ЯЗМЫШ ҺӘМ УЗМЫШ


(АРТИСТ ЯЗМАЛАРЫ)
Җаным татар.
Илем урыс—кем соң мин???
И.Гыйлажев
Менә хәзер радиодан Гаяз Исхакыйнын Ул әле өйләнмәгән иде дигән әсәрен тынлап утырам Үзем укыганга күрә түгел. Гаяз Исхакыйнын бөеклегенә сокланам Без әле аңа тиешле бәябезне биргәнебез юк! Ул исемә төшкән саен күңелемне, жанымны борчып торган уйлар, фикерләр йөрәгемә тынгы бирми Ничә еллар инде урамнарда, мәйданнарда кышкы салкын, көзге янгыр дими Азатлык. Азатлык' дип. тамагым беткәнче жан ачысы белән кычкырып, татар халкын уятырга тырышып йөрдем Шулай эшләргә мине бәлки заман этәргәндер? Юк. алай гына түгел Гаяз Исхакый фикерләре минем ошбу дөньяга, үзебезнең тормышыбызга күземне ачты, татар милләтенең язмышын, фажигасен. киләчәген бөтен жаным. күңелем, йөрәгем белән шунда анладым. Нишләп шушындый зур. гайрәтле, көчле, бай булган халык үзенен милли горурлыгын, милли анын. милли рухын югалткан? Үз язмышы белән көрәшергә көч тапмаган Ул милләт хакына көрәшергә, жанын. тормышын бирергә әзер торучы ирләр тәрбияләмәгән. Ни кызганыч' Үз дәүләтен булса идеГ-дигән бөек фикерне әкрен-әкрен генә безнең аңыбызга ана сөте белән каныбызга сеңдермәгәннәр.
Татар баласын:
-Синен бабаларын заманында дөньяны үз кулында тотканнар Аларнын борынгы тамырлары көчле, гайрәтле, дәүләтләре иксез-чиксез булган. Син шулармын баласы Син халкын өчен, үзеңнен хаклыгың өчен көрәшергә тиешсен дип тәрбияләмәгәннәр.
Бу дөньяда үзендә яшәргә, көрәшергә көче барлыгын бүтән халыклар алдында исбат итә алган милләтләр генә яши ала. Халкыбызның, милләтебезнең "Сез болай яшәргә тиеш түгел! дип күзен ачмаганнар, якты киләчәккә өметен уятмаганнар. Минем өчен татар кешесенең кыйммәте: язучымы, композитормы, артистмы, гомумән, нинди генә эштә эшләмәсен, милләте хакына, анын киләчәге өчен, мин- минлеген жинеп. иң авыр, ин кадерле, ин бөек эшкә тотынырга кирәк Без милләтебезне саклап калып, үзебезнең дәүләтебезне торгызырга тиешбез. Менә шул эшкә гомерләрен, язмышларын багышлаган кешеләрне генә мин үземнең идеалым итеп күрәм Халкыбыз тарих алдында ин зур имтихан тота! Без милләт булып, дәүләт булып яши алабызмы? Әллә безне тарих чүплегеннән генә эзләргә калыр микәнни инде?
Күкме сугам: "куркак ". "сатлык”, "аумакай ".—дип.—
Уз кадерен белмәс җебегән И татарым.
татар.
татаркаем.
Үз ку лыңда түгел дилбегәң.
Ахыры. Башы журналыбызның 2006 ел. 11 санында.
Уф, арыдым инОе сине тирги-тирги.
Ирек күрмәсмени бу тараф?
Яратканга сугәм Яратмасам.
