Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЗ-ХАТЫН


Ул аяк очына гына басып кабинетына чыкты. Чыгар алдыннан борылып йокы бүлмәсенә күз салды Тәрәзәдән төшкән электр яктысында, бар нәрсә мондагы караңгылык белән буталып, әйле-шәйле күренә иде. Киң караватның бер ягында хатыны мыш-мыш килеп йоклап ята. Янәшәдәге тумбочка өстендәге кырлы стаканга ясалма теш казналыгын салып куйган. Ул анын хәтта саргылт төсен дә аергандай булды. Миллион ел элек яшәгән мамонт тешенен кыйпылчыгымыни...
Кабинетта да утны кабызып тормады. Ул монда күзен йомган килеш тә йөри ала. Менә стенаны каплаган китап киштәләре, менә зур өстәл, култыксалы урындык... телефон...
"Сондыр инде хәзер,—дип уйлады ул —Унмы икән, унбер үкме?..” Шулай да имән бармагы гасабиланып телефон төймәләренә баскалады. Озын-озак гудок...
Колагында чынлады: озак-озак-озак...
Ул аксыл сирәк чәчен артка сыпырды. Уч төбе юпь-юеш иде.
Ниһаять төрепкәдә хатын-кыз тавышы ишетелде:
—Алло?..
—Венера...
-Кем бу?
—Альберт —Тамак төбендәге төерне йотып жибәрергә теләде... тавышы өзелде Алай да үз-үзен тиз кулга алды.—Марленович,—дигәндә тавыш элекке халәтенә кайтып, шактый ук кор яңгырады —Мин бу, Венера, Альберт Марленович... Гафу ит шулай сон борчыганга
Төреп кә эндәшмәде.
—Венера!
Кайдадыр шәһәрнен теге ягындагы хатын тиз-тиз берничә жөмлә ыргытты:
—Мин әйттем бит инде сезгә. Иртә дә, сон да борчымагыз. Неужели сез берни дә аңламадыгыз?!
Кыска-кыска гудоклар нәни чүкеч кебек гүя баш миен чүки. Альберт Марленович өстәл өстендәге күзлеген алып киде. Култыксадагы агарып күренгән бармакларына сәерсенеп карап торды. Эчтәге ниндидер кайнар дулкын муен тамырларын бүрттереп башына менеп җитте.
Ул Ул. Кем дип белә ул аны9 Аны—Альберт Марленович Нагаевны! Профессор Нагаевны! Кем ул, ә? анын белән шулай тәкәллефсез сөйләшергә?
Шлюха!
Сөйрәлчек...
Монарчы бер генә кыз-хатын да шулай дорфа рәвештә Альберт Марленовичнын сүзен җиргә екканы юк иде әле.
“Картайдым микәнни? Гомер үтте дәме?”—Эче өшеп китте. Кыз-хатын мәче белән бер бит ул—андыйны бик тиз сизә.
Корсак тирәсендә янә кайнар дулкын пәйда булды. Юк Ул әле дулкын түгел... гүя бер йомарлам ут Хәзер анардан өскә таба дулкыннар тар&за башлар. Нагаев үзе дә аңламастан кулына каләм алды. Аннары корт чаккандай аны өстәлгә ташлады. Чынк! итте каләм, өстәл өстендәге калын пыяла зенләп куйгандай булды.
Венера бүләк иткән иде бит аны.
—Алтын каләм, —диде —Язганнарын да алтын бәһасенә торсын
— Минем язганнарым бәһасез,—диде Нагаев
Ияген өскә чөеп—ә ияге анын шундый йомры, матур!—нинди калгән иде Венера.
—Нигә көләсен?
—Ирләр үзләре турында бик югары фикердә..
—Үзебез мактанмасак. безне кем мактар9
— Мин сине мактыйм...—Венера тагын бер сәбәпсез көлде.
Нагаев ана игътибар белән карады. Сумаладай кара чәченен чугы үсмерләрнекечә маңгаена төшкән, кыйгач кашлары каядыр ике якка ашкына чем-кара күзләренең төпкеленә сизелер-сизелмәс көлемсерәү яшеренгән. Курнос борынынын яфраклары дерелдәп куйганда Нагасвнын карт йөрәге әллә нишләп китә, шайтан алгыры! Кечкенә авыз, сусыл иреннәр—гүя ул салам кабып затлы коктейль йотарга гына яратылган. Ни белә Нагаев бу кыз-хатын турында?
Сораштырып караган иде ул, әлбәттә, кылларын тарткалап, кем әйтмешли.
Венера гагын чыркылдады гына
—Казна эшендә түгел —дип куйды —Минем дә сезнеке кебек ижлли эш... Кешеләрнең психологиясе белән кызыксынам
—Син Зоя Космодемьянская сыман икән —Нагаев үпкәләгән сыман кыланды.—Ул да бит дошманнарга чын исемен әйтмичә, үзен Таня дип атый Аны асарга җыеналар, ул исемен яшереп маташа
—Хатын-кыз үләр алдыннан да серле булып калырга тиеш
—Исеме кем булса да. ул фашистлар өчен авыл йортларын яндырып йөрүче,—диде Нагаев: эрудициясен күрсәтеп алсын але бу кыланчыкка — Совет кешеләре аны үзләре тогып биргән Кыш уртасында кемнен чатнама суык урамда каласы килсен? Ярын әле тотуга ук кыйнап үтермәгәннәр, югыйсә бер геройдан коры казыр идек
—Ә нигә өйләрне яндырып йөргән сон ул?
—Фашис гларм нәфрәт- уятыр очен
Мондый мантыйкны Венера анлап бетермәде Гомумән, әллә кайчан үлгән ниндидер маржа кызы турында сөйләшү аны туйдырган иде. Сугыш турында, геройлар турында, безнен аларга үлгәнче бурычыбыз барлыгын мәктәптә дә күпме тукыдылар инде
Нагаев телен тешләде. Венера ише ымсындыргыч кыз-хатын белән кем шундый темага сөйләшә? Ә нәрсә сөйләшергә? Менә шундый тет-а-тет. интим шартларда, чибәр жан иясе борын яфракларын ара-тирә дерелдәтеп алганда ни хакында сүз куертырга?
Ул моны белми иде Егет чагында кыхлар белән сәгатьләр дәвамында ни- нәрсә сөйләштеләр икән? Тон узуы сизелми дә иде бит Хикмәт сүзлә булмаган, күрәсең..
Кемгә дә мәгълүм, юк-бар сөйләшкән саен син кыз-хатынга кызыграк
тоеласын. Чөнки сүз ул прелюдия генә. Сандугач та үз сайравына фәлсәфи мәгънәләр салмый, анын максаты анык: ул былбыл кызын кавышырга чакыра Максатына ирешкәч тынып та кала. Хәер, ояда бала кошлар пәйда булгач, сайрау кайгысымыни? Аларга жим ташырга кирәк!
