КУРАЙЧЫЛАР


Композитор һәм курайчы Инбер Шәфыйков истәлегенә
Шәһәр Балалар ижат үзәгендә очраттым мин аны. Уртача гәүдате, хәрәкәтчән, хәтта артык та дияр идем, сойләшкәндә дә урынында басып тора алмый, кыбырсып, һәр үткәнгә сәлам
биреп калырга тырышкан сыман. Чалара башлаган чәчләрен өскә каратып тарап куйган, матур йөзенә килешле генә чәпәлгән борын, кигән һәр киеме үзенә ятышып тора, һәркем белән елмаеп сөйләшә, көлеп торган күзләреннән бераз тына вәкарьлек тә сирпелә. Хатын-кызларны яныннан болай гына үткәрми инде, юлында очрасалар, туктатып шаяртып, сөйләндереп алуга хирыс, каиберләренен, үз итеп, битләреннән чупылдатып алу әмәлен дә таба тагын. Ханымнар ана үпкәләмиләр генә түгел, хәтта абзый үз эшенә бирелеп, аларны игътибар итми үткәреп җибәрә калса, авызларын турсайтып китәләр кебек тоелды мина. Татын нәрсә әйтим микән? Гарәф абыйны бер карауда башкалардан аерып торучы сыйфатлар шул дисәм, истән чыга язган—анын бер кулында кәкре саплы гаяк, ун аягына аксап йөри—тик үзе белән танышып, сөйләшеп йөри башлагач, бу ятына игътибар да итми башлыйсын. Гарәф абый монда яна оешып килгән Милли бүлекне җитәкли икән. Милли, димәк, татарча үткән чараларны оештыра, сәнгать түгәрәкләрен үткәрерлек кешеләрен таба, җитәкчелек итә. Мине чарага куймый алып килгән кеше—балалар фольклор ансамблен оештырып, шәһәрдә танылу алган Диләрә ханым Имамгалиева да анын шәкерте икән.
Ул конне без Гарәф абый бүлмәсенә кергәндә бүлек мөдире унлап баланы каршысына бастырып, курай уйнарга өйрәтә иде. Диварда плакат рәвешендә көйнең нотасы эленеп тора Гарәф абый тактларга бүлеп язылган әлеге көйнен көчле өлешендә идәнгә ныклап тибеп куя, йомшак өлешкә үкчәсен генә шыкылдатып аза. Чәчләре тузгыган, көй тигез, килешле агылса йөзе, күзе яктыра, берәр бата ялгышса, бармагын ана төзәп тора, бөтен җаны-тәне белән өйрәтү эшенә йотылган абзый безнен кергәнне сизмәдеме, әллә игътибарын читкә юнәлтеп эштән бүленәсе килмәде, үз эшен белә— шыкылдый, аяк тибә, курайчыларга кушылып үзе дә уйнап ала, ул арада ноталарга ишарә ясап алырга да өлгерә—карап торуга моңарчы күрмәгән искиткеч бер дәрес иде бу. Уйлап алдым, әгәр көн саен болай шөгыльләнсәң, белмим, өч-дүрт елдан кипкән суган хәлендә калырсың. Никадәр көч. энергия, нервы кирәк монда!
Абзый да арыган булса кирәк, койне берничә мәртәбә шома гына уйнап чыккач, әлегә житеп торыр дигәнне белдереп, кулларын буташтырып алды да, безгә борылды:
— Ни эшләр бетереп йөрисен, Диләрә сылукай?—дип. нык кына аксаклап безгә табан килә башлады. Килгән унайга. Диләрәнен кулын күкрәгенә кысып, сыйпап алган булды —Ну яратам да инде сине, марҗа булсан, шатырдатып кысып үбәр идем, татар кызлары килештереп бетермиләр.—дип кеткелдәп көлеп җибәрде
Башкаларны үз артыннан иярергә мәҗбүр итә торган ихлас көлү иде бу Авызым ерылып киткәнне сизми дә калдым
—Ә бу ерык авыз кем була инде?—диде ул. йөзенә кырыслык билгеләре чыгарып. Абзыйнын аруы кул белән юып алгандай юкка чыкты.
—Сез сорадыгыз, мин үтәдем,—дип ун кулын хәрбиләрчә чигә тирәсенә китереп алды Диләрә.—Әдәби түгәрәк җитәкчесе дип торабыз. Ошатсагыз, әлбәттә.
—Ошатмаган кая ул!—диде Гарәф абый һәм зур тәрәзә тирәсенә җыелып, нидер гәпләшеп, шаулаша башлаган балаларга борылып, чәрелдек тавыш белән кычкырып та җибәрде —Анагызны корг чаккырлары. барыгыз карилурга чыгып тавышланыгыз, чыр-чу тәреләр, бүлмәне күтәрәсез бит. Колак күрми, күз ишетми монда сезнен белән!
Балалар Гарәф абзыйларынын шаяртуларына күнегеп беткәннәр иле. анын юка тавыш белән чәрелдәвенә көлешә-көлешә ишеккә ташландылар Гарәф абзый таягының кәкре сабы белән үтеп баручы бер малайнын муеныннан эләктереп алды:
—Ә син кая барасын, Илдар.’
