Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҮЛЕТ ГУСАР


Пүгәчне тотып. Мәскәүнсн Болотнос мәйданында зур тамаша ясап, башын чабалар Шул вакыйгадан сон утыз еллар чамасы вакьл узгач Башшрлө есаул булып сугышкан һәм үзен тоттырмыйча, анын белән бергә качып чыгып киткән Зәй-Каратайнын Төхфәтулла исемле кешесе туган авылыңда пәйда булды.
Таякка таянган, сакал-мыегы агарган, чалмалы, сырган озын чапанлы, башлары оскә таба кәкрәебрәк торган, читек дисен читек түгел, итеккә лә бик үк ошап бетмәгән аяк кисме кигән ул карт Бөгелмә катасы ягыннан килгән юл белән, ниһаять. Зәй-Каратайга житге
Кабаланмый гына атлап, тау ягынарак урнашкан күп өянкеле урамга чыкты Авыз эченнән генә укына-укына. урам башыннан дүртенче, зур бакчасы елга ярына барып терәлгән, жил капкалы, янарак кына үргән яшел читәнле йорг янында тукталды Сүзсез генә йорт каршында, яшел каз үләне өстендә басып, ике куллап таягы башына тотынган хәлдә, йортны, абзар-кураны, яна матур читәнне, жил капканы бик тә җентекләп карап чыкты Чиг кешемен килгәнен сизеп, кечкенә, соры тостәгс йөнтәс кочек. капка астыннан тәгәрәгән йомгак кебек кабаланып килеп чыкты да. очлаеп киткән кыска гына койрыгын тиз-тиз боргалап, селкеткәләп, өрә белгәнен күрсәтеп тавыш бирде
—Лән! Лән!
Бабай көчеккә карал, бөтен йөзен балкытып елмайды
—Әллә танырга итәсен инде мине, мәхлук ждн'
Иелеп көчекнең аркасыннан сыйпады, колак артларын, гамак төбен кашып алды. Кочек исә телен чыгарып, картнын бармакларын ялап алды Бабай, зурайды да. капкага карап атлады
—Әгүзе билләһи минәшшөйтаанир-рахиим
Бабай кечкенә ян капканы ачып кереп берничә адым атлауга, өйдән арырак салынган читән абзардан аркан белән сәнәк тоткан кырык биш яшьләр чамасындагы, кырма сакнл-мысклы бер ир кеше килеп чыкгы Аркан белән сәнәкне абзар алдында торган кабык арбага салды ал. кереп килгән мос&фирнс күреп, ана таба атлады Йөзендә якты нур пәйда булды
—Әссәләәмүталәнкүүм сина. ерак юллар үтеп безне шатландырырга килгән жанга' Әссал әәм үгал ә и к үү м'
ВәгаләЙкүм эһ-һем. эһ-һем вә галәйкүм әссаләәм сина хуҗа кеше 1.И.И !. )ЙНУЛЛИИ (1933)-яау«
0 411111/* *Ник ячанп/ Лц кап.»/!?». •Л/ытһ.юең а/ля/ышЬ . I, <\ китап ачторн Ка.шнда яши
—Әййе, абзый! Хужасы мин бу йортның.
—Алай икән?! Йортын яна икән! Күптән бетердеңме?
—Бу йортны җиткергәнгә сигез ел тулып, тугызынчыга китте инде. Әйдә, керик. Чәй эчәрбез!
Картның күзеннән бер-бер артлы яшь тәгәри иде Хуҗага таба атларга итте—аяклары тыңламады. Тавышы тагын да ныграк карлыгып чыкты:
—Исем... Исем-шәрифен синең Әмәметдинме?
—Ә син минем исемне каян белден, абзый?
Картның җавап бирергә хәле җитмәде, ахрысы, баскан җиреннән күкрәге белән таякка ябышкан ике кулына ята биреп, ул тавышсыз гына елый иде. Хуҗа сискәнеп китте, күзләрендә гаҗәпләнү катыш аптырау чагылды.
—Син?! Син бит... и-и-и!.
Картны кочаклап алды. Таныды!
—Әтием бит син минем! Төхфәтулта әтием!
Бабай, таягын ун кулында тоткан килеш, сакланып кына ике куллап улын кочаклады Йке таза гәүдәле ир кочаклашкан хәлдә елыйлар иде.
—Әйдә, әти! Үз йортыңа! Тик әни генә бу бәхетне күрә алмады. Әйдә, кер өйгә!
—Үзегез ничек соң, исән-иминнәрме?
—Әнинен вафатына ике ел тулып очкә китте. Абый исән-сау. Үз йорты белән яши. Бала-чагалары бишәү Чагалары дисәң дә, зурлар инде. Өчесе башлы-күзле Ул Түбән очта. Чулак Газулла бабай күршесендә яши. Чепи Әхәт урынында. Сенелкәш ерактарак—Аю авылында кияүдә. Кияү бик асыл зат—мулла нәселеннән.Ике малайлары бар. Үсеп киләләр...
Шулай диде дә улы, өй ягына карап кычкырды:
—Мәфтуха-а! Мәфтуха-а ди-им! Чык әле бире!
Өй ишегеннән кулларын тастымалга сөртә-сөртә. ак яулыгын башына арттан тарттырып бәйләгән, чиккән алъяпкыч буган, аякларына йон оекбаш өстеннән күннән теккән чүәкләр кигән бер чибәр генә хатын пәйда булды Үзе матур итеп елмая иде.
—Әй, шушы гадәтеңне-е! Берәр нәстә исенә төшсә, тотынасын «Мәфтуха» дип сөрән салырга. Ни булды тагын?
Ире янында басып торган бабайны күргәч, яулык чите белән авызын, ияген каплады.
—Исәнлек-саулыкмы абзый? Әйдә, уз өйгә! Кыстыбый пешергән идем, чәем дә өлгергән. Ризыкка язган булсын. Әйдә, кер! Хәзер җылы су салам комганга. Өй эчендә, таска гына юдыр кулларын...
Ире. сул кулын аз гына күтәрә биреп, хатынны туктатты.
— Мәфтуха! Бу безгә кунак кына түгел. Пүгәч явы белән чыгып киткән әтиебез Төхфәтулла бу. Әййе, Пүгәч явында Әби патшага каршы сугышып йөргән әтиебез безнен. Исән-сау кайткан менә туган якларга. Үз йортына кайткан...
Аннары әтисенә борылды:
—Киленен бу. әти! Биш малай анасы!
Күхтәрс тулы ярату җылылыгы иде улының. Мәфтуха тартынып кына, көтелмәгәннән бар булган иренен әтисенә таба, ике кулын алга сузып, исәнләшергә атлады.
—Кая. күрешик-исәнләшик... Әт-ти! Мин киленен булам инде. Югары Оч Читән Фәйзулла кызы мин. Әйдә, әти! Кер үз йортына, үз нигезенә! Аллага мен шөкер! Исән-иминсен икән! Инде без сине исәндер дигән өметләрне дә өзгән идек. Ничәмә-ничә еллар бит инде синен гаип булганына. Әйдә, әтиебез, кер өйгә!
Догалар укый-укый баскычтан күтәрелеп өйгә керделәр..
Мунчадан сон, аркасына тун салган Төхфәтулла келәт алдындагы бүрәнәләр өстендә ике улы белән гәп корып җибәрде.
Казан каласын алганда урыс тубы шартлап, бер тимер кыйпылчыгы тигән иде мина Шул тәндә йөри Инде аска төшеп билгә житеп килә Аяк- кул авырайды сонгы өч-дүрт елда Йөрүләр читенләшә Өстәвенә картлык баса башлады Аннан сонгы елда ашау ла кысыла башлады Юк-бар ашасан. ашказаны авырта Күбрәк катык-сөт, кымыз кирәк Мин яу белән чыгып киткәндә берегезгә ундүрт, икенчегезгә унике яшь иле Сеңлегезгә әле биш тә тулмаган иде. Бармак озынлык кына кара төстәге ике чәче бар иде үргән Ул инде мине хәтерләмидер дә
—Хәбәр иттердек. Кече малайны ат мендереп җибәрдем Иртәгә килеп җитәрләр, шәт!
—Рәхмәт, улларым. Килсеннәр! Күрешеп, сөйләшеп катыйм барыгыз белән дә. Дөнья йөзендә бүген миннән дә бәхетле кеше юктыр Зур улы сорыйсы итте:
—Әти Әби патшанын куллары бик озын булган бит' Ничек эләкмичә котыла алдын син? Кайларда гомер кичердем бүгенге көннәргә кадәр'* Төхфәтулла тамагын кыргалап алды
—Казанны ташлап качканнан сон. Идел буйлап аска төшеп киттек Байтак шәһәрләрне алдык. Самар. Сарытау. Сары Чин Аннары авыр гына көрсенеп куйды
—Аннан безне туздырып ташладылар Палкауник Бәхтияр Пүгәч патшанын качканын каплап торып калды Арабызда тагар, чуаш. мари иде Яртыбыздан күбебез кырылды Михельсон дигән. Әби патшанын палкаунигы белән сугышым. Аннан инде качтык ат менеп тон җиткәч, тукталдык Безнен һәрбере бездә икешәр ат иде Ял итеп тормадык Жан кадерле, балалар—төне буе чаптык кыргыз-кайсак далалары ягына Ырымбурны сулда калдырып. Тозтүбәгә чыктык, аннан инде бик ныклап кин дала башланды Көндез күбрәк йокладык, төнен йолдызларга карап, таныш чыгармаска тырышып, атлар менгән хәлдә барлык та бардык. Хәтта җирле халыкка ла күренмәскә тырыштык...
Өч йөз кеше чамасы идек Бәхтияр читтән килеп кушылып иярергә тырышканнарны, без аларны белмәгәнлектән. үз арабызга ксртматс. ияртмәле Чөнки шулар арасында Әби патша шымчылары булуы бик ихтимал иде Туктый-туктый, кышын җир чокып кереп, атларны тибенгә күчереп, шуларны суеп ашадык Шунда кышладык Даланын кеше яшәмәгән урынында идек, килгән-киткән кеше булмады Михнәт хәттин ашты
Кар эреп, дала ачылу белән тагын кузгалдык Коньякка карап киттек тә киттек. Кышын егермеләп кеше үлде Шулай да без байтак идек коралланган барыбыз да. Кыргыз-кайсаклар. үзебез тимәгәч, безгә дә тимәделәр Бара бара. Кашгар якларына барып чыктык Элекләре бу якларга сәүдәгәрләр белән йөргән ике кеше бар иде Юлны беләләр иде алар
Бәхтиярнен үзе белән хатыны, ике улы. кызы бар иде Кашгарга житәрәк. алты атка салып алып килгән зур төеннәрне, капчыкларны бушаттырды Бәхтияр Шул төеннәрдә, капчыкларда бик күн аттым, көмеш тәңкәләр булып чыкты Шул алтым, көмеш аталарны барыбызга щ гигез итеп в| иерк Ба да. зурларга да өлешне тигез чыгарттырды Үзен дә өстен куймады- кеше алганны алды. Сонгы сүзен әйтте шунда Акча бүленеп бирелгәч
— Безгә туган-үскән җирләргә кайзл насыйп булмас инде Кылыч гагып йөрү дә килешеп бетмәс чит якларда. Мондагы халык үзенчә яши без алар арасына кора! тотып килеп кермик инде Гынычлык солых белән елмаеп керик. Таралышыйк. Тик. ялгыз гына калып, берәмләп кигхгәгез 1>ары1ы иа да алтын-көмеш бар эш башларга, сәүдә итәргә җигәрлек мая се иә Икешәр өчәр булып китегез Бергә урнашып, бергә яшәргә тырышыгыз Пүгәч балалары сез' Шуны онытмагыз' Шулай булса ы Пүгәч гаскәрендә сугышканы! ызны юк-бар җирләрдә сөйләнеп йөрмәгез N I турыда сугышканны әйтүем, онытыгыз! Урыс патшазарынын һәрчак куды озын
«)
булды—безне эзләп табарга тырышырлар,—диде ул. Бераз тын торгач, сүзен янә дәвам итте:
—Минем уйлавымча, һәм дә азрак хәбәрдар булуымча, безнен Кинҗә батырыбыз да урыс кулына эләкмичә, шушы якларга юл тоткан булырга тиеш. Алай-болай очрап куйса, таныганыгызны сиздермәгез, башлап сүз кушмагыз. Чөнки Кинҗә батыр Пүгәч патшанын иң ышанычлы сугышчысы, анын уң кулы иде. Ул турыда үзегез дә беләсез. Чөнки Пүгәчтә күпчелек татар, чуаш. башкорт, мари сугышты. Үзегез күрдегез, башкорт якларында күпчелек урыс Әби патшаны яклады Шунлыктан Пүгәч патша андагы урысны Көнгер ягына кудырды...—Шулай диде дә Бәхтияр, безнен алга чыкты. Колакчын бүреген салып башын иеп хушлашты. Дүрт иптәшен алып китеп барды. Шуннан сон мин аны күрмәдем...
Куй белән сәүдә иттем. Баеп та китеп булмады, бик нужа-михнәт тә күрмәдем. Әфган якларына барып чыктым. Кандагар каласында яшәдем. Өйләнмәдем. Чөнки үлем җитә башлагач, туган якка кайтып китәремдә шигем юк иде. Чит якларда туган сабыйларны туган якларыннан аерып алып кайтып китәсе була иде. Әнкәгезне бик тә сагындым. Сез балаларымны! «Безне ташлап качкандыр», дип уйлаган чакларыгыз да булгандыр. Инде кайттым. Җыйган алтын-көмешем дә бар азрак. Өчегезгә дә тигез итеп бүлешеп алырсыз. Иншалла, бәхәскә кермичә!
Ярар! Кайттым, сезне күрдем. Кызым килсә, аны да күрербез, иншалла! Инде үлсәм дә үкенмим хәзер! Тик менә Мәүлет улыгыз өйдә юк икән..
—Иртәгә кайта ул, әти. Минзәлә базарына киткән иде, ике йөк бодай оны белән. Хөкүмәт кешеләре килеп базардан күпләп он җыялар. Хакны да ярыйсы гына түлиләр. Ык белән Агыйдел елгалары аша Чулманга, Иделгә озаталар. Урысны ашатабыз.
Абзасына карап алды да, бик күнелледән булмаган хәбәрне әйтте:
—Жирәбә аңарга төште,—Мәүлет улыбызны ак падишаһ хезмәтенә алалар бит әле, әти.
Төхфәтулла карт дәшмичә байтак утырды. Аннары акрын гына:
—Урыс бөкте, сындырды без татарны.—дип сүз башлады, чын ир-егетләр бик сирәк хәзер татарда. Урыс үзе патшасын «ак» дип атаса да, патшаларының эче тулы кара елан, юлбасарлык һәм урыс булмаганнарны юк итү теләге. Кулга кылыч, сөнгеләр, ук-жәяләр алып, ат иярләп менеп урыска каршы чыгарлык көч тә, ир-егетләр дә юк бездә хәзер. Гайрәт-тәвәккәллек беткән без татарда. Ә башкорт, урыс кулы астында, кыргыз-кайсакларны буйсындырып, аларнын канын коеп, сугышып йөри. Урыска яна җирләр яулап ала. Чөнки башкорт табигате белән хуҗасыз яши алмый. Башта башкорт өчкә бүленеп татар ханнарына хезмәт итте. Казан, Әстерхан, Себер ханнарына. Аннан мангулларга чыгып китте. Инде урыска баш иеп бирелде башкорт.
Татарга килсәк, минем кебекләргә, яңа туып-үсеп килгәннәргә нәрсә кала инде? Мина инде көче беткән кулларны йомарлап, сез буйсынган, аңа ярарга тырышып хезмәт иткән исерек урыска карап уртны чәйнәп, капка төбендә утыру кала...
Икенче көнне, көтү кайтыр алдыннан, ике буш олау белән Әмәметдиннен зур улы Мәүлет кайтып төште. Атларны тугарышырга дип ишек алдына чыккан әтисе белән ике куллап күреште дә, өй болдырында басып торган олпат гәүдәле ак бабайны күргәч, сораулы күзләрен әтисенә күчерде Анысы елмаеп шатлыгын белдерде:
—Улым, бу инде синен Пүгәч патшада, палкауник Бәхтиярдә ясаул булган Төхфәтулла бабан була. Исән-имин менә! Исәнләш, бар, дәү әтием Төхфәтулла белән!
