Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ЧОҢГЫЛЛАРЫ ҺӘМ ТАРИХ ТӨПКЕЛЛӘРЕ АША...


МӨСӘГЫЙТ ХӘБИБУЛЛИНГ А 80 ЯШЬ ТУЛУ УҢАЕННАН
Ул үзенең чордашларына караганда күпкә яшь күренә: ачык чырай, теләсә кайсы киноартистны сокландырырлык мөлаем, тормыш дәрте бөркелеп торган матур йөз, чын спортчылардагыдай төз гәүдә-сын, ачык фикерле, тирән мәгънәле әңгәмәдәш—әгәр дә күренекле татар әдибе Мөсәгыйт Хәбибуллинга 80 яшь тулып
килгәнлеген әдәби белешмә чыганаклары буенча яхшы белмәсәм, мин бу дата белән килешмәс идем— күңелем исә әле дә моңа ышанып җитми. Һәр кешенең туу метрикасы, паспорт мәгълүмат- ларыннан тыш, яшәештәге рәвеше, Раббым биргән халәте һәм сәләте бар. Кеше дигән затнын кем икәнлеген белү өчен әнә шул соңгылары да бик җиткән шикелле үзе.
Әмма үтелгән гомер юлының мәгълүм бер баскычына менеп житкәч, әнә шул биеклектән ирешелгән казанышларга, уңышлы нәтиҗәләргә күз салырга, шуларны барлап, алдагы офыкларга омтылырга да адәм баласының тулы хокукы, хакы бар—әгәр дә барларлыгың булса, гомереннен шул үтелгән этабында эз калдырган булсаң..
Мөсәгыйт Хәбибуллин үзенең тормыш һәм ижат бәйрәменә бик күп әсәр алып килде: «әйе, болар барысы да минем гомеремнең ижат җимешләре, боларны мин тудырдым» дип горурланып әйтә ата. Моны раслау очен аның укучылар бик яратып һәм
ябырылып укый торган өч дистә китап язып бастырганлыгын әйтеп узу да җитә. Аларнын ике дистәсе татар телендә, дистәгә якыны рус телендә һәм икесе быел «Сказание за Казан» һәм «Хан Кубрат» исемнәре белән Софиядә болгар телендә дөнья күрде.
Ә шушы озын гомер юлында күпме искә алырлык хәлләр, вакыйгачар, борылышлар, үзгәрешләр булып үткән'.’! Башка берәү булса, шул хәлләрнең чире- ген генә күрсә дә, инде калын-калын автобиографик романнар чыгарган булыр иде! Мөсәгыйт Хәбибуллиннан без аларын да көтеп качабыз. Әмма хәзергә анын татар прозасында сызган ап-ачык ике буразнасы күренеп тора: 1) үзәгенә замандашларыбыз образлары куелган реалистик хикәяләр, повестьлар, романнар;, 2) татар халкының еракта калган тарихи сәхифәләрен якчырткан әсәрләр. Бүгенге көндә әдипнең иҗат төрәне тулысынча шушы буразналарның икенчесенә, ягъни тарихи темалар ягына авышканлыгын һәм менә нәкъ шушы өлкәдә каләменең дә аеруча нык танылганлыгын әйтеп узарга кирәк Бу хәл әдипнен биографиясе һәм иҗтимагый вәзгыятнең мәгълүм үзгәрешләре белән дә тыгыз бәйләнгән.
