АТЫЛГАН ЙОЛДЫЗ КЕБИ...


Быелның февралендә Тәбриз Мөбарэковка 75 яшь туласы иде... Аңардан «Хәтер аланы» һәм ул тудырган сокланулы гаҗәпләнү калды.
Тәбриз Мөбарәков татар прозасында, яшендәй атылган йолдыз кебек, тиз арада якты эз калдырып киткән шәхес
1995 елны «Казан утлары» журналының 4 нче санында дөнья күргән «Хәтер аланы» исемле повесть-кыйсса әдәби мөхитебездә күптән күрелмәгән, гажәеп матур жанлану тудырды Исән вакытларында ук классик язучыларга әйләнгән аксакалларыбызны әсәрнен XX гасыр ахырында татарча уйлап, татарнын гореф-гадәтләрен саклап, искитмәле матур саф татар телендә язылган булуы гаҗәпләндерде.
1996 елнын 16 мартында Язучылар берлеге исеменнән Ә Еники. А. Гыйләжев. Г Ахунонларнын чакыруы буенча, Тәбриз, бәлки әле шул вакытта «Хәтер аланы»н китап итеп чыгару хәстәрен дә күреп булмасмы дип өметләнеп. Казанга кайтты. Шунда ук язучылар: А Гыйләжев. Г Ахунов, Ш Галиев, И. Юзеев, Ә Еникиләр дә җыйнаулашып безгә килеп керделәр. Әдәбият әһелләренең
үзен шулай көтеп алулары һәм үзенә зур игътибар вә хөрмәт күрсәтүләре аның өчен һич көтелмәгән сюрприз булды. И-и. ул көнге очрашуның чын мәгънәсендә гаҗәеп матур әдәби кичәгә әйләнеп, төн уртасына кадәр сөйләшеп утырулар күңелләрдә мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырды Ә икенче көнне Арчалыларнын Казан циркында узачак зур бәйрәмнәренә, хакимият башлыгының «Талантлы язучы, якташыбыз Тәбриз Мөбарэковка» дип махсус чакыру билеты җибәрүе, зурлап каршы алулары аның өчен шатлык өстенә шатлык булды.
Әмма, ни аяныч, 18 март көнне иртән, соңгы «Космоста булмасак та...* исемле хикәясен язып утырганда, кинәт аның йөрәге тибүдән туктады.
Ни гаҗәп, кичтән әллә сизенде инде... шулай тыныч кына сөйләшеп утырганда (күнеле кор, кәефе дә әйбәт шикелле иде): «Апакаем, (шулай әйтергә ярата иде) бу дөньяда минем оч теләгем бар: беренчесе—Уфада, чит туфракта ятып калмасам иле. Туган авылыма, әнием янына кайтыр идем. Икенчесе—«Хәтер аланы»ның китап булып чыгуын бик тә күрәсем килә Өченчесе—китабымны мөмкин кадәр күбрәк кеше укысын иде!»—димәсенме.
Үзен югалткач, аның бу өч теләген мина ышанып әйтеп калдырган васыяте дип кабул иттем. Беренче теләген үтәү, Уфадан шатланып кайтып кергән якын туга- ныннын тиз арада үз өеннән җеназасын алып чыгып китү коточкыч авыр булса да, язучыларның ихлас озатып калулары, яныбызда һәрвакыт туганнарыбызның булуы. Арчадан район җитәкчеләренең безгә кушылуы, Мөрәлегә килеп җиткәч, авыл халкының. мәктәп балалары һәм укытучыларның каршы алулары, ниһаять. Тәбриз-нең зур хөрмәт белән якыннары янында гүргә иңдерелүе—үкенечләребезне аз булса да җиңеләйткәндәй булды... Икенче теләген тормышка ашыру өчен тугыз ел вакыт кирәк булды. 1993 елны китап нәшриятына тапшырылган кулъязмасының икенче нөсхәсен Уфадан алып кайтып, аны булачак китапның макетына әйләндерү эшл
әрен үз осгемә алдым. Үлеме артыннан ук Т Мобарәковны Язучылар берлегенә кабул итәр очен кабул итү комиссиясе рәисе 111 Галиев. проза остаханәсе җитәк- чесе Г Ахунов. аларга кушылып Ф Яруллин. А Гыйләжев. Ә Еникиләр ботен көчләрен куйдылар. Барлык кирәкле документларны туплап проза остачанәсенә тапшыруны чина йөкләделәр Шулай итеп. 1997 елны Т Мөбарәков. үлеменнән
сон (бердәнбер очрак) Язу- чылар берлегенә, бер кар- шылыксыз кабул ителде.
