Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ МИРАСЫБЫЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ


1
2006 елда татар театрынын оешуына—Казанда губернатор рөхсәте белән беренче рәсми спектакль куелуга 100 ел. татарның күренекле драматургларыннан берсе булган Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 115 ел тулды Хәер. 1906 елны гомумән дә татар җәмәгатьчелеге өчен бик истә калырдай, тарихи вакыйгаларга бай ел булган дип әйтергә ярыйдыр Нәкъ шул елда татар халкы бергә тупланып яшәгән байтак төбәкләрдә (Казан. Оренбург, Җаек. Әстерхан калаларында) үз милли телебездәге күпчелек газеталар, журналлар басыла башлый Шушы җитди вакыйгаларның бер гасырлык юбилее уңаеннан 2006 ел. мөхтәрәм президентыбыз Минтимер Шаймиевнең махсус указы белән. «Әдәбият һәм сәнгать елы* дип билгеләнде
Х1Х-ХХ гасырлар чигенә кергән еллар татар милләтенең кабат уяну, мәдәни вә рухи күтәрелеш дәвере буларак күзаллана Бу чорда, иҗтимагый-тарнхи һәм днни- рухи әдәбият белән беррәттән, матур әдәбият өлкәсендә дә зур уңышларга ирешелә Рус һәм көнбатыш әдәбияты үрнәгендә беренче драма әсәрләре языла Татар телендә спектакльләр куярга омтылыш туа Мондый хәл татар дөньясының башкаласы булган Казаннан тыш Әстерхан. Оренбург. Уфа. Җаек. Касыйм. Орск. Троицк. Чистай кебек шәһәрләрдә дә күзгә ташлана Санк-Петербургтагы татар җәмгыяте белән Касыймлылар электән тыгыз элемтәдә торган, татарлар арасында беренче булып рәсми хәйрия оешмасын төзегән Театрлар тарихы белгече һәнүз Мәхмүтов хәбәр итүенчә. «Касыймда 1899-1901 елларда татар телендә беренче ачык спектакльләр булып үтә * Казанда «шундый кичәләрнең беренчесе Казан җәмгыяте хәйриясе файдасына 1901 елның 27 гыйнварында шәһәр театрында оештырыла Аңа дүрт йөзләп татар тамашачысы килә • Дөрес, бу спектакль әле рус артистлары тарафыннан рус телендә уйнала Әлеге Хәйрия җәмгыяте рэистәшләренең берсе. Кавказ халыклары иреге өчен көрәшкән мәгълүм шәех Шамил оныгы Заһид Шамилның бу спектакльне «яртылаш булса да татарча куярга» тырышуы хөкүмәт түрәләре һәм үзебезнең «халык вәкилләре» тарафыннан кире кагыла
Казанда татарча спектакль куярга омтылыш иң элек «урыс хәлфәләре* әзерләүче Татар укытучылар мәктәбе яшьләре арасында туа 1898 елда ук алар шундый үтенеч белән түрәләргә мөрәҗәгать итәләр Ләкин аларга «театр уеннарын рус телендә уйнарга» гына рөхсәт бирелә. Шул рөхсәтнең дә киләчәк өчен файдасы зур була Рус телендәге спектакльләрдә уйнау тәҗрибәсен алган яшьләр татар театрларын нигезләүче төп көчләргә әвереләләр Шундыйларның беренчеләре арасында без Гаяз Исхакьж, Гафур Коләхмәтев, Хөсәен Ямашев Шакир Мөхөммәдъяров. Ильясбәк Кудашев (сәхнәдә—Аш каза рс кий). Габдерахман Мостафин. Габдерәуф Ниязбаев (булачак драматург). Шәриф Сүнчәләй һ 6 ны күрәбез Боларның күпчелеге Казаннан еракта урнашкан мәдрәсәләрдә башлангыч белем алган һәм киләчәктә үз мәдрәсәсенә кайтып укытырга тиешле яшьләр була Аларнын бер өлеше «Шимбә* түгәрәген оештыруда ла катнаша
Оренбургның «Хөсәення. мәдрәсәсеннән дә бу уку йортына ел саен дүрт-бнш шәкерт җибәрелеп тора Мәсәлән. Казанда уку дәверендә һәвәскәр артист буларак сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баскан шәкертләрдән И Кудашев. Ш Мөхәммәдъярон. Г Ниязбаев соңыннан Оренбург төбәгендә татар театрын булдыру эшенә зур
өлеш кертәләр. Гармунда, скрипкада һәм пианинода ярыйсы ук оста уйнаучы, үз ана һәм рус телләрендә иркен сөйләшә белүче Ильясбәк Кудашев та. 1904 елда укуын тәмамлап «Хөсәения»гә кайткач, җиң сызганып театр оештыру әмәленә керешә. Үз тирәсенә Вәли Мортазин. Исхак Әлмәшев. Әхмәт Ишморатов. Габдерахман Мангушев. Нури Сакаев кебек сәләтле шәкертләрне туплап репетицияләр үткәрә башлый. Шул рәвешле, бер-ике елдан соң ул татарлар арасында беренче профессиональ театр труппасын оештыручы буларак таныла. 1907 елның март- апрелендә ул оештырган артистлар төркеме якташлары Ярулла Вәлинең «Оят яки Күз яше». Александр Островскииның Ильясбәк тәрҗемә иткән «Галимлек вә наданлык» пьесаларын Оренбург тамашачысына уйнап күрсәтәләр, һәм тәвәкәлләп Бозаулык. Самара. Сембер. Казан. Чистай якларына гастрольләргә чыгып китәләр Казанда аларга беренче хатын-кыз артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина (сәхнә псевдонимы Волжская). ә Мәкәрҗә ярминкәсендә исә Габдулла Кариев килеп кушылалар Ашказарский җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасы ирешкән иң зур уңыш Мәкәрҗә ярминкәсе көннәренә туры килә Алар куйган бер спектакльне Түбән Новгород губернасы губернаторы да карый һәм хуплый.
Татар театрының 100 еллык юбилеен үткәрүгә сәбәп булган, рәсми рөхсәт алып беренче мәртәбә Казанда уйналган ачык спектакль артистлары да. нигездә, шушы Татар укытучылар мәктәбе шәкертләре, ике-өч студент һәм гимназиядә укучы кызлар була 1906 елның 22 декабрендә куелган ул спектакльнең беренче бүлегендә уйналган «Кызганыч бала» драмасында төп рольләрне, өч гимназистка белән бергә. Шакир Мөхәммәдъяров һәм Шәриф Сүнчәләй башкара. Икенче бүлектә уйналган «Гыйшык бәласе» комедиясендә шул ук кызлар һәм өч студент катнаша.
Ильясбәк Кудашев-Ашказарский исә бу вакыйгага кадәр төгәл бер ел элегрәк. 1905 елның 3 декабрендә Оренбургта, татарча беренче спектакль куярга талпынып карый. Рус драма театры бинасы арендага алына, шунда репетицияләр уздырыла Әмма «Оренбургская газета»ның 27 ноябрь санында ике телдә игълан басылгач, типографиядән кайтарылган афишалар таратыла башлагач, мөселманнар арасында шау-шу куба. Губернатор галиҗанәпләре хозурына, «рөхсәт итмәскә» дип ялварып, «чалмалы вә дәү корсаклы» вәкилләр килеп җитә Спектакль башланырга ике-өч көн калгач, губернаторның әлеге тамашаны тыю турындагы әмере чыга. Оренбургта яшәгән төбәк тарихчысы Мәдинә апа Рәхимкулова 1980-1990 елларда шушы вакыйгага кагылышлы күп кенә материал туплаган, берничә мәкалә язып бастырган иде. 1905 елның 3 декабренә билгеләнгән спектакль афишасы, газета белдерүләре, анда катнашачак яшьләрнең исем-фамилияләре һәм киләчәк язмышлары да аның тарафыннан барланган иде.Узган елда Оренбургка барганда ул архивның хәзер кемдә булуын ачыклый алмадым. Мәдинә апада шулай ук И. Кудашев-Ашказарский тарафыннан 1907 елның башында оештырылган профессиональ «Сәйяр» театры, соңрак Оренбургта эшләгән «Нур», «Ширкәт» театрлары турында да бай мәгълүмат, шул исәптән ул чор артистлары фоторәсемнәре тупланган ике альбом бар иде Альбомнарның берсе бүген өлкә китапханәсе фондында саклана. Икенчесенең, ягъни егерменче еллардан башлап алтмышынчы еллар ахырынача Оренбург татар театрында эшләгән һәм үз дәвере артистларын якыннан белгән Хәдичә Таһирова- Ханская альбомының язмышы әлегә билгесез. Шуны да әйтеп китү кирәктер Оренбургның милләтчел зыялылары тырышлыгы белән ул шәһәрдәге театр труппасы да (хәзер Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге театр). 1906 елда ачылган татар китапханәсе дә өзлексез рәвештә эшләп киләләр. Бу ике оешма шул төбәктә татар телен, рухын саклауда бик зур вазифа башкарды. 1980 еллар ахырында кабат оешкан барлык рәсми милли җәмгыятьләргә ныклы нигез булды. (Оешкан дәвердә—«Белек». 1914-1925 елларда Исмәгыйль Гаспринский. 1925тән соң Хөсәен Ямашев исемен йөртүче бу өлкә китапханәсе дә 2006 елның октябрендә 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.) 2
2
•Хөсәения» мәдрәсәсенең хәлфә һәм шәкертләреннән бер төркем татарча театр уеннарын оештыру хыялы белән йөргән вакытта. 1906 елның көзендә, бу уку йортына шигъри җанлы Мирхәйдәр Фәйзи килеп керә. Ул Казан. Оренбург һәм
башка төбәкләрдә чыга башлаган татарча газеталарны, әдәби әсәрләрне даими укып баручы, ил-дөнья тормышы белән кызыксынып торучы яшьләрнен берсе була Өстәвенә. Орск шәһәре мәдрәсәсендә укыган дүрт кышта үзлегеннән каләм тоткаларга да өйрәнеп килә Аерым шигъри юллар, бәетләрдән тыш ул әле янарак кына «Татар туе» исемле бер күренешле сәхнә әсәрен дә язган була Шул пьесасын күпсанлы жингә һәм кодачалары алдында укып, «аларны хәйран калдыра* Әлбәттә инде, мәдрәсәгә яңа гына килеп керүенә карамастан. Ильяс хәлфә тирәсендәге шәкертләргә якынрак булырга тырыша