Каләмен илленче елларда ук тибрәтә башлаган булса да—мәсәлән беренче хикәясен ул яшьләр җыентыгында 1951 елда бастыра—олы әдәбиятка ул урау юллар
үтеп, зур тормыш тәҗрибәсе туплаганнан сон. алтмышынчы еллар ахырында гына килә—1969 елла анын «Җиле юл чатынла» исемле беренче повесте—китабы дөнья күрә Инде гомер елларынын дүртенче дистәсен түгәрәкләп килгәндә генә анын исеме язучы буларак әләбияг дөньясында танылды. Мона артык гаҗәпләнәсе лә юк язмыш кайберәүләргә әнә шулай, ашыкмый гына яшәргә, барысына да өлгерергә, сабыр гына зур эшләр майтарырга җай һәм мөмкинлекләр бирә Бу шәхесне мин шундыйлардан, һәр игелекле һәм олы максатына үз вакытында барып җитәргә өлгерә торган бәхетле затлардан дияр идем. Сүз унаенла гына булса ла. кайбер «ямь-яшел* килеше һәм тормыш тәҗрибәсен тупламый торып, әдәби сәләте һәм зәвыгы булмаса да, язучы исемен йөртүчеләргә һәм башкаларга тормыш, әдәбият сабакларын «өләшүчеләргә» мин Мөсәгыйт Хәбибуллин биографиясенә күз салырга, зур һәм катлаулы тормыш дәрьясын кичеп кенә чын әдип булып җитешү мөмкинлеген исләренә төшерер идем
Без дә анын биографиясен күздән кичерик:
Мөсәгыйт Хәбибуллин Оренбург өлкәсенен Татарстан янәшәсендә урнашкан Абдуллин районындагы Габдрахман дигән авылда хәлле генә крестьяннардан саналган Мөдәррис һәм Мөнәвәрә гаиләсендә 1927 елнын 25 нче декабрендә туа Башлангыч белемне бала үз авылларындагы мәктәптә ала. аннан сон Татарстанның Баулы районында Яна Шалты җидееллык мәктәбенә йөреп укырга тотына. Мөсәгыйт җиденче сыйныфны тәмамлаганда Боек Ватан сугышы башланып китә Авылга каникулга кайткан малай колхоз эшенә тартыла: тракторчылар янында сукачы булып эшләп китә Ары таба аны язмыш Магнитогорск каласына атып килә. Ул анда һөнәр мәктәбендә укый, заводта эшли. Сат этле, уңган, тырыш егетне спорт җитәкчеләре лә күреп алалар, тиз арада Мөсәгыйт шактый өметле хоккейчы һәм футболчы буларак таныла, ул «Металлург» командасы уеннарында жиде ел дәвамында катнашып, уйнап йөри Минемчә, булачак әдипнеи әлеге шөгыле, дә эзсез калмаган—кайчандыр спорт белән нык дус булуы бүгенге йөреш-торышында да чагыла шикелле Мөсәгыйт Хәбибуллиннын озаклап, армый-талмый эшли алу сәләте, спортчыларда гына була торган үжәтлек белән үзенен төп максатына бара белү осталыгы мөгаен әнә шул елларда ук анын холкына салынгандыр.
Шуннан соң Мөсәгыйт Хәбибуллиннын тормыш юлы. чуар калейдоскоптагы сыман, кырыкка кырланып, гел алмашынып, үзгәреп тора башлый Башта чирәм җирләрне үзләштерү кампаниясенә кушылып китеп, ул чынлыкта туган авылына кайтып төшә—чөнки бу жирләр дә сөрелмәгән чирәм икән. Авылда ул—электрик та. инженср-механик га. шофер да. Колхозда дүрт йөк машинасы бар Урманнан утын, агач ташыйлар, өйләр бурыйлар—авыл ла күзгә күренеп янара башлый Кичләрен клубка җыелалар, спектакльләр куялар. Пьесаларны Мөсәгыйт үзе яга Кыш кергәч, авылдан-авылга йөреп, спектальләр уйныйлар. Ул арада армиягә барырга чакыралар һәм Мөсәгыйт тагын яна роль үзләштерә: Куриль утраулары янына барып чыга һәм зур десант корабльләренең берсендә сигналчы булып хезмәт итә башлый. Әмма, бәхетебезгә күрә, иллә яна җилләр куба—армияне кыскартырга керешәләр. Ана офицерлар мәктәбенә керергә тәкъдим игәләр, әмма булачак әдип моннан баш гарта һәм. бик дөрес эшли. Минем ышануымча, язмыш аны берничә тапкыр дөрес юлга этәргән, әлбәттә, хәрбиләр арасында да. спорт дөньясында да ул танылмый калмас иде—әмма әлеге очракларда татар әдәбияты, мөгаен бер олы әдибен югалтыр—Мөсәгыйт Хабибуллинсыз калган булыр иле