Кин җилкәле, таза бәдәнле, көчле егет иде Мәүлетдин. Төхфәтулла бабасы
янына килде дә. кочаклап алды Төхфәтулла. әитерсен лә. уэенсн яшь чагын күрде Нур чәчеп торган, картаюнын нәрсә икәнен дә белмәгән конгырт күзләре белән оныгына сокланып карады Мәүлетдин телгә килде
—Мин. дәү әти. синен турыда дәү әнидән сораша торган илем Бәләкәй чактан ук. Ул синен ниндилегенне бодайлар итеп сөили торган иде «Олпат гәүдәле, көчле зур куллы, кин күнелле, матур, кешеләргә һәрчак ярдәмчел иде синен дәү әтиен!» Инде мин үсеп, егет була башлагач, сине сорый башласам, башымнан сыйпар иде дә. әйтер иде
— И-и. Мәүлетдин балам! Тач син иле инде дәү әтиен! «Аны күрәсен килсә, бар. көзгедән кара!» Үзе кет-кет килеп коләр иде әбекәй
Чыннан да. бабай белән онык нык охшаган иде бер-берсенә Шунлыктандыр инде. Мәүлетдин мәрхүмә әбисенен яраткан оныгы иле. Бабай белән оныгы, икесе дә олпат гәүдәле, кин күкрәкле, төптән юан чыккан затлар идс Тик Төхфәтулла сугышлардан алган жәрәхәтләреннән. картлык авыруларыннан сулыга башлаган бабай булса. Мәүлетдин коч-гайрәте ташып торган, һәрчак елмаеп. «кая, тагын нинди эшегез бар»,—дип һәрчак ипләргә атлыгып торган, үзе сабыр холыклы егет иде
Дәү әтисе кайтканга сигез кон дигәндә. Мәүлетдинне урысларнын Минзәлә кальгасына солдат хезмәтенә алып киттеләр Жирәбә буенча
Ипи-тозлык га урысча белмәгән утызлап татарны Мннзалә кальгасындагы зур. кызыл кирпечтән салган ике катты Йортта кертеп урнаштырдылар Тылмач булып йөргән керәшен татары Дангаев бу «казарма» исемле урыс йортында ничек яшәргә кирәклекне өйрәтте:
—Бәдрәф—урамда. Казармадан чыккач, койма буйлап салынган озын такта бина. Бер катлы Унике ишекле. Суны монда атлы мичкә белән ташыйлар Сез йоклаган бүлмәнен ишек төбендә, тумбочкада чиләк белән эчәргә су сезгә Янында бакыр кружка Берәмләп, ялгыз гына казармадан чыгып йөрмәге з Урысларнын кыйнаулары ихтимал Аннан уяу булыгыз—урысларнын ссзнен янга кереп ризыкларыгызны, акчаларыгызны талаулары, имгәтүләре дә бик ихтимал Сез татарларны һәр елны кыйныйлар монда
Икенче көнне үк «каралу» башланды. Анда анадан тулга чишендерәләр икән Ә теге керәшеннең исеме Никодим икән Мунчала юынганда кеше юк жирлә генә тоташ чишенә торган татар егетләренең «тик торганнан анадан тума калып» чишенәселәре килми иле. Тик монда синен эссе типлы үэеннен мунчан юк ү з белдеген белән генә бернәрсә дә кыла алмыйсын! Патша казармасы монда' Чишенеп ялангач калган татарларны берәм-берәм, остәл артларында тезелешеп утырган әфисәрләр. доктор-фельлшерлар алдына кергеп бастыра башладылар ’ Керәшен Никодим дәдөй зур бүлмәдә шәрә хаиә ике учлап яз җирен каплап каткан татар егетләре арасыннан, кулындагы кәгазьлән берәрсенен исемен, әтисенең исемен әйтә:
—Сәмигулла Тайгун у лы
Ялангач татар үзенен исемен, әгисенсн исемен кычкырын әйткәнне ишеткәч, тагын берәр Сәмигулла Тайгун улы юкмы дип. диварга сөялгән якташларын ике якка да карап барлап чыга да. юк икәнне аңлагач, шыбыр тиргә төшә Күршесе бөеренә тортмәсә. иссмснен Сәмигу па икәнен исенә төшерергә, чалгы пәке белән зәнгәре чыкканчы илгырал кырган гагарГмшы эчендәге татар миенен кыюлыгы да. тәвәккагтеге дә. сыры та жмтмәс иле Калганнары үзлареиен «тере- калганнарына соснсп.-Апага шөкер, мин калдым бит алегә!*—дип уйлан, .звы з эченнән генә дога укый башлый Яшен атканда күк күкрәгәндә, курыкканда укый торган юганы 1-»хәүтә налә күәтн' » «Ләхәүлә вал ә күәтн' ». .Ләхәүлә валә күәти »
ЗӘКИ ЗЭЙНУЛЛИН
—Мәүлетдин Әмәметдин улы!
Мәүлет дивардан аркасы белән этенеп аерылды да. керәшеннән житәкләтмичә, бер кулы белән гаурәтен каплап, икенчесен гәүдәсе буйлап салындырып, «каралырга» кереп китте. «Караучылар» тезелеп утырган өстәл алдына идәнгә дүрткелле кечкенә келәм кебек нәрсә жәелгән. Никәдим дәдәй Мәүлетдинне шунда этәрде. Келәм өстенә басты да, тынды Мәүлетдин.
Бераз вакыт бүлмәдә тынлык хөкем сөрде. Чөнки алларында басып торган шәрә татар егетенен гәүдәсе табигать тарафыннан сирәк бирелә торган чибәр, таза гәүдаләрнен берсе иде. Мәүлетдин бик нык, авырунын, гариплекнең нәрсә икәнен белмәгән татар нәселеннән иде. Аннан соң ул, дөньяга килгәннән бирле күп эшли белеп, бик тә көч утырткан иде. Күкрәк, корсак, арка-билләр ишкән бау кебек мускуллар белән капланган. Жәй көннәрендә печән вакытында, урта кул чүмәләләрне ул озын саплы агач сәнәк белән бер генә кадап алып биек кибән башына ыргыта белә. Шундый чакта барлык эшләгән халык бер мизгелгә генә булса да туктап, анын ыргытканын карый, соклана, тел шартлата. Мәүлетдин уналты яшеннән (шуна кадәр көч утыртсын, дип аны картлар көрәшкә кертмәделәр) тирә-як авылларда уздырылган Сабан туйларында катнаша башлады, атаклы батырлар белән бил алышты һәм аларны җинә башлады. Өч ел үтүгә, Сабан туйларында Мәүлеткә тин батыр юк иде инде...
Менә шул Мәүлет бүген «каралуда» басып тора. Өстәл артында утырган, кырлары алтыннан ясалган күзлек кигән зур борынлы карт доктор жайлап кына урыныннан кузгалып торды да, вак кына адымнар белән атлап никрут янына килде. Гәүдәсе белән Мәүлетдиннең кулбашына да җитми иде карт доктор. Нечкә озын бармаклары белән капылт кына арттан никрутның биленә төртте. Мәүлетдин көлеп җибәрде.
—Син нәстә, татар баласы?!—диде врач акрын гына татарчалап.
—Кызык бит, тик торганнан тәртәсен,—диде Мәүлетдин. Тавышы кор иде егетнен. Доктор Мәүлетдиннең алдына чыкты да, бик зур булмаса да, каты йодрыгы белән аның корсагына китереп сукты. Агач чиләк төбенә суккандай тонык кына «дыңк» сымаграк аваз чыкты. Мәүлет доктор сукканга кымшанмады да. Егетнен корсагы калын такта кебек каты иде. Доктор урысчага күчте.
—Мина таба иел!
Никодим керәшен тәрҗемә итте. Доктор егетнең тешләрен карады, күз кабакларын күтәреп тикшерде. Акрын гына пышылдап татарча сорады:
—Исемен ничек?
—Мәүлетдин мин. Зәй-Каратай егете.
Доктор тагын пышылдады:
—Патша солдаты буласын киләме?
—Килми,—диде егет.
Аз гына уйланып торгач, болай дип өстәде:
—Мин бит игенче. Патшага икмәк кенә үстерәсем килә минем. Сугышчы солдат буласым килми.
Карт доктор елмайды да. Мәүлетдиннең кул-аякларын, күкрәк, бил тирәләрен тоткалап тикшерә башлады. Мәүлетдин түзмәде:
—Ярар инде, абзый кеше, сәрмәнмә! Мине тоткалыйсың, ә минем кытык килә. Мин бит сина базарга сатарга алып килгән айгыр яисә сыер малы түгел.
Доктор көлеп җибәрде дә. ун кулы белән биш бармагын тырпайтып егетнен түгәрәк күт битенә шапылдатып китереп сукты:
—Алгырдан да шәпсен син, татар малае! Нәсел айгырыннан да!
Өстәл артына кереп утырды да, үзеннән ун яктагы мыеклы, бакенбардлы әфисәргә урысчалатып мөрәҗәгать итте:
—Николай Николаевич! Игътибар итегез бу гололобыйга. Бик сирәк очрый торган экземпляр. Мондыйлар урыс милләтеннән булганнар арасында
күптәннән юк инде Эчәләр урыслар Шунлыктан, физик яктан ла. башка яктан да вакланалар, йомшаралар. Патша галиҗәнаплары кул куйган әмергә таянып, бу татарны гусарлыкка җибәрик!
Полковник шик беллергәнрәк тавыш белән әйтеп куйды —Анда бит—атлар. Хәрби атлар. Һәм бик югары кылыч һөнәре Баш кирәк, җитезлек кирәк
Доктор Мәүлетдингә татарча дәште —Хуҗалыгыгызда атлар бармы ’
—Бар. Дүрт аг. Икесе эш аты. берсе колынлый торган бия. Ә дүртенчесен Сабан туйлары очен тотабыз. Чабыш аты анысы
Полковник сөйләшмәсә дә. тагар телен яхшы анзыи иле Мәүлетдинне тыңлагач, баш какты:
—Яхшы! Мин риза! Барсын гусарлыкка! Бик җитез, башлы егегкәошаган Күзләре тулы уй! Ике-оч айда урысчага да өйрәнер Ә кылыч һөнәре, джигитовка татарлар очен авыр түгел ул. Алар гуганда ук егет булып туалар Бсләм мин аларны Сугышларда бергә күп булырга туры килде
Казарма эчендә кичен йокларга яткач. Мәүлетдин йокыга китә алмыйча, байтак боргаланды. Анык нык итеп тәне кычыта иде Бик озак җәфалана торгач, Чулман елгасы буендагы Яр Чагыл авылыннан килгән Сәмигулла исемле егетнен босренә төртте
—Сәми! Нигәдер йоклап булмый бит. әИ! Бөтен тән кычыта. Тәндә әллә нәрсә йөргән кебек. Нәрсә икән.’ Бездә бет юк бит инде’ Берчәме әллә? Сәмигулла да йокламый икән:
— Борча сиңа! Кандала!
—Нәрсә-ә! Нәрсә дисен син?
—Кандала, дим.
—Нәрсә була ул?!
—Кан эчә торган сасы бер нәстә инде Кан-да .на! Беттән әллә ничә тапкыр зур. Сасы үзе Чебеннән дә зурраклары була Илләмә эчә инде канны Кып-кызыл була эчеп туйгач. Ә кан эчмәгәндә кибәк кебек гессеэ бер нәстә инде.
—Син каян беләсең ул кандаланы ’ Бездә юк бит > I
— Мин аны урысларның Родионовка дигән авылларында ои бураганда белдем. Илләмә дә ашадылар инде, Эле кар китмәгән иде Март аенда эшләдем Идәннәрендә ятып түзеп булмый Өскә түшәмнән сикерәләр Шунда менеп Шуннан шул кандала ашаганга мин түзә алмыйча, саран кысты астына, печәнлеккә чыгып киттем. Ул кандалага каршы бернәрсә дә эшләп булмый Мәүли Түз инде син дә минем кебек Йокларга тырыш'
—Тырыш, имеш! Тырышырсың бу хәтле ашауга!
-Иртән яктыргач күрерсең син аларны! Дивар ярыкларында, менә бу Осз яткан сәндерә агачларында инде алар Иртән күрсәтермен
Күрсәтте иртән Сәмигулла Мәүлетдингә. Сәндерә башларында, гакта ярыкларым ы зреле ваклы ген буе иш «юш ш пош шм> иде -Сасылар, әй. үзләре!-диде Мәүлетдин җирәнеп карап Ходай б> канэчучеләпне нәрсәгә дип яратты икән инде
Шулчак таза гәүдәле биш урыс егегс болар яткан сәндерәгә якынлашып атлык тар иле Чабата киндерәсен тезенә кадәр урагын мендергәннәр барысы
Шын КҮТӘРӘ биреп, артыннан килгән иптәшләрен туктай ы
КУЛ“д н^ тлолобый лар! Канчыклары, ы и- нәрсә бар. чыгарыгыз'
Акчаларыгызны мина бирегез!
Мәүлетдин Сәмигуллага карады ?
-Нәрсә кирәк бу кара Йөрәккә бездән
-Беэнен «шанда .. ... акчаны 6и™нс галап и» ........
Урыстан суган, сарымсак Пам ..иын нарсааер кушылган сасы ис
КИЛӘ
иде. Күптән юынмаган тән исе иде бугай. Сәмигулла баш астына салып яткан бишмәте янындагы капчыкка үрелде:
— Кыйный башламас борын биреп котылу хәерлерәк. Өченче ел безнен күрше Мәнәхетдин абзыйны «каралуга» барган җиреннән, әтисе арбага салып алып кайтты. Кан косып, өч көннән үлде...
—Күп сөйлисен!—диде сары урыс.—Бир тизрәк? А то! ..
Сәндерәдән торып утырды Мәүлетдин. Зур кулын күршесенен аркасына салды.
—Чишми тор капчыгыңны. Сәмигулла дус! Мин сөйләшим аның белән
башта татарчалап.
Мәүлетдиннең әйткәнен урыс анламаса да. тавыш кискенлегеннән чамалады. Йөзе кырысланды. Сәндерәдән төшкән Мәүлетдингә җикерде:
—Мен кире нарга!
Мәүлетдин урысның килгән ягына кулын сузып күрсәтте:
—Алдыннан артын матур, урыс. Каян килгәнсең, әйдә, шунда ычкын!
Урыс күп сугышып, кеше кыйнап өйрәнгән бәндә иде. ахрысы. Ул китереп сукканнан Мәүлетдиннең күзеннән ут көлтәсе белән очты. Беренче сугуга икенчесе, тагын да ныграгы өстәлде. Тик Мәүлетдин егылмады да. чигенмәде дә. аяк өсте басып калды.
—Син нәрсә, урыс?!—диде ул гаҗәпләнеп.—Сина бит әле тигән кеше юк. ә син кул озынайтасын.
Урыс сул кулы белән биленә таянды да. мыскыллап елмайды:
— Мин сораганны бирегез тизрәк! Югыйсә!..
Кулы белән Мәүлетдиннең күлмәк якасыннан эләктерде дә үзенә таба тартты:
— Ну. Мамай! Ычкынып кара инде хәзер минем кулдан!
Мәүлетдин кабаланмыйча гына сары чәчленен күлмәк изүеннән тоткан ун кулы беләзегеннән эләктереп алды да. кыса башлады. Урысның зәнгәр күзләрендә башта аптырау хасил булды, аннан гаҗәпләнү килеп чыкты. Шулардан сон инде авыртудан яшь ага башлады күзләреннән. Ә Мәүлетдин дәшми генә кысуын дәвам итте. Зәнгәр күзләр, авыртудан төсләрен югалта башлап, агара башладылар.
Тегенен тез буыннары йомшарды, ул чүгәли башлады. Мәүлетдин анарга чүгәргә ирек бирмәде. Анын кулын ныграк кыса биреп, аз гына гәүдәсен турайтып, оскәрәк күтәртте дә. ун кулынын уч төбе белән төсләрен югалтып бетерә язган ике күз уртасына, мангайгарак китереп манчыды Әле генә гайрәтле булган сары чәчле, артында басып торган иптәшен аяктан егып, анын аша очып, сәндерә астына кереп китте. Шул чакта бу урыснын сул ягында, бер генә адымга арттарак торган җитү җирән чәчле, кып-кызыл битле икенче иптәше, акырып, пычак белән Мәүлетдингә ташланды. Каршы сугу каты булды. Тегенен тешләре тешкә тиеп шыкырдадылар, борыныннан, колак тишекләреннән атылып кара кан бәреп чыкты Пычагы белән бергә беренче урыс артыннан очты монысы да.Өченчесенең сукканын көтмичә, өстән лепкәсенә китереп бирде. Анысы, тавыш чыгармыйча. Мәүлетдиннең аяк астына ишелеп төште. Дагалы итеге белән Мәүлетдиннең касыгына тибәргә чамалап, дүртенче урыс аягы белән селтәнде. Мәүлет, ике куллап, итекле аякны һавада, үкчәсеннән эләктереп алды да. кискен итеп сулга борды Аяк тубыктан шартлады—сенерләр өзелде, сөякләр урыныннан чыкты Йөрәк өзгеч тавыш белән акырып, урыс пычрак идәнгә тәгәрәде. Юан гына таяк тоткан бишенче «кәсепче», таягын атып бәреп, ишеккә ташланды...
Ярты сәгать чамасы үтеп китүгә, Мәүлетдин белән Сәмигулла казармада командалык иткән фельдфебель Ляшенко алдында, каптеркада басып торалар иде инде. Сәмигулла ла урыс телен бөтенләй белмәмешкә салынды. Ипи- тохтык сукаласа да. Хохол фельдфебель егетләрне алып кергән көйгә үк акыра башлаган иде. Мәүлетдиннең күз карашына барып төртелгәч, коелып төште.
Егетнен күлләрендә курку дигәннен әсәре дә юк. Фельдфебель алдында. - Инде синнән нәрсә көтәргә була инде'’!»—дигән караш белән, зур куллы. кин күкрәк, жилкәле, әзмәвер «Мамай калдыгы» тыныч кына басып тора иде
Инде ун елдан артык шушы «никрутларнын» карала торган казармасында «набор вакытларында служить итеп» уздыра фельдфебель Ляшенко Елга ике мәртәбә— иртә ЖӘЙДӘ һәм көзнен сонгы аенда солдатка ал> бара һәр елны берничә гаярь урысны оештырып тагар, чуаш. чирмеш, мукшы никрутларын талата тулардан фельдфебель. Табышнын яртысы—Ляшенкогд. яртысы—галаган урысларга. Фельдфебельгә «таладылар» диеп жалу белән кергән никрутлар шул төнне ук аннан язганчы кыйналалар Акча таланган, ризык ашалып беткән казарма эчендә елга ике тапкыр була торган талаунын. кыйналунын очы суга салынган һәм юкка чыккан Тылмач Никодим да белә ул турыда, белми түгел Тик дәшми Фельдфебель анарга дәшмәгән очсн олсш гә чыгармый Тик Никодим «чучмекларны»—урыс булмаганнарны яклап чыкса. > генә нәрсә буласын яхшы анлыи Ляшенко аны бу доньяла яшәтмәячәген белә тылмач Чонки ул православныи. чукынган булса ла. урыс очен ин башта ул—гатар' Та-а-атар! Аннан сон гына, урыснын кирәге өчен генә ул крешсннын татарин! Вакытлыча гына анысы да. Кирәге беткәч, ул тагын -татарин вонючии-' һич тә курыкмыйча алдында басып торган олпат гәүдәле «татаринга» карап фельдфебель шомлана төште Нәрсә лиләргә'' Бик тәвәккәл, гайрәтле егеткә ошаган бу татар калдыгы! Курку-каушавын сиздермәскә тырышып, тавышына «корыч» кушып сорады фельдфебель
—Закон бозып, син нигә никрутларны кыйнадын? Тюрьмага утырасын килдеме? Утыртырбы з. теләген булса алай
«Закон», «Тюрьма*—ике сүзне анлашы Мәүлетдин.
Сәмигуллага карады:
—Әйт бу салынкы мыекка! Тылмач чакырсын' Мин урыс телен белмим
бит.
Тылмач килде. Сугышунын сәбәбен тылмач тәржемә иткән унайга ук Ляшенко бер карарга килгән иде инде «Бу Мачайларнын икесен дә бүзен төнен юк итәргә! Һәм бетте-китте Югыйсә, үзеннен бетүен бар’»
Никодим тылмачтан әйттерде
-Барыгыз, чыгыгыз казармага! Иртәгә иртән полковник Егоровка, ул килгәч тә, доложить итәрмен! Барыгыз!
