Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ШАЙТАН, ШӘЙТАН -Шайтан сүзенең тамыры борынгы гыйбрани сатана сүзе белән бер дип санаучылар бар. Р Әхмәтьянов "Төптә семит телләрендә “суд полициясе" дигән сүз булган”, — дип яза. Гадәттә шайтан сүзен Иблис сүзенең синонимы дип карыйлар, ләкин бу төгәл түгел. Иблнс-шайтаннарның башлыгы, аны Иблис әш Шайтан дип тә йөртәләр. Коръәндә В.Порохованың рус теленә тәрҗемәсендә, шулай ук Рабит Батулла тәрҗемәсендә “шайтан" мәгънәсендә “Тагут" атамасы телгә алына. Әдәбиятта шайтанны хәннас дип атау да очрый (“аздыручы”, “кызыктыручы" мәгънәсендә).
Борынгы гарәп телендә “шайтан" сүзенең “җылан" мәгънәсе дә булган һәм ул кеше исеме булып та йөргән.
Гомумән, гарәп телендә шайтан сүзе явызлыкка өнди торган һәр затка карата әйтелә
"Шайтан" сүзенең күплек саны шәкеле: шэйатин Шайтаннар, үзләренең башлыгы Иблис белән бергә, Кыямәт көненнән соң тәмуг утында янарга хөкем ителгәннәр. Иблискә дә, шайтаннарга карата да рәҗим (таш атып сөрелгән) эпитеты кулланыла (Коръән, 15:17).
Кешеләрне юлдан яздыру өчен шайтаннар Иблиснең төп кораллары. Алар уттан яки төтеннән яратылганнар, Иблис тарафыннан да тудырылырга мөмкин. Тышкы кыяфәтләре һәм исемнәре төрлечә була. Төрле илләрдә төркем-төркем булып яшиләр. Бигрәк тә һиндстанда һәм Сүриядә явызлыклары белән яман атлары чыккан имеш
һәркемнең үз фәрештәсе һәм үз шайтаны бар дип ышаналар. Алар икесе дә кешенең калъбе өчен көрәш алып баралар
Иң күп таралган фикер буенча, шайтаннар - җеннәрнең имансызлары һәм явызлары Икенче бер фикер буенча, шайтаннар баштан ук имансыз итеп яратылган һәм тәмуг кисәве булырга тиешле затлар, ә җеннәрнең кайберләре Аллаһка сәҗдә кылып, тәмуг газапларыннан котылырга да мөмкин
Татар телендә шайтанга кагылышлы күпсанлы фәлсәфи мәкаль-әйтемнәр бар. Мәс., "Шайтанның дуслыгы дар агачына кадәр", “Шайтанга кирәк булса, Коръәннән дәлил китерә", “Хәерле эшне ашыктырмасаң, шайтан катыша", "Аргамакны байтат ияртә, әрвахны шайтан ияртә", “Алла шайтаныннан адәм шайтаны яман" шундыйлардан.
//Адәми шайтан. Җени шайтан.
ШАМ ф 1.Кич. Бу дөнйаны бакый санма, булыр фани, Тагатьдә бул шам, сәхәр вакты булса. Мәүла Колый 2.Кичке аш 3 Сүрия. Шам җире Шом шәриф изге Сүрия Кәгъбәнең көнбатыштагы почмагы әр рөкен аш шами (Сүрия почмагы) дип атала. 4.Димәшк яки Дәмәшекъ (Дамаск) шәһәре-Бәләду Шам. // Шам кылый — Дәмәшкъ корычыннан эшләнгән кылыч. Намазшам — кичке (дүртенче) намаз,, ястү намазы, гыйшаэ намазы.
ШАМАКАЙ тар. —Шемаха (Шәмәхә) сәүдәгәре, цирк клоуны мәгънәсендәге борынгы шамахай сүзеннән. Атаклы Шемаха ефәкләре төсен чагылдырган шәмәхә сүзе дә шул тамырдан (татар телендә миләцшә төс сүзе дә актив, Пермь һәм Киров
Дәвамы. Сцзлек 2004 елның 1нче саныннан басылып килә.