• Язмыш мине янадан Татарстанга алын килде.-дип яза автор үзенен истәлекләрендә.—Һәм һич уйламаганда бөтенләйгә калдым
Бер елга якын йөк машинасында эшләп алдым Аннары мине механик иттеләр Тагын бер елдан квартира бирделәр Янә бер ел үтүгә, мине Баулы район газетасына ипкә чакырып алдылар Менә каггчан мина язу чире кагылды Мин тормышымда күргән-белгән гадәтм булмаган хәлләр турында хикәяләр язарга тотындым -
Нәкъ тиешле вакытында, булачак әдип алегә җиле юл чатында торпшда. ана әдәбиятыбызның күренекле шәхесләре белән очрашырга насыйп була Шагыйрь Сирин, укынчы галим Шәйхи Садретдмнов. язучылардан Гариф Ахунов. Гамит Афзал ана кыйммәтле киңәшләрен биреп, белем һәм әдәбият лоньясына керен китәргә ярдәм итәләр
Хабибу.1 дин М Өдебиктт юл салганда (үтконнврапг* милгглләр) Кулъязма
Әмма әдәбиятның олы мәйданына чыгып танылганга кадәр бик күп борылмалы сукмаклар, киртәләр, каршылыклар аша узарга кирәк икән әле. Тормыш дигәнен егетне әле уңга, әле сулга ора. Аларнын топ бәһасен—һәм зыянын, һәм файдасын дигәндәй—барысын бергә кушып карап, автор үзе генә бәяли һәм үлчи алгандыр. Тик, безгә калса, шул тормыш дигән казанда кат-кат кайнау юбилярыбызга бүгенге югарылыкларга күтәрелергә ярдәм иткән кебек тоела. Чын, олы әдәбиятка аз гына соңлабрак аяк басса да, тора-бара икеләтә-өчләтә дәрт һәм көч салып эшләп, Мөсәгыйт Хәбибуллин теге калышу яисә «югалту»ны артыгы белән компенсацияләчәк—ягъни ижат активлыгын кушып, укучыга артыгы белән «түләячәк». Дөресрәге, моны югалту дип санап та булмый, чөнки ахыр чиктә нәкъ менә тормышның үзеннән чумырып алынган байлык, тәжрибә аның иҗатына реаль буяулар, төсмерләр өсти, әсәрләрендә гәүдәләндерелгән характерларга дәлилле куәт, ышандыру көче сала, аларны тирән кешелеклелек, идеяләре белән сугара.
1961-62 елларда М. Хәбибуллин Баулыдагы «Байрак» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул чорда кичке урта мәктәпне аннары, читтән торып укый. 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1966-68 елларда ул Азнакай эшчеләр поселогында яши һәм районның «Маяк» исемле газетасында сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлегенә җитәкчелек итә. Аннан сон ул Таҗикстанга китеп бара һәм Ленинакан төбәгендә Чорух-Дайран дигән жирдә, урта мәктәптә тарих һәм жәмгыять белеме фәннәре укыта. Ниһаять, 1971 елнын июнеңдә Казанга килеп, шушында төпләнә һәм озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге идарәсенен оештыру эшләре буенча секретаре вазифаларын башкара.
Алтмышынчы еллар ахырында, бигрәк тә җитмешенче елларга чыккач, М. Хәбибуллин прозаның төрле жанрларыңда шактый кызыклы тәҗрибәләр ясый. Аның «Гөлсәхра», «Киселгән каен». «Казан азмады», «Туй балдагы». «Яна өй», «Өченче вагон» хикәяләрендә заманыбыз кешеләренең хәтердә казырдай обрахзары чагылып үтә—автор төрле профессиядәге һәм тормышка төрлечәрәк, үзләренчәрәк караучы кешеләрнең эш-гамәлләрен психологик яктан ышандырырлык итеп нигезләүгә ирешә.
