Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ МОНОЛОГЛАРЫ


Дөресен генә әйткәндә...
Гомумән, дөреслекне язмыйсыз. жәмәгать! Мин язганны да бастырмаячаксыз. Башта ук әйтеп куям, язганнарым чын-чын дорес. гик шунысы бар—үз фамилиямне күрсәтмим, чөнки төрмәдә утырасым килми.
Мин—гади авып кешесе, кайсы авылдан икәнлегемне дә әйтмим. бу хатны да Казанга илтеп салам.
Безнең Русия президенты дөрес эшләми, дөресрәге, эшли белми. Исемен язмыйм, алай-болай эш судка китсә кемгә сүз әйтәсен дип, бәйләнә алмаслар
Уйлап карагыз! Жүнле хужа үзенең оендә порядокны шулай корамы? Шулай тотамы ул хуҗалыкны? Малае жулик булса—ул аны тотып ярачак. Кызы гулятъ итсә—иманын өшкерәчәк. Хатыны тынламаса—прошай. Нәсимә, куа да чыгара. Син анда ишек алды себермичә кара Өендә бер чиләк су булмасамы? Өстәлдә мул ризык тормасамы? У-у! Эшләтә дә белә ул яхшы хужа, яшәтә дә белә.
Кем язды икән моны дип эзләп маташмагыз, табалмаячаксыз. Почеркымны да үзгәртәм
Юк, жәмәгать, беркайчан да дөреслекне язмыйсыз. Язсан бастырмыйсыз да.
Менә, мәсәлән, безнен авылның мулласы Гыйлаж абый мәчеткә кергән бар садаканы кесәсенә тыгып бара Шуна күрә ана бирмим дә. мин жүтәр гүгел. Ходай каршында гаебем юк. Ходаен да әйтер идем инде, күрә шуларны, ну кулларына сукмый
Тагын дәвам итимме? Менә быел әлеге дә баягы Гыйлаж муллабыз безнен садакалар исәбенә чажга жыена. Ну гулятъ итеп кайта инде! Бәлки үткән елдагы кебек анда ук барып га җитмәс. Мәскәүдәге марҗушкасында гына гөнаһларын юар. Монда кайткач отчет сорамыйлар бит
Әле күптән түгел генә терлекчеләребез Галия Гыймаена белән Фәйрүзә Дәүләтова фермадан ике бозау урладылар. Хәзер икесенең дә утарларында бозау көтүе бар Кулларыннан тотмагач гаепләүче юк
«Ник икене алып кайттыгыз?»-дигәч, алай-болай районнан теге Гллиев Мансур дигән милиция килеп бәйләнсә, берсен ана бирербез дип уйлаган идек,—диләр.
Колхоз председателе Раиф Гслсатгаров быел язга эшеннән кигәм ди Ни
өчен язга чаклы көтә, чөнки ате сатып бетерелмәгән берничә ферма, дистәгә якын техника бар Район главасы белән килешеп икенче колхозга саталар, саткач Раифны шунда председатель итеп куялар, аннан ул техниканы тагын башка жиргә саталар, менә гел шулай күчеп йөриләр инде
Район судьясы Гадел Нахаковның зарплатасы—40 мең. Әле аз дип зарлана. Беркөн колхоз базарында законсызрак урында бәрәңге сатып т°рган өчен кулга алынган авылдашыбыз Зиннәткә хөкем карары чыгарганда. 40 менгә вак-төяк суд эшләре белән башымны катыралар дип зарланган ди.
Минем язган бу кәгазьдән бармак эзләрен элләп маташмагыз, бияләй киеп яздым.
Юк, юк. дөреслекне язмыйсыз, җәмәгать! Бер кайчан да Нигә кирәге оар ул сезнен караны ак дип язуыгыз? Телевизорның да бит инде хәзер аклы- каралысын карамыйбыз. Ирләр дә бит инде хәзер зәңгәрләнеп бара, ал кашлар наркоманланды, бандитлар террористланды. льготалар— монетизацияләнде. хәерчелек субсидияләнде. Халык сарыкланды.
Дөреслекне язмыйсыз, жәмәгать! Әйдәгез, бергәләп сарыклардан Кеше ясыйк әле. Аннан сон минем дә кем икәнлегемне белерсез. Ә хәзергә имзамны юри Алмаз Хәмзин дип куям.
