ТУКАЙ КҮЧТӘНӘЧЕ


Ленин бабайнын туган көненнән сон ел саен ике-өч көн буе кеше була алмыйча интегәм... Авызны киң ачып исни-исни йокылы-уяулы диванда ята-ауный телевизор карап ятам. Ничек тә урамга чыкмаска һәм башны төзәтми түзәргә кирәк. Кайсыдыр акыллысы экранга чыгып жәелеп утырган да пеләшен ялтырата-ялтырата комнан бау ишә.
Уф... Ниһаять, сөйли торган башнын акыл сатуыннан төкәнеп, реклама күрсәтә башладылар, һәм ярты сәгать тә узмады, мин көтеп зарыккан турыдан- туры тере тапшыру вакыты җитте!
Быел, Тукай бүләге билгеләүче комиссияне телестудиягә чакырганнар һәм бүләккә лаеклыларның кемлеге күз алдыбызда хәл ителәчәк! Һолливуд, үз премиясен бөтен дөньяга шәрран ярып тапшыра бит әле, күрәсен безнекеләр дә чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, шул сукмакка каерып маташулары. Афәрин, бирсен Ходай. Ахрысы, социализмга хас «итәк астыннан» озатуларга бу өлкәдә дә нокта куела... Бар да елмая, кайберләренен чырае таныш, араларында үзләре дә әлеге бүләккә тиенүчеләр шактый.
Әлбәттә инде һәркем кайчан, кемнән сон ни әйтәсен белә. Сылу һәм тулы тәнле тынкыш кыз белән теле көрмәкле кәҗә тавышлырак егет, ягъни алып баручылар, алмаш-тилмәш әлеге күнелле матавык хакында сайраша башлый. Иңәвәл утырышта катнашучылар белән таныштыру китә. Боларнын фәнни дәрәҗәләре, алган бүләкләре, мактаулы исемнәре шактый икән, шәхесләребез, дан-дәрәжә берәмлекләрен барлаганда искиткеч тынычлык саклап, елмая төшеп, рәхәтлек кичереп тыңлыйлар һәм ялкау гына баш кагып куялар. Белмим, бу идиллия әле күпме дәвам итәр иде, һич көтмәгәндә битләренә маска кигән кораллы өч бәндә атылып килеп кереп, студия кунакларын мөшкәгә алды. Битлеклеләрнен Фәнзаман Батталга охшаганрагы:
—Сөйли белмәгән авыздан нәрсә яхшы икәнен әйтеп тормыйм. Шым булыгыз,—дип җикереп микрофоннарын тартып атды —Ә сез. хөрмәтле хөрмә төшләре,—дип дәвам итте аннары студия кунакларына яны белән генә борылып,—күлмәгегезне күтәртеп эчләрегезгә типтерәсегез килмәсә, урыннардан кузгалмыйсыз! Кырга сыймас кыланышларыгызга озак түздек. Житге! Гел сезгә дә гел сезгә, ә кая безгә? Кул кулны жуа. ике кул битне жуа дип байтак узындыгыз! Барыгыз да тотык хәзер. Хаталарыгыз һәм хафалы гамәлләрегез төзәтелми торып, азатлык турында уйламагыз. Хәрам акчаларыгыз эчегезне тишмәсен дисәгез, кесә телефоннарыгызны эшкә җитегез. Сезгә бер тәүлек вакыт, теләсә кайдан табып кайтарыгыз кеше хакына кереп йомганнарыгызны!