Никодим тылмач тонык кына тавыш белән тәржемә итә иде «IV гьдфеость әйткәннәрне тәржемә игеп бетергәч, тавыш барышын үзгәртмичә остөле моннан чыккач, бәдрәфкә барыгыз Мине шунда когегез Такта бәдрәфкә кабаланып килеп керде дә. сүзне кыска тотты -Сезнен икегезне дә бүген төнлә үтерәчәюәр Суеп, яисә буып, йоклаган жирегешә Хәзер үк. моннан чыгу белән, байтак ара КАГЫП чина иярс1е> Мин полковник Егоров яшәгән йорт янында туктан башмы *кк.. ммч карармын Аннан сон ка ермага китәрмен Курыкмагымин янында пк. нан ишекне шакыгыз. Полковникның деншиг ы бик шәп мишәр «сте Исем«. Гайнулла Әйтегез, срочно. диегез, полковник кирәк, игеш -Срочно- д гән суз «бик .... к„ ЧЖ. дигәнне пш -< рочно-ны исен- езә к.сиырьта. Гпочно'. П01К011НИКК.1 кергәч. тылмач кирәк без.ә диегез курыкма, ы. У , мине чакыртыр Сөйләрбез барысын да Ничек килеп чыкты, ничек сугыштыгыз, шул хакта!
Һәммәсе лә тылмач сойләгөнчә бу.гды.
Гайнулла^МәулетДЙИ белән Сәми.уллаиы тыңлады ж «итә керен китте
сүзен бетергәч, акрын гына кулбашына сукты
азки ЗЭЙНУЛ.
—Якташлармы әллә?
— Никак нет, господин капитан! Үзебезнең татарлар!
—Яхшы. Хәзер әйтермен полковникка.
Полковник адъютантын утырган килеш тыңлады да, татарларга керергә рөхсәт итге. Ике никрут кереп ишек төбенә бастылар. Икесендә дә буйлы, кин төпле киндер ыштан, ак күлмәк, кара камзул. Берсенең башында кара төстәге искерәк кенә бәрхет түбәтәй, икенчесендә киез эшләпә. Аякларында тула оек, берничә генә көн киелгән чабата. Күрә-белгәннән бирле Егоров һәрвакыт татарларга сокланып карый. Тик бу халыкның холкын, үзен тотышын, хәтта киенүләренең тәртибен дә аңлап, төшенеп бетерә алмый. Татар һәрвакыт юынган, кырынган, киемендә пычрак та, ертык-тишек җире дә юк. Искедәнрәк киенгән булса да, ямавы да матур итеп салынган була. Хәмер эчкән татарны үз гомерендә Егоров күрмәде. Альп явы вакытында авангардта—ин алдан барган штурм отрядындагы солдатларның яртысыннан күбесе татар егетләре иде. Упкын аша салынган Жен күперен французлар шартлатып җимергәч, яна күпер сала башларга ин беренче булып зур куллы, кин жилкәле татар гренадерлары тотынды. Әле бүген дә Егоров тагын бер нәрсәгә шакката. Альп тауларын уңышлы үтеп, австриялеләр белән кушылгач, батырлык күрсәткән офицер һәм солдатларны бүләкләү башлана. Шунда Суворов күрсәтмә бирә:
—Татар солдатларына тәреле орден-медальләр бирмәскә! Тәреле бүләкне алар алмаячаклар! Бүләкне татарларга акчалата, яисә түгәрәк медальләр белән генә бирергә!
Походлар тәмамлангач, шулай эшләделәр дә...
Ишек төбендә басып торган ике татар никрутына полковник дәшмичә генә карап утырды. Аннан сон сорады:
—Нигә кердегез мина?
Гәүдәгә тазасы, башын бормыйча гына күршесенә нәрсәдер пышылдады. Тегесе, чабаталы аякларын кузгаткалап куйды да, азрак шом сизелгән тавыш белән, полковникка карап, акрын гына урысчалады:
—Толмач нады! Урыски язык нашыныкы плухы знай!—Полковник ымлавы буенча денщик чыгып йөгерде. Берничә минут үтүгә, хәле-тыны бетеп, керәшен Никодимны алып та килде. Мәүлетдин сөйләгәнне тылмач полковникка тәрҗемә итеп тә бирде. Егоров байтак уйланып утырды. Өй эче тып-тын. Тик диварга эленгән ике герле сәгать кенә вакыт саный:
—Тек! Тек! Тек! Тек!
Полковник башын күтәреп, керәшенгә туп-туры карады:
—Син монда тылмач булып ничә ел катнашасың инде?
—Алтыга китте.
—Нинди телләр беләсең?
—Татар, чуаш, мари телләрен әйбәт беләм. Ә мукшы теле белән удмуртныкын каралу комиссиясенә җитәрлек дәрәҗәдә сукалыйм.
—Яхшы, алай булгач. Бу татарлар турында син нәрсә уйлыйсын һәм нәрсәләр беләсен? Сөйлә!
Никодим үрә катып басып тора иде. Егоров анарга үзеннән аз гына читтә торган артлы урындыкны күрсәтте.
—Шуны ал да, минем алга утыр, Никодим Петрович. Сөйлә белгәннәреңне.
Никодим, урындыкны алып. Егоров каршысына куйды да, утырды. Башын азрак кырынрак салып, үзенен итек башларына карап уйланып утырды да, полковникка карады. Керәшеннең күзләрендә тәвәккәллек утлары яна иде.
—Господин полковник! Мин инде монда алтынчы ел күрәм мондый гаделсезлекне һәм урыс милләтеннән булмаган никрутларны талауны, кыйнауны, имгәтүне. Мин хәзер сезгә үзем белгәнне һәм үзем уйлаганны тоташ сөйләп бирәм. Беткән баш беткән—башкача минем түзәр әмәлем калмады. Мин сөйлим, ә сез шул мин сөйләгәнне тикшерергә боерык бирерсез дип уйлыйм. Чөнки минем сөйлиселәр бар да дөрес.
Монлагы никрутларны талау, кыйнау, үтерүләр безнен пунктта фельдфебель Ляшенко килгәннән сон башланды Ул килгәнгә ел тулар тулмаета Кимә үзләрен талатмыйча, менә бу татарин — Бармагы белән төртеп Мәүлетдингә күрсәтте
— .. берүзе дүрт урысны кыйнады Икесе бүген лә лазаретта згга Бсрсенен тубык ган аяз ы чыккан. сенерләре дә өзелгән бутай Икенчесенен колагыннан кан килү бүген иртән генә тукталган Минем уемча, талауны оештырган никрут белән пычак күтәргән никруттан сорау алырга кирәк Лазареттагыларыннан да. Бу талауны туктатырга вакыт һәм аны сез генә эшли аласыз..
Полковник тылмачны бүлдермичә тынлады Николим сөйләүдән туктагач, анын күзләренә карап сорады
—Курыкмыйсынмы. Никодим Петрович?
— Куркам, әлбәттә Жан берәү генә бит Курыксам да, өмет сездә Ел саен талау, кыйнау, имгәтү бара. Бигрәк тә татарларны Мөселманнар бит Берничә үтереш булды. Имгәнгәннәрне авылларына озаталар Шунда үтәләр инде алар, яисә гомерлек гарип булып кан төкереп, юньләп эшли алмыйча, капка төпләрендә утыралар инде
—Ә бу татарин курыкмыймы икән? Сора әле?
Мәүлетдин, сорауны тыңлагач, җаваплады
—Нигә мин ул урыстан куркыйм ди инде7 Иргәме, сонмы—без Ходай тарафына китәчәкбез Якты дөньяда кемнән лә булса куркып, өркеп яшәгәнче, безгә мөселманча, шәһит булып китү фарыз Курыкмы Им мин Үзем тимим мин кешегә, һәм дә үземә лә берәүдән дә суктырмаячакмын
Никодимнын тәрҗемәсен тынлап бетергәч, полковник Егоров адъютантына боерык бирде:
—Татарларны таларга кергән өч никрутны аерып төрле урынга бикләгез Сорауны үзем алырмын. Лазаретка барып теге икс татар кулы аша үткәннәрдән сорау ал. Кем кушкан алар га татарларны таларга'' Әллә беркем дә кушмыйча, үз белдекләре белән тотынганнармы’ Нык итеп ачыкла1
Шул вакыйгалардан сон дүрт кон у згач, фельдфебель Ляшенко. погоннары өзеп алынган хәлдә, ике жандарм сагы астында Казанга озатмалы Никрутларны талау җинаяте туктатылды Тагын кабатланмасын дип. никрутлар яшәгән казарма бүлмәләренең ишек төпләренә гарнизон солдатларыннан дневальныйлар куела башлады
Ай ярымга якын вакыт узып китте Казан каласыннан м Мәүлсгнеи туган авылы Зәй-Карагайдан да бик еракта, урыслармын беренче башкаласы Мәскәүдән кояш баешында, икенче башкалалары Санкт-Петербургка җитм.* борын с\ аларак Вотчов гиасынын зур ике ЯрЫНДВ уПф лмнш
Новгород каласы бар Урыслар аны «Великий Новгород* гип атаганнар Ш\ I Великий Новгород каласыннан Волхов елгасы агымы белән с\ агымына каршы унбиш чакрым чамасы үтсәң, бер хәрби гарнизонга барып житәссн Бу гарнизон—гусарларныкы Аны заманында татар каны катыш тынгысыз ут., дә урыс җанлы Александр Суворов салдырган Анын шулай икәнлеген ныклап
әйтәләр .
Гарнизон тозелә башлау белән, анын янындагы Александровка исемле урыс авылы ла үсә башлый Бирелә жан асраучы кешеләрне» күпчелеге патша хезмәтендә егерме биш ел гомерен уздырган, мылтык, кылыч тогып. кеше үтерүдән башка һөнәрне белмәгән һәм бетергә ... -сммәгән имле иллегә жзгтеп килгән, картая башлаган сотлат.ар г>с.«П.Ф ' чинар
артиллеристлар шн курган Тик матрос тар тынюа ............. . . . .. ... .чс
булганлыктай, патша әмере белә .......... ... буекаага яингет портларында клглырып
утыртканнар
Волхов елгасы ярына сузылган, кызыл кирпечтән салынган, гусарлар яши торган дүртәр катлы казармалар, ат сарае-конюшнялар уртада дүрткелле зур мәйдан ясап утырганнар.
Ат сарайлары артында тимерлекләр, ияр ясау остаханәләре. каеш эшкәртү өчен зур чаннарны җиргә утыртып эшләнгән алачыклар, зур-зур—егермешәр кеше сыярлык мунчалар тезелеп киткән. Казаннан чыкканнарына өч аи тулып килгәндә, инде солдат хезмәтенә алынган кичәге никрутлар шул Волхов елгасының ун як ярында утырган Кречевицы исемле гусарлар гарнизонына килеп җиттеләр. Атлы олаулар белән алып килгән утыз кешене арбалардан төшерделәр дә. биек такта койма буенда яткан юан, озын бүрәнәләргә тезеп утырттылар. Авылдагы «әбрәкәй» солдат хезмәтендә «туалет-уборная» икән. Мәүлетдин инде көн дә ишетелеп-сөйләнә торган «вставай», «садись», «иди», «бегом».« мать твою», «хлеб», «татарская морда», «гололобый», «чаплажка», «вода». «фельдфебель» кебек иң кирәк сүзләрне исендә калдыра алды. Кеше ишетмәгәндә үзе өчен генә дип кабатлый да иде. Акрын гына итеп. Чит-ят телнен яңгырашын үзе үк исе китеп тыңлый да, аптырый: «Бу хәтле ят-чит сүзләрне бу урыслар үзләре ничекләр итеп анлый алалар икән? Менә хикмәт!» Инде шул сүзләр ишетелгәндә нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлый да башлады. Мәсәлән, фельдфебель: «...мать твою!»—дип акыра башласа, Мәүлетдин анын яныннан читкәрәк тая...
Урысларның Мәскәү дигән күп чиркәүле калаларын узгач, Мәүлетдиннең чабаталары тузды. Арбадан аякларын салындырып утырган җиреннән мыек төрткән, инде үкчәләре дә тишелеп, салам олтыракларын урамга чыгарган, тарала башлаган чабаталарына карап-карап алды: «Беткән инде болар!» Чабаталарны салып, арба эчендәге саламга куйды. Йон оекбашлар өстеннән ураган киндер чолгауларны да, оекбашларын да салып чабаталары янына салды. Арба алдында яткан капчыгын үрелеп алды да, аны чишеп, эченнән бергә бәйләнгән өр-яна ике пар чабата тартып чыгарды. Әтисе үреп, тукып биргән чабаталар! Кызыл, ак төстәге юкәләрне аралаштырып тукыган. Әзер юкәне ике-өч көн ләгәндә, суда тотсан, ул кызыл төс ала. Дүрт кат тукыган, калын табанлы чабаталар иде алар. Юкәле Аклан юкәләреннән ясалган чабаталар бит алар!
Бармаклары чабата сырлары өстеннән узган чакта, Мәүлетдингә шул «юкәле Аклан» да үсеп утырган юкә яфракларының җилдә шаулаганы ишетелгәндәй булды. Авылны, туган якны сагыну иде бу!..
Бик кадерле булып тоелган ике чабатаны, кирәген бетте инде дип, ташлап китәсе килми иде. Шунлыктан, нәрсәдер эзләгәндәй, юл читендә үсеп утырган урманга карады, дүрт-биш аршин озынлыктагы пар чыршыга күзе төште. Юлдан читкә чыкты да, «бисмилласын» укып, чыршылар астына иелеп, кин булып җәелгән бер ботакны азрак күтәрә төште дә, хезмәт итеп тузган чабаталарны чыршы агачы төбенә салды. Йөгереп барып, инде байтак китеп өлгергән арбага утырды да, артта калган ике чыршы ягына, алар күздән югалганчы, карап барды. Янында утырган Микалай исемле чуаш анын аркасына, дусларча иттереп, учы белән сукты.
—Нигә ул чабаталарны, кызганмыйча, ташлап китәсең? Алып бар үзен белән гусарлыкка,—диде татарчалап.
Гәүдәгә уртача, үзе гайрәтле егет иде чуаш Микалай.
Великий Новгородтан бик ерак булмаган Кречевицы хәрби гарнизонына Казан ягыннан Микалай белән икәү генә килеп җиттеләр. Кызыл кирпеч казарманын арт ягында урнашкан агач йортның идәнендә җәйгән саламда йокладылар. Һәммәсе утыз дүрт кеше. Күбесе Серпухов дигән урыс каласы тирәсеннән җыелган урыслар.
Егерме бер яшенә кадәр Зәй-Каратаидан сирәк-мирәк кенә башка авылларның, яисә Бөгелмә каласынын базарларына гына баргалаган, ярминкәләргә чыккалаган татар баласы Мәүлетдин арбада утырып, Рәсәй
буйлап барды да барды Телләрен әле юньләп аңлап бетермәсә дә. урыс авылларын үтеп киткән чакларда карап, гыйбрәт атып, исендә калдырып барды. Эш вакыты, печән өсте, ә капка төбе саен көнбагыш чиртеп утырган салмыш ирләр, юан. симез хатыннар
Авыл урамнарында тигәнәк, кара әрем үсеп утыра, койма-читәннәр җимерек. Урыс ирләре дә, марҗалары да ярлы, ертык, яматмаган тишек ертык киемнәрдән, үзләре юньләп юынмаганнар, чәч-баш каратмаган, үзләренен дә, балаларынын да ач икәнлеге атлә каян күренеп тора
Килеп җиткәннен икенче иртәсендә «яна гусарларны» «пояъемЧ—дип акырып, маңгаеннан борыны аша иягенә кадәр сузылган кызыл-зәнгәр төстәге яра эзле фельдфебель уятты. Тавышы каты, корыч кебек чынлап торса да. анын йөзендә усаллык сизелми иде Башын култык астына тыгып, уятканны ишетмичә һаман йоклый биргән берәүне аркасына зур учы белән суккалап уятты.
—Вставай. сынок! Тиздән полк командиры килә Тавышы йомшак иде
Барысын да ишек алдына чыгарып, уртада урнашкан кое янына алып китте Барып җиткәч, «гусарларны» гиз генә карап чыкты да. Мәүлетдинне үз янына чакырды Кос сиртмәсендә асылынып торган зур тимер кыршаулы агач чиләккә, кое янындагы тирән агач улакка күрсәтте —Работай!
«Работай-нын эшләргә кушу икәнен белә иде инде Мәүлетдин Чиләкне сиртмәгә беркетелгән чылбырдан тотып, коега төшерде дә. улакка су тутыра башлады. Улак тулгач, биленә кадәр чишенеп ташлады да. шау шу килеп юынган иптәшләренә кушылды. Төнлә борча-кандалалар ашаган тәнем салкын кое суы белән рәхәтләндереп юды. киндер тастымалы белән кызарганчы ышкылы Юынмаганнары калмасын дип. «гусарларны- күзәтеп торган фельдфебель бармагы белән Мәүлетдинне үз янына чакырды —Фамилияң?
—Мәүлетдин Тохфәтуллин.
.. 1 - , > .... Г.ит ______________ И ми М1-ппи1>11 1>г 1Әк 1ӘОСН
— Ну-у. брат!—диде фельдфебель. —Син бит—Илья Муромеи Беләкләрен тоткалап карады Сорады —'Татарннмы?
ишегеннән азрак иелә биреп кара с. айгырны алып килгән гусар чыкгь
юк
1ӘКИ ЗЭПНУЛЛИН
—Петербургта- Патшага үзенен язган шигырьләрен укырга китте, диләр.
—Ярар инде. Петрович! Дагалыйк айгырны
—Ике көн болашып карадык бит инде. Аякларын бирми бит.
—Бүген бирер.
—Ай-Һай, бирерме икән?
—Бир-рер! Моны мин әйтәм сина! Гусар Данилов!
—Ай, әйдә! Дагалап карыйк тагын.
Кара айгырны станокка алып кереп, башын югары күтәртеп, шакартып бәйләп куйдылар. Ике арткы аякны бәкәлләреннән, тезеннән уратып баганага бәйләп ныгыттылар. Тимерче чүкеч, дага, кадаклар тутырылган тимер чиләген алып, айгырнын алгы аягы янына килде. Ул килеп җитә башлау белән айгыр ике колагын да шомартып, бармак озынлык ак-сары тешләрен күрсәтеп, бәйләгән нуктадан тартылып карады. Тик шакартып бәйләгән башын кузгата азмады. Тимерче айгырнын ун аягы бәкәленнән тотты да. күгәрергә итте Тик атнын аягы урыныннан кымшанмады да. Тимерче ат аягын тагын өскә күтәрергә итте, тик көче җитмәде. Станокнын икенче ягына чыгып атнын сул аягын күтәрергә маташты. Тик булдыра атмады.