Утыртсалар, пускай аны утыртсыннар
Ай югары
Мендем мин ул Айга. Кыегыннан аякларымны салындырып сезне күзәтәм.
Әнә. Шамкай каядыр ашыга. Өстән караганда атлый кебек, ә үзе-тәгәри. Театрдан киткәннән бирле тыз да быз чаба Шамкаебыз Шәрәфи әйтмешли:
• чапмый булмый, китереп тоттырмыйлар Тоттыралар тоттыруын, ләкин без теләгәнне түгел».
Атаклы Шамкай' Сина Айдан кычкырам «Пенсиян ни хәтле? Күрсәтмә мина буш кесәнне. Адәм мәсхәрәсе
Президенттан ким эшләми югыйсә: бер карасаң—үзебездә, бер карасан— Мәскәүдә Мин телгә салынып торганда, әнә. Уфага да барып җиткән. Шыгрым тулы затлардан алкышлар тавышын ишетәм.
Бу вакытта даһиебыз Шәрәфи меңенче мәртәбә Камал театрында «Әжәден» уйный Күрәм. кулларын күкрәгенә куеп йөрәген капшый Үзем дә үлмәдем микән дип шикләнә, ахрысы Шәрәфи, синен тырнагына да тормаган Голливуд артистлары Америкада губернаторлар, миллиардерлар!.
Әнә. карыйк әле. нишләп йөри икән анда, мәсәлән. Шварценегтер? Һә! Буш белән кочаклашып Тын Океан уртасында көймәдә чайкалалар
Шәрәфи Үзебезнекенә әйтимме, сине дә берәр районга глава итеп куйсыннар' Ичмасам. Иделдә су коенып ятканыгызны күрсәм дә сөенер идем.
Жә. ярый, кеше мәшәкатьләрен онытып, җиһанны күзәтим әле. Тагы кайчан менәм мин бу Айга? Биеклек бөеклеккә тин булмаса да хыялланып утыруы үзе бер рәхәт.
Матур да сон безнен Жир шары! Ал нурларга төрелеп тан ата. Кытайлар, япуннар күптән уянган. Әллә йокламыйлар да микән’’ Русиягә дә торырга вакыт түгелме? Анла-монда нидер шартлаталар—селкенеп тә караучы юк Әйләнәләр дә яталар Уяныгыз, өегезгә ут төртәләр! Янасыз бит!
Каяле. безнен авььхтар нишли икән’’ У-у! Халык басуда. Балалар укымый— бәрәнгедә Бөтен Татарстан кулында чиләк-көрәк. Быел иген мул унган. Жыеп алырга кирәк Русия кырларында кәбестә җыеп йөрүчеләрдән башка адәм затлары күренми. «А кушать все хотят!» Ишетәләрме сон? Пычагым
Әнә. Мәскәүләренә кара! Кырмыска оясымыни, никадәр халык мыж килә. Заводка баралар дисәм, заводлары эшләми. Базар өстендә базар. Саталар <• Блендамент» белән ышкып. «Стиморол» белән чәйнәп. -Памперс»ларга төреп. 168
илне саталар. Берочтан безне дә.
Казан нишли? Әнә. Кремльгә нимесләр килгән, күптән түгел генә кытайлар булган иде. корея министры да шунда. Нурсолтан еш күренә, гарәпләрнең юлы өзелми. Беларусларга ни калган0 Төрекләр—күрше-күләнгә әйләнеп беттеләр. Казан дусларын барлый, татарны дөньяга таныту кирәк. Юккамыни мин Айга менеп аяк салындырып утырам Юри күрмәмешкә салышасыз. Гомергә татарны танымадыгыз!
Гер күгәрү буенча 10 тапкыр дөнья чемпионы Фәнис Саләхиевны кемнен күкләргә күтәреп мактаганы бар? Кемнәрнен Марат Сафинны. Алинә Кабаеваны. Хәбил Бикташовны—алар татарлар диеп әйткәннәрен ишеткәнегез булды0 Күпме хоккейчылар, футболчылар безнеке! Хәер « Ак Барс» тагы теге негр капкачыны «татар» дип әйтәләр ди үзе.
