаен, артист өчен ин авыр кичерешле, һич тә искә аласы килмәгән, хәтер төпкелендә генә яшеренеп ятучы бер үкенечле хатирә булгандыр ул
Алда әйтелгәнчә, ата-бабадан килгән тәртип буенча. Мокыч бабаның төп йортының варисы кече улы Хөснетдин булган. Хөснетдиннән соң ул өй анын кече улы Шәмсетдингә кала Сугыштан соңгы елларда ул өйдә балигъ булмаган улы белән Шәмсинең хатыны яши Егерменче-утызынчы елларда Фәйзулла ага авылга җиңгәсе йортына кайта торган була Унбиш чакрымдагы тимер юл станциясеннән ул һәрчак затлы тарантаста кайта икән дә. зур юлдан Курай очына борылуга
—Бәнат тәчи, чәең куй!—дип көр аваз сала икән Шул авазы аның тиз арада авылның аргы очына да ишетелеп, бар халыкка сөенеч өсти торган булган, имеш Рәсми биографиясендә теркәлгәнчә.
Фәйзулла Туишев 1884 елның декабрендә дөньяга килгән Ләкин кайбер авылдашлары аны бер елга алданрак туган дип исәплиләр Чордашлары Мөхәммәтша белән Фәтхи агаларда шул фикерне раслый. Узган гасыр башында писарьларча пөхтә киенеп, солдатка каралырга кайтканда да ул 1883 елда туган некрутлар белән бергә йөрде, бергә комиссия үтте, дип саныйлар
Димәк, ачлык еллары башланганда Фәйзүккә җиде-сигез яшьләр була Берәүләр раславынча, бу вакытта инде анын Хафиз белән Җаббар исемле энеләре дә туа Дәкин ул балаларның язмышы тиздән туачак яна гасырның икенче яртысында яшәгән авылдашларына мәгълүм түгел.
Җирсезлектән интеккән, җир-сулары күрше мукшы, чуашлар тарафыннан даими рәвештә дауланып. кысрыклана барган Иске Төгәлбуга халкының ул ачлык елларын ничек үткәреп җибәрүен күзаллау да кыен Әйе. көтүлек җирләре юк дәрәҗәсендә, сөрү җирләре кысан Берәрсендә ир бала туган саен авыл халкына бирелгән ул кысан
җирне дә өстәмә имана-өлешләргә тагын бүләргә кирәк була ич Бик зур авыл халкы һаман ишлеләнә. арта тора, ә имана җирләре өлешләре елдан-ел кими
Рәссам П Ноаичковның артистның 70 яшмск юбигеена басыисгансан сурәте
кечерәя бара Бу хәл исә еш кына авылдашлар арасында ызгыш-талашларга китерә Күрше-күләннең яңа туган балага көнләшеп карау очраклары да еш була Әйе. күлмәксез-ыштансыз ир баланың күршедә тупырдап уйнап йөрүен берәрсе күрсә, сөенәсе урында көенеп:
—Бу ыштансызы да имана дәгъвалап йөгерә, әнә.—дип сукраныр заманнар булган Авылда ир бала туу ул заманда һәркемне: «Минем җир кишәрлегем кими».—дигән хафага салган
Шул ук вакытта һәр туган ир бала ата-анасына зур сөенеч-юаныч китерә, киләчәккә өмет өсти, әлбәттә Бер-бер артлы ике ул тугач. Кәбир белән Гөлжамалнын да сөенеч-куанычларының чиге булмагандыр Янәсе, артык кашык кына тумый, өстәмә сөрү-чәчү җирен дәгъвалаучы да туа бит! Әмма ләкин аларның бу өмет-шатлыкларын күк иясе генә ни сәбәпледер күрмәгән, изге догаларын кабул итмәгән икән шул. Авыл, ил өстенә зур афәт җибәргән
Хак. нәкъ шул заманда, шул елларда Иделнең урта төбәге авылларында котычкыч ачлык башланып китә Иске Төгәлбуга кебек кысынкылыкта утырган зур авылларда аның афәте бигрәк тә сизелерлек була Хәллерәк авылдашларына булышкалап көн күргән, тормыш-яшәешен көч-хәл белән очын-очка ялгап килгән ярлырак катлам ул афәттән тәмам гаҗиз калган чак була Ике-өч елга сузылган корылык, шунын нәтиҗәсе булган ачлык чорында бөтенләй җирсез калучылар да аз булмый Андыйлар. үз өлеш-иманаларын сатып ашап бетергәннән сон. чит-ят җирләргә китеп, шунда сыену эзли башлый. Кайсыбер сабырсызраклары. мохтаҗлыкка чыдый алмыйча, иманасын гына түгел, иманын сату хәленә җитешә Чукынып, күрше авылларда сыену эзли башлый. Иске Төгәлбуга тарихында да андый мисаллар бар Ата-анасы вафат булгач, күрше чуаш авылына китеп, анда яшәп калган унҗиде яшьлек Әхсән язмышы—шундый фаҗигаларнын бер үрнәге Хуҗасы кызына өйләнеп, үз диненнән ваз кичүчеләргә өстәп бирелә торган җир өлеше алып. Карга Куак авылында ул Аксеновлар нәселен нигезләде, дип сөйли авыл картлары
