ЯШЬЛЕКНЕҢ ЕРАК ТАҢНАРЫ


Бөек бәхет—калсаң кешеләрнең Күңеленә кунган нур булып Якты хәтер булып, юйсән булып, чәчәк булып, моңлы җыр булып
1935 ел. август аеның гажәеп бер иртәсе. Менә шул чакта татар мәдәнияте әһелләреннән журналистлар, әдипләр, артистлар һәм җырчылар шәһәр читендәге матур бер урында сәйранча, бәйрәмчәрәк очрашу табынына җыйналганнар Моны оештыру эшләре минем абыем, язучы Афзал Шамовка тапшырылган икән. Ул миңа әйтә куйды
—Тере язучыларны күрәсең киләме3
Мин. 15 яшьлек үсмер, бу тәкъдимгә рәхәтләнеп, шатланып риза булдым, билгеле. Үзенең бер-берсен кабатланмас пассажирлары, андагы ыгы-зыгылары белән каршы алды безне пристань. «Красное знамя» дигән су трамвае үзенә сыендырганнан соң, без Ослан тавы якларына таба йөзеп киттек. Үзенең базарлары һәм казанлыларның ял итәргә яраткан урыны буларак дан тоткан Маркиз утраулары янәшәсеннән дә узып киттек
Без таллыклар белән уратылган утрауларның берсенә килеп тукталдык Янәшәдә генә үзенең аксыл-алтын комнары белән җәйрәп яткан пляж тирәсенә табын корып җибәрделәр Азык-төлеккә илдә карточка системасы кертелгәннән соң табынның муллыгы шактый сизелә иде Безнең ише яшь-җилкенчәккә читтәрәк шулай ук аерым табын кордылар.
Җитмеш ел элек булып узган бу вакыйгаларның һәммәсен дә еллар томаны аша караганда хәрефкә- хәреф хәтерләү мөмкин түгел, билгеле Ул еллардагы
шагыйрьләрнең ярсып-ярсып шигырь укулары, әдип һәм артистларның кайнар чыгыш ясавы жыр-музыка агышлары—боларның һәммәсен дә төгәл генә хәтерләү мөмкин түгел, әмма байтак кына нәрсәләр хәтердә калган. Язучы Галимҗан Ибраһимовның Кырымда шифаханәдә яткан чагы, аңа матди ярдәм күрсәтү. 4 томлык сайланма әсәрләрен бастыру һәм башкалар турында сүзләр хәйран күп булды Афзал абыем моның өчен җаваплы итеп билгеләнгән икән Шәриф ага Камалның сөйләгәне бик нык истә калган тыныч-салмак тавыш белән сөйләгәндә Г Ибраһимов иҗатына карата хөрмәте сизелеп тора
Кәрим Тинчуриннын йөзендә һәрчак диярлек елмаю балкый. Ул бик яшь. гайрәтле күренә Шәриф Камал аңардан 2-3 кенә яшькә зуррак булса да. ана нигәдер еш кына аксакал дип эндәшәләр иде.
Сәйранда үзенең төс-кыяфәте белән аеруча аерылып торган Фатих Сәйфи- Казанлы. ханымнарның игътибар үзәгендә торган Фәтхи Бурнаш, куак артларына кереп, еш кына затлы шәраблар белән табындашларын шаккатыралар иде.