—Ярар! Тукта!—диде гусар.—Без аны бүген акылга утыртырбыз.
Аннары тәмәке тарткан иптәшләренә борылды:
—Семен! Арканны бир әле монда!
Айгырны нуктасыннан тотып станоктан чыгарды. Калын каештан тегелгән нукта авызлыгы янындагы корыч боҗрага юан сүс арканнын бер очын бәйләделәр дә, айгырны тимерлек алдындагы зур. түгәрәк мәйданга атып чыктылар. Озын арканнын икенче очын таза гәүдәле бер гусар кулына алды. Айгырны алып килгән гусар киндер капчыктан тыгылып кыска саплы, уралган озын каеш чыбыркы чыгарды Гусар чыбыркыны җирдән бераз өстерәтеп барды да. һавага каратып селтәде. Мылтыктан аткан тавыш кебек, чыбыркы шартлады... Артында кара елан кебек сузылып яткан каеш чыбыркыга карап алды да, кин итеп кизәнеп, бернәрсә дә көтмичә басып торган кара айгырнын сыртына китереп сукты. Көтелмәгән сугудан айгыр башта азрак чүгеп куйды да, аннан арт аякларына басып, кешнәп һавага сикерде. Тик корыч авызлык анын ирен төпләрен яндырып дүрт аягына басарга мәҗбүр итге.Чыбыркынын икенче мәртәбә сыртын ярып сугуыннан айгыр алга ыргылды. Тартылган аркан аны түгәрәкне әйләнеп чабарга мәҗбүр итте. Чыбыркы туктамастан айгырнын сул як сыртын «эшкәртә» башлады. Гусар «чыбыркы остасы» икән, айгырнын сыртына суккан бер урында баш бармак юанлыгы булып тиресе бүртеп чыга башлады Дүрт түгәрәк үтүгә, айгырнын арткы ике боты арасыннан бүрек-бүрек булып ак күбек җиргә коела башлады. Ә гусар чыбыркынын йөрешен тизләткәннән тизләтте. Айгыр чыбыркы астында чабу тизлеген арттырганнан арттырып, арка үзәгенә кадәр кара тиргә батты. Тын алуы гыжлауга күчкәч, айгырны түгәрәктән алып чыгып, дагалау станогынын юан баганасына башын күтәртеп, баганага терәп, шакартып тагын бәйләп куйдылар...
Айгыр авыр итеп гыжлап сулый, бөтен гәүдәсе белән дер-дер килеп калтырый һәм куркудан урынында бертуктаусыз таптана, боргаланырга маташа иде. Чыбыркысын өстерәп, гусар бәйләнгән айгырга якынлашты. Кара елан кебек каеш чыбыркы гусар артыннан өстерәлеп килә иде. Айгырга җитәргә бераз ара калгач, гусар туктады. Сул кулы белән азрак җирәнләнеп торган мыегынын ике очын да бөтереп тәртипкә салды. Ун кулын читкәрәк сузып, кулбашы биеклегендә арткарак күтәрде дә, ныклап кизәнде. Башы юан баганага терәп бәйләп куелган айгырны кансыз рәвештә каеш чыбыркы белән кыйнау башланды. Бу вәхшилекне карап торган тимерче белән ике гусар, түзмичә, алачыкка кереп киттеләр Айгыр елау тавышлары чыгарып кешни-кешни, суккан саен артын сикертә биреп, пошкырды, кешнәде, арткы ике аягын бергә күтәреп һавага типте. Ә каешлы гусар, тәмам кеше кыяфәтен
югалтып, ерткычка әйләнеп, үзенен инде ни кыйланганын аатаүдан УЗЫП бара иде Койма буендагы бүрәнәдә утырган Ми кал ай чуаш чукына башлады Иисус Христус! Аллам! Мөхәммәт Пәйгамбәребез! Туктатыгы) бу үтерешне!
Башын аска иеп. айгырны үтергәнче кыйнаганны күрмәскә тырышып утырган Мәүлетдин торып аягына басты да. буйлы киндер ыштанын сул кулы белән арттан каккалап, чыбыркылы гусарга карап атлады
Ул чыбыркысын селтәргә әзерләнгән гусарнын КУЛ беләзегеннән эләктереп кысып тотты.
—Ты что-о, с-с-сволочь!—диеп еландай ысылдады гусар — Пшш-шаз во- он!
Мәүлетдин жавап биреп тормалы, чыбыркыны тартып алып жиргә ташлады. Гусар Мәүлетдингә кизәнде —Ах, ты! ... твою мать!
Мәүлетдин аны ике кулы белән эләктереп һавага күтәрде лә. станок чгына ыргытты Гусар «гых» дигәнрәк аваз чыгарып, арты белән җиргә барып гоште дә, мәтәлеп китте. Сикереп торып аякларына басты, тирә-ягына каранып Мәүлетдингә сугар очен берәр нәрсә эзли башлады Шунда, түгәрәк уртасында аркан очы бәйләү очен кагып куйган казыкка күзе гоште Йөгереп барып казыкка икс куллап ябышты да. аны какшата башлады Мәүлетдин кү зләрен казыкка ябышкан гусардан алмыйча, җирдә яткан чыбыркының сабын сәрмәп ун кулына алды Күп ат сыртлары үткән озын каен чыбыркы, ныклы ир кулына эләккәненә шатлангандай, сызгырып, һавада тавыш чьларып чажылдады Гусарнын арттан шома түгәрәк итеп киелгән ак төстәге ренгузы каеш чыбыркы сукканнан ярылып китте. Икенче сугу ялангач калган артнын тиресен ярып җибәрде Кып-кызыл булып кан атылып килеп чыклы Гусар акырып җиргә егылды. Тимер тоткан оч гусар алачык языннан Мәүлетдингә карап акыра-акыра йөгерәләр иде Мәүлетдин аларга табан борылды Чыбыркы тагын һавада чажылдады Кулындагы тимерне селти-селти акырын алдан йөгергән гусар, тимерен кулыннан ычкындырып, җиргә тәгәрәде Каеш чыбыркы анын йодрыгын кисеп кагы итеп китереп сукты Бармак тиреләре, кул сырты ярылып китте. Гусар каша баткан кулын ике бот арасына зы1ыи. чайкала-чайкала акыра иде. Анын артыннан иөгер1ән икс иптәше кире борылды, тимерләрен ташлап, алачыкка кереп бикләнделәр
Мәүлетдин айгыр янына килде. Атлаган унайга чыбыркы сабын күкрәгенә терәде, ә чыбыркыны артка салындырып куйды Кыйналып, кара тирзә баткан хайванга иркәләгән тавыш белән дәшә башлады
—Тынычлан, хайванкай! Тынычлан! Мин сине башкача беркемнән дә кыйнатмам. Тынычлан!
Учы белән айгырнын тирләп чыккан юеш муенына акрын зына изен берничә мәртәбә шапылдатып, аны иркәләп сугып алды Ьази бармагы белән айгырнын яшьтән юешләнгән күзләрен сөртте. Ике ко ык төбен, тамак .к зын кашып алды. Ат тынычлана төште. Мәүлетдиннең йомшак иркәләү танышын тынлап, анын сизгер бармакларының үзенә кагылганын тоеп, бу езпиен үзенә явызлык эшләми юрган җан икәнен анлап. айгыр к\рк\ зан ачуыннан туктала башлап, авыртудан шомарткан ике колагын зурайтып торзыиы ла авыр итеп сулады, аннан сон иркенләп пошкырып җибәрде
—Мсн-нә шула-ай! Курыккан чакта эчтә кднан һаваны чызарын җш , ш зрөк Ш\ I һава бе тән курыкканын я чыгып китсен һлпп «м—няй
^Үэеадйлвнгән арада ике ку.гзап атны баганага шакалын куизан зс «геинс чиште Атмын авызлыгын салдырды. Тезгенне Урталай бөкләп сул кулына
тотты да, айгырга дәште: ___ ___ __
-Әйдә. ДУС. йөреп кайтыйк азрак! [ют араннан җил үтсен оын азрак Без кайтканчы монда калзаннар ак ыштаннарын ямый торсыннар
Айгырны тезгеннән җитәкләп казарма ишегалдыннан капка аша алып чыга башлады. Капка янында тукталды. Озын чыбыркыны сабыннан тотып җилкәсеннән алды да, боҗра ясап җыйды. Артына, сулга, унга карап алды да җыелган чыбыркыны капканын юан баганасы төбенә ташлады. Инде тынычланып бетә язган кара айгырны җитәкләп Волхов елгасы ягына китеп барды...
Кара айгырга менгән Мәүлетдин кайтканда ишегалдында да, тимерлек алачыгы янында да беркем юк иде.
Атны бәйләп куйгач, Мәүлетдин станок янына барды да, тимерче тартмасыннан чүкеч, ике рашпиль, дүрт дага һәм уннан артык дүрткырлы дага кадагы сайлап алды.
— Микала-ай! Минем янга кил әле.
Мәүлетдиннең хәрби киемдәге гусарларны каеш чыбыркы белән кыйнаганын күреп, куркудан коты очып исемен дә оныткан чуаш үзен чакырганны башта аңламады. Анлагач, исәбе бармаска иде дә, тик үзе дә сизмәстән урыныннан тора башлады.
—Курыкма, дус!—диде Мәүлетдин.—Кил, айгырның аягын тотып торырсың Дагалыйк әле без бу хайванны.
Үзе атны учы белән сыйпады, сөйде. Башта муеныннан, аннан күкрәк, корсак тирәсеннән. Ат та иркә, яхшы кулга эләккәнен аңлады, тиресе йомшарды һәм егетнең кулы астында җылына башлады.
Куллар бәкәлгә җитә башлагач, айгыр ике колагын шомартып пошкырды. Мәүлетдин үзенең нәрсә эшләргә уйлаганын айгырга белдерергә теләп, сөйли башлады:
—Син бит инде гади ат түгел, сугыш аты булачаксың. Әййе. Шунлыктан сине дагаларга кирәкме? Кирәк. Менә хәзер син мине тынлап аягыңны күтәреп торырга тиешсен. Мин сине дагаларга тиешмен. Колакларыңны шомартма да, пошкырып мине куркытырга да маташма. Курыкмыйм мин синнән. Син дә миннән курыкма...
Уйлап кына, сакланып кына айгырның аңлавында шиге булмыйча, өстәде:
—Сине мин дагаламасам, тагын теге урыс гусары кулына барып эләгәсең бит син. Ә аннан син тере килеш әллә чыгасын, әллә юк!
Янында басып торган чуаш Микалай телгә килде:
— И-и, Мәүлетдин! Син әллә пу кайван аңлый тип уйлыйсынмы? Ә0 Жүләр пулма инде, син пит акыллы татар паласы инде...
Мәүлетдин чуашка карап елмайды да, кулына рашпиль алып эшкә кереште. Атнын бәкәленнән ике куллап тотып, анын аягын өскә күтәрә башлады:
—Күтәр, күтәр аягыңны! Күтәр дим бит, ишетәсеңме? Акыллы бит син, күтәр!
Айгыр башын ия биреп. Мәүлетдин ягына борылды да, ахак кебек сары күзләре белән ике куллап бәкәленә ябышкан егеткә карады да. ике мәртәбә акрын гына пошкырды Аннан сон кабаланмыйча гына. Мәүлетдин тоткан аягын күтәреп, аны тезеннән бөгеп, артка таба каратты. Тояк җайлы булып, өскә карап тора иде.
—Тот. Микалай дус! Яхшы итеп эшләп, без бу мәхлук җаннын аякларын дагалап куйыйк әле.
-И-и!—дип сузды Микалай —Мондый сихерне пезнең чуаш сихерчеләрендә дә күргән түгел. Син пит зур сихерче, Мәүлетдин. Ат та аңлый пит син сөйләгәнне. Инде мин дә куркам синнән. Гусарларны кыйнаган өчен сине нәстә эшләтәләр инде хәзер-> Атачаклармы? Ә?
—Тот инде, Ходай чуашы! Күп сөйлисен. Башладык!
Ун аякка дип ясалган корыч даганы кулына алды да, ат тоягына чамалап куеп карады. Айгыр яшь, шунлыктан тоягы бик үк түгәрәк булмыйча, азрак алгарак карап, очлаебрак үскән иде.
Мәүлетдин атнын иренен күгәреп тешләрен карады
—Өче тулып, дүрткә генә киткән әле бу хайван. Тоягы тагын үсәчәк « ю Өч-дүрт айдан яналан дагаларга туры киләчәк моны
Рашпильнын эрерәк тешлесен алды да. чаж-чож китереп ышкып, атнын тоягын дагасына таман килерлек итеп түгәрәкләп иги башлады Эшләгән унайга берничә мәртәбә даганы куеп, үлчәгәндәй иттереп, туры килгәнен чамалады Үз эшеннән үзе канәгать булып елмайды ла. рашгшльнен икенчесен, ваграк тешлесен кулына аллы. Түгәрәкләнгән тоякны шул рашпиль белән шомартып тигезләгәннән сон. даганы тоякка кадаклый башлады
Үзе оста булган кеше яхшы белә һәр эшнен үз жле. ү 1 хәйләсе була Бер караганда, ат дагалау да әллә нинди катлаулы эш түгел кебек бит инде Даганы ат тоягына чәпә дә, кадак белән как та куй Белеп эшләгән кеше алай уйламый. Әгәр дә ат тоягынын читләрен рашпиль белән аз алсан, кадак кага башлагач тояк читенен кителүе бар Күбрәк алып куисан. каккан кадагын тоякнын итле жиренә. мускулларына кереп китүе мөмкин Ат аяксыз катты дигән сүз.
Чуаш бик тә тырышып атны бәкәленнән тотып торды Ә Мәүлетдин атка иркәләү, мактау сүзләрен кызганмыйча мулдан сөйләп, анын алгы икс аягын дагалап та куйды. Дагалап бетергәч, алачык ишегеннән күренмәскә тырышын карап торган тимерче Петрович чыкты Мәүлетдиннен эшеннән җитешсезлек эзләп маташты Тик таба алмады.
Мәүлетдин кышларын әтисснсн туганнан туган Тимсргалн абзасы (үк- Тимергали, үзе тимерче!) янында эшләп, тимерче эшен дә ныклап өйрәнгән иде.
—Яхшы' Яхшы!—диде Петрович
Мәүлетдин, тимерченең биленә кыстырган чуар чүпрәккә кулын сөртте дә, Микалайга кушты:
—Син бу мәхлук жанны башка атлар янына алып бар да. ат караучылардан солы сорап алып алдына сал. Дагалагач, солы бирү кирәк
Атны алып китеп тә өлгермәделәр, казарма ягыннан полк командиры полковник Федин, эскадрон командиры Сокодкин һәм тылмач күрен к- ь*р Алардан берничә адым арттарак иртәнге дүрт гусар ат тын иде Анр астыннан килеп чыккан кебек пәйда булган фельдфебель Мүхнн *ина гусарларга» боерык бирде
— Будущие гусары! В две шеренги становись'
Ничек җитте, шулай тезеп чыкты да. тагын команда бирде
—Равняйсь! Смирно-о! Равнение налево!
Кабаланмый гына атлап килгән полк командирына каршы китте. I аф адымы белән, аякларын тездән катырып, каты итеп басып барды ы оч адым кала туктап рапорт бирде
— Вашс благородие! Яна килгән гусарлар сезнен каравыгызны кот.пәр Мунча, киемнәр әзер Себеркеләр сулы тасларда. Фельдфебель Мухин
—Вольно!
— Вольно!
Полковник аллыклл басып торган -яна гтеарир- юрксчсм* карап ашы -Мннсм гусарларны чыбыркылап кыйнаганы кайсысы Сафтан чыгар
—Тухфатх.гтин!
Мәүлет кырында басып торган Мнкалай таныш бирде
Фслидфсбель тавыш калган якка барып .............. ................ ... м .ымнан мпып
сафтан чыгарды ла. полк командирына таба карттан аркасыннан .пс
Мәүлетдин Тохфәтуллин тыныч кына, кабаланмыйча, каушамыйча .... .'он якка атлады олпат гәүдә пмцябтшт ««*•*
астында да калкып торган күкрәк, көчле, юан аяк-куллар—бар да тиешеннән дә артык иде егеттә. Полк командиры якынлашып килгән Мәүлетдиннән күзен ата атмады. Егет таза да. чибәр дә иде. Атлавы да жинел һәм анардан коч ташып торганны күрсәтә иде. Мәүлетдин фельдфебель белән бергә тукташы да. курку белмәс күзләре белән полковникка карап тора башлады. Полковник тылмачка таба башын аз гына борды:
—Сора әле бу гололоб... э-э-э... Сора әле. ни өчен ул гусарларны чыбыркылап кыйнаган?
Мәүлетдин тылмачның татарчалап сораганын тынлады да. жавап бирде: Айгырны, үзләре дагалый алмаганга ачулары чыгып, чыбыркы белән каты итеп кыйный башладылар. Шул вәхшилекне карап торырга йөрәк тә. баш та чыдамый башлады. Мин аны туктатырга гына иткән идем, ә ул суга
башлады...
—Син килеп кысылмасан. алар атны дагалаган булырлар иде.
—Юк. булдыра алмаслар иде. Чөнки мондый айгырны тик иркәләп, үгетләп кенә дагалап була.
—Күрсәт!
—Нәрсә күрсәтим?
—Әйткәч, дагалый да беләсеңдер. Дагала. Иркәләп!—Полковник Мәүлетдиннән көлгән кебек елмая иде. Мәүлетдин ике кулын ике якка жәя биреп, бөтен битен балкытып елмайды. Казыкка бәйләнгән хәлдә тыныч кына басып торган айгырга карап алды, тагын елмайды:
—Айгыр дагаланган инде. Ике алгы аягы да.
Тылмачның тәрҗемәсен полковник аңламады, ахрысы. Сорады:
— Ничек инде дагаланган?
Мәүлетдин, тылмач сорагач, тагын жаваплады:
—Дагаланган дим бит инде. Ышанмаса. барып карасын айгыр янына.
Полковник тылмачны тынлады да. кулындагы стек белән кара күн перчаткаларын тылмачка тоттырып, айгыр янына китте. Мәүлетдин белән тылмачны үзе белән барырга чакырды.