Ләкин юк-бар сүзләрне табунын ни чаклы кыен икәнен белмәгән икән Нагаев. Гел бит “мин сине яратам”,—дип торып булмый.
Гашыйклар сүзсез дә анлаша, диләр дә... Юктыр, дөрес сүз түгелдер ул. Мәхәббәт поэмалары, җырлар язылмас иде юкса. Утын пүләне мичтә мәхәббәттән янса да, анын кемгә кызыгы бар... җылысыннан башка...
—Нигә тынып калдың?—диде Венера —Гәүдән монда, ә үзен...
—Үзем дә монда.
—Юк, син әллә кайда, үз уйларың белән. Синен өчен бу дөньяда үзеннән башка кызыклырак бер кеше дә юк. Мин моны беренче күрүдә үк аңладым.
Нагаев кызарды.
—Нигәдер каушыйм,—дип ялганлады ул.—Тәүге мәртәбә кыз кулын тоткан яшүсмер кебек. Валлаһи менә...
Венера бу юлы көлмәде.
—Артык борчылма,—диде —Син инде яшүсмер түгел.
Нагаевнын сыны катты: "Минем яшькә төрттерә инде бу...”
Шулайдыр... шулайдыр. Хатын-кыз астыртын явыз була бит ул, нәгаләт Астан чеметеп алырга ярата. Нагаев монда да үзенә юаныч тапты: чеметкәч, димәк, битараф түгел! Анысы да сөенеч олыгайган кешегә.
Исендә тотмаса да, хәтерли, хәтерли Нагаев үз яшен. Дошманнары исә гел истә тоталардыр. Кайчан пенсия яшенә чыгасын бармак белән саныйлардыр әле, хәсисләр. Санамый ни, зур бер институтның директоры ла Альберт Марленович Юк-бар кеше түгел, әлбәттә. Сизә ул үзеннән яшьрәкләрнең мыш-мыш килеп үкчәсенә басып килгәнен. Басып килә-килә үзләре дә пенсия яшенә җитәчәкләр тиздән, ничауа! Кемнең директор кәнәфиендә утырасын алар түгел, өстәгеләр хәл итә. Өстәгеләрнең исә үзләренең дә яше... ну. бик үк яшь түгел, дип әйтик инде.
Хезмәткәрләренең сабырсыз карашын күреп ләззәт ала иде Нагаев. Алар бит үзләрен әллә кем дип саный. Генийлар, янәсе. Югыйсә җитди галим анын институтында чалбар төбе туздырамы?
Венераның гүя каяндыр ерактан, томан эченнән яңгырагандай тавышы ишетелде.
—Алло, алло! Кайда югалдын син?
-Ә?
—Чык, чык үз эчеңнән.
Нагаев көлгән атлы булды.
—Вәт рәхмәт төшкере,—диде.—Чынлап уйга батканмын шул.
—Мине дә онытырлык булгач, нинди уй инде ул?
—Минем яшьтә шулай онытылып китәсен икән...—Нагаев үзенчә ышандырырлык итеп көрсенеп куйды.—Нинди уй керсен инде бездәйләргә?..— Аннары гади генә итеп:—Эш турында уйладым,—диде.
—Мин синен хакта бөтенләй белмим...—Венераның чем-кара күзендә якты чаткылар биешеп алды,—Сөйлә әле—кайда эшлисен, кайда торасын, гаилә хәлен ничек?
Нагаев теләмичә генә көлде.
—Галим мин...—Аннары хатын аңламас дип өстәп куйды:—Ученый...
—Әллә профессор?—Венера кулларын чәбәкләде. Бит алмаларына алсу төс йөгерде.
Аһ, нинди чибәрләнеп китте ул шушы мәлдә. Нагаев анын җыйнак гәүдәсен кочагына кысудан чак тыелып калды... шунда ук... урам уртасында...
үтеп-сүтеп йөргән кешеләрнен аяк астында... бераз гына беленеп торган күкрәкләрен учлап.
Ул мәрттән уянгандай башын чайкап куйды.
—Әйе, профессор да...—диде ул. Фәнни эшчәнлеге турында сөйләшергә яратмый иде. Хәер, нинди эшчәнлек инде? Житәкченен фән белән шөгыльләнергә вакыты каламы? Аннары ул үз фәнен дә. анын галимнәрен дә сөйми, аларны бушбугазларга, эшлексез бәндәләргә саный иде
Әйе. шулар белән әвәрә килеп гомере узды менә! Югыйсә бит ул зур эшләргә, биек кәнәфиләргә лаек шәхес иде Ары китә алмады, күтәрмәделәр.
Чыннан да шәм кебек төз гәүдәле, кырыс чырайлы Нагаевнын кыяфәте һич тә министрларныкыннан ким түгел иде Кыска буе да үзенә килешеп тора. Шунамы. хезмәткәрләре аны артында Наполеон дип атый, бу кушаматын ул үзе дә белә, әз генә горурлана да иде әле.
—Фатирым үзәктә— Щапов урамында.—дип сүзен дәвам итте ул.—Ике балам бар, аерым яшиләр.
Аларга нинди юллар белән фатир юнәтүен сөйләп тормады Ә бит мактанасы килгән иде! Нигәдер шушы ярым таныш хатын алдында үзен зур итеп, әһәмиятле кеше итеп күрсәтәсе килде. Чыны да шулай бит'
—Ах. син нинди важный!—диде Венера, йомшак учы белән анын янагын яратып кына чәбәкләп алды —Сез. ирләр, үзегезне дөньянын кендеге итеп тоясыз инде
—Ә син? Син дә үзен турында сөйлә әле?
—Гап-гади хатын-кыз мин,—диде Венера.—Әмәттә яшим. Үз йортыбыз белән Ирем юк... Кияүгә чыккан идем үзе... тик... ничек диләр әле... характерлар килешмәде. Сина кызык түгел инде болар
“Дөресе дә шул”.—дип уйлады Нагаев. тик:
—Нигә кызык булмасын.— диде.—Синен турыда һәр информация кызыклы мина...
—Культура институтында укыдым...—Венера сынал Нагаевка карап алды, әмма сүзен бүтән озайтмады —Менә отельгә дә кайтып җиттек.
— Кичке ашка кадәр вакыт бар әле. Дингез буенда йөреп килмибезме?
—Юк Мин алҗыдым, бераз ял итеп алам.
Нагаев анын артыннан карап калды сыгылмалы гәүдәсе—әйтерсен лә һавадан йөзеп бара!—нәфесне кузгата, яшь үгездәй селәгәйне агызып ана иярәсе килә! Карт канны да кузгата торган, анны җуйдырырдаИ ниндидер дулкыннар тарала иде анардан.