Мин башта, ялгыш төймәгә басып, телевизорның каналын үзгәрттем ахры дип торам. Аннары башка китереп сукты, террорчым татарча сөйләшә ләбаса. Ә Русиядә безнен телдә әз-мәз такылдарга рөхсәте бар канал берәү генә... Ни гажәп, явызнын сөйләм теле ифрат камил. Инде байтактан экранда шәп дикцияле, ятышлы һәм чын ир-атка хас тавышлы кеше күренгән юк иде. Кем булыр бу? Каян? Мондыйны, әйтик, мәдәният яки мәгариф министрлыклары тирәсеннән көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып
булмый... Ленин бабайнын «Кем ничек кирәк алай сөйләшә, уйлавы ла шул чама-» дигән сүзе бар. Татарстанда бар ул. берәү: уе да. сөйләме дә камил зат—авыл хуҗалыгы министры Марат Готуф улы ул. Бу шунын шәкерте мәллә дияр иден. авыл мәнфәгатен алга сөрми. Айдар Хәлимгә шик төшерү дә урынсыз, чөнки ул битлекне үзе кимәү генә түгел, башкаларныкын салдыруга һәвәс. Ә очәүнен берсе, кунакларнын кайсысынын пеләшенә чиертеп, бәгьзеләренен сакалын йолкудан яки борыныннан кысып, аска тартудан ямь табучысы тач мина охшаган
Кинәт экранда ут сүнеп, «тапшыру* өзелде... Аһ мин әйтәм. харап була бит. бахыркайлар. Әле бит араларында халык фәләне, халык төгәне дигән мактаулы исемлеләре дә аталган иде Менә күрәбез инде хәзер халыкнын кемнәре барын. . Беркем дә ярдәмгә ашыкмаса ни хат итәрбез. Әллә үзем торып шунда йөгеримме?..
Әмма изге ниятемне эшкә ашырырга өлгермәдем: ишегемне тибеп ачып фатирыма таныш түгел ир-атлар бәреп керле. Пөхтә киенгән таза муенлы ике әзмәвер бусагадан үтми генә, ишек катында калды, ә битендә карга чукыр ите дә юк. зәһәр карашлысы туфлиләрен дә салып тормый, бөгелә төшеп, гүргә үтте. ...
—Кайтып та җиттек мени ?
—Сез кем? Ни хакыгыз бар’—дидем, тузынмакчы булып авыз ачтым, әмма тавышым кысылып, ысылдап кына чыкты.
—Ни арада телестудиядән кайтып өлгерден дим. композитор ’ Сорауларны мин бирәм биредә, анладынмы?—диде теге һәм күхтәрен шундый иттереп акайтты.
—Минем бүген өйдән чыккан да юк бит,—аклана башлавымны сизми дә калдым.
Юка йөзле агай, без күзләрен тагын да очлайтты
—Турьшан-туры эфир дип алдашканнар булып чыга, димәк *
—Алдашмаганнар.
—Ә синен телевизорга чыгуын нәрсә?
-Мин түгел бит ул
—Ә кем?
—Анысын сездән сорасан әйбәт булыр иде
—Зарар юк. бар да ачыкланыр Үзен дә шаккатырсын синнән менә дигән гаепләнүче ныгып куймагае. Рөстәм Зариповбитале. Нәрсатәр яздык инде. Тукай бүләгенә өметләнерлек?
—Андый нәрсәләр язганым юк минем
—Давай урынсыз тыйнаклык күрсәтмик, яме Тукайны да беләбез, сине дә.. Генерал булырга омтылмаган солдат начар солдат диләр Гәк шту, һәр татар иҗатчысы омтылырга тиешле бүләк ул... Тукай балалар өчен язган тәк. Син дә Кави Нәҗми сүзләрен файдаланып, сөтле танауларга «Алфавит* дигән җыр тәпәләдек, дөресме?
—Аны бит.
—Тукта, тукта. Авторлык агентлыгында. Мәскәүдә көй синеке дип теркәлгән
—Дөрес...
-Гаяз Исхакыйга багышлап язган «Мөһажжиржыры»нәрсә* Янә килеп Зиннур Наеыйбуллин сүзләренә турыланган «Туган тел*? Боларны Фердинант Саләхов Русия буйлап янгыратып Йөри һәм сине дә телгә ала! Ул гына җитмәсә. Салават «Бүрс*нне улата! Бик тә милләтчсл әсәрләр, әйтергә кирәк «Бүре» өчен «Алтын барс* премиясе дә алдын бугай ?