Барып җиттеләр. Полковник айгырның колакларын шомарта башлаганга игътибар итеп тормады. Ун кулынын учы белән айгырнын муенын сыйпады да. тыныч кына итеп әйтте:
—Тыныч кына! Басып тор!
Иелеп, айгырнын сул аягын тезеннән түбәнрәк җиреннән тотты да, өскә тартты. Айгыр, бик күрәсең килгәч, күр инде дигәндәй, аягын күтәрде. Полковник тояктагы даганы бармаклары белән кармалап та. баскалап та карады. Дага шәп утырган иде. Икенче аякны да карады да. турайды. Тылмач белән Мәүлетдинне ияртеп, полковник кире саф янына килде. Туктады. Тылмач кулыннан стек белән перчаткаларын алды да.боерык бирде:
— Башбаштак гусарларны биш көн буена конюшняда. чираттан тыш. ат бугы тазартырга куярга. Яна килгән ... э-э... булачак гусар...
Тылмач пышылдады:
—Тухфатуллин!
— булачак гусар Тухфатуллинны, гусарча киендергәч, беренче эскадронга тәгаенләргә. Хәзергә ана бер жәза да бирмәскә. Чонки әлегә анты юк. Безнен ана карата киләчәк мөнәсәбәт үзенен тәртибенә, эшчәнлегенә карап булачак... Ә хәзер яна килгәннәрне—мунчага! Чәчләрен алыгыз, кырыгыз Киемнәрен иске кием җыйгычка илтеп тапшырып, акчасын үзләренә бирегез.
Башларын иеп. күнелсез генә басып торган гусарларга кисәтеп әйтте.
—Татариннан үч алырга уйламагыз да. Беренчедән, бу татар—чын ир-егет, икенчедән, сез ничәү генә тотынсагыз да. аны ала да. сала да алмаячаксыз. Чөнки ана Алласы иксез-чиксез көч-куәт һәм тәвәккәллек биргән. Өстәвенә, анарда батырлар йөрәге...
Мунчага, мунчага!—дип өстәде дә. итегенә стек белән сута-сута юпеп тә барды. ■ •
Эскадрон командиры фельдфебельгә боерык бирле
-Мунчага алып кит! Киендер' һәрберсенә кием, итек таман булсын Үзен беләсең, сине өйрәтәсе түгел. Бүген мунчада чәчле, ионлы җирләрне кырып бетерегез—бет кермәсен казармага Чолгау урап, итек кия белү ин мөһиме— аяк уелырга тиеш түгел Чолгау дөрес уратса, гусар бар Дөрес итеп уралмаса— гусар юк дигән сүз! Аңлашылдымы9
—Так точно. ваше благородие! Бала ураган кебек итеп урарга өйрәтербез!
Өчәрләп тезелгән тәртипсез өер булып, фельдфебель командалыгында мунчага киттеләр...
Мунчадан хәрбиләрчә киенеп чыкканнан соң. «яна гусарлар* бср-бсрсен таный алмыйча, исемнәрен әйтеп эзләштеләр, көлештеләр Нык үзгәртә икән кием кешене.
Китте хәрби күнегүләр Казарма гормышы башлангач кына аңладылар яна гусарлар: алар, хәрбиләрчә әйткәндә, хәтта йөри дә белмиләр икән' Гусар тормышы аларны иртән үк «подл>ем!» белән зләктереп ала да. кич «отбой» белән тәмамлана. Ятакка барып тәгәрәгән көенә гусар тирән йокыга да чума. Хәтта төш тә күрмичә йоклый
Кара айгырны дагалаганга өч көн үтүгә эскадрон командиры Тохфәтуллин Мәүлетдинне ат абзарына үзе алып керде. Ике яктагы араннарда ат лар тора Уртада калдырылган коридор кебек җирдән командир Мәүлетдинне бер аран янына алып килде. Мәүлетдин, ярым караңгы бүлеккә җентекләбрәк карады да, шатланып көлеп куйды (Сүзләрен елтыратып, ана таныш кара айгыр карап гора иде Таныган Мәүлетдинне—шуна тавыш биргән Айгыр, пошкы рып, алгы ун аягының дагалы тоягы белән так-ток китереп такта идәнгә тибә, урынында таптанып та ала. Капитан, елмаеп, айгырнын сыртына учы белән сукты:
—Бу айгыр сина, Тохфәтуллин! Полковник боерыгы'
Урысча булса да. барысын да аңлады Мәүлетдин Айгырга куанып карады Урысча сукалады —Ыспачиба, гаспадин капитан. Хоруший гусар будим Капитан гусарның иненә кагылды да. көлде —Гусарларны кыйнама башкача. Гауптвахта булыр.
—Вахта ни пада. Гусар Мәүлет будит харуший Түлке харушии Өч ай чамасы үтүгә. Мәүлетдин ярыйсы гына урысча сукалый иде инде Гусар хезмәте Мәүлетдингә жинел бирелде дип әйтеп булмый Ин аныры чабып барган ат өстеннән, фехтование дип аталган ысул белән кылыч селтәп чабарга өйрәнү иде. Башта, кылыч урынына, шунын озынлыгындагы гамк тоттырдылар Мәүлетдиннең кулына Шу л гаяк белән а1 өстендә чабып барганда ике якла басып торган кеше карачкыларына сугарга кирәк Иоз аршын чамасы араны чабып узганчы ике якта егерме карачкы басып тор;» Һәрберсенең башына гусарларның иске киверс киерелгән Шуларны син таяк-кылыч белән сугып төшерергә тиеш. Ун яктагы карачкыга суккач та «кылычны* яисә су I ку на күчереп сугасын, яисә сул якка янтая биреп борылып ун ку л белән юндырасым Беренче мәртәбә Мәүлетдин тик алты гына карачкының «башын чаба* алды Шулай гына булса да, икенчегә чабарга дип әйләнеп килгәч, капитан мактады аны: ,.. ,
—Молодсц, Тохфәтуллин! Беренче керүгә алты баш күп санала > I Маюдси —Лушат бистра бижиг бит! Бистро учин! (
—Тагын да тизрәк кирәк! Сугышта гере каласын килсә I изрәк Атна үтүгә гусар Тохфәтуллин егерме карачкының берсен дә «гере калдырмыйча» башларын чаба иде инде Мәүлетдинне мактатан кашлан яным., бера, аптыраган вахмистр е |м .см хи ис > . ак к-на Мау киин хы шч « ыи чанкай икс киверны алып килми Киверлар икесе да урталай окианиар
—Господин капитан! Бу татарин киверләрне шулай чабу белән чапса, бер атнадан бетәчәкләр алар безнең.
Капитан киверләргә карап алды да көлде:
—Чапсын! Табарбыз иске киверләрне! Күрше полктан алырбыз. Менә, господин вахмистр, күз алдына китер инде, шундыирак кивер эчендә дошман башы дип. Ә?!
—Ходай сакласын анын кулындагы кылычтан!
Ярты ел чамасы үтәр-үтмәстә Мәүлетдин Төхфәтуллин полкның ин шәп гусарына әйләнде. Ул сугыш өчен атларны өйрәтә торган плацка кара айгырын менеп чыкса, хәтта күрше полк әфисәрләре һәм гусарлары да, корпус командиры генерал Барклай де Толли кушуы буенча «как татарин джигитует» иткәнне карарга дип җыелышып киләләр иде.
Барклай диңгез эчендәге Шотландия дигән утраудагы илдән килеп, Русия армиясендә хезмәт итеп, офицердан генерал булган шәхес. Гусар халкын юк-бар, вак-төяк белән изаламыйча, үзе кирәк тапса гауптвахтаны, шпецрутенны (кыйнау таягы) кызганып тормыйча, үз корпусында һәрчак «тимер тәртип» тотты. Ул командалык иткән хәрби частьларда урысча килделе- киттеле хезмәт итү. эчкечелек, ялкаулыкның эзе дә булмады. Күп хезмәт итсә дә, мона кадәр татар Мәүлетдин кебек гусарны күргәне юк иде әле. Кара айгырына атланып плацка чыкса, аты белән бербөтенгә әйләнә! Атка менгән көенә йөгән тезгенен ияр кашагасына кидереп куя да, ат өстендә кылыч белән эш итсенме, яисә зур тизлек белән чапкан атнын ияре өстеннән унга яисә сулга «егылып китеп» юкка чыксынмы, яңадан ияргә күтәрелсенме, чапкан аттан җиргә сикереп төшеп тагын ияргә сикереп менсенме—шуларнын барысын да ике полк гусарлары бер генә тавыш та чыгармыйча, күзләрен ала алмыйча сокланып карап торалар. Ин алда, күн йомшак кәнәфидә күмелеп генерал Барклай де Толли үзе утыра. Мәүлетдиннең иярдән «егылып төшкәненә» кычкырып җибәргәннәр ягына Барклай кул гына селти—берничә минут үтүгә кеше арасында үзенен теленә хуҗа була алмаган гусар сак астында гарнизон гауптвахтасына китеп тә бара: тәртип, һәр җирдә тәртип!
Бер чыгышында бик тә оста «джигитовать» иткәннән соң, тирләп-пешеп ат өстендә утырган гусар Мәүлетдин Төхфәтуллинны кәнәфи алдына аты белән бергә бастырып куйдылар. Генерал ишарәләде—Мәүлетдин атыннан сикереп төште дә. «строевой шаг» белән каты итеп атлап килеп генерал кәнәфие алдында «во фронт» басып үрә катты. Җәһәт кенә, матур итеп кивер козырегы янына ун кулын китереп честь бирде һәм «доложить» итте:
—Ваше высокородие! Гусар Мәүлетдин Төхфәтуллин сезнен боерык буенча килде!
Олпат гәүдәсен кабаланмый гына кузгатып, Барклай кәнәфидән тора. Шулай ук кабаланмый гына атлап, бик җентекләп карый-карый, Мәүлетдин янына килә дә, урап, анын басып каткан гәүдәсен карап чыга. Гусарның тирләп чыккан йөзенә, коңгырт күзләренә карый да, сорый:
—Син тумышын белән кайсы яктан, гусар?
—Казан губернасыннан, ваше высокородие!
—Русский?
—Никак нет! Нит урыс! Татар мин!
—Һм! Татар?! Ә ни өчен гәүдән бик зур? Татар бит ул кысык күзле, кечкенә гәүдәле, кәкре аяклы булырга тиеш.
Мәүлетдиннең күзләрендә очкын уйнап ала, авызы елмаеп ерыла:
—Мин үзебезнен авылда гәүдәгә ин бәләкәйләрнең берсе әле.
Барклай да егетнең шаяртканын аңлап елмая:
—Әйт әле, татар егете! Тезгенне тотмыйча, син ничекләр итеп айгырны
үзенә кирәкчә чаптыра, бора, сикертә, туктата беләсен? Шпорны да сирәк кулланасын.
—Мин аны бик яхшы карыйм Юам. тазартам, ашатам, иркәлим Кул күтәреп сукканым юк. Аннан ул бик тә акыллы жан—кеше телен анлыи Мин аны татарча сүзләрне аңларга өйрәттем. Кирәкне мин ана татарча әйтәм— ул үти.
Барклаи гусар алдында баскан хәлдә аны бик бирелеп тынлыи Хәзерге Англиянен төньягында урнашкан Шотландиядә туып-үсте ул Шотландия— үз иреге өчен берничә гасырлар Англия короленә каршы сугышкан ил Анын һәрчак үз короле булган. Барклаи де Толли үзе баи пир нәселеннән Үз иреге белән килеп Русия патшаларына тугрылыклы хезмәт итеп, зур генерал дәрәжәсенә ирешкән кеше ул...
—Син. димәк, үзеннен айгырына татар сүхтәре белән дәшәсен һәм ул шуларны үти?
—Так точно!
—Ә нигә урысча әйтмисен айгырына'* Ул бит урыс айгыры
—Милләте булмый хаинаннын Ат ул. айгыр' Аннан сон мин үзем урысча начар беләм.
Барклай уң кулын сузып Мәүлетдиннең сул кулбашына ике мәртәбә акрын гына сукты да. үзенең канәгать икәнлеген белдерде:
—Молодеи! Чын егет син! Чын'
Артына борылып бармагы белән адъютантын чакырып алды
-Бу егеткә бүләккә алтын белән ун тәнкә акча бирегез! Шулай УК полк командирына да унбиш тәнкә бүләк! Эскадрон командирына—ун. вахмистрга биш! Бик шәп гусар әзерләп өлгерткәннәр Кыска гына вакыт эчендә Молодцы!
1805 елнын 14 июнендә Пруссиидә Фриндланд дигән урында француз гаскәрләре үзләренен императоры Наполеон Бонапарт җитәкчелегендә Россия армиясен тар-мар итеп ташладылар Жинелгән Россия Франиии белән тынычлык солыхы төзергә мәҗбүр булды
1805 елнын 7 июль конендә Кончыгыш Пруссиядә Неман елгасы ярында утырган Тильзит исемле калада Фран.гия һәм Русия императорлары солых тозу максаты белән очрашалар
Неман елгасының нәкъ уртасында юан арканнар белән ныготлганлжцн артык якорьларта утыртылган пр сал су остсндә тора Елганын икс арыннан Вср аршын чамасы калкып торган ,'акта ^сстатар нштәтттән Императорлар сал остсндә очрашалар, күрешәләр, бнк тә матур итеп елмаешалар Г^р-берсенә һәм очрашуны бапиап. ^ ^
кепәләп ШУЛ едглла ике ил арасында тынычлык солыхы төялеп агы икс
импер.ггор тарафыннан кул куела, мөһерләр басылд^Г^У™п алынган Голых буенча Россия Европала Франпия тарафыннан яулап .чышан
^шюитар ирсГюк н?үне ике нл бср-бсрсен «хшы антынлар
Тынычлык ^“^^^^р^^уР^м^гышм^ышна^тык-талек җыю, гаскәр туплау, яна корал ясау пәм
ЕК Гниг .............. ....................................
Чехия җирендә. Моравняаа Аустер-лии кал
Россия императоры Александр I нен исәбе—австриялеләр белән килешү төзеп. Наполеонны тар-мар итү һәм Россиянең яулап алу сәясәтен Европа эченә кертеп җибәрү.
Ноябрь аенда, Кутузов җитәкчелегендәге урыс армиясе Моравияда (Чехия) Наполеон җитәкчелегендәге француз көчләреннән сугыша-сугыша котылырга тырышып. Ольмюц исемле урында оборона өчен унайлы позицияләрдә урнаша. Наполеон үзенен таралып урыс-австрия армияләрен кысып килгән гаскәрен, бер урынга туплау өчен, Брюнин (Брно) дигән җирдә тукталып лагерь кора. Хәйләкәр, хәрби сугышлар остасы бөек француз полководецы Наполеон үзенә каршы союзникларны оборона өчен ныгытылган позицияләреннән алдалап чыгарырга тырыша башлый. Наполеоннын яшерен боерыгы буенча дошман белән бәрелешләрдә французларга таркаулык, курку, оешмаганлык күрсәтү фарыз ителә һәм ничек кенә булса да каршы торучы союзникларда французларда җитәрлек көч юк дигән уй тудыру кирәк була.
Бонапарт тарафыннан союзникларга җибәрелгән француз армиясенең генерал-адъютанты француз императорының көч ягыннан зәгыйфь икәнен күрсәтергә тиеш була. Һәм ул шул бурычны яхшы итеп үтәп кайта да. Шул ук вакытта Наполеон урысларга сиздерми генә австриялеләр белән солых төзү турында сөйләшүләр башлый...
Союз командованиесендә, французларның зәгыйфьлегенә ышанып, аларга һөҗүм итәргә карар кылына. Русия императоры Александр I дә һөҗүм яклы була. Урыс полководецы, Русия гаскәренең башкомандующие фельдмаршал Кутузовның холкында бик зур җитешмәгән ягы була. Ул патша сараендагы көрәштән, гайбәтләрдән читтә тора, аларга катнашмый һәм беркайчан да патшаның әмеренә каршы төшеп, үз фикерен тормышка ашырырга омтылмый да, тырышмый да. Үзенен дөреслегенә ышанган чагында да, ул патша фикеренә каршы чыгарга үзендә көч таба алмый. Патша Александр I «Һөҗүмгә»!— дигәч, Кутузов каршы чыкмый, сүзсез риза була.
Генерал Багратион җитәкчелегендәге урыс гаскәрләрендә Мәүлетдин Төхфәтуллин хезмәт иткән гусар полкы да була. Атаканың башында торган гусар полкы Вишауны алганнан соң, Брюннага һөҗүмен дәвам итеп, алга ыргыла. Вишаудан чыккач, урыс гусарлары маршал Лан кавалеристлары белән очрашалар. Китә ат өстендә кылыч сугышы. Бәрелеш вакытында французлар сөрән салып сугышуларын көчәйтәләр. Аларга өстәмә көчләр килеп кушыла Бу инде Наполеон тарафыннан җибәрелгән шатлыклы җиңү хәбәре белән бергә өстәлгән француз кавалеристлары була. Урысларның гусар полкы французларның атлы сугышчылары тарафыннан уратып алына. Урыс кылычыннан бик күп француз кавалеристлары үз үлемен таба. Тик гусар полкынын да яртысыннан күбесе туракланып ташланган була инде. Үзе янында тупланган гусарларны полк командиры соңгы атакага чакыра. Кылычын баш очына күтәреп акыра:
—Гусарлар! Безнен һөҗүм атакасы туктатылды. Ярдәм юк безгә! Кире борылыйк! Бәлки үзебезнекеләргә бәреп чыгарбыз! Беренче эскадрон безнен чигенгәнне каплап, арьергард булып сугыша! Атакага, гусарлар!
Чолганыштан чыгарга омтылып, атакага ыргылалар. Блашовиц авылына житәрәк, полкнын калдыгын ике яктан француз кавалеристларының куе болыты һөжүм итеп камый башлый. Кылычын баш өстенә күтәреп, полк командиры полковник Федин үзенен батыр гусарларын соңгы атакага алып китә. Боҗраны бикләргә Мюрат җибәргән француз кавалеристлары урыс гусарлары белән бәрелешәләр. Кылыч сугышы җан ачуы белән бара. Арьергардта килгән ярты эскадрон гусарлар полк калдыгын уратып алган французлар боҗрасы тышында калган була. Арттан китереп французларга
бәрәләр. Байтак француз башлары оча гусарлар кылычы астында. Французларга яна көчләр өстәлгәннән-өстәлә.