Шул дулкыннарга күрәме, ашханәгә кергәндә күз кырые белән үк күреп алды ул Венераны Фойенын бер почмагында ыспай киенгән бер төрек егете белән сөйләшеп тора иде Венера көлә—нәкъ аның белән иор1әндә1е колү! әледән-әле бармак очлары белән торекнен күкрәгенә кагыла, бик иркен сөйләшәләр!., якын кешеләрчә. Күренеп тора бср-берсенә ят түгелләр Нагаевнын йөрәге чәнчеп куйды.
Шул чәнчү хәзер—ярым карангы кабинетында утырганда тагын кабатланды.
—Сөйрәлчек! С сөйрәлчек -дип үзалдына пышылдады ул.
Өстәл лампасын кабызды. Кәгазь кисәкләренә ашыгып яза башлады “Венера—сөйрәлчек!". “ Венера—шлюха!”
Шлюха! шлюха! шлюха!
Әйе. белсеннәр, белсеннәр анын кем икәнен. Туган-тумачалары, күршеләре белсен.
Шул' Шул аны—Нагаевны. аны—Альберт Марленовичнын үзен!—кире кагамы?
Ул еш-еш сулый иде. гаҗәпләнеп язуыннан туктап калды, түбән карады—
йонлач халатының итәге гашыйклар шалашыдай өскә калыккан иде.
Аһ!
Венеранын теге серле дулкыннары монда—анын аулак кабинетына үтеп кергән түгелме'*
Нагаев ашыгып өстәл яныннан торды, халатын салып ташлап тиз-тиз киенде, кесәсенә өстәлдәге язылган кәгазь кисәкләрен тутырды, келәй шешәсен алып тыкты...
Аяк очына гына басып, шауламаска тырышып өеннән чыкты, югыйсә хатыны барыбер ишетмәс иде—ул инде биш-алты ел чукраклыгыннан зарлана, өстәвенә йоклаганда колагын мамык белән томалый.
Машинасы ишек алдында гына тора анын. Нагаев аны башка ишләре арасыннан жай гына алып чыкты да буш урамнар буйлап Әмәткә таба куды.
Олы юлга чыккач, чатта басып торучы ике кызны күреп алды ул. Кул күтәрделәр. Тик Нагаевнын кемне дә булса утыртырга бөтенләй нияте юк иде. Үтеп киткәч кенә аңлады: урам фахишәләре бит болар! Төн күбәләкләре. Чү. берсе Венерага охшаган иде түгелме? Әллә шулмы? Ул тормозга басты. Шактый ук артта калган "күбәләкләр” ана кул болгыйлар иде.
Юк ла инде Нагаев көлемсерәп куйды. Төнге урамга ук чыкмыйдыр ла Венера. Ул тагын кузгалып китте. Шунда бер ачыш ясады Нагаев: үз-үзенә дә сиздермәскә тырышып урам чатында калган теге кыска итәкле, жәтмә оек кигән фахишәнен Венера булуын тели ләбаса ул! Бернинди кыенсынусыз килер иде дә анын янына... шулчакта үзара мөнәсәбәтләр бөтенләй ачыкланыр иде. Һәркем үз урынын, үз вазифасын белә! Бернинди уйнау да. әллә кем булып кылануда кирәкми.
Әнә тагын берәү кул күтәреп тора. Кара, бу да кыска итәкле, жәтмә оеклы... Чәче иненә ишелеп төшкән...
Юк. Венерага охшамаган бу... Охшаган да кебек...
Машинасы әлеге кызның каршысына килеп туктады.
Ачык тәрәзәдә ин әүвәл кып-кызыл иреннәр күренде.
—Утыртасызмы?—Бик яшь түгелме соң бу?
—Кая?
—Кая алып барасыз инде, абзыкай,—дип чытлыкланып көлде кыз.
Анын нинди һөнәр иясе булуына хәзер шик юк иде, Нагаев ишекне ачты.
—Хәзер Әмәткә генә барып килик,—диде ул —Мин сина өстәп түләрмен.
Кыз яшь иде. Унсигездәме? Егерме үкме? Нагаев өчен онык яшендә... "Иртәрәк өйләнгән булсам",—дип ачы көлемсерәде ул.
Кыз борсаланып куйды.
—Ә нигә Әмәткә барабыз?
—Бер эшем бар —Нагаев жентекләп кызның чыраена күз салды.—Бер ялгызын төнге урамда басып торуы куркыныч түгелме'*.. Венера...
Кыз ана гажәпсенеп карады.
—Мин—Ленария... Хотя. теләсәгез, Венера дип тә атый аласыз.
—Көндезләрен ни белән шөгыльләнәсең инде?
—Көндезләрен йоклыйм . —Кыз көлгән сымак итте.—Сораулар бирергә яратасың икән, абзыкай.
Шактый гына эндәшмичә бардылар.
—Студентка мин,—диде кыз бераздан.—Университетта укыйм.
"Кайсы университетта?"—дип сорарга җыенган иде дә Нагаев. тыелып калды. Барыбер түгелмени? Мондый әңгәмәләр өчен легенданы бу кызлар алдан ук ижат итеп куя.
Венера яши торган кыска гына урамга керер алдыннан машинасын туктатты Нагаев. Ачкычны оясыннан суырып алып кесәсенә тыкты да кызга: “Мин хәзер киләм. шушында гына утыр".—дип карангы урамга ашыкты.
Фонарьлар янмый иде. яхшы булды әле Тик салкынайткан. Нагаевнын остендә жинел куртка гына иде—ул калтыранып алды... тик эчендәге үч ялкыны тагын дөрләп китеп, шунда ук бөтен тәне кызыша башлады. Көзге төн үзе дә куерып битне эссе сулышы белән куырып алгандай тоелды. Жәй быел озак торса да. көз барыбер килә шул, килә. Бер нишләтеп булмый.
Әнә ике йорт аша гына Венералар өе Бер тәрәзендә ут яна түгелме’’ Бәлки анда—жылы бүлмәдә—Венера кем беләндер чөкердәшеп утырадыр0 Ә ул—Альберт Марленович!—кара төндә, карак сыман качып-посып кесәсендәге кәгазь кисәкләрен урам баганаларына ябыштырып йөри. "Венера—шлюха!" Менәаларнын туры. Монда ул белдерүнең татарчасын ябыштырачак: "Венера— сөйрәлчек!" Белсеннәр әле анын да кем икәнен!
Ул шулай йөгерә-чаба кыска урамны әйләнеп тә чыкты. Йөрәк атылып тибә, кан кызган... күзләре дә төн эчендә утлы күмер кебек кызарып күренә сыман Машина ишеген ачкач, теге кызнын сангырау тавышы ишетелде:
—Син кайда йөрден?
—Киттек!—Ачкыч ярсып оясына ыргылды.
Күпмедер баргач, “күбәләк" тагын тавыш бирде:
— Мин курыктым...
—һәр һөнәрнен үз куркынычы бар.