Ул чакларга хас булган аксыл чалбар һәм калын киндер туфли кигән Хәсән
елмаюлары Себер сөргеннәрен кичеп кайтканнан сон шактый нык үзгәргән иде Тәнкыйтьче Гомәр Галинең гадилеге, күз карашының матурлыгы, терекөмеш кебек җитезлеге истә калган
Менә шул чакларның берсендә без—шахмат тактасы артында көч сынашып утырган үсмерләр—бер нәрсәгә игътибар иттек өлкәннәр өстәлендәге «оратор*ларның берсе «Сәйдәш ул—музыкабыздагы Тукай!» дигән сүзләрне һавага чөйде Бу канатлы сүзләр минем хәтеремә мәңгелеккә урнашып калды
Абыем Афзал ул чакларда көндәлек алып барган икән Берзаман бик күп дусларын, каләмдәшләрен НКВД Черек күлгә алып китә башлаган Борчулы төннәрдә «кара козгын* машинасы үз өенә дә килеп керүеннән шикләнеп, ул әлеге язмаларын (ни кызганыч!) яндырган, көлгә әйләндергән
Сәйдәшкә карата мәхәббәт, соклану сүзләре дистәләрчә еллар буена татар әдәбиятының күренекле әдипләре теленнән төшмәде Партократия һәм көнчел бәндәләрнең ничә дистә еллар буена дәшми утыруына карамастан, әдипләрнең абруйлы сүзләре әлеге күрмәмешкә салышу киртәләрен барыбер җиңеп чыкты' Мәдәниятебезнең язмышын, киләчәген билгели торган 20-30 елларда (XX гасыр) әдәбият әһелләре халыкыбызның рухи символы һәм байрагы итеп Тукай. Сәйдәшне күтәрделәр, инде килеп 90-95 елларда Гаяз Исхакыйның исемен шулар янәшәсенә бастырдылар—бу бәягә, батырлыкка сокланмый мөмкин түгел
Мин бу кечкенә генә хезмәтемдә композитор Салих Сәйдәшевнең иҗатын колачлауны максат итеп куймадым Бары тик хатирә-истәлекләремне уртаклашасым, ярты гасыр узганнан соң да бу якты шәхеснең исеме, иҗаты яшәвен. рухының бөеклеген раслыйсым килә. Үзе исән чагында һәм инде үлгәне соңыннан да күп нәрсәләрнең әйтелмәве, йозак астында бикләнүе хакында әйтеп каласы килә Хәтта кайбер замандашлары аңа тормышының кыем чагында кул сузмаганын истә тотып, минем бу язмамны безнең буынның бөек композитор алдында тәүбә кылуы, җан әрнеше, дөреслеккә тәрәзә ачуы дип тә аңларга тырышуларын теләр идем Үз вакытында Сәйдәшне аңламаска, кабул итәргә тырышмаучы чиновниклар бакчасына сәламәт тәнкыйть «ташлары* ыргытыла, икән, моны һәркем дөрес аңласын
Хәзер, дөреслеккә һәм матбугат ирегенә юл ачылгач, өлкән буыннан бик күпләр җанланып китте, күргән-белгәннәрен ихластан яза башладылар Чыннан да. әгәр без—Сәйдәш заманының соңгы могиканнары—дәшми калабыз, татар халкының бөек улы-композиторы. аның тормышы һәм иҗаты турындагы драманы сөйләп калмыйбыз икән, мәдәният тарихындагы байтак сәхифәләр килер буыннар өчен күләгәдә торып калачак. Безне тарих гафу итмәс, зыялыларыбыз да. Сәйдәш моңнарына алкыш яудыручы тамашачыларда кичермәс Дөрес, композитор турында аның байтак кына замандашлары истәлекләр язды анысы Ләкин боларнын барысы да. маэстро язмышындагы авыр, драматик сәхифәләрне әйләнеп узып, бары тик аның тормышындагы якты сәхифәләрне яктыртудан гына гыйбарәт иде Композиторның иҗаты, халык арасында популярлык казануы хакында язу—бик җиңел юл, моны шәрехләп тору кирәкмидер
Аның турында дөресен язу тыелган иде Ә менә үзе исән чагында, вафатыннан сон да аның иҗатын, шәхесен түбәнәйтү өчен «өстәгеләр* тарафыннан барлык куштаннар өчен юл ачылган иде Хәтта түрәләр каршында дер калтырап торган профессорлар .та Сәйдәш турыңда чын дөреслекне әйтергә, язып чыгарга батырчылык итмәделәр «Хуш авылым'* җырын җырлап дан казанган артистларда авызына су каптылар
Инде ирек җилләре исә башлагач га Сәйдәшнең драмасы тукталмады «Сәйдәшкә һәйкәл салу* фондына 1990—1992 елларда халыктан, төрле оешмалардан зур акча (165 мең сум) җыйналып та. чиновникларның кул тыгуы нәтиҗәсендә, әлеге сумма серле рәвештә юкка чыкты
Кулъязмалар янмый, дигән канатлы сүзләрне һәркем беләдер Татар опера һәм балет театры архивында Сәйдәшевнең үз куллары белән язылган *1 өлнара* балеты партитурасы табылды Без горурлана торган Шаляпин фестивалендә инде дистә еллар буе төрле музыка үрнәкләре яңгырый Ә менә шәһәребезнең музыка сөючеләре «Гөлнара» балетындагы соклангыч музыканы һәм борынгы болгар биюләрен кайчан күрерләр һәм тыңларлар икән соң?