өлкәсе сөйләшендә шәмәхә мәгънәсендә кукчин сүзе йөри) Тел белгечләре Казан ханлыгы чорында һәм нртәрәк тә Идел буенда Шәмаха шәһәре циркач-клоуннары (әрмәннәр) гастрольдә йөргән дигән фикердә
Шамакайны башкача мзсхәрәбаз дип тә атаганнар
ШАМАН -Эвенк теленнән кергән сүз Маижурча симан шашынган дигән сүздән дип санаучылар да бар. Төрки телләрдә кал сүзе кулланыла, бурган би дигән сүз дә мәгълүм. /Шаманлык итц-камлау (рус теленә камланье рәвешендә кергән). Шаманчылык (шаманизм) - диннең иң борынгы формасы Каклау төрки халыкларда да таралган була. А.В.Анохин "Алтайлыларда шаманлык буенча материаллар" дигән китабында Маңзыр исемле алтайлы шаманның ата-бабалары рухларына (әрвахларга) мөрәҗәгать иткәндә Татар исемле шаманны телгә алып, төрки телдә: "Абыкаем Татар- кам. атаклы һәм бөек кам -дип кабатлавы турында яза
"Шаманның гөп коралларыннан берсе - махсус чыбыркы булган Аны камчы чыбыркысы дип атаганнар. Тора-бара бу тезмәдәге чыбыркы сүзе төшеп калган (чөнки кам сүзе онытылган, шаманилмны башка диннәр кысрыклап чыгарган) һәм камчы чыбыркыны белдерә башлаган." (Р.Әхмәтьянов.)
Шаманлык сәләте ир балага да. кыз балага да әтисеннән һәм әнисеннән күчә алган Шулай да. мәсәлән тувалыларда. хатын-кыз шаманнар саны 25-30% ка кимрәк булган Конбатыш тупалылар шаманнарны гадәттә кечерәк бура эчендә җирләгәннәр
Казакъ мәгърифәтчесе Чокан Чыңгыз улы Валихановның (1835-1865) ‘Кыргызларда шаманлык эзләре" дигән хезмәте бар
Тагар халык ырымнарында да (мәс.. "Бизгәк теле ырымында) борынгы шаманнар (камнар) әйтә торган текстларга охшашлык сизелә
ШАТРАНҖ, ШАТРӘНҖ ф Шахмат уены Ривайәтләргә караганда, аны Ләҗлаж исемле кеше уйлап тапкан. Телдә шатрач варианты да бар Ю тдан бабаен
барды. Шатрач тактасы төшеп калды. Табышмак (җавабы чабата эзе)
Хәзерге вакытта телдә шахмат сүзе генә кулланыла, татар теленә ул рус теле аркылы килеп кергән. Фасмер бу сүзне руслар немец теленнән алганнар дип исәпли, тәкин немец телендә шахмат уенының тәмамлануын белдерә торган зсһасҺпшВ ("корольгә мат”) гыйбарәсе 1691 елдан гына күзәтелә, ә шахмат уены мәгънәсендә аларда м:һасһ$р1е! сүзе йөри Фарсы телендәге шаһ чат сүзгә сүз тәрҗемә иткәндә кыйналган җиңелгән шаһ" мәгънәсен 6и|>ә Гарәп телендә исә “мәүт" у.лде дигән сүз. ягъи шаһ мәүт" шаһ улде дигән мәгънәдә булып чыга II Я Черных үзенен Историко- зтимологический словарь современного русского языка" сүзлегендә “шахмат" сүзе Кара диңгез буендагы ирани кабиләләр (мәс.. осетиннар) аркылы килеп кергән булырга мөмкин дип саный. "Мат" сүзе борынгы татар әдәбиятында да күзәтелә Мәс С.Саранның “Сөһәйл вә Телдерсен" дастанында (1394) түбәндәге юлларны укыйбыз
Сөһәйл хисме ирүр Йосыфдин гали.
Итәр мат атаны йөзенең или.
Ягъни:
Сөһәйлнең чибәрлеге Йосыфтан да артык.
