МИЛЛӘТ ҮСЕШЕНЕҢ КӨЗГЕСЕ


Бүгенге яшь буын без үскән совет чоры баласыннан шактый гына аерыла. Тормыш авыррак булуга да карамастан, элеккеге елларда мәктәп, идеология нигезлә идеал- лаштырылган жәмгынть өчен яна заман кешеләре тәрбияләп килде Бүген исә бала кече яшьтән ачык җәмгыятьтә кырыс чынбарлык белән күзгә-күз карашып үсә Анын күнелен хыялый әкиятләр уку гына инде канәгатьләндерми, ул реаль тормыш каршылыкларына тизрәк һәм кыюрак үтеп керергә омтыла Димәк, матбугат, ралио-телевилениенен бүген әһәмияте тагын да зуррак диясе килә. Милли матбугат исә— бала күнеленен яшәеш һәм ял итү. рухи кыйбтасыиын төп калыплашу мәйданчыгы Шуна мин баталар әдәбияты
турындагы сүземне дә нәкъ менә балалар матбугатын к^зәт\дән башлап кнтәр идем Нәкъ элеккеге еллардагыча ук. татар балалар матбугатының төп әйлән биручысы
булып «Сабантуй» кала бирә. Анын һәр битеннән балаларнын укуга-эшкә. ялга иҗатка булган сүнмәс дәрте тулып-ташып тора сыман. Шаулы үз тормышлары табигать, җәмгыять, спорт, театр, кино сәнгате, рәсем, музыка дәресләре... Монда ук фән казанышлары, заман техникасы, виртуаль дөнья, машиналар күргәзмәсе. «Хәерле юл» сәхифәсе... Катлаулырак проблемаларны чишүгә абруйлы галимнәрне һәм белгечләрне чакыру язмаларны кызыклы, саллы итә. актуаль, четерекле мәсьәләләргә дә кыю үтеп керү мөмкинлеге ача. Башкортстанда әнә татар мәктәпләре ябылу дәвам итә, «165 мен татар баласынын 16 меңнән артыгы гына биредә татарча уку мөмкинлегенә ия дип яза газеталар»
«Россия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, соңгы биш ел эчендә наркотик кулланучылар саны өч тапкырга арткан. Татарстан хөкүмәте исә аларга каршы көрәшүгә бер елда 70 миллион сумга якын акча бүлеп биргән».
«Мәктәпне беркемгә дә бирмәячәкбез!» мәкаләсе дә игътибарыбызны үзенен исеме белән үк җәлеп итә Анда татар музыка мәктәбенә ябылу куркынычы янавы тасвирлана.
Күп төрле темалар укучылар иҗаты—мәкалә, шигырь, хикәя белән тулыландырыла «Сабантуй»нын Интернетта ачылган үз сайты да анын заман матбугаты һәм, асылда, бөтендөнья татар балалары газетасы булуы хакында сөйли
«Сабантуй»—йөзләгән укучыларының иҗат лабораториясе генә түгел, үзен балалар әдибе дип тойган һәрбер язучының да сыналу-иҗат мәйданы. Узган ел биредә иллеләп әдибебез мәкалә һәм әсәрләре белән катнашкан. Әмма күтәргән проблемаларының мөһимлеге белән дә. әсәрләрендәге сыйфат белән дә аларнын бик күбесе, кызганычка каршы, газетаны бизәп тора дип әйтеп булмый.
Икенче балалар матбугаты органы «Ялкын» журналы да җылы сүзләргә лаектыр дип уйлыйм. Анда да балаларыбыз тормышының җанлы авазы шактый ачык ишетелеп тора. Укучыларның үз иҗатларына зур урын бирелү, узган елда биредә утызлап әдипнең әсәре басылып чыгу—журналның әдәби мохитны да чит итмәвенә ачык мисал.