Малай бу шаяртуга ничегрәк җавап бирергә белми күзен кысыбрак торды да:
—Курайга һава тутырыл керәм,— дип. тиз генә ычкынмакчы иде. Гарәф абзый анын беләгеннән эләктереп алды
— Курайга түгел, энем, үп кәнә тутыр һаваны,—дип башыннан сыйпап алды.—Курайчы егет булачак бу. өметле егет,—дип горурланып безгә табан карап алды. Малайнын колагына иелеп, сер әйткәндәй—Унбиш минуттан кереп җитегез, каридурда талашып, сугышып ята күрмәгез тагын. Сине җаваплы итеп билгелим. Ә хәзер йөгереп әкерен генә карилурга марш!- дип, әмер биргән кыяфәт чыгарды. Илдар ике кулын чигә тирәсенә китерде
— Боерык егерме минуттан ун минутка арттырып үгатәчәк!—дип. ишеккә ташлашты.
—Менә шулай бала-чагаланып үтә гомеркәйләрем.—дип, зарланырдай итте Гарәф абзый Әмма, күренеп тора, ул түгәрәкккә йөрүче һәр баланы үз баласыдай якын итә, ә балалар анын ү зен бик яраталар иле
Гарәф абзый соиләнә-соиләнә үз урынына килеп утырды. Дөресен әйткәндә, мөдир вазифасы ана килешеп бетми иде Йомшак кына әйткәндә, мөдир сыйфатында җизли кешене күрәсе килә иле минем Белеп булмый, эшне башлан, кайбер мәсьәләләрне чишәргә ярдәм сорап, яки кинәшергә керсәң, ул исә һәр әйткәненне шаяртуга борып утырса, ташла ла чыгып кит Үземне беләм. талканым коры минем, ике уйлап торган гадәтем юк
Я.п ышканмын. Гарәф абзый сүз башлагач бик җитдигә әйләнде
—Сине күптән беләм. язганнарынны укып барам. Сәхнәләрдән чыгыш ясаганыңны да ишеткән, күргән бар. Үзеңне гота беләсең, фикереңне җыйнак ИТеп, мокытка да барып җитәрлек итеп сеңдереп кенә әйтеп бирәсен. Әллә укытучы булып эшләп алган иленме ’
—Эшләп алу гынамы. Районда унбиш еллап мәктәптә чарландым. Аннан менә Чаллыга килеп төпләндем Заводта баш конвейерда машина җыйдым
Гади эшчедән участок башлыгына кадәр юл үтелде.
—Заводта эшләү ярый ул Өр-яңадан ясый завод кешене. Эшче сыйныфы белән туганлашу шәп нәрсә. Алар алдында юк-бар сөйләп, алдашып йөреп булмый Әйбәт мәктәп үткәнсен. димәк, эшчеләр яраткан үзеңне. Эшчеләр үз итмәгән кешене күгәрмиләр КамАЗда. КамАЗ мәктәбен үткән кешегә хөрмәтем зур. ышанам андыйларга. Безнең районнан Галим Куратовны бер заводка урынбасар итеп куйганнар иде.—дип. бу сүзләрнен әһәмияте барлыгын сиздереп, мина карап алды.—Бу кеше райкомда эшләп, кеше алдап гомер уздырган бит инде, заводка килеп капкач, элекке гадәтен куа икән. Эшче халкы әле бу. әле теге гозер белән мона керә калса, «бер атнадан була, менә икенче атнада була*, дип боларны бармак башын әйләндерә, ягъни алдый башлаган Эшче кешене белмәгәннән килә инде Кабинетына бәреп кереп, бичараны, эшчеләр тәрәзәдән ыргыта язганнар. Коч-хәл белән чыгып ычкынган. Ну шуннан заводтан куып ук чыгардылар. Менә бит ул ничек эшче халкы. Хәзер заводка юлны суыткансың шикелле?
—Дөньялар үзгәреп киткәч, каләм эшенә күчтем. Жан тарткандыр инде, югыйсә заводтан җибәрергә теләмәгәннәр иде.
—Жаны теләгән—елан ите ашаган Каләм сабы кимереп утыр инде, әллә рәхәт күрермен дип уйлыйсынмы?—Абзыйның чынлап шаяруымы, шаярып чынлавымы, икесе дә бар иде. ахры. Җитдиләнеп, сүзен дәвам итте. Биографияң әйбәт, кирәк кеше өйрәнер әле. бездә уйдырма, яла якканда берсен дә чилтә калдырмыйлар Әдәбият, сәнгать дөньясы бик хикмәтле дөнья ул, белерсен әле.
—Анысы аңлашыла инде. Бу хакта еш кабатлыйлар. Әмма монын өчен иҗатта тавышынны ишеттерергә кирәк.
—Ишеттерерсең, тавышын көр күренә болай. Әйтәм бит. язганнарынны укыштыр1алап. күзәтеп барам. Кара аны. сәер дип әйтимме, бер алама гадәтен бар икән үскәнем, кешеләргә ышанып җитмисен икән,—диде ул. Шаяртып сөйләвендә искиткеч җитдилек ятканын аңлап алдым.
—Ышанып күп өтелдем.
—Анысы да шәп анын. Тормыш диләр аны. егетем. Тигез юлдан гына барсан. нинди язучы син? Диләрәгә үзем әйттем, шул Әнсар Ыктани дигән егетне табып китер әле. дидем. Якташлар бит без, Гарәф Шәрипов булам.
