МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ХӘМЕР «'.-Шәраб, аракы, исерткеч эчемлек, шулай ук наркотик матдәләр Мөхаммәд Пәйгамбәр "Мән шәрабел хәмрә хәрәҗө мән җәвүфиһи.”-дигән ("Әгәр дә берәү исерткеч эчемлек эчсә, анардан иман нуры качар”). Коръән-кәрнмнең “Майдә" сүрәсендә (5:90) болай диелгән “Ий мөэминнәр! Исерткеч эчемлекләр һәммәсе дә. отыш уеннарының һәртөрлесе. санәмнәргә табыну, шулай ук уклар белән ырымлану эшләре хәрамдыр Дөрес, алдарак назил булган аятьләрдә әле хәмергә һәм хәмер эчүгә мөнәсәбәт болай тискәре түгел. Мәс . Умарта кортлары" сүрәсенең (16) 67 нче аятендә:
' Вә без үстергән хөрмә, йөзем җимешләреннән ләззәтле эчемлекләр вә татлы ризыклар ясыйсыз. Гакыллы кешеләр өчен бу нәрсәләрдә дә гыйбрәтләр бар, " диелгән Мәгълүм булганча, мондый аятьләр соңрак назил булганнары белән юкка чыгарылалар.
Мөселманнарга хәмер эчү һиҗрәттән соң өченче елда. Өхүд сугышыннан сон хәрам була. Әлеге аять Пәйгамбәргә назил булып. Мәдинә шәһәре урамнарында сөрәнче шәрабның тыелуы турында игълан иткәч, мөселман йортларындагы шәраблы кувшиннарны чыгарып түккәннәр һәм урамнарда елга булып шәраб аккан дип сөйлиләр. Эчкечелек кебек язык эшнең тамырын шушылай тиз һәм тәмам корытуның башка очрагы тарихка билгесез.
Шулай да урта гасырларда хәмер куллану шактый таралган була. Әлбәттә, бу мәсьәләдә төрле төбәкләрдә эш төрлечә торган Мәс . 169. 785 елда гарәп Хиҗазында Алид исемле берәүне хәмер эчкән өчен җәзалаганнар, шул ук вакытта Месопотамиядә мондый эштә яманлык күрмәгәннәр Мәйханәләрнең хуҗалары һәм хезмәтчеләре гадәттә христианнардан булган Шәрабка бай булган Мароккода эчкечелек хатын кызлар арасында бигрәк тә нык таралган Бай йортларда махсус пешекче белән бергә шәрабчы да булган.
Икәүләп кенә эчү гадәткә кермәгән, моны хәтта “пычкы" (миншар) дип атаганнар (чөнки пычкыны да ике кеше тарта) Антик дөньяда шешәдәшләр санын музалар (9 алиһә) яки грацияләр (3 алиһә) саны арасында сайларга киңәш итсәләр, мөселман Әбү Нувас дүртәүләп яки бишәүләп эчүне артык күргән.
Тагын кара ХӘМИР. ШӘРАБ, ҖАМИ ҖАМ.
ХӘМИР г - Чүпрәле камыр, әче камыр Татарча камыр сүзе шушы хәмир сүзенә барып тоташа. Димәк, төче тәбикмәк кенә түгел, чын ипи пешерү осталыгы да безгә көнчыгыштан кергән дип әйтергә була.
Камыр булу, камырга эйлэнц - буыннар йомшау, хәлсезләнү (беренчел мәгънәсе — хәмерле эчемлектән) Камыр батыр хәмер эчен кенә батыраюга ишарә (дөрес, этнографлар арасында бу сүз утрак тормышка күчүгә, игенчелек белән шөгыльләнүгә һәм икмәк ашап туклануга бәйле рәвештә килеп чыккан дигән фикер өстенлек итә: ипи ашаучы - баһадир була дип ышанганнар имеш).