Алсу йөзе алманы да җиңәр, мат кылыр
Шахмат уенын Ислам әһелләре башта дошманнарча каршылаганнар, ләкин X гасырлардан соң аның белән килешкәннәр дияргә мөмкин Сәхд нбн Әбү Сәхл (404 Ю13 елда вафат) “Әгәр дә мөлкәтеңә зыян килү куркынычы янамаса. намазны калдырмаган, шахмат уйнау икс дус өчен күнел ачу гына ул. дигән Шулай да шахмат кебек шау-игусыз уен гарәпләр өчен ят булган
Бу уенны Идел буе Болгар илендә дә белгәннәр
Суфичылыкта шахмат фигураларының атамалары һәм шахмат терминологиясе үзенчәлекле мәгънәләрдә кулланылган шаһ моршндне. ферзь (фәрзнн) гашыйкны, фил (әл-фил) горурлыкны, ат нәфесне, күнел тартуны, пийадә (пешка) мөхнбне. суфимы, "мат" (“мәүт" үтем) иса нәфесмен фәна булуын белдергән Хагыйп Миинегулов Сәйф Сарайның “Голеетан бит-торки" әсәре турындагы хезмәтендә пешканың “бәйлек»" дип. ә шахмат тактасының "мәгьнә наттагы" дип италуын әйтә
Шахмат уенындагы "ладья" ("тура”) фарсыча "шаһ рухы' - "шаһрух" дип аталган Тормыш шатранҗын уйнау (Котбтан). Шатранҗ бэсаты шахмат тактасы
Нәвадир ли шатранҗ шахмат мәзәкләре.
ШАТРАНБАЗ ф. - Шахматчы, шахмат уйнаучы. Шәригать буенча, мондый уеннарны акчага уйнау тыела.
Күренекле татар шагыйре Шәйхи Маннур гадәттән тыш шатранбаз иде. Җәй көне аны Казан шәһәре үзәгендәге элекке Ленин бакчасында эскәмиядә кызыл галстуклы берәр "вундеркинд " белән шахмат уйнап утырган килеш күрәсен. кичләрен исә ул иске шахмат клубында тәмәке төтене эчендә тәмам уенга бирелеп, дөньясын онытып утырыр иде (шатранбазлар арасында кушаматы "шахи Маннур" булып, өстәвенә басым ике сүзнен дә беренче иҗегенә төшереп әйтелә иде). Шахматка нисбәтле яраткан сүзләре дә бар иде Шәйхи аганың. Шуларнык берсен ул бик тә канәгать кыяфәттә әйтә: "Бер кәррә шах!" - диюе еш кына “дошман" якны уйланырга мәҗбүр итә торган иде. “Бер кәррә" дигән сүзен үзе "бер тапкыр" дип аңлатса да. бу очракта "кәррә" сүзе асылда гарәпчә “һөҗүм ", "атака" мәгънәсендә булгандыр дип уйлыйм ("шаһка бер һөҗүм")
ШАҺ ТАМЫРЫ Кешенен муенында уң һәм сул якларда урнашкан зур веналар- югулярислар Алар канны баштан йөрәккә китерәләр һәм канны йөрәктән башка алып баручы артерияләргә пар киләләр. Шаһ тамыры "Каф" сүрәсенең (50) 16 нчы аятендә телгә алына "Тәхкыйк кешене без хәлык кылдык, вә кешегә күңеле нәрсәне вәсвәсә кылганыны без беләбез, вә без аңа җилкә тамырыннан да якынракбыз." Бу термин Р.Батулла тәрҗемәсендә "муен тамыры" дип. Фәрит хәзрәт Сәлман тәрҗемәсендә "богау кан тамыры" дип алынган (рус телендә ул “яремная вена" дип атала, ихтимал, "богау" сүзе шуннан килеп эләккәндер) И.Ю.Крачковский тәрҗемәсендә бу тамырның "вена" дип түгел, бәлки "шейная артерия" дип аталганлыгын әйтеп китик.
ШАҺБАЛ ф. Кош канатының иң зур каурые, чылгый. Гадәттә язу каләмен шуңардан ясаганнар.
