Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОЙГЫЛАР САФЛЫГЫ


МИРСӘЙ ӘМИРНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАП ЧЫГАРЫЛГАН «БЕЗНЕҢ АВЫЛ КЕШЕСЕ» ИСЕМЛЕ ҖЫЕНТЫКНЫ УКЫП УЙЛАНУ
Балачагымның якты хатирәсе булып күңелемдә бер китап саклана. Инде күп еллар үтсә дә, ул ни өчендер онытыл-
мый—бик еракта калган ка- дерле истәлекләргә алып китә. Бу якты хатирә—«Ба- тыр исемле малай» дигән әсәр иде.
Узып киткән гасырның утызынчы еллары ахырында безнең гаиләгә «Пионер ка- ләме» дигән журнал һәм «Яшь ленинчы» исемле га- зета килә иде, ә мин һәр ике- сен дә бик көтеп ала идем.
Укып бетергәндә күңелне ике сүз әллә нишләтә—ым- сындыра, канатландыра:
«дәвамы бар» Ул заманда
күләмле матур әдәбият әсәрләрен жур- наллар гына түгел, атнасына өч-дүрт тапкыр чыга торган газеталар да бер сан- нан икенчесенә күчерә-күчерә басалар иде. Һәм безгә—яна гына хәреф таный, укый белә башлаган балаларга—кызык- лы әсәрнең бер сандагы өлешен тыры- шып-тырмашьп укып бетергәч, «дәвамы бар» дигән гыйбарәне күрү күңелгә ис- киткеч бер шифа, алдагы очрашуга өмет һәм ышаныч ләззәте бирә иде. Әйе, бу гадәти хәбәр итеп кую гына түгел—«көте- гез. кадерле балалар, дәвамы бар, сезне алда әле нинди кызыклар, яна мажара- лар, яңа очрашулар көтә бит» дип күңел- ләрне кытыклап, алгысытып торучы сихри мәгънәле сүз булган. Телевизор- сыз. сериалсыз заманнарда үскән яшь буынга мондый нәрсәләр зур куаныч иде.
Менә шул чакларда «Батыр исемле малай турында хикәяләр» дәвамлы әсәр буларак басылды. Бу малай безнең якын дустыбызга, китапчарак итеп әйтсәк, идеал героебызга әверелде. Без аны, чыннан да, каядыр яшидер ул малай дип
йөргәнбез, ә аны бер язучы уйлап чы- гарган икән! Әнә шулай Мирсәй Әмир безне, сиздермичә генә, үзенең ижат
биләмәләренә генә түгел, ә олы әдәбият дөньясына алып кергән икән!
Чыннан да, мавыктыр- гыч иде ул хикәяләр—исем- нәре генә дә ни тора: «Кал- ку кырга кар ява», «Калку кырда кар беткәч», «Калку кырда карак бар», «Калку кырдан Казанга» Авыл малае Батырның күргән-ки- чергәннәре, кыланышлары кайчагында безгә үзебезнеке булып тоела, ә кайчагында аның кебек буласыбыз да килә иде Бер карасаң, ул
башка малайлардан бик аерылып та тор- мый кебек. Әтисе белән әнисе генә Ба- тыргәрәй дип йөртәләр, ә иптәшләре аңа «Батыр» дип кенә дәшәләр... «Чәче өр- яңа бакыр акча төсле. Түп-түгәрәк бите сипкелләр белән чуарланган Кеп-кеч- кенә курнос борыны яз житү белән ти- ресен коя башлый». Аны «усал малай» дип тә йөртәләр Дөресендә бу усаллык та түгелдер, андыйларны бүген «тынгы- сыз», «әйдәп баручы», лидерларга хас характер иясе» дип әйтерләр иде Батыр- гәрәйнең олыларга булышып, башкалар- ны да ияртеп, күмәк хуҗалык кырларын- да мул иген уңсын дип кырларга күп итеп кар яудырырга тырышып йөрүләре, халык милкен урлаучы каракларны фаш итүе һәм саксызрак кыланып, язгы ташу суларына агып китеп, чак кына исән калуы,—болар барысы да галәмәт тә кызыклы, дулкынландыргыч, гаҗәп һәм аңлаешлы булып тоела иде Белмим, бүгенге балалар мондый хәлләрне, мон- дый геройларны үз һәм якын итә алыр- лар микән? Юктыр, мөгаен. Әмма уз-
Мирсәй Әмир. Безнең авыл кешесе. Повестьлар. Казан Татарстан китап нәшрияты. 2007
ган гасырныи утызынчы-кырыгынчы елларында дөньяга күзләре ачылган буын Мирсәи Әмирнен Батырлары. Аркадий Гайдарнын Тимурлары. Жюль Всрннын капитан Грант балалары рухында тәрбияләнде һәм аларнын бик күбесе ил мәнфәгатен яклаучыларга, жәмгыять өчен кирәкле кешеләргә әверелеп гомер итте.