ХӘММАМ г -Җәмәгать мунчасы; ванна Гарәпләр хәммамны римлылардан алганнар дип уйланыла Ләкин мөселманнарда мунча үзара аралашу һәм күңел ачу чарасы да булып торган. Гому мән, "пакьлек - Иман билгесе” булып исәпләнгән Кагыйдә
Дәвамы. Сцзлек 2004 елның !нче саныннан басылып килә.
буларак, ирләр һәм хатыннар өчен аерым хәммамнар булган, ә ярлырак өммәтләрдә ирләр һәм хатыннар бер үк хәммамда. ләкин төрле вакытларда юынганнар Мунча идәннән җылытылганга, аякларга агач башмак (кубкаб) элгәннәр Мунча әченә яктылык гөмбәзсыман түбәдәге тишекләрдән ( "төннек"?) төшкән Иске тагар телендә мунча төшенчәсе шушы “хәммам" сүзе белән бирелгән Ихтимал, хәммамнар шәһәргә хас булып, аларга параллель рәвештә гади авыл мунчалары да булгандыр. Үзбәкләрдә. Иске хәммам. иске тас" дигән мәкаль бар (“Бөтенесе искече, яңалык-мазар юк мәгънәсендә) татарчала ул “Иске комган, иске тас" рәвешендә яңгырый Бу параллельлек "комган" сүзенең этимологиясенә ачыклык кертә алмыймы икән? Торек хә ч.чамы
Тагын кара ШӘРЫК МУНЧАЛАРЫ.
ХӘНДАК г Шәһәрне дошман һөҗүменнән саклау өчен казылган озын чокыр, траншея, ур. 627 елда мәҗүси мәккәлеләрнең атлы гаскәрен мөселманнар Мәккә тирәсендә ур казып туктаталар (.Хәндак сугышы) Бу чокырны казу идеясе Салмам Фарсиныкы. аны казуда Мохәммәл Пәйгамбәр дә актив катнашкан Дөрес, мөшрикләрнең берничә кешесе атлар белән хәндак аша сикереп чыга алган. Мәе., аларның мәшһүр баһадиры Гәмр ибн Габд Вадл. хәндак аша үтеп, үзенә каршы сугышырга мөселманнардан бер баһадир таләп итә. Аңа каршы Гали ибн әбү Талиб чыга һәм мошрнк пәһлеванын үтерә Шуннан соң мөшрикләр качын китәләр (Сөшатулла Бикбулат буенча)
Шәһәрне юк тучылар янып торган шәһәрнең утын сунде/гергә ташланганнар һәм хәндактан киткәннәр Бүләрне яндыру Риваятьләр һәм легендалар" китабыннан.
ХӘНИФ г Гуры күңелле кеше мәгън.кснә ия. Исламга кадәрге Гарәбстанда бер аллага табынган, ләкин билгеле бер динне тотмаган кешеләрне хәннфләр дип атаганнар Хәнифләр йәһүдилек белән христианлыкны кире какканнар Мәе . Пәйгамбәрнең хатыны Хәдичәнең Вәрака ибн Нәүфәл исемле агасы хәннф булган, а Мохәммәл Пәйгамбәр Хәнифләрне Ибраһим пәйгамбәргә иярүчеләр дни санаган Хәнифлск Исламмын фикри чыганакларыннан берсе була.
Корып дә Ибраһим пәйгамбәр хәниф имлим дин аталган. Ибн Мәсъгуд Коръәннең башлангыч мәтеннәрендө хәнифинә термины да булган, соңыннан бу сүзне Ислам герминм белән алмаштырганнар дни исәпли (мөс.. 3 19 17). Ислам белгече .'I.И.Климович та XI гасырның беренче яртысына кадәр мөселманнарның баштагы исеме хәннф сакланган әле дигән фикердә Чыннан да VIII IX гасырларда ислам әдәбиятында “хәниф* сүзе “мөселман" сүзенең синонимы булып йөри, ә X гасырда суфилар үзләрен еш кына “хәниф" дип атаганнар.
