Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕР АВАЗЫ


ТАРИХИ ВОКАЛЬ ЦИКЛ ОЧЕН ТЕКСТ
Айдала
Ай дала да ай нуры да, Айдалада тан нуры.
Ай нуры да тан нуры. Атым тоттым туп-туры.
Айдалада зәңгәр күккә Чөйдем соры карчыга. Карчьпам. карчыгам Очты кояш каршына.
Айдалада йор|.ш чакта Аттым елгыр капланны. Капланны, капланны Аттым-ектым, капланлы.
Ләигәр күкмен төбе юктыр. Офыкларнын чиге юк. Күнелемнен сайрама! ан. Җырламаган жнрс юк!
Айдалада ак кылганнар Айкала ла чайкала. Айдала, айдала.
Айкала да чайкала. Айдала, айдала,
Айдалада эз кала...
Атла, кәрван
Атла, кәрван, атла, кәрван тон иленә. Нармы, бармы бу доньяда адәм кадре?
Инә җирдә, яна җирдә сакла безне.
Син ташлама, син ташлама безне. Тәңре!
Без күбәүләр, без күбәүләр, без меңәүләр. Күчә безнең, күчә безнең ил-йортыбыз. Изге каберлекләр кала, кала дала.
Дала кала, аны ничек онытырбыз?
Рафикъ ЮНЫС (1943) шагыйрь, публицист. Ташаяктан Язучылар берлегенең Г Ис.хакын шечешһ/е н/м-чиясе шуреаты. *Вакыт чьибыры». «Сип һам чин* һ (> шшырь җыентыклары. #7 атарстан референду чы» исечм тарихи <клу ченчипь кипши ,шторы Ка.шн<)а яши
Юеш тынлы урман иле, серле тараф. Сыйдыр безне, сыйдыр безне, дөнья тыгыз. Шом салмагыз, шом салмагыз, ябалаклар. Бәхет юра. бәхет юра. Казык йолдыз!
Без йөрәкле, без гайрәтле, без куәтле. Йодрык итеп туплар безне ханның әмре. Тик шулай да. тик шулай да сакла безне. Син ташлама, син ташлама безне. Тәңре!
Атла, кәрван, атла, кәрван тон иленә. Яктырт юлны, балкыт юлны, борынгы Ай. Яңа җилдә җилфердәрләр иске тулар'. Яңа җирдә без яшәрбез борынгыдай. Атла, кәрван...
Ага базар
(Югары тавыш) Идел-су буенда Бардыр базар.
Ага базардыр бу.
Ага базар!
(Тцбән тавыш) Идел-су буенда Бардыр базар.
Ага базардыр бу.
Ага базар!
Алыш-биреш.
Биреш-алыш!
Сиңа файда.
Мина табыш!
Булмасын һич Белми калыш.
Күрми калыш Кил дә ябы-ы-ыш!
Базар-базар-базарда, Базар-базар-базарда Кайнашабыз, аңлашабыз. Җайлашабыз үзара.
Бар, бар базарга.
Бар да бардыр базарда!
Бар, бар базарга.
Бар да бардыр базарда!
Шәрекътэн, Гарептән,
Ераклардан Киләдер тауарлар Кәрван-кәрван!
Шәрекътэн. Гарептән.
Ераклардан Киләдер тауарлар Кәрван-кәрван!
Сәүдә итмеш—
Сату итмеш.
Миннән артмыш.
Сиңа җитмеш.
— Бүз аргымак!
Турка ефәк!
Алтын-көмеш!
- Татлы җимеш! Өлгер-җите-е-еш!
Базар-базар-базарда. Базар-базар-базарда Кайнашабыз, аңлашабыз. Җайлашабыз үзара. Бар, бар базарга.
Бар да бардыр базарда!
Бар. бар базарга.
Бар да бардыр базарда!
Иделле, базарлы.
Кол Галиле Дөнья күзендәдер Болгар иле!
Иделле, базарлы.
Кол Галиле—
Дөнья күзендәдер Болгар иле!
Сәүдә кылмыш һөнәр кормыш.
Юллар ермыш.
Яна мичләр,
Кайный тормыш.
Чынлый тәңкә Дәшми кылыч.
Монда елы-ы-ыш!
Базар-базар-базарда. Базар-базар-базарда Кайнашабыз, аңлашабыз. Җайлашабыз үзара.
Бар. бар базарга.
Бар да бардыр базарда!
Бар. бар базарга.
Бар да бардыр базарда!
Ту байрак.
Поскынчы җыры
Ослан-таудан күзлим юш дөньяны. Нинди шом бар кошлар тавышында? Алтын Казан кояш чыгышында.
Канлы шәфәкъ кояш баешында.
Алтын Казан кояш чыгышында.
Канлы шәфәкъ кояш баешында
...баешында.
Ничәнче ай инде, ничәнче ел Яна шәфәкъ канлы хәбәр булып. Яшермиме тынлык җил-давылны? Яндадыр күк дошман еравылы2. Яшермиме тынлык җил-давылны? Яндадыр күк дошман еравылы
...еравылы.
Тирбәтә су яшел каекларны.
Кабарта җил ап-ак җилкәннәрне.
Ник сискәнә Идел, ник борчыла?
Бу җилкәннәр барын җитәрләрме?
Ник сискәнә Идел, ник борчыла?
Бу җилкәннәр кайтып җитәрләрме?
...җитәрләрме?
Тулган айдай якты калам минем.
Әй. пакь калам, нманнурлы калам! Көфер куллар сиңа үрелмәкче.
Исән кала күрче, газиз Казан!
Кара куллар сиңа үрелмәкче,
Исән кала күрче, газиз Казан!
...газиз Казан!
Сынма, кылыч!
Тетридер Казан-йорт, Дөрли Казан. Ут-ташлар чәчридер Диварлардан.
Хәтәргә ор
Аллаһ әкбәр.
Сынма, кылыч! Чыда, корыч! Соң1ы орыштыр бу. Соң1Ъ1 орыш!
Утчагар5 гөрселди. Кешни атлар. Шашынып думбыддый Дум-думбаклар* *.
Хәтәр! ә ор
Аллаһ әкбәр.
Сынма, кылыч! Чыда, корыч! Соң1Ы орыштыр бу Соңгы орыш!
Иравыл. и[шаы.1 пюшрнсн алдагы влгшг. авангард ' Утчагар туп
• Думдумблк барабан
Акса да безнең кан Болакларга,
Безнең дан җан алыр Оныкларда.
Үләбез баш ими Җәлладләргә. Очрашырга язсын Җәннәтләрдә.
Хәтәргә ор— Өркер хәтәр. Аллаһы әкбәр,
Хәтәргә ор— Өркер хәтәр. Аллаһы әкбәр,
Аллаһ әкбәр.
Аллаһ әкбәр.
Сынма, кылыч! Чыда, корыч! Соңгы орыштыр бу, Соңгы орыш!
Сынма, кылыч! Чыда, корыч!
Соңгы орыштыр бу,
Соңгы орыш!..
Тарих җиде
Көнем өчен түгел, денем өчен.
Мәкаль.
Булган көчле, гайәр чаклар. Булган шанлы чаклар.
Хор җилләрне узып чапкан Безнең ярсу атлар.
Тоя йөрәк, ашкыл5 йөрәк, Тоя тарих җилен.
Нигә көнем—булмый икән Телем, халкым, илем?
Баса алмый йөрәгемне, Үткәннәргә чабам.
Тарих җиле дәва: без бит Башлам түгел, дәвам.
Тарих көле тояклардан Каладыр бөркелеп.
Нигә көнем—булмый икән Илем, халкым, телем?
Чабам, чабам үткән аша Киләчәккә таба.
Тарих уты ат ялына,
Йөрәгемә каба.
Хаклар гадел хакланмыйча Сүрелмәс бу ялкын.
Нигә көнем—булмый икән Илем, телем, халкым?