Кәбир абзый гаиләсе дә ул ачлык елларын бик авыр кичерә. Гаилә ишле, җир аз Шул аз җирне эшкәртү, чәчүдә катлаулыга әверелә. Чәчүлек җитми, арандагы ике ат та аягында чак басып тора, өшәнгәннәр. Карчыгы үлгәннән соң кече кызы белән генә калган Мокыч баба бер көнне, бәхет эзләп, чуаш авылына күчеп яшәргә ният кыла Күрше Иске Салаван авылына барып, көтүчелеккә яллана Бераздан Кәбир абзый да үз гаиләсе белән аларга барып кушыла Берсе анда сыер-сарык көтүен йөртсә, икенчесе өлешенә чучка көтүе кала Кәбир абзый чучка көтмәсә дә. авылга кайткан араларда Фәйзүкне «чучка көтә* дип үртәр өчен сәбәп табыла. Шул рәвешле. Фәйзүккә тугыз-ун яшьләреннән рәхимсез мыскыллау сүзләрен ишетеп үсү дә насыйп була Дөресе, ярлы, мохтаҗ йортта туган һәр авыл малаеның өлешенә нинди авырлык төшә торган булса. Фәйзүк тә андый кыенлыкларны үз башыннан кичерә. Юклык, мохтаҗлыклар белән янәшә үртәлү, кимсенү кичерешләре дә яши. алар котылгысыз. Шул ук вакытта бала чакка гына хас булган барлык сөенеч вә юанычлар да Фәйзүкне читләтеп үтмәгән Бердән, ул—ата-анасының өлкән, сөекле улы Ике кыз туганы булу өстенә, тиздән бер-бер артлы ике энесенең тууы да аңа сөенеч, шатлык кына өстәгәндер. Ышанычлы дусларын булу да зур бәхет
Әмма Иске Салаванда булганда аңа үкенү, кимсенү хисләрен ешрак кичерергә туры килгән Баштарак ул үз авылына, дуслары янына еш кайткан. Әмма кайткан саен күңеле сүрелә барган Чөнки Иске Төгәлбуга бала-чагасы, аны күрүгә: «Чәч үстереп килгән монда Фәйзүк атлы чукынган».—дип такмаклап үчекли торган була Иске Салаван халкы да аларны үз итәргә, үз арасына кертергә ашыкмый, «килмешәк татарлар*—дип чагарга гына тора Үз яшенә күрә эрерәк буй-сынлы булган, яшьләр уенына керәсе килгән Фәйзүкне дә. кыз туганнарын да чуаш егет- кызларының өнәп бетермәве үзен еш сиздергән
Шулай, төрле яктан каргала-тиргәлә, алар бу авылда икеме-өчме җәй яшиләр Кимсетү, кыерсытулардан тәмам гажиз булган Кәбир абзый гаиләсе. Мокыч бабаны җир куенына кую белән үк. бу авылдан китәргә була. Иске Салаванда атасы өлешенә тигән җирне, кирәкмәсрәк йорт-кура әйберләрен калдырып, ялгыз ат җигүле арбага төялеп, Мәләкәс каласына карап юлга чыгалар Кәбир абзый инде
анда барып, канларга борын тәртәсен алдан ук чамалаган була. Чөнки көтүдән арынып торган араларда ул тик ятмаган, озын кыш айларында якындагы базар тирәсендә олаучы хезмәтен үтәп, байтак кына кеше белән танышкан, аралашкан була
Бәхет кошын эләктерү
Кайчандыр Иске Салаваннан аерылып чыккан, урман эченәрәк кереп. Чирмешән янәшәсенә үк сыенган Зур Салаван элек шау-шулы базары белән данлы иде Кыш айларында Кәбир абзый әнә шул базар кешеләренә үз аты белән хезмәт итеп йөрүчеләрнең берсе булып китә Базарда кибет тотучы алып-сатар сәүдәгәрләр өчен кирәгрәк була олаучылар. Кәбир абзый да күбрәк вакытта шундый кешеләр белән эш йөртә
Халык телендә ул сату-алу җирен «урыс атнасы базары* яки «Салаван базары* дип кенә йөрткәннәр. Ул дәвердә бәлки берәр жирдә саф мөселман базары-жомга көн эшләүче базар да булгандыр. «Урыс атнасы базары* тан беленү белән башлана да. төштән соңгарак таралып бетә Аңа якын-тирә авыл халкы гына түгел, егерме биш-утыз чакрымнардагы Әбдери. Лабит. Төплистан. Пәрау кешеләре дә. гаилә- гаилә булып, ат-арбаларга төялеп киләләр иде Чөнки монда ашлык белән эре мал-туардан кала барлык кирәк-яракны да сатарга һәм сатып алырга була. Хатын- кыз биредә кемнәрдер бәйләгән әйберләрне, кемнәндер артып калган кием-салымны да. кулдан эшләнгән йөзек, беләзек ише бизәнү әйберен дә таба алган Хак инде, авылча тормыш-көнкүреш өчен ни-нәрсә кирәксә, барысын да