Ун-унбиш минут чамасы үтүгә, урыс гусар полкыннан егермеләп кенә тере гусар кала. Алар һаман да сугышуларын дәвам итә Шул гусарлар арасында Мәүлетдин Тохфәтуллин да бар. Ул барлык гусарлар арасында мәһабәт гәуләсе белән аерылып тора Ялан баш. канга буялган ак күлмәктән Чабата белән иген ындырында иген суккандагы кебек, анын өстеннән бу күтәрелә Арыган, җәрәхәтләнгән гусарларны французлар боҗра ясап уратып алалар Алар да сугышып арысалар да. боҗра уртасындагы гусарларга исләре китеп карап торалар. Берсе туры кылычы очына ак әләм кисәге элеп атгарак чыга
— Император Наполеон әмере белән сезгә, әсирлеккә бирелсәгез, тормыш бүләк ителәчәк. Сез батыр гусарлар, туктагыз, ташлагыз кылычларыгызны' Әгәр бирелмөсәгез без сезне юк итәчәкбез! Сез чолганышта! Бире кгеэ!
Командирлар үлеп беткән иде I усарлар уртада торган Мәүлеткә карын ир Мәүлетдиннен күләгәсе кебек аңа ияреп сугышкан гусар—чуаш Микатай телгә килә:
— Мәүлет! Син ин батырыбыз, гайрәтлебез! Син нәрсә әйтсен, без шуна ризабыз! Хәзер син командир'
Мәүлетдиннең көчле тавышы янгырый
—Гусарлар! Минем тәкъдим—атака! Әсирлеккә төшкәнче.—үлем'
Берләм булып эләктереп алалар
—Үл-ле-ем! Үле-см!
Берничә минут үтүгә, гусарлар француз кылычлары астында юкка чыгалар Тик канга буялган ак күлмәкле, кара айгыр өстендәге Мәүлетдин генә ягы ялгызы французлар белән сугыша Якын килгән һәр франт \ Мәүлетдиннен елтыр кылычыннан башсыз кала, яисә урталай өзелә Акырышкан франт чар арасында озын сонге тоткан ггке француз кавалеристы күренә. Өч француз уртасында кылыч белән алышкан Мәүлетдиннен артыннан сонге белән кадыйлар Кылычын сугарга дип күтәргән Мәүлетдин иярлән ычкынып китеп, гөрселдәп җиргә барып төшә Хуҗасын иярдән югалткан кара айгыр ачыргаланып кешнәп җибәрә, арт аякларына басып г.иыгг кешни ь» французларның атларына бәрелә-сугыла боҗрадан чыгып чабып китә
Французлар, кулларын җәеп, җирдә яткан батырны уратып аталар
—Батырмын батыры!—ди француз офицеры, кылычын кынысына пага тыга.—Илләмө дә оста, батыр сугышчы икән! Сонге белән көчкә атлык'
Хәбәр белән җайдак килеп житә
—Тулы җинү-ү! Дошман юк ителә, кача!
Кояш болытлар, төтен арасында. Карангы төшеп, кич бу ла башлаган вакыт Еракта французлар быргыда «отбой* уйный
1812 ел Гыйнвар аенын чатнап торган сагкын бер көнендә бик елгыр алмачуар айгыр җигелгән жинел чана Бөгелмә каласына килеп кер.- төньякка караган, калын имән такталардай ясалган ачык капка янында *кш карагы итеп буялган шлагбаум кырында кулына озын штыклы мылтык юткай култык аегы сүтелгән ак толып кигән, шулай ла ярыйсы гына оигстөн >><м яшьтәге мыеклы еоллат таптама Шлагбаум янышта гуыау белә" чанами таю гәүдәле Оер ир таша, солдат янына иш Урыечалагып сорый
-ЗдорОВО, .. .......... .... ...... уяр Ч .ьмщ урыным ....... « -^1»» .
Солдатмын кулына тур түгәрәк мм„ тоттыра Тегене» .............. --.ырд „м ми
кулына алып сындыра да башлый. Ул-ач Ип* сыныгы готтан уи м«
,иәЕ"!2!'«| ............... .... ...... .. яр» <апУм
чытарсың Шүот .... ................................ »<........... ... "»»«
ягында кызыл кирпечтән салган ике катлы йорт булыр. Шул инде—сезне җыйный торган урын...
Кузгала башлаган гусарның артыннан әйтеп тә кала:
— Ипиен өчен рәхмәт сиңа!
Гусар туктала:
—Постоялый двор кайда?
—Шул чиркәүгә каршы мәйданның икенче ягында гына.
Чанада толып киеп утырган энесенә дәшә гусар:
—Әйдә, Нигъмәтулла, кузгал! Башта постоялый дворга керик, урнашыйк. Жингән белән син шунда калырсың. Атка да урын табылыр. Сезне урнаштыргач, мин китәрмен казармаларын эзләп. Патша хезмәте качмас!
1804 елда ак патшаның гусар полкына хәрби хезмәткә эләккән Мәүлетдин Төхфәтуллин була бу таза егет...
Аустерлиц янындагы сугышта урыслар ягыннан үлгән, яраланып сугыш кырында ятып калган халыкның исәбе 21 меннән артык була. Австриялеләр— 6 мең кешесен югалталар. Французларның югалтуы 12 мен чамасы була... Союзникларнын сонгарак калган дүртенче колоннасы ярдәмендә Кутузов тоташ тар-мар булдырмыйча, таркалган гаскәрнең бер өлешен генә Працан калкулыклары артына—Аустерлиц—Раусниц сызыгына чигендереп коткарып кала. Шуна да карамастан, союзникларнын тар-мар ителүе бик ныклы була...
Карангы төн канлы сугыш кырын үз кочагына ала. Факел яндырган француз солдатлары яралыларны җыеп, сугыш кыры буйлап эзләнәләр, үзләренең яралы иптәшләренә ярдәм итәләр, аларны лазаретларга озаталар...
Наполеон Бонапарт төнгә каршы, бәрелеш тәмамлангач, гадәте буенча, атка атланган хәлдә сугыш кырын карап чыгарга була. Күп сугышлар үткән, хәрби карьерасын Франция императоры дәрәҗәсенә кадәр үстерә алган элекке артиллерия офицеры бүгенге җиңүдән соң тыныч кына яу кырын карап килә. Гаскәре дошманныкыннан 12 меңгә ким булуга карамастан, ул бүген дә җинүгә иреште. Ходай тарафыннан бирелгән гениаль сәләтенә таянып иреште ул җинүгә...
Шау-шуга игътибар итеп, император атын шунда бора. Императорның бер төркем солдатлары түгәрәк ясап басканнар да, акрын гына сөйләшәләр. Үзләре түгәрәк уртасына текәлгәннәр. Император атын солдатлар артында туктата да, сүзсез генә түгәрәк уртасындагы могҗизага карап тора башлый. Императорны күрмәгән французлар да сөйләшүдән туктап калалар. Чөнки түгәрәк уртасындагы күренешкә карап тынмыйча мөмкин түгел...
Анда чем-кара айгыр дүрт аягын да бөкләп, корсагына яткан. Урыс гусары атнын ияренә ике куллап ябышкан да, олпат гәүдәсен ияр өстенә өстерәргә маташа. Ак күлмәге аркасындагы зур, ертык җәрәхәттән канга манчылып каткан. Гусарның көче дә, хәле дә юк—ул туктап тора да, тагын ияр өстенә тартыла. Кара айгыр башын борып хужасына карый, акрын гына пошкырып куя, кешнәгәндәй авазлар чыгара. Бөтен гәүдәсе белән гусар ягына авышкандай итә. Тик хуҗасының көче юк. Ул хәлсез башын ияргә терәп һушын җуя ахрысы—хәрәкәтләнүдән туктый. Шулчак Бонапарт телгә килә:
—Хуҗасын алырга килгән бу тугрылыклы хайван. Гусарның яраларын бәйләгез. Урыслар лагерына илтегез! Батыр гусарга, батыр дошманга безнен яктан зур хөрмәт күрсәтелергә тиеш! Атын да калдырмагыз.
Гусар—татар егете Мәүлетдин Төхфәтуллин. Бер сәгать чамасы узуга, дүрт француз солдаты урыс лагеры янындагы гусар дозорына батырны китереп тапшыра. Айгырны җитәкләгән француз офицеры урыс дозорына честь бирә:
—Француз императоры Наполеон батыр гусарыгызны сезгә китерергә боерык бирде. Виват гусарга! Атын да алыгыз! Хуҗасын ташламады.
Урыс дозорынын дүрт гусары атларыннан төшеп, Мәүлетдин һушсыз яткан ятакны күтәрәләр дә, учак янган лагерь ягына, Працан калкулыгына атлыйлар. Дозор начальнигы, ияреннән төшмичә генә, французларга честь бирә...
Мәүлетдиннең аркасында—канлы тур яра. Анын җуйган егетне лазаретка кертеп салалар. Яраларын юып тазарталар Күкрәген, аркасын ак чүпрәк белән урыйлар Яра тәңгәлендә зур түгәрәк тишек ясалган такта ятакка салалар. Айдан артык лазаретта яткач. Санкт-Петербургка хәрби госпитальгә озаталар батыр гусарны. Башкалага барып җиткәнче диярлек Мәүлетдин ныклап һушына килә алмый Олы, кече тәһарәте астында була. Гусарны карарга лазаретта куелган карт фельдшер—бик тырыш һәм миһербанлы Эшен дә яхшы белә
—Бу гусарны император Наполеон үзе безгә бирде Батырлыгына сокланган ул гусарнын Шунлыктан, бу гусар үләргә тиеш түгел!—диләр ана.
Петербургка житәрәк, йөз чакрымнар чамасы калганда, Мәүлет анына килә. Кургаш тосендәге болытлар агылганга озак карап бара ул Болытларга карау—балачактан калган гадәте Зәй-Каратай авылы каршындагы Каравыл Тау башына менәр иле дә. шунын ин түбәсенә ятып озак-озак згтеп күзегә аккан болытларга карап ятар иде «Кая агыла бу болытлар'1 Нигә җиргә егылып төшмиләр алар? Яисә киресенчә, нигә очып күккә югарыга менеп китмиләр? Яңгыр явар алдыннан нигә кара-кучкыл, күгелҗемгә әйләнәләр’ Ә инде ингыр яумаган көннәрдә ни өчен акка әйләнеп күпереп кабаралар, күктә күчеп Йөрүдән туктыйлар0 Я иген каян чыга0 Нигә башта яшен ү к ут булып күренә, җиргә үрелә, аннан сон гына күкрәгән тавышы килеп җитеп безгә ишетелә?»
Менә инде ул салмак кына тәгәрәгән арбада зур толып белән өсте ябылган хәлдә каядыр китеп бара. Кузгала башлаган саен аркасындагы ярасы, бөтен гәүдәсен хәлсезләндереп, сызлап авырта. Башы сызлый һәм вакыт вакыт күз аллары караңгыланып гусар аңын югалта. Арба акрын гына чайкатып. Мәүлетдинне бишектәге кебек иттереп тирбәтеп тагын анына китерә I усар яткан арбаны тарткан икс бурлы бия бер унайга атлыйлар да атлыйлар Кузлада утырган зур якалы чикмән кигән кучерга ныклап әйтелгән лгларны атлатып кына алып барырга, юыртуга күчмәскә! Яралы батыр гусарны селкетергә ярамый!
Санкт-Петербург госпиталендә Мәүлетдин алтын көз җиткәнче дәваланып ята. Алтын күзлекле карт яһүд табибы карый аны. Кәкре буынлы бармаклары белән тоткалап, кысып, төрткәләп озак тикшерә аркадагы өзгәләнгән «ур яраны. Үзе әллә нинди теллә акрын гына сөйләнә лә сөйләнә Берничә кон кереп, һәр кергәнендә ике. оч сәгать Мәүлетдин янында утыра Кем > I. тумышы белән каян, туганнары, әти-әниес бармы7 Өйләнгәнме, юкмы Гусарлыкка ничек килеп эләккән?
Өченче мәртәбә керүендә Мәүлетдинне анадан тума чишендереп. ■орышын тоташы белән сәрмәп. суккалап, баскалап кыскадан тогын карал чыкты. Җенси әгъзасына күзе төште Бераз карап торды да. сорады
—Син мөселманмы’7
—Мөселман!
—Мөселман булгач, син «Бисмилла-ны беләсеңдер инде
—Әгүзе билләәһи-минәшшәйтаанир-ражиим. бисмилләвһир-рахмәәнир
рохиим
Карт табибның иозе бик җитди иде Яраланганнан сон лазаретта күпме яттым дип сорады
- Ьс |мнм Бәрелеш ноябрьмен егермесендә булпн иле Шуннан сон ымда нәрсә булганын мин хәтерләмим Мин әле «а*Д»
—Санкт-Петербургта, хәрби госпитальдә
—Ә ай нинди?
—Февраль башьСЭбнг ............ .... арба белән клып кипләр могсы
К.п,ә н.х.сә ...рн» ...игм г.:.;1,;'
ясалган. Әгәр сине чана белән китерсадәр. казы * синен үлеп калуын да бар иде
5. .к ».1*1
Мәүлетдингә карап бераз уйланып утыргач, акрын гына янә сөйли башлый:
—Сөңге белән кадаганнар сина. Үләсе булгансың. Тик кадаган чакта синең сул ягына борыла биреп, кылыч белән селтәнгән чагың булган ахрысы. Сөңге башы унга таба китеп арканны актарган, ләкин эчкә, тирәнгә үк кереп китә алмаган. Шул коткарган сине Шулай булса да. яран бик тирән. Ләкин син тумышын. яшәешен белән бик тә нык кешесен. Табигать сине көчле һәм нык бәдәнле итеп яраткан. Мине тынлап, кушканнарымны эшләсәң, дүрт- биш айдан терелерсең...
—Йөри алырмынмы?
—Полкыңа кайтып, тагын да гусарлык итәрсен әле!
Мәүлетдиннең күзләре сагышлы.
—Минем полк юк бит инде ул...
—Булыр! Шул исемдәге яна полк булыр. Һәм син шул полкта ин өлкән, тәҗрибәле, дәрәжәле гусар булачаксын..
Усак, чаган агачлары яфракларына урманны матурлатып сары, кызыл төсләр төшә башлаганда. Бөгелмә каласы ягыннан Каратай авылы аша Зәй-Каратайга пар ат җигелгән, өсте ябык жинел генә кибитка килеп керде. Сонгы атна-ун көн эчендә янгырлар булмаганлыктан, юллар такыр, тузанлы һәм тыныч иде. Кибитка эчендә гусарларча киенеп утырган Мәүлетдин Төхфәтуллин байтак көннәр буена, озын-озак юллар үтеп, үз авылына кайтып җитте Байтак урыс калаларын, аларнын чиксез хәерче, яртылаш җимерек авылларын үтеп, Аустерлиц янындагы үлемнән котылып, исән калып кайтты ул туган авылына.
Каршы алуда була торган кочаклашу, елау-сыкташтан сон атна-ун көн буена «хәл белергә» килү башланды Көзге игеннәрне җыю бара иде. Шунлыктан килгән-киткән ерак-якын туган-тумачалар, күрше-күлән һәм дә дус-ишләр бик озаклап утырмадылар. «Иртә таннан эш бит, урак бит, көлтә ташыйсы бар бит!»—дип, китә тордылар.
Беренче карашка Мәүлетдин төскә-башка таза, әйбәт кенә күренсә дә, исәнлеге бик шәптән түгел иде гусарның. Янгыр яварга, яисә кар-буран булырга торса, ул ике-өч көн алдан авырый башлый. Кул-аяклары авырая, йөрәге акрын тибә башлый, хәле бетә, һава җитми. Кыш буена ишек алдыннан чыкмыйча яши хәзер элекләре гайрәтле игенче, печән чабучы, сабан туйлары батыры һәм дә оста кылыччы гусар Мәүлетдин. Өстәвенә, сул кулы тиешенчә өскә таба күтәрелеп тә бетми...
Кайтып ай чамасы яшәгәч, Мәүлетдин әтисенә генә үзенең «гусар серен» ачты.
—Әти! Әйдә әле минем белән. Сина күрсәтә торган бер әйбер бар миндә.
Ишегалдын узып мунчага керделәр. Мәүлетдин кулбашына салган гусар киверенын эчке түш кесәсенә тыгылды да, чүпрәккә төргән кечкенә төен чыгарды. Аны чишеп учына җәйде Әтисе җәелгән учтагы яткан әйбергә карап дерелдәп куйды. Улынын сул кулында көмеш тәре белән көмеш түгәрәк тәнкә ята иде.
—Нәстәләр болар, Мәүлетдин?!—дип сорады ата кеше улыннан.
—Аустерлиц сугышы өчен урыс патшасы урдины белән, тере калган өчен патша мидале.
—Мина нәстәгә күрсәтәсен инде боларны?
— Болар икесе дә минем батырлык өчен ак патша бүләкләре, әти! Нәрсә эшләтик икән?
—Кайчан бирделәр?
—Санкт-Петербургта гуспиталдән чыкканда. Алмаска да иткән идем, «тәреле» дип, гуспитәл нәчәлниге алдырды: «Сина ныклы тәрбия кирәк 2— 3 ел буена. Син эшләп ашарлык түгелсен, ал! Ул урдин белән мидәлгә акча
түлиләр»,—диде.
Ике айныкын бергә кушсан, бер сыер алып була, ди Ак падишаһ өчен кан түктен, акчасы сина тиеш, ди Мин әитәм -Крест бит. ә мин мусульманин!» Ул көлә. «Крестны сандык төбенә яшереп куй. ә ми тат түгәрәк бит, тагып йөр Акчасын ал-яшәргә кирәк бит*.-ди Нишләтәбез инде боларны, әти?
—Акчасын каян алырга?
Бөгелмәдән, елына ике мәртәбә барып алырга Алрил. нуябр айлары уртасына.
Карт , бераз уйлангандай басып торды да. сүзен әйтте
— Мин, улым, болаИ дип уйлыйм Синен гуспитал нәчәлнигын дөрес әйткән Кан түккәнсен ак патшага—түләсеннәр! Дөрес >л Тәре алганынны бер кешегә дә әйтмә, сөйләмә. Мина тапшыр аны. Яшереп куярмын Кирәге чыкса, үзенә кире бирермен. Ә түгәрәк мидалсн тагып бар. акча алырга барсан. Авылда такма. Түгәрәк мидал булса да, без татарга килешеп бетмәс Акчалары сина бик кирәк—исәнлегеңне ныгыту өчен сина сыи-тәрбия кирәк бит инде
Шулай килештеләр дә. Тәреле урдинны Әмәметдин каядыр яшерде Ә түгәрәк урыс мидалын Мәүлетдин акча алырга барганда Бөгелмәгә тагып йөрде...