- Кә!а зьдә шулай я зылды. ә фактта кү кишер тоттырдылар
—О мәкаләләрең! Алар уңаеннан бәлкем берәр вакыт иркенләбрәк гә сөйләшергә туры килер әле безгә Тәк што Тукай премиясенә запрыста
өмет багьлый аласын Мотив бар. Стоп. Әле бит «Юлчы» жыры да синеке ? Ә без яшь чагында «Тамчы гөл»ен, үтүкне утка ялгагач, аннан да ишетелә иде!
Башны аска иям, ялганчы чокырым йодрык сыярлык булып тирәнәя һәм мин сулкылдап елап жибәрәм.
—Таныйсынмы гаебеңне?
—Кая кул куясы?
—Ярый-ярый,—дип аркадан кага тикшерүче —Ашыкма. Гаебенне таныганга кадәр берара шаһит буларак күрсәтмә бирерсең. Үзен беләсең, бу программаны караучылар бик юк, шаһит табу да бер бата. Ярдәмен җиткелекле булса, бәлки кулга да алып торасы булмас, алдан ук сыкма әле балавызыңны, киләчәккә дә калдыр.
—Ярар, гражданин начальник,—дим борынымны лышкылдатып —Бирегез сорауларыгызны, яшь пионер кебек, әзермен!
—Тапшыруны күрдеңме?
—Әһә. Сез килеп керер алдыннан гына экранда ут сүнде.
—Үзеңне таныдыңмы9
—Мина охшаган берәү бар иде.
—Бу премия синеңчә нәрсәсе белән үзенчәлекле? Әйтик Нобельнекеннән Тукайныкы ни белән аерыла?
—Нобельнекен бер оядан, ире-хатыны. анасы-атасы, баласы-чагасы, дусы, әшнәсе чират торып ала алмый кебек.
—Террористларның берәрсен танымадыңмы?
—Юлдашларым кем иде дисез инде?—Әңгәмәдәшем миңа гаҗәпсенеп карап куйды, елмайгандай итеп йөзен җыерды:
—Юмор хисегез терелүенә мин шат.
Детективлар укый-укый, криминал турында тапшырулар карый-карый акыл пәкедәй чарланган минем. Тукта, бездән булсын яхшылык, рас кешегә ярдәм кирәк, булышмый ярамас, дип, калтыравыкланып киткән тавышыма әз генә булса да вәкарь кундырырга азапланып, сүзгә башлыйм:
—Рас татарчалары түзәрлек,—минәйтәм,—димәк битлеклеләр үзләре дә, Тукай премиясенә өмет багълап, шуннан коры калучылар булырга кирәк.
—Өстенә бастың,—ди теге мыскыллы көлемсерәп.—Ә безне ник килдек дип беләсен синен хозурга?
—Мина караңгы.
—Яхшы. Алайса әйт: синеңчә иң лаеклы кемнәр мәхрүм кала бүгенгесе көндә әлеге бүләктән?
Бер кавым маңгайны җыерып уйга талам. Аннары тамакны кырам.
—Гомер бакый әйбәт кешеләр булып уйнаучы артистларны мантытгылар. Исемен дә алдылар, шәп фатирларга да тиенделәр. Ә кызык, мәзәк рольләр уйнап халыкны куандырган Рәшит Шамкай шымытыр тотып калды!
—Да. Рәшит әзи бөек артист. Тагын кемнәрдән шикләнәсез?
Шерлок Холмс сыман йөренә башлыйм һәм үзалдыма такылдавымны дәвам итәм :
—Г. Камал театрынын яна режиссеры да Тукай премиясен артык җәһәт алды кебек...
—Булыштылар димәкчесезме?—ди әңгәмәдәшем сагаеп.
—Мин түгел, моны репертуар әйтә.
—Шуннан ни?...
— Шуннан шул. ...Аларга Тукай да Тукай, ә безгә кү... кишер штоли, ник безгә дә һаман юк, ник гел чират бозыла дип республиканың калган театр әһелләре дуласалар да бик урынлы.
—Бүләккә кандидат итеп күрсәтелгән депутат хакында ни дисең?
