КАРАҢГЫЛЫКНЫ СҮККӘНЧЕ, ШӘМ КАБЫЗ


Әле без яшьрәк чакларда да үз-үзен хөрмәт иткән әһле к&дәм арасында «публицист» дигән сүз бигүк модада түгел иде. Барча халык да партия сузган туры юлдан тәпиләгән, шул юлдан бер адым читкә тайпылу да җинаять саналган заманнарда «публицистика» дигәннәре, чыннан да, кызыл сүз сөйләү кебегрәк аңлашыла иде бугай. Матбугатта «милләт» сүзен куллану тыелган дәверләрне дә яхшы хәтерли әле безнен буын. Йә, әйтегез, шундый шартларда ничек инде публицист булып йөрмәк кирәк? Әмма әдәбиятыбызның намусы саналган әдипләр ул чакта да милләт хакын хаклап әдәби әсәрләр дә ижат итте, публицистик мәкаләләрен дә язып, бастыра торды. Без әнә шуларны укып үстек.
Сүз дә юк. хәзерге вәзгыятьне элгәрләребез өлешенә туры
килгән нжади шартлар белән чагыштырырлык та түгел. Шуналыр, күрәсен, бүген кулына каләм алган һәркемнең—олысының да. кечесенең дә—публицист буласы килә торгандыр Бик тә табигый теләк, билгеле. Матбугатта азмы-күпме сүз иреге бирелгәндә—бигрәк тә.
Әйе. сонгы 20 елда публицистика заманасына күрә ин кәттә жанрга әйләнеп китте
Хәзер укылышлы публицистик мәкаләсез чыккан гәзит-журналнын абунәчесен саклап кала алуы бик икеле Шуна күрә матбагачылар үз басмаларында публицистлар өчен махсус рубрикалар булдыра Мәсәлән. «Ватаным Татарстан* гәзитенләге—«Без але кая барабыз». «Җиденче калган караш»: «Татарстан яшьләре* гәзитенләге—«Кызыл тышлы дәфтәрдән»: «Мәдәни жомга» гәзитенләге—«Мин әйлтем». «Атнанын сәяси мизгелләре». «Илел» журналындагы—«Зәйдулла каланчасы». «Сиражи күсәге»—әнә шундыйлардан. «Казан утлары» журналы исә андый язмаларны, алләни кыландырып тормыйча гына. «Публицистика» дигән рубрикада биреп бара
Рубрика булдыру бер хәл. әмма аны даими рәвештә, еллар дәвамында кызыклы, укылышлы итеп алып барырдай авторлар да кирәк ич але Шөкер, и.хтыяж булгач, безлә бу эшнен дә үз маһирлары барлыкка килде. Мина калса. Мансур Мортазин да. Туфан Миннуллин да. Фоат Уразай да. Ркаил Зәйдулла ла. Искәндәр Сиражи да үз кишәрлекләрен матур гына «сөреп» бара. Әле өстәвенә. 2006 елда «Идел-Пресс* нәшриятында Мансур Мортазиннын публицистик язмалары тупланган «Дөнья дилбегәсе кем кулында* дигән саллы китабы да дөнья күрде Китап, дигәннән, нәшриятларыбызнын 2006 елгы тематик планына күз салсак, анда публицистика жанрына караган мәҗмугалар бармак белән генә санарлык. Һәм анын шулай булуы бик тә табигый. минемчә. Бүген көндәлек матбугатта публицистик чималга алләни кытлык булмаса да, көндәлек ыгы-зыгылар белән артык мавыкмыйча, вакыт агышын тоеп, мөкәммәл тел белән, әдәби әсәр дәрәҗәсенә җиткереп язылган публицистик хезмәтләр алай күп түгел. 