ӘХЛАКЫЙ НУР КАЛДЫРСАҢ...

Җан көзгесе
Хәсрәттән дә, шатлыктан да Күз ник яшьләнә диләр,
Күзнең җанга аерылгысыз Береккәнен белмиләр.

Йөрәк хөкемгә хаклымы?
Юка гына китап Укыдым да.
Бик сокландым
Кайнар хисе, олы фикеренә.
Шул китаптан күчте Хыянәткә нәфрәт Күкрәк читлегемә.
...Йөрәк хөкемгә хаклымы - Шуны белмим менә.
Игенче
Юкны бушка авыштырган Игенче түгел. Түгел!
Бу дөньяда шөпильләр күп. Игенче шөгыле - ШӨГЫЛЬ!
Сүздән ботка да пешерми. Бурамый сүздән бура.
Сабыр гына үз эшендә Муллыкка нигез кора.
Тыйнак юмартлыгын өчен Рәхмәт сиңа, игенче! Елдан-елга насыйп булсын Игенче сөенече.
Күләм
Җиһанның һәр инсаны Ком бөртеге нибары.
Әхлакый нур калдырса. Шул ук кеше - Җир шары.
Кояшка алмашка Болытлар куерып.
Юлымны чуалтты.
...Яшь идем, ялгыштым. Кояшны югалттым.
Син килдең күтемә Кояшка алмашка һәм балкып кул суздың. Ялгызым калмаска.
Тормышка мәхәббәт Кабыздың күңелдә. Сүрелмәс дәрт белән Яшим мин бүген да, Гомерем түрендә.
Җитиеш яшыккязр «манифесты»'
Эй. чнбәркәй!
Чәчкә карама енн.
Җитмештә дә йөрәк яшь әле:
По1ерсн кнләм, дәшсәң, чәчкә тотып,
Кнл, егетем, диеп дәш әле...
Капка
Көндез капкаңа сугылдым, Бикле идең капкан.
Кичен килеп каккан идем, Кат-кат бикле, баксам.
Ачык капка - ачык күңел, Бикләп торсаң—тозак.
Үз-үзеңә рухи киртә,
Үз-үзеңә йозак.
Кеше күңеле
Нинди иркен дөнья: диңгез, һава, дала. Кеше күңеле барыннан да иркен— Уйлап кына кара...
Кеше күңеле барыннан да таррак— Күнме сабый бала.
Күпме ата-ана Тәрбиясез кала...
Бер абынгач...
Ачысын да, төчесен дә татып. Яхшы беләм, имеш, дөньяны. Уңны уңга көйләп йөри торгач. Килеп чыга, каһәр, сул ягы.
Нык абынгач ялган абруйларга. Таныйм хәзер алар битлеген.
Ничек күрмәгәнмен - таш баскан ич Бик күпләрнең күкрәк читлеген.
Меңенче кәрра
(масая)
Асыл костюм шуңа бер мәл көрсенде: Эчке күлмәк кәперәйде бер көнне:
«Хуҗабызга кем кадерле, кем якын.
Мин ләбаса! Мин булмасам. кем тагын?
Көне-төне ул минем кочагымда.
Күреп яшим мин ялангач чагын да!
Сиңа тими беркайчан да бу рәхәт, Сиңамы соң мондый тормыш, бу бәхет.ь
... Керләнгән дип, ничек моны күрмәдем, Салып атты беркөн хуҗа күлмәген.
Елый-сыкрый хәзер күлмәк, бичара... Син, укучым, моңа сабак дип кара.
Безнең тормыш - зур театр, Без артистлар шавыннан Елап-көлеп тора маска Зур дөнья чаршавыннан.
Берьюлы уйнала монда Драма, комедия...
Барыбыз да төп гюльләрдә... (Вак рольгә дә без ия!)
Адым саен монда башлам, Адым саен чишелеш...— Кульминациягә иярә Бик еш кына чи килеш.
Режиссеры кем дисәгез, Анысы да үзебез.
Тормыш дигән тамашада

Реклама