диярлек алып та. сатып та булган Иләк, чиләк, гөбе, юкәдән үрелгән, агачтан юнып, чокып ясалган, кызыл яки сары балчыктан әмәлләп киптерелгән төрле-төрле савыт-саба—барысы белән дә сату итәләр монда Бер почмактарак. әнә. үзе ясаган кашык, кәнди, коштабакларын шакылдаткалап. агач әйберләр остасы утыра Аның күршесендә тимер кыршаулы күәс-камыр тәпәннәрен, төрле зурлыктагы гөбе, кисмәк ишеләрне ясаучы кисмәкче басып тора. Аның «арзанга сатам» дигән сүзләрен тагын да көррәк аваз белән кабатлаучы җәптәше дә якында гына Монысының алдында ялтыравык ак калай белән бизәлгән эреле-ваклы сандыклар өеме тора Бала учы чамасындагы кечкенәдән алып, беләк буедай зур чабаталар бәйләмен ике иңенә аскан сакаллы һәм сакалсыз, картузлы вә түбәтәйле юкә «каешы* осталары да халык арасында туктаусыз йөренә Ара-тирә алар да «Хан кызлары киярдәй матур чабаталар патша уллары киярдәйләр *—дип. үз хезмәт үрнәкләрен мактыйлар Әйе. монда күпләр үз һөнәр җимешен күккә чөеп мактый-мактый сата Хуҗалык кирәк-ярагын канәгатьләндерердәй әйберне эзләп тапкан кеше ала Ата-бабаларыбыз әйтмешли, монда инде кемнәрдер аллый, кемнәрдер алдана Мыжлап торган халык арасында чын жуликлар да буталып йөри, билгеле Аларның төп кәсебе—икәү-өчәү берләшеп, затлырак әйбер чәлдерү Яисә берәр ачык авызын төпсез кесәле итеп калдыру
Карурман эченә кереп, мул сулы һәм балыкка бай Олы Чирмешән ягасына ук килеп утырган Зур Салаван халкы да урман һәм елга нигъмәтләре белән сату итәргә тәмам остарып беткән Базарның бер кырыенда фәкать алар гына сәүдә итә торган ике-өч озын киштә-ләүкәләр бар Авылның уңганнары буйдан-буйга сузылган ул ләүкәләрне һәр якшәмбедә яңа тотылган балык, яңа өзелгән җиләк, бөрлегән, карлыган, шомырт кебек ризыклар белән тутырып куярлар иде Киштәләргә аркылы сузып салынган аршын буе җәен, беләк буе симез чуртан һәм башка төр балыклар, бармак төртүеңә сискәндереп сикергәләп. әлерәк тотылганлыкларын сиздерәләр Шул ук ләүкәләр янәшәсендә суйган тавык, өем- өем йомырка, йомарлам ман. кызыл эремчек, сөт-катык ише көндәлек кирәк-яракны сатып торучы төрле милләт хатын-кызлары да кайнаша Алар арасында башына алсу-көрән яулык бәйләгән, чуар альяпкыч япкан, чулпы таккан Иске Төгәлбуга. Иске вә Урта Исәнтимер. Иске Җүрәй кебек якынрак авыл киленнәрен дә очратып булган
Әйе. заманында бик данлыклы була Зур Салаван авылы базары Аңа Самара ягы авылларыннан да. хәзер Татарстанның көньяк чик буенда урнашканнарыннан
да, Мәләкәс, Ставрополь (хәзер Тольятти) кебек шәһәрчекләрдән килеп сәүдә итүчеләр дә күп булган.
Авыл картлары сөйләвенчә. Салаванда Мәләкәстән килеп сату итүче кешеләр дә була Алар, башлыча, базарны каймалап алган ларекларда эш йөрткәннәр Кәбир абзый кебек олаучылар нәкъ шундыйларга хезмәт иткән Киләсе базарда сатыласы товарны алар атна арасында ук ташып куя торган булган Тумышы белән безнең тирәдәге авылларның берсеннән чыккан Алексей Федоров дигән кеше белән Фәйзүкнең атасы аеруча якынлашып китәләр Ә ул Федоровның Мәләкәстә зур кунак йорты да бар икән Атлы-арбалы бер-ике дистә кунакны кабул итәрдәй «Постоялый двор» тоткан ул Шул кеше Кәбир абзый гаиләсен үзенә сыендыра, эш бирә Яңа урында аларның төп бурычы ишегалдын тәртиптә тоту, мич-учакны утыннан өзмәү, кирәк-ярак товарны үз вакытында җиренә җиткереп кую, алып кайту була
Монда күчкән вакытта Фәйзүккә унике-унөч яшь тирәләре булган Балалыктан чыгып, яшүсмерләр дөньясына аяк басу еллары һәр шәхес язмышында үзенчәлекле бер дәвер: дөньяга, тирә-як мохиткә. чынбарлыкка караш көннән—көн үзгәрә, үсә барган бик тә кызыклы бер чор. һәм нәкъ шундый үсеш, яңарыш дәверендә барлык өмет-хыялларын белән бөтенләй бер үзгә мохиткә—шәһәр мохитенә килеп кер әле син!