Мирхәйдәр, гаиләдә унберенче бала буларак. 1891 елның 1 ноябрендә дөньяга килә Шул сәбәпле бик иркә булып үсә. Алар яшәгән Күкшел авылы элекке өяз үзәге Орск шәһәреннән илле чакрымнар төньяк-көнбатыштарак. Уралтаунын бер тармагы булган Гөберлә тау-калкулыклары арасында. Гөберлә суы буенда урнашкан Утызлап йортлы Күкшел утарын булачак драматургның атасы Мостафа карт 1870 еллар ахырында нигезләгән була Чистай өязе Шахмай авылыннан (хәзер Татарстанның Яңа Чишмә районына керә) унтугыз яшендә. 1854 елда чыгып китеп. Орск каласына килеп урнашкан Мостафа мәхдүмне—биредә шәһәр сәүдәгәрләре үз итеп кабул иткән Миллионер Хөсәенев байларның яңа сатып алынган иркен җир-суларын, анда утлап йөрүче бихисап мал-туар көтүләрен кулда тотардай идарәче кирәк булгач та аларга язу таныган мулла баласын—«мишәр Мостафа*ны тәкъдим итәләр Бертуган Хөсәеневләрнен жир биләмәләре управляющие вазифасын ул 1905 елга чаклы, чирек гасырдан артыграк үти Күренә ки. Мирхәйдәр Фәйзи гади бер авыл баласы түгел Ул ярыйсы ук төпле тәрбия алган, зәвык күргән яшүсмер булып буй житә Төскә-биткә бик чибәр, чандыр гәүдәле була, «һәрвакыт жыйнак. пөхтә итеп киенгән булыр иде Сабыр холыклы, тыйнак кеше иде*.—дип искә алалар аны якыннан белүчеләр Ул балачактан ук бик күп җирләрдә була, төрле катламнан чыккан зыялы затлар белән аралашу бәхетен татый
Абыйсы Сәетгәрәй туена Оренбургтан Мәхмүт бай Хөсәенев белән анын яшь хатыны. Хөсәенев байларда эшләүче Мәхмүтгәрәй хатыны Фәриха белән. Казаннан сәүдәгәр һәм фабрикант Габдерахман Ишморатов ике хатыны белән киләләр Ишан хәзрәтләренә фикердәш булган дәү чалмалы, абруйлы муллалар да ул туйда катнаша, килгән кунаклар алдында үз уй-фикерләре белән уртаклашалар, билгеле Туйдай кайтышлый Мирхәйдәрлар берничә көнгә Казанда туктала Аларны Әхмәт бай Хөсәеневнен Кабан күле буендагы затлы өендә кунак итәләр
Ә 1906 елның җәендә исә Фәизуллиннар токымы кабат Казанда. Түнтәрдә һәм Шода авылында (Сәетгәрәй муллада) булганнан сон. Чистайда тукталып. Шахмай авылына да сәяхәт кылалар Соңрак Мирхәйдәр көндәлегенә *Шахмай уртасында бабамның ике катлы өе исән», дип теркәп куячак
Мондый сәяхәтләр, төрле дәрәҗәдәге төрле холык-гадатле кешеләр белән якыннан аралашу яшүсмер Мирхәйдәрнең зиһен офыкларын киңәйтә, билгеле Язучының киләчәк әсәрләрендәге төрле холыктагы персонажларны оста тасвирлый алу сәләтен үстерә
Оренбургта ул Мәхмүтгәрәй агасы белән Фәрихә җиңгәсе карамагында, алар өендә яши Дәрестән кайткач та күп укый, яза Шигырь-бәетләрен. мәкалә-хәбәрләрен газета-журналларга да тәкъдим нткәли Аларнын кайберләре Тимерша Соловьев нәшер иткән «Чүкеч* журналында. Казанда чыгучы «Әлислах* һ б газеталарда басылалар Шул көннәрдә ул көндәлегенә «Хәлфәләр зобани төсле түгел Бу яңа хәят мине бик тиз җәлеп итте Башта яңа уйлар, яңа хыяллар хөкем сөрә Шагыйрь булу, артист булу, музыкант булу кебек уйлар белән женләнәм». дип язып куя
3
Ләкин аңа «Хөсәения* мәдрәсәсендә озак уку насыйп булмый Күп уку. кичләр буе баш иеп язып утырулар Мирхәйдәрнең сәламәтлеген какшата 1907 елның язымда врач аңа тумыштан йөрәк авырулы булганлыгын белдерә Йөрәк өянәгеннән сакланып физик көч сарыф итмичә авыл шартларында яшәргә киңәш бирә Ильяс хәлфә шәһәр күләмендә беренче ачык спектаклен куярга җыенган бер вакытта.
м»
март ае ахырларында Мирхәйдәргә Оренбургны калдырып китәргә туры килә. Ул Орск шәһәреннән егерме биш-утыз чакрымнардагы Җүнәй авылында яшәүче абыйларына кайта Бу вакытта инде аның ата-анасы авылдан киткән. Орскиның үзәк урамнарының берсендә төзелгән ике катлы үз йортларына күчкән була Мирхәйдәр берникадәр вакыт үз яшьтәшләре белән аралашмый диярлек Хәятен биләп алган хасталык болыты кышын шәһәргә кайткач та тиз генә таралмый Чөнки барча таныш-белеше диярлек: «Порок сердцалы кеше озак яшәми»,—дип тәкърарлап тора Шушы сүзләр аны гомере буе сагалап йөриячәк, буйдак булып яшәргә хөкем итәчәк.
