Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Бакырчы авыллары
Бакырчы авылы Яшел үзән районында урнашкан. Рәсми рәвештә Бакырчы дип
аталса да, халык телендә ул Әрә Бакырчысы дип йөртелә. Авыл район үзәге
Зеленодол шәһәреннән 46, тимер юл станциясе Урмардан —14, Козловка
пристаненнан 3 чакрым ераклыкта урнашкан.
Бу авыл тарихи чыганакларда һәм халык авыз ижзты әсәрләрендә искә алына.
Казан ханлыгы чоры авыллары теркәлгән исемлектә дә авыл бар. Һарун
Йосыпов Бакырчы авылы зиратында XVI йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы булуын
яза.
Д. А. Корсаков белешмәсендә (XVIII йөз) авылда 107 йомышлы татар, 50
керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә.
А. Артсмьев Бакырчы авылын искә ала. андагы 526 хуҗалыкта мөселман дине
тоткан 526 ир-ат һәм 568 хатын-кыз исәпләнгән. Авылда мәчет һәм гыйбадәт кыла
торган бер йорт булган. 1898 елда басылып чыккан белешмәдә күрсәтелгәнчә,
Бакырчы авылында татарлар яшәгән.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына күрә Әрә Бакырчысы авылы халкы
күршедәге Жуйынчы, Акъегет авыллары белән бергәләшеп июнь башында Симек/
Чимек җыены бәйрәм иткән.
Каюм Насыйри Бакырчы авылын болай сурәтли.
«Бакырчы авылы—Чуел өязендә бик кадимге иске авылдыр. Жиде-сигез йөз
елдан бирле Бакырчы авылы бардыр Кадим заманада Бакырчы авылы бик караңгы
урман эчешә Эрә суы буена утыргандыр, шунын өчен Эрә Бакырчысы дип
аталадыр. Әмма Бакырчы авылы төп Болгардан килгән халык түгелдер. Бәлки,
соныннан җыелган халыклар булса булыр. Ин әүвәл башта Бакырчы мукшы авылы
булгандыр Үзләре мукшы булсалар да. ислам дине тотканнар. Алар бакырчылык
һөнәре белән тереклек кылганнар: шул сәбәпле бу авылны Бакырчы авылы дип
атаганнардыр. Эрә суы белән йомычкалар, адәм кулыннан чыккан нәрсәләр агып
килгәнен күрсәләр, әйтәләр икән, анда да торучылар бар икән. дип. Иске заманда
урманнын аргы ягында авыл бар икәнен дә белмәгәннәр, шулкадәр калын урман
эчендә яшәгәннәр. Хәзер дә Бакырчы байтак зур авылдыр. Соныннан төрле җирдән
җыелып зурайганнар. Тәтеш өязендәге Бакырчының асылы бу Бакырчыдан
чыккандыр Хәзер лә Бакырчы зиратында кадимге бер бик иске таш бардыр, хәзер
ул уалып беткән. 1855 елда Шырдан авылы мулласы Габденнасыйр анын тарихын
язып алган. Ул вакытта ташнын язулары укырлык икән...»
Бакырчы авылы олылары сөйләвенә караганда, авылда элек иске зират була. Бу
зиратка тирә-юньдәге 12 авыл мәет күмгән. Авылның иске урыны хәзергесеннән
2800 метрлар читтә, «йорт өсте» дигән урында була. Заманында Мәскәүгә бара
торган олы юлны авыл халкы Топалан жулы дип йөрткән икән. Бакырчы авылы
башта менә шул юл буена урнашкан була. Олы юл буена утырган халык бик күп
җәбер күргән Явыз Иван гаскәрләре дә Казанга яу белән барганда шул юлдан
үткәннәр.
Дәвамы Башы журналның 2006 елгы 6 санында.
Заманасында авыл чукындырылган Бу вакыйга белән бәйләнешле истәлекләр дә
сакланган. Чукындыручылар авыл халкын бик каты кыйныйлар Кайбер кешеләр
кыйнауга чыдый алмыйча чукынырга да риза булалар. Чукындырылган халыкны
керәшен дип йөртә башлыйлар. Авылда керәшен зираты ла бар. Бар халык та инде
күптән исламга кайткан.