Минем үземә Тукайга багышланган апрель саны аеруча хуш килде. Журналист Халидә Әкрамованын «Алушны кем Тукай иткән?» мәкаләсе күңелдә җылы тәэсир уята. Р. Батулланың «Шүрәле гаеплеме?» хикәясе дә оригинальлеге, укучыны җитди һәм мөстәкыйль уйлануга этәрүе белән әһәмиятле.
2006 елгы нәниләр әдәбияты хәзинәсенә «Салават күпере» журналында басылып чыккан әсәрләрдә килеп кушыла. Үз нәни укучыларыннан тыш биредә дә егермеләп язучыбызның әсәре урын алган. Димәк, журнал шулай ук әдипләребезгә тәжрибә- ижат мәйданы булып хезмәт итә. Шулай да, нәниләрнең үз тормышын эзлекле- системалы төстә чагылдыру ягыннан караганда, журнал алдагы ике басмадан күпмедер катыша төсле.
Монда укучысының яшен берникадәр олыгайтып карау да үзен сиздерми калмый Дөрес, нәни батанын яшь үзенчәлеген исәпкә алып бетермәү ул—гомумән, безнен уртак бәлабез.
Уфада чыккан нәниләр журналы «Әллүки» турында берничә сүз. Бу басмада баланын яшь үзенчәлеге төгәл саклана. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар хасиятен истә тотып яши Казаннан читтә шундый яна журнал чыгуы мине ифрат сөендерде. Тик аның 2004-2005 ел саннарын күзәтеп чыксам да, ни кызганыч, 2006 елда чыкканнарын мин хәтта милли китапханәдә дә таба алмадым. Монысы инде «тыгыз» бәйләнешләр һәм безнен милли басмаларга чын үзебезчә—татарча!—мөнәсәбәтебез хакында сөйли.
Тагын әле бездә нәни тыңлаучылары һәм балалар әдәбияты язмышына битараф булмаган «Татарстан» радиосы бар. Ун минутлык «Күчтәнәч» һәм «пух-пах» килгән берничә чит ил мультфильмы белән котылып калырга тырышкандай, балалар әдәбияты проблемаларына һич кенә дә кушылып кереп китә алмаган телевидениебез бар. Милләтне милләт итүдә үзләрендә күпме потенциаль мөмкинлек кулланмый ятканын алар беләме икән?!
Узган елгы балалар әдәбиятының шактый зур өлеше, билгеле, китапларда чагылыш тапкан. Татарстан китап нәшрияты һәм «Мәгариф» нәшрияты чыгарган
китапларнын саны ике дистәгә якын. Һәрхәлдә. Казандагы китап кибетләрендә балалар китаплары юк дип булмый.
Шулай да мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга багышланган китапларнын аз санда чыгарылуын әйтеп үтәргә кирәк. Һәрхәлдә, минем кулга аларнын икесе генә килеп иреште Берсе—Светлана Леванловская-Фоминаиын рус телендә чыккан «Утка- пароход» китабы Икенчесе татарча—Рафис Корбаннын «Минем туган көнемдә» дип исемләнгән—авторның юбилеена төбәп чыгарылган күләмле китабы Матур бизәлешле, затлы кәгазьдә басылган әлеге китап шагыйрьнен меннәрчә нәни укучысына сөенечле бүләк булыр дип уйлыйм. Шунысы куанычлы, монда татар балалар шигърияте антологиясенә кертерлек үрнәкләр дә юк түгел. «Җиләктә», «Автомат» шигырьләре, минемчә, әнә шундыйлардан.
Ләбиб Леронның «Борчак шыттырам» исемле «шаттмылтфильмнар»ы—өч сериядән торган китабы—мөгаен, кече яшьтәге мәктәп бататары күнеленә хуш килер. Башлыча чуалтмышлар. мажаратар. әкиятләр рухында ижат ителгән бу нәни әсәрләрнен һәрбер строфасы аерым рәсем белән бизәлгән һәм ул. чынлап та. мультфильм кадрларын хәтерләтә. Автор үз укучысын шигъри «Сәер ил»га атып керә, чәчмә-комикслар. әкиятләр дөньясында йөртә «Әкәмәт затлар»нын маҗаралары нәни укучыга хыял уены аша җиткерелгән җитди тәрбия чарасына әверелә.