Ә бу вакытта Орск яшьләре шау-гөр килеп театр куярга дип янып йөриләр. Бу эшкә тотынырга аларны Казан каласыннан кунакка кайткан якташлары Шакир Мөхәммәдъяров күндерә. Ләкин әле алар «аулак өйләр»дә сөйләшеп утырулардан узмыйлар. Шакир да калага кабат тиз генә кайта алмый Гаяз Исхакый житәкләгән таңчылар төркеменең актив әгъзасы буларак, шул ук көздә аңа Казанны калдырып китәргә туры килә Университетта уку хыялын тормышка ашыру өчен ул Орскидан бик еракта урнашкан С -Петербургка барып төпләнә. Үз шәһәрендә исә театр уены уйнарга хиресләнеп өлгергән яшьләр—бертуган Гобәйдуллиннар, Габдулла Мангутов. Әхмәтгали Багданов. Мәгъсүм Шәмсетдинов кебек теләктәшләре генә кала
1907 елда Орскиның зыялырак һәм баерак катламы хәйрия оешмасына берләшә. «Шәрекъ көтепханәсе» исемендә китап кибете ачуга ирешә Аның уку залына татарча, русча һәм төрекчә басылучы газета-журналлар кайтарыла һәркем аларны анда барып укый ала. «Шәрекъ көтепханәсе» үзе дә Оренбург, Казан басмаханәләренә заказлар биреп, берничә заманча китап чыгаруга ирешә Форштат бистәсе тарафындарак урнашкан ул «кыйраәтханә»гә тиздән Мирхәйдәр дә бик теләп йөри башлый 1911 елда Хәйрия жәмгыяте мөстәкыйль китапханә ачу өчен шәһәр уртасында иркен бер бинаны сатып ала (Фәйзуллиннар яшәгән урам чатында урнашкан ул милли китапханә 1962 елга чаклы шәһәр халкына хезмәт итте ) Себер белән иркен казакъ иле чикләрендәге өяз башкаласы Орскига ара- тирә рус театр төркемнәре килеп чыккалыи Гимназия укытучылары белән шәһәр яшьләре үзләре дә спектакльләр куйгалыи (Аларда тәүге артистлык чиркануын икенче бер якташыбыз, совет чорының күренекле язучысы Лидия Сәйфуллина да ала Атасы ягынннан ул да Чистай өязенә бәйле.) Андый спектакльләрне карарга Мирхәйдәр дә баргалый. һәм 1909 елның кышында шундый бер тамашадан сон ♦ Ике Хәсән» исемле пьесасын яза Пьеса яшьтәшләре тарафыннан хуплап кабул ителә Театр уены уйнарга хыялланучы яшьләрнең тәмам тупланып житүенә ул бер этәргеч була Шундый яшьләрнең беренчеләре сафына кергән Мәгъсүм ага Шәмсетдиневнен соңыннан сөйләвенчә. «Ике Хәсән*не аулак өй утырышларында берничә мәртәбә уйнап караганнар, әмма халык алдына чыгарга аларга мөмкинчелек бирмәгәннәр
1909-1911 еллар аралыгында Мирхәйдәр байтак кына шигырь ижат итә. Үрнәк, өлге итеп, нигездә. Габдулла Тукай шигъриятен сайлый. Мирхәйдәр шигырьләрен бу елларда Казан. Әстерхан. Троицкида нәшер ителүче газета-журналлар бик теләп бастыралар 1912 елда ул шигырьләр Казанда китап буларак укучы хөкеменә тапшырыла Шушы ук дәвердә ул Клавдия Лукашевичнын «Чәчәкләр арасында» исемле пьесасын тәржемә итә һәм ул тәржемәне «Сабах» китап ширкәте бастырып та чыгара Бу пьеса Мирхәйдәрне театр сөючеләр арасында таныткан беренче әсәр була «Чәчәкләр арасында»ны ул елларда байтак үзешчән төркемнәр сәхнәләштерэ.
1911 ел Мирхәйдәрнең күпкырлы ижатынын тәмам ачылып китү елы санала Шул елның жәендә Орскига «Сәйяр» төркеме килә Алар күрсәткән өч спектакльнең икесендә Мирхәйдәр дә катнаша «Орск тарихында татарча театрны башлап уйнаучы «Сәйяр» булса да. сәхнәдән иң беренче сүзне әйтү мина насыйб булды «Оят яки Күз яше» драмасындагы Маһи булып сәхнәгә иң тәү кердем.» дип яза ул көндәлегенә Көндәлекнең алдагырак битләрендә: «Кыштан ук театр кую уе белән репетициягә тотындык. Беркөн беребезнең, беркөн икенчебезнең өенә барып репетиция ясыйбыз», дип тә теркәп куелган Ләкин ни сәбәпледер ул кышта алар зур сәхнәгә чыга алмыйлар. Спектакль куярга губернатор рөхсәте
соңлабрак килгәндер, мөгаен Ә менә «Сәйяр» төркеме китеп өлгермәстән. бер ай дәвамында ике зур театраль кичә уздырыла 1911 елнын 9 августында зур сәхнәдә «Югалган хатын» белән «Түләшү» пьесалары куела 11 сентябрьдә «Бүләк өчен» «Кияү эзләү». «Кызлар шулай кызык итәләр», ә 10 декабрьдә «Яшь хатын» әсәрләре уйнала Боларны сәхнәләштерүдә унөч ир-егет (өч бертуган Гобәйдуллиннар. Габдулла Хәсәнев. Гариф Галиәкбәрев һ б ) катнаша Мирхәйдәр шуларнын һәрберсендә хатын-кыз рольләрен башкара («Сәйяр» афишасыннан башлап анын сәхнә псевдонимы М Мирфанская була) Шушы вакыйгалардан сон Орск яшьләре һәр елда татарча дүртәр-бишәр спектакль куярга керешәләр Спектакль куюдан жыелган акчаны Хәйрия жәмгыятенә тапшыралар Тәүге «артистлар» төркеменә тиздән булачак халык артисты Хәким Сәлимжановнын ике абыйсы һәм беренчеләрдән булып мактаулы Хезмәт батыры исемен алачак артист Мифтах Әпсәләмев тә килеп кушыла 1918 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырылгач, бу төркем шактый киңәйтелеп, яңа вазифалар йөкләнеп. «Төрек-татар яшьләре оешмасы* исеме белән йөртелә башлый «Төрек-татар яшьләре»нен тәүге зур эше ♦Галиябану» пьесасын кабат сәхнәләштерү була
1911 елда Мирхәйдәр Фәйзи тиз арада популярлашып киткән, байтак театр коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән «Яшьләр алдатмыйлар* һәм төркемләше, фикердәше Габдулла Әмиров белән бергә «Бизәнү» комедияләрен язып төгәлли «Яшьләр алдатмыйлар»нын тиздән китап булып басылып чыгуы һәм «Сәйяр» тарафыннан сәхнәләштерелүе Мирхәйдәргә ижади дәрт өсти
1913 елда аның икенче шигырь китабы «Яшь күңел» Казанда басылып чыга Шул кышта ул Орскида *Кызганыч» (1914 тә аерым китап булып басыла). «Тәкъдирнен шаяруы» драмаларын, жәй айларында Жүнәйдә бер пәрдәлек «Авыл бәйрәме» исемле шаян пьесасын язып төгәлли Бу өч әсәр дә төрле-төрле тарафларда уйнала башлый *Авыл бәйрәме»н 1921 елда автор ике пәрдәле итеп үзгәртә һәм иң элек Юлык авылы яшьләре белән бергә сәхнәләштерә (Бу пьеса 1924 елда Казанда нәшер ителә.)