2006 елда, мәсәлән. Татарстан китап нәшриятында Рашат Сафиннын «Татар миссиясе». Солтан Шәмсинен «Күк капусы ачылса* дигән китаплары дөнья күрсә. «Мәгариф» нәшрияты Роберт Әхмәгжаннын «Калам жиле». Зиннур Манеуровнын «Күңелдә фидаи яшәсә» дигән китапларын бастырып чыгарган. Болар янына тагын Рәфыйк Шәрәфиеинен Татарстан китап нәшриятында чыккан «Татар эзләү» дигән мәҗмугасын ла өстәргә буладыр Гәрчә, анда әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр, китапларга күзәтүләр туплап бирелсә дә. автор әдәби әсәрләр нигезендә милләтебез алдында торган көнүзәк мәсьәләләр турында сүз алып бара, китапнын аннотациясендә әйтелгәнчә, «заманыбызның милли героен, каһарман татар кешесен эзли, андыйларнын нилектән аз булуы турында уйлана» Уйлана гына түгел, анын кайбер житди сәбәпләрен дә ачып бирә һәм. гомумән. Рәфыйк Шәрәфиевнен көндәлек матбугатта даими басылып килгән публицистик мәкаләләрен укыганда да. ерактан чынлап та яхшырак күренә бугай, дип уйлап куясын Балтач белән Казанның арасы да нибары йөз генә чакрым бит инде, югыйсә
Инде янәдән югарыла телгә алынган дүрт китапка әйләнеп кайтсак. Роберт Әхмәтҗанны да. Зиннур Мансуронны да. Солтан Шәмсине лә. Рашат Сафинны да без. пакусны кин алып, мәсьәләнең төбенә тоз коеп яза белүче каләм әһелләре буларак беләбез Мина калса, аларнын китаплары да һәркайсы аерым-аерым сөйләшүгә лаек, һәм матбугатта әлеге хезмәтләр турында үзләренә лаек житди сүз һичшиксез әйтелер, дип ышаныйк.
Шулай да бу урында бер нәрсәне искәртеп узу кирәктер Рашат Сафиннын «Татар миссиясе* дигән хезмәтен, ихтимал, тәгаен генә бер әдәби жанр кысасына да кертеп булмый торгандыр. Дөресен генә әйткәндә, безлә але монарчы андый китапнын күренгәне дә юк иде шикелле Үтә дә гадиләштереп шәрехләгәндә, анын эчтәлеген өч сүз белән «геосәясәт һәм татар халкы* дип тәгаенләргә мөмкин булыр иде
Сер түгел, без инде үзебезне ничарадан бичарага санап, бетәбез, дип сукрана- сукрана. үзара булаизып яшәүгә тәмам күнеккән һәм күнектерелгән кавем Евг. Евтушенко әйтмешли, бездән коллыкны тамчылап түгел, чиләкләп чыгарып түгәсе бар але! һәм менә шушы игелекле эшне башкару тагар әдәбиятының, шул җөмләдән публицистикасының ла. гөп Вазыйфаларыннан берсе булып торадыр Каләм әһеле кыеп әйткән-язган һәр сүз-калимә. ахыр чиктә, бер нәрсәгә—адәм баласын мескенлек, кимсенгәнлек, кимлек кәсәфәтеннән арындыруга хезмәт итәргә тиештер Бертуктаусыз инкыйраз турында сүз куертып, балавыз сыгып, сукранып утырыр өчен алләни акыл кирәкми. Караңгылыкны сүккәнче, бер нәни шәм кабызуын хәерлерәк, дигән әнә Конфуций да. Ә нәни генә бер ут шәүләсе дә төнге юлда шашып калган мосафир күнелендө яшәүгә өмет >ита. Без дә шул мосафир хатендәрәк түгелмени ’
8. .к У •
113
Татар халкы! син үләргә мэхкүм инде.
Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде.