Кайтып житәр алдыннан гына ул машинасын аулак тыкрыкка борды Кысан иде. тик Альберт Марленович аны сизмәде —Венера! Венера. Венера —дип кабатлады ул. бүтән сүздә, бүтән исем дә анын теленә килмәде.
—Ашыкма, ашыкма...—диде кыз ана яраклаша алмыйча.
—Венера-а..
Хәтта машина да. бер урында торудан гажихләнеп. ава-түнә аулак тыкрык буйлап каядыр кузгалып китте.
Алар Анталиядә таныштылар.
Таныш-белешләре бик мактагач, шунда ял итәргә барган иде Нагаев Табигать манзарасына сокланып—анардан да бигрәк үз-үзенә!-күтәренке күнел белән һотеленә кайтып барганда бер-бер артлы куелган эскәмияләрнең берсендә кесә телефоныннан сөйләшеп утыручы каратут йөзле яшь ханымны—әйе. әйе ханым! анын һәр хәрәкәтендә инде шактый тәҗрибәле ханымнарда гына була торган нәзакать сизелеп тора иде —күреп кинәт туктал калды ул. Бер караштан гашыйк булу дигән сүздән көлеп йөри иде югыйсә. Анын яшендә Хәер
Нәкъ анын яшьләрендә кайбер ир-атнын тилереп, дөньясын онытып мәхәббәт дингезенә чумуын, инде батам дигәндә шыншыи-шыншый көч- хәл белән ышанычлы ярга үрмәләп чыгуын белә иде ул Бәгьэеләрнен бөтенләй батып калуын да яхшы белә иде.
Каршында шундый сылу хатын торганда—ул юан да, бик артык ябык та түгел, нәкъ Альберт Марленович зәвыгында иде,—әллә кемнәрнен мәхәббәт илендәге тәҗрибәләре зурында уйлап маташасынмы? Нинди тәҗрибә’ Юк ул монда... Үлем тәҗрибәсе булмаган кебек
Хатыннын бетен барлыгыннан татарлык анкып тора иде Юкса менә бу гатар!—дип әйтерлек аерым бер чырай юк бит бездә Нинди генә кыяфәглеләр очрамый арада. Тик күп очракта үз сөягеңне әллә кайдан аерып, танып аласын икән! Шу на да бу ханымның тагар булуына тамчы да шикләнмәде Нагаев.
Якынлашкач, сөенеп куйды—чынлап та ялгышмаган икән бит'
Хатын кесә телефоныннан татарча сөйләшә иде.
—Рәхәтләнеп ял итәм, сөйләмә мина алар турында!—Хатын үз янәшәсенә
килеп утырган ир-атка бөтенләй игътибар итмәде—күз кырые белән дә карап алмады!—монда минем җаным тыныч. Туйдырганнар иде барысы да... А ему не скажи минем кайда икәнне...
Урыныннан кузгалган хатынга ашыгып сүз кушты Нагаев:
—Гафу итегез...
—Итмим!—диде хатын һәм бу нинди жан иясе соң әле, дигәндәй кызыксыну катыш сынаулы карашын Нагаевка төшерде.—Сез кем?
—Ә-әйе... Таныш булыйк—Альберт Марленович. Казаннан.
—Венера.—хатын ана гади генә итеп кулын сузды.
—Сезнен сөйләшкәнне колак очы белән генә ишеткәч, Казанга кайткандай булдым,—дип сайрый башлаган иде дә Нагаев, хатын аны коры гына туктатты
—Нәрсә бар анда—Казанда?
—Соң, нәрсә дип... Ватан... туган ил, так сказать...
—Алай бик тиз сагынырлык булгач, нигә монда килдегез сон?
Нагаев җавапны тиз табуына сөенеп:
—Сагынырга!—диде.
—Алайса Казанны бик еш искә төшерерсез. Мондагыларның яртысы диярлек Казаннан.
—Сез дәме?
—Күренмимени?—дип көлде хатын.
—Ужиннан сон бәлки бергә-бергә сөйләшеп утырырбыз?
Венера тагын аңа сынап карады... керфекләре аша..
һай, кыз-хатынның шул карашыннан үлә иде Нагаев.
—Утырып торасым килми, абы-ы-ый.—дип сузды Венера.—Дискотекага чакырсагыз инде., бәлки риза да булырмын. Төнге клублар бик классный монда Тик...—Тагын керфек арасыннан караш...
Тит-тит-тит Картсына, дип рәнҗеп уйлады Нагаев. Белми әле... әле... әле ул... әле...
— Пажалысты,—диде Нагаев көр тавыш белән.—Биербез кара яндырып.
Хәзерге музыкага үрле-кырлы сикерүен күз алдына китереп үзалдына көлеп куйды ул. Тик юкка курыккан икән. Әби яшендәгеләрнен дә биеп маташуларын күргәч, эченә җылы керде. Һи, болар арасында әле ул...
Шулай да биергә ашыкмады.
Үз яшен онытып кыланучылардан да көлке һәм кызганыч кем бар тагын? Картаясы килми беркемнең дә, тик табигатьне алдап булмый шул... булмый...
Ә Венера очынып биеде дә биеде.
Нагаев, ара-тирә шәраб йота-йота, сокланып ана карап утырды. Кулыннан тартып диярлек торгызгач, биергә дә чыкты әле. Бию дип... бер урында таптанып кулларын селеккәләде бугай. Институттагы хезмәткәрләре күрсә, эчләре катып көләрләр иде, мөгаен. Юк, аның алдында түгел, әлбәттә, бәдрәфкә чыгып бии-бии шаркылдарлар иде.
Өметен төшкән хатын-кызның күңелен күрәм дип. бию генә түгел, әллә ниләр эшләргә риза инде жүләр ир-ат. Андый чакта исем-дәрәҗәләр дә истән чыга, асылыңны яшерә торган битлек тә онытыла.
Венера анын гына түгел, бүтәннәрнең дә күзен кыздыра иде, күрәсең чәчен арттан учламга җыеп бәйләгән кәкре борынлы егет бигрәк тә бөтерелде инде шул тирәдә.
Һәм юкка гына бөтерелмәгән икән!
Официант белән исәп-хисап ясаган чагы булгандырмы, Венераның югалуын
искәрмичә калды ул.
Башта көтте әле, бәлки бәдрәфкә генә чыккандыр, дип үз-үзен юатты. Инде өмете бөтенләй киселгәч тә—клубта бер кеше калмады, официантлар гына өстәлләрне җыештырып йөри...—тиз генә урыныннан кузгала алмады.