—Ишеткәнем бар. хәзер менә үзегезне күрергә насыйп булды. Композитор бит сез. әйеме?
— И беркатлы жан! Кой язган һәр кеше композитор буламыни? Музыка дөньясы—океан бит ул. Укыштырганын булса, океанны көймәгә ялгыз гына Утырып кичеп чыккан кешеләр бар Үз көчләренә ышану гына җитми, ниндидер көчләр этәрә ал арны бу адымга. Давылларга очрыйлар, дулкыннар чөеп кенә йөртә көймәләрен, эчәр сулары, ашар ризыклары калмый, әмма океанны кичеп чыгалар. Күпме инде алар кешелек тарихында. Бәлки йөздер, бәлки артыктыр Алар күп була алмый. Композиторлар да шулай, энем, хәзер кешедә грамота җитәрлек, бераз гармун шыңгырдата, нота танып, композиция дигән нәрсәдә хәбәрдар була икән кой чыгара башлый, мәшһүр композитор дип йөртә башлый үзен.
—Мәшһүрләр күбәя,—дидем мин килешеп.
—Әйе шул. милләт уянып азаплана, анлап килергә маташа, ә кемнәрдер үзләрен мәшһүргә санап, милләтне бары тик үзләренә генә чәбәкәй итәргә онди. мәжбүр итә. көчли. Милләтне мингерәйтү бара. энем. Шул хәлләрдән җаным әрнеп, сине чакырттым. Исемен әйбәт, ә менә Ыктани диюен генә... Милләт белән бергә булсаң гына сине таныр ул Ык. <-мәшһүр*гә әйләнеп, син бер якка китсәң, халык үз юлы белән башка якка атласа—сине Ык та. чурт та танымас Ык комында корсак кыздырып, суында аяк юып кына эш
бетми ул, энем, андыйлар бездә болаи да мүре,—дип, кул сырты белән муенын нык кына ышкып алды Йөзенә кызыл тимгелләр йөгерде Кемнәрнедер чынлап та ачулана иде булса кирәк. Әллә мина, җай килгәндә, сабак бирәме'5
Гарәф абзыйнын сүзе күпкә китте, минем эчем поша башлады Моны сизенеп, абзый төп сүзгә күчте.
—Сез. яшьләр, акыл сатканны яратмыйсыз инде, беләм,— диде ул хәйләкәр елмаеп —Эләккәндә сабак биреп калыйм дим. Безгә бик күп балалар килә Шигырь язалар, әкият, хикәят дигәндәй Шулар белән эшләргә кеше кирәк Яшермим, язучы-шагыйрьләрне чакырып карадык, кайберсенен вакыты юк. вакыты булганнар балалар белән бөтенләй эшли белмиләр. Әле менә берсен чакырган идек. Балаларны җыйнап утырттык Бу килде дә. тотынды сүгәргә милләгне. и-и пыр туздырып ташлады инде <-Нигә синең әниен милләт өчен үз-үзенә ут төртми, дип. бичара балаларны өстәл артларыннан иолкып-йолкып ала. Хәзерге балалар бик шүрләп тормыйлар, анысы. Берсе түзмәде
—Ә. абый, нигә син үз-үзенә уг төртмисен9—дигән иде. авызыннан күбекләр чәчеп ана ташланды.
—Мин ут төртсәм, милләт өчен кем көрәшә?—дип. ярсый-ярсый дулады Балалар тегенә контрсорау бирәләр:
—Безнен әниләр утта янып бетсәләр, милләтне кем үстерер сон?—диләр
—Без. көрәшчеләр, үстерәбез, әтиегез дә. әниегез дә без булабыз!—ди теге зәһәрләнеп. Үзе йөзен кулы белән каплаган да. төймәдәй күзләрен елтыратып бармак араларыннан балаларга карап тора.
Гарәф абзый авыр сулап алды.
—Аннан татар әдәбиятын тетеп ташлады. Үзеннән башка бер генә әдип тә юк икән әдәбиятта. Сүзенен төбе шул булды. Ул үткәргән дәрестән сон өч атна балалар түгәрәк утырышына килмәделәр —Ник йөрмисез?—дигәч. «Без анда барырга куркабы з», диләр. Менә шул балаларның бер өлеше кабат килделәр, безгә яна җитәкче билгеләгез,—диләр.
— Йә. Ыктани. сина конкрет бурыч—шул балаларда тормышка, милләткә ышаныч, иҗатка дәрт уята алырсыңмы? Алынасынмы бу эшкә?
—Авыр сорау —дидем уйланып. Чынлыкта аларнын психикасына зур зыян килгән биг инде. Эзгә керткәнче, шактый азапланырга гуры киләчәк
—Син моны эшли аласын.
Гарәф абзыйның тавышында чарасызлык янгырады
— Без имгәттердек аларнын җаннарын, инде төзәтү әмәлен дә күрергә кирәк. Зинһар, гозерне кире какма.
Рим булдым Үзәккә килгән саен Гарәф абзыйнын япен гаҗәпләнеп карап торам И иде балалар шактый оста уйныйлар, озын көйләрне дә сузалар, кыска җиңел көйләрне дә сиптерәләр Осталыклары үскәнгә үзләре бер сөенсәләр. Гарәф абзый мен сөенеп, дәрес вакытында очынып-очыныплар тибә инде идәнгә.