—Бер алманы бишкә бүлә белә торган кеше. Жыр текстларына тел-теш
тиерешле түгел. Зөлфәт тә жыр өчен сүзләр язып премия алган иде. бу да юкәдән тукылмаган Туктале. Бик яхшы сүзләр язып та премия тәтемәгән Әхмәт Саттар бар . Көен Рөстәм Яхин язган «Серле күзләр»не ишеткәнегез бармы''
—Чып-чын шедевр.
—Димәк, битлек кигәннәрнен берсе Әхмәт әзиен Саттар.. —Композиторлар турында ни әйтә аласын0
—Көйчеләрнең бүләк чиратында иң алда композиторлар берлеге рәисе —Ниндирәк кош инде ул?
—Татар сандугачы ук димәс идем. Европага, христиан дөньясы аһәңнәренә ориентлаша. Америка композиторлар берлегендә әгъза.
—Татар өчен бер дә язмыймы?
—«Казан урамына чык әле* дигән жырын ишеткән бар Тагын шундый бер-ике әйбере бар диләр. Ну. Фирзәр белән моныкылар ике минут та тартыша алмый, әлбәттә..
—Димәк, битлеклеләрнен берсе Мортазин! Үзебезнең Буа шикәре0 — Шул. Әмма минем якташ Фәрит Хатыйповны да исемлектән сызып атмаска кинәш итәм Гөлшат Зәйнәшеванын «Сакладым сине күңелемдә, сагынуларыма тореп...» дигән юлларын нинди моңга чорнады ул! Ә Зөлфәт сүзләренә язган «Һаман яратам»ы халык бәгыренен түрендә утыра Яна танышым да белә икән ул жырны. шыншырга ук кереште Ул арада телеэкранда ут кабынып. Казан янә күрсәтә башлады Алып баручы гафу сорый Ниндидер татарча детектив спектакль төшерә башлаган булганнар һәм уенчылар, студияне бутап, Тукай бүләге бүлүче комиссия утырган залга бәреп кереп, ихтыярсыздан репортажны өзгәннәр Аңлашылмаучылык килеп чыккан
Хәтәр оешма вәкиле гафу үтенергә кереште. «Әйдә, күңелдә нөктә калмасын, юып төшерик. Үзем оештырам мин сиңа Тукай премиясен, һәм хәзер үк*—ди
Монын ымы белән ишек төбендәге әзмәверләрнең берсе атлә каян дипломат тартып чыгара һәм анын эченнән бер шешә килеп чыга
—Тукай шәрабы бу.—ди яна танышым, кет-кет көлеп Әйдә чыгар бокалларыңны
—Булмас.—минәйтәм — Каян андый исемле шәраб ясасыннар,—дим —Укы,—ди яңа дус. Хактан да шешәнен алъяпкычына ТОКАЙ дип язып куйганнар икән шул
—Ярар безгә, каткан тезгә.-минәйтәм.-Тукай бүләгенең бүтән төрлесе безнен ишегә. классик әйтмешли, едва ли эләгер һәм бер хәреф өчен генә вакланып тору да егет эше түгел Икенче кон иртән хатын ирештерә
—Бүсеп тә күрсәгәсен йокыны.—ди. «Токай* дигән буш шешәне куенымнан алып.
Аңа ышансаң, безгә бернинди тикшерүчеләр килмәгән, ә гәҗитнең янасы килгән икән инде Алгы биттә Тукайнын зур фотосы Баксаң бүген апрельнең егерме алтысы житкән
Әлеге сурәтле битнең бер читендә быел Тукай бүләге алучыларның исемлеге дә бирелгән. Тиз генә укып чыгам, арага исем-фамилиям тагын кысылмаган Мин мөкиббән китәрдәй затлар да күренми анда Ирексезләп фотосурәткә текәләм. «Их. Тукай. Тукай Нәрсә була соң инде б>». -дим. зчемнән генә һәм шагыйрьнең моңсу карашыннан:
—Нобель бит ул үз акчасы белән эш игә. дус кеше .—дигән жавал саркый кебек

Реклама