Һавага чыккач та озак кына аңгы-минге булып торды ул. Ни инде бу0 Ничек шулай кешедән көлеп була? Рәнжү катышкан ачу борын тишекләреннән ургып чыккандай булды, күз төпләрен әчетте. Оятсыз рәвештә аны файдаландылар ич! Уенчык итеп... юк. савым сыеры урынына... Лох! Карт юләр.. Әгәр шушы мизгелдә каршысында Венера пәйда булса, ул аны ботарлап атар шикелле иде Пәйда булмады
Иртәгесен кич белән берни булмагандай анын бүлмәсенә килеп керде ул. Нагаев иртән үк температурасы күтәрелгәнен сизде. Кан басымы да уйный бугай. Кимсенүдән, гарьлектән килгән авыру иде бу. Ул ашханәгә дә төшмичә кон буе бүлмәсендә генә ятты. Эче яна иде анын—су эчте дә су эчте. Эчте дә укшыды.
Наивлыгы өчен үзен сүкте, эттән алып эткә салды: ангыра ахмак., дур- рак. . Шулай кызык итәләр синдәй азгын картларны. Теге оятсыз кыз- хатынны әллә нишләтәсе килде. Тик нишләтә ала ул аны?
Менә килеп керде. Елмайды. Мангаен җыерыл куйды.
—Сез күренмәгәч борчылдым,—диде —Авырдыгызмы әллә?—диде.
Бөтен ачуы, рәнжүе. кимсенүләре онытылды Нагаевнын. Әйтерсен лә җил чәчәк тузанын каядыр алып китте. Ул анын теләсә нинди гамәлен кичерергә әзер икән ич! Бары тик янәшәдә генә басып торсын, чатнаган тавышы колакны гына иркәләсен.
—Син кичә кая югалдың?
Венера нәни генәсалкынча кулын анын маңгаена куйды —Янасын бит, жаныкаем. Дару эчтеңме?
Ул шулай—әле сез, әле син дип сөйләшә иде.
Нагаев тавышын күтәрде —Бер сүз әйтмичә... жавап бир!
Венера маңгайдан кулын алды, бер адым артка чигенде —Абау! Мондый тонда сөйләшсәгез, мин чыгып китәм Нагаев үзе дә сизмәстән урыныннан чәчрәп торды. Венераны күкрәгенә кысты.
-Юк. юк. Китмә. Алайса мин үләм—Тавышы шундый ялварулы, мәэсүс иде.
Мондый тавыш әллә нинди кальгаларның капкасын ачтыра ала. әмма Венераның керфеге дә селкенмәде. Ул аны ике кулы белән читкә этте дә.
—Тынычланыгыз, зинһар.—диде салкын тавыш белән —Сез бит интеллигентный кеше. Зерә борчылгансыз. Я же по-англииски ушла.
Шулайдыр инглизләр шулай сүз әйгми генә юкка чыгалардыр Ләкин ул бит инглиз түгел! Ир-ат кыз-хатын хушлашмый гына гаип булсын өчен сыйланырга чакырмый.
Венера исә кыз-хатын иде Мондыйлар олыгаеп карчык булгач га кызлык чалымнарын җуймый Уйнаш күнелле кыз-хатыннар сине теләгәнчә алдый, ялангач калдыра, хыянәт итә. аяк астындагы гузанга әвере.таерә тик син барыбер аларга озак ачу да сакламыйсын, нәфрәтен дә дәвамлы булмый, иблис котырыгы инде бөтен жанынны. жәсәденне яулап ала. яман чир кебек метастазалары бөтен әгъзаларына гарала Котылу юк!
һәм котыласы да килми, шайтан алгыры!
Гажизләнеп басып торган Нагаевка карап Венера көлеп җибәрде —Юк өчен кайгырма.—диде —Менә бит мин'—каршында басып торам Йә. нишлибез* Төнге клубка чакырмыйм инде бүген
Нагаев. анга килеп, суыткычка ташланды—аннан җиләк-җимешләр тартып чыгарды, аларны тәбәнәк өстәлгә урнаштырды. Казаннан ук алып килгән “һенесси" коньягын уртага утыртты
8. .К У . м
Талгын музыка... ярым карангы бүлмә... иненә орынып утыручы кыз- хатын Йә. ни кирәк тагын мәхәббәткә сусаган ир-атка?
—Кем ул теге кәкре борынлы егет?—дип сорады ул инде куенында яткан Венерадан —Син шунын белән киттенме?
Венера исә җавап биргәнче анын куеныннан суырылып чыкты да тиз-тиз киенә башлады.
—Сез ир-атлар барыгыз да бер чыбыктан сөрелгән... Хужа буласыгыз килә. Ә мин—ирекле Кая телим—шунда барам, кем белән телим—шунын белән. Буйсыну таләп итәргә мин бит синен секретарьшаң түгел!
—Үзем дә аңламыйм...—Нагаев шәрә йонлач аякларын идәнгә салындырып утырды,—Көнләшәм, ахрысы. Димәк, яратам!
—Үзенне яратасын син. жаныкаем. Күзен төшкән һәрнәрсә, һәркем синеке булырга тиеш.
—Һәм син минеке будырсын!
— Нәчәлник икәнен әллә кайдан күренеп тора.—Йөзендә чалыш елмаю пәйда булды.—Киләчәк күрсәтер. Үзен минеке булмагаен!
— Мин риза!—шулай диде инде. Үзе эчтән ирәеп уйлап куйды: Нагаевны үзенеке итүчеләр җирдә тумаган әле. Ул үз сүзен генә сүз итүче кеше... дөнья анынча гына барсын! Мондый кыз-хатынны гына иярли алыр ул...
Өстенлек хисе анын канына сеңгән. Тик кайчакта бу хис артка чигенә— оясына качып күзен генә ялтыратып ятучы эт сыман!—шунда Альберт Марленович үзен самими бала сыман сизә, кыз-хатынга сыенасы, итәгенә башын куеп иркәләнәсе килә, анын һәр әйткән сүзен жөпләп. ияреп йөрергә дә риза ул. Тик анына килгәч оядан теге эт атылып чыга да Нагаев тагын үз кыяфәтенә кайта—битлеген җайлап кия, сынын турайта, тавышы кибарьләнә
Кайтышлый Истанбулга туктаганда да үзенен шул күнегелгән халәтендә иде ул.
Казанга әле иртәгә генә очасы булганга, алар Солтан Әхмәт мәчетенә янәшәдә генә, Ат мәйданының түрендә урнашкан затлы кунакханәнең иркен бүлмәсенә урнаштылар.
Тәрәзәдән Айя-Суфия, биредәрәк төрек солтаны кайчандыр Мисырдан кайтарттырган фиргавен баганасы күренеп тора.
—Византия вакытында монда ипподром булган,—дип анлаггы Нагаев кияргә күлмәк сайлап торган Венерага,—алар шәһәргә чыгарга әзерләнәләр иде.— Шуна төрекләр моны Ат мәйданы дип йөртә. Берничә гасыр элек кайсыдыр төрек солтаны баш күтәрүдә катнашкан дистәләрчә мен янычарны үтертә. Бирелә Кызыл мәйдандагы кебек үк кан күп түгелгән.