Композитор Фасил Әхмәтовның 1995 елны Рөстәм Яхинны искә алу кичәсендә •Әгәр зурлыгы, матурлыгы, музыкаль мирасының әһәмияте агыннан безнең
САЛИХ Ш.
АМОВ
композиторларны бер сафка бастырсак, беренчесе—Сәйдәш, икенчесе, һичшиксез. Рөстәм Яхин булыр».—дигән иде Кайбер мөтә-профессорлар: татар профессиональ музыкасы бер төркем иҗатчылар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килде, дигән ялган юраманы музыка белеме сәхнәсенә күтәреп маташкан чагында Ф. Әхмәтовның аларга кискен каршы чыгуы, бу мәсьәләдә Сәйдәшевнең беренчеләрдән юл яручы икәнлеген раславы бер дә гаҗәп түгел һәрхәлдә, кыю фикер, дөреслекнен күзенә карап әйтсәң генә, кыю яңгырый
Кайбер сәхифәләр
1939 елда Татарстан композиторлар союзы оешканнан соң. төрле сәбәпләр аркасында. С. Сәйдәшев иҗатына карата мөнәсәбәт шактый суына. Иҗат коллективларының репертуарында аның әсәрләре һаман саен азрак яңгырый башлый.
Бу җәһәттән ВКП(б) обкомы да үзенең ролен уйный, билгеле. Композиторның гаҗәеп таланты ачылган, ныклап аякка баскан бер вакытта большевизмның җимергеч идеологиясе, тоталитаризм, кешесенә карап бәя бирудәге тайпылышлары, әшнәлек ысуллары аның иҗатындагы чәчәк ату чорына ясалма киртәләр коруны бер дә кызганып тормый.
Шөкер, менә шундый шартларда да танылган дирижерлар И Әүхәдиев. А Абдуллина һәм Н Рахлин Сәйдәшнең иҗат мирасына игътибар итәргә кыюлык табалар. Рәхмәт аларга!
Сирәк яңгыраса да. өлкән буын һәм яшь талантлар тарафыннан аның әсәрләре сәхнәләрдә зур осталык белән башкарыла Атаклы җырчыбыз Фәхри Насретдинов 1956 елны ул чактагы Камал театрында «Наемщик» спектакленнән Батырҗан ариясен башкара. Сәхнәдә һәм галеркадагы хәлләрне гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел! Халык моңнарына сусаган тамашачы үзенең яраткан артистын алкышларга күмә һәм кабат-кабат сәхнәгә чакыра.
Шушы ук концертта әле сәхнәгә күтәрелеп кенә килүче, үзенең әсир иткеч тавышы белән залны тетрәтүче яшь җырчы Илһам Шакиров тарафыннан «Кандыр буе» дигән җыр да башкарыла Ә инде соңрак, халкыбызның атаклы җырчысы булып танылгач, Сәйдәшнең «Зәңгәр шәл» мелодраммасыннан «Кара урман» көе янгырагач, Камал театрының шыгрым тулы залында күз күрмәгән тамаша күзәтелә: озакка сузылга көчле кул чабулар, «афәрин» дип
соклану авазлары, кабат-кабат җырны ишетергә теләүләр.. Менә шулай итеп, композитор һәм җырчының «гаебе» аркасында, спектакльнең барышы тамырдан үзгәрә!