ХӘРАМ, ХӘРӘМ г. - Тыелган, тыкмы Мондый гамәлне кылган кеше зур гөнаһлы булыр, аны хәләл дигән кеше кяфир булыр Хәрам гамәлләр җан иясен үтерү, кешене йә хайванны җәберләү, гайбәг сөйләү, угрылык кылу. исерткеч зчү кебек эшләр.
ХӘРАМ КӘБАИР (зур хәрам): Аллаһка шнрск катнаштыру, кеше үтерү, зиначылык, рибачылык, гайбәт йортү. хәмер эчү. комарлы уеннар уйнау, фал. дуңгыз ите ашау, ялгам, юлбасарлык, ата анага хөрмәтсезлек һ.б
Хәрам эшне хәрам ләгыйнә һәм хәрам ләгыйрә дип ике төргә бүлеп карау да очрый Беренчесе ләгънәтләнә торган эш (кеше үтерү, зина, рибачылык. ятимнәр өлешенә керү, ялганлашу, гайбәт, хөседлек һ.б. шундыйлар) Икенчесе караклык, кеше олегнен гартын алу кебек эшләр
Хәрам гайре лмю .юлым булмаган хәрам эшләр, ягъни башка затларга зыян һәм җәбер китермичә, кешенең үзенә генә начарлык китергән гамәлләр Бар нәрсәдән шомлану, боген эшне начарга юрау да шушындый хәрам гайре золми эш бу тын санала Сихерчелек, багучылык кебек эшләрне дә хәрам эолчн исәбенә кертәләр
Хәрам занный анык булмаган хәрам
Хәрам белән тәрбияләнгән тән җәннәткә кермәс. Хәдис
Хәрам гамәл кылганыгызны һичбер кешегә күрсәтмәң- г. кылу бер хәрам, күрсәтү икенче хәрам “Шәригать хөкемнәре "и нан
ХӘРАМ АГАЧЫ Җәннәттә Адәмгә һәм аның хатыны һавага җимешен ашау тыелган агач Иблис вәсвәсә кылганда Адәмгә бу агачны "мәңгелек тормыш" агачы дип атый (20.120). Библиягә караганда, бу —Яхшылык һәм Яманлык агачы булган, ләкин Коръәндә мондый атама юк.
ХӘРАМ АЙЛАР Сугыш алып бару тыелган айлар (раҗәб, зөлкагьдә. зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айлары) Башкача әшһуруль-хурум диләр.
ХӘРАМ ИТ Моселманга дуңгыз итенең, шулай ук күп кенә башка хайваннар (мәс . бака) итенең хәрам булуы һәркемгә билгеле. Ләкин моселманча тәрбияләнмәгән, мөселманча суелмаган терлек нге дә хәрам санала. Билгеле булганча, фермаларда мал караучылар арасында миһырбансыз кешеләр аз түгел. Алар мал-туарны ач тоталар, вакытында эчермиләр, аларга яман сүзләр әйтәләр, сугалар һәм бичара герлекләр даими стресс халәте кичерә Ә стресс вакытында канга адреналин һәм төрле әчелекләр бүленеп чыга организм үзен-үзе агулый Фаҗига ит комбинатында тәмамлана башына суккач аңгырайган хайван әле үлеп тә җитмәгән була - аның корсагын ярып эшкәртә дә башлыйлар Хайванның канына бүленеп чыккан агулар аның итенә күчә Ә үзе карап, үзе тәрбня кылган малын суйганда, хуҗа кеше Аллаһының исемен әйтә, хайванны тынычландыра һәм бер ышкуда бугазлап, канын агызып бетерә Мондый терлек нте пакь була, әлбәттә.
Коръәндә әгәр берәү ачлыктан интегеп, хәләл ризык табудан гаҗиз булса, әлеге хәрам итләрне җан саклар хәтле генә ашавы гонаһ булмас дигән фикер үткәрелә Чонкн “Алла ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы" (“Майдә" сүрәсе. 5:3.).
