КИҢЛЕКЛӘРГӘ ДӘШӘ ДАЛА ҖИЛЕ


Төнге Кояш иле
Доньянын да чите- бар бугай ла. Дөньяның да чиге бар бугай.
Таш өстендә үсә кара каен,
Таш өстендә үсә карагай.
Таллары да бүтән, таңнары да Бездәгечә атмый бу якта. Фиордларны* 1 поляр йокысыннан Альбатрослар елап уята.
Сулар белән каймаланган бу җир. Кыя-ташлар белән чигелгән.
Ак чалмалы таулар оеп тора. Күшеккәндәй котын җиленнән.
Яланнарда болан утлан йөрн Җилдәй җитез когын атлары... Саумы. Норвей, төнге Кояш иле.
Бөек сәях җаннар Ватаны.
Сәяхләрен ил-кыйтгалар ачкан.
Юл сораган йолдыз, кошлардан.
Харитаң да синең
Внкншлар
Корабына шундый охша1ан.
' Фиорд ЛИЦПЧ култыгы
Газинур МОРАТ (1959) - шагыйрь. публицист; "Мин дөньямы тыңшич". "Ту6.>
"Тон/с .мгерелеш" һ 6. китаплар авторы. Татарстан Я п/чьпар берлегенең
I Исхакый иссмендмс премиясе ыуреаты. Казанда яши
Гаярь варягларын варисларга Юл күрсәткән—булган юламан. Тарих кәрваннары йөрн бүген Викинглар үткән юллардан.
Дөньянын да чиге бар бугай ла. Чите анын. ахры, бу якта. Фиордларны поляр йокысыннан Альбатрослар елап уята.
Үзеңнеке булсын
Безнең җиребез зур һәм бай. әмма анда тәртип юк
IX гасырда славян илчеләренең варягларга язган хатыннан, Нигезеңне ятлар корып бирсә.
Үзеңнеке булмас нл-эргәң.
Кай кавемнәр, әнә. патшасын да Җир читеннән дәшеп китергән.
Җиребез бай. имеш...
Үзебезне
Үзебездән кирәк якларга.
Үз-үзеңә хуҗа булалмасаң,
Баш орасын килеп ятларга.
Нигезне шул үзен кору кирәк.
Тараладыр ятлар корганы.
Бәрәкәтсез илнең нлэте дә,
Милләте дә аның кол бары.
Үзеңнеке булсын ишек-капкан,
Үзеңнеке тәрәз, бусагаң...
Ә варяглар, әнә, үз йортыннан Гасыр могҗизасы1 ясаган.
Кимлек-хурлыгын да күргән халык,
Сау саклаган әмма үзәген.
Ә бит, бер уйласаң, бу дөньяда Татардан да азрак үзләре.
Санда түгел, җандадыр шул зурлык,
Хурлыгы да каннан киләдер.
Иң зур илдә яшәп.
Зурлыклар да Кечерәя бара нигәдер.
Буйда түгел, уйдадыр шул хикмәт,
Безнең уйга кырау тигәндер.
Иң бай илдә яшәп,
Иләте дә
Фәкыйрьләнә бара нигәдер.
2005 елда бәйсез Норвегия дәүләте төзелүгә 100 ел тулды
Җире дә бай. әйе, иле дә зур.
Чоры үзгә, үзгә заманы.
Мен ел үткән юкса...
Ә тәртип юк.
Тәртип ягы һаман чамалы.
Тишек акча
Нумизматны нәүмиз итмик әле. Шигыремә керсен сәмән дә.
Варя! ларда борын-борынгыдан Тишек акча йөргән гамәлдә.
Мәгәр берни үзгәрмәгән: казна Тишек акча суга бүген дә.
Шул тишектән күккә бактын исә, Алтын тәңкә Кояш күренә.
Ил-көненә бәхет иңә. имеш.
Шул тишектән баксаң Кояшка. Шундый ырым булган.
Ышанганнар...
Ышаныч шул кирәк иң башта.
Ышаныч шул кирәк...
Сәгадәтле
Хәят корыйм дисәң илеңдә.
Үз Кояшың күренерлек кенә Тишек акчаң булсын кимендә.
Ышаныч шул кирәк...
Үз эргәңдә
Ятим икәнеңне белсәң дә. Идел-йортка кот. бәрәкәт иңсен Тишек акча йөртәм кесәдә...
Тромсёда Руаль Амундсен һәйкәленә эндәшү
Ерак бабаларың Америка
Ачып йөргән мең ел элгәре. Эмма сәер: кыйтга хәтерендә Сакланмаган никтер эзләре.
Дөнья ганимәтен эзләгәндер Ушкуйник ич булган алар да.