«Хәтер ярлары» (1977), «Унсигезенче яз» (1969), «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да» (1970) повестьлары, бигрәк тә «Чоңгыллар « (1973) һәм сиксәненче еллар башында ижат ителгән «Сулар үргә акса да» (1983) романнары прозабызга тормышны бик яхшы белүче һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне жанлы геройлар образлары аша аңлатырдай каләм остасы килгәнлеген хәбәр иттеләр. Бу ижат башка каләм әһелләренең, тәнкыйтьчеләрнең, тәҗрибәле әдәбият галимнәренең игътибарын да жәлеп итте. Каләмдәшләреннән Гариф Ахунов. Рафаэль Мостафин, Атилла Расих. Фәрваз Миңнуллин, Флүн Мусин, Хәсән Сарьян. Мансур Вәлиев. Фоат Галимуллин, Мәхмүт Әхмәтжанов, Фатих Урманчиев, тарихчы галимнәр Әбрар Кәримуллин, Фаяз Хужин әдәбият сукмакларыннан үзенчәрәк атлап киткән, әле һаман да күпләргә яшь әдип булып тоелган Мөсәгыйт Хәбибуллинга кыйммәтле киңәшләрен бирергә ашыктылар, әсәрләрендәге кайбер кимчелекләрне дә күреп, аларны алга таба булдырмау ысулларын эзләштеләр, уңышларын күреп, сөенештеләр.
Һәр яна әдәби күренешкә аеруча сизгер тәнкыйтьчеләрдән саналган Фәрваз Миңнуллин «Яңа өй» хикәясен укып, болай дип яза: «Язучы геройларның үзара мөнәсәбәтләрен, эчке кичерешләрен бик оста сурәтли, ул мәхәббәтнең һичкем башына килмәгән якларын ача, кеше күңеленең, кеше жанынын әллә кайдагы тирән упкыннарына барып җитә»* 1.
Әдәбият галиме Фоат Галимуллин әдипнен күп әсәрләрен күздән кичереп, тикшереп чыга, аларнын укучыны мавыктыру серләрен ачарга тели, һәм монын әлеге әсәрләргә бик мулдан салынган тойгы-фикерләр—бигрәк тә кешеләрне ярату, аларга карата игелеклелек, мәрхәмәт хисләре, кешелекле мөнәсәбәтләрдән башка була алмавын дәлилле исбат итә. Шулай итеп ул М. Хәбибуллин иҗатының үзәген һәм алга таба үсеш юнәлешен һәм киләчәген бик дөрес билгели2.
Монын шулай икәнлеген 1976—1986 еллар аралыгында Казанда ике тапкыр татар
1 Миңнуллин Ф Хикәя һәм хикәячеләр ' Балта явызлар кулында. - К . Таткнтнөшр. 1994 .
60-61 битләр.
1 Галимуллин Ф. Игелеклелек / / Офыкларны алдан күреп - К., Таткитнәшр , 1995. 130-146 б 92
телендә, Мәскәүдә өч тапкыр рус телендә китап булып басылып, лөнья күргән «Чонгыллар» /«Воловороты»/ романы раслый Әләби җәмәгатьчелек, тәнкыйть әсәрне югары бәяләде
Роман чыгуга Хәсән Сарьян аны күп язмышлы, житлм проблемалы әсәр, дип бигрәк тә баш герой, колхоз җитәкчесе Тал ип Бикмуллин образы унышлы эшләнгән, лип билгеләп үтте. Роман безне дә Талияның уй-хыяллары. реаль эшләренә жатеп итеп алып кереп китә—ә бу эшләр, бүгенге кондә дә гаять актуаль булган проблема— авылны якача яшәтә башлау—анын тормышын индустриаль рельсларга күчерү мәсьәләләре белән дә бәйләнгән иде «Роман әләби яктан да нык кул белән эшләнгән, һәм ул авторның әсәрдән әсәргә осталыгы үсә барганлыкны раслый Хәбибуллинның әдәби теле нык Бер кемдә очрамаган ор-яна тәгъбирләре, чагыштырулары бар Мин бу романны һич булмаган житегтек белән укып чыктым Чөнки андагы кешеләр язмышы күңелләргә үтеп керә—«тагы ни була, тагы ни була?» дип мавыктырып ияртеп алып китәләр 1
