Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕРЛӘРНЕҢ ХӘТӘР ЧИГЕШЕНДӘ


Күкнең күкрәгенә хәнҗәр кадап, Җиргә кояш кояр көннәрем.
Иләс җилнең тыны туздырмасын Үткәннәрнең үксез көлләрен...
Ташуларга ташланырга әзер Челтер-челтәр болыт Күкләрем... Мин талчыккан тозлы тамчы булып. Мең гасырлар моңын күтәрдем.
Сынмаска дип Сабырлыкмы сыкрый Вакыт ярларына уралып?..
Өмет булып чынга аша Яшәү,
Язгы саташудан юралып...
Син мине очарга өйрәт тә.
Юл күрсәт болытлар эзеннән.. Офыклар күкрәве — әрнү ул, Күңелем түреннән өзелгән.
Ә күкләр хозуры мәңгелек.
Бу дөнья яралган болыттан... Томанлы чиксезлек ярында Мин сине онытмам, онытмам...
Талпыныр үрләрем көтәдер, Китәмен йөрәгем канатып... Яшенле яңгырлар, үчегеп. Чылатыр минем ак канатым.
Көзләре әрнетер җанымны. Төшермә җирләргә кабаттан. Тик тыңла офыклар авазын: «Мнн сине яратам, яратам...»
Лидия ГЫЙБАДУЛЛИНА яшь шагыйрә: «Мин Бәхетне кцрәм!« исемле китап авторы. Казанда яши.
Бәхетем тузаны томан күк һавага тарала таңнарда...
Мен таулар кичәргә кирәктер Күңелем күкрәвең аңларга...
...Ак яулык очырдым кичләрен Ак кыя башыннан упкынга. Аҗаган эзләре йөрәктә Тоташтан ут кына, ут кына...
Тоннәргә күмелгән чиксезлек Офыктан кул сузым арада...
Йолдызлар атылыр чагында Ымсынып күкләргә карама!..
Тик синең күзләрдән эзләдем Яшәүнең ялкынлы үзәген...
Бу тормыш мәңгелек тораташ. Мин генә нигәдер үзгәрдем...
Язларны узгач та юллар бар. һәм ерып чыккысыз кар анда... . . Күкләрдән мең йолдыз агыла Тауларны ак томан сарганда...
Шартлап Вакыт озелерлек Тынлык... Онытылып килә отыласы...
Мең үрләрдән күкрәр кайтавазга Бер йотым тын булып йотыласы...
Мең яралан яралырлык итеп Юраласы килә, югаласы...
Үзәкләргә үтәр үкенечтәй Вакыт ярларына ураласы...
Чиксезлекнең чикләренә җитен. Чигеш булып килә уеласы...
Тый тоннзрдә ачык тәрәзләргә Йолдыз булып килә коеласы...
...Шартлап Вакыт озелерлек Тынлык Йөрәкләрнең тигез тибешендә... ...Онытылыр өчен отылдыкмы Хәтерләрнең хәтәр чигешендә!..
Томан түгел, төсләр төенләнгән... Тояр-гоймас тәме алмаларның... Давыл булып дулап, дөнья өнен Тыңлаганчы >к гүя аңлаганмын...
Ефәк ятьмәләрдә ята йөрәк...
Күккә карыйм. Аягүрә дөнья. ...Хыяллар да җитмәс биеклектән Кемдер тоя мнне. кемдер тоя...
Яшеннәрдә дуамал бер кү крәү Сискәнәсе килә сизгерлектән...
Э Вакытлар ватык. Үлчәмнәр юк. Курка кыргый җаным Сннсезлектән
Юк. иелеп алмыйм алмаларны Томан түгел, төсләр төене б> Иректәге сәгать укларының Ятьмәләр!ә яткан көедер 6>...