ЯЗУДЫ ТАКТА


Мин төрмәдә, ябылуда илем
Каты салкын тилереп, үпкәм шешкәч мине дәвалар өчен Пләтән төрмәсе больницасына күчерделәр Температурам бик югары булганлыклап, берничә кон бик каты ятлым, тирә-ягымдагы бер нәрсәне лә күрмәдем, бер нәрсә лә аңламадым Тик бераз хәл ала башлагач кына камерадагы авырулар белән таныштым Алар арасында мине күргән, белгән кешеләр лә бар икән Алар мине больница хәлләре белән таныштырдылар Күрше камераларда таныш-белешләрдән яисә исемнәре республика күләмендә билгеле булган кешеләрдән кемнәрнен ятуын сөйләделәр.
—Галимҗан Ибраһимов га монда,—лиле иптәшләремнең берсе
Колакларыма ышанасым килмәде, кайтарып сорадым
—Кем дисен?
—Язучы Галимҗан Ибраһимов
— Булмас!—дидем мин. аның сүзләренә ышанырга теләмичә, —ялгыша торгансыңдыр Бәлки икенче кешедер Бәлки исем-фамилиясе генә туры килә торгандыр Беткәнмени лөньяла бер үк исемле, бер үк фамилияле кешеләр!
Иптәшем ялгышмый булса кирәк, анын тосен-битен. кыяфәтен бик дөрес тәфсыйллады.
— Кайсы камерада ул'*—дидем мин
—Беренчедә Бездән берничә камера аркылы гына Бәдрәфкә барганда мин аны һәрконне күреп узам.
Анын бу сүзе мина бик сәер тоелды
-Ничек күрәсен’ Камера ишеге бикледер бит?—дидем мин инын сүзенә ышанмаска телән, һәм бу ышанмауда «ялгыша торгандыр бәлки»—дигән ниндидер бер омег бар иле
— Бикле түгел шул менә.—диде иптәшем,—һәрвакыт ачык Хәер, бикләүнен кирәге дә юк Чөнки ул каты авыру Караватында гына яга
— Камерада үзе генәме әллә’
-Үзе генә.
Шушы сөйләшүдән сон Галимжан аганы күрәсем, хәлен белешәсем бик килде Аның белән очрашу турында күнсдемнән төрле планнар кордым һәм уя планнар берничә кон башымнан чыкмады
Әдип белән таныш идем мин 19*6 елла берничә укытучы белән бергә анын
янында булган идем. Ул безне бик җылы каршы алып, озак сөйләшеп утырган һәм күңелләребездә бик яхшы тәэсир калдырган иде. Безгә, барыннан да бигрәк, анын шундый зур язучы, күренекле галим булуына карамастан, үзен бик гади тотуы, кунакчыллыгы ошаган иде.
Бу—узган ел иде... Ә быел. 1937 елда, монда—төрмә больницасында..
Ниһаять, миңа аның белән очрашырга мөмкин булды. Миңа иптәшләрем ярдәм
иттеләр.
Торып, йөри башлагач, мине дә, камерадагы иптәшләрем белән бергә һәр көнне бәдрәфкә алып бара башладылар. Юлыбыз беренче камера яныннан уза иде. Чыннан да. ишеге ачык икән. Узганда Галимҗан аганың караваты һәм үзе күренеп кала. Теләсәң, сакчым күрмәгәндә-фәләндә, батырчылык итеп, аның янына кереп калырга һәм узган-барганнар күрмәсен өчен ишекне бераз яба төшәргә мөмкин Көннәрнең берендә мин шулай иттем дә.
Ул караватында чалкан ята иде. Бик ябыккан, саргайган. Янына бардым, исәнләштем. Төбәп карап торды. Танымады. Моннан бер ел элек Ялтада, анын янында булганымны әйттем. Алай да хәтерләмәде. Шулай да минем кем икәнемне, кайларда эшләгәнемне сорашты.
Мин аңа Садри Жәлалнын да монда, дүртенче палатада ятканын әйттем Анын монда икәнен белә икән. Ана сәлам әйтергә кушты Янына керүемнән максатым, бердән хәлен белешү, ана бер-икс җылы сүз әйтү, ихтирамымны белдерү булса, икенчедән, күңелемдәге кайбер сорауларга анардан җавап аласым да килә иде Минемәч, ул, карт коммунист, зур галим, күп нәрсәләрне алдан күреп белүче, фикер яисә күңелемне борчыган, төннәр буе йокларга ирек бирмәгән сорауларыма ачык җавап бирер шикелле иде. Ләкин беренче керүемдә анын белән бу турыда сөйләшеп булмады. Вакыт сыйдырмады Камерага кире кайтучы иптәшләргә кушылып китәргә кирәк булды. Хәер, икенче кергән чакларда да мин сорауларыма җавап ала алмадым. Ул мина бары кинәш кенә бирде:
— Кайда гына булсан да, Ленин партиясенең члены булганыңны хәтереннән чыгарма!—диде.
