I БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ГАЛИМНӘРЕ ФОРУМЫ


2007 елның 19-22 сентябь көннәренлә Казан шәһәренлә Татарстан Фәннәр академиясе. Бөтендөнья татар Конгрессы оештырган 1 Бөтендөнья татар галимнәре җыены булып узды. Аның эшендә дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән БООдән артык татар галиме катнашты Пленар утырышта, секцияләрдә техник, табигать һәм гуманитар фәннәр үсеше буенча ясалган докларда, чыгышларда, фикер алышулар барышында галимнәр киләчәктә дә Татарстанда. Россиядә һәм дөньяда фән үсешенә үзләреннән өлеш кертү мәсьәләсендә уртак карашта торуларын ачыкладылар Чыгыш ясаучылар арасында дөньякүләм танылган галимнәр булуы форумнын дәрәҗәсен күтәреп, киләчәк очрашуларга өмет уятты. Җөмләдән, галимнәр мәҗлесендә төрле фәнни юнәлешләргә караган чыгышлары белән катнашучылар арасында Алманиянен Макс һәм Планка исемендәге астрофизика институты директоры. Россия Фәннәр академиясе академигы Рәшит Сюняев. Мәскәү океанология институты директоры, академик Роберт Нигъмәтуллин. академик Камил Вэлиев. армия генералы, РФнен хәрби фәннәр Академиясе президенты, академик Мәхмүт Гәрәев һәм башка дөньякүләм танылган галимнәр бар иде. Корылтай эшендә Татарстан Фәннәр Академиясенә күптән түгел сайланган шәрәфле академиклар-Татарстаннын халык язучысы Туфан Миңнуллин белән Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да катнашты.
Татар галимнәре җыенын Татарстан Фәннәр академиясе президенты Ә. Мазһаров ачканнан сон. җыелышны сәламләү сүзе белән Дәүләт советы рәисе, сәяси фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. Җөмһүриятебезнең бүгенге иҗтимагый һәм игьтисади барышы белән таныштырганнан сон. -Без бүген ил һәм дөнья буйлап сибелгән татар галимнәренең төрле фәннәр үсешенә керткән өлешен эле күз алдына китерү мөмкинлеген алдык-, диде ул. Аның, -ниһаять, без аралашу, өлгергән мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү җаен таптык һәм киләчәктә берберебезне югалтмабыз, чөнки горурланырлык эшләребез бар* дигән сүзләре алкышларга күмелде.
Форумны ачканда Премьер-министрның беренче урынбасары Р Моратов. Россия һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы К Вэлиев. Казакъстан Милли Фәннәр академиясе президенты М Журинов. Румыниянен Төркмәнстандагы илчесе, академик Т. Җәмил. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р. Закировларнын чыгышлары булды.
Пленар утырышта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Ә Мазһаров. ТР Президентының сәяси мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р Хәкимов. Татарстанның икътисад министры М Сафиуллин, М. Планк исемендәге җәмгыятьнең Астрофизика институты (Алмания) директоры Р Сюнәев. Россия Фәннәр академиясенең Океанология фәнни-тикшеренү институты директоры Р Нигъмәтуллин РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры А. Әхтәмҗан. Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор X Миннегулов. Россия Хәрби Фәннәр академиясе президенты, армия генералы М. Гәрэев доклад белән чыгыш ясадылар.
Пленар утырышта да. гуманитар бүлек эшендә дә сүз күбрәк татар халкынын
язмышы, аны милләт буларак саклап калу, телен, милли үзаңын үстерү, гасырлар дәвамында халыкнын менталитетын. яшәү рәвешен чагылдырып килгән әхлак нормаларын киләчәк буыннарга иңдерү турында барды. Татар халкынын рухи үсешендә, милләт буларак саклануында, галимнәргә дә зур бурыч йөкләнүе турында фикерләр кат-кат әйтелде
Шик юк ки. татар зыялыларынын очрашып, төрле дәрәжәләрдә аралашып, фикер уртаклашып алулары, һичшиксез, эзсез югалмас1 Шулай да Фәннәр академиясе тарафыннан һәр яктан уйланылган. яхшы оештырылган корылтай төп бер үзенчәлеге белән күнелдә төер дә калдырды Ул Мэскэүдә уздырыла торган форумнардан аралашу чарасы белән әллә ни аерылып тормады. Читтән килгән галим нотыкчылар Россиянен бүтән шәһәрләрендәге форумнардагы шикелле, нигездә русча сөйләделәр Гуманитар фәннәр бүлегендә татар тарихы теле, әдәбияты, милли үзан, халыкны инкыйраздан-бетүдән котылу юллары турында лаф оруларның байтагы рус телендә барды. Яшьләрнең татар телен белмәүләре, өйрәнергә теләмәүләре, милли хисләрнең сүнә баруы, коллык психологиясеннән арына алмаулары турында кызып-кызып сөйләүләр, залда утыручыларның күбесе аңламыйлар дигән сылтау белән (кызганычка каршы, анлыйлары да шактый иде) башка лөгатьтә барды Әйтерсен лә. сүз кайчандыр яшәгән, инде гамәлдән төшеп калган тел турында бара. Казан галимнәрен татар халкы милләт буларак бары тик Татарстанда гына сакланып калырга мөмкин дигән борчулы уйлары табигый иде. Дөрес. Россиядә БЛБ илләрендә яшәүче татар галимнәренә Румыния Фәннәр академиясе академигы Җәмил Тайсин тарихи үткәннәр турында Тукай телендә сөйләп күрсәтте, бөтендөнья татарларының тарихын язу эшенә керешергә вакыт диг? I эшлекле тәкъдим кертте
Татар галимнәре жыены эшендә бер төркем язучылар да катнашты Чаллыдан килгән Айдар Хәлим. Фәүзия Бэйрәмоваларнын эмоциональ чыгышлары хәтердә калырлык булды.
Форумда татар әдәбиятының үткәненә, бүгенгесенә, анын чит иддэрдэ нжат ителгән өлешен барлауга багышланган чыгышларны, филология фәннәре докторлары. Казан дәүләт университеты профессорлары. * Казан утлары- журналының редколлегия әгъзалары Ха тыип Миннегулов белән Талга т Галиудлин ясады Укучыларыбызга шул чыгышларның язмасын тәкъдим итәбез.
 

Реклама