Телгә салынып күрми кала язганмын. Африкада ниндидер тузан туза. Әнә-әнә, Европада да өермә купты Ә-ә! Безнен автоузышчылар икән Давай. егетләр, давай, сынатмагыз! Давай. Рөстәм, бирешмә! Ай-рат! Ай-рат! Ай-рат! Афәрин, безнекеләр тагын беренче'
Уф, кы ч кы ра - кычкыра тамак бетте. Кхы-кхы. Карале. Түбән Кама төтеннәре Айга хәтле күтәрелә икән, тончыктыра башлады.
Әй, кем анда тагын арттан бәрәнге ата Башны тишәсең бит Хатын, синме ул? Нәрсә? Нишләп Ранияләрнең тәрәзәсенә карап утырыйм ди? Хәзер төшәм айдан
Габдерәхим радиосы
Эфирда Габдерәхим:
—Ал-ло! Без сезне тынлыйбыз.
—Ал-ло' Ник эндәшмисез? Йоклыйсыз мәллә?
-Юк.
—Үзегез шалтыратасыз, үзегез эндәшмисез
—Әйтегез инде бер-әр сү-үз! Исемегез ничек?
—Ләйсән.
— Ха-ха-ха! Уйлаган идем аны —Нигә көләсез?
-Чөнки ярты гатар кызынын исеме «Ләйсән» Жә, ярый, әле генә яңгыраган «Бака ефәге» дигән жырнын көен, әйе, көй-йен кем язган0 —Зөфәр Хәйретдинов.
—Ник ал-лай уйлыйсыз? Чөнки ул кагылмаган тема юк дисезме? Беләсез бит, ә?! Ә сүзләрен кем язган?
—Гөлсәрвәр, наверны
—Ха-ха-ха! Сез гений! Ни өчен ул язгандыр дип уйлыйсыз? Аннан башка җырга сүз язучы калмады дисезме? Уф. үл-лә-ә-м' Бүген кәефем бик начар иде. рәхмәт, күтәрдегез. «Кайсы каенда, кайсы—син!»—Ләйсән, ишетәсеңме, мин җырлап җибәрдем Болай тавышыгызга караганда чибәрдер се 11
— Ничек дип әйтим инде?.. Мәктәптә укыганда мисс красавииа идем —Ә син кайда укыдын?
—Авылда.
—Ә-ә, алай икән. Ничә кеше укыдыгыз'.’
— Биш малай, бер кьп
—Алай икән. Сина ничә яшь? Әй. үзем дә ахмак, кьтарнын яшен еорамыйлармыни?!
— Мин хәзер кыз түгел инде.
—Хатын, алай булгач
— Ике балам бар. ирем юк
-Ярый. Ләйсән апа. сау бул. безгә шалтыраталар
-Ал-ло' Ал-ло' Кем ате бу? Нхранияменн ’ Тоташтырмагыз азе шуны'
Дулкыннарыбызга.
Биек тауга менеп җыр җырладым
Сохраларга китте тавышым
—Әй-йе, әй-йе, сез эфирда. Ну, әйт инде пожалысты исемеңне?
—Әйтмим.
—Алай булгач нигә шалтыратасын?
—Тик.
—Син хатын-кызмы? Тавышын бик калын?
—Кем дип әйтсәгез дә ярый.
—Ә-ә. шулаймыни? Мин бит сине кызлар дип торам. Жә, әйт, «Бака ефәге» дигән ж.ырнын көен кем язган? Әйтсәң, бүләк бирәбез. Компакыт диске. Верхний Услон районының Зур Мәми авылында иҗат итеп ятучы композитор Исеменен баш хәрефе—ше.
—Шамкай!
—Ха-ха-ха! Уф. үләм. Үл-ләм! Бүген исән калсам Шамкайның үзенә әйтсәм, ул да үлә-ә! Сүзләрен кем язганын әйтә күрмә-ә! Әлегә җыр тыңла!
Биек тауга менеп җыр җырладым
Сохраларга...
—А-ха безгә тагын шалтыраталар. Нурания ханым, сезмени? Тоттыгыз бит тагы, тәки. Ярый, сез сораган җырны тугызынчы мәртәбә куябыз.
Биек тауга менеп..