Нәни укучысына Ринат Мәннан «Ялкау өстәл» исемле шигырьләр китабын тәкъдим итә. «Тун кигән акбай» шигыре бата күзе генә тотып аталган каршылыклы тормыш деталенә һәм нәни герой кичерешләренә таянудан барлыкка килгән
Узган елда күп кенә әкиятләр басылып чыккан. Әмирҗан Моталлаповнын «Бат сатучы төлке* китабы бүгенге кырыс яшәеш мөнәсәбәтләренең әкияттәге чагылышы буларак истә ката. Эльмира Шәрифуллинанын «Игезәк йолдыз» дигән тарихи әкияте безне ерак үткәннәргә алып китә Ул Сөембикәнең фаҗигасе турында Хәлим Җәләй халык әкиятләренең шигъри версиясе булган «Пәриле күл буенда» һәм «Аю белән Төлке» әкият-поэмасын тәкъдим итә.
«Мәгариф» нәшриятында дөнья күргән «Бармак малай әкияте» китабын рус халык әкиятләреннән Люиия Гыйзэәтуллина тәрҗемә итеп бастырган Талантлы гәржемәчеләребсзнен күркәм традицияләрен бүгенге көнлә уңышлы дәвам иттерү омтылышы сөенечле хәл Бу уңайдан «Мәгариф*тә басылып чыккан тагын бер тәрҗемә мираска—икс йөзләп дөнья халкы әкияте тупланган «Алтын алма» исемле әкият китабына—тукталып үтәсе килә. Аны татарчага Разил Вәлиев тәрҗемә иткән Кереш сүзне язган Рабит Батулла әлеге китапны бик хаклы төстә «Әкият энциклопедиясе» дип бәяли. Дөнья халыкларының шигъри фикерләү үзенчәлеген, туган телебезнең бай аһәнен нәни укучыларыбызга китереп җиткерә алуы белән ул. һичшиксез, әдәби хәзинәбезгә өстәлгән олы бер бүләк
Урта яшьтәге мәктәп балаларына кызыклы булырдай ике китапны атап үтәсем килә Аларнын берсе—Әнәс Хәсәновнын хайваннар һәм кош-кортлар дөньясындагы хикмәтле һәм гыйбрәтле хәлләрне тасвирлаган «Табигатькә тәрәзә» китабы Икенчесе Данил Сәфәров һәм Ләйсән Хафнзованын «Мәгариф* нәшриятында «Малайларга-кызларга» сериясендә чыккан «Виртуаль дөнья» исемле китап Монда компьютер һәм анын җиһазлары. Интернет, виртуаль аралашу кебек заман күренешләре җентекләп, гади укучылар да анларлык итеп язылган
Узган елла үсмерләр очен Алмаз Г ыималиев «Без андый малай түгел'» дим аталган китабын бастырып чыгарган Биредә авторның ундүрт хикәясе һәм бер повесте урын алган Кызыклы вакыйга-еюжет. романтик очыш, хыялый мәхәббәт, маҗаралар тезмәсе, оригиналь стиль, көтелмәгән финал-чишелеш. тәрбия кысаларына сыяр-сыймас яшәгән шуклык-шаянлык, әче гыйбрәт, җитди уйланулар - мина калса, үсмерләр әдәбиятына кирәк булган бөтен сыйфатлар да монда бир. Ул ин мавыгып укыган китапларымның берсе булды Монда әлегә бердәнбер нәрсә күрмәдем мин—ул да булса—классик әсәр' Авторга, минемчә, бу хакта ныклап торып уйланырга кирәк Табигатьтән бирелгән талантны ярты юлда калдыру—егетлек түгел!