ШАҺИНШАҺ ф Шаһлар шаһы. Иран шаһларының титулы. Татар телендә шаһ шаһин сүзе дә йөргән. Исламның башлангыч чорында мөселманнар өчен Иран шаһиншаһларыннан да яманрак дошман булмаган. Рнвайәткә караганда. Мөхәммәд Пәйгамбәр шаһиншаһны Аллаһ тарафыннан ләгънәтләнгән шайтан кебек итеп күргән Шуңа күрә хәлифәттә гарәпләр өстен чакта шаһиншаһ титулын кайтару турында сүз дә була алмаган. Ләкин 645 елда Багдадта хакимияттә фарсы династиясе урнашкач, бу династия вәкилләре шаһиншаһ титулын алганнар
ШАҺСУАР ф. Оста җайдак. Кем тэйу сорса атым ул шаһсуар, Атамыз Махмуд., догачы, исмем Мөхәммәдьяр. Мөхәммәдьярның бу бәйтен Шакир Абилов "Атым кем дип сораса ул шаһсәвар, Атам — Мәхмүд. догачы, үзем - Мөхәммәдьяр” дип тәрҗемә итә һәм бит астында "шаһсәвар" "шаһсуар" сүзенә: "биредә: хөкемдар" дигән искәрмә биреп китә. Әмма монда бу сүз туры мәгънәсендә кулланылган төсле Шулай гөманлаганда без Мөхәммәдьярның кушым аты-"оста җайдак" булуын аклыйбыз, ягъни аның портретына тагын бер сызык өстәлә.
ШӘҖӘРӘ /. - 1.Агач, куак. 2.Нәсел агачы, генеалогия агачы, нәсел-ыруның тармакларын күрсәткән схема. Борынгы төркиләрдә каба йегач ( "биек агач" мәгънәсендә). Татарларда һәм башкортларда күбесенчә гаилә-нәселдә очрый торган исемнәрне санап чыгудан гыйбарәт
ШӘЙМОРЗА МӘКАМЕ Татарстандагы элекке атаклы Шәйморза (хәзерге Буа районында) мәдрәсәсе дамеллалары Коръәнне үзләренчәрәк көнгә салып (үзгә мәкам белән) укыганнар. Бу мәдрәсәдән чыккан шәкертләрнең Коръән укуы традицион укудан аерылып торганга, аңа шушындый исем биргәннәр.
ШӘЙХ, ШӘЕХ г. Карт, өлкән кеше; аксакал, юлбашчы мәгънәсендә. Бу исем
Ислам культы хезмәтчеләренә-голямаларга. дәрвиш брадәрлеге башлыкларына, суфиларга (ишаннарга) бирелә. Мәүла Колый үзенең “Хикмәте хаким'' дигән поэтик әсәрендә бер-бер артлы 6 мәшһүр шәйхне телгә ала (Шәйх Гаттар. Шәйх Боханә. Шәйх Мансур. Шәйх Госсам эд-дин, Шәйх Бәһауэддин. Солтан Вәйсел Каранн. Шәйх Шәмси Тәбриз. Шәйх Шәрхи Бәрхи. Шәйх Шәбаннарны) һәм Мәүла Колый шәйхен чөн. Тагьларны күтәр, күчен Баш. жан хезмәте өчен. Салмага кемгә ти кар?" дип яза. Аяим Гафуров шәех дәрәҗәсенең аксакалларга гына түгел, яшьрәк галимнәргә, вәзирләргә, битекчеләргә. сәүдәгәрләргә һәм хәтта идарәчеләргә дә бирелүен билгеләп үтә Мәе . мәшһүр Әбүгалисина Шәйхеррази исемен алган Бөек фарсы шагыйре Сәгъдине Шәйх Мөслихеддин Сәгъди дип атаганнар
Шәй.хе фани бик картайган кеше
Күплек саны шәкелләре-.чәшаих, шоюх