—И күп белә дә инде минем профессор. ..—Ниһаять, Венера күнелгә ятышлы күлмәк тапты бугай, канәгать елмаеп куйды.—Әйдә, әйдә, киен тизрәк. Капалы Чаршыны айкап кайтыйк әле.
Истанбулнын атаклы базарына бер дә барасы килми иде Нагаевның Гомумән ул, ир-атларнын күбесе кебек, кибетләрдә, базарларда йөрергә яратмый. Әмма хатын-кыз белән булгач, нишләмәк кирәк... Ә хатын-кыз саткан-алган төштә үзен судагы балык кебек хис итә. Хәтта берни сатып алмаса да...
Баязит мәчете яныннан үтеп, алар Капалы Чаршыга юл тоттылар. Ни генә юк монда!—чын-чынлап шәрык базары. Чит ил кешесе икәнен әллә маңгайга язылган, аледән-әле сине малай-шалай төркеме урап ала, штампланган арзанлы сәгатьләрен кулга соналар вак чебен кебек күзгә генә кермиләр инде.
Адым саен диярлек урысча сөйләшкән тавышлар ишетелә. Әллә ярты Рәсәй монда күчкән... Гүя элгәреге урыс сәясәтчеләренең хыялы тормышка ашкан—алар бит Петр патша вакытыннан бирле Истанбулны—янәсе Царьградны яулап алырга хыялланган. Хәер, хәзергеләренең дә күнелендә ул яшерен өмет сүрелеп бетмәгән ахрысы.
Дәрманга караганда дәрт озаграк яшәүчән шул!
Алтын кибетләре тезелеп киткән урамда—әллә каиларга сузылган рәтне урам дими ни дисен?! Венера әллә нишләде: сулышы ешайды, йөзе кызарып чыкты, маңгаенда тир тамчылары жемелдәде. Беренче кибеттә үк ул бар лөньясын онытты йотылды! Гажәп тә түгел—монда кайчакта хатын-кызлар аннарын да жуеп егыла, имеш. Шундый ул алтыннын кодрәте: "Мен дә бер кичә әкиятендәге кебек, хәзинә тулы мәгарәгә кергәч, ишекне ачтыра торган тылсымлы сүзне истән чыгарган мәгълүм каһарманга да әверелүен бар Венера сатулашкан арада Нагаев каршы як кибеттән ана дип муенса алды И сөенде инде Венера Бүләкне кем яратмый'
—Күпмегә алдын инде?—дип сорады бераздан.
—Бүләкнен бәясен сорамыйлар Тик барыбер әйттерде.
—И профессорым, бигрәк беркатлы икәнсен.—дип борчылды Венера — Өч бәясен түләгәнсең ләбаса. Төрек ул сатулашырга ярата Сатулашмаганны кешегә дә санамый ул
—Өйләнгән елны егетләр юмарт була,—дип. кайдандыр ишеткән әйтемне искә төшерде Нагаев.
Венера кызарып, оял чан үсмер кыз кыяфәтенә кереп, керфекләрен түбән төшерде.
Яраттыра белә иде ул үзен, чукынчык!
Нагаев сәгатенә карап алды. Истанбулга килеп төшкәч үк ул күптәнге танышы профессор Туран Язган белән телефоннан сөйләшеп алган иде Исәнлек-саулык сорашканнан сон, Казан сәламнәрен—алар инде Анталиядә ятып шактый искергән —кабул итеп алгач. Туран бәй беравык тынлыктан соң сорап куйды:
—Кичен сезнен вакытыгыз булырмы9 Бүген без Әзәрбәйжаннан килгән кардәшләр хөрмәтенә мәжлес жыя идек. Сез дә шунда рәхим итә азмассызмы9 —Бик рәхәтләнеп,—дип сөенде Нагаев — Әма бән бир кадын илә Туран бәйнен. үзләре әйтмешли, күзәй түркләре шивәсендә әйбәт анлашуын белә Нагаев, тик үзенен дә төрекчәдә төшеп калганнардан түгел икәнен искәртергә шул жөмләне әвәләп чыгарды инде Янәшәсендә басып торган Венера да шаккатсын әле. Төрек банкетында катнашырга теләве дә нәкъ менә Венера өчен, анын алдында янә бер кат үзенен зурлыгын күрсәтү өчен иде —Әвәт. кичке алтыда вакыфка килегез,—диде Туран бәй Анын вакыфы базардан ерак түгел иде. алар җәяүләп кенә киттеләр Мәжлес Таксим мәйданындагы бер ресторанда буласы икән. Туран бәйнен машинасында барганда Нагаев сиздерми генә Венерага күз салгалады: менә бит, төрекләр дә "анын профессорын" ничаклы хөрмәт итә. күтәреп кенә алмадылар, Нугай бәй дип кенә торалар! Һәм дөрес әйтәләр Ярлы колхозчы гаиләсендә туса да үзенен бәкләр нәселеннән булуына ышана ул.
Тостларга да колак салмалы Нагаев—андый чакта ниләр сөйләнүен белә иде, аңа Венераның тән жылысын госп утыру рәхәт' Венера алдында үзен зур кеше итеп тоюы рәхәт Белсен бу горур Казан кызы кем белән утыруын Әнә Әзәрбәйжан илчесе. Ак сакаллы, ак чырайлы сымбат кеше Әнә төрек министры. Әнә.
Нагаев та торып тост сөйләде татарча Бәлки һәр сүзен аңламаган нардыр да Ләкин Төркиянс мактавы һәммәсенә барып җитте, кул чаптылар Менә дәртле төрек музыкасы ннгырады Түрдәге кечкенә сәхнәгә төрек кызы йөгереп чыкты күкрәгендә алсу бюстгальтер, кара шифонга кызыл розалар төшкән итәк кигән. Корсак биюен башкарамы сон? Му зыка кызган саен өстәл кырындагы ирләрнең дә күзпәренә ләрг тула, иреннәре юешләнә иде. О кыз бии—еландай боргалана, коландай юшдыр ашкына
Нагаев инде үзен бәк кенә итеп түгел, хан итеп тоя иде. Татар ханнары да кайчандыр шулай кызларнын биюен карап ләззәтләнгәндер. Үз чатырларында... Ә ул монда— Истанбулнын үзәгендә!—төрек сылуының биюен карап соклана.