Бервакытны менә мондыйрак хәлләр дә килеп чыга 70-нче елларда Ташкент шәһәре Татарстан дәүләт филармониясе артистларын үзенә чакыра һәм аларга өч мең кеше сыйдырышлы залны бирә Туп-тулы аншлаг Ярым караңгы залда тынлык. Кинәт вулкандай ташып чыккан көчле кул чабулар: сәхнәдә бик ышанычлы адымнар белән төз гәүдәле Илһам Шакиров пәйда була1 Кояшлы елмаю һәм тамашачыларга баш июдән соң янәдән тынлык урнаша Менә «Наёмшик» драмасыннан беркайчан үзенең көчен, дәртле сагышын югалтмый торган Батырҗан ариясе яңгырый башлый Беренче куплетның соңгы ноталары залга тарала Бер мизгеллек тыналыш (пауза), чебен очкан тавыш та ишетелми. Ләкин очраклы рәвештә каяндыр килеп кергән ялгызак шөпшә генә үзенең «бас» тавышы белән
Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев Үткән гасырның утызынчы еллары
моннар түгелә Нәкъ шул чакта түшәмдәге люстраның йөзләгән бәллүр кыңгыраулары, бер-берсенә бәрелеп, ягымлы нәфис авазлар тарата һәм бу авазлар баритон тавышлы жырчынын:
«Иртән искән җилдән хәбәрләр катам» -
дигән сүзләренә кушылып китә Моны ничек, нәрсә белән аңлатырга3
Жырчы, сәхнә артындагы артистлар, зал тулы тамашачылар концерт беткәннән сон гына бу кынгыраучыкларнын үзара зеңләвен жир тетрәү нәтижәсендә килеп чыкканлыгын белеп алалар Әлеге дә баягы шөпшә, күрәсең, бу хакта алданрак «сизеп» өлгергәндер Шушы хәлне белгәч, Сәйдәш моңнары белән сихерләнгән тамашачылар тагын бер кат гажәпкә калалар Чын сәнгать әсәренең көчедер бу Әллә инде Шәрыкның менъяшәр тау катламнарын Илһамның илаһи тавышы уятты микән ул чакта? Ни генә булмасын, игътибарга лаек серле вакыйга бу'
Даһига киртәләр бар һәм юк
1948 елнын көзе. Камал театры афишаларында Тажи Гыйззәтнең «Наемщик» мелодрамасы күрсәтеләчәге турында хәбәрләр, ниһаять, күзгә чалына Хәтердә утызынчы еллардагы искиткеч уңышлы куелышлардан соң аның инде дистә еллар буе сәхнәгә менгәне юк Ләкин Батыржан һәм Гөлйөзем арияләре әле дә булса халыкның хәтерендә саклана Мелодраманың яңа редакциядәге куелышы шуны раслый юк, бөек талант сынып-сыгылып төшмәгән, ул яңадан күтәрелеп басты һәм республикабызның музыкаль тормышында үзенең элекке урынын яулады' Сәйдәш талантына баш иючеләр үзләренең кумиры музыка сәнгатенә әйләнеп кайтуын, драманың зур уңыш белән баруын зур сөенеч белән каршылыйлар Әле бит аның илле яше дә тулмаган
Сугыштан соңгы авырлыкларны күп кичергән кешеләрнең һәммәсе дә спектакльне карап өлгермиләр, әлбәттә Билетлар иркенрәк буласын көтеп торучылар да аз булмагандыр. Ләкин, тамашачылар һәм композиторның үзе өчен дә билгесез сәбәпләр аркасында, театр сезонының башында ук мелодрама репертуардан төшерелә һәм 1990 еллар ахырына кадәр алдагы буыннар өчен билгесезлек хәлендә саклана
Без, педагогия институтының тарих факультеты студентлары. 1948—1950 елларда композиторны авыл хужалыгы институты каршындагы бакчада еш күрә идек Пөхтә киенгән, әмма гел диярлек боек күренә Күңеленең ул чактагы әнә шундый боек, төшенке чаклары, бәлки, әнә шушы вакыйгалар белән бәйле булгандыр3 Наёмщик»нын сәхнәгә кабат әйләнеп кайтуын без кырык елдан артык көттек 1989 елны, композиторның чираттагы юбилеена әзерлек башлангач, мин республиканың мәдәният министрлыгына шушы мәсьәлә буенча махсус мөрәжәгать иттем Алардан ямьсез-күңелсез бер жавап алдым «Наемшик»нын партитурасы югалган икән Гажәеп хәл1 Көнбатышта хәтта Эллада һәм Ренессанс шедеврлары да сакланган, ә партиянең татар обкомы идеологлары Сәйдәшнең шушы бәяләп бетергесез мирасын 50-70 нче елларда чүплеккә чыгарып ташлаганнар
Тагын шунысы да гажәп искеләренә алмашка яңа чиновниклар аппараты килгәннән соң. алар «Наёмщик*ның югалуына шулай ук тамчы да игътибар бирмәгәннәр Югалды-бетте-китте Бервакыт мин Дәүләт филармониясе китапханәсендә эшләүче Фатыйма Вәлиева белән әлеге «югалган хәзинә* турында әңгәмә кузгаттым Композиторлар союзы китапханәсендә эзләнә торгач, анын зирәклеге ярдәмендә, кыйммәтле партитураны табу бәхетенә ирештек, ниһаять Бу—Сәйдәшевнең якын дусты, танылган скрипкачы Мөхәммәт Яушев тарафыннан осталарча һәм зур мәхәббәт белән башкарылган нөсхәләрдән берсе булып чыкты Моңардан чыгып, шуны әйтәсе килә большевизмның байтак кына «киртәләр» куюына карамастан, әнә шул шартларда да чын сәнгать әсәрен саклау, яшәтү, аны рухи мохиткә якынайту турында ихластан кайгыртучылар табыла торган Чиновниклар сафыннан еракта торган Мөхәммәт ага Яушев—шундыйларның берсе Хәтерлим 1950 елнын декабрь башында кичке аш табынына утырып, концерт тыңлыйбыз, радиодан исә С Сәйдәшевнең 20-30 нчы еллар хәзинәсеннән без
ю. .1
145
САЛИХ
ШАМОВ
яраткан таныш җырларны тапшыралар
Ләкин алар инде элекке матурлыгын югалткан, икенче бер авторларның чит-ят текстлары да табигый яңгырамый, без бит. ни әйтсәң дә, яшьлектә драматург Кәрим ага Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе*ндагы сүзләрен тыңлап үскән буын.