Ризыкның хәрам яки хәләл булуына карата схоластик сүз уйнату лар да бар Мәс . йомырка хәрам, чөнки ул нәҗес юлыннан чыга: шул ук вакытта ул хәләл дә, чөнки нәҗесләнүдән аны кабыгы саклый
ХӘРӘМ, ХӘРӘМ ЙОРТЫ, ХӘРӘМСАРАЙ г. Хәлифә һәм шаһларның сөяркәләре җарияләр яши торган сарай. Рус телендә: гарем, сераль (соңгысы саран сүзеннән үзгәреп, француз теле аркылы килен кергән)
ХӘРӘМ АГА(СЫ) Гадәттә җарияләр сараенда - хәрәм йортында хезмәт итүче печтерелгән ир кеше. Евнух, хаси (кастрат): хезмәтче, хадим Евнух сүзе гарәп теленнән түгел, ул грекчадан “ятак сакчысы" дип тәрҗемә ителә.
Коръән дә. хәдисләр дә кешегә яки хайваннарга кастраңия ясауны тыя Ләкнн милядн 800 еллар тирәсендә (Персияне яулап алганнан соң) Исламга борынгы Шәрык әхлагы үтеп керә башлый Мәс . Һарун әр Рәшидиең улы әл-Әмин хәлифә кастратларны туры килгән саен сатып алган, аларны көндез дә. төнлә дә үз янында тоткан, хатын-кызларны бар дип тә белмәгән дип сөйлиләр Кастрацня ясау операциясенә ул заманнарда Абиссиния шәһәре Хаджада оста булганнар. Әле XIX гасыр башларында да Югары Мисырдагы ике христиан (кобыт) монастыренда хәрәм агалары “җитештерү" эше чәчәк ата. алар бөтен Мисырны диярлек һәм өлешчә Төркияне "өченче җенесле" хезмәтчеләр белән тәэмин итеп торалар
Ул заманнарда дүрт төрдәге хәрәм агаларны аерып йөрткәннәр: кара тәнлеләр (зәнкиләр), сәкалибләр (славяннар), греклар һәм кытайлылар Славяннарны башта Испаниягә Алмерия провинциясенең борынгы башкаласы Печинага алын килгәннәр, шунда яшәүче йәһүдиләр аларга кастраңия ясаганнар, аннары Мисырга озатканнар.
Операция бик авыр үткәнгә, хәрәм агаларның бәясе югары булган Византиядә, мәсәлән, хәрәм ага гади колга караганда дүрт тапкыр кыйммәтрәк йөргән
Евнухлар җенси контактка сәләтле түгел дигән караш таралган Ләкин евнухларның да төрлесе була Аларнын бер төрлесенең "кара" кастратларның күкәйләре дә. пенислары да кисеп алынган, ә икенче төрлесенең "ак" кастратларның күкәйләре генә алып ташланган һәм болары секска сәләтле Ихтимал, хәрәм агаларының “кара" һәм “ак" төрләргә бүленеше заманында тән төсенә карап эшләнгәндер
Тагы шуны әйтергә кирәк, әле XX гасырда да гуманлы Европада матур тавышлы һәм музыкага сәләтле малайларны печеп (кастрация ясап), аларнын югары вокал
культурасын саклап калганнар һәм мәшһүр тенорлар арасында кастратлар еш очраган "Тенор" дигән сүзнең дә мәгънәсе "кастрат" бит. Хәрәм агаларының исеме алдыннан "ага" сүзе өстәп әйтелгән (хәлбуки “ага” сүзе дин әһелләре һәм яубашлары исеменең ахырына ялганган), татар телендәге "хәрәм агасы” дигән сүз дә әнә шуннан килә