Бер конне дөрестән сон. түзмәдем, сорыйсы иттем:
-Бу аягын ничек чыдый. Гарәф абый? Бөтенләй аяктан язасын бит,- дим. Көлеп җибәрде.
И. энекәш, тездән юк бит минем ун аяк. Машина белән авариягә эләктем, аяксыз калдым Ясалма аяк түзә инде Биетеп кенә торган сыман булам да. тынлагып җиткереп булмый, шап-шоп бәрә идәнгә Ышанам, шушы ярдәм итә бит—музыкага керешеп кенә килгән балаларга ритмиканы өйрәтү бик авыр Бала коинен ритмик еүрәтсн тоеп алырга тиеш.-дип. мина музыка серләрен төшендерә башлады Һәр көйнсн чаткы, темасы, киплеге, сезненчә әйтсәм драматургиясе бар анын Менә шул нечкәлекләрне җиткерергә тырышам N н баланын берсе > тектереп алса, зур уныш дип санарга була һәркем дә м\ зыклнт б\ т*ыи китә атмый биг Ялгышмасам. франт ^ язучысы: бакчада бер сандугач
сайрасын өчен, йөз чикерткә черелдәп торырга тиеш, дигән, имеш. Дөрес ул. тик чикерткәләрне дә кирәгенчә черелдәтә белергә кирәк.
Гарәф абзый кулыма бер курай тоттырды Салкынча, шома җинел таяк сыман гына тоелды бу мина. Гарәф абзый, уйларны сизеп алгандай, хәйләкәр
көлемсерәде.
—Чангы таягы дисенме?
—Карап торсан. шушыннан нинди көй чыксын инде.
—Бу курайнын бәһасе юк.—дип саклык белән генә кире кайтарып алды кураен Гарәф абый —Дустым Ифрат Хисамов үз кулы белән ясаган курай бит бу Менә тынтап чагыштырып кара әле.—дип. эчке түш кесәсеннән бер курай алды да. чеңгелдәтеп сузып җибәрде. Хәзер монысын тында.—Шул ук көй. шул ук аваз кебек тоелса да. Ифрат агай курае яктырак төсмерләр чыгара иде.
—Йә. ничек, аерма бармы?
— Икенче курай яктырак. моны жанга бәрелебрәк тора шикелле.
Абзый куанып, идәнгә шап итеп тибеп алды.
—Колагыңны аю ялаган нәмәрсәме дигән идем, тотып алгансың бит Бу миндәге иң кадерле курай, аны түгәрәккә йөрүче Айгөл исемле кыз өчен генә тотам, һай сәләтле балалар бар бит миндә —Ул горурланып башын өскә чөйде Гариф абзаннын шәкертләре сәхнә тотачаклар әле. күрерсең! Курайга нык сәләтле баладан менә дигән флейтачы, кларнитчы чыгачак. Флейта ул. энем, күне.гтәрнен ин нәзберек кыллары өчен, ә кларнет—патшалар музыка коралы дип саната. Элитар. ягъни, мәсьәлән. аксөяк инструмент. Саксафон дигәннәре инде, ул да әйбәт, тик бераз кыланчык ул. әрсезләнеп алга чыгарга ярата. Ә көй табигый агышта гына жанга рәхәтлек бирә. Ни өчен курайга чат ябыштым Менә шул табигый, илаһи яңгыраш биреп була курайда Күптәнге хыялым иде. Калада беренче хорларны оештырган кеше, беренче ансамбльләр төзеп, күпме яшьләрне сәхнәгә озаткан остаз дип санарга була мине Яшьләрне миһербансыз дисәләр дә. онытмаган шәкертләрем жырчы, музыкантлар бар әле. Хәлне белешеп торалар, кызыксыналар. Курай гел жанга тынычлык бирмәде Беренче мәртәбә авылда күрдем курай тарткан кешене. Сәрбижамал түти тарта иде курайны.
Аптырап үзенә ышанмыйчарак карап алганымны сизеп, кабатлады:
—Әйе. энем, курайны уйныйм дип түгел, тартам дип сөйләшә иде ул әби,—Ул хатирәләр дөньясына кереп чумды.—Жәйге көннәрнең берсендә күрше әбиләргә ияреп Надулат чокырына киттек, кура җиләге, карлыган шәп була иде анда Сәрбижамал. Минжиһан. Мәрхәбә әбиләр өчен урманнын бер сере дә юк иде. Авылдан шактый еракта, Урал тауларынын бер канатына кушылып китә торган куе урманлы кара-каршы тау сыртынын уртасы Надулат чокыры була инде.
— Йөргәнем бар. шомлы, үтеп чыккысыз җирләр бит анда.
—Әбиләргә бармы, юкмы иде анын шомлы-фәлән булуы. Әйтәм бит.
күзләрен бәиләсән дә кайтыр юлны таба иде алар. Әнә шул Надулат чокырының бер жирендә иске куралыкка тап булдык. Әбиләр чат ябыштылар шул сүсләнеп беткән, үрмәкүч пәрәвезләре сырылган кураларга. Бер кочак җыеп, жеген жеккә китереп, бәйләп куйдылар.