Әдәби эшләнешләре, эстетик әһәми-ятләре ягыннан төрле дәрәжәдәрәк бул-ган бу образларны бер киштәгә янәшә тезеп карамавымның үз мәгънәсе бар— аларны үзара бер нәрсә, бер фикер, бер идея якынайта—бу китапларның нәни геройлары меңләгән, миллионлаган уку-чыларны намуслы булырга, чынны ял-ганнан асра белергә өйрәткәннәр, «нәрсә сон ул кешелеклелек?* дигән сорауга жавап биргәннәр, яшь кешенен тормыш дәрьясына чыгып килгән мизгелләрендә угы Гаделлек һәм Дөреслек дигән изге төшенчәләргә юнәлтелгән компас вазифасын башкарганнар.
Шулай да. хәтеремә нык уелып калса да. әлеге Батыр Мирсәи Әмир ижат иткән күп санлы геройларнын берсе булып кына калды. Әдип үзе аны бик уңышлылардан дип санамады да ахры-сы—әсәр әдипнен сайланма җыентык-ларында урын алмалы да бугай Әмма Мирсәй Әмир балаларны, яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсен беркайчан да онытмады, күнеленә иңгән балачак саф-лыгыннан беркайчан да аерылмады — анын күләмле «Кичә турында бүген* дип исемләнгән соңгы зур әсәре дә—тәмам-ланып җитмәгән автобиографик трило-гиясе дә балаларга, яшүсмерләргә ба-гышланган иде.
Әдипнең 100 еллык бәйрәмен әдәби җәмәгатьчелек матур гына билгеләп үтте Ана карага булган олы ихтирам һәм хөрмәт язучы әсәрләренең ике туплан-масында да чагылды1 Без бу мәкаләбездә шул китапларның икенчесенә—яңара-гына—«Безнең авыл кешесе» исеме белән дөнья күргән повестьлар җыелмасына иркенләбрәк тукталырга уйлый быз. 500 биттән торган саллы гына шушы басмага урнаштырылган әсәрләр арасыннан нибары берсен генә күпчелек укучыларгы яхшы таныш һәм адәбиты- бызның классик фондына кертелгән дип әйтеп була—ул «Лгыидел* повесты Ә башкалары ’ Алары ла милли хәзинәбез
нен түренә урнаштырырга лаеклы ла- баса.
• Пар күгәрчен». «Хикмәт>ллиннын маневрда күргәннәре». «Балыкчы ялган-нары». «Жан көеге* Боларны күргәч, күңелне бер борчулы сорау биләп ата: сыйфатлары, эшләнешләре, тәрбияви тәэсир көче ягыннан караганда да башка әсәрләреннән һич тә кайтыш булмаган бу әсәрләр ни өчен җәмәгатьчелек игътибарыннан гел читләштерелеп кил-деләр икән?Жавап бик еракта да түгел ахрысы: чөнки байтак еллар дәвамында ижади казанышлар мәгълүм рәсми иде-ология рухына туры килүенә карап бәяләнгәннәр. Нәкъ шул мөнәсәбәттә аларнын кыйммәтләре, әһәмияте бил-геләнгән. ә әдәби эшләнеш, ижат рухы, үзенчәлекләре белән бәйле яклар искә дә алынмаган диярлек.