Авылга кайтканнан сон Мәүлетдин дүрт елдан артыбрак киткән вакыт эчендә тулысынча савыгып бетә алмады Шулай да 1810 елмын языннан алып кара көзенә кадәр әтисенә яхшы гына ярдәмче булып, ялан кыр эшләрендә катнашты. Печән өсте җиткәч. Ерак Акланда үзенә куыш ясап алды да, печән өсте узганчы кайтмастан диярлек шунда куна ятып печән чапты. Иртән чык белән, кичке салкында кабаланмыйча, тәмен белеп печән чапты. Кояш күтәрелеп кыздыра башласа, тырма белән печән җыйды, чүмәлә салды. Кигән киң төпле, буйлы киндер ыштан, оек-чабатасы олпат гәүдәсенең матурлыгын бозмыйча, Мәүлетдиннең чибәрлегенә комачауламый иде. Кояшлы, жылы. хәтта эссе көннәрдә дә Мәүлетдин өстенә күлмәк кимәде. Әтисе ашарга китергән көннәрдә дә ул. күлмәген кимичә, пиенә гусар мундирын гына сала иде. Әтисе бер көнне өйләдән сон килгән чагында улы Мәүлетдин тезләнгән хәлендә арты белән куыштан чыгып килә иде Әтисенең килгәнен сизмәгән Мәүлетдин аягына басты Шулчак анын аркае ым күреп, әтисе тетрәнеп кипе. Ирексездән анын күзләреннән яшь агып чыкты Аркасының яртысын диярлек зәнгәр-кызыл тире, озгәләнын яра ззе капла) лн Кеше аркасына охшамаган. Ата кеше акрын гына атлап килеп утынын бетәшкән ярасын зур учы белән сакланып кына каплады Мәүлетдин акрын гына башын борып карады—әтисе икән!
— Исән-сау килеп җиттеңме, әти?—диде улы аркасы белән әтисенен учына сыена биреп —Учын җылы инде
—И, бала, бала!—дип сыкранды ага кеше — Ничекләр итеп исән ката алдын син? Ә?!
-Минем исән калганга Петербург табибларының да ышанасылары килмә и инде. Дәвалаган табиб үк- кебек егермеләп табибны алын кереп минем арканы шуларга күрсәтте Тотып-тотып карыйлар исләре китеп Ярты арка изгеләнгән иле бит. Үтемә шуны кезгедән күрсәттеләр Петербургта Тетрәнеп.
куркып киттем үзем дә.
-Син печән чабасын да бит чабуын, малай Ярыймы икән сон ул табу сиңа?
Мәүлетдин ышанычлы тавыш белән әйтте
-Ярын әти' Чаба башлаганчы ярты төн җиткәнче минем арка кызышып сызлый иде Чаба башлагач га оч көн сызлады Дүртенче мч.нс яткан кой ы
йоклап ки .. ..... . нрт .......... . кычкырганга пам тчнтым Ятк .ттмым
сүнгәнмен лә Чалгы селтәү аркины я кт ахрысы Каниорснк ............. «эммы ч
дип тә уйлыйм Инле башны» сытты дгт кимегеннән кими
Чалгы белән печән чабып, Мәүлетдин тәмам аягына баса алды. Яраланганына биш ел тулып килгәндә, әтисе Әмәметдин сакланып кына сүз кузгатты:
—Улым, синен бу солдат-гусар хезмәтенә тагын барасын бармы, юкмы?
—Белмим, әти! Медальләр акчасына өстәп мина бит сугышта яраланган өчен азрак тагын акча бирәләр. Сорашкан идем мин, хезмәт турында. Бер әфисәр әйтте: «Ул кадәр каты яраланганнан сон сине башкача алмаслар инде»,— диде. Азрак уйлап торгач, өстәде. «Безнен патша белән Француз императоры бәхәстә яшиләр. Тагын сугышмыйча булдыра алмаслар ахрысы. Сугыш булачак. Шуна халыкны тагын җыюлары мөмкин»,—диде. Берәр уен бар мәллә?
—Соң, улым, баш булгач, башта ми бар бит инде. Ми булгач, уй да була торгандыр инде...
Бормаланып сөйләгәненә үзенә дә күнелле булып китте ахры. Йөзе яктырды, елмайды:
—Әниең белән көн-төн дигәндәй уйлаштык, кинәштек тә, бер карарга килдек икәү. Синен хакта.
Мәүлетдин сораулы күзләрен әтисенә текәде:
—Ниндиерәк карар икән инде? Тынлап карыйк. Әйт.
Әмәметдин тамагын кыргандай итте. Кеше юкмы икән дигәндәй, артына борылып карады. Анда Мәүлетдин салган печән чүмәләләреннән башка беркем дә юк иде.
—Менә бит улым... болай бит. Без, әниең белән... әййе, әниең белән, сине башлы-күзле итәргә уйладык бит әле! Әййе! Башлы-күзле итәргә! Бик уңган, үзе чибәр, сылу кыз бала бар. Нәселе дә уңган, эшчән, калын, бай нәсел. Эшли дә беләләр, аш-суга да байлар, муллар.
—Әни белән икәү уйлашкач, килде-китте нәселдән алмассыз инде.
—Шулай, улым! Яшен дә байтак. Озак җәфаландың бит ак патша хезмәтендә алган яраларын белән. Инде, иншалла! Ходай кушып, таза хәленә кайтып барасын. Иншалла!
Улына тиз генә күз сирпеп алды да карт, янә өстәде:
—Килен буласы жан—күрше урамнан Сыерчык Сәләхетдиннен өченчегә туган кызы Исеме—Шәрифә Уналтысы тулып унҗидегә киткән шушы елнын язында. Әниен әйтүенчә, бик унган да. бик сылу да икән. Суга барган җирендә дә атлый-йөгерә генә бара икән.
—Бик яшь бит, әти!
—И-и, ул-лым! Алай димә син. Әнә, әнкәннең энесе Сәлимгәрәй абзанны гына ал. Үзеннән егерме өч яшькә яшь бичә белән яши Алты балалары бар. Хатыны күпкә яшь булса да, үзе хуҗа өендә. Яшь, имеш! Булса сон. Рәхәтләнеп яшь хатын белән яшәрсең. Шул сиңа!
Мәүлетдин карар кылды:
—Әйдә, болай итик алайса!—Ул кызны мин дә күрим инде. . Югыйсә, чыбылдык эченә кергәч, кәкре аяклы, үзе кылый, үзе шадра булса, мин аннан...
Әтисе, көлемсерәп, аны бүлдерде:
—Йә. йә, уенга әйләндермә! Мин ул балага туры итеп караганым юк каравын. Кеше баласы, кыз бала! Әнкәнә бик ошый инде. Кызның әнкәсе белән яшь чакларында ахирәт тә булганнар Ул кызны сина күрсәтү турында без болай итик. Әнкән барсын, сөйләшсен. Безнен теләкне белдерсен. «Шулай- шулай, яучы җибәрергә уйлыйбыз. Тик улыбызның, читтән генә булса да, кызны күрәсе килә»,—дисен. Гореф-гадәт шулай инде безнен—каршы килмәсләр дип уйлыйм мин..
Ике көн узгач, чишмәгә төшкән сукмакта Мәүлетдин кызны очратты. Гали чишмәсе тау итәгендә чыгып ята. Кызнын яшәгән урамы Зәй елгасына килеп терәлгән. Елга аша матур итеп агач басма салынган. Мәүлетдин урам очындагы
өй эчендә, качып, көянтә-чиләк күтәреп өй яныннан үтеп киткән кызны тәрәзәдән карап калды Тик жентекләп карап өлгерә алмады Вак-вак кына һәм тиз атлаган кыз гәүдәсе тәрәзә каршында бар да булды, юкка да чыкты Кыз үтеп киткәч. Мәүлетдин ишек алдына чыкты да. капка төбендә үсеп килгән куе шомырт куаклары аша кызны күзәтә башлады Кыз жәһәт кенә атлап басма янына төште дә. аны кабаланмый гына үтеп, сукмактан чишмә янына күтәрелә башлады. Өстендә эре генә чәчкәле, бала итәкле күлмәк, өстеннән итәкләре, түшләре чиккән алъяпкыч буган (узганда тәрәзәдән күренеп калды), башында, артка тарттырып бәйләгән эре чәчәкле, сарылы- каралы яулык, аякларында Казан чүәкләре Ике юан чәч толымы, очларына таккан чулпылар авырлыгы белән аркасы буйлап аска таба озын булып салынып төшкәннәр.
Кыз, агач улактан аккан көмеш суны чиләкләренә тутырды да. көянтәсенә элеп, кайтыр юлга, сукмакка керде Мәүлетдин, кызнын басмага килеп житкән чагын туры китерергә тырышып, анын каршысына атлады Нилектәндер гамагы кипте, теле аңкавына ябышкан кебек булды Куллары арттан җилкәсе тирләп чыкты. Ап-ак күлмәге эчендә көчле тәне кызыша иде Хәтта аяклары халссгләнә һәм азрак калтыраган кебек тә була башлады Кыз басмага килеп җиткәндә, анын икенче ягында Мәүлетдиннең олпат гәүдәсе басып тора иле Башын азрак ия биреп, көянтә-чиләк күтәреп атлап килгән кыз бала басмага күч салганда сискәнеп кигге Ул басманын теге ягында басып торган баһадир егетне күргән иде. Басмага кермичә тукталды да. инде нәрсә эшләргә дигәндәи. башын игән хәлдә басып тора башлады. Мәүлетдин басмадан ике адым читкә атлады —Үт, туганым! Курыкма миннән1 Әйбәт кеше мин Кыз сакланып кына баса-баса басманы үтте Күзен сирпеп тиз генә егеткә карап алды Басынкы, матур тавыш белән дәште —Исән-саумы, Мәүлетдин абый'*!
—Аллага шөкер, сенлем! Рәхмәт соравына! Терелеп беттем инлс дияргә була хәзер. Үзен исәнме?
—Аллага шөкер!
Басманы чыккан унайга ук китеп тә барды Иозе чибәр. алсу. гәүдәсе талчыбык кебек зифа һәм атлаулары ла затлы иле кызнын Күч карашымны сизеп уңайсызланмасын тагын, дип уйлады да егет, елга буйлап, су агымы ягына салынган ярдагы сукмак белән төшеп китте
Тугай, болыннарда озак йөрде үлем белән йозгә-йөз бәрелешеп күпне күргән, күпне кичергән гаярь егет Мәүлетдин
Көтү төшеп, мал-туарны җыйнап, сыерлар савылгач кына өенә кайтты Мич янында нәрсәдер пешереп мавыккан әнисе ишек ачылганга борылып карады Улының нурланган йөзен күргәч, анамын йөрәге шатланып тибә башлады.
-Юлын уңдымы, улым'*-дип сорады ана Мәүлетдин жааап урынына башын гына камы да. түр яккаут Бер ай үтүгә, кызны яучылап алып, ике урамга горгәпп туй ясалыл,|[ Килен төшерделәр дә. тырышып дөнья ла көтә башладылар
1812 елнык ’8 М.ЗЙ иртәсенде, Наполеон гаскәре Неман елгасын кичем Россиягә Гршы сугыш башлаганда. Мәүлетдин елга *
Лагерьда дөбердәтеп барабан каккан тавыш тирә-аккл ■грс...га м .........................
икәнне хәбәр итте Мәүлетдин хезмә, иткән га. Р клаап> ы « мш эчендә җыйналып, атларын •ыитырып .. ....
дТГепТ^ыФДи‘визия белән ......................... ................. .......... снерлт
Волков сүзне кыска тотты:
—Гусарлар! Французлар Русия җирләренә басып керделәр. Без, Бөек император Александр Беренче гусарлары, бүген үк французларга каршы сугыша башлыйбыз! За Веру, за Царя и Отечество!
Дивизия командиры боерыгы белән походка чыгарга әзерләнә
башладылар...
Гусар Мәүлетдин Төхфәтуллинны полк командиры полковник Прошкин чакыртты. Полковник артында ике адъютанты басып торган хәлдә сөйләште гусар белән:
—Менә нәрсә, Төхфәтуллин! Безгә чигенергә дигән боерык килгән. Вә
ләкин...
Шатлыктан ялтыраган күзләре белән гусарына яратып та, сокланып та карады.
—... Безнен дивизиягә князь Барклай де Толли тарафыннан бик тә дәрәҗәле вазифа йөкләтелгән. Французлар бездән ике мәртәбә күбрәк. Ачык сугышта әле аларны без җиңә алмыйбыз. Шунлыктан, актив чигенү тактикасы белән чигенәбез. Армиянең бер өлеше чигенә, бер өлеше торып калып, Наполеон гаскәрләренең авангардына ташлана һәм тиз үтә торган бәрелеш ясый. Французлар килеп җитеп көч алганчы, без инде тагын чигенәбез. Бездән алда киткәннәр җайлы урын табып, французларга тагын бәрү өчен көтеп торалар. Ә безнең гусарлар дивизиясе Барклай де Толли галиҗәнапләре армиясенең һәрчак аръергады булып барып, армиянең чигенүен каплап, бертуктаусыз дошман белән терәлеп сугыша. Дошман авангардының һәр адымын белеп тору безгә фарыз.
Син, гусар Төхфәтуллин, үзебезнең полкта гына түгел, бөтен дивизиядә— ин атаклы гусар. Син бит, Төхфәтуллин. француз белән 1805 елны ук, Аустерлицтан ук таныш. Аустерлиц батыры! Французны яхшы беләсен. Сина утыз гусардан торган команда бирелә. Һәм син, көн-төн француздан ерак китмичә, аны күзеннән югалтмыйча, маневр ясап чигенергә тиешсең. Өч сәгать саен бер атлы гусарны полк штабына француз турында хәбәр белән җибәреп барасын...
—Ваше благородие! Мин бит урысча укый-яза белмим.
— Гарәп хәрефләре белән татарча яз! Ин кирәген! Ә күбесен телдән хәбәр ит. Һәр полкта татар тылмачы бар һәм ул тылмач татарча язуны яхшы белә.
Синең командаң кебек тагын унике команда була. Туры килеп, ялгыш бер-берегезне чапкалап ташламагыз. Форма—гусарларча! Сораулар бармы?
—Бар. Ваше благородие! Берәү генә!
—Нинди?
—Французлар белән йөзгә-йөз очрашканда безнен команданың тактикасы нинди булырга тиеш?
Полковник бик ныклап карады гусарына.
—Син каласын аръергаднын ин соңгы өлешендә. Һәр минут, һәр секунд синен хәлең, командаңның хәле үзгәреп торачак. Шунлыктан, мин сина урыныңда карар кылып хәрәкәт итәргә, сугышыргамы, качаргамы дигәндәй, синен үзенә тулы ирек бирәм. Карар кыл, сугыш, кылыч белән чабыш, дошманны үтер, тик үзен генә исән кал һәм командаңны исән калдыр. Ин мөһиме—синнән дошман турында безгә җибәрелгән хәбәр! Иң мөһиме!
Июнь азагыннан алып, август беткәнче Мәүлетдин командалык иткән кечкенә отряд көн-төн хәрәкәттә булды. Кунарга авылларга туктамадылар. Йокыга көн яктысын биреп, бүре кебек төнлә хәрәкәт иттеләр. Утыз бер атны, утыз бер гусарны Мәүлетдин баштанаяк үзе карап чыкты. Бер генә тимер дә, икенчесенә бәрелеп, чыкылдап тавыш чыгарырга тиеш түгел! Төнен, «кәсепкә» чыкканда, ат башына, эченә солы тутырылган кечкенә капчык кидереп, колак артына бау белән тарттырып бәйләп куела. Ат пошкырмасын, кешнәмәсен өчен, вакытны әрәм итмәс өчен гусарлар тәүлеккә ике мәртәбә генә ашый. Иртән һәм кояш баерга 2—3 сәгать кала. Көндез берәр урман
то
юк Тик алар оч сәгать саен алмашына—й< булырга тиеш түгел
экыр эчендә-ял, йокы Йокларга - дозорда тора. Боларга инде йокы йокламыйча ял итә азмаган гусар
Мәүлетдинне, аръергаака чыгып китәр алдыннан «француз» теленә «укыттылар.»
1ан. тагын унбер гусар белән
— Кайсы полк? Кайсы дивизия9 —Командирыннын исеме кичек9 —Ничә пушка?
—Полкта ничә кеше? Дивизиядә ничә кеше?
Икс сәгать чамасы шул сорауларны француз телендә бирергә өйрәттеләр /Кдвабын аңламасагыз, яздырыгыз, диделәр -Каи арада аша алдырып торып өлтерәсен инде —дип уйлап куйды Мәүлетдин һәч французлар белән очрашканда чыннан ла язып тору кайгысы беркайчан ла булмады
Икенче конне кичен.урыс попы чукындырып озатырга килде Калиллсын күтәргән, карадан киенгән поп гусарлар сафына якынлаша башлагач. Мәүлетдин, сул кулы белән кынлы кылычын ботына кыса биреп, тавыш- гынсыз гына сафтан чыкты да. сулгарак тартылып, бик үк ерак китмичә басты. Поп сафнын икенче башында басып торган полк командирына гәшси. башын селкеп, сафтан чыккан гусарга ымлады Полковник Прошкмн кабаланмый гына атлап гусары янына килде —Син нигә сафтан чыгасын. Тохфәту пин9
— Мин мөселманмын, ваше высокородне! Урыс попынын мине чукындырырга хакы юк. Һәм мин беркайчан ла чукынмаячакмын
—Син бит патшага ант иткән гусар'
—Минем чукынып аш иткәнем ЮК >) 11.11111.11.1 мин ионын оашк.1 да гугрылыклымын Мин, Аустерлиц сугышын узып, исән кала алган гусар Шул сугышта мин исбат иттем инде үземнен кем икәнлекне! Мин—чоселман' —Ладно!—диде полковник —Мөселман бул. Яхшы'
Тон караңгысына чыгып киттеләр урыс армиясе гусарлары Үлемгә каршы, француз белән бәрелешләр эзләп, урман куелык.ырымла, ерым-чокырлар ы уяу йокыга талып, аз 1ына булса да йоклагандай итеп, дошманга һожум игү өчен.