Бакырчы авылында яшәүче Борһан Низамиевтән (1901 елда туган) И. Надиров
1955 елда «Бакырчы бәете» исемле бәет язып ала. 1978 елда аны М Әхмәтжанов кабат
язып кайта.
Бу бәет 1897 елнын 28 гыйнварында үткәрелгән жан исәбе алу вакыйгалары белән
бәйле рәвештә чыгарылган. Билгеле булганча, Идел-Урал буендагы төрки халыклар
патша хөкүмәтенең бу эшен көчләп христиан диненә күчерү өчен башкарыла торган
бер эш дип кабул итәләр һәм төрле юллар белән ана каршы торырга тырышалар.
Авылларга жәза отрядлары («обжор командалары») килеп, патша әмерен үтәргә
керешә. Крәстиәннәрне камчы белән суктыру, мал- мөлкәтләрен талау,
хатын-кыхтарны мәсхәрәләү һ. б. мона хәтле дә өзелеп тормаган башбаштаклыклар
дәвамы булып, халыкның көчле нәфрәтен уята. Әле 1870 нче елларда гына «Мир
җыемнары һәм повинностьлар турындагы яна инструкция» уңае белән күтәрелгән
крестьян хәрәкәтләре (Татарстан АССР тарихы. 1970. 226 б.) яңа протест
дулкыннарына килеп тоташа. Татар авылларындагы бу елларга караган вакыйгалар
һәм халык тормышы М Галәүнен «Болганчык еллар». «Мөһаҗирләр» һәм X.
Кәримнең «Ертылган приказ» дигән китапларында сурәтләнә
Халык үзе исә «Перепись*. «Бакырчы* кебек әсәрләрдә әлеге вакыйгаларны бәет
жанры рухында фаҗига итеп тасвирлый, үзенен протестын шул юл белән
мәңгеләштерә Типик хәлләрне тасвирлаганга, ул әсәр төрле төбәкләргә таралган
Бәетнең эчтәлеге болай:
Бу вакыйга булды үзе мен, сигез йоз туксан җидедә.
Коз конендә декабрьнең егерме дүртенче конендә Губернатор
шашып килгән, җиз барабан кактырып,
Зур команда алып килгән, Бакырчыларны куркытып.
Бакырчыларның капкас ын җил күтәреп атчасын.
Бакырчыга команда килде Бакырчылар канчасын Бакырчы
авылы зур авыл, икмәк—тозга бай авыл.
Бакырчылар шаккаттылар тирә-якта каравыл Бакырчының
капкасы ыңгырашмыйча ачыгчый Бакырчының халыклары
каравыллы—качагчый Иртә торсак, им күрик, со лдатлар
ташый талчыбык.
Өч-дүрт солдат бергә сукты, Бакырчы халкын яткырып
Бакырчыда уртада су. язын ага ыргылып
Бакырчы халкын суктылар. пГаепле сез»,- дип куркытып.
Бакырчы авылы зур авыл, ике ягы таулы икән.
Сугылганнар бик кызганыч, аркалары канлы икән Бакырчы
халкы җәфалана, йөриләр янып-коеп.
Сугылганнар дәваланды чи тиреләр ябынып Бакырчының
капкасына тимер кадак какканнар Бакырчының кешеләрен
казачатка япканнар Зур команда солдатлар ике атна
торганнар.
Бакырчының халыклары хәйран булып калганнар Бакырчының
халыклары кое казучы —һөнәрле.
Узып киткән зур вакыйга истән чыккан юк әле
Төбәкнең топонимиясенә килгәндә. Укша елгасы. Корканаш чокыры. Талды күл.
Килен күле. Фәсахәт күле. Фәхри бабай коесы. Сәгъди кизләве. Эчкәрс каенсаз.
Каенсаз чирәме. Алын чабата каккан җир исеме. Пута бияләе кыры. Кирәмәт ганы.
Куян атавы, Сәлам аланы. Чимук атаны. Әмир атаны һ б кебек аһәңле атамаларга тап
булабыз
Авылла урта мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, кибет, медпункт эшли.
Мәктәптә авыл тарихына багышланган музей бар. Яңа Мәчет 1993 елның кез аенда
ачылган.
Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Юныс Габдулла улы
Сафиуллин Бакырчы авылында туып үскән.
Бакырчы исеме алган авыл Тәтеш районында да бар. Ул Тәтеш шәһәреннән—
42. тимер юл станциясе Борынлыктан 18 чакрым ераклыкта урнашкан.