—Курай, курай,—дип сөенешәләр жаныкаилар. Баксаң, Минжиһан әби дә Сәрбижамал әби кебек курай тартучы икән. Киттеләр истәлекләр сөйләп, кем ничек курай тартырга өйрәнгән, нинди көйләр уйнаганнар да. кемнәр тынлый торган булган аларны. Шуларны тынлый-тынлый тырыслар тулганны да сизми калганмын Курай тартканны күрәсе генә килә бит Жанга керде дә утырды шул уй.
Өйгә кайткач, чәй эчтем дә. Сәрбижамал әбиләргә йөгердем.
—Әби, әйдә, курай тартып күрсәт, дим.
Әби көлә. Арып кайткан, курай тарту кайгысы юк сыман
— Башта, наный, бу курадан курай ясарга кирәк, ате килеп чыгамы, юкмы гаргып карамыйча белеп булмый. Бик көйле нәмәрсә ул —Бәйләмнән бер кураны тартып чыгарып, кытыршы куллары белән сыйпап алды — Болай көенчә эче шома, тын иркен йөрешле сыман инде.—ди
—Сон ясыйк курайны. Үзем ясашам,—дим. һаман әбигә сырышам Сабырлыгы сынды, ахры, мина эш кушты:
—Бар, наный, утынлыктан чыбык-чабык алып кер. казан астына ут эләргә кирәк булыр,—ди.
Үземчә уйлыйм, бу кураларны кайнаган суда пешекләргә кирәктер инде дим Җил кагып үткән кадәр вакыт үтмәгәндер, мин инде әбинен йомышын үтәп тә олгердем.
— Бу кадәр ашкынмасан,—диде Сәрби әби.—Әллә сина курай жене кагылганмы сон?
—Белмим,—дидем кыюланып.—Минем курай тартканны күрәсем килә —Әби кулына алган көпшәне сыйпаштырып, нидер исәпләп торды
—Менә бу өлештән кисеп алсак, башы булыр, шушы озынлык җитәр дип, бармак очыннан терсәгенә кадәр араны үлчәп билгеләп куйды. Кулындагы пычакнын йөзен озаклап өйрәнде.
—Бу пычак белән үлгән урысны суйсаң, сикереп торыр...—диде ул баш бармагын пычак йөзенә тигезеп алгач — Минжиһан әбиеннән пычак алып чык, улым, иренмәсә, үзе дә керсен. Курай ясыйбыз, диген —Сонгы сүзләрен әйткәндә мин инде өйалды ишегеннән очып чыгып бара идем
Курай сүзен ишеткәч. Минжиһан әби дә дөньясын онытты Ике-оч көпшә, пычак тотып, минем арттан ук Сәрби әбиләргә кереп җитте
—Ул чаклы ашыкмасаң инде,—дип черелдәде Минжиһан әби керә-керешкә
—Менә Гарәф олан түздермәде, курай тартканны күрәсем килә, дип. өзми- куймыи табалый мине
—Юкка түгелдер, ахирәт, башка бала-чага искә дә алмады бит әнә. ә бу очынып йөри. Канатлар үскәнмени'
Әбиләр сөйләшә-сойләшә көпшәләрне сәкег ә таратып салып, Минжиһан әбигә дә бер кура сайлап алдылар, ул арада Сәрби әби казан астына ут элдереп җибәрде. Чыбык-чабыклар шарт та шорт янганда әсәрләнеп, хәл- әхвәлләрен сөйләшеп, сабыр гына учакнын кызганын көтеп тордылар
—Булгандыр, кортка,—диде Минжиһан әби сабырсызлана төшеп —Чыбык янып та бетәр ул. көлгә дә әйләнер.
—Аллага тапшырдык,—диде Сәрби карчык Әбиләрнен йөзләрендә зур эшкә керешер алдыннан 1ына була торган илаһилык чагылды Ә Сәрби әби яртылаш янырга өлгергән имән чыбыгын койрыгыннан эләктереп, учактан тартып чыгарды. Утлы өлешен мич авызындагы кирпеч почмагына сак кагып төшерде. Чыбык очында җемелдәп торган күз күренеп тора иде
— Нәкъ кирәгенчә булды,—диде әби әзерләп куйган кураны кулына алып, билгеләнгән җиренә күзләрен кыса төшеп, куэны китереп басты Куз кураны тишеп кенә төште, ой эченә сыек зәнгәрсу готен таралды Шул рәвешле әби курага өске рәттән берничә тишек, астан да бер тишек тиште һәм эш тәмам булгач, авызын мәзәк кенә бөрештерә төшеп, өске ирененә курайны терәп, ореп карады.
Гыжлауга охшаш тавыш чыкты.
Әбиләр куанычтан бер-берсенә карап алдылар
— Кайчаннан бирле тартып караган юк. онытылып га беткәндер.—дигән булды Сәрби әби Тыйнаклык күрсәткәне агтә каян беленеп тора инде монын
— Кая әле. кызый,—дип Минжиһан әби лә курайны алып, өреп карады
Бая Сәрби әбигә «кортка» дип эндәшкән иде, хәзер «кызый» дип үк җибәрде Алар әллә кайчан вакыт томаны артына кереп югалган яшь чакларында йөриләр иде. ахрысы. Әби тагын бер мәртәбә өрде—көчлерәк тавыш чыкты Тик көй юк иде әле. Әби бармакларны тишекләр өстенә куеп, кыймылдатып, биетеп алды. Аскы тишекне дә баш бармагы каплап торырга тиеш икән Мин боларнын һәр хәрәкәтен анга сеңдереп торам.