Үз вакытында тәҗрибәле каләмдәшенең хәер-фатихасын алган М Хәбибуллинга шушы үз күңеленә якын һәм иҗади яктан өметле күренгән темаларны ачасы да ачасы гына иде бит!? Әмма ни гаҗәп! Нәкъ шушы үзенә зур уныш һәм абруй атып килгән «Чоңгыллар* романы бүгенгәчә анын заман темасына язылган соңгы әсәре булып кала бирә Әдип бу темадан бөтенләй читләшә—әлеге темага язудан туктый Нәрсә булды икән сон9
Аның иҗатында зур борылыш ясала—ул алдагы иҗатын тулысынча тарихи романнар язуга багышлый. Әдип үзе моны болай анлата
«Мине Тажикстанга— дөнья читенә язмыш үзе алып килгән булып чыкты Мин мәктәптә тарих фәне укыта башладым. Ә дәреслекләрдә татарларга карата үтә ачы каһәр укыла. Еш кына дәрестә үк, мине бимазалы уй баса иде Безнен татар бабаларыбыз шул чиккә житеп явыз булганнар микәнни? Үзем сөйлим, үзем үз бабаларыбыз турында уйлыйм. Нигә безнен бабатарыбызны Рус ия тарихчылары шул дәрәжәгә җитеп яманлыйлар Мин еш кына бабаларым өчен ояла идем, ул вакьггга Русия тарихчылары язмаларына ышана идем әле Ничек алар язган, шулай булгандыр кебек иде»;
Шул вакытта ул тормышында һәм ижатынла зур рухи борылыш ясаткан затларны—тагар халкының чын тарихын яхшы белүчеләрне-Оренбург имамы Мөхәммәтҗан аксакалны. Габдрахман Таһиржановны һәм олы галим-тюрколог Лев Николаевич Гумилевны очрата, аларнын дәресләрен, лекцияләрен тынлый, ихластан әйтелгән киңәшләрен ишетә, алар ярдәмендә кыйммәтле тарихи чыганаклар белән таныша «Болар минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма яна ялкын өстәп җибәрделәр.—ди әдип Мин монысын ла янә язмышыма юрадым Соңрак, инде тәгаен тарихи әсәрләр язарга керешкәч, бу олы галимнәрне мина Аллаһ Үте җибәргәндер дигән фикергә килдем» (кулъязмада)
Шул көннән алып әлеге ялкын сүнми-сүрелми—әдип ижатын яктыртып тора Л Н Гумилевның «әдәби әсәрләр аркылы чын тарих мәгълүматларын үз халкыгызга тизрәк җиткерә илырсыз» дигән сүзләренә колак салын. М Хәбибуллин ныклап, лоньн галимнәре туплаган төрле чыганаклар буенча тарихны өйрәнергә, эшкәртергә, тәртипкә салырга керешә Бу эзләнүләрнең беренче нәтнжалс җимеше буларак 1985 елда «Кубрат хан» романы туа
Алтынчы гасыр азакларында болгар ханы Кубрат Таман ярымутравы Азов диңгезе буйларын һәм Тын елгасынын түбән якларын биләп. «Боек Болгар» дәүләтен төзи Бу урынла бс> сүзне тарихны яхшы белүче 1>брар Кәримуллинга бирик «Кубрат хан турында Мөсәгыйт архивлардан һәм төрле борынгы чыганаклардан бик күн мәгълүматлар жын һәм. ниһаять, үзе хыялланган «Кубраг хан. романын язарга керешә. Әнә шунда анын күз алдында борынгы бабаларыбызнын төс-Йөзләре генә түгел, шөгыльләре. кием-салымнары, чолык-фигыльләре ни ашап, ни эчеп яшәүләре, ни белән кәсеп итеп, тереклек итүләре җанлана баштыИ Әмма әле ул Кубрат ханнан сраккарак китәргә кыймый, гәрчә төрки-татар бабаларыбызнын бик борынгылары—һуннар, кыпчак-болгарлар хакында белсә дә Чөнки Кубрат
1 Хәсән Сарьян Уеңны уйдырып сал..,: Тел. Калай Татарстан китап нәшрияты 1977 ел 18 Ант
' ХоАибутлин М < Мэбняпса юл сан анда (үткәннәрдәге мипмар) Ку .тыйма