Югары әйтелеп кителгәнчә, авыл Яшел Үзән районындагы Бакырчы авылы
белән бәйләнешле.
Бакырчы авылы утырган урын тарихилыгы белән аерылып тора. Археолог-
галимнәр Бакырчы авылы тирәләреннән борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле
авыл хәрабәсе һәм Алтын Урда чорына нисбәтле зират булуын билгеләгәннәр.
Элек бу зиратта гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташлары да булган. 1859 ел
мәгълүматларына караганда. Бакырчының 83 йортында 464 ир-ат һәм 470 хатын-
кыз күрсәтелгән Мәчет берәү булган.
Нажия Борһанова мәгълүматларына күрә. Бакырчы халкы Олы Тархан. Татар
Бидәнгесе. Сөендек авыллары белән бергә июнь ахырында Кыйат ярминкәсе бәйрәме
үткәргән Бабайлар һәм әбиләр сөйләве буенча. Бакырчы дип аталачак авьы урынына
бер кеше килеп төшләнгән. Ул үзе утырган урында бакыр таба Менә шушы бабай
һөнәренә мөнәсәбәтле рәвештә, бу урында барлыкка килгән авылны Бакырчы дип
атыйлар Бу авыл урман арасында утырган булган, тирә-юньдәге кешеләр анын
барлыгын да белмәгәннәр
Авыл яныннан елга аккан. Халык елгада балык та тоткан. Судан агып килгән
әйберләрне күргәннән сон гына халык күршедә авыл оешканлыгын абайлап ала.
Хәзер авыл тау башына урнашкан. Таунын йортлар салынмаган өлеше Мискә
тавы дип атала Нәкъ мичкә кебек түгәрәкләнеп эчкә батып торганга аны шулай
атаганнар.
Бакырчы авылы Бидәңге суы ярына утырган. Бу суны авыл халкы икенче төрле
Инеш дип атый Тирә-юньдәге топонимнардан Бидәңге суына яки Инешкә коя горган
Каенлык чокыры. Олы чокыр. Батка елгаларын. Мант башын (кызганыч, ул хәзер
Идел суы астында калган). Баткак чишмәсен. Изге кизләүне әйтеп китик" Тау астында
ямь-яшел Кизләү урманы бар Элекке вакытларда өйләрдә су булмаганда, кызлар
чиләкләрен биетеп кизләүгә һәм коега су алырга тошкәннәр Тау астындагы урман
эчендә кизләү ясаганнар. Йортларда су бетеп торган вакытларда халык Кизләү
урманындагы чишмәгә суга килә.
Авыл уртасында кечкенә генә күл җәелеп ята. Аны Таракан күле дип йөртәләр
Авылның бер башында Зур күл яисә Әдһәм күле. Кече күл бар: урман янындагы Тай
күле әлегә исән.
Авылдан 3 чакрым чамасы читтә Чагылдым урманы үсә. Урман эчендә анын
Бурчау урыны дигән өлешендә Изгеләр чишмәсе ага. Илһам чишмәсе янына
утыргыч куелган, ул бура эченә алынган.
1986 елда авьинын икенче ягына зур кул ясаганнар. Күл белән Инешне бүлеп
тора торган арага ике яклап каен агачлары утыртылган Бу эш Г Тукай туган көнне
эшләнгәнгә күрә, аны Тукай аллеясы дип атаганнар. Күлнен уртасында утраучык
бар Ул утрауга көймә белән кереп таллар утыртканнар. Утрауны Кызыл тал утравы
дип йөртәләр Авылда хәзер 215 хужалык исәпләнә, аларда 987 кеше яши.
Шуларнын 560—хатын- кыз. 327—ир-ат Хәзер авылда урта мәктәп, медпункт,
мәдәният йорты, китапханә балатар бакчасы, элемтә бүлеге эшли. Китапханәнең
бер бүлеге музей хезмәтен үти. Мәдәният йорты каршында Ватан сугышыннан
кайтмаган авылдашлар истәлегенә бик матур һәйкәл куелган Урамда су
колонкалары койма белән уратып алынган һәм тирәләренә агачлар утыртылган
Авылда элек дүрт мәчет һәм мәдрәсәләр булган Мәчет манаралары 1930 елларда
киселгән. 1991 елда авылда яна мәчет ачылган