Мәләкәс каласы ул вакытта Самара губернасының өяз үзәге санала Ана хәзерге Татарстанның көньяк биләмәләре дә керә Унтугызынчы йөз ахырында Мәләкәс кырык көнлек ашлык ярминкәсе һәм өч зур тегермәне белән данлы санала Агачтан һәм талчыбыктан өй җиһазы җитештерүче остаханәлэр дә эшли Машина куәте белән хәрәкәткә китерелүче өч тегермәннең берсе татар бае Әбдүш варисларыныкы була Мулла кушкан исем Габдулладан Абдюшев фамилиясен тудырган бу нәсел шәһәрдә 1917 елгы үзгәрешләр башланганчы үз дәрәҗәсен саклый Каланың татарлар яшәгән өлешендә мәчет, мәдрәсә эшли Совет хакимияте вакытында мәдрәсә җирлегендә педтехникум ачыла (Мәләкәс татар педучилищесы Хрущев фәрманы чыккач ябылды ) Бу мәдрәсәдә узган гасыр башында күренекле тел галимебез Латыйф Җәләй дә белем алган Шуннан соң ул берничә ел Иске Төгәлбуга янәшәсендәге Иске Җүрәйдә балалар укыта 1919 еллар тирәсендә кабат Мәләкәскә кайтып, әлеге укытучылар әзерләүче уку йортын нигезләүдә катнаша. Бу калада ул елларда татарча газета да берничә ел чыгып ала
Атналарга сузылган ярминкә көннәрендә «Постоялый двор»ларда ишек-капкалар һич тә ябылып тормый, билгеле Кемнәрдер килә, урнаша Кемдер, гаиләсен арбасына төяп, саубуллашып китеп бара Үз яшенә караганда буйчанрак, калкурак күренгән Фәйзүк тә эшсез тормый Ишегалдына чыгып атасына да булыша, кирәккәндә кунакларның йомышын үтәргә дә өлгерә. Йөгереп йөргән күндәм авыл малае, таш каланың ак күмәченә авыз тидереп тамак туйдыргач та дәртләнеп, кушкан йомышларны карусыз үти Самовар да куя, кунак бүлмәләренә аш-суын да, башка кирәк-яракны да ташып кына тора Җитез, зирәк һәм күндәм бу кәләпүшле малайны, мөгаен, бик күпләр үз иткән, яраткандыр Килеп урнашкан беренче кышында ук инде ул тирә-күршедәге малайлар белән дә, кунаклар белән дә дуслашып өлгерә, аралаша башлый
Ә ул кунаклар арасында ярминкәне бизәп, җанландырып җибәрү өчен Россиянең төрле тарафыннан җыелган һәвәскәр сәхнә әһелләре һәм цирк артистлары да була Халык күп җыелган җирдә кәмит күрсәтүчеләрсез буламы сон1 Алар дөньяны ямьләндереп, күңелләргә рухи азык бирүчеләр ич Ачлык афәтеннән арынып, тук тормышка йөз тоткан бервакытта аларның кирәклеге бермә-бер арта һәркемнең күңеле кәмит катыш жырлы-биюле уеннарга, карусельләргә тартыла
Фәйзүк тә бөтен күңеле белән шул карусель уенын оештыручыларга, кәмитчеләргә якынрак торырга тырыша Алар да йомышчы малайны үз итеп өлгерәләр Чаршау корулы балаганнарына чакырып алгалыйлар, ара-тирә күмәк уенга да катнаштырып жибәргәлиләр Монда цирк белән эстрада уеннары бергә, алмаш-тилмәшләп башкарыла торган була Шунда ук җыр, бию, мәзәк сөйләү, акробатик күренешләр бер-бер артлы алышынып тора Өздереп гармунда уйнаучылар да шул ук балаган артистлары рәтендә йөри
Фәйзүк баштарак, гади тамашачыга күренмичә, берничә яшүсмер белән бергә эчтән карусель чыгырын әйләндерү хезмәтен башкара Өстә, мәйданчыкта бәйрәмчә киенгән бала-чага чыр-чу килә, жил куып әйләнә, уйный Фәйзүкләр. көч түгеп, аларга андый рәхәтне тудыралар Узган жәйдә генә көтү көтеп көн үткәргән авыл баласының, шулай итеп, күк капусы көннән-көн ачыла бара Тиздән ана ачык сәхнәдә күренеп китәрдәй жинелчәрәк рольләрне дә тапшыра башлыйлар Шул рәвешле бер-ике сезон үтеп тә китә Хәзер инде ФӘЙЗУК кунакханәләрнең тар бүлмәләрендә атналап, айлап яшәүче, төрле һөнәргә ия булган балаган артистларының самоварчысы гына түгел, арага кереп китәрдәй һөнәрдәшләренә әйләнә бара Ярминкә көннәрендәге бәйрәмчә уен карарга килүчеләр аны гадирәк акробатик номер башкаручы сыйфатында да, ярыйсы ук оста итеп, такмаклап русча һәм татарча биюче буларак та күрергә күнегәләр Аның биографиясе белән таныш кешеләр: «Фәйзүкнең беренче артистлык адымы—баш очына самоварлы поднос куеп, русча бию була».—дип язалар
Билгеле, артист халкы Постоялый двор булмәләренә хәл жыярга кайткач та тик кенә ятмый Берише биюнең яна алымнарын үзләштерә, икенчеләре жырлый. мәзәк сөйли, уен коралларында уйнаучылар яна көй өйрәнә яки элекке көен камилләштерергә тырыша Шул исәптән гармунчылар да үз уеннарын камилләштерү белән мәшгуль. Биючегә дә, жырчыга да. фокус күрсәтүчегә дә гармунчының булышып, уен тембрын үзгәртә-үзгәртә уйнап торуы кирәк ләбаса Ял вакытларында алар да. бер-берсе белән тәңгәл килеп, бербөтен образ тудыру өстендә эшлиләр Шул сәбәпле ярминкә көннәрендә постоялый дворда һәрчак гармун чынлавы яки моңлы бер көй уйналуы тынып тормый диярлек Хәер, гармунны фәкать эч пошудан шыңгырдатып утыру очраклары да булгалый
Гармунчыларның уйнауларына кызыгып карап торган әлеге кәләпүшле малайга да ара-тирә шул гармун сәдәфләренә баскалап алырга рөхсәт иткәләүчеләр була, әлбәттә Тора-бара бик теләп үз һөнәрләренә өйрәтергә теләүчеләре дә табыла Бу тормышта бит башкаларга карата хәерхаһ. ярдәмгә килергә әзер торучылар да еш очрый. Шулай булмаса. кешелек дөньясы яши дә алмас иде