Август азагына кадәр Мәүлетдин җитәкчелек иткән кечкенә огрнл тоташ апам булып килгән француз армиясенен авангарды алдында үткәрлс коннә|х-н төннәрен. Хәрәкәз итә башлаган көннән үк Мәүлетдин-гусар ү зенен гусарлары белән һәрвакыт хәрәкәттә булды Ган агып килгән чакта, яктыра башлагач әле кояш чыкмас борын, кондег йоклап ял игәр очен алдан сайлап, карал куйган урынга урнашалар. Утыз бер гусар—һәркайсынын үз на зифасы Якын-шрә акланнан ияргә бәйләнгән чрак белән аграк булса да үлән \ра бер гусар. Ботка пешерергә чрын эзли .Алдан тапкан урынга ган ат.» иптәшләрен алып килеп житә
Кондег качып ятып, йоклап ял иткән кебек булсалар да. яшеренеп ягклн дүрт гусар күпме гаскәр узган, ничә пушка үткән, агарга ничәшәр .и ллгелын. гаскәриен төрләре нинди—барысын да күреп. исәпләп. санап ята Карашы тошүгә. бер гусар полк командирына яз> белән, чггеә теллән Сырлык күргән белгәнне җиткерергә китә. Көндез качып, йоклап яткан ысар горксмс фран иусырмын хәрәкәт итүеннәгг инде аырнын тылына әгиәшәи урынла кага Караңгы төшкәч, «кәсепкә» чыгалар. Ьерәр авылга җитеп бетмичә атларыннан төшәләр дә. 4 3 кешедән торган торксмнәргә бүленеп авылга кереп кнгәләр Бакча, тыкрыклар аша алдан икәү, арттан 2 * кеше б\ пип
«гел* эзлиләр. 2—3 француз салдагы туры килсә, бсрссм исәм каиырып. калганнарын пычак аша үткәрәләр лә. авылдан юкка чыгалар Куп вакытта куркуыннан нсс чыга башлаган французмы ияр алдыма .гркытыга ‘••чын көндез туктаган урынга алып кайталар Мәүлетдин франт сын сорач алганнан
сон, аны чәнчеп үтерәләр дә, үзләре ягына юл алалар. Яктырганчы барып, юл күрсәтүче тапкан урынга ялга туктыйлар.
Французлар да йоклап ятмый. Бер мәртәбә, авылга житәрәк, кечкенә калкулыкны узганнар иде. тирә-яктагы чокырлардан француз атлылары пәйда булды. Мәүлетдин кылычын чыгарды да:
—Минем арттан!—дип кычкырды.
Ул атын туп-туры французлар төнгелеккә туктаган авылга каратып, томырылып чабып китте. Гусарлар—анын артыннан! Засадада көткән француз атлылары авылга керә торган якка бер генә француз да куймаганнар «Курыкмыйча, французлар туп-тулы авылга кереп китмәсләр бит инде урыслар! Аны эшләү өчен башсыз булырга кирәк!»
Атлары шәп иде гусарларның. Шулар коткарды. Ул көнне «кәсеп» итмичә, буш кайттылар. Шулай булса да, кәефләре кырылмады егетләрнең. Исән калдылар бит, үлем элмәгеннән котылып. Төн буе Мәүлетдин уйланып ятты: «Хата нәрсәдә'.’ Нигә безнен килгәнне французлар көтеп торган?» Уйлана торгач, очына чыкты шикелле: «Төнен «кәсепкә» кергәндә, авылнын Мәскәү ягына караган очыннан түгел, ә кире ягыннан керергә кирәк. Француз безне шул яктан, Мәскәү ягыннан килгәнне көтә»
Һәм. ике төн беркая да чыкмыйча, «кәсепне» туктатып тордылар. Ял иттеләр, яхшы итеп атларын ашаттылар, аларны тазарттылар, юдылар. Өч көн узгач, Чугуновка исемле 50—60 йорттан торган авылда французларга көпә-көндез һөҗүм иттеләр. Яңа гына авылга килеп кергән французлар төркеме йөз кеше чамасы иде. Французлар килгән юл белән гусарлар җай гына юыртып авылга килеп керделәр дә, Мәүлетдин биргән боерыкка буйсынып, кылычларын чыгарып урамда буталышкан французларга «ура» акырып ташландылар. Унга-сулга кылыч белән селтәнеп, озын бер урамлы авыл буйлап, французларны чаба-чаба атларында җилдереп уздылар да, авылны чыккач, ана терәлеп үк торган урманга кереп юкка чыктылар. Өч-дүрт чакрым барганнан сон унга кереп киткән урман юлына борылдылар. Берничә кечкенә елганы кичеп чыгып, озын сөзәк тауны менеп җиткәч, тагын 15-20 чакрым чамасы юл үтеп, юлны ташлап урман эченә кереп киттеләр.
1812 елның август аенда Барклай де Толли урынына Кутузовны хәрби Баш командующий итеп куйганда, Русия патшасы Александр I аңардан сорый:
—Михаил Илларионович! Син Наполеонны җинә алырсыңмы?
Кутузов, сынар күзе белән патшасына бераз карап тора да, җаваплый:
—Жинә алырмынмы-юкмы — анысын төгәл генә әйтә алмыйм Иллә дә мәгәр, мин аны алдарга тырышачакмын!
Август азагында полкка кайткач, полковник Прошкин Мәүлетдин командасын башкача җибәрмәде. Штабка кергән гусарны кочаклады да, түргәрәк алып барып, урындыкка утыртты:
—Булды. Төхфәтуллин! Безнең белән хәзер фельдмаршал Кутузов җитәкчелек итә. Ишеттеңме шул турыда?
—Юк. Сездән ишетәм. Әйбәт бу. Аустерлицта Кутузов командалык итмәгән булса, без тоташ беткән идек. Наполеон байтагыбызны тураклап, күпчелегебезне әсир итеп алган була иде
—Шулай! Инде дүрт көн ял итегез. Ашагыз-эчегез, йоклагыз, юыныгыз, кырыныгыз. Бетләдегезме?
— Бет юк бездә. Гусарларны көн саен, барысына да боерык биреп, юындырдым. Очраган елга-күлләрдә. Тән чиста, юылган булса, бет чыкмый. Ул пычрак тәнне ярата.
—Нигә алай?
—Чиста тәндә бетнен аягы тая, диләр. Ә пычрак тәндә аңа йөрергә түмгәкләр күбәя, диләр. Басып йөрергә.
Икәүләшеп көлделәр.
—Ярар, уен-көлке бетте. Синен белән сугышкан гусарларга медальләр, ә сиңа Георгий тәресе булыр бүләккә
Мәүлетдиннең йөзе карала төште
—Минем бер тәрем бар инде Такканым юк һәм такмаячакмын
— Нигә алай'*
— Мөселман бит мин
—Шуннан, мөселман булсан ни булган?
— Безгә тәре тагып йөрергә Алла кушмый Сез белмисездер, безне бит поплар тәре үптереп, чукындырырга болашалар Инле өченче йөз ел китте
—Сине бит бүләксез калдырырга ярамый
—Мина түгәрәк медаль бирегез, ә башка гусарларга мина бирергә иткән Георгий тәресен бирегез. Атар бар да урыслар, православныйлар
Полковник сүзне икенчегә күчерде
—Без дивизиябез белән бергә гомуми, зур сугышта катнашачакбыз Бәрелеш Бородино авылы янында булачак Атларыгызны аммунициягезне. коралларыгызны карагыз Киемнәрегезнен ертыгы булмасын Юыгыз, ямагы I Бик күпләребез исән кала алмас ахрысы
— Бар да Алла кулында!
—Шулай Дөрес
—Кылычларыгызны яхшылап чарда тотыгыз, үткерләгез' Атарга эш күп булачак.
—Слушаюсь!
—Ярар' Яхшы' Күп күрдегез, күп файда китердегез Инде зур сугышка әзерләнегез!
—Слушаюсь!
—Бик шәп гусарсың. Төхфәтуллин! Исән калырга тырыш'
—Слушаюсь. вашвысокород!
—Хуш. Төхфәтуллин! Башкача күрешмәсәк. бәхил бул'
—Хуш, вашвысокород!
— Кая. кочаклыйм әле үзенне'
Ике батыр сугышчы, полковник һәм анын гусары, кочаклашып хушлаштылар. Бу аларнын чыннан да сонгы күрешү тәре иле
Полк командирынын чагырыннан чыкканда Мэу тет дин »чкс берозгә ь»мү сагышы белән сөйгән хатынын исенә төшерде Бөгелмәдән Мәүлетдин Кд ин каласына, аннан Мәскәүгә китәргә дип чанага угырырза җыйналганда хатыны анын кин күкрәгенә сыенып башын яшерде лә. пышылдады:
Мәүлетдин' Безнен кечкенәбез булачак бит'
Ире эсселе-суыклы булып кзггге Зур учы белән сакланып кына хатынынын иягеннән тотып, башын өскәрәк каратты
—Чынлапмы?
—Әййе.
—Кайчаннан бирле инле?
-Шәрифе ГӘМИ ӘНТӘ. IIК,- ЛН 11.11. '1.14.1 кч» ЛИ ,
Мәүлетдин шинын үлемә тпч глр ................ елк >-ыи'1 коч.,и_,.1.лы ■ > "ШкЫ
ЯШ-ИсГ-еау гыГкаитырга тырыш инле. быгьрсм Мин еинссл сирглел.лр
ҮЛӘ|1мНи”“ей™рГ6ик гә тырышырмын Син «име кот V» тори, ........................... .
^Хатынына иелеп. иреннәрен анын мангнеи» терәле Йорәктән чыкнлн
кешесе ывы ки. икенче. кичү,. ч к . бюмл в»Л
Үги әтидә яшәтәсем дә, үстерәсем д» килми Рәхмәт сина. асыл хатын булдын. Хуш
Хөкүмәт толыбын киеп, хөкүмәт чанасына утырды да. көчле татар егете Мәүлетдин тагын урыс гусарлыгына дип карлы, озын юлга чыгып китте Авырлы хатынын калдырып Мәнгелеккә.
Әмәметдин улы гусар Мәүлетдин Төхфәтуялин 1812 елнын 7 сентябрендә Бородино сугышында французларга каршы ясаган атлы контратакада һәлак була. Французлар үзләренең сул флангысы белән каршы торган урыс гаскәрләрен туздырып ташлап, тар-мар итәләр дә. Бородино кырында үзләре белән алышкан барлык урыс гаскәрен чолгап алу исәбе белән, кырны уратып ала башлыйлар. Кутузов уртада сугышкан ике гусар полкын тагын атакага әзерләнгән җиреннән туктата. Аларны арткарак чыгарып, көчле агым белән урыс тылына ыргьггылган французларнын атлы корпусына каршы юнәлтә. Ике агым булып, атлы гусарлар французлар белән килеп бәрелешә. Атлар ачыргаланып кешнәгән, үлем эләктереп алган урыс һәм французларнын жан биреп акырулары, корычка корыч бәрелгән кылыч тавышлары, ат тоягы тавышлары атлы сугыш барган кырны каплап ала... Урталай өзелеп аскы өлеше иярдә калган гәүдәле атлар, муены кылыч белән чапканнан җиргә тәгәрәгән башлар, аягы өзәнгедән чыга алмыйча җирдән өстерәлгән гәүдәләр, иярендә кылыч белән алышкан сугышчылар утырган атлар—бар да бергә буталып бетә...
Ярты сәгать үтүгә, урысларның ике полк гусары француз кылычы астында тоташы белән юк ителә. Тик французларнын атлы корпусы да Бородино кырын уратып алырлык көч- гайрәтен югалта.
Атларыннан төшмичә генә, французлар җирдә аунап яткан яралы урыс гусарларын чапкалап чыгалар. Өч француз сугышчысы кулларын җәеп яткан олпат гәүдәле гусар янында тукталалар. Муенының ун ягыннан, арттан кылыч белән күкрәгенең яртысына кадәр аерып чапканнар. Атыннан егылып төшкәч жан биргән. Таза гәүдәле француз иптәшләренә мактана.
—Безнен өчәүгә каршы бер үзе алышканда, мин чабып килеп, атымны арткы аякларына күтәрдем дә. шул алгы аякларын җиргә төшергәндә, өстән аска чаптым. Бер ялгызы калган иде инде бу гусар...
Атыннан төште.
—Трофей итеп кылычын алыйм әле.
Тик йомарланган бармакларны ачып кылычны ала алмады. Кул бармакларын чабарга дип кыныннан кылычын чыгара башлаган иде, ат өстендәгеләрнен берсе аны туктатты:
—Пьер! Чыгарма кылычыңны! Тимә бу гусарга! Чын сугышчы бит бу! Кабергә кылычын тотып ятсын. Әйдә, киттек. Әнә быргы уйный—безне җыялар
Арттан, муеныннан алып күкрәгенен яртысына кадәр кылыч белән чабылган, сынар кулы белән сугышып һәлак булган урыс гусары исәпләнгән бу сугышчы—гайрәтле татар егете Мәүлетдин иде Ак патша өчен, «Боек. Бүленмәс» Русия өчен һәм Урыс Тәресе өчен мөселман егете Мәүлетдин Бородино сугышында җанын бирде..
1812 елнын 23 сентябрь иртәсендә Зәй-Каратай авылында бер сабый дөньяга килде. Бала малай иде Жан-фәрманга акырып бөтен урамга сөрән салды яна дөньяга килгән гусар Мәүлетдин малае. Ана кешенен тирләп чыккан битен сөртә-сөртә, кендек әбисе Шәрифә карчык ананы сөендерде:
—Менә дигән, олпат кебек малай таптын. Тач әтисе Мәүлетдин инде менә. Хәзер юазар анда Бирермен, кочакларсың, имезерсен Аллага шөкер! Бик әйбәт итеп котылдын! Ходай ташламас, иншалла, ике-өч көнлә аякка басарсын. Сугышлар беткән француз белән, әтисе Мәүлетдин кайтыр жинеп...
Ак биләүләргә биләнгән, беренче мәртәбә анасынын сөтен туйганчы имгән, әтисез казган ятим сабый Төхфәтулла алсу иреннәрен кымтып-кымтып тәмле йокыга тазган. Сабый йоклый. Ул әле. урыс басып алып үзенеке иткән җирдә үсәсен дә, үсеп житкәч ач урысны туендырыр өчен ат урынына
эшләячәген дә. һәм урыс патшаларына яна җирләр яулап, кхлына әтисе Мәүлет кебек корал тотып сугышасын да белми иде Шхлаи хк гарби тормышта хәерче Русияләяшәп. көн-төм эшләсә лә. ярым хәерче тектә донья көтәсен лә белми иде
Сиге^нче сснтябь иртәсендә. Наполеон. иртән гаскәрен торгызып, сутышка хәзерләнә башлаган гына иде. ана хәбәр итәләр: урыс армиясе лагерын ташлап юк булган. Учаклары гына яна!
Кутузов Филя авылында уздырган хәрби кинәшмәдә барысын да тынлап бетерә дә. тарихи күрсәтмә бирә Кыска гына
—Мәскәүне французга калдырып чигенәбез'
1812 елнын 13 сентябрь иртәсендә французлар Маскәү янына килеп, анарга кермичә туктыйлар. Наполеон көне буе чатырында утырып чыга Кечкенә тау башында басып торып, жинелгән урысларнын Мәскәү капкасы ачкычларын ана. император Наполеонга китереп, баш иеп тапшырганны кәгә Тик ачкыч китерүче булмый
Татар морзасы Котдус нәселеннән чыккан урыс фельдмаршалы Кутузовның армиясе Мәскәүне ташлап калдырып, Тарутино каласы янында лагерь булып урнаша. Кутузов францухзарнын Мәскәү зчендә кышлауга калмасын белә Чонки 100 меннән артык французны ашатырга Наполеоннын азыгы юк Кугузов. Тарутино каласы янында гаскәре белән урнашын Наполеоннын бай Украина аша чигенергә мөмкин булган юлын ябып куя Наиолсонпз чигенергә Мәскәүгә килгәндәге таланган юлы гына каза
14 сентябрьдә Мәскәү каласында ут чыгып, казанын дүрттән оч өлеше янып бетә
18 октябрьдә француз маршалы Мюрат Наполеоннын чигенү маршрутын тәгаенләп. Украина ягына, коньякка корпусы белән хәрәкәт игә башлый Шул көнне анын корпусын Кутузов гаскәре тар-мар итә Наполеон килгән юлы белән чигенергә мәҗбүр була. Зур бәрелешләргә кермичә, анын чигенеп ясаган маршрутка көньяктанрак параллель рәвештә Куту зов гаскәре хәрәкәт итә. Көньякка борылып кереп китеп, икмәкле, җылырак җирләр аша чигенергә форсат бирми
Зәмһәрир декабрь ае суыкларында Наполеон армиясе Неман елгасын кичеп чыга Наполеон армиясеннән шул чакта нибары 20 мен кешесе калган бу ы
Вильно каласы янын Ш1 ы сушшта фр гнцу»ир гу мсыича гер мар ите ю Һәм аларнын тар-мар ителгәннән тере калган, аерым-аерым тәртибен югхгткам төркемнәре, юлда туры килгән җирле халыкларны талап, гамак туйдырып үзләренен Францияләре ятына кайтып китәләр Вильно сугышыннан сон Кутузов катгый нәтиҗә ясый - Сугыш бетте'»
Карт голке Кутузов. Наполеоннын жииелмәс бөек армиясенә каршы гоп коч итеп кышкы суыкларны кулланып, аны юк итә Бородино кыр. ырымла француз җинеп, урыс армиясен чигенергә һәм Мәскәүне ташлап качарга мәҗбүр итсә дә, жинүдән файдалана алмый
Мәскәү Кремленен хәрби жинүләргәбагышланган I соргии ашпи ‘""••Р1 1
алтын хәрефләр белән язылган Беренче Ватан сугышы ............................... ...... ге.е
булган. Шул исемлектә урыс иссм-фамилияләре арасында бер татар .ы б\ пан гусар Тухфатүллин Мавлютдин Амаметович Тик. большевиклар хакимишкә
ХИЛЫЧ. X I П1,Х1|1 1.11 Ы 11Хх'Х,.1СМ1С Ш1.Ш1 ЮК Н К11..р ИхСНЧС Ь.НСН.1 ...................... ....... ...
ЖИНҮ бсЛӘН гамаш ..... ач. шул ук Ш» ИССХЧСк МШН гари»ш Ьга анн
имле гагар «и» гусар Гелфагу I ия фам*ш»« “ Ьир «гарш данына катнашын ашерү Рхсма бөеклеге өчен гн ур ■
сугышкан һәм җиңгән Причем монда гшгалобый татарнн