Шулай итеп, мин анын янында берничә мәртәбә булдым, берничә мәртәбә кыска-кыска гына сөйләшкәләп, караваты янында тын гына басып тордым, урын- җирен рәтләдем, кирәк икән, су алып биргәләдем Күңелем белән моңа да канәгать идем мин.
Янына керә алмаган көннәрдә аның хәле турында коридорда дежур итүче санитаркадан сорашкалый идем. Авыруларга көченнән, мөмкинлегеннән килгәнчә ярдәм итүче, йомшак сүзле, ягымлы мөнәсәбәтле, 25-26 яшьләрдәге татар кызы иде ул. Кызганычка каршы, хәзер анын исемен дә, фамилиясен дә хәтерләмим.
Бер көнне, гыйнварьнен икенче яртысында, иптәшләрем белән коридор буйлап узганда, мин тагын анын камерасына яшеренеп кереп калдым. Ләкин бу юлы Г Ибраһимов урынында юк иде. Идәнне яңа гына юып чыгарганнар, караватны урыныннан кузгатканнар. Тумбочка яшигын чыгарып, ни өчендер аны тумбочка өстенә каплап куйганнар. Ана кемдер зур-зур гарәп хәрефләре белән нәрсәдер язган Язучы кешенең куллары калтыраган булса кирәк, диагональ юллар шактый тигезсез. Мин. кызыксынып, язуга күзләремне төшердем. «Утыз еллар әдәбият юлында эшләгән эшләремнең сонгы көннәре болай бетәр дип уйламаган идем. Нишлисен! Тарих үзе тикшерер, дөрес бәһа бирер»—Галимҗан Ибраһимов»,—дип язылган иде анда.
Нәкъ шул сүхтәр идеме, әллә бераз башкачарак идеме анысын хәзер ачык хәтерли алмыйм. Әмма шунысын беләм: язуның эчтәлеге шул мәгънәдә иде.
Камерадан бик борчылып, шомлы уйлар белән чыктым: «Галимҗан ага нигә урынында юк?»
Шул ук конне җаен китереп, әлеге санитаркадан, сакланып кына сорадым:
— Беренче палатадагы авыру кайда?
—Ул бүген иртә белән үлгән,—диде кыз,—без кергәндә идәндә ята иде.
-Үлгән??..
Биш хәрефтән генә торган бу сүзнен татар әдәбияты, татар мәдәнияты өчен.
гомумән, ботсн совег мәләнияты өчен нинли тур югалту, нинди зур трагедия икәнен ул минутларда аңларлык, аңлап бетерерлек хәлем юк иле Аны башыма сыйдыра алмый идем
Кон һәм төн авыр узды. Камерадагы иптәшләрем—бөек әдипнен иҗатын белүчеләрдә, белмәүчеләр дә—моны халык кайгысы, мәләниятыбызнын зур югалтуы дип кабул иттеләр. Ул көнне бу хәбәр, стенага шакылдату юлы белән бөтен төрмәгә таралды.
Иртәгесен санитарканы янадан күрдем:
—Ул кешенеи кем икәнен белә идегезме0—дидем
-Белә илем,—диде кыз —Әсәрләрен лә укыган илем.
Анын күхләре дә мина кайгылы тоелды
—Алайса, сеңелем, син ул фанера тактаны сакларга тырыш. Төрмәдән алып чык. Анын кайчан ла булса бер кирәге булыр
Кыз җавап бирмәде Ул аны төрмәдән алып чыктымы. юкмы° Тарих өчен сакланганмы, ул авыр көннәрдә монын әһәмиятен белгәнме0 Бу турыда бернәрсә дә әйтә алмыйм. Кем белә, бәлки бу китап басылып чыккач, кайчандыр төрмә больнииасынла хезмәт иткән, үзенен йомшак мөгамәләсе, кулыннан килгәнчә эшләгән ярдәмнәре белән безнең авыр хәлебезне аз гына булса да җиңеләйтергә булышкан әлеге санитарка минем бу юлларымны укыр да. Татарстан Язучылар союзы идарәсенә килер һәм вакыйганың ничек тәмамланганын сөйләп бирер Әгәр ул моны эшләсә, гаҗәп яхшы булыр иле
Чайбик СИБГАТУЛ. 1ИН.
Ятп аяучы һли әдәби эиисәрщче Афш.1 Шачол 1962 ет

Реклама