Э үзләре кыйтга күкрәгенә Онытканнар казык кагарг а -
Казыкны шул юлбасарлар түгел. Илбасарлар кага, дисеңдер. ...Тарих үзе казык башындагы Чәрдәкләнгән чүлмәк ишедер.
Баскын каккан казык башларында Оеп тора әле күп серләр.
Чүлмәк кыйпылчыгын имла итеп. Үз тарихын яза үксезләр.
Баскынлыкка бәя үзгәрмәстер. Үзгәрсә дә сулар агышы.
Хәбәр булып хәрабәләр калка— Үксезләрнең рәнҗеш, каргышы.
Син үзең дә казык какмый гына Яңа кыйтга ачкан гаярьсең.
IIл-халкыңны ганимәтле итеп.
Күк биргәндер гадел бәясен.
һәр кавемнең Күкләр бүлеп биргән Иманасы бардыр, ил-җире... Баскынлыкка өйрәтмидер ләса Китаплар да—Тәүрат. Инҗиле...
Күпме кавем әле илен, җирен Хәтерендә яшреп саклыйдыр. Үксезләрнең бу Җирдәге хакы Коръән кәлимәсе чаклыдыр.
Татарча ит
Гәрәй Рәхимгә
Дөнья әдипләре мәҗлесендә Вәкаләтле вәкил бүген без.
Туган илдә үги саналсак та.
Күк астында үги түгелбез.
Дөнья әдипләре мәҗлесендә һәркайсыбыз табын түрендә. Чәркәләрне чәкештергән чакта Шәраб түгел, шигырь түгелә.
Тел белү дә юкса ташка үлчим.
Ә татарча беркем аңламый.
Ә аңлашыйм дисәң, сүз дә кайчак Хаҗәт түгел бугай әлләни.
Кәлимәсен, әнә, белмәсә дә.
Үзен белә Мәгьрнб татарның. Татарча ит... Авыз итеп карыйк. Шундый тәгам-сые бар аның.
Мәгьрнб юкка татарланып тормас. Бардыр бер-бер дәва-име дә,— Без дә менә татарча ит уртлап Утырабыз Норвей илендә.
Җир читенә килеп, үзебезчә Сыйланабыз—менә галәмәт!
Көяз Мәгъриб татарча ит ашый —
Халкы, ахры, шуңа сәламәт.
Җир читенә килеп, үзебезчә Янә яшәп аллык бүген без.
Туган илдә үги саналсак та.
Күк астында үги түгел без.
Иңрәү
Әхәт Мхшинскийга
Үя әртепләр булмый Гомерләрнең
Күкләр язган аять-сүрәсен.
Дөньялыкта адәм баласына Иңрәп яшәү язган, күрәсең.
Җан үзе дә Гүя
Иңрәп яткан
Бер нарасый бала биләүдә.
Бу дөньяга кыеп әйткән сүз дә Әверелә бара иңрәүгә.
Күкләр иңри безне кисәтәдер.
Калебләр шул шактый өшәнгән...
Эдвард Мунк. «Иңрәү». Ялгыз мәхбүс.
Иңрәү ишетелә төсләрдән.
Чатыр
Өнсез чаг ы әле чатырымның. Көйсез мәле әле көемнең.
Гази кылычы да кисә алмас Бер чуалган гомер төенен.
Бөгәрләнеп ягам чатырымда. Карында! ы сабый шикелле. Үкси-үкси бу дөньяга кабаг Кайтуларым гына икеле.
Нарасыйдай ятам бөгәрләнеп. Дала карынында чатырда.
<■) кылганнар ■ үя гөслә кылы Киңлекләр! ә мине чакыра.
Киңлекләргә дәшә Дала җиле... Күгем биек, түбәм тәбәнәк. Дүңгәләктәй үтен бара гомер, Җилләр уңаена тәгәрәп.
Дүңгәләктәй үтеп бара дәвер. Җилләр I үя чаптар аңарга. Чагыр булып тын курганнар гына Тамырланып калган далада.
Тамырланып калган хәрабәләр. Исем-атамалар, дагалар. .
Шул дагалар мәллә Дала җанын
Ялалардан торган аралап?
Шул дагалар мәллә, дога булып. Чал Даланың серен саклаган?.. Атамалар гына кала икән.
Бер егылып төшкәч атлардан.
Ияләр!ә иярәсе икән.
Бер мәтәлеп төшкәч иярдән.
Үксез Дала җиле исә...
Аңа
Өнсез дүңгәләкләр ияргән.
Нарасыйдай ягам бөгәрләнеп.
Дала карынында чатырда.
Э кылганнар гүя гөслә кылы Киңлекләргә мине чакыра...
2006

Реклама