Фәйзүк зирәк шәкерт булып чыга Көй-моннарны да. аларны күңелгә ятышлы итеп уйнау рәвешләрен дә тиз отып ала Озакламыйча инде ул өйрәтүчеләренә ияреп, иш-жәптәш булып уйнардай дәрәжәгә житешә Өстәвенә әле аның жирле халык күңелен жилкендереп татарча һәм чуашча көйли алу сәләте дә ачыла —Ну. Фәйзүк, сиңа балаганнан һич аерыласы түгел,—дип. аны балаган хуҗалары башка шәһәрләргә үзләре белән гастрольләргә димли башлыйлар
Оста гармунчы даны әнә шулай бөреләнергә керешә Иске Төгәлбуга авылынын ярлы Мокыч баба ызбасында туып-үскән яшүсмер Фәйзүкне. шулай итеп, Мәләкәс Постоялый дворында үзләштерә башлаган һөнәр-кәсебе олы дөньяга алып кереп китә. Очраклы бер хәл Кәбир абзыйның мохтаҗлыктан качып, шул заман кунакханәсенә эшкә килеп урнашуы—улының киләчәк бәхетле язмышының тәүге терәге, этәргече була. Шул очраклы вакыйга Фәйзүкне тиздән олы сәнгать дөньясына алып чыга Икенче бер очраклылык—Россия күләмендә танылган виртоуз гармунчы Уткинның нәкъ шул елларда Мәләкәскә килеп чыгуыдыр. Соңыннан Фәйзулла ага Туишев гомере буена шул остага рәхмәтле булуын белдерәчәк Әйе, юклык, ачлык нәтиҗәсендә тук тормыш эзләп Мәләкәс каласына килеп эләккән татар гаиләсе гомердә көтелмәгән бәхетле язмышка дучар була
Хак инде, армый-талмый эшләргә, хезмәт итәргә гадәтләнгән авыл баласы, ташны ярып чыккан язгы үлән кебек, әнә шулай һаман да яктыга һәм яхшыга омтыла бара
Фәйзулла аганы язмыш туган авылыннан кумыйча, шул Иске Төгәлбугасында калдырган булса, ул кем булыр иде икән? Әтисе Кәбир абзый кебек бер олы җанлы гаилә башлыгы, имана җирен үз вакытында чәчеп-урып. төпле генә тормыш алып баручымы-1 Тырышлыгы, зирәклеге һәм яшьлегендә күргән-татыган мохтаҗлыклар аны авылдашлары арасында тырыш хуҗа буларак танытмый калмас иде. әлбәттә
Атасының зирәк акылын, гайрәт-куәтен. эзләнүчәнлеген исәпкә алганда. Фәйзүк тә. һичшиксез, үз мохнтендә танылганрак авыл кешесе—мәчет куштаны, җыен
активисты ише. үз фикере белән абруй казанганрак кеше булыр иде. мөгаен
Дөрес, заманасына, чорына күрә Кәбир абзый да коеп куйган мәчет карты да. фәрештә дә түгел-түгелен. Аның да холкының кырысрак чаклары еш булгалап торгандыр Үз даирәсе таләп иткәнчә, динен дә тоткандыр Балаларының бозык юлга басуыннан куркудан, аларга карата кайчак кырысрак та кылангандыр. Фәйзуген дә баштарак төрле ят уеннардан һәм ят уен коралында уйнаудан тыярга тырышкандыр Ф Хөсни «Гармунчы» документаль повестенда аны шулайрак итеп күрсәтә Фәйзүкнең үз хезмәтенә алган беренче гармунын да атасы таптап изә. диелә ул әсәрдә Ләкин авылдашлары башкачарак фикердә Унбиш яшьләрдәге Фәйзүкнең гармунга чын-чынлап мөкиббән булуын аңлаганнан соң. улының ул уен коралында уйный алуына ышангач. Кәбир абзый беренче гармунны аңа үзе сатып ала, дип сөйли безнең авыл кешеләре.
Әйе. Фатих Хөснинең повестенда атаны артык диндар, томана итеп күрсәтергә тырышуын замана чире дип карарга кирәктер. Әсәр бит утызынчы елларда, динне каһәрләгән чорда ижат ителгән Әсәрдәге Кәбир абзый образы чынбарлыкка туры килми. Чөнки андый диндар кеше гаиләсен ачлыктан йолып калу өчен булса да башка диндәге күрше авыл халкына барып баш ияргә курыккан булыр иде Кәбир абзый исә шуның киресен эшли. Атасы. Мокыч карт сүзенә буйсынып, чуаш авылына барып көтүчелеккә яллана Шул рәвешле ишле гаиләсе белән авыр ачлык елларын уздырып жибәрә ала Иске Салаванда да. Мәләкәс каласында да ул гади батрак кына түгел, үз кул көче белән көн күрергә омтылучы хужа буларак күзаллана Көтү көтүдән бушаган айларда ул үз аты белән олаучы хезмәтен дә башкара Мәләкәстә дә тик кенә. Постоялый двордан килгән ризыкны ашап кына ятмый Базар-ярминкәләр булмыйчарак торган мәлләрдә Әбдүш тегермәненә йөк ташый Шул рәвешле, ике-өч йөкне тарта-тарта ул, озакламыйча үзе дә бер кешенең Постоялый дворын сатып ала. үз эшен башлап жибәрә Мөселманнар өчен үз кунакханәсен ача.
Сәяхәтләр, юллар...
Кәбир абзый үз кунак өенә хужа булу көннәренә ирешкәндә аның зур улы. беренче ярдәмчесе Мәләкәстән еракта була инде Фәйзүк баштарак, уналты-унжиде яшьләрендә, биюче һәм төрле мәзәк кыланышлар башкаручы сыйфатында Казаннан килгән төркем белән үзләрендәге уеннарда катнаша Балаган житәкчесе Анна Казаграндега анын чыгышлары ошый һәм ярминкә ябылгач та ул хатын аны үзләре белән алып китә Казанда бастырылган яңа. матур афишаларда аның исеме дә «виртуоз артист Фәйзүк Туишев» буларак беренче мәртәбә теркәлә Шушы көннән соң «Туишев* аның псевдонимы булып китә, соңрак фамилиягә әверелә.
