Безнең күргәзмә


Фәрит Яруллин
(1914-1943)
Беренче татар балеты «Шүрәле* композитор Фәрит Яруллин тарафыннан 1940-41 елларда языла. Ижат гомере кыска гына булса да, Ф Яруллин милли музыкабыз тарихында лаеклы рәвештә иң хөрмәтле урыннарның берсен яулаган талантлы, киң полотнолы әсәр тудырды.
Ул 1914 елнын 1 январенда Казанда туа. Әтисе Заһидулла Яруллин—халык музыканты, Габдулла Тукай истәлегенә багышланган популяр марш авторы. Менә шул сәбәпле, Фәрит кечкенәдән музыка һәм сәнгать кешеләре арасында үсә. 1930 елларда, Казан музыка техникумында уку белән беррәттән, үзешчән хор түгәрәкләренә житәкчелек итә, татарча концертларда жырчыларга аккомпаниатр була,
яшьләр театры спектакльләрендә музыкаль бизәлешне алып баручы триода уйный 1933 елны Мәскәү консерваториясенә укырга жибәрелә, соңрак Татар опера студиясендә композиция буенча профессор Литинский классында дәресләр ала. 1937-39 елларда студиядә укыган чагында ук, төрле әсәрләр язып, профессиональ осталыгын үстерә. Муса Жәлил, Әхмәт Фәйзи, Нәжип Жиһанов белән очрашып киңәшкәннән сон «Шүрәле» балетын яза башлый.
Тукай яшендә Ватан сугышына китә һәм 29 яшендә Белоруссияне азат итү сугышларында хәбәрсез югала. Анын каберен 40 елдан сон гына ачыклау мөмкин булды Боларнын барысы хакында да язучы Рашат Низаминын «Ут һәм жыр» роман- хроникасынла жентекләп язылган. (ТКН, Казан, 2000 ел).
«Шүрәле» балеты элекке СССРнын, шулай ук Европа илләренең бик күп сәхнәләрендә зур уныш белән барды. Балет өчен композиторга Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде
Рәсемдәге бюсты Мамадыш шәһәренен үзәк мәйданына куелган.
Әмирхан Еники
(1909-2000)
Күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында элекке Уфа губернасы Бәләбәй оязенен Яна
Каргалы авылында туа. Яшьтән үк әдәбият, ижат эше белән кызыксынган үсмер егет 1925 елны Казанга килә һәм университет каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә анын әдәби парчалары һәм беренче хикәяләре күренә башлый.
Укытучы, журналист, методист, инструктор Кыскасы, булачак язучы зур тормыш мәктәбе уза Ватан сугышы елларында исә хәрәкәттәге армиянең хужалык
I ' ______ -4 -—* һәм каравыл частьләрендә хезмәт итә.
Үзенчәлекле язучы-художник буларак, Ә. Еники нигездә сугыш һәм сугыштан сонгы елларда формалаша. Анын «Ана һәм кыз» (1972). «Бер генә сәгатькә» (1944), «Тауларга карап» (1948), «Кем жырлады?» (1956)
кебек хикәяләре татар психологик протасынын матур үрнәкләре булып саналырга хаклы.
Җитмешенче елларга килеп җиткәндә ул инде «Саз чәчәге*. «Йөрәк сере». «Рәшә». «Без дә солдатлар идек». «Гөләндәм туташ хатирәсе* повестьлары. «Матурлык», «Әйтелмәгән васыять» кебек хикәяләре, заманны борчыган әхлакыи- этик проблемаларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәһәтеннән дә игътибарга лаек.
Әмирхан Еникинен иҗтимагый тормыштагы актуаль мәсьәлаләргә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият-сәнгать турындагы уйланулары һәм истәлек язмалары көндәлек матбугатта еш күренә килде
Альфред ӘБДРӘШ ИТОВ

Реклама