ШӘМАИЛ, ШАМАИЛ г. - 1 Рам эченә, гадәттә пыялага, язып куелган һәм мөселман өйләрендә диварга эленә торган изге текстлар, бизәк-рәсемнәр Соңгылары “кеше сурәтеннән гайре рәсемнәрдән Мәккә, Мәдинә. Кәгьбәтулла, Истаибул. Айя Суфия мәчете. Җәннәт капусы. Нух көймәсе һәм башка шундый дини-тарихи эчтәлектәге күренешләрдән гыйбарәт" булган ( Әдәби сүзлек") Шәмаилләрдә төрле ырымнар тошнамәләр. астрологнк таблицалар һәм календарьлар да очраган Шамаил язучы осталардан Шәмсетдинов Исмәгыйль Нәҗметдин улын (Әйгаә авылы. XIX гасыр азагы) Абдуллин Габдрахманны (XIX гасыр ахыры, аның алтын белән "Мәккә" дип язылган бер шамаиле Казанда В.Еремеев һәм А.Шебаршин типографиясендә басылган). Хөсәенов Шамседдинне (аның “Иман көймәсе" төшерелгән шамаиле Казанда Дәүләт музеенда саклана) күрсәтергә мөмкин. XX гасыр башларында хәттат Госман Салиев Казанда шәмаил һөнәрханәсе тоткан Шәмаилләр Польша татарларында да бар. алар аны “хамаил" дип атыйлар икән. Тагын кара Ләцхэ. 2.Тумыштан килгән табигать, холык сыйфат Мохәммәд галәйһиссәламнең бәгъзе шәмаил иириф( ә һәрс
ШӘРАБ / - Гадәттә җимеш суын әчетеп ясалган исерткеч эчемлек, хәмер
“Суфичылык серләре" китабында шәрабның байтак кына синонимик исемнәре китерелә мәй. бадә. хәмер, чаһик. һабук. аб-и әнгур (йөзем суы), аракы (ракы). бикр. дәм .эчке, әвижә. мудам. нәвиз яки нәвит (хөрмә суы), бөлбөли. сәһба (сәбуһ). сәлсать. сүлафә. үммү-әгд-дәһр Һ.6.
Электә шәрабны, су эчкән кебек, йә утырып, йә чүгәләп эчкәннәр
Хәзерге вакытта чирап язылышы актив.
Күплек саны шәкеле әшрибэ.
ШӘРӘФ г. 1.Кадер, хөрмәт Татар филологиясе шәрәфнтә шуны әйтергә мамкин: бездә андый тар чилли эгоизм, кцршеләргә карата кимсету. нәфрәт курепешләре юк! Р.Эхмәтьянов. Шәрәфле әгъза почетлы член 2.Затлылык, аксөяклелек 3 Бәхет
Шәрәцр нең күнлек саны шәкеле әшраф
ШӘРӘШНР бор Электә сугыш максатларында кулланылган утлы корал мәсәлән, утлы ук. утлы туп. Ләкин бүгенге терминологиядә утлы корал мылтык кебек дары ярдәмендә ата торган коралларны күздә тота Рус телендә шерешир Бу сүз фарсыча “тир и черх" сүзеннән килеп чыккан дигән фикер бар (чира/ ут. чыры) Борынгы монжәникълар (катапульталар) эченә нефть салынган мөгезләр һәм чүлмәкләр белән аткан булырга да мөмкин
ШӘРИГА ТЬ / Боерык, күрсәтмә, кануннар мәгънәсендә (сүзнең тон мәгънәсе гурЫ. дорсс К1Л) Ислам кануннары җыентыгы. Шәригатьнең төзелүе турында Тәфсир ИогмашГда түбәндәгеләр әйтелгән Ий кешеләр, нй мөселманнар. Без сезгә Ислам диненнән шәригать хөкемнәрен төзеп бирдек һәм анын юлын, дәлилләрен күрсәттек ул шәригатьне Нух пәйгамбәргә һәм сиңа, нй Мөхәммәд г-м. вәхий кылдык ул шәригатьне Ибраһимга. Мусага һәм Гайсагә йөкләдек, һәм шул биш пәйгамбәргә үзебез төзегән шәригатьне үзгәртмичә тотарга һәм кешеләргә дә үзгәртмичә өйрәтергә васыять
иттек һәм әмер кылдык”.
“Таләбүл гыйльми фәридатүн галәә-күлли мүслимин үә мүслимәтүн.” Мәгънәсе: «Шәригать гыйльмен белергә тырышу һәрбер моселман иргә һәм мөселман хатынына фарыз.»