Игътибар иткәнсездер, укылган йөзләрчә шигырь, дистәләрчә хикәяләр
арасыннан сайлап алынганнары бармак белән санарлык кына. Сөенеп кулга алырдай кнтапларыбызнын да яртысыннан артыгы классика һәм фольклор әсәрләренә туры килә, шуна аларнын күбесенә—әкиятләрдән башкасына мин биредә тукталып та тормадым.
Бер жөмлә белән йомгак ясап, мин узган елда балалар әдәбиятының сан ягыннан да, аннан да бигрәк, сыйфат ягыннан уңышлары һич югары димәс идем.
Ин күп әсәрләрнең тиешле югарылыкта тормавы, һичшиксез, аларнын сәнгати фикерләүгә таянмауда, сурәтле фикер хасиятләрен исәпкә алып бетермәүдә. Шигырьләрдә башлыча тематик такмак ясап, тасвирны ритм-рифмага корып сөйләп чыгуда, хикәяләрдә җанлы психологик образның, детальле тормыш күренешләре аша сурәтләп, кызыклы сюжет кысаларыңда яктыртылмавында.
Без өлкәннәр әдәбиятына югары эстетик таләпләр куябыз. Ә бит балалар әдәбиятының сәнгати дәрәҗәсе һич кенә дә кимрәк түгел, бәлки әле ул тагын да тоемлырак, шигъри сүзе дә ачыграк яңгырарга тиештер.
Табигый ки, зур талантлар ел да туып тормый. Димәк, булганнарынын кадерен белергә, әдәбиятка файда китерердәй авторларга яңадан да эшләү өчен ипи-шикәрлек ин элементар шартлар тудыра белергә дә кирәк. Менә без бүген: «мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр әдәбияты юк» дип зарланабыз. Әйдәгез, замана җитәкчеләре мантыйгына туры килерлек итеп фикер йөртик алайса: Тукайның «Гали белән Кәжә». «Безнен гаилә» шигырьләренә түләнгән гонорар бүген якынча 40ар сум. Инде милләтнең киләчәк мәнфәгатьләреннән чыгып, шундый шигырьләрнең нык җитмәвен искә алып, җитәкчеләребезгә тагын да шундый бер дистә шигырьгә заказ бирик! Таба алырлар идеме алар (һәрберсенә 40ар миллион акча биреп булса да!) тагын шундый нәниләр шигыре?! Юк. таба алмаслар иде!
Әлеге хыялый фаразны мин бүгенге материаль һәм рухи дөньяның бер-берсенә ни дәрәҗәдә чит һәм ят торганлыгын күрсәтер өчен китереп узам. Бүгенге көнлә футбол, хоккей, баскетбол командаларына—миллионнар салып, теләсә нинди талантлы уенчыны сатып алырга була. Әмма талантлы татар балалар язучысын (милли культура өчен күпкә кирәгрәк затны) дөньяның бер почмагыннан да табып алу мөмкин түгел.
Балалар әдәбиятындагы икенче зур кимчелек итеп мин балалар яше үзенчәлеген, әсәрләрдәге нәни геройларның психологик хасиятен тиешенчә файдаланмауда күрәм. «Балалар әдәбияты» дигән әдәбият юк ул. «Балалар әдәбияты» дигәч, без 2 яшьлек сабыйлар әдәбиятын да, 15 яшьлек үсмерләр әдәбиятын да бергә бутап йөртергә тиеш булабыз. Ул гына түгел, бу терминга җыелма мәгънә биреп, гомумән дә яшь үзенчәлеге билгесез яки ачыкланып бетмәгән әсәрләрне дә кертеп карарга керешәбез. Ахыр чиктә, мондый хәл балалар әдәбиятында профессионализмның җитмәве белән бәйле Яшь үзенчәлегенә тиешле игътибар итмәүнең тискәре нәтиҗәләре, һичшиксез, бер әдәбият белән генә чикләнми Бүгенге җәмгыятебезнең ин фаҗигале чирләре дә, башлыча, шушы элементар хакыйкатьне күз уңыннан ычкындыруга барып тоташа.