Алар төркеме Казанда бер кыш дәвамында эшли. Фәйзүк сәхнәгә күбрәк вакытта рус яшьләре кыяфәтендә чыгып бии. гармунда рус көйләрен уйный. Баш очына самовар беркетеп биюдә аеруча осталык күрсәтә Шул сәбәпле бервакыт аны татар яшьләре урамда тукмап та китәләр Яз башында бу төркем кабат Мәләкәс каласына юл тота. Шул ук вакытта монда Сембер каласыннан килгән цирк артистлары төркеме дә эшли Ярминкә сезоны беткәч Фәйзүк икенче гастрольгә шушы цирк төркеме белән чыгып китә Алар биеп-жырлап. цирк тамашалары күрсәтеп, Идел буе шәһәрләрен гизеп чыгалар
Шушы гастроль вакытында булса кирәк. Сембердә торып эшләгән бер вакытта, алар төркеме арендалаган цирк бинасы һәм күпчелек жиһазлары янып көл була Күпмедер вакыт тулы хезмәт хакы алмыйча эшләгән артистлар акчасыз калалар Төркем житәкчеләре шәһәрдән чыгып кача Иң авыр хәлдә калучылар арасында яшь артист Фәйзулла Туишев та була Ачы язмышка дучар ителгән артистны фәкать кулында калган гармуны гына коткара. Шушы вакыйгадан соң инде ул кечерәк кенә үз төркемен оештыра, ил күләмендә дан. шөһрәт биеклегенә илтүче туры сукмагына юл яра
Егерме ике яшендә. Сембердә цирк труппасы белән булган вакыйганың көзендә, Фәйзулла Туишев хәрби хезмәткә каралыр өчен дип туган авылына кайта Иске Төгәлбугадан чыгып китүенә сигез-тугыз еллап вакыт үткән була. Ул заманда
кабул ителгән тәртип таләп иткәнчә, хәрби комиссиядә каралырга тиешле һәркем туган җиренә кайткан Чордашлары хәтерләвенчә. Фәйзүк авылга 1906 елнын көзендә кайта «Авыл писарьлары кебек киенгән иде*.—дип сөйлиләр Өстендә затлы көзге пальто, аягында ялтырап торган күн итекләр була. Инендә зур гармун иде, дип истә калдырганнар Ул вакытта безнен төбәк авыллары некрутларын Иске Төгәлбугадан егерме биш чакрым көньяктарак урнашкан Зирекле Куак авылында комиссия аша үткәрә торган булалар (Бу татар авылы рәсми документларда Елховый Куст аталып йөргәнлектән, артистның биографияләрендә дә шулай теркәлгән ) Өяз каласы Самарадан килгән рус офицерлары Фәйзулла Туишевны үзләре белән алып китә һәм күпмедер вакыт үткәч кенә «хәрби хезмәткә яраксыз» дип иреккә җибәрәләр Ә Мөхәммәтша. Шәфигуллалар, солдат шинеле киеп, хезмәт итәргә калалар Алар Фәйзүк кордашлары белән кабат фәкать ике зур сугыш һәм 1921 елгы ачлык вакыйгаларын кичергәч кенә кавыша алалар Бу еллар аралыгында Фәйзулла Туишев үзе туплаган артистлар төркеме белән Россиянен барлык төбәкләрендә гасрольләрдә иөри Халык мәхәббәтен яулый Театр артисты Локман Аитов «Артист язмалары* китабында Фәйзулла Туишев белән Түбән Новгород шәһәрендә очрашуын түбәндәгечәрәк тасвир итә 1909 елнын жәе. ярминкә көннәре «Шул көннәрдә Фәйзулла Туишев концертлары да барды Аның белән дә таныштым Безнен халыктан да шундый гармунчы чыгар икән дип, тәмам хәйран калдым Чөнки мин бу көнгә кадәр Пермьдә гастрольгә килгән рус уенчыларыннан мәшһүр Петр Невскийны гына күргәнем бар иде Фәйзулла Туишевның рус көйләреннән башка татар халык көйләрен дә кечкенә гармуннарда зур осталык белән уйнавы, шуның өстенә тагы үзе уйнап, үзе биеп җибәрүләре соклангыч булды*.—дип язды
Казан милли музеенда Фәйзулла Туишев архивының бер өлеше һәм гармуннары саклана Анда төрле елларга караган афишалар, концерт программалары да бар Менә 1914 елның 17 апреленә караган бер программа Ул рус һәм татар телләрендә аерым-аерым басылган Анда Казан сәүдәгәрләре бинасынын залында Фәйзулла Туишев катнашында концерт һәм спектакль буласы бәян ителә Кичәнең администраторы Ш Әбдиев диелгән Бер пәрдәлек спектакльдә катнашучы Вәлишин. Исмәгыйлов. Йбраһимов. Саттаровлар янәшәсендә дә Әбдиев фамилиясе күрсәтелгән Озакламыйча башланган Беренче Бөтендөнья сугышы көннәрендә Ф Туишевнын Оренбургта. Мәскәүдә. Петербургта гастрольләрдә булуы мәгълүм Бу көннәрдә «Ил» газетасында ана багышлап мәкалә басылуы хакында да хәбәрләр бар Гражданннар сугышы тәмамланганнан сон артист Казанга кайтып төпләнә Татарстанның халык артисты Хәким ага Сәлимҗанов гармунчының Совет Татарстанында оештырылган беренче концертын яхшы хәтерли Бу концерт Фәйзулла Туишевның Себер белән Ерак Көнчыгыш гастрольләреннән соң Татарстанга 1923 елда бөтенләйгә кайтуыннан сон уздырыла «Кабатланмас якты талант, чын мәгънәсендә профессиональ музыкант иде Фәйзулла ага Туишев Аның репертуары гаять бай иде Менә ул. берара чит җирләрдә йөреп, ниһаять сөекле, моңлы Казанына кайтты.—дип башлый ул аңа багышланган истәлеген — Татар көйләреннән бигрәк тә «Ончы Фәхри* белән «Әллүки»не тирән эчке бер хис белән башкарды Тамаша залы гөр килде*