Ә әдипнен үз сүзен үзенчә әйтергә тулы хокукы барлыгын, һәм дә нәкъ шул хокукы булганга күрә, әдәбиятта үзенчә, үз исеме белән яши алуын Мирсәи Әмир инде 1928 елда ук «Пар күгәрчен» исемле повестенда исбат итәргә тырыша. Әсәрдәге вакыйгалар гади авыл егете исеменнән сөйләнә Повестьнын үзәгендә авыл яшьләре Камалетдин һәм Шәрифәнсн пар күгәрченнәрдәй матур гаилә тормышы башлап җибәрүләре тора. Әмма ул заманда. «Чын бәхет» дигән тошенчәне башкачарак үлчәү яисә билгеләү хакимлек иткән икән. Бик еш уздырыла торган җыелышларның берсендә «һәрбер яшь Йөрәк совет вла-стен якларга тиеш. Совет аласте—безнең аласть. аны чын күнеллән яклаучы икәнеңне күрсәтер өчен, бөтен яшьләргә • коммунистическии союз молодежи» дигән оешмага керергә кирәк» дигән ялкынлы сүзләрне ишетеп, болар ком-сомолга язылалар, кызыл туйлар үгкәрен. Алласыз, никахсыз яши башлыйлар Үз исемнәрен яңа революцион исемнәргә алмаштыралар: Камалетдин Ревалгә. Шәрифә Лирага әверелә Игезәкләре туа—берсенә Сәлим, икенчесенә Сәлимә дип кушалар Бу исемнәр «Союз ленинской молодежи* дигәннен татар-чалаштырып кыскартылганы дип аңла-тыла.
Тора-бара гали генә кешечә кон итү белән «янача» яшәү омтылышы узара каршылыклар ла китереп чыгаргашй
•Лирочкам тенкәмнс корытты
Миргәй Ом ир Сайланма .«-арлар «Мактмп ттапханогс» ггриягг 35 г Казам. «Хәтер» нәшрияты 2005
Әнисе авырып. Алласын бик еш кабат-лый башлагач, колагыма килә лә пы-шылдый:
— Ревал. җаным, әллә кешегә белдермичә генә никах укытыйкмы? Әни рәнжер бит,—ди
Яшь кәләш дип тормадым, ачуланып ташладым үзен:
— Комсомолка башын белән шуны сөйләп тору оят,—дидем.
Ул миңа җиңелде:
—Ярар инде алйса,—диде»
Мондый Камалетдин-Ревалләргә кәләшләрен генә түгел, үз-үзләрен күмәк эшләргә тарту да зур эш булып тоела.
«Мин кәләш алгач та ячейканы таш-ламадым Аны үз өем кебек якын күрдем. Жәмәгать эшләренә дә үз бәрәңге бакчама караган кебек карадым. Кәләш тә шулай итте.
Үзен Алласызлык тарафдары дип ышандырасы килсә дә, Камалетдинның тормышка сөенеп, «Аллага шөкер» ди-ясе килә, кендек әбисе дә совет акушер-касы түгел, ә Нәфига әби булып чыга, ә ике игезәк имчәк балаларын «әзрәк клуб төтененә ияләнсеннәр» дип җыелыш-ларга-кичәләргә йөртә торгач, чир йок-тыралар—ул бичаратар. шуннан арына алмыйча, якты дөньядан китеп тә бара-лар. Моңа карамастан. Ревал һәм Лира әсәр ахырында үз хәсрәтләрен онытып, янаган ячейкага килеп, күңел тыныч-лыгы табалар.