Табигать кешегә чикләнмәгән мөмкинлекләр биргән, анын даһилыгына бөтен алшартлар куйган. Гомеренең беренче елларында ук бала баш җитмәслек зур үсеш юлы уза. Бүгенге тикшерүләр күрсәткәнчә, өч яшендә балада баш мие күзәнәкләренең 80%ы формалашырга өлгерә. 2-4 яшьтә ул киләчәктә авыр бирелә торган яисә бөтенләй бирелмәгән нәрсәне дә уйнагандай бик жинел үзләштерә.
Японияне сугыш хәрабәләреннән бүгенге көн техника казанышларына китергән кешеләрнең берсе—атаклы «Сони» фирмасын оештыручы Масару Ибука үзенең «Өч яшьтән сон инде сон...» (М., 1991) китабында баланы туганнан башлап ук ничек дөрес тәрбияләү кирәклеген күрсәтеп бирә. Теориядә генә түгел, нәкъ менә гамәлдә меңләгән япон балалары анын программасы нигезендә тәрбияләнеп, Японияне һәрьяклап дөнья лидеры рәтенә чыгардылар.
Бу даһилык чорын без ничек файдаланабыз сон? Дөресе, аннан файдаланабызмы? Кызганычка каршы, бу чорда безнен вакыг бала белән шөгыльләнеп түгел, ана ясле, балалар бакчасы эзләп үтә. Мәктәпкәчә яшьтәге нәниләргә без юньле-башлы китап та бирә алмыйча, тамагы туйса—шул! дип, анын
бик күп сәләтләре ачылуга киртә яки тоткарлык ясыйбыз. Менә кая китә безнсн милләтнен даһилары! 3-4 яшендә кулыннан тотып музыка мәктәбенә илтмәгән баладан 15 тән сон инде зур музыкант чыкмаячак. Бүгенге көндә зур композиторларыбызнын булмавы, бөтен татар дөньясын авызы ни сөйләгәнне колагы ишетми торган «эстрада йолдызлары» каплап алуы әнә шунын бәласе Башлангыч сыйныфларда яна бер төр яшь үзенчәлеге—баланын белемгә омтылу, тел үзләштерү, фикерләү сәләтен үстерү вакыты башлана. Кызганычка каршы. бу чор да безнен милләт өчен сөйләп бетергесез зур фаҗига-югалтулар алып килә. Бу яшьтә милләтебез балаларынын яртысыннан артыгы үзенен газиз туган телен өйрәнүдән мәхрүм ителә. Аларнын ата-баба теленнән, үз милләтләреннән аерылу чоры бу. Чөнки нәкъ менә шушы этапта үхтәштерелгән тел генә бөтен табигый матурлыгы, тирәнлеге белән үз булып, синеке булып, чисталыгы, камиллеге, ныклыгы белән гомерлеккә күңеленнен яшерен почмакларына да үтеп сенеп кала. Моннан сон үзләштерелгән тел инде ул—үзеннеке түгел, чети-бети килгән агач протез тел генә
Димәк, киләчәктә ничә татар баласынын үз телен иҗат теле дип кабул итү ихтималын, саф татарча сөйләшү мөмкинлеге булуын бүген үк инде якынча әйтә алабыз—башлангыч сыйныфларда ничә бала үз телендә укыса, аларнын саны да шул кадәр булачак!
Баланы үз ата-баба теленнән мәхрүм итү!—монардан да коточкыч зуррак җинаятьмен булуы мөмкинме? Әгәр дә кемдер моны табигый хәл дип саный икән, әйдәгез, дөньядагы бөтен милләт балаларын да шушы яшьтә берничә ел икенче телгә күчереп укытып карыйк! Бөтен милләтләр дә бертигез дибез ич' Кызык, бу идеяне күтәреп чыкканда, шовинизм вирусыннан күзләре томаланган бөек милләт вәкилләре безне нинди сүзләр белән сүгәрләр иде икән?