хан турында, төрки-татар бабаларыбыз хакында мәгълүматлар аз була. Мәгәр өйрәнә башлагач, мона да ачкыч табыла. Мина калса, татарлар турындагы мәгълүматлар буенча беренче урында, һичшиксез. Кытай чыганаклары тора. Икенче урында— фарсылар, өченче урында әрмән һәм Рим-Византия тарихчылары, дүртенче урында— гарәпләр, бишенче урында—урыслар, алтынчы урын биреләдер татар галимнәренә. Әнә туларның барысын да сөреп чыгып, чагыштыра-фаразлый алганда гына татар халкы турында хакыйкый тарихны язып булыр кебек мина. Мөсәгыйт Хәбибуллин исә моңа әдәби образлар аша ирешеп ята»1
Эзләнә торгач. М. Хәбибуллин бик кызыклы нәтижәләргә килә: татар халкы бик борынгы халык икән һәм анын тарихи язмышы башка күп кенә халыклар тормышы белән аралашкан, тыгыз бәйләнештә булган—шулай булгач, ул халыкларның борынгы тарихларын да белергә кирәк икән. Әмма боларны үзен генә белү җитми—укучыларга җиткерә белергә дә кирәк. Моңа тарих дәреслекләре аша гына ирешеп булмаячак. Кызыксынучылар аудиториясен киңәйтим, чын тарихны күп санлы укучылар массаларына җиткерим дисән. шул темаларны иңләгән матур әдәбият әсәрләре иҗат итәргә кирәк Ә әдип моны эшли ала—һәм М Хәбибуллин тарихи романнар язарга керешә—ул гына да түгел—алга таба үзенен иҗат кыйбласы тик шушы юнәлештә генә икәнлегенә инана.
1981-84 елларда иҗат ителгән «Кубрат хан» романының үзәгендә моннан 14 гасырлар элек хәзерге Төньяк Кавказның Таман ярымутравында күп санлы ыругларны берләштергән Бөек Болгар дәүләтенең барлыкка килеп, яшәп ятуы анда христиан һәм ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы һәм. ниһаять, дәүләтнең таркалуы, андагы шәхесләр һәм ыруглар фажигасе сурәтләнә. Кубрат хан белән Төптәңре Ирсан арасындагы көрәшне әсәрнең төп тамыр сызыгы дип санап була. Алардан башка укучынын күз алдыннан бик күп җанлы образлар—Кубратның якыннары, балалары, анын даирәсенә кагылышлы күп санлы персонажлар үтә. Хатыны Аппак, кызлары Чәчкә. Илбарис баһадир. Балкар илхан. Аспарух илхан. Аслан илхан, шулай ук Византия илчеләре, философлары һ. б. бик күпләр әсәрнен шактый чуар һәм кызыклы образлар җыелмасын тәшкил итә.
Тарих сәхифәләрен эзлекле актара торгач. М. Хәбибуллин һәр татар кешесе өчен истәлекле һәм кадерле чорга—12-13 гасырның тарихи вакыйгаларына—Урта Идел-Чулман буйларында Болгар дәүләте яшәгән чорга килеп чыга. Анын төзелүе, ныклап аякка басуы, чәчәк атуы турындагы «Илчегә үлем юк» (1990). шул дәүләт белән идарә итүчеләрнең берсе—Илһам ханнын баскынчы дошманнарга каршы көрәше үзәккә куелган «Хан оныгы Хансөяр» (1997) һәм «Аллаһы бүләге» (1999) романнарын иҗат итә.
Ул гына да түгел, әдипнең игътибарлы карашы чиксез тарих дәрьяларының бик зур киңлекләрен инләп ала. Ул үзенең игътибарын бер-берсеннән байтак, нык аерылып торган ике дәвергә юнәлтә һәм бердәй тырышлык белән ике өлкәне: бик ерак тарихны һәм яралары, җәрәхәтләре күңелләребездә әле дә төзәлеп җитмәгән чорны—моннан әле биш йөз еллар элек кенә яшәгән Казан ханлыгы чорын— күрсәтергә теләп, каләмен тибрәтә.