Әнә шулай әсәр барышында тормыш табигыйлеге белән яна режим догма-тикасы ярымфажигале. ярымкөлке рәвештә үзара бәрелешәләр, Әсәрнен нигезенә беркатлырак, әмма яңашкка омтылучан авыл яшьләренен дөньяга, яна тормышка күзләре ачылуы дигән схематик тезис салынса да, героинын сәеррәк кыланышлары, авторның бик мулдан сипкән юмор-сатира бизәкләре астында төп идея—сүтелә», пародиягә әверелә. Яшь һәм тәҗрибәсез автор бу хәлне ул чакта үзе бигүк анлап га җит-мәгәндер, әмма вакытлар уза төшкәч, мондый әсәрләрнең, заман жәмгыяте те-гермәненә су коймаганлыгы сизелә башлый Шуннан өч-дүрт ел элек Фатих Әмирхан да яна тормыш тәртипләренең формаль демагогик догмаларга корылу-ын сатирик обрахтар аша күрсәтеп, үтергеч тәнкыйть угы астына алган иде бит
«Пар күгәрчен*—чорга оппозииия рәвешендә түгел, киресенчә, илгә килгән яңалыкны бик мактап язган әсәр. Әсәрнен сюжеты һәм бигрәк тә герое
ның наданнарча чикләнгәнлеге, аңын-дагы демогоглык чире белән Камалет-дин да Шәфигулланы хәтерләтә. Капма- каршы ике максаттан чыгып язылган ике әсәр ахыр чиктә бер яссылыкка килеп чыгалар: «Пар күгәрчен* әсәрен укыгач, күнелдә «яна тормыш атып килүче совег власте нинди әйбәт» дитән фикер түгел, «теге ике башны яна тормыш дип юкка харап иттеләр бит» дигән үкенечле кызгану тойгысы уяна.
Ахыр чиктә «Пар күгәрчен» әсәре дә «Шәфигулла агай»дан ерак төшмәгән алма булып чыга. Фоат Галимуллин Мирсәй Әмир әсәренә дә шул заманның тәнкыйтен күрсәтү йөзеннән болай яза: М Максуд М. Әмирнен «Пар күгәрчен» әсәренә бәя биргәндә, сүзнең мөмкин кадәр усалрагын сайлый: «Пар күгәрчен» хикәясе ун оппортунистлар теориясенең матур әдәбияттагы чыкылдап торган бер үрнәге булып чыккан».—ди.
Инде бүгенге көн күзлегеннән, сәя-сәтче түгел, китап сөюче буларак кара-саң, янь-яшь М ирсәк Әмирнен хәзер дә рәхәтләнеп, көлә-көлә укырлык әсәр язуына сокланырга гына када. Без, ни очендер, Мирсәи Әмирнен иҗаты ту-рында фәкать җитди әсәрләре буенча гына фикер йөртергә гадәтләнгәнбез— анын чын классиклар рәтендә торырдай юмор һәм сатира осгасы икәнлеген онытып җибәрәбез. Яисә шуны күр-мәмешкә салышабыз. «Пар күгәрчен» исемле әсәрнен дә әнә шундый оныту- оныттырунын бер корбаны икәнлеге анлашыла.
Игътибар беләнрәк баксаң, Мирсәи Әмир иҗатының кимендә яртысы юмор- сатира нурларына манчылган икәнлеген күрергә була. Кем әйтмешли, ул әдип иҗатының буеннан-буена кызыл җептәй сузылып килә. Хәтта драма әсәрләрен-дәге диалогларга да ул энҗе-мәрҗәннәр мул сибелгән. Без карый торган китапта «Безнен авыл кешесе» драмасы юк югын. Әмма анда урнаштырылган алты повеегьнын өчесе—юмористик әсәрләр
Тәнкыйтьчеләр карашыннан мәхрүм калган әсәрләрнең икенчесе «Хикмәтул- линнын маневрда күргәннәре» дип ата-ла. Монысына да сюжет җебен Мирсәи Әмир тормыш чынбарлыгыннан суырып ала. Бу әсәрендә дә герой үз исеменнән сөйли. Әдип бу юлы да юморның табигатен, хасиятен бик дөрес аңла-ганлыгын раслый. Авторнын үз-үзенә карата юнәлтелгән юмор һәм сатира уклары гадәттә бик үтемле һәм нәтижә-
ле була: беренчедән, ул әдип белән укучы арасындагы табигый элемтә-контакт-ларны тиз урнаштырырга булышса, икенчедән, үз-үзеннән көлүләреннән курыкмаган андый геройга табигый их- гирам-хөрмәг һәм ышаныч та уяна.