—дип. Тукай заманында да. ана кадәр дә. аннан сон да тәкрарлаганнар. Ә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты? Татар галәмен тоташ өметсезлек биләп алды. Татар үз-үзенә ышанмый башлады, денен, телен, исемен, хәтта милләтен алыштырырга кереште Сүз дә юк. мона. беренче чиратта. Мәскәү урнаштырган неоколониаль режим гаепле. Ләкин бер ул гына микән? Бу—безгә Ходай тарафыннан җибәрелгән бер сынау да түгелме икән'’ Әллә соң без: «шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы». дип хаталанабызмы? Әллә сон без. киресенчә, Раббының сөеклесеме? Үзебез ук күреп торабыз ич: ин авыр сынауларда да татар үзенең яшәүчәнлеген, тормышчанлыгын һәрдаим раслап килде. Ә инде ил-көн алдында, авыз тутырып: «Булдырабыз!»—дип әйтер өчен дә, артында сират күперләрен кичеп тә исән-аман калган, булдыклы үз халкын торуы кирәк.
Коръәни Кәримнең «Пәрдә» сүрәсендә: «Без яралткан халыклар арасында шундый бер өммәт бар: алар һич туктамыйча хакыйкатьне алга сөрүче, гаделлек урнаштыручы»,—диелә Ни кызганыч, әлегә дөнья дилбегәсен үз кулында тотучы өммәтләр арасында хакыйкатьне алга сөреп, гаделлек урнаштырырга теләүчеләр бик күренми Киресенчә, алар күбрәк «алтын бозау»га табынмаучы кавемнәргә зыян-зәүрәт салу белән шөгыльләнә шикелле.
Капма-каршылыкларнын берлеге һәм көрәшенә нигезләнгән менә шушы глобаль сөрешләр вакытында татар нишләргә тиеш? Кул кушырып, инкыйразын көтеп утырсынмы ул. әллә геотарихи вазыйфасын анлап, шуны башкару эшенә керешсенме? Рашат Сафиннын «Татар миссиясе» дигән китабы әнә шул илаһи вазыифаны барыбызга да аңлаешлы итеп шәрехләп бирүгә багышланган. Аны укып чыккач, Конфуцийның канатлы сүзен янә бер кабатлап куясы килә: «Карангылыкны сүккәнче, бер нәни шәм кабызуын хәерлерәк».
Үткән ел мин Марсель Галиевнен жанрын ачыклавы кыенрак булган «Рух» дигән әсәрен укыгач та, шундый ук халәт кичергән идем.
Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллиннын парламент мөнбәреннән халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап ясаган чыгышларын тыңлагач, укыгач та, милләтгәшләре- безнен билләре турая, рухлары ныгый төшәдер, дип беләм.
«Казан утлары» журналында Рафаэль Хәкимнең төрки-татар цивилизациясен шәрехләүгә багышланган күләмле хезмәте белән танышкач та, дөньяда халкыбызга карата тарихи гаделлекнең торгызылачагына ышанычым тагын да артты. Тарихны идеология белән бутамыйча, дөньякүләм икърар ителгән тарихи чыганакларга нигезләнеп язылган әлеге фәнни-популяр әсәрнең авторы Рафаэль Хәкимгә дә, аны һөнәрмәндләрчә тәрҗемә кылган Нурсөя Шәйдуллинага да, хезмәтне сигез ай дәвамында бастырып килгән «Казан утлары» журналы редакциясенә дә укучылар рәхмәтле булып калгандыр, дип уйлыйк.