—Кара син моны, көйгә килергә маташа бит бу,— диде ул. Күзләрен җеп калынлыгы гына калдырып кеткелдәп алды.
Ниһаять. Минжиһан әби. тәвәккәлләп, курай тартырга кереште. Сузып кына бер мин монарчы ишетмәгән көйне уйнал алды. Сизеп торам, әбиләр янгыраштан риза түгелләр иде.
—Өскәрәк күтәргәнмен, ахры,—диде Сәрби әби үзен битәрләп.
—Күптән ясаган юк бит инде. Онытылгандыр,—диде Минжиһан әби хәленә кереп.—Югыйсә синен курайлар шыңгырдап торалар иде. Синнән үткәреп ясаган кешене белмим курайны.
—Ясап та тордык, курай тартуда да төшеп калганнардан булмадык анысы.- диде. Сәрби әби мактануын яшермичә.
Икенче курай күңелләренә ятты. Ялгыз гына да тарттылар ул кичне әбиләр курайны, парлашып та. мин исә авызны ачып, шушы көпшәдән чыккан көйләргә әсәрләнеп тик утырдым. Шул җәйне Сәрби әбиләрдән чыкмадым дисән дә ярый, хикмәт төшкере. үзем дә ярыйсы гына тарта башладым курайны.
—Ә син курай уйный беләсенме?—диде кисәк сүзеннән бүленеп Гарәф абзый
—Юк!—дип. көләсе иттем мин —Курай уйный белмим. Тукай да белмәгән, ахры.
Гарәф абзый гаҗәпләнеп, күзләрен тутырып, миңа карап катты. Сүзләремнән үзен үртәү ишарәсен сиземләп алган иде ул. Хәлне төзәтергә ашыктым.
—Тукай эчен бик пошырсалар, әңгәмәдәшен шулай бүлдерә торган булган «Курай уйный беләсеңме, тәкъсир? Мин дә уйный белмим курай».
Гарәф абзый елмайгандай итте.
—Тукай ул. энем, үзе безнең милләтнең курае инде ул.—Сүзен дәвам итте - Шул чакта кагылды инде ул курай җене миңа. Музыкант буласым, сәхнәләрдән торып уйныйсым килде. «Тартасы» дип түгел, «уйныйсы» дип сөйләшик инде. Тукай әйткәнчә. Җиденче сыйныфтан сон, Катау Тамагына ФЗУга җибәрделәр Завод каршында оркестр бар, торбалар уйныйлар, барабан, тарелка бар. барам да чыгам шунда эштән соң, барам да чыгам. Оркестр җитәкчесе шәйләп йөргән икән, бер көнне эләктереп алды.
—Оркестрда уйныйсын киләме, егеткәй?—ди.
Мингерәүләнеп торам. Ни дип җавап бирергә белгән юк.
—Нинди коралда уйный беләсең,—дип күзгә карап тора.
Үзем дә сизмәстән:
—Курай,—дип ярып салдым.
Урыс булса да. чамалый икән.
—Дудка чтоли,—дип. кулын инсәгә салды.—Болай булгач, өмет бар, курайга үзлегеннән өйрәнү өчен яхшы слух кирәк ана,—ди.
«Сәрби әбидән өйрәндем», дип чүттән кычкырып җибәрмәдем. Егылыплар көләр иле.
Йори башладым бит оркестрга. Зур торба тоттырды бу мина. Күтәргәч, аяк йөзеннән, җиргә тияр-тимәс кенә тора. Өйрәтә башлады. Чыны шул— күп күрдем укытучыларны, әмма Николай Архипыч кебек гади дә, таләпчән дә. башы-аягы белән музыкага чумган, үз эшенә бирелгән кешене күргән булмады. Юлымда ул очрамаса белмим, музыкант булып китәр идем микән''
Аннан армиягә алдылар. Анда да оркестрга эләктем, үзе бер мәктәп иде Армиядән сон Казанга, туры музыка училищесына кердем. Шунда таныштым инде мин Ифрат Хисамов белән. Икебез дә сугыш чоры балалары бит. дуслашып киттек. Сез хәзер «милләт» дип йөрисез, безнен ул чакта ук Ифрат кебек татар очен жан аткан гаярь егетләребез бар иде Алар эшләделәр, кычкырып йөрмәделәр. Берзаман. ишетәм. Ифрат курайлар ясый башлаган Алүмин, жяз торбалардан, аларны «татар курае» дип йөртәләр. Түзмәдем, киттем янына. Өендә монын остаханә. өйрәнеп кайттым моннан курай ясау серенә. Берничәсен бүләк итеп җибәрде Шулар белән Үзәктә курайчылар түгәрәге оештырып җибәрдем.—Гарәф абзый бүлмәнен бер почмагын бүлеп куйган иде. Анын ишеген ачып җибәрде. Кечкенә өстәл, кыскыч, тимер пычкысы, тишкеч ята иде өстәлдә. Һәм эреле-ваклы әлүмин көпшәләр.