Кыз инде һәркемнең алдына килеп бии башлады. Шул бәхеткә лаек булган кеше шаккатудан тел шартлата һәм кызга акча сона иде. Нагаевның соклануы шунда ук юкка чыкты. Анарда биг вак акча юк. Вак дигәне дә йөз доллар. Безнең акча белән ул буладыр... буладыр.. Артык күп була кыскасы! Ә кыз котылгысыз рәвештә ана якынлаша. Акча бирмәсән. оятын кая куярсың. Татарларны саран, мәнсез дип калырлар Аннары янәшәдә Венера да бар бит әле Һәм ул елмаюын ничек тә киңрәк итәргә тырышып, йөз долларны бераз жәебрәк— күрсеннәр!—биюче кызнын күкрәкчәсенә кысгырды. "Менә мин нинди!"—дип күз кырые белән генә Венерага карап алган иде дә. анын чытык чыраен күргәч, болай да беткән кәефе бөтенләй кырылды. Бәяләмәделәр! Сизмәделәр дә... юмарт икәнен дә күрсәтә алмады, йөз доллардан да колак какты.
Кайтканда бер сүз катмады Венера. Нагаев та гаепле кешедәй эндәшмичә барды. Һотельгә керер алдыннан гына Венера аңа борылып: о —Биюче кызны күзең белән ашый яздын бит. профессор иптәш,—диде.— Йөз долларыңны да жәлләмәдең.—Бераздан сон өстәп куйды:—Бичара студенткалар...
Нагаев аптырады: студент кызларнын монда ни катнашы бар?
—Бер таныш булмаган чит ил кызына шулай ымсынгач, сина бәйле студенткаларны нишләтәсеңдер син...
—Мин сәнгать әсәренә сокландым.—диде Нагаев коры гына.
Үзенен күнеле күл булды—жәелде, ташыды. Көнләшә түгелме сон бу тәкәббер кыз-хатын? Димәк. Нагаевнын көнләшерлеге бар әле!
Һава аланында, очкыч көткәндә, Венера анын кулын тотып: "Рәхмәт сиңа, профессорым,—диде — Бу сәфәрдән искиткеч хатирәләр калды”.—Ул бераз гына дулкынлана иде гөсле.
— Минем сиңа нәни генә бүләгем бар. —һәм бизәкле тартмага салынган алтын каләм сузды.
—Алтын каләм .— диде.—Язганнарын да алтын бәһасенә торсын.
—Минем язганнарым бәһасез,—диде Нагаев.
Ияген өскә чөеп—ә ияге анын шундый йомры, матур!—Нинди көлгән иде Венера.
—Нигә көләсең?
—Ирләр үзләре турында бик югары фикердә...
—Үзебез мактанмасак, безне кем мактар ’
—Мин сине мактыйм...—Венера тагын бер сәбәпсез көлде.
—Казанда да гел очрашып торырбыз бит?
—Ә хатынын? балаларың? Синдәи зур кешеләргә имиджны сакларга кирәк, шаярма, иптәш профессор.
—Шундый чибәр кыз-хатын белән... дус булу имиджны бизи генә.
Тиз генә очрашырга язмаган икән. Казанга кайтуга һич көтмәгән матавыклар, борчулар бөтереп алды Нагаевны
Матавык кынамы... Анын тез астына китереп суктылар һич көтмәгәндә.
Ялдан кайтып бер атна үтте микән, аны Министрлар кабинетына чакырдылар.
Түрә, аңардан шактый ук яшь кеше, бик төксе каршы алды. Исәнлек- саулык та сорашып тормыйча—дөрес тә, Нагаевнын исәнлеге ана ниемә кирәк?!—үгезнең мөгезенә ябышты ул:
— Институт эшендә житди кимчелекләр бар,—диде —Серьезные недостатки... Без җитәкчелекнең эшеннән риза түгел.
—Нинди кимчелекләр? Сез конкрет сөйләгез,—диде Нагаев шактый ук аптырап.
—Смена поколений. Альберт Марленович.—диде түрә өзеп — Яшьләргә юл бирергә кирәк
Нагаевнын күз аллары карангыланлы... ә чырае агаргандыр, түрә ана сулы стакан тоттырды
—Борчылмагыз сез ул кадәр. Без бит сезне эштән кумыйбыз. Сектор мөдире булырсыз.
—Мина пенсиягә кадәр биш ай вакыт калды. Шунарчы көтә атмадыгызмы0 —А что это меняет?
—Мин президентка керәм.
Түрә елмаеп ике кулын жәйде:
—Пожалуйста!
Хәер, мәсьәлә ин өстә хәл ителмәсә. бу егет анын белән болай сөйләшер идеме?
—Кем инде ул?
—Сез аны беләсез. Бездә эшли...—Һәм ул таныш исемне атады —Шаулап йөрмәскә кинәш итәм,—диде ул Нагаевнын кузгатуын күреп —Персональный машинагыз сезгә калачак О деталях поговорим еше Бергә-бергә яшисе бар бит әле. Альберт Марленович -Түрә анын хәленә кереп елмайды — Юбилеегызны зурлап уздырырбыз. Орденны лично үзем обсшаю
— Рәхмәт инде —дип мыгырдады Нагаев
Түрә яныннан ул туп-туры өенә кайтты. Тынычланырга, үз хате турыңда ныклап уйланырга кирәк иде Ишекне ачуга ук борынга корвалол исе килеп бәрелде Хатынынын еламсыраган тавышы ишетелде
—Кайттыңмы? Кайда йөрисен син? Эшендә юк. кесә телефонын алмый -Ни булды?
—Үләм. ахрысы. Йөрәгем чәнчи кан басымы күтәрелгән —Скорый чакырырга иде.
—Алар ни белә?
— Ни эшләргә сон?—Нагаев хәле китеп урынлыкка угырды. тел астына валидол салды. Берәү әйтмешли "Эшләргә-то нәрсә0"
—Син минем үлүемне телисең инде-е —дип елап җибәрде хатын —Ял итәргә дә берәр кәнтәен белән баргансыңдыр әле —Тынычлан, зинһар. Үз хәлем хәл —Гомер буе эгоист булдың син Нагаев ачыргаланып кычкырды —Житте, дим. ниһаять!
Шул чакта телефон чылтырады Беркем белән дә сөйләшәсе килми иле Нагаевнын. Ә телефон чылтырый да чылтырый -Әйе?
—Исәнме, профессоркайгынам Син кая югалдың?—Төрепкәдә Венеранын шат гавышы ишетелде — Бөтенләй югалдың ич син! Кайтканнан бирле хәбәрен юк. Очрашабызмы0
— Юк. Гафу итегез Телефон тагын чылтырады —Син шаяртасынмы'.’Альберт
— Юк. шаяртмыйм Ишетәсезме, мин серьезно' Серьезно!
Кыска-кыска гудоклар...
Ул обойдагы бер ноктага карап утырды ла утырды. Карлигы тоште. хатыны күләгәдәй шуып йокы бүлмәсенә кереп китте Ә Нагаев урыныннан кузгалмады.
Юкка шулай авыр кичергән икән ул кәнәфиеннән төшүне. Кәнәфидән төшү түгел, иннән авыр йөкне төшерүе булган! Вакьггы күп хәзер, җаваплылык аз, машинада кул астында гына, елгыр шоферы чакыруга ук подъезд төбенә килеп туктый. Институт хезмәткәрләре аны кәнәфисез килеш тә хөрмәт итәләр икән. Ни кирәк тагын кешегә?