Хәсрәт солдат Хикмәтуллин үзенен булдыксызлыгы, ялкаулыгы, алдакчы-лыгы аркасында бик күп көлкеле маҗа-раларга юлыга. Әсәр ахырына таба ул кимчелекләреннән аз-азлап арына баш-лый Авторнын юмор күренешләрен үзенә бер ләззәт белән язуы әллә каян сизелеп тора.
Әдипнен үткен телле, төгәл сюжетлы. образ гына чәнечкеле юмор белән сугарылган хикәяләре һәм повестьлары-ның тамырлары, мөгаен, кайчандыр «Чаян» журналында эшләгән елларына ук килеп тоташа торгандыр Ә инде «Кысыр хәсрәт» (1954) исеме җыентыкка кертелгән әсәрләре, бигрәк тә «Биш пот Гали». «Мөстәкыйм карт йокысы» кебек хикәяләре жыйнак, җылы һәм үткен юморның ин матур классик үрнәкләре булып саналалар
«Балыкчы ялганнары» (1971) исемле повестенда әдип кешенсн үзенчә иркен яшәүнен ләззәтен, лөньянын кай- бсрәүләрне аеруча мавыктырган якла рынын берсен гаҗәеп бер бик табигый һәм кызыклы итеп сөйләп бирә. Әсәр геройларына балык тоту җене кагылган Менә шундыйларнын берсе турында «Балык дигәндә Азатыбыз җил дип тә тормый, давыл дип тә тормый Янгыр ла юк анын өчен, салкын ла Төн дә юк. кон дә юк. яз да юк. көз дә...». «Б&пык- чы өчен балыкның эләккәне генә түгел, ычкынып киткәне дә бик кадерле һәм истәлекле икән, чөнки ул синең бөтен кан тамырларыңны дулкынландырып, күңелендә гомер буена, сагынып сойләрлск матур истәлекләр калдырып ычкына икән».
Күренә ки. бу өлкәдә дә. үэснчәрәк изеп әйтсәк, әдибебез үзен суга, җибә-релгән балыктай тоя. «Балыкчы ялган-нары» һәм «Мыжык карт язмалары» (1976) әсәрләре маҗаралы һәм юморис- гик алымда эшләнүләреннән тыш. та-бигатькә. әйләнә-тирәгә мөнәсәбәттә кешенсн рухи дөньясы һәм әхлакый йөзе, чынбарлыкка карашы кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрүләре белән дә әһәмиятледер.
