Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕР—ҮТӘР, ГӨЛЛӘР—КАЛЫРЛАР...


Тормыш яме
Бисмилламны әйтеп, токмач кисәм,- Ак яулыгым ябып башыма.—
Тел өстендә генә тотарлык ул, Туганнарым килсен ашыма.
Билләремдә чиккән ак алъяпкыч. Кош телләре кисәм, кыйгачлап: Күпереп пешсен сары майда йөзеп. Күзегез кызсын, үзегез туйгач та.
Бәлеш салам, белгәнемне укыл.
Каз итеннән кайнар, шулпалы... Чөкердәшеп чәйләп утырыйк соң, Күршеләрем дәшим, туктале.
Бер сөйләрлек булсын:
Аш-суының
Тел төбендә калды тәме, дип. Кардәш-ыру.
Дус-иш белән яшәү—
Дөньябызның яме.
Гаме бит!
Әткәем йөргән җирләрдә
Әткәем узган юллардан Йөрим, йөрим уйланып. Кан-яшь тамган җирдә үскән Кылгандай дулкынланып.
Бу күзләрем ник елмая? Елыймын бнт эчемнән. Көйрәп китмәсме даласы Дөрләгән уй-хисемнән?
Җил әз генә хәбәр бирсә, Тере җандай кылганнар
Ташланалар уңга-сулга: «Исәнме, дип,—туганнар?»
Ары чабып, бире килеп. Әйтә кебек кылганнар: «Белегез тыныч тормышның Кадерләрен, оланнар!»
Әткәм сугышкан җирләргә Килдем, йөрим уйланып. Кан-тир тамган җирдә үскән Кылгандай дулкынланып.
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА шагыйрә. прозаик. *Яңгыр җиле». * Мизгел». «Сөюемнән мин бер чибәр идем...» һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши.
Чиккән сөлге
Чиккән сөлге—яшьлек истәлегем: Яз гөлләре, моңлы гөрләвек. Чиккән сөлге—минем гомер юлым: Кышкы буран, җәйге күлләвек.
Чиккән сөлге—яшел урман юлы: Көзге сагыш, кышкы бозлавык. Чиккән төсләремә карыймын ла Эндәшәлмый торам беравык.
Чиккән сөлге—бүләк балаларга, Күзләремнән күчкән нурларым. Пичәмә төс, иичәмә җыр анда— һәр төсендә минем кулларым.
Чиккән сөлге—әниләре төсе. Сагынганда искә алырлар.
Янын торган яз бизәге чиктем, Гомер үтәр,
Гөлләр калырлар!
Галиҗәнап әнкәй
Алиһә дә, ханбикә дә түгел,
Син гап-гади татар килене.
Гомер иткән йорт-җиренә әллә Күңеленнән нурлар иңдеме?
...Бала булып яшәгәнсең башта. Тапкан, баккан газиз әнкәңә. Сабый булып барып сарылгансың Ирек яулап кайткан әткәңә.
Зифа булып үсеп җиткәнсең дә, Килен булып, килеп иңгәнсең. Ярсу җанлы, дәртле, мәхәббәтле Иргә хатын була белгәнсең.
Таңнан торып казан аскансың син. Иген чәчеп, урак ургансың.
Бала чакта аз чаптыкмы Зобәер кырларыннан? Эссе көндә су эчкән чак Тәгәрмәч юлларыннан Истә әле, һаман истә Чыклы чирәм, чокырлар.
Эмма җирнең һәрчак уртасында Син булгансың һәм нык торгансың.
...Итәк тулы уллар, кызлар әнә Ипчә җанга ана син хәзер.
Син алиһә безнең дөньябызда. Тезләнергә әзер, бир әмер.
Син патшасы безнең яшәешнең. Күпме йөрәк сиңа тоташа.
Синең сою көчле иткән илне,
Альтн чыккан янган ут аша.
Син гап-гади татар килене бер. Син гап-гади татар хатыны.
Син иң бөек яшәү чыганагы. Галиҗәнап әнкәй, алтыным!..
Әрәмә
Җимешенә җибәрмәскә Тарткалашса чытырман, Шуып астан керә идек Безме аннан буш кайткан? Әмәлен тапсаң, әрәмә Бар байлыгын Чиләгеңә бушата...