Татар драматурглары арасыннан шундый бәхеткә ирешүчеләр исемлегендә, мөгаен. Галиәсгар Камал, Кәрим Тннчурин. Тажи Гыйззәт. Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин теркәлә аладыр Мәгәр. Мирхәйдәр Фәйзи ижат иткән, татар халкының иң олуг мирасына әверелгән әсәр—«Галиябану» музыкаль драмасыдыр Ул әсәр инде татар сәхнәсенең сүнмәс бер жәүһәре булып калыр Элекке СССР биләмәсендәге төрки телдә эшләүче театрлар арасында «Галиябану»ны сәхнәләштермәгәне бик сирәктер 4
4
М. Фәйзи жәйге айларда авылда яшәүне хуп күрә Авыл яшьләрен самимирак, узара аралашуда үзе кебек үк гали дип исәпли Аның көндәлекләрендә бу фикерне раслаучы язмалар бик күп Менә 1913 елнын декабрендә Жүнәйдә узган туй күренеше язмалары Ул анда Гариф Галиәкбәревнең туенда кияү егете сыйфатында катнаша «Кыз (өе) янында Җүнәй һәм Дүрткүл егетләре жыелган (Жүнәй утарының төп халкы күршедәге зур Дүрткүл авылыннан чыккан ) Кунакларны араларыннан гармунда уйнап, жырлап үткәрделәр Сыйлар мул каз итләре табаклап Уен. җыр, бию Ута матур тавыш белән яшь кенә егетләр җырлыйлар Берн артыннан берсе төшеп шундый өздереп бииләр Яраббым бөтен матурлыкны авыл өстенә генә түккәнсең икән Дүрткүлдән Хәсән Зөфәрев исемле унсигез яшьлек егетнең җырлары шундый үзәгемә үтте, шундын көчле тәэсир бирде ки Шундый саф. матур тавышлы егетләре бар халык та бәхетле булмаса •
Көндәлектән мондый озын өзекнең китерелү сәбәбен укучы озакламый аңлар Мирхәйдәр Фәйзинең иң югары бәяләнгән, бүген дә сәхнә түреннән -..-м . .... ижат җимеше—«Галиябану, музыкаль драмасының автор күңелендә бөреләнә башлаган көннәргә якынлашабыз 1913-1916 еллар аралыгында М белән Дүрткүл яшьләре уеннарында еш катнаша Кичке уеннарда кызларның ла үзләрен тиң. тигез тотуларын билгеләп үтә Яшьләрнең һич кыстатмыйча җырлый
алуларына, җитез итеп, тыпырдап биеп китүләренә соклануларын көндәлекләренә даими теркәп бара. Шәһәр яшьләре андый түгел, үзләрен авылныкылар кебек иркен тота белмиләр, дип зарлана Авылга кайтканда үзенең дә мандолинасын калдырмавын белдерә.
Менә 1914 елнын 12 июленә караган язма «Мәмәшевләр яшьләр өчен зур гына мәжлес ясады. Дүрткүлдән дә байтак егетләр, шул жөмләдән Хәсән дә килде Гатиятулла. Хәким—оста гармунчылар. Хәсән. Шаһидулла, Хәким—шәп җырчылар. Хәмкәй. Локман. Фәтхулла—матур биючеләр. Сиптерәбез!» Ләкин андый күңелле кичәләр озакка бармый Шул елның августында башланган Беренче Бөтендөнья сугышы бу яшьләрнең күбесен юк итәчәк яки гарипләндереп кайтарачак Озакламыйча жырчы Хәсән дә иптәшләре белән шунда китеп югалачак Мирхәйдәр сугышка китүче Хәсәнне үз атына утыртып озата барган, аның мон-хәсрәтле соңгы жырлавын озак вакыт оныта алмаган. Хәсәннең госпитальдә үлү хәбәрен ишеткәч тә ул бик өзгәләнә Менә 1916 елнын 28 октябренә караган көндәлек язуы «Күңелемә бик якын тоелган Хәсәннең лазаретта үлгәнлеген ишетеп иңрәдем Моңлы жаның мәңге ямьнәрдә йөзсен, дус1 Илеңне күрәлмый тилмереп үлдеңме, яшь жан? Синең үлемең мине рухан газаплый. . Синең матур хәрәкәтләрең, мәгъсүм кыяфәтең, саф тавышың күңелемдә кадерләп тирбәтелер, туган! Синең белән ике ел таныш булып, егерме тапкыр күрештем Ямьле йөрешләр, күңелле утырышлар бар иде Алар үтте, син үлдең, хуш!» Әдипнең «Җырчы Хәсәнгә» дип исемләнгән шигыре дә бар Аның бер өлеше шушы икеюллык белән тәмамлана
Мин сөямен халкымны, син халыкның алтыны.
Моңнар белән сызылып чыга яшь күңлеңнең язкыны.