Шулвакыт, ишекне йомшак кына шакып. Афзал абыем эштән кайтып керде Аяк очларына гына баса-баса табынга утырды һәм дәшми генә музыка авазларына йотылды. Кече сеңлебез Сара апа түзмәде, әйтә куйды «Безнең буын Тинчуринны гына белә, без аның сүзләрен генә яхшы беләбез!» Музыка тынганнан соң үзенең йомшак-бәрхет тавышы белән Афзал абыем безгә өр-яңа шатлыклы хәбәр җиткерә Ул безгә 3 декабрьдә 50 яше тулачак Сәйдәшевнең юбилеен үткәрү турында сүзләр барганлыгын әйтә куя. Бер фактны өстәве истә калган Язучылар союзыннан «Композиторның юбилее уңаеннан нинди чаралар үткәрергә җыенасыз?»—дигән соравына «Мондый мәсьәләне ВКП(б) обкомы хәл итә •».—дигәнрәк җавап ишетәләр Аңлатма бирү кирәкмидер
Сәйдәш иҗатына сокланучы, Казандагы 89 нчы татар урта мәктәбе директоры Фатыйма Шамованын түгәрәк өстәл артында әйткән сүзләре бик тә гыйбрәтле Ул болай дигән иде «Оятыбызга күрә, без Сәйдәшнең илле еллыгын аның туган көне узып киткәннән соң гына беләбез. 3 декабрьгә кадәр үк инде бөтен җирдә, барлык татарларның бөек композиторы буларак, аның хөрмәтенә тантаналар үткәрелергә тиеш булгандыр Нишләп моны оныттылар, истән чыгардылар икән!»
Мондый хәлнең килеп чыгуына барыннан да элек хөкүмәт даирәсендә утырган, мәдәният-сәнгать өчен җаваплы булган уртакул түрәләр һәм, әлбәттә, композиторлар союзы гаепле Афзал абый, безнең алда гаебен йомшартырга теләгән шикеллерәк, соңрак болай диде «Бу уңайдан Мирсәй Әмир ВКП(б) обкомының икенче секретаре Салих Батыев белән очрашты, ләкин аның мөрәҗәгатенә хәзергә бернинди дә җавап юк»
Безнең «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү шактый кискен дәвам итте Директоршабыз һаман бәхәсләшә бирде «Батыев—соңгы инстанция түгел. Юбилей мәсьәләсен Мәскәүгә кадәр җиткерергә кирәк. Бу бит илдәге бөтен татар культурасына кагылышлы вакыйга. Аңа Ленин орденын бирергә бик вакыт!..»
Аңлашыладыр. Сәйдәшнең юбилеен үткәрү мәсьәләсе безнең түгәрәк өстәлләр артында хәл ителмәде. Бу хакта сөйләшүләр республикабызның рухи тормышына да бик тиз үтеп керә һәм моның авазлары югарыдагы даирәләргә дә барып ирешә Әмма, «югарыдагылар* дәшмәү аркасында, тынлыкны шагыйрь-фронтовиклар Мәхмүт Хөсәен. Мөхәммәт Садри, Әнвәр Давыдов. Сибгат Хәким боза Композитор Җәүдәт Фәйзи дә үз сүзен өздереп әйтә Киң катлам җәмәгатьчелекнең бу теләген Татарстан обкомының ул чактагы беренче секретаре Моратов хуплый Бераз соңлабрак булса да, 1951 елның гыйнваренда Салих Сәйдәшевнең 50 еллыгын республика күләмендә үткәрү турында карар кабул ителә
Менә шушы тантаналы кичә бара Фронтовик-шагыирь Мәхмүт Хөсәенгә дә сүз бирәләр, ул үзенең чыңлап торган дәртле тавышы белән «Син татарның Чаиковские» дигән өр-яңа шигырен укый Көчле кул чабулар күпне күргән театр диварларын дер селкетә!