Яшәр идем мин дә битараф
И. Гыйләжев
-Сез һаман эшлисезме?—лип сорыйлар миннән
-Әйе. эшлим Хәзер инле үләргә кирәк,—лип жавап бирәм кайчак
Фәкать тормышның гына бәһасе юк Житэкченен акылы турынла аны урап алган ярдәмчеләренә карап хөкем йөртәләр Йөрәк бүгенге белән яши акыл исә—киләчәк белән Шуна күрә Йөрәк белән акыл тартыша дип әйтәләр лә бит инле
Мин дә нәкъ шул хәлдәрәк. акылым әйтә тукта, барысын да язып бетермә, соңыннан үзенә уңайсыз булыр, ди
Шулай ла нишләп безнең татар әдәбиятында Рәсүл Гамзатов кебек шагыйрьләр Чыңгыз Айтматов кебек язучылар сугыштан сон үсеп чыкмады9 Мин бу сорауны бирә алам, жавабын гына таба алмыйм Әллә мин әйтәм. беэ-татарлар, дип әйтергә шул кадәр дә курыкканбызмы9 Безнең Жаннарыбызны суырып алганнар, күрәсең Шәүләбез генә калган Җансыз шагыйрь бөек була алмый язучы турында әйткән дә юк Милли аннын түбән булуы, кешенең кол хәлендә яшәргә шул хәтле күнегүе минем жанымны тетрәндерә Нәкъ шушы нәрсә йөрәгемне ашый Әгәр милләт болай яшәсә, татар халкына кадерле, чын талантлар туарга җирлек калмый
Туу дорес җирдә, үлем дорес Ә ка 1,’нны тоташ са<{ката
И.Гыйләжев
Татар музыкасы турында шуны гына әйтә алам безнен музыканы безнен бөек монны урыслар: Сезнен музыкагыз юк. сезнең музыканы без дә, Европа ла кабул итми, анламый Шуна күрә сез руслардан үрнәк алып эшләгез -дип, безнен композиторларыбызны бик нык өйрәттеләр Безнекеләр хәтта милли моннарны кулланырга ояла башладылар Чөнки урысларга ияреп бөек буласылары килде Урыслар өчен Япон. Кытай, һиндстан халыкларының да бөек музыкасы юк! Юк инде, урыслар. Европа кабул итмәгән өчен генә, бу бөек халыкнын музыкасы юк лип әйтеп булмый Музыкаль аннары, белемнәре үсәр, әкренләп күнегерләр, анлый башларлар Үзләре безне шулай күнектерделәр бит Әле урыс дәүләте булмаганда. Кытайла опера һәм балет театры моннан мен еллар элек үк булган. 800 еллар әүвәл японнар үз музыкаль театры белән хозурланган. Без надан булганга ул халыклар гаепле түгел Американын бөек музыкасы каян килеп чыккан дисез9 Африкадан коллар, нигерлар алып килгән Үзләренең ирекле яшәргә телэвен алар музыкалары, жырлары. биюләре белән расларга тырышканнар Татарнын бөтен дөньяны тетрәндергеч моны әле үз ачышын көтә Салих Сәйдэшев башлаган юл авыррак, ләкин милләтнең бөеклеген ачарга фәкать шул юллан гына барырга тырышу кирәк Татар музыкасын, урысларга ошарга тырышып язып, барыбер яһүди халкын уза алмыйсын Алар урыс музыкасын аларнын үзләренә караганда да яхшырак яза Безгә халкыбызның урыс коллыгын жинеп чыккан рухи көчен күрсәтерлек татар моны, татар музыкасы кирәк Без әле генә күзебезне ачын тирә ягыбызга карый башладык Дөньяга танылган композиторлар, үз милләтләренең даһилары—алар үз халкынын милли көйләрен язган шуна күрә кадерле лә Мин дөнья музыкасын белмәгез, өирэнмэге) лип әйтмим Сүз дә юк әгәр үземне дөньяга танытасын килсә, барсын ла белергә, өйрәнергә кирәк Әмма үзеннен бөек татар моңын югалтмыйча Милләтмен йөзен әдәбият, сәнгать билгели Әгәр урысмын әдәбияты, сәнгате булмаса. ул бөек милләт булып калыр идеме9
Эчем ту Iы картш. үпкә белән китә и инде җирнең өстемнән
Мескен әни юкка гына .чине Күз нурларын түгеп үстергән Юкка гына күкрәк сотен имезеп.
Бишек җыры җырлап тибрәткән.
Дөньясына нәфрәт, каргыш булып Чыкты ул җыр минем йөрәктән.
М Җәлил.
