Безнең календарь


Якуб Зәнкиевнең тууына 90 ел
Татар дөньясының географик кинлеге иксез-чиксез. Халкыбыз кайларга
сибелгән—әдәби байлыгыбыз да әнә шуннан килеп барлана һәм мәркәзебездә
мирас булып туплана.
Төмән ягы Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев,
Шәүкәт Сибгатуллиннар кебек талантлы шәхесләрне
үстергән. Алар иҗатында кырыс Себернен рухи
җылысы саклана.
Якуб Камали улы Зәнкиев 1917 елның апрелендә,
Иркутск шәһәрендә туа. Балачагы Гражданнар
сугышы чорына, ә яшьлеге колхозлашу һәм шәхес
культы елларына туры килгән ачы язмышлы буын
вәкиле ул.
Якуб Зәнкиев, унҗиде яшеннән башлап, укыту-
тәрбия эшләренә керешә. 1940 елда Төмәннең
укытучылар инс титутын тәмамлагач, аның педагогик
эшчәнлеге шушы төбәк белән бәйләнә. Ул—укытучы,
мәктәп директоры һәм Тобол шәһәренең Халык
мәгарифе бүлеге мөдире.
1957 елны, хезмәттәге уңышларын бәяләп, аңа «РСФСРның атказанган
укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Сугышта катнашып, батырлыклары
өчен Беренче һәм Икенче дәрәҗә «Ватан сугышы ордены», төрле медальләр
белән бүләкләнә.
Сугыштан сон, ул педагогик эшчәнлеге белән беррәттән, Себер татарлары
тормышын сурәтләп роман язар өчен материал туплый башлый.
Бары тик 1994 елда гына Якуб Зәнкиев үзенең хыялына ирешә, аның
«Иртеш таннары» дигән роман-дилогиясе, аерым китап булып, Аяз
Гыйләжевнен әдәби эшкәртүендә басылып чыга.
Әлбәттә, язучы һәм педагог Якуб Зәнкиевнең балалар өчен язылган
хикәяләре дә бар. Мәгәр аның «Иртеш таңнары» үзенен колачы, вакыйгалар
тыгызлыгы һәм геройларының четерекле язмышы белән иҗатының югары
казанышы булып тора. Роман 2002 елда Г. Тукай исемендәге дәүләт премияс енә
лаек булды.
Фәрит Гыйльминең тууына 60 ел
Үткән гасырнын 70 нчс елларында татар әдәбиятына Мөслим төбәгендә
туып-үскән бер төркем талантлы яшьләр килде Зөлфәт Маликов. Фоат
Садриев, Харрас Әюпов. Флүс Латыйфи Наис
Гамбәр Алар арасында үзенчәлекле каләм иясе
Фәрит Гыйльми дә бар иле.
Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльме тдин улы
Гыйльметдинов) 1947 елны Мөслим районынын
Уразмәт авылында туган. Үз авылындагы урта
мәктәптән сон ул 1965 елны Казан университетының
татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә һәм
аны 1970 елда тәмамлый Армиядә хезмәт иткән
елларны исәпләмәгәндә. Ф Гыйльминең калган
гомере Әлмәт белән бәйле Ул анда мәгариф һәм
хужалык эшләрендә төрле вазифалар башкара:
укытучы, инженер, бүлек мөдире Нинди генә
хезмәт башкармасын, язучылыкны ул үзенсн төп эше
санады.
Фәрит Гыйльми үзенчәлекле язу стиленә ия язучы иде. Әсәрләрендәге
персонажларның халыкчан жор теле, тасвирланган вакыйгаларның ышандыргыч
тәэсире турында тәнкыйтьчеләр. А. Гыйләжев. Р Төхфәтуллин кебек проза осталары
матбугатта язып та чыктылар Анын укучыларга билгеле повестьлары—«Урсай тау
итәгендә*. «Елганын борылган төшендә» Һәр икесе дә үз вакытында безнен журналда
дөнья күрде Повестьларыннан тыш Ф Гыйльми дистәләгән хикәяләр авторы да. «Су
өстендә чәчәкләр». «Горур». «Кунак кызы» һ. б. Алар татар прозасы сәхифәләренең
матур үрнәкләреннән саналырга лаек.
Фәрит Гыйльми күп томлыкларга сыешлы зур мирас калдырырга өлгермәде,
иҗаты чәчәк аткан чорда—1993 елны 46 яшендә вафат булды

Реклама