1914-1915 елларда Мирхәйдәрнең аерым шигырьләре матбугатта басыла, К Лукашевичның тагын бер пьесасының тәржемәсе «Корым тазартучы* исеме белән «Ак юл* журналында дөнья күрә Бу елларда Орск яшьләре жиде мәртәбә спектакль куялар Мирхәйдәрне иң сөендергәне—ниһаять сәхнәдә яшь артистканың пәйда булуы 1915 елда «өч мәртәбә театр уйнадык. Камилә туташ Гомәрова Орск сәхнәсе тарихында кызлардан беренче каһарман булды», дип яза ул көндәлегенә Ә аннан алдарак исә шул жәйдә Җүнәй авылында оста гармунчы Вафа Әдһәмов белән очрашу-танышуы тасвир ителә. «Августның 2се Калага үтеп барган Юлык никрутлары белән күрешү Вафа исемлесенең гармунны ифрат матур һәм сөйкемле кыланып уйнавы белән күңелемнең самими дуслыгын казануы Бер елга калып, Орскидан кайтып барышында Вафа белән кабат утырыш матур көйләр уйнавы, күңелемдә матур типлар, матур уйлар тудыруы», дигән сүзләр теркәлгән ул очрашу турында Кайбер Европа мәмләкәтләре биләмәсенә тиң җир- биләмәгә ия булган Орск өязенең бер читендәрәк урнашкан Юлык авылы белән Мирхәйдәр Фәйзи тагын дүрт ел чамасы вакыт үткәч якыннанрак танышачак 1919 елның февралендә аны Рәмиев байларның Юлыкта ачкан китапханәсен саклап калу өчен шунда эшкә җибәрәчәкләр
1916 елнын җәендә Орскига «Нур» театры артистлары килә. Бу театр җитәкчеләреннән Исхак Әлмәшев белән Мирхәйдәр «Хөсәения»дә бергә уку көннәреннән бирле, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина белән «Сәйяр» труппасының шәһәргә беренче мәртәбә сәфәр кылган көннәреннән таныш була Бу юлы да Мирхәйдәр сәхнәдә алар белән бергә берничә роль башкара.
Шул ук көннәрдә ерак Малмыж шәһәреннән борчулы хәбәр алына Фатыйма апасының хәле начар икән. Мәшәкатьле озын сәфәргә чыгып китәсе була. Сәетгәрәй агасының Орскига кунакка килгән улы Сәгыйть белән алар 7 июль иртәсендә юлга кузгалалар (Сәгыйть Гәрәй улы Фәйзуллин соңрак Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, әдипнең әдәби мирасын барлап чыгаручы буларак дан казанды ) Мирхәйдәр. Малмыжда озак тормастан, агасы яшәгән Шода авылына юл тота (Бу авыл хәзер Татарстанның Балтач районына керә.) Әдипнең көндәлегендә Шода авылы тирәлеге күренешләрен, анда яшәүчеләрнең гореф- гадәтләрен тасвирлауга багышланган битләр байтак Аларны көндәлек сәхифәләре итеп түгел, саф әдәби әсәр битләре кебек мавыгып укыйсын. «Кешеләрнең киенү
рәвеше дә бездәгенең тәмам киресе дип әйтерлек Хатын-кызларда да аякта чабата, тула оек Күбесенең өстендә кызыл күлмәк. Кызларның билендә матур альяпкыч Кырдан кайтканда кызлар бик киенешеп кайталар Ялтырап торган уракларын кулларына тотып, ваграк атлап нык басып китүләрен авылның иң матур күренешләреннән санарга ярый » Шушы сүзләр янәшәсендә мондый юллар да бар «Иген уру машиналары татар авылларында таралмаган әле. кул белән уралар Ж.ир өсте кызыл яулыклы абыстайлар белән тулган була •
Әмма бу авылда Мирхәйдәр күңеленә иң хуш килгәне—яшьләрнең саф сулы чишмә буенда очрашу-аралашулары, шул тирәдәге болында яшьләр оештырган уеннар була Үзенең алардан өлкәнрәк булуына карамастан (ана инде егерме биш яшь тулып килә). Мирхәйдәр дә яшьләр уенына бик теләп катнаша Хәтта ки бер яшь кыз белән дус, сердәш булу дәрәжәсенә ирешә Авылга 1923 елда килүеннән соң Мирхәйдәр Шода авылы истәлекләренә багышлап «Сәрвиназ» исемле хикәя һәм «Ибрай яры янында» шигырен яза
Тау башында Сабир, Габду.гю. мин Тау астында кызлар су ала Ал чиләген асып, вак-вак басып Гыйлембану килгәч, бу бала Ачларына бәхте баскан кебек.