Күңелемдә калган бер хатирәне искә төшерәсем килә. Ул-минем хаҗга баруым Нәрсә дип әйтсәм дә, хаж минем тормышымда иң кадерле вакыйгаларның берсе булды Мин Мөхәммәд галәйһе-эс-сәлам пәйгамбәрнең бөеклегенә ышандым Лөньянын 125 иленнән Мәккә шәһәренә килеп, миллионлаган адәм балаларының хаж кылуы—бу бит үзе әйтеп бетергесез бер могҗиза. Әгәр Мөхәммәд галәйһе-әс- сәлам исән булып, шушы хәлне күрсә, үзе дә шаккатыр иде Кирәк бит. моннан мең дүрт йөз еллар элек нинди бөек, мәңгелек фикерләрне. Ходай Тәгаләнең бар һәм бер булуын ачкан. Син нинди халыктан, милләттән булуына карамастан, Аллаһы Тәгалә каршында бөтенен дә бертигез. Бу ни дигән сүз? Дөньядагы барча милләтләр бертуганнар, чөнки Аллаһы Тәгалә барыбыз өчен лә фәкать бер генә. Монын мисалы Мәккә шәһәренә хаж кылырга килгәч, аермачык күренә Кешеләргә шул кадәр хөрмәт, итагатьлек белән бертуганын итеп карыйсын Монда һәммә адәмиләр- ярлымы син. баймы—бертигез Моңа ирешү—кешелек дөньясының мәңгелек хыялы Хажга баргач, шушы хыял тормышка аша Мөхәммәд галәйһе-әс-сәлам шундый ачышлар ясый ки. мен еллар узгач кына аның дөреслеген исбат итәләр. Әйтик. Җир шары тузан бөртеге хәтле генә. Галәм иксез-чиксез. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте кин Ул нәрсә теләсә-шул булыр. Нинди бөек фикер. Моның шулай икәнлеген XX гасырда гына раслый, дәлилли башладылар Чыннан да. Галәмнең очы-кырые юк икән Раббыбызнын кодрәте дә тиңсез икәне үзеннән-үзе аңлашыла һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яраткан Телибезме-теләмибезме. Мөхәммәд галәйһе- эс-сәлам сонгы пәйгамбәр булгач, шул замандагы диннәр тәгълиматын ул нык үзләштергән, барчасынын мәгънәсен, тирәнлеген аңлаган Шуңа күрә үзеннән алда килгән пәйгамбәрләргә бик зур хөрмәт белән карап, кадерләп, һәрберсенең үз урынын билгеләгән Безгә якын булган һәммә пәйгамбәрләрнең бөеклеген аңлатып, Ислам диненен кешелек дөньясына күзен ачарга ярдәм итүче Коръән-Кәримнән без кешелекнең яшәешенә, яктылыкка юл табарбыз Мин үзем. Ислам динен яхшы белмәгәнемә күрә, бәлки ялгышамдыр да Ләкин Ислам лине һәрбер дәвердә бөек ачышлар ясарга ярдәм иткән Гарәби халыкларны юкка чыгудан саклап калган Алай гына да түгел, нинди бөек, көчле дәүләт төзергә ярдәм иткән.
Хәер, безнең татар милләтебезне дә Ислам дине үз вакытында саклап килгән Ул булмаса. без күптән урыска әйләнеп, үз телебезне, гореф-гадәтләребезне, яшәү рәвешебезне юкка чыгарып бетереп, татар дигән бөек милләтнен исеме дә калмас иде. Болай да татар халкының яртысыннан күбесе урыслашып беткән инде Чөнки XX гасырда безнен динебезне дә. телебезне дә юк итәргә тырыштылар Үз динен тоткан милләт тиз генә юкка чыкмый, анын әле киләчәге бар Әнә яһүдиләр ике мен елдан сон XX гасырда дәүләтләрен төзеделәр, ә без исә юкка чыгу алдында торып калдык
Миннән гел сорыйлар "Нишләп Ислам линендәге дәүләтләр үзләренең үсешендә христиан динендәге дәүләтләрдән артта калганнар? -дип Монда сүз тэрэккыять турында гына барырга мөмкин Аның сәбәпләре бик күп Шуна күрә һәммә мәсьәләне Ислам диненә генә кайтарып калдырырга кирәкми Шулай да. вакытлар узу белән. Ислам диненен үсешендә бераз тоткарлану сизелә Шуны анлаган кешеләр җәдитчеләр булып китәләр, ягъни Ислам лине бүгенге көн таләпләренә жавап бирергә тиеш Лөнья үсешенә, дәвамына. Адәмнең яшәешенә без Ислам динендә ачык, дөрес, тирән мәгънәле җаваплар табарга бурычлыбыздыр Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез дип әйтәбез икән, без бит адәм баласына Ходай Тәгалә биргән бөек акылның, көчнен. кодрәтнең дә чиксезлеген раслыйбыз Бер сүз белән әйткәндә. Аллаһы Тәгалә адәм баласына