Ниһаять. 2005 елны икен- че теләге дә тормышка ашты. Гәрчә, автор үзе һәм мин теләгәнчә үк булмаса да. китабы ла донья күрде.
Ни өчендер китапка минем кереш сүзем кертелмәгән Авторның туган авылы күр- сәтелмәгән. Инде 9 ел элек мәрхүм булуы турында мәгълүмат бирелмәгән Жәмәгатьчелек тарафын- нан танылган гажәеп та- лантлы авторнын беренче
вә сонгы китабы бит югыйсә. Шунысы куанычлы, авторнын оченче теләге дә тормышка ашты Китап нәшриятында укылмыйча тузан җыеп яткан бер генә ки- табы да калмаган.
Ни аяныч. Т Мөбарәков үзенен зур ижат планнарын тормышка ашыра алмыйча арабыздан китеп барды. Ана быел 75 яшь тулган булыр иде Шул уңайдан мин аиын турында күренекле әдипләрсбсзнсн фикерләрен һәм «Гөл әби» исемле хикәясен «Казан утлары» укучыларына тәкъдим итәргә булдым
Г ».1 чәчәк ГАЛИЕВ \
Тәбриз Мабараков якын ту.'аннары белән 1988
•Аның теле гажәеп матур, сыгылмалы, стиле әллә нннлн суз осталарын ла көнләштерерлек, жомләләр төзек, җыйнак Әсәр башыннан ахырына кал әр зур кызыксыну белән укыла Мин •Хәтер аланы* романының (мин аны роман дип кабул иттем) укучы кулына китап булып керүен теләр идем»
Әмирхан Еники
•XX гасыр тәмамланып килгәндә татарча \йлый юрган чины килде Ут татар дөньясын яхшы белә Чуар донья ботен каршылыклары белән анын тынгысыз күңеленә сыя Әдәби теле бай. уй-фнкертәре камил Тетрәндерде мине бу әсәр Туктама. Тәбриз, яз!»
\яз Гый.тлҗев
•Хәтер аланы• мине тау елгасы кебек үз чөгермәкләрснә алып кереп китә һәм зур елга-дәрья гамагына китереп чыгара Мин аны бер йогым су кебек зчәм һәм тагын эчәсем китә Дөресен әйтим, сонгы 30-40 елда мин хәзерге гагар әдәбиятында телне, спиьне, нәзен-рнгмны бу кадәр нечкә тонган чәчмә әсәр язучыны күргән булмады. Әлбәттә, мондый тирән тоюда ясалмалык, көчәнүнен катрәсен дә күрмисен Ана бу. беренчедән Ходай тарафыннан бирелсә, икенчедән, авторнын юрмышны искиткеч тирән белүе нәтиҗәсе Шулай үтеше, үткер һәм тормыш таләп иткән бердәнбер те т белән язылган әсәр бу»
Айдар \а/м.ч
«Быел безнен әдәбиятка чишмә кебек бәреп бер яна исем килеп керде—Тәбриз Мөбарәков Бу кеше мона кадәр каша булды икән? Тетрәндергеч *Хәтер аланы»н үзе повссть-кыйсса дип язса да. мин аны роман дип кабул иттем. •
Фәнис Яру. и ик
« Тәбриз Мобарәковнын әдәбиятка килү юлы да ифрат үзенчәлекле дә. гыйбрәтле дә. Гажәп хәл: гомере буе югары уку йортларында рус телендә төгәл фәннәр укыткан һәм зур фәнни хезмәтләр язган галимнен күнелешә, ком-таш эчендәге алтын кисәге шикелле, саф туган телебез стихиясендә кристаллашкан олуг хәзинә—зур әдәби талант яткан Шунысы кызганыч—бу хәзинә галим-әдип гомеренең сонгы елларында гына халыкка ачыта алды Тормыш чынлыгы ягыннан булсын, тел җәһәтеннән бутын, әсәр гаять үзенчәлекле, һәм ул хаклы рәвештә җәмәгатьчелек тарафыннан үзенә лаеклы олуг бәһане алды да. Сонрак журналыбызда басылган, дусты М. Мәһдиев турындагы истәлекләре дә укучылар тарафыннан шулай ук бик җылы кабул ителде».

Реклама