Нурчишмәм
Карап торам, хәйран калам, Суларыңа тәңкә салам, Тәңкәле су сучишмәм.
Көмеш суда чагыла нур, Көмеш суда агыла җыр Җырчишмәм син, җырчншмәм.
Салкын суын кулга алам Тып-тып тамчың телгә тама Балчишмәм снн, балчншмәм. Тәннәргә сихәтең сеңә, Җаннарга җылың йөгерә— Җанчишмәм снн. җанчишмәм.
Җирнең җәйге кочагында. Кызның моңсу курчагыдай.
Чүгәлим, тик җнр ишмәм. Моңлансам да синең кебек, Горур калам дәртең күреп. Сүз тишсәм дә, сер чишмәм.
Көч-гайрәтең, күрче, нинди. Миндә дә ут, ялкын көйри— Туган чишмәм, җирчишмәм. Тибеп, бәреп чыгасың ич. Тынычлангач тонасың ич— Сафчишмәм син, сафчншмәм.
Уйлап торам, хәйран калам. Суларыңа тәңкә салам, Тәңкәле су сучишмәм. Көмеш суда агыла җыр, Көмеш суда чагыла нур— Нурчишмәм син, җырчишмәм!
Кемнәре юк бу дөньяның?..
Бар икән бәхетле җаннар. Рәхәтенә тиенгән,
Тәнендәге һәр күзәнәк Мәхәббәттән киенгән.
...Ләззәтләргә чыдый алмый Бар микән үлүчеләр? Акылдан пичек шашмаган Сине тәү белүчеләр?
Кемнәре юк бу дөньяның, Без генә белмәгәч тә.
Эрер өчен кочагына Атылып кермәгәч тә.
Насыйбым түгел, шулай да Мин снне беләм икән. Төшләремдә күрәм дә бер. Өнемдә коләм икән.
Төшләр дә ярап куя шул Бәхете чамалыга. Күпсенмәгез шул бәхетне— Күңеле яралыга...
Көтә-көтә
Көннәр ага берсен-берсе этә-төртә. Төннәр ага күз яшьләрен сөртә-сортә. Шул көннәргә, шул төннәргә чат ябышып. Үтә гомер, юньле тормыш көтә-көтә.
...Җәмәгатең тик эш аты булды, җаным, Снне көтеп алалмыйча атты таңым.
Гомер әзрәк калган саен артты аңым. Тыелдым гел, сабыр итим диеп тагын.
Урау, озын булса да юл—юл бит әле. Борчыса да, көтеп алган шул бит әле. Тирә-юньдә хисапсыз күп тол бит әле. Ятка түгел, үз иремә кол бит әле...
Көннәр акты—берсен-берсе этә-төртә. Төннәр акты күз яшьләрен сөртә-сөртә. Элке-салкы дәвер үтә менә, үтә—
Көзгә кердек анык тормыш көтә-көтә.
Кайгыларны мин берүзем эчәм
Болын-болын гомер калды җирдә, Чишмә-чишмә эчәр тан суы.
Уемда син һаман минем белән,
Ә өнемдә инде- тансыгым!
Кабат-кабат кайтып сагынуларым. Телеп-телеп ала үзәкне.
Ялгызларга һәрчак шулай микән? Бирә генә дөнья кирәкне.
Бураным да, ләйсән яңгырым да Син булгансың, һәм син—бүген дә.
Кайгыларны мин берүзем эчәм, Кирэксең син шатлык көнемдә!
Сыный алмас идем
Күкләр күрмәсә дә, гөлләр белә:
Йөзем якты, керсез вөҗданым. Гайбәтләргә урын калдырсам да. Явызлыклар җирлә кылмадым.
Дусларымның әйткән киңәшләрен Догам итеп йөртәм җанымда.
Кемгә ошый, кемгә ошамыйдыр Апа да без, сеңел, ханым да...
«Хыялый ул* диеп ялгыштылар, Эндәшмәүне артык күргәнгә.
Барсын белеп, барсын сизеп тордым Кытыклары килде түзгәнгә...
Хәсрәтләр килде саргаймадым, Авырлыклар килде сынмадым.
Үземне дә, дусны-дошманны да, Дөньяны да шулай сынадым.
Сыгиан булсам, сыный алмас ндем!