даһилык биргән, монын ин бөек мисалы—Мөхәммэд пәйгамбәр Безнен татарларда заманында музыканың рәсем сәнгатенең, жырнын. театрнын үсеп чыкмавы тоткарлануы күп очракта дин аркасында Хәзрәтебез Шиһабетдин Мэржани беренче мәртәбә фотосурәткэ төшә, беренче мәртәбә музыканы тыңлау Аллаһы Тәгаләгә каршы килми дип. безнен күзләребезне ача Бу ни дигән сүз9 Дөньядагы бөтен ачышлар да Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән адәмнәр тарафыннан эшләнә. Шулай булгач, без үзебезгә ин кирәген, ин фаидалысын яхшылыкка өндәгәнен сайлап ала белергә тиешбез Әйткәнемчә, мөселманнар заманабызның ин укымышлы, ин тәрбияле, үзләренең яшәү рәвешен бөтен дөньяга оялмыйча тәкъдим итәрлек дәрәжәдә булырга тиешләр. Бер сүз белән әйткәндә, менә йотам динендәге кешеләр ничек яшиләр бит дип. дөнья халыклары горурлансын үрнәк алсын. Аеруча без татарларга бүгенге көнлә ислам дине милләтебезне берләштерергә, телебезне, гореф гадәтләребезне саклап калырга ярдәм итүче бөек көч булсын Казан ханлыгы жимерелгәч. Аллаһы Тәгалә вә Сөбханә халкыбызга үзен сакларга көч биргән Иншалла, без бүген дә үзебезгә төшкән авырлыкны сабырлык, бердәмлек белән жинәргә тырышырбыз
Кергән чакта гомерләрнең козгәренә.
Козге җилләр үткән чакта үзәгеңә.
Колак салып газиз әткәй сүзләренә.
Бер багасы килә әнкәй кузләренә
Г Мохәммәтшин
Мин тормышта көнче, хөсетле кеше булмадым Бәлки мин үземне артык югары куеп, эшкә бик житди караганмындыр Күңелемдә, йөрәгемдә иптәшләремнең эшләренә яктылыгым, риясызлыгым бар иде Мин хәзерге әдәбиятыбызда, шигърияттә, драмада Ислам динен кабул иткән кешенен дөньяны үзгәртүен, халкы, милләте, азатлык өчен үзенең тормышын корбан итү дәрәжәсенэ күтәрелгән, күңелебездә яшәргә, көрәшергә өмет нуры уяткан чын татар улларын күрмәдем Сүз йөз меннәрчә татар балаларының тиңдәшсез батырлыгы, үзлэренен жанын канын урыс дәүләтен саклап калу өчен бирүләре турында бармый Сүз үз милләте үз дәүләте хакына корбан булган, шәһит киткән татар балалары турында бара Кая сон ул дәүләтебезнең. Казанның жимерелүе. меңләгән миллэттэшлэребезнен тере килеш яндырылуы турында жанны тетрәндергеч бөек драма9 Халык шундый спектакльне карап, үзенә гомерлек сабак алсын иде Яисә татарларның оятсызлыгы— балалы хатын кызны, дәүләтнең ханбикәсе Сөембикәне Явыз Иванга коллыкка бирү Мондый халнен бер халыкта да булганы юктыр, булса ла.-бик сирәк Сез ул үз иле. дәүләте, халкы хакына үзен-үзе корбан иткән, дип әйтерсез Чын ирләр хатын кызны андый хәлгә калдырмый, шундый лэрэжэгә төшерми Мондый гамәлнең фәкать бездә генә булуы мөмкин Моның өчен безгә Ходай Тәгаләнең каргышы төшкән дә инде Сөембикә турында бар дөньяны елатырлык искиткеч бөек трагедия язып булыр иле. Хәзер бит язарга мөмкинлекләр бар. ирек бирделәр—яз гына Яки бүген татар кешесендә милли аннын уянуы турында татарларны тетрәндерерлек йокысыннан уятырлык публииистик драма кайда9 Кайда сон алар9 Әле мин берничәсен генә санадым Бөек тарихыбызга күз салсак, гажэеп язмышлар бар бит Шуларны күрсәтә алсак, халкыбыз гомерлек сабак алыр иде Юк бит. юк талантлы драматург' Шуларны язарга акыл да. көч тә җитми Бик кызганыч'
Табарлар безнең > пәрие.
Әйтерләр хәйран кагып Үзе үсте/ггән еланнан
Чагыгызг үлгән хагын
М Газием.