Быелгы хәйрия елында, мина калса, хөкүмәт җитәкчеләребез, шул исәптән барлык матбугат, иң беренче чиратта, милләтебезнең исән-сау азешс һәм киләчәге булган, әмма хокукый изелүгә дучар ителгән, рухи ачлык, рухи геноцидтан җәфа күргән балаларына ярдәм турында күбрәк уйлансын иде' «Бездә милли проблема юк» дип, бу хакта дәшми калуны зирәк сәясәт дип санаучылар милләткә артык кыйммәткә төшә түгелме?!
Урта яшьтәге мәктәп балаларынын да үз хасиятләре бар Үзе сөйләшкән гап- гадител аны иксез-чиксез тарихи-мәдәни киңлеккә, гореф-гадәт, традиция, культура элементлары белән бизәлгән милли офыкларга алып чыга Бу яшьтә бала ми. ы и культура мохитында тәрбияләнеп үсми икән, телне белүенә дә карамастан, милләтнен ул эчке сулышын, югалту-әрнүләрен үз жаны кебек тирән тойган шәхескә әверелми, аларга битараф кала, хәтта үз милләт менталитеты да ана ят булып тоела. Милли культурадан йөз төрле гаеп табып, үзен өстен санап, ул рухи бәхетен читләр арасында өмет итә Үзе милли мохитта яшәп калган очракта да. бу читләшү анын балаларына бирелә. Чөнки анарда милләтне чынлап торып, әрнеп ярату юк һәм булмаячак та! Бүгенге рус телендә сөйләшкән түрәләрнең дә балалары беркайчан да тагар булмаячак (аерым очракларны санамаганда). Азар инде күптән инглиз геленә өйрәтелеп куелган. Хәзер алар әти-әниләре белән берлектә, киребеткән милләтче татарларны эчтән сүгә-сүгә, дүрт күз белән боек глобальләшү чорын көтәләр Ой, озак тоела ул көткән нәрсә1
Ә үсмерчак ул, белүебезчә, аеруча капризлы чор. Монда бөтен гадәти нәрсә кисәк җимерелеп төшә һәм аның урынында ор-яна дөнья барлыкка килә. Бу этапта да милләтебез өчен фаҗигаләр җитәрлек Бу чорда тыз-быз йөгерешә башлаган министрлыклар, бушка сарыф ителгән миллион сумнар кызык га. кызганыч га Алдагы этапларда кам караганнар? Бу өлкәдә дә мен ел элек табылган хакыйкатьне үзендә йөрткән Исламга ни дип бүген бәйләнәләр *
Әдәби әсәрләрнең сыйфатын төшергән өченче зур кимчелек—адипнен оригиналь фикер-идсясе, философиясе булмавында, анын зур четерекле проблемалардан качуында. Хәер, монда философия дип зурдан кубып сөйләшү урынсыз и кебек Сүз глп-гади гражданлык позициясе, кыйбла ачыклыгы булмау хакында бара Без үзебезне мөселман дип йөрибез Чынлыкта үтибезме без ул таләп иткән
нәрсәләрне1 Ә бит икейөзләнү. монафикълык Исламнын һәм яшәешебезнең иң зур дошманы' Безнен өлкәннәребез, җитәкчеләребез, тәрбиячеләребез, азучыларыбыз ни өчендер моны мөмкин эш дип саный. Ялгышалар. Үзләре качып йөргән нәрсәгә балаларны ничек өйрәтмәк кирәк?
«Милләт» дибез! Ә без ана ахыргача тугрылыклылармы? Нигә барча әдипләребезнен. сәнгать әһелләренең дә балалары татарча сөйләшми? Нигә безнен бөтен патриотлыгыбыз Чечняга каршы сугышырга солдатлар үстереп җибәрү белән чикләнә1 Нигә бүгенге күренекле шәхесләребезнен балалары милләт лидерына әверелми?