Күккә ашкан кебек куана
Бу шигырьдә Мирхәйдәрнең бер яшь кызга булган хис-тойгылары чагылыш тапкан Кызга гыйшык тотып йөргән һәм соңрак аңа өйләнгән «Ибрай*ның шигырь авторына дус булганлыгына ишарә дә бар соңгы строфада «Сәрвиназ» хикәясендә исә шушы ук мәхәббәт өчпочмагы чак кына башкачарак тасвир ителә
Малмыж-Шода якларында йөреп кайтканнан соң Мирхәйдәр Фәйзи яна әсәр язарга керешәчәген белдерә Менә аның 1916 елның 8 октябрендәге көндәлек язмасы «Казан ягы авылларында йөреп кайттым Бу яктагы авылларда күргән матур күренешләрдән файдаланып «Сәгадәтбану» исемле пьеса язу уе туды Көннәрем шул хакта мәшгуль булып уза башлады • Шушы юллардан сон чак кына арырак. 28 октябрь битендә жырчы Хәсәннең «лазаретта үлеп калуы» турындагы хәбәргә бәйле кайгы-хәсрәт сүзләре теркәлгән Бу көндәлек язмаларыннан күренә ки, булачак пьеса каһарманнары Хәлил, Исмәгыйль. Галиябану образларын тудырган дәвердә авторның күзалдында Шода авылы яшьләренең тормыш-яшәеше генә түгел, шулай ук Җүнәй белән Дүрткүл яшьләренең үзара багланышлары да торган Кайбер хезмәт авторлары язганча, Хәлил образына төп оеткыны салучы оста гармунчы һәм жырчы Вафа Әдһәмов кына булмаган Сәхнәдә атып үтереләчәк Хәлил артында, ана сөялеп фажигале язмышлы жырчы Хәсән дә тора, Шода авылы егете «Ибрай» да шул тирәдә шәйләнә Галиябану образы да ниндидер мифик бер Сәгадәтбану копиясе генә түгел Ул образ артында Шода. Җүнәй, Дүрткүл кызлары шәүләсен дә. Орск сәхнәсендә балкып алган «мөкәммәл кыяфәтле» Камилә туташ Гомәрова язмышы чагылышын да күреп була (Камиләне үзе теләмәгән, өлкәнрәк яшьтәге кешегә кияүгә бирәләр ) Әсәрнең тәүге исеменә карата да кайберәүләр белән бәхәскә керәсе килә Сәгадәтбану исем-атамасын хәзерге татарачага күчерсәң. Бәхетлебану була Бәхетлеме соң пьесада сурәтләнгән кыз5 Юк. әлбәттә Күзалдында сөйгән яры атып үтерелгән кыз берничек тә бәхетле була алмый Мина калса, Мирхәйдәр Фәйзи б> әсәрен
бәхетле кыз образын тудырмакчы булган Әмма язып бетерү дәверендә инде ул аның язмышын үзгәрткән Ә баштарак, пьеса исемен сайлаганда анын күптәнге кумиры Галимжан Ибраһимовның «Сөю—сәгадәт» әсәре йогынтысында булуы да бик ихтимал Мирхәйдәр дә авыл яшьләренең үзара мөнәсәбәтләре, сөю-сөешсләре йогынтысында шушы әсәрен язарга утыра (Г Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр* романын укыганнан соң әсәрләнгән Мирхәйдәрнең шундук мәкалә ялып. аны «Идел» газетасында бастыруын да искә төшерик )
Соңгы унбиш-егерме елда татар һәм башкорт матбугатында (бигрәк тә Башкортстандагы күршеләрдә) «Галиябану» әсәренең язылу вакыты һәм анда
тасвирланган вакыйгаларның жирлеге мәсьәләсендә байтак кына хата фикерләр әйтелде һәм язылды Имеш, ул пьеса Юлык вакыйгаларына бәйләп. Юлык авылында язылган (Алда әйткәнемчә. Мирхәйдәр Юлыкка эшкә 1919 елның башында жибәрелә 1921 елда ул Юлыкта «Кызыл йолдыз* драмасын яза ) Әле 1006 елда гына да Башкортстанда яшәүче бер татар журналисты Казанда басылган мәкаләсендә «Галиябану» Баймак төбәге вакыйгаларын чагылдыра, әсәр шунда язылган, дигәнрәк фикер белән чыкты Шундыйрак «гыйльми язма»ларны укыгач, бер сорау туа Мирхәйдәр көндәлекләрен алып укыганмы соң бу каләм әһелләре5 * 7 Мирхәйдәр эзләреннән йөргәннәрме? Ул көндәлекләрдә акка кара белән язылган ич «Галиябану* пьесасы 1916 елның октябрь урталарында языла башлый һәм өч айдан сон Орск шәһәрендә тәмамлана 1917 елның башында ул Оренбургка, «Ширкәт» труппасы режиссеры Вәли Мортазин-Иманскийга жибәрелә Вәли үз тәкъдимнәрен язып пьесаны кире кайтара. Мирхәйдәр кулъязмага өстәмәләр кертә һәм аны тиз арада кабат Оренбургка озата. «Ширкәт» артистларына әсәр ошый, бик хуп күреп, аны тиз арада сәхнәгә чыгаралар «Галиябану» Оренбург театры бинасында шул елның 19 март кичендә халыкка тәкъдим ителә Галиябану ролен татар халкының булачак күренекле артисты, мөлаем тембрлы тавышлы Сара Байкина. Хәлил ролен Вәли Мортазин. Исмәгыйль ролен Госман Садыйков бик оста башкарып чыгалар Алар уенын халык дәррәү кубып хуплый Шул ук елның 15 декабрендә пьеса Оренбургта кабат уйнала 1918 елның кышында исә Казан сәхнәсендә куела. Ә 1922 елда Г Ибраһимовның хуплаулы кереш сүзе белән Казанда китап итеп басыла
«Галиябану»ның беренче мәртәбә сәхнәгә куелуын бозып күрсәткән тагын бер үкенечле фактны билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Милләтебез данын дистә еллар дәвамында акларга тиешле, дәүләт күләмендә әһәмияте зур булган «Татар энциклопедиясе» китабының икенче томында, шушы әсәргә багышланган мәкаләсендә, театр белгече И Илялова «беренче тапкыр Оренбургта аны «Нур» труппасы куйды», дип яза. Ә бу труппага багышланган махсус язмаларда исә: «Нур* 1916 елның язында Оренбургтан китә, шул елның көзендә эшчәнлеген Уфада дәвам иттерә», дип белдерелгән.