Бик ерак тарих дигәне «Атилла». (2001). «Батый хан һәм Ләйлә» (2002). «Айбиби» (2004) исемле тарихи романнарда чагыла. Миңа калса, бу китаплар арасында хәзерге укучыга аеруча унышлы рәвештә тәкъдим ителгәне дип. шәхсән, әнә шул соңгысын—»Айбиби»не әйтер идем. М. Хәбибуллин романнары арасында озынраклары, хәтта кирәгеннән артык озынга сузылганнары да очраштыра. «Акбиби» исә геройларның образлылыгы. хисләренең эмоциональ сурәтләнеше, диалогларның оста бирелеше өстенә. үзенә бер төрле җыйнак пөхтәлек белән аерылып тора. Автор китапны зур тарихи белешмә белән ачып җибәрә һәм хазарлар. Хазар дәүләте һәм аның без—татарларга бәйләнеше-мөнәсәбәте турында дөнья галимнәренең тарихи чыганаклары буенча татар һәм рус телендә язылган белешмә белән тәмамлый. Шәхсән, минем үземне әнә шул тарихи мәгълүматлар әлеге әсәрнен эстетик эшләнеше белән бер үк дәрәҗәдә җәлеп итте.
Казан ханлыгы чорына багышлап. М. Хәбибуллин «Шайтан каласы» (1993). «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1996) романнарын язды. Авторнын күп
Кәримуллин Э Татар тарихына килгән әдип: китапка сүз ахыры Хәбибуллин М Хан оныгы хансөяр. Тарихи роман.-Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1997. 248 бит.
(алгы ротта) Мвсэгыйт Хәбибуллин. Рафаль Мттафин Миркасыйм Госиант.
Туфан Миңче чин. Равил Фойзуллин. икенче ротта Харрас Әюп. Зояфот. Ркаи.1 Зошһ.иа.
Зиннур Мансурне. Нур ӘхмоОиев. Флус Латыйфи. МиОоррис Вәлиен. Әхзт Мушинскмй.
Тәлгать Бариен. Газинур Морат 2003 ел
әсәрләре берничә тапкыр һәм татар, һәм рус телләренлә басылып чыгу фактларын да искә алсак, юбилярыбызның нинди олы. кирәкле, игелекле эшләр башкаруын күреп, тан каласын.
М Хәбибуллин әсәрләрдә сызган эзләрдән йөреп, укучы үэенен хыялында яисә фаразларымда гына булган күренеш-карганалармы янарга ала Автор ижлт иткән романнар эзлекле бер бөтен, хәпа ниндидер бер система часыйл итәләр Әлбәттә, .парны кабул игү өчен укучымын үзеннән лә ниндидер, омтылыш кызыксыну сорала—татар җанлы, ата-бабаларын һәм аларнын ерак буыннары белән кызыксынучы татар баласы өчен бу бигрәк тә кирәк—автор үзе дә ин беренче чиратта нәкъ әнә шундыйларны күз унында тотып, иҗат итә булса кирәк Һәм укучымын үзеннән, аз-азлап кына булса да. тарихның, чын барышын ачыкларга имәү, аньм хакыйкати чыганакларына таянып, шулармын тәгаенлегенә ихтирамлы ышанычы булдыру бу әсәрләрнең дөньяны танып белүдә һәм кешеләрне тәрбияләүдә әһәмияте тагын да үскәнлеген аңларга кирәк була торгандыр
Әдип зур осталык белән аерым бер чор яисә вакытмын фараздай кабул ителерлек нокталарына кагыла, кызыклы әдәби сюҗетлар тудыра, алар шул заманмын жанлы образларына, сурәтләренә әвереләләр һәм безне—ботен рухыбызны, батырлыгыбызны, җаныбызны—шунда алып китәләр Вакытлыча гына булса ла. үзебез дә шул чор. шул заманнарнын җанлы шаһитларына, замандашларына әвереләбез Шул ук вакытта, әсәрләрдә!с тормыш күренешләрен гак иҗатчы тарафыннан жанланлырылган фараз яисә шартлы вариация рәвешендә кабул итәргә кирәклеге хакында да онытмыйбыз