—Чаңгы таяклары яшәсен.—ди Гарәф абзый.—Әлегә алар коткарып киләләр безне. Яшермим, курайны Ифраттан ким ясамыйм, үзе дә шулай ди. Алып барып күрсәттем, хәтта бер үзенчәлек тә бар курайларымда. Яңгырашта аерыла мин ясаган курайлар Ифратныкылар нык холыклылар. минекеләрдә йомшаклык бар. Тавыш хикмәте курай башына кигезеп куела торган бөкелә Мин аны сер итеп саклыйм. Ифратка әйтәчәкмен, әлегә серне чишмим Баш ватсын әле,—диде дә, кылтайган кыяфәткә кереп, идәнгә шап тибеп алды — Теләсәң, теләмәсәң дә, осталар ярышы башлана икән ул. агай-эне. акмыек. һәр һонәрнен оста үзе генә белгән бер сере була. Әллә Ифрат мина бөтен серен ачып бетерде дип беләсеңме? Алай булмый ул! Үзе янына барып чыккан саен бер хикмәтен белеп кайтам.
Ул арада ишек ачылып китте. Яртылаш ачылган ишектән бер кызнын башы күренде:
—Айгөл, кызым,—дип сикереп торды Гарәф абзый —Сонга калдын бүген.
—Мәктәптә дежур идек, тоткарландык шул,—диде кыз оялган төсле.
—Ярый, менә сина вәгъдә иткән курайны алып килдем.—дип. Гарәф абзый кызга бая мина күрсәтеп алган курайны сузды
—А-й!—куанычын яшермичә Айгөл кычкырып ук җибәрде.
—Ай, шул. ай, балам Ифрат абыен үз кулы белән ясаган курай ул
Кыз курайны кулына алып, иреннәренә тигезде. Бүлмәне якты агышлы татар, моңы балкытып җибәрде
—Шәп,—дип, икенче курай алып, кызга Гарәф абый да кушылды
Бу кадәр ашкынулы, борма өстен ә борма салып курай «тартуны» мин беренче мәртәбә ишетә идем. Гарәф абзыйнын күзләрендә яшь күреп, имәнеп киггем.
Гарәф абзый кураен иреннәреннән алып, читкә карап тора башлады Остазыннан калышмаска тырышып уйнаган Айгөл дә тынып калды
-Ифрат ашыкты, курайларын уйнап үскән шушындый кызлар барына ышанып, әмма күбесен күрә алмый китте,—дип күзеннән сыгылып чыккан яшьләрен сөртеп куйды —Асыл егет иде. ашыкты шул. ашыкты
Шулай иҗат түгәрәкләре эшенә тартылып, тансыклаган балалар дөньясына кереп киттем. Мин үз укучыларым очен сөенеп йөрим. Гарәф абзый \ зенен балаларын мактап 1уя алмый Милли җанлы, нык рухлы яшьләр үсеп килүен күреп икебезнең дә куанычларыбыз эчкә сыймый Халкыбызның киләчәге бар болай булгач, дип нәтиҗәләр ясап га куябыз үзара сөйләшкәндә Мөдир булгач вазифасы КУШЫП га. болай кы зыксынып га Гарәф абзый мин үткәргән түгәрәк -дәресләр гә кереп утыра. Әдәбиятны белә, күп кенә шагыйрьләр, язучылар белән аралашып яшәгән, иҗатларын ярата, күнеленә ятышып бетмәгән холык фигыльләрен әйтеп бирергә лә күп сорамый Туры кеше ул
Бер утырыштан сон үз бүлмәсенә чакырып алды.
—Әйтәсе килеп йөри иде. күз тиеп китмәсен дип кичектереп тордым, Әнсар энем Син фәкать балаларга белем бирү өчен генә туган зат икәнен Йомыкыирак син. әлбәттә, минем кебек жылы жил тиеп китсә дә ачылып китәр кеше түгел. Әмма балалар белән эшләгәндә, игътибар иттем, башка язучылар, шагыйрьләр турында яратып, иҗатларын белеп сөйлисен. Үзен купайтырга маташып, каләм ияләре турында җыен тузга язмаганны тынлап, күпләрнен жаны суына, әдәбияттан бизәләр. Нишләп ул язучы иптәшләр бер-берсен күрәлмыйлар икән, ә?
—Барысы да түгел бит инде. Гарәф абый.
—Әйтәм бит. яклап торган буласың. Әнә шул «кайберәүләр» бик актив га инде анын. шунысы белән куркыныч та алар. Җитмәгән җирләре, өрмәгән минутлары юк—Үз итеп, янә аркага таяк тиеп алды—Дөрес эшлисен, энем, юк- бар сөйләп биздермә халыкны әдәбияттан, һәркем тормышта үзенә терәк эзли, халык өчен ин зур терәк—анын меңъеллык әдәбияты.—Сак кына ишек шакыдылар
—Әйе шул. кереп карагыз.—дип шаяртуга күчте Гарәф абый.
Айгөл килеп керде Сискәнеп киттем. Мизгел эчендә бүлмәдә тынлык урнашты, ни булган бу балага. Битләреннән яшь ага. елаудан күхләре кызарып, йөзе шешенкеләнеп киткән. Агарган иреннәре сүз әйтә алмый, калтыранып торалар. Кыз кергән унайга кая барып бәрелергә белмәгән кыр кәҗәседәй алга ыргылып, өстәл янындагы урындыкка килеп ауды, йөзләрен каплап үкереп елап җибәрде
Гарәф абый Айгөлгә ташланды. Гаҗизлектән аптырап калган тавыш белән:
—Ни булды, кызым, зинһар тынычлан.—дип кызның башыннан сыпап алды. Ул арада мина да эндәшергә өлгерде—Энем, су гына салып бир әле стаканга!