Орск шәһәре үзешчәннәре дә «Галиябану» әсәрен 1917 елның 29 декбарендә сәхнәләштерәләр Монда Галиябану ролен икенче бер күренекле шәхес— Башкортстанның булачак халык артисты Майбәдәр Юсупова башкара. Галиябану— Бәдәрнең Орск сәхнәсендә уйнаган икенче роле 1917 елда инде ул Идрис Багдановнын «Югалган хатын» пьесасын куюда Люси псевдонимы белән катнашкан була Соңрак та ул Орск сәхнәсендә берничә пьесада жырлы-биюле рольләрне башкара Орскида укытучылар курсын тәмамлаган, татар, башкорт мәктәпләрендә укыткан һәвәскәр артистка Майбәдәрне 1926 елда Башкорт дәүләт театрына кабул итәләр. Тиздән ул театрның йөзек кашына әверелә
Орск сәхнәсендә уйнаучылар рәсми рәвештә артист исемен йөртмәсәләр һәм рәсми театр трупппасы дип игълан ителмәгән булсалар да, Мирхәйдәр Фәйзиләр чорынннан алып 1960 елларга кадәр шәһәр халкына даими рәвештә театр уеннарын уйнап киләләр Егерменче еллардан башлап ул шәһәрдә Беренче Май исемен йөртүче татар клубы эшли, аның штатында драма түгәрәген житәкләүче ике кеше була Соңгы шундый житәкчеләрнең берсе мәшһүр шахматист Гата Камскийнын бабасы, профессиональ артист Сабиров-Камский иде Ләкин 1960 елда ул клуб ябылды Шул рәвешле илле еллык тарихы булган Орск шәһәренең милли театры да таркалды
5
Чирек гасырлык ижат гомерендә Мирхәйдәр Фәйзи жәмгысы 16 оригинал һәм
7 тәржемә пьеса авторы буларак таныла Ике шигырь жыентыгы, үзе жыеп туплаган «Халык жырлары* китабы, кечерәк бер китаплык хикәяләр һәм житмештән артыграк дәфтәрне берләштергән көндәлекләр дә—анын шома каләме белән язылган ижат жимешләре Аның драма әсәрләреннән «Асылъяр* (1919, Орск), «Кызыл йолдыз» (1921, Юлык), «Ак калфак» (1922, Темәс авылы). «Адашкан күңел» (Темәстә языла башлый. 1923 тә Уфада төгәлләнә) татар һәм башкорт театрлары тарафыннан
Һәммәсе дә кат-кат сәхнәләштерелгәннәр «Кызыл йолдыз* белән «Адашкан күнел* пьесалары—Татарстан Республикасы күләмендә оештырылган конкурсларда алдынгы урыннарны яулап алган әсәрләр Бу төркемдәге пьесалар һәм «Галиябану» берничәшәр тапкыр Г Камал исемендәге Татар дәүләт театры сәхнәсендә дә куела Мондый бәхеткә сирәк драматурглар ирешә алган Андый бәхетлеләр исемлеге зур түгел. «Галиябану» музыкаль драмасы шундый жанрдагы беренче татарча пьеса рәвешендә дә. эшләнеше ягыннан камил, төгәл, житлеккән әсәр буларак та милли жәүһәрләребезнен тәүгеләреннәндер. Ул әсәр татар сәхнәсенең сүнмәс бер йолдызы Элекке СССР мәмләкәтенә кергән төрки телдә эшләүче театрлар арасында «Галиябану»ны сәхнәләштермәгәне бик сирәктер Башка бер милләт жимеше булса, андый әсәр күптән инде әллә кайчан рус теленә һәм башка телләргә тәржемә ителгән булыр иде
Алда сурәтләнгән фактлардан соң күрәбез ки—татар театрының 100 еллык олуг юбилена драматург Мирхәйдәр Фәйзинең керткән өлеше лә зур икән
Соңгы сүз итеп, аның иҗатын һәм исемен киләчәк буыннарга саклау кирәклеге турындагы фикерләремне дә әйтеп үтәсем килә
1 Орск шәһәрендә ул яшәгән йорт диварына 1972 елда истәлек тактасы беркетелгән иде (Язучылар берлеге исеменнән ул эшне башкаруда мин турыдан- туры катнаштым, ике мәртәбә барып ул шәһәр җитәкчеләре белән сөйләштем Хат-юллама копияләре әле дә миндә саклана ) Кызганыч ки. 1994 елда әлеге шәһәргә барганда без. Зөфәр Бәширов белән икебез, андый истәлек тактасын күрмәдек. Кемдер аны йолкып ташлаган, аны алдыру турында рәсми карар булмады, дип аңлаттылар Шул эшне яңадан кузгатасы, ул истәлек тактасын урынына кайтару чарасын күрәсе иде
2. М Фәйзи 1928 елда хәзерге Баймак шәһәрендә вафат була һәм бик хөрмәтләп шәһәр уртасындагы революция каһарманнары каберлегендә җирләнә Туфан Миннуллинның да тырышлыгы белән сиксәненче елларда кабер өстенә җыйнак кына мәрмәр таш куелган иде Шул ук 1994 елда ул каберлектә булганда без кабер ташын да очратмадык Анын урынында тимер казык кына тырпаеп тора иде Бу вандализмны башкаручылар татарны сөймәс бәндәләр, әлбәттә
3 Шушы язмама тотыныр алдыннан шәһәр үзәгендәге бер-ике китапханәгә кереп. Мирхәйдәр Фәйзинең 1957 елда чыккан ике томлыгын эзләгән идем (>л томнар Сәгыйть ага Фәйзуллин тырышлыгы белән дөнья күргән иде ) Аларда юк андый китап Милли китапханәбез фондында ул ике томлык бар. әлбәттә Ләкин кулга алгач та таралып китәргә торган, меңләгән куллар аша үтеп, тузып беткәннәр Мирхәйдәр Фәйзи кебек олуг шәхеснең китапларының илле ел дәвамында бер тапкыр да кабат басылмавы аяныч хәл. билгеле Анын иң популяр әсәрләрен туплаган бер томлыгын һәм аерым китап итеп үзенең һәм атасының көндәлекләрен бастырырга күптән вакыт җиткәндер инде
Шул томнарны кулга тотып уку өмете белән