Автормын үз атдына укучыларны кызыксындыру, мавыктыру. билгеле бер тарихи чормын геройларына, шәхесләренә, хәллөре-пакыйгаларына. факт ларына игътибарыбызны юнәлдерү бурычын гына куйган булуы да мөмкин әгәр дә шулай икән, монысы да кечкенә әйбер түгел Ерактагы калын-калын катламнар астында күмелеп калган, чуар һәм буталчык тарих сәхифәләрен, нәкъ булганымча гоп- төгөл һәм тулы дөреслегендә ачын бирүгә әдәбиятчылар дәгъва итә алмыйлар һәм ана омтылмыйлар да Бу эш, башлыча, тарих фәне белән махсус шпгылһләнүчсләр|ә профессионалларның үзләренә кала. Ә язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм анын кебек башка берничә «саф әдәбиятчыларыбыз* исә әнә шундый гадел тарихчыларның күзәтүләренә, ачышларына колак салырга
тырышалар һәм, дөреслек юлыннан барып, матур нәтижәләргә ирешәләр.
Әлеге мәкаләбез юбилей рухында язылса да, күнелне борчып торучы кайбер мәсьәләләргә дә тукталып үтәргә кирәк дип саныйбыз Мәгълүм ки. тарихи җирлектә әдәби әсәрләр язарлык әдипләр бездә бармак белән генә санарлык, прозада юбилярыбыздан кала тагын Вахит Имамов, Рабит Багулла, Ркаил Зәйдулла һәм тагын бер-ике исемне телгә алуга бу рәт тәмамланып та куя. Алар зур һәм игелекле эш башкаралар. Әмма аларнын язганнары күп очракта тиешле, әтрафлы бәя ала алмый. (Мәрхүм Нурихан Фәттахнын ике романын искә алмасак. )—укучыга анарны аңлатучы, күрсәтүче, пропагандалаучылар юк Чөнки тәнкыйтьчеләребез тарих проблемаларын, ә тарихчы галимнәребез әдәбият серләрен, нечкәлекләрен белеп җиткермиләр ахрысы. Шуна күрә, бу типтагы әсәрләргә ике ярнын кайсы ягыннан сузылсаң да, алар колач җитмәс урында—бушлыкта, «вакуу м» да калалар. Анын каравы, аерым әсәрләргә, хәтта язучыларга мөнәсәбәттә берьяклы карашлар— бик зур булмаган кимчелекләрне табып, алардан тискәре нәтиҗәләр ясап, каты гына бәрелергә тырышу очраклары күренгәләде
Тарихи гаделлекне торгызу юлын сайлаган хөрмәтле әдипләребезнен иҗатларын һәрьяклап һәм җентекләп өйрәнү һәм укучыларга аңлатып бирү әдәбият фәне әһелләренең әлегә үтәлмәгән бурычы булып кала бирә. Мондый әдәбиятнын ин алдынгы сафында торучы Мөсәгыит Хәбибуллин ижаты да әтрафлы өйрәнүчеләрне, тикшеренүчеләрне көтә.
М Хәбибуллин—кин карашлы сәясәтче, үткен телле публицист та. Мәкаләбездә без анын бу өлкәдәге эшчәнлегенә бөтенләй кагыла алмадык. Анысы да махсус тикшерүгә бик лаек.
Язмабызның ахырында без гомер көзләрен дә матур язларга әверелдереп яши белүче олы шәхесне—Россиянен һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесен. Россия язучылар берлеге бүләге, Татарстанның Кол Гали һәм Габдулла Тукай исемендәге бүләкләр иясен—Мөсәгыйт ага Хәбибуллинны олы юбилей датасы белән котлыйбыз. Ул озын-озак еллар дәвамында алга таба да сау-сәламәт булып, ижади уңышлары белән безне гел сөендереп яшәр дип ышанып калабыз.