Гармунда гаҗәеп оста уйнаучы гармунчының бөтен хәрәкәт-халәтен бик төгәл тасвир иткән ул истәлеккә инде ни дә булса өстәп тә. шуннан арттырып сөйләп тә булмастыр Хәким ага Сәлимҗанов татар тамашачысының һәм гомумән, татар халкының гармунчыга карата булган ихтирамын һәм мәхәббәтен бик тулы чагылдыра, минемчә Фәйзулла Туишев концертлары, кайларда гына оештырылмасын, тамашачының ялкынланып кул чабулары белән ачылып китеп, аягүрә басып, артистны озаклап алкышлаулар белән тәмамланган Сөйгән халкы аны һәркайда яратып кабул иткән. «Туишев. афәрин!*, «Туишевка озын гомер'* дип кычкыра торган булган Халыкның дәррәү хуплавын күреп торган кайбер шикләнүчәнрәк түрәләр дә сабырлык күрсәтергә, мәшһүр артистның элекке сәяси хаталарына күз йомарга булалар
Казанга кайткач, артист үзедәй оста гармунчылар әзерләргә кирәклеген лә онытмый Милли музей архивында аның яшь музыкантлар белән дәрес уздыру
вакытын чагылдырган бер фоторәсем дә сакланган
Ерак Владивосток. Харбин якларында озаклап йөргәннән соң артист туган җирен, туган төбәген дә бик сагынып кайта. 1923—1939 елларда ул Иске Төгәлбугада гадәттәгедән ешрак була. Артист буларак, тәүге тапкыр туган авылына концерт куярга кайткан елны чордашлары төгәл хәтерләми хәзер «Ачлыктан сонгы ел иде»,—дип кенә искә алалар Әле Иске Төгәлбугада клуб булмый Шәкертләрдән бушаган бер иркенрәк бинада—уку йортында концерт куела. Аның ул вакыттагы мөдире—«избачы» Нәкытдин бабай Миңлебаев җитмешенче елларда исән иде әле Үзе дә авылның бер дигән җырчысы булган. «Сандугач Нәкый» кушаматын йөрткән карт гармунчының ул вакытта авылга кайту күренешен болайрак тасвир иткән иде «Фәйзүк абыйның уйнавын карарга, тыңларга дип килгән кеше мәчет янәшәсендәге ул ызбага сыешып бетмәде. «Иртәгә дә килеп уйна», дип күндердек үзен Ике-өч көн шунда ялыкмыйча уйнады*
Берничә көннән соң авылдашларын озатырга дип Курай урамына килгән халык:
—Адә. тагын кайт. Фәйзүк. шулай уйнап безне тагын сүендер!—дип. матур теләкләр теләп калалар
Шуннан сон ул авылга тагын берничә мәртәбә кайта Ул вакытта әле Бәнат җиңгәсе дә. аның улы Шәмси дә исән-сау Артист һәр кайтуында үзе туып-үскән өенә төшә. Бәнат тәчиендә кунак була Бары тик 1939 елда гына авыл түрәләре Лалә ханым белән икесен зурлабрак каршы алырга ниятлиләр. Авылның күренекле кешесе—«ЦИКа Гаян» өенә урнаштыралар Аның өе пөхтә, зур була. Гаян апа Сәгьдиева егерменче еллар ахырларыннан авылның иң дәрәҗәле кешеләреннән санала иде Самара өлкәсеннән Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетына сайланган, мәшһүр Калинин баба белән бер өстәл артына утырып, ил язмышын хәл итешүдә дә катнашкан хатын ул. Лалә ханым белән уртак сүз таба алыр, дип тә уйлагандыр колхоз рәисе Имам Мостаев. Гаян апа өенә клуб та, авыл идарәсе йортлары да бик якын, күршедә генә диярлек Димәк, кунакларга авыл буйлап йөрисе дә түгел
Фәйзулла Туишев бу кайтуында элекке мәчет бинасында ике көн рәттән төрле гармуннарда, төрле көйләр уйнады, авылдашларының күңелен күрде. Әйе, ул вакытта инде иң зур мәчет клубка әверелгән иде Фәкать түр башының урамнан беркадәр эчкә кереп, кыйблага йөз тотуыннан гына аның элекке мәчет икәнлеген чамалап була. Тамашачылар «партер* эскәмияләрендә генә түгел, залның өчтән бер өлешенә чыгып торган киң балконына да шыплап тулган иде Иде дим. чөнки авызны ачып, шул балкон киртәсеннән сәхнәдәге тамашаны йотлыгып күзәтүчеләр арасында үзем дә бар идем Әйе. байтак кеше клубка балаларын да алып килгән—ил күләмендә танылган артистны, авылдашын күреп калсын Авылдан кем чыкканын белеп торсын дигәннәрдер Көндезге һәм кичке концертларга олау-олау төялеп күрше авыл кешеләре дә килгән иде. Бала-чаганы кызыктырып, мәчет каршында яңарак бер полуторка машинасы да тора Димәк, кайдандыр ерактан аңа да төялеп килгәннәр Тамашачылар арасында, элекке мәчетнең бер почмагында бөрмә билле аксыл тунлы чуаш хатын-кызлары һәм ир-егетләре дә күренә Димәк. Иске Салаван кешеләре дә көтүче Фәизүкнең концертын күрергә һәм тыңларга дип килгән Алар да. мөгаен. Фәйзулла абыйның уенын йотылып тыңлаган хәлдә, кайчандыр арабызга кертмәскә тырышып йөргән Фәйзүк шушымы соң? . Әйе. шулдыр Югыйсә безнең чуаш көйләрен бу кадәр оста уйный алмас иде, дип сокланып торалар иде шикелле.