Татар әдәбият гыйлеме озак еллар ләвамынла үзенен укучыларын үтә җитди, кырыс реализм рухында язылган
әсәрләрне генә чын әләбият була ата дип тәрбияләргә тырышты Бу хакта туры- дан-туры әйтел мәсә дә. атеге өлкәдәге чынбарлыкка күз салсан. хәл бик тиз ачыклана: татар әдәбиятындагы юмор һәм сатира күренешләре турында фәнни хезмәтләре аз языла, иҗатларыннан юмор-сатира чәчрәп-ташып торган Әхмәт Фәйзи. Фатих Хөсни. Шәйхи Маннур. Мөхәммәт Мәһдиев. Фаил Шәфигуллин кебек әдипләрнен шушы өлкәдәге ижат эшчәнлекләре тиешенчә яктыртылмый. Тик чыгарма рәвешендә, классикларыбызлан Шәриф Камал һәм Галиәсгар Камал иҗатларындагы юморга гына вакытында игътибар булганлыгын әйтергә мөмкин. Әмма бүгенге әдәбият фәнендә Ибраһим Нуруллин. Абдулла Сайганов, Әхәт Нигьмәгуллин. Искәндәр Абдуллин кебек сатиранын һәм юморның нинди көчле эстетик чара икәнлеген аңлаучылар һәм аңлатучылар кимеде, хәгга бетеп бара сыман Әләбият фәне дөньясын ясалма җитдилек, кирәгеннән артык җитди булып күренергә теләү галәмәте басты Нәкъ менә шуна күрә лә әдәбиятны дустанә, якын, үз итеп, кинәшче. сердәш буларак кабул игәргә гадәтләнгән укучылар да үзләре яраткан әсәрләрне анатизлаган фәнни мәкаләләрдә анлаешсыз, авыр, катлаулы, терминнар чытырманлыгына эләгеп, буталып бетәләр, шуларга карап, дөрес юнәлешне, хәтта элеккеге эстетик кыйблаларын югалталар.
Туган халкыбызнын бүген ин хәтәр җилләргә дә бирешмичә, сынмаска, сы-гылмаска тырышып, үз күнелен үзе күтәреп, ачык һәм җор күнеллелеген югалтмыйча, мәгънәле, горур, шаян һәм зирәк акыллылыгын саклап яшәп яткан көне Жор сүзнен кадерен, кыйммәтен анлаучы. вакытында күнел күтәрерлек сүз әйтә белүче әдипләре дә күп анын Кайберләренсн генә исемнәрен санап үтик: Камил Кәримов. Туфан Миннул- лнн. Зөлфәт Хәким. Рабит Батулла. Фәнзаман Баттал. Ләбиб Лерон. Тәлгать Нәҗмисв. Алмаз Гыймалиев кебек та-лантлар хәзерге әдәбиятыбызнын әнә шул күгәренке рухлы, таза, чиста, әмма һаман ла югарыда әйтелгән мәгънәдә тиеште гадел бәясен алып җиткермәгән канатын тәшкил итатәр
Сүз башыбыз шүрәле дигәндәй, төп темабызга әйләнеп кайтабыз Әлбәттә, китап укучыны гел уңай, гел матур ми-салларда гына тәрбияләү әләбият- сәнгатьнен берлән-бер юлы түгст
Мирсәй Әмир каләме начар, ямьсез, кү- нелгә ятышсыз хагтәрне сатира уты аша тәнкыйтьләргә, хәтта көйдерергә дә сатәтле иде. Язучы «Жан көеге» (1969) исемле повестенда ил өстенә килгән авыр сынау елларында шәхси мәнфәга-тен генә алга куйган куркак җанлы бер бәндәнең гыйбрәтле һәм җирәнгеч фи-гурасын реаль нигездә күрсәтә алды.
«Сугышнын авыр чагында хәрби эшелоннан качып, үз йортына кайткан, шунлыктан башта сарайда печән астын-да, ә соңыннан үз йортынын базында яшеренеп тере мәеткә әйләнгән Камә-ретдин Абдуллин кызгану түгел, ә чир-кану хисе тудыра» дип язды әсәргә иң беренчеләрдән булып бәя биргән Гый-лемдар Рамазанов Аннан соң ул пове-стьның һәм гомумән Мирсәй Әмир ижатынын бик әһәмиятле тагын бер ягына игътибарны юнәлдерә: «Шунысы әһәмиятле һәм куанычлы—бу кечкенә повестьның төп герое һич кенә дә дезер-тир Камәретдин түгел. Аның фаҗигасе Камәретдиннең әнисе Сабира апа һәм анын яшь. чибәр хатыны Хәтирәнең чын-чыннан саф йөрәкле, тирән тойгы-лы чын совет кешеләре булуларын ачу өчен күнелсез бер фон гына ул. Пове-стьның төп геройлары саф намуслы, фидакарь кешеләр» (Рамазанов Г Исен-дәме, солдат9—Кызыл тан, 1973,21 февр.)