Ни кызганыч: бүген дә мәктәп укучылары, югары уку йортлары студентлары «Русия тарихы» дигән фәнне җиңүчеләр язып биргән дәреслекләр буенча өйрәнә. Ә алар, аңлашылганча, тарихи дөреслекне аңлатудан шактый ерак тора. Мәгәр, Потемкин йортлары кебек, ялганга корылган псевдофәннең дә, псевдоидеологиянен дә, псевдодәүләтнен дә киләчәге була алмый. Менә шуңа күрә, бераз гына форсат килеп чыгуга, һәрбер халык үз хәстәрен үзе күрергә, үз тарихын үзе язарга кереште дә бугай инде. Ләкин бу юлы да күпләр хәттин ашканлыктан арына алмады: берәүләр үзләрен тәгәрмәч уйлап тапкан халык итеп күрсәтергә тырышты, икенчеләре цивилизация бишеген тибрәтүчеләр кавеменнән үк булып чыкты һәм ул псевдоачышлар нигездә барысы да бер нәрсәгә—тарихта татар факторын тулысынча инкарь итүгә яки аны каралтып күрсәтүгә корылган иде. Әмма Ауразия киңлекләрендәге тарихи сөрешләр турында сүз алып барганда, татар факторыннан башка бернинди җитди хезмәт язу ла мөмкин түгел. Рафаэль Хәкимнең «Татар рухы» дигән әсәре бу җәһәттән тарих белән уйнаучыларга гыйбрәтле бер дәреслек, әсбап-кулланма ла булып тора.
2006 елла «Казан утлары» журналы редакциясе. «Сүнмәс утлар балкышы» лигән бик тә саллы китап чыгарып, тагын бер игелекле эш башкарды Журналнын мен саны дөнья күрү унаеннан нәшер ителгән әлеге 88.5 басма табаклы мәҗмугада әдәбиятнын төрле жанрларына караган ЗООдән артык әсәр урын аттан. Ихтимал, анда гел шаһәсәрләр генә дә тупланмагандыр (һәм мәжмуганы төзүче авторлар андый бурыч та кунмагандыр), әмма китап әдәбиятыбызның 80 елдан артыграк тарихын, анын үсеш-үзгәрешен күзаллар өчен менә дигән әдәби-гыйльми чыганак булып тора
Фәүзия Бәйрәмованын. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән якыннан аралашып, аларнын халкын хаклап язган әтрафлы мәкатәләре. юлъязмалары да татар публицистикасының күркәм бер сәхифәсен тәшкил итә. Үз вакытында әлеге авыр да. игелекле дә эшне фидакарь әдибебез Тәүфикъ Әйди башкарып килде. Изге урын буш тормас, дигәндәй, бу вазыифаны хәзер тагын бер фидакарь затыбыз—Фәүзия Бәйрәмова—үз өстенә алды.
Сүз дә юк, ирексезләү булган җирдә язучы лирика белән генә күн ел юатып утыра алмый. Ана. ирексездән, публицистика, ягъни сәясәт белән дә шөгыльләнергә туры килә. Чөнки, бер акыллысы әйтмешли, сәясәт белән шөгыльләнмәсән. ул синен белән шөгыльләнә башлый. Ә сәясәт, үзегез беләсез, без татарны аерата үз итте. Шуңадыр, күрәсен. безнен әдәбиятта да лирика белән публицистика гомер- гомсргә берегеп, бербөтен булып яшәде. Шулай да мин. һәрбер каләм әһеле публицистик мәкалә язырга тиеш, дигән фикердән ерак торам. Хәер. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары арасында да андыйларнын саны якынча утыздан артмый бугай. Ә инде Адлер Тимергалин, Мәхмүт Әхмәтжанов. Айдар Хәлим. Зәки Зәйнуллин. Әхмәт Рәшит, Рафаэль Мостафин, Фәнис Яруллин. Фәнзаман Баттал. Асия Юнысова. Ирек Сабиров кебек каләмдәшләребез 2006 елнын аерата актив публицистлары булды шикелле. Әйткәнемчә, хәзер публицистика ин укылышлы жанрга әйләнеп китте. Шуна күрә үз укучысы белән күзгә-күз карап сөйләшергә ниятләгән каләм әһеле әлеге мәйданны кемнәр беләнлср шәхси мөнәсәбәтләрен ачыклау, кемнәргәдер усалрак, зәһәррәк сүз әйтеп калу өчен файдаланырга тиеш түгелдер. Каләм изгегә тартыр, дигән бөек злгәребез. Безнен каурый каләмнәребез дә шул тарафка таба гына йөгерсен иде

Реклама