ХӘРЕҖ / (.Җир өчен түләнә торган салым, җир салымы (чыганакларда хәраҗ, хираҗ язылышлары да очрый) Баштарак буйсындырылган халыклардан җыелган ясак рәвешендә булган, соңга таба да әле хәреҗне башка диндәгеләр генә түләгәннәр (мөселманнар гошер гүләгән), ләкин тора-бара, хак дингә чыгучылар күбәйгәч, хәреҗ мөселманнардан да җыела башлаган Хәреҗ акчалата да. натуралата да җыелган. Гадәттә ул бөтен уңышның өчтән бер өлешенә тигез булган Казан ханлыгы чорында авыл ясагын “сала хәраҗы” дип атаганнар (“Башкортостан" энциклопедиясе) Тора-бара хәраҗ салымы гамәлдән чыккан, зәкят белән гошер генә калган, ләкин кайбер мөселман илләрендә һәм төбәкләрендә “хәреҗ" гомумән “салым” мәгънәсендәге сүз булып йөри /Иген хэреҗе уңыш күләменнән алына торган җыем Тотем хәреҗе - төтеннән (морҗа исәбеннән) алына торган җыем (тар ) 2 Чыгым Рус телендәге харчи, харчевня сүзләре дә гарәпчә хәреҗ сүзенә барын тоташалар икән Бу сүз славян телләренә төрек һәм татар телләре аркылы керен активлашкан дип уйларга мөмкин. Беренче тапкыр ул Афанагий Никитинның "Хожение ы три моря" (1466 1472) язмасында очрый Аның бу китабында татарча, төрки һәм гарәп сүзләре аз түгел.
Күнлек саны шәкеле хәраҗәт.
ХӘСИТӘ тар. Гарәпчә кагыш)./ сүзеннән килеп чыккан. Кызлар тагып йөргән тасмага тегеп куелган оч яки дүрт почмаклы кесә, бу кесәгә әлеге кызга атап чыгарылган шигырь (касыйдә) язылган кәгазьне салганнар "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә: "Хәситә хатын-кызларның алтын-көмеш акчалар, ука һәм төрле кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, күлмәк өстеннән күкрәккә киеп куела торган бизәнү әйбере
ХӘТЕМ г I Тәмамлау, бетерү; бетем Окур мосхафны һәр дәм хәтем итәр "Кисекбаш китабы” 2 Мөһер сугу, мөһерләү Мөхаммәд галөйһиссәламнсң эпитеты Хат./мен н./бииин - "Пәйгамбәрләр мөһере", ягыш иң соңгы, тәмамлаучы пәйгамбәр 3. Коръән чыгу Хәтем <һ/гасы Коръән укын чыкканнан соң татарча укыла торган
дога. “Йа Раббым Аллаһ! Безнең Коръән укуда булган хата-кимчелекләребе.ше Үзеңнең фазмл вә рәхмәтең белән гафу ит. гамәл-гыйб;иәт кылганда күңелләребезгә ихласлык, хаклыкта һәм иманда ныклык һәм үзең теләгән һәм риза булган эшне эшләргә гвүфигыңны насыйп итсәң иде," сүзләре белән башлана
Коръәндәге билгеле бер сүрәләрдән, аятьләрдән һәм мәрагнм гыйбарәләреннән торган, һәр компонентының ничә тапкыр кабатлануы билгеләнгән мини-кануни текстны да хәтем дип атыйлар Хәтемне уку Коръәнне уку кагыйдәләренә буйсына (“Мудрогтъ суфиен" китабына кушымта рәвешендә бирелгән сүзлекчәдән)
Себер татарларында катым аш. ягъни хәтем ашы русча "помннки" кебегрәк
ХӘТЕМ ХУҖА тар I XIX гасырда кайберәүләр үзләренә шәхси мөһерләр ясатып яки йөзек кашына үз исемнәрен куйдырып, язуларда шуларны басканнар Андыйларны хәтем хуҗа, ягыш пичәт, мөһер иясе дип атаганнар 2. Хуҗа Баһаветдин хәзрәтләре морндләре белән намаздан соң укыган хәтем Чыганакларда бу хәтемнең “хисабтан тыш хасиятләре бардыр" дип күрсәтелә
Себер якларында баланы сөннәткә утырту уңаеннан уздырылган мәҗзес һәм уеннарны да катым хуҗа дигәннәр
Дәвамы киләсе саннарда

Реклама