Әдәби осталык, стиль камиллеге мәсьәләсендә иң маһир язучы Хәсән Сарьнннын фикерләре аеруча кызыклы: «Образларның төгәл эшләнүе, һәммәсе-нең ышандыруы җәһәтеннән «Жан көе-ге» повесте күпләргә үрнәк була ала Анда—кереп тә, сүз әйтергә оныткан, яки сүз әйтеп тә, чыга алмый буталып йөргән бер генә персонажда юк. Күл- күл су җыелып торган калын романнар белән чагыштырганда бу кечкенә по-весть бик тыгыз. Ул—Мирсәй Әмирнен өзлексез камилләшә килгән осталыгы нәтиҗәсе. Монда ул «Саф күңелендәге озынлык чирен жинеп. сюжетнын жег- әрле агышына, композицион бөтенлеккә
ирешкән Жыеп әйткәндә. «Жан көеге» повесте—йодрыктай йомарланган, пружинадан, кысылган, кирәкмәгән бар детатьдән арчылган, бер сулыш белән укыла торган әсәр ул».
Миңа калса, әсәргә моннан да төгәл, ачык, тулы һәм гадел итеп бәя бирү мөмкин түгел. Ә бит бу повестьнын дөньяга чыгу юлы бигүк жинел булма-ды: әсәрнен рухын-юнәлешен аңларга теләмичәме, әллә башка сәбәпләр арка-сындамы, ул укучысына язылып беткәннән соң байтак еллар узгач кына барып җитте. Иң аянычлысы шунда: әсәр бүген дә уку йортларында яисә башка әдәби чаралар үткәргәндә әдипнең ин яхшы әсәрләре рәтендә тәкъдим ителми яисә бөтенләй игътибардан читтә кала. Бу хәлнең үзгәртелергә тиеш икәнлеген анлап, әлеге «Безнең, авыл кешесе» җыентыгын төзүчеләр аны тупланманың иң алдына, беренче әсәр итеп куйганнар һәм бик дөрес эшләгәннәр.
Мирсәй Әмир бик катлаулы елларда да татар әдәбиятының мәгърур олылыгын бөтен илгә күрсәтергә теләп, зур оештыру эшләрен башкарган шәхес. Анын 1934—1980 еллар арасында СССР, РСФСР. Татарстан язучыларынын барлык корыл-тайларында (РСФСР язучыларынын II съездын исәпкә алмаганда) катнашуы факты үзе генә дә күп хакта сөйли. Ул 1937. 1961 — 1968 елларда Татарстан язучылары оешмасын җитәкләгән элегрәк эшләнгән библиографик белешмәләрдә бу дата ялгыш—киметеп күрсәтелгән).
Тормыш юлындагы фаҗигале хәлләр дә (аны 1937-39 елларда кулга алып, төрмәдә тоталар), әдәби эшчәнлегенә ясалма киртәләр кую да (мәсәлән, «Жан көеге» һәм «Миңлекамал» әсәрләренә аерым елларда ялгыш, тискәре мөнәсәбәт булу)—болар берсе дә аны тормышка, кешеләргә, иҗатка мөнәсәбәтендә төп юлыннан авыштыра алмады Әдипнен якты, көләч һәм бер үк вакытта җитди иҗаты бүген дә бик күпләрне сокландыра.
Рифат СВЕРИГИН
Редакциядән:
Күренекле галим һәм әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты, журналыбызның даими авторы Рифаз Хәсән улы Сверигинга бу анда 75 яшь тула. Юбилее уңаеннан аны каннар котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, яңа иҗат уңышлары телибез!