Нинди тизлек белән су алып биргәнмендер, хәтерләмим, әмма бер-ике йотым су эчкәч. Айгөлгә тәвәккәллек ингәндәй булды, ул аяк өстенә басты һәм кулын кесәсенә тыгып аннан... урталай сынган курай кисәкләрен өстәлгә китереп салды. Мескен курайнын ике өлеше ике тарафка, сәер аваз чыгарып, кин шома остәл буйлап тәгәрәшеп киттеләр.
—Нәрсә бу?—Гарәф абзыйнын йөзеннән кан качты.
—Сез мина бүләк иткән курай —дип Айгөл кабат урындыкка шуып төште.
Гарәф абзый үзен кулга алырга азапланып, курай сыныкларына үрелде.
—Ничек'.’ Ничек була инде бу? Кем сындырды?..—Айгөл башын күгәрде
—Абый сындырып ыргытты «Көне буе шушыны сызгыртып, колакларны тондырып бетерден».—диде дә, кулымнан тартып алып, сындырып ташлады Өйдә дә күп шөгыльләндем шул. бик ярата идем курайны.
Гарәф абзый кашларын җыерып бераз сүзсез торды.
—Жүләр. диген абыена! Гарәф абый шулай дип әйтте диген! Их. Ифрат ясаган курай иде бит,—дип ачынып, аксаклыи-аксаклый бүлмәдә әрле-бирле йөренә башлады Ярым караңгы бүлмәдә протез тавышы ишетелә: «Шы гыр. шы-гыр» Монарчы ишеткәнем юк иде Кисәк туктап, Гарәф абзый кабат Айгөлгә карап тора башлады.
—Тукта, кызым, түкмә күз яшьләреңне Күз яшьләре белән сынган курайны ялгап булмый инде. Абыена бер сүз дә әйтмә, тилегә тиле дигән саен, тигәнәк буе сикерә. Ничә яшь ана?
—Егерме өч...
—.Анын барысы да алда әле...—Гарәф абый уйланып, тәрәзәгә карап тора башлады — Болай эшлибез, кызым,—диде ул ныклы карарга килгәндәй,— Моннан сон өйдә шөгыльләнмә. Ялгызын калган чакларда гына кулына курай алу ярый ул. тик кисәк абыен кайтып керсә, тагын бәйләнә башлар. Курай
сындырган бәндәдән барысын да көтәргә була. Һи-и. белми ате. мокыт. Айгөлнен ни дәрәжәдәге музыкант буласын белми ул. бичара-а!..— диде Гарәф абзый хыялында горурлану хисләре кичереп Ул жанына килеп бәрелгән әрнү хисен каядыр читкә куарга азаплана иде —Мин әйтте диярсен. бер дигән флейтачы, курайчы булып үсәчәксен син. кызым! Казан консерваториясен тәмамлап, дөнья гизәчәксең.—дип Айгөлнен чәчләреннән сыйпады —Хәзер инде үзем ясаган курай бүләк итәм!—Ул ашыгып өстәл тартмасын ачты һәм ак сабаклы курай алып. Айгөлгә сузды —Мә. кызым. Ифрат абыеннын да рухын сөендер, минем дә йөзгә кызыллык китермә, уйна.
Бу хәлләрдән сон байтак ел үткән икән инде. Алтмыш яшен тутырып килгән көннәрдә, юбилей үткәрәм дип ашкынып, әллә нинди уй-ниятләрдә янып йөргән Гарәф абый кинәт дөньядан китеп барды Балалар иҗат үзәгенә керсәм, курай тавышларын ишетәм дә. сөенечтән онытылып торам. Күнелдә рәхәт тә, монлы да. гыйбрәтле дә истәлекләр уяна Йөрәк тирәсен яндырып сагыну моңы сызылып үтә. Гарәф абыйны сагыну хисе бу
.. Беркөн кич телевизордан концерт карап утырам. Оркестр уйный. Алып баручы яна номерны тәкъдим итә-
—Хәзер оркестрга кушылып, дөньякүләм бәйгеләрдә күп тапкырлар жинү яулаган флейтачы Айгол Чулманская чыгыш ясый Ул үзе ижат иткән •Курайчылар» дигән концерттан өзек башкарачак.. Сәхнәгә сылу гәүдәле яшь. чибәр бер кыз килеп чыкты Урамда күрсәм, мин Айголне танымас та идем, үзгәргән, нык үзгәргән иде ул. Айгөл, моңсу елмаеп, дирижерга баш кагып алды Менә монысы аныкы. Айгол елмаюы. Гарәф абый аны мактап үсендереп җибәрсә, шулай тыйнак, монсу гына елмаеп куя иде ул Куранның беренче авазларын ишетүгә, баш миләрен өттереп, чемердәп кан чабышканын тоеп алдым, күзләрдән яшь агыла башлады Югыйсә, мине тимер нервылы кеше диләр

Реклама