Җитәкчеләребез һаман әле Татарстанның чын байлыгы итеп җир асты хәзинәсен сан ы алар һәм милләт үсешен баррельләрдә үлчәүне кулай күрәләр. Милләтебезнең ин зур хәзинәсе балалар һәм балалар әдәбияты икәнлегенә кайчан булса да төшенерләрме, белмим.
Ин зур кимчелегебез, шулай да. мина калса, дәүләтнең бердәм милли программасы һәм ачык яшәеш кыйбласы булмауда. Икътисадта гына түгел, рухи тормышта да «быть или не быгь» дилеммасын күптән хәл итәргә кирәк иде югыйсә! Кемнәндер игелек көтеп ятасы юк.
Милләтче булып түгел, аз гына милләтне яраткан кеше буларак күз ташласан да, рухи тормышыбызның кайсы гына өлкәсенә барып төртелмә, һәммәсенең ярым- йорты. һәммәсенең проблемалы булуына төшенәсен.
Балалар бакчасыннан башлап, курчак театрыннан башлап (яна бинасы булмаудан зарлануым түгел, мине репертуарында сигез татар пьесасы булып та. Казан хәтле Казанда карарга тамашачысы булмау күбрәк борчый), мәктәпләрдән башлап, радио-телевидениедән. тозсыз эстрада концертларыннан башлап, китап кибетләре, китапханәләре, язучылары, композиторлары, нәшриятлары, фәннәр академиясенә кадәр—тоташ проблема...
Киләчәктә без нинди милләт булырга тиешбез? Ничә әдибебез, ничә композиторыбыз булырга тиеш1 Мона җавапны без бүген үк эзләргә, бүген үк шуның нигезен салырга тиешбез. Сәнгать кенә түгел бит әле. четерекле мәгариф эше дә бар. Татарстанда, әйтик, бүген ничә татар баласы татарча сөйләшә белә? Ә чит төбәкләрдә, дөньяда1 Белмәгәннәренә без нинди ярдәм кулы суза апабыз? Татар телен укыту һәм өйрәтү—Россиядә гаять авыр мәсьәлә. Мина Мәскәүдә. Педагогика дәүләт университетында, укытырга туры килде. Әмма мин. ярты ел йөреп тә. Цветной бульвардагы гап-гади мәктәптә, инде бергә тупланган татар балалары сыйныфына, хәтта факультатив рәвештә генә дә. татар теле укытырга рөхсәт ала алмадым. Каршы да килмиләр төсле, кертмиләр дә. Телдән әйтелгән язылмаган закон! Аны үтү юлларын бүген кем эзләргә тиеш? Монын өчен анын дәүләт дәрәҗәсендәге бердәм теоретик һәм гамәли механизмын булдыру сорала. Бу яктан Мәскәүдә әрмәннәрнең укыту системасын оештыру осталыгына тан каласын. Хәтта алар ачкан балалар бакчасында бүтән алты милләт вәкилләре белән беррәттән. үземә дә бер ел буена татарча укыту насыйп булды. Татарча укыту—Сабантуй үткәрү генә түгел шул, бик күпләргә ул ошамый Нишлисен, безнен милләткә, шул исәптән анын балалар мәктәбе һәм балалар әдәбиятына да. әнә шундый күп төрле каршылыкларда сыналу бирелгән...
Балалар күнеле ул бик сизгер—Тукай кебек барысын да күреп-ишетеп тора. Балалар күнеле ул бик чыдам—татар халкы кебек барысына да түзә килә. Әмма балалар күнеле ул. тарихи язмыш кебек—бик кырыс та була белә:
Исән ич аларның үз хачны.
Ник үсә чит телдә мең ятим.
Чыгарыр хакемен чач тарих, чын хаким:
Бармы ул. юкмы ул милләтең ?!

Реклама