Логотип Казан Утлары
Шигърият

АДӘМ БАЛАСЫНА


I
БИШӘРЛЕКЛӘР
...Тәннең китәсе юк, Җанныц каласы юк... Адәм баласының шуны үзгәртерлек һичбер чарасы юк...
...Данлау, мактау бары шайтан имезлеге Адәм баласына^ дулап дауламасын очен тигезлеген...
...Барысы буйсынган көтү Анасы бар... Адәм баласына карусыз бүредән гыйбрәт аласы бар...
...Ялган дәрәҗә, дан салны якка салам... Адәм баласына масаеп азсынга шайтан сузган харам...
...Бозлык чорында да тәнне тән җылыткан... Адәм баласына Ана сөте белән керерен җен йоткан...
Алашага тышау... айгырга -арата. Адәм баласының башында бармы уй шул хәлгә карата?
Хормә һәм Хур кызы Оҗмах җимешләре... Адәм баласының күңле шайтан коткы...- сында килеш әле...
Кешелек чоңгылда: бик астан менәре... Адәм баласының җан кыюлан ары юк оста һөнәре...
Хәләл гомер иткән тәмугта янмаган... Адәм баласының нәфес мәңге чикмәс тыелган алмадан.
...Хатадан халн зат кул кушырып утырган... Адәм баласының басын тор(аны да йөз С1ЫЛЫП, йөз тор1ан.
Мөхәммәт МИРЗА (1953) иииыирь; <Тцрашыр>. •Киек к,и ю шш>«» һ 6 кипшпшр инншры Ка.ипн)а яши.
.. .Туган туганыннан йөз чөергән заман... Адәм баласына бәхет чит-ятлардан явар сыман һаман... Хәер акчасын да алыр иде көрәп... Адәм баласының чүпле бакчасында сынык саплы көрәк... ...Таңнар атып торыр, Кояш батып торыр... Адәм баласының әрәм гомеренә Күк шаккатып торыр... ...Нәфесе чигенгән һәр адым җаваплы... Адәм баласының чамасы чигеннән чыкмавы саваплы... ...Сөю канның, җанның шашып котыруы... Адәм баласының шул татлы газаптан юктыр котылуы... Вөҗдан мыскалында: явызлык, игелек... Адәм баласының уе корсагында шул әле—иң элек... Нәфесен тыялган— күңеле камил зат. Адәм баласына гап-гади хакыйкать нилектән шулай ят? • « • Эт—дус, бүре—дошман. - һич юктыр бутасы... Адәм баласының эт тиресеннән бит бүреге, унтасы... һәркемнән шикләнгән— үзенә бикләнгән... Адәм баласының килере-табары учында чикләнгән... • • » Козгын тавышында фаразның шомлысы... Адәм баласының җирдә шүрләп үтә бер карыш тормышы. Урман, дала, кырда кыргын эт көтүе... Адәм баласын да— көтеп йөриме алар— мур кырып бетүен? Хәерче илнең дә үзенчә бае бар... Адәм баласының бер-берсе әҗерен чәлергә җае бар. Тутан ту фрагыннан көчләп ку барылган Адәм баласының юк кайтыр Ватаны, аты тугарылган... II • * * Көтеп килмәс—бәхет, көтми килер—кайгы... Адәм баласының үтәрме бер көне шул хәленнән айры? Вакыт матдәнең беренчел Сан, сыйфат берәмлеге... Галәмнең тирән төбеннән. Үткәннән—килер көненә Сузылып кергәнлеге... * • • Ут-матдәнең кайчан да бер әвереләчәк хәле Вулкан-таулар эчләрендә, күкнең чиксез чикләрендә дөрләп яначак мәле...
Беркем берни белмәс, димә, беркем берни күрмәс, димә... Кемдер белеп, күреп торыр: каптырырга кармагына форсат кына котеп торыр...
Гөнаһлардан арала. Бер Ходам, нәсел ыру. бала-чаганы... Сакланганны саклаганын беләм. белә торын,
онтып жибәрәм шул чаманы...
Кяферлек шайтан бакчасы, чәчелсә бер уч орлык, күкрәп үсәр имансызлык; оныкларның оныклары мең ел тәгам кылырлык.
Май чүлмәге, диләр, тышыннан билгеле...
Бу күмер чүлмәгең күршеңнән алган идеңме?..
Үҗәт тырышлык кирәктер нн булса майтарырга... Тама-тама таш ярын та булмый икән, булмый икән яшьлекне кайтарырга...
Мәхәббәттә арадашчы нигә, хөкемдар инк кирәк хисләргә? ...Олылыгын ваклау өчен генә, хыянәтне аклау өчен генә кирәк алар иблисләргә...
Ветеран агитатор
ГЛфшига ияреп Элек нотыклар сөйләдек сулар йота-йота...
Бүлмә салкын, тамак та ач.
Әллә инде шу л елларның ялганнары тота?..
Куштанга
Түрәләр янәшәсендә йөререм кем юраган?
Шунда бул. килешә сиңа, аккан-тамганны чәлергә тиеш ку лын юмаган!
Бер киткән килми үткән гел артта... Кон үткән саен — гомерләр кнмн. үкенү арта...
Сүрелде дә... сүнде учак, өелеп калды көле...
Җил себереп үтәр берчак: күчен киткән авыл кебек караеп калыр төбе...
Ишенә куш бул алган бәхетенә кинәнгән... Ишенә борын чөйгән үрелеп өзә алмаган чикләвеген имәннән...
«Дөнья куласасы әйләнеп басасы...» Адәм баласына ӘЛЛӘ шу ны ЯЗЫП. муйнына асасы?!
Тугры юл савапка, кыек юл Iазапка... Адәм баласының кыйбласыалыгы газаплы азакка...