Шушы кайту—Фәйзулла абыйның туган-үскән авылына соңгы мәртәбә аяк басуы булган икән. Шул елның көзендә үк финнар белән сугыш башланып китүе, аңа ялганып ук диярлек Бөек Ватан сугышының башлануы аны туган иленнән ераклата. Ә сугыш белән бергә катлаулы авырулар һәм картлык көннәре килә Авыр сугыш елларында артистның Бәнат жингәсе вафат була. Ике энесе—Сәхаб белән Шәмсетдин ерак яу кырында ятып калалар.
Соңгы елларында иленә кайта алмаса да. Иске Төгәлбуга халкы бер дә онытмый үз улын, үз авылының мактанычы саналган бөек артист Фәйзулла ага Туишевны Татарстан халкы да Татарстанның халык артисты Фәйзулла Туишевны һич онытмый Дистә елга якын инде Казан каласында Фәйзулла Туишев исемендәге мактаулы дәрәҗәгә ирешү өчен төрле төбәкләрдән килгән гармунчылар арасында ярышлар уздырыла Шундый дәрәҗәле исемгә лаек булучылар арасында мәшһүр 174
артистның якташы Рөстәм Вәлиев тә бар Күптәннән инде Татарстанның халык артисты исемен дә алган икенче бер виртуоз гармунчыбыз Әйе. гәрчә ул Казанга Самара аша урап килсә дә. төп чыгышы буенча Иске Төгәлбуга даирәсенә кергән авылларның берсе саналган Төплистаннан була Рөстәмнең ата-анасы шул авылдан Үзенең дә бала чагы шул җирлектә, әби-баба карамагында уза Рөстәм татар монын күңеленә Фәйзулла агасын тудырган туфрактан ала
Фәйзулла Кәбир улы Туишев оста музыкант-башкаручы гына түгел, көйләр тудыручы да Аның яшьлек елларында ижат иткән төрле сюита, экспромтлары нотага салынмаган, ил буйлап гастрольләрдә йөргәндә таралып, югалып беткәннәр Ә инде Казанда төпләнеп яшәү елларында ижат иткән утызлап жыры һәм башка төр музыкаль әсәрләре аны композитор буларак та таныта Аның тарафыннан музыкальләштерелгән жырлардан байтагын халкыбыз яратып кабул иткән Әйтик. Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Халкыма*, Сәхаб Урайский шигыренә нигезләнеп ижат ителгән «Төзелештә*. Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язылган «Дустыма» җырлары элегрәк елларда радиодан да бик еш тапшырыла иде
Халык сүзләренә таянып музыкальләштерелгән «Кукмара» жыры да һаман онытылмый. Болардан тыш Фәйзулла Туишев Гадел Кутуй истәлегенә багышлап марш һәм кыллы квартет өчен «Пионерлар сюитасын* (соңгысын М Юдин белән бергә) ижат итә
1930 елларда Фәйзулла Туишев Казанда гармун фабрикасын ачуда башлап йөрүчеләрдән була һәм 1933 елдан фабриканың техник советында баштарак баш белгеч, соңрак консультант вазифаларын башкара
1944 елның февралендә Фәйзулла Туишевка Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә Моннан тыш аның башка бүләкләре һәм орденнары да бар, әлбәттә Әмма иң зур бүләк—халкы күңелендә сакланган олы ихтирам, билгеле Бердәнбер үкенеч—соңгы елларда мәшһүр гармунчының уены радиотапшыруларда бик сирәк яңгырый Бәлкем инде концертлардан язып алынган язмалар да юкка чыккандыр Соңгы дистә елда безнең радиотапшырулар оешмасында андый югалтулар булгалады бит
Әле күптән түгел матбугатта бер сөенечле хәбәр урнаштырылган иде Ленинград шәһәрендә яшәп вафат булган күренекле рәссам Фәйзерахман Әминев гаиләсе Казан музеена Фәйзулла Туишев язмаларыннан унбер пластинка тапшыра Димәк. Туишевның үзенчәлекле итеп уйнау үрнәкләре әле кая да булса сакланган булырга мөмкин, дигән өмет тә бар Ә Габдулла Тукай музеенда (Казан, Г Тукай урамы) мәшһүр артистның төрле тавышлы, төрле рәвешле егерме концерт гармуны һәм концерт киемнәре күргәзмәгә куелган Алар белән һәркем таныша, гармунда моң чыгара белүче тотып карый ала Белгән кешеләр артист кулында иллеләп шундый гармун булган дип язалар Аларнын бер өлеше Милли музей архивында сакланадыр
1972—2007 еллар