Тантананы алып баручы яшь артист Айрат Арсланов шагыйрьнең исемен тамашачыларга тәкъдим итә Кыска гына тынлык арасында кемнеңдер: «Бу маңка малайны кем сәхнәгә чыгарды икән! *—дигән сүзләре ишетелеп ала Баксаң, алар икесе—Мөхәммәт Садри белән бергә, расланган программадан тыш чыгыш ясаганнар икән!
Үзенең юбилеенда көләч елмаюы һәм зәңгәр күзләренең якты балкышы белән тамашачыларны сөендергән Сәйдәш бик бәхетле сәгатьләрен кичерә бу тантанада.
Ләкин, кояшлы бәйрәмнәрдән соң, болытлы көннәр дә озак көттерми. 1952 елның җәендә «Совет әдәбияты* журналында, исеменнән үк күренгәнчә, «Салих Сәйдәшев иҗатына карата» дигән бик тенденциоз мәкалә басылып чыга Татар профессионал музыкасына нигез салучыны әле музыка дөньясында исемнәре дә «атаклы» булмаган 3 Хәйруллина һәм Ч Бэхтиярова тәнкыйтьләп чыгарга батырчылык итәләр, аның иҗатын күрәләтә түбәнәйтергә тырышалар
Мәкаләне укып чыкканнан сон мин язучы абыем Афзал Шамовтан «Шундый
житди журналда ничек инде Сәйдәшевкә карата яла ягу мәкаләсе чыгарга мөмкин?*—дип сорадым Аның әйткәне якынча болайрак иле «Мәкалә редакция портфелендә бик озак яткан, аны басарга теләмәгәннәр Ләкин обкомнын икенче секретаре С Батыев редакторны партия өлкә комитеты карарын үтәмәүдә гаепли башлагач, ул аны ирексездән бастырган*
1952 елның азагындарак С. Сәйдәшев белән «Совет әдәбияты* редакторы Гази Кашшаф очрашалар. Әлеге мәкаләгә карата җавап сүзе әйтүен үтенгәч, композитор болай ди «Рәхмәт тәкъдимегез өчен Ләкин алар белән көрәшергә минем көчем дә. мөмкинлегем дә. теләгем дә юк*
Шунысын да искә төшерик: Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин драматургиясенә озак еллар буе тышау салу, аларның рухи дөньябыздагы алтын фондын күрмәмешкә салышуны Салих Сәйдәшев бик авыр кичергән Мораль-сәяси басымнан тыш. икенче уйласаң, бу бит аның матди хәленә, яшәү рәвешенә дә билгеле бер йогынты ясаган
Салих Сәйдәшев белән Галия Кайбицкаяның дуслыклары ихлас һәм озын гомерле була Атаклы җырчы ханымга композиторның триумфаль адымнарын да. иҗатында һәм шәхси тормышындагы драмаларын да якыннан күрергә туры килә
1953 елның кояшлы җәендә пароход белән «Кызыл Байрак* дачасына барганда миңа С Сәйдәшев белән очрашырга туры килде Минем тарих укытучысы икәнлегемне белгәнлектән, ул. яшьләр безнең борынгы бабаларыбыз—Идел буе болгарларының данлы үткәнен беләләрме, дигән сорау бирде «Ул тема уку-укыту программасыннан алып ташланган*,—дигәч, композитор кинәт моңсуланды һәм тетрәнеп калды шикелле
Мин моның сәбәбен фәкать 1990 елны көтмәгәндә танылган балетмейстер Гай ага Таһиров белән очрашып сөйләшкәннән соң гына аңладым Алар, бергәләшеп. Идел буендагы болгарларның героик үткәннәре турындагы легенда сюжетларына нигезләнеп, балет язарга ныклап керешкәннәр икән Бу хакта нигә бер дә сөйләмиләр, балетның тарихы кайсы юлларда ничегрәк туктап калды икән'-1
Длшмы бар

Реклама