Йөрәге генә менә, сыкрап, нәрсәдер җитмәүне искәртә шул. Нәрсә түгел. Венера җитми икән ана... кыз-хатын!
Директор вазифаларын тапшыргач ук аңа чылтыраткан иде югыйсә. Тавышын көрәйтергә тырышып:
—Венера, мине гафу ит, зинһар.—дип сүзне башлаган иде.
-Кем бу?
— Инде танымыйсын дамы? Альберт Марленович мин. Синен профессоркаен...
—Мин андый кешене белмим Һәм вообще. бүтән звонить итеп борчымагыз.
—Венера!—Ләкин элемтә өзелгән иде инде.
Инде мона бер ай вакыт үтте Нагаев атна саен төнлә Әмәткә бара, таныш урамны әйләнә, баганаларга Венераны фаш иткән кәгазьләрен ябыштыра. Бер атнага шулай тынычланып кала. Тик бер атна узуга кимсенүе, гарьлеге, үче тагын кузгала, төн уртасында ул машинасын Әмәткә куа, кача-поса баганаларга белдерүләр ябыштырып йөри: "Венера—сөйрәлчек!”, "Венера— шлюха!”
Менә хәзер дә ул төнне ертып Әмәт ягына җилдерә. Тик бу юлы урам чатларында "төн күбәләкләре" күренми, урамнар буп-буш диярлек, тик ара- тирә сонарган машиналар гына үтеп китә.
Беренче баганага кәгазен ябыштыруга ук. җир астыннан чыккандай, аны ике кеше ике ягыннан эләктереп алды.
—Күптән көтәбез инде сине, урод,—диде берсе.
Икенчесе сугарга кизәнмәкче иде дә. Нагаевнын кыяфәтен күргәч, никтер кире уйлады.
Нагаев үзе бернәрсә аңларлык хәлдә түгел иде.
Милиция бүлегендә аны күрергә кизү торучы барлык милиционер җыелды.
—Ә мин профессорларны акыллы кешегә чутлап йөри идем.—диде тәбәнәк буйлы бер сержант
—Аларнын күбесе мондый,—дип бармагы белән мангаена төртеп күрсәтте берсе.—Күп укыганнан...
—Утыр,—диде капитан.—Хәзер беркетмә тутырабыз. Исем-фамилия?
—“Сез” дип сөйләшүегезне үгенәм.
Капитан гаҗәпләнеп калды:
—Да? Культурный. значит... Исем-фамилиягез. атагызның исеме?
—Альберт Марленович Нагаев!
Беркетмәне тутыргач, капитан анын алдына кәгазь шудырды.
—Анлатма языгыз.
—Нәрсә язарга?
—Нигә кешегә яла яккан листовкалар таратасыз? Нинди мөнәсәбәттә сез Венера... тәк. . Ибатова белән? Барысын да языгыз. Сезне өйрәтәсе юк.
—Мин бернинди листовкалар таратмадым.
—Эһе Безнен хезмәткәрләр тоткарлаганда, багана төбенә пес итәргә тукталган идегез инде, әйеме?
—Әйе!
—Төн уртасында пес итәр өчен Әмәткә килдегез, әйеме?
-Әйе!
—Ну, языгыз шул турыда..
Язды Нагаев өйдә бәвеле килмичә интегүен дә. бары тик төн уртасында Әмәттәге бер багана төбендә генә бушана атуын да..
Капитан аңлатманы укып чыккач туйганчы көлде. Күзеннән эре яшьләр атылып чыкты хәтта!
— Ну, умора... Үләм...—Ул тагын “син”гә күчте:—Под дурачка косишь. профессор? Справкан бармы сон?
—Нинди справка?
—Шизофреник булуын турында..
-Юк.
—Табарсын. Сез. кирәксә, әллә нинди документлар да юнәтәсез — Капитанның ике күзе тулы нәфрәт иде — Барыгыз. Иртәгә сәгать унбергә тикшерүче янына килерсез. Унбишенче кабинетка.
—Сау булыгыз.
Капитан эндәшмәде
Әлбәттә, икенче көнне бу йортка килгәндә. Нагаевнын кесәсендә шизофрениядән авыруы турында белешмә бар иде инде
Тиешле кешеләргә чылтыратылган иде Тик барыбер Нагаевнын жаны. сытылган күнеле шыншып елый иде. Бетте бит ул! Гомер буе бөртекләп җыелган дәрәжә коелды да төште. Репутация! чәлпәрәмә! Гомерен шулай хурлыкта, үлгәнче җуелмас шизофреник тамгасы белән төгәлләрме инде ул?
Бөтен Казан анардан көлә сыман тоелды. Институтка бармас инде ул бүтән. Чукынып китсеннәр. Ә Венера'7 Анын күзенә ничек карар'7 Ә Венера тикшерүче бүлмәсендә утыра иде
—Исәнмесез,—дип авыз эчендә ботка пешерде Нагаев. Ул Венерага күтәрелеп карарга да кыймады. Анын болай беркайчан да шулкадәр югалып калганы, үзен бер шакшы бөжәк итеп тойганы юк иде әле'
—Утырыгыз, Альберт Марленович —Тикшерүче өстәлдән башын күтәрмичә генә урынлыкка ымлады.
Нагаев анын алдына бүген генә алган белешмәне китереп салды -Нәрсә бу?
—Мин—шизофреник...
—Да? Без үзебез дә шикләнгән идек аны. Тик махсус тикшермичә булмас Шул чакта Венераның тавышы ишетелде:
— Махсус тикшерүнең кирәге юк Тикшерүче ана аптырап карады.
— Мин гаризамны кире алам.
—Ялгышмыйсызмы?—Тикшерүче папкасыннан кәгазь алып Венерага сузды —Бу бәндә исемегезне тагын пычратып йөрмәсме?
—Йөрмәс!
Нагаев бүртенгән чыраен кайда яшерергә белмәде.
—Алайса —дип урыныннан торды тикшерүче —Мин сезне тоткарламыйм Безнең бүтән эшләребс»лә баштан ашкан.
Урамга чыккач. Венера Наглевны култыклап аллы —Әйдә, әнә теге кафега кереп утырыйк әле Сөйләшәсе сүзләр күп җыелган,—диде ул.
Нагаев, туктап, кыз-хатыннын күзләрен эзләде Тапты. Тик анда кызганудан башка берни дә күрә алмады.
Мин аңламыйм Син ничек, болай... булдыра аласын.
Кыз-хатын монсу елмайды:
—Син әле бик күп нәрсәне акламыйсын, жаныкаем —Һәм йоп-йомшак учы белән анын юеш яңагын сыйпады