Ләкин “шәригать" сүзе Исламга гына нисбәтле рәвештә кулланылмый, мәсәлән, чыганакларда “Тәүрат шәригате” атамасы да очрый.
Шәригать баяннары.
ШӘРИК / - Иптәш; берәр эштә кулдаш, уртаклык итүче, компаньон; сыйныфташ, классташ. Электә мәдрәсәләрдә шәкертләр сабакташларына (бер үк китапны бергәләп укучы иптәш шәкертләренә) шәрик дигәннәр. / /Аллаһыга шэрик катнаштырма
Күплек саны шәкеле — шөрәкя
ШӘРИФ г. 1.Данлыклы, атаклы, олы җанлы, зыялы, пакь Шәриф ай- рамазан ае. 2. Пәйгамбәр нәселеннән булганнарның исеменнән соң кушып әйтелә торган титул. Тарырак мәгънәдә — Пәйгамбәрнең оныгы Хәсән нәселенә карата әйтелә, ә икенче оныгы Хөсәен нәселен сәетлэр дип йөртәләр. 1595 елда Мисырда әс-Сәйид Мөхәммәд әш-Шәриф паша булган вакытта шерифлар яшел чалма урап йөрергә тиеш дигән фәрман чыга. Бу кагыйдә бөтен мөселман дөньясына тарала, ләкин кайчагында ак яки зәңгәр чалма урау да күзәтелә. Урта гасырлардан соң шәрифләр бөтен мөселман дөньясына таралып яши башлыйлар Кайбер гаиләләре төрле төбәкләрдә күпмедер вакытка хакимият башына да менә. Тик күпчелек шәрифләр ярлы яшиләр.
ШӘРЫК МУНЧАЛАРЫ - Шәрык мунчаларын гадәттә “уч төбе” принцибы буенча төзегәннәр. Мунча бинасы шәкеле белән биш бармакка охшаган дияргә мөмкин һәр бармак мунчадагы аерым бүлмәгә туры килә. Бөтенесе “6еләзек”тән — мунча алдыннан — 28-34 градуслы бүлмәдән башлана Монда бераз утырып торырга, җылынырга кирәк, шуннан соң гына эссерәк бүлмәгә күчәләр. Мунчаның идәне җылытыла. Ләкин ул артык нык кызмый, анда йөргәндә аяк табаннары рәхәт җылылык кына тоялар. Аннары әлеге бүлмәләргә күчәләр. Югарыда әйтелгәнчә, аларның саны кул бармаклары санынча—бишәү. Бөтен хикмәт шунда ки. бер бүлмәдән икенчесенә күчкәндә температураның арта баруын —якынча 70 градустан 100 градуска кадәр күтәрелүен тоясың. Мунча алдыннан туп-турыга, уч төбенең уртасында дияргә мөмкин, зур гына бүлмә урнашкан. Биредә җылытылган таш яки мәрмәр сәкеләр бар. Төрекләр мондый сәкеләрне “корсак ташы" дип атыйлар. Монда корсакка капланып яткан килеш “тирлиләр”. Аннары массажга керешәләр. Массаждан соң сабынлы суда әз генә чылатылган мунчала белән юыналар һәм мунчала җитәрлек кадәр каты килеш кала (урта гасырларда Багдад мунчаларында ышкыну өчен лотос яфраклары кулланылган). Төрекләр, мәсәлән, ат кылыннан бәйләнгән бияләй белән ышкыналар. Шул рәвешле тән тиресенең инде үле катлавы кубып төшә. Тәнне шешәдә җебетелгән сабын белән сабынлыйлар. Хәзер инде каты мунчаланың кирәге юк, тән болай да җиңел юыла. Ахырда бассейнга күчәләр. Бассейннарның беренчесендә су —җылы, икенчесендә җылымса, ә өченчесендә сал кынча була.
Борынгы Болгарда да шушыңа охшашлы мунча булган (хәрабәләре “Кызыл пулат" дип атала). Борынгы Казандагы “Таһир мунчасьГның да бишбармак принцибы буенча төзелгән булуы ихтимал.
ШӘРЫКШИНАС гф. — Шәрык белгече, мөстәшрикъ, ориенталист Дәвамы киләсе саннарда