Минем бик күп шагыйрьләр, язучылар, галимнәр авызыннан шуны ишеткәнем бар аларнын күбесе артист булырга хыялланган Күрәсең, һәрбер сәләтле
кешедә артистлык жене утыра торгандыр Ягъни кешеләрне үзенә жәлеп итеп, сәләтен күрсәтү теләге. Тормышта моңа бик сирәк кеше генә ирешә шул. Артист ул йә бар йә юк Без-сәхнәдә чакта гына тамашачынын ин яраткан, хөрмәт иткән, горурланган кешесе Әгәр сәхнәдә күренмәсәк. безне бик тиз оныталар, без югалабыз Без әллә бар. әллә юк. Гомеребез ахырында безне шундый фажига көтә Кайвакыт сорыйлар: “Әле ул һаман исәнмени13" Шагыйрь, язучы турында андый сорау бирү мөмкин түгел, чөнки алар үзләренең гүзәл әсәрләре белән һәрвакыт безнен күңелебездә торалар, яшиләр. Әгәр телисен икән, рәхәтләнеп укый да аласын Артистның сәхнә гомере алай озын булмый шул.
Шулай да безнен эшебезнең бер яхшы ягы бар: тамашачы сине карый, үз бәясен бирә Әгәр ошатса, рәхмәт хисләрен жәлләми инде. Артист өчен моннан да зур бәхет юк. Чөнки сине талантлы кеше дип кабул итәләр. Әлеге дә баягы талантлы дигән сүзне ишетү өчен шигырьләр, музыка, романнар языла, рәсемнәр ясала Кеше бит бер-берсеннән шул таланты белән генә аерыла, калганы барысы да—уртак Безгә чын күңелдән:
-Афәрин. булдырдыгыз!-дип. рәхмәт әйтеп кул чапсалар, шул житкән. без шуннан артыгына мохтаж түгелбез Артист сәхнәдә яхшы уйнап чыкса, үзе дә зур ләззәт ала. Моны бернәрсә белән дә алыштырырлык түгел Синең жанын. күнелен тынычлана, тагын да яхшырак итеп уйныйсың килә. Бу тойгыны сүз белән анлатуы кыен.
Шуна күрә мескен артистларның сәхнәдән бер дә китәселәре килми (гомер буе уйнарлар иде). Ләкин язмыштан узмыш юк бит ул.
Инде ошбу язмаларымны шушының белән төгәллисем килә:
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә.
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
Без китәбез, сез качасыз" дип җырлармын
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә
Г. Тукай.
Тормыш барыбер кире кайтмый; үкен, үл син. ела. Ходай сина нинди язмыш биргән булса, шуның белән тормышыңны тәмамлыйсың инде.
Чыннан да. дөньяда талантлы кешеләр сирәк туа. Шуна күрә аларны күреп алу, вакытында үсеп китәргә ярдәм итү—-бу безнен иң изге бурычыбыздыр.
Мине күрмәделәр, үстермәделәр, ярдәм итмәделәр, дип әйтә алмыйм Алай әйтсәм, мине Аллаһы Тәгалә каргар Мина бөтен кеше ярдәм кулын сузды Шуна күрә үз көчемә ышандым да инде Безнен эштә бу—ин кирәк нәрсә. Тамашачылар минем жанымны. йөрәгемне тынычландырырга тырышып, дистәләгән хатлар, шигырьләр язып, язмышымны бәхетсезлектән саклап калган өчен аларга мәңге рәхмэтлемен. Шуларны төннәр буе жылый-жылый укып, эшләргә, ничек булса да эшләргә дип уз-үземә сүз бирә идем Минем бит исемем дә-Җылак артист! Адәмнәрнең бәхетсез язмышын уйнарга, безне елатырга тугансың син дип. күңелемә якты нурлар сибәләр иде Гомерем буе үз-үземә жан тынычлыгы таба алмыйча үз-үземне кая куярга белмичә, яраланган кош кебек жэфаландым Чөнки минем характерым шундый катлаулы, каршылыклы, эчемдә гел үз-үзем белән көрәш бара Мине жәфалаган. гомеремне кыскарта торган уйлар, хыяллар, сәхнәдә беразга онытылып торалар иде Әлбәттә, минем хыялларым тормышка ашмады, э менә кайбер теләкләрем кабул булды Монысы өчен үзем белән бергә эшләгән иптәшләремә, хатыным Сажидәгә, Ходай Тәгаләгә рәхмэтлемен.
Юк. кояшы.%1. мин белә.м. син батмагансың мәңгегә.
Син. вөҗОан, бер торырсың ятмагансың мәңгегә
Г. Тукай.
Р.5. Аллага шөкер, барысын ла язып бетермэлем. Ходай Тәгалә җитте' дип туктатты.

Реклама