Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Алат авыллары
Матур ла сон безнен туган ягыбыз! Жил искән саен тирбәлеп-тирбалеп аза торган камышлы күлләр, мон тулы чишмәләр, базыклы һәм кыслалы инешләр, күркәм итеп бизәлгән чиста авыл йортын хәтерләткән түгәрәк урман азаннары, әби-бабаларыбыз тыныч йокыга талган зиратлар һәм шундагы картайган каеннар, янәшәләге зирек, миләш һ б агачлар туган ягыбыз табигатенен бер кисәген тәшкил итәләр Жанга якын Мокәши. Төкәши, Болак буе. Әтрәч. Урта жысн. Югары жыен. Мәчет урамы. Атау очы. Ясак очы. Казак очы кебек урам атамалары—олы буыннан безгә калган мираснын гәүһәр ташыдай ялтырап торган ядькәрләре
Татарстан төбәгендә исемнәре безгә гасырлар тирәнлегеннән үк килеп ирешкән авыл, су-инеш. күлләр һ. б. географик берәмлекләр шактый Аларнын мәгънәсен ачыклау тарихның серле санлыгына күз төшерергә мөмкинлек бирә Монлын яссылыкка куеп караганда, борынгы Алат атамасы аеруча игътибарга лаек Тарихи һ. б. хезмәтләрдә Алат юлы топонимы еш телгә алына Алат спирт заводы авылы район үзәге Биектаудан 36 чакрымда. Рус Алаты район үзәгеннән—33. Кече Алат исә Биектаудан—32. Урта Алат авылы район үзәгеннән 31 чакрым ераклыкта урнашкан. Урта Алат. Кече Алат. Рус Алаты. Алат спирт заводы авыллары Ашыт суына килем тоташа торган Алат елгасы буена утырганнар Алат елгасы атамасы телдә төрле әйтелештә йөри (Алат. Алатка Барская). Урга Алат. Кече Алат авылларынын исеме күп кенә тарихи чыганакларда, шул исәптән Казан ханлыгы чоры документларында искә алына 1602—1603 еллардагы мәгълүматларны туплаган Казан өязе теркәү кенәгәсендә Алат гидронимы. Азат шәһәре. Алат юлы. Урга Алат, Олы Алат, Кече Азат авыллары еш телгә алына Аларда йомышлы, ясак түли торган кешеләр (ясашные люди). ягъни чювашлар (ясаш-ные чюваши—ясак түли торган татарларның сословие титулы) күрсәтелә Урга Алат авылы да XVI йөз тарихи чыганакларында еш телгә алына Борынгы тарихи чыганакларда шул ук районда! ы Олы Солабаш авызын Олы Азат дип йөртүләре турында мәгълүматлар бар. 1672 елнын сентябре һәм 1673 елнын август аена нисбәтән Алат авылында яши торган йомышлы татар Уразмәмөт Тленлев исеме тарихи чыганакка кереп калган
Тарихи чыганакларда борынгыдан кулланылган юл атамалары (алар административ берәмлекне дә аңлатканнар) арасында Алат юлы :ы әйләнештә йөргән И П. Ермолаевнын «Казанский край во второй половинс XVI—XVII вн • дигән хезмәтендә 1567 елнын сентябрь-1568 елнын август ае белән Нугай. Чюваш (Югары һәм Урга). Арча. Аш. Атыз. Иске Йорт юллары искә алына
Бер өлеше Ашыт суы ярына урнашкан Алат торак пункты турындагы мәгълүматларны Н. А Спасскийнын тарихи хезмәтендә дә табабыз
Казан ханлыгы яулап алынганчы ныгытылган тагар шәһәре булган Атат ханлыгы буйсындырылганнан сон ла НЫГЫТЫЛган кальга (баструк—острог) булып кала XVIII йөзлә Алагга бакыр эрегү заводы эшләгән Анын янышы злскхс шәһәр истәлекләре булып оек һәм ур эзләре сакланып калган Ханлык җимерелгәннән соң Алатка укчылар (стрелецлар) китереп утыртыла Азар арасын та Баженовлар нәселе дә булган Ал атта зур базар үткәрелгән Халык күн эшкәрткән, балчык савыт -
иы 6' санындо.
Длвами. Һчшы журналның .Ю06 ел
саба ясаган, бапта эше белән шөгыльләнгән. Алат янындагы известьташ катламында мәгарә бар. Ашыт елгасының икенче ярында, Алатка каршы урнашкан Потаниха (Ивановское) авылының чиркәве астында Ашыт елгасына һәм Алатка таба юнәлгән җир асты юлы сузыла. Потаниха авылында 1758 елла төзелгән аракы заводы булган. Алатга 744 кеше яшәгән, бер земский училище булган.
В П. Семенов редакциясендә дөнья күргән тарихи чыганакта Алатка түбәндәге сыйфатлама бирелә. Казан ханлыгы яулап алынганнан сон. XVII йөздә Алат җиңелгән халыклардан татарларны, мариларны, удмуртларны буйсындырып торучы сакчы шәһәр (сторожевой город) вазифасын үтәгән. 1708 елда Россияне губерналарга бүлгәләгәндә Мәскәү хакимияте. Казан губернасы ясап, андагы 72 шәһәр исәбенә Алатны да кертә. 1766 елда Алат шәһәрләр исемлегеннән төшерелеп калдырыла.
XVIII йөз тарихи мәгълүматлары тупланган бер чыганакта Олы Алатга (икенче төрле Солабаш) ясак түли торган 96 татар. Кече Алатта (икенче төрле Диривинкә) 102 кеше, Алатбаш авылында 31 ясак түли торган крәстиән, Урта Алатга 23 алпавыт крәстиәне. 9 ясак түли торган крәстиән. 39 ясак түли торган татар, 37 йомышлы татар, Алат бистәсендә (Пригород Алаты) 186 мещан, иген игүче 29 солдат яшәве күрсәтелә.
А. Артемьев китабында күрсәтелгәнчә, Урта Алат (Корманай) авылындагы 48 хуҗалыкта ислам динендәге 233 ир-ат һәм 248 хатын-кыз гомер кичергән, мәчет эшләгән. Кече Алатгагы (Диривинкә) 63 хуҗалыкта 269 ир-ат һәм 277 хатын-кыз исәпләнгән. Алатбаштагы 13 хуҗалыкта—66 ир-ат, 81 хатын-кыз, Алат авылындагы 68 хуҗалыкта 244 ир-ат һәм 299 хатын-кыз яшәгән, анда бер чиркәү булган һәм ял көнне базар үткәрелгән.
Алат заводында 26 хуҗалык булып, анда 75 ир-ат һәм 86 хатын-кыз исәпләнгән. 1766—1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Урта Алат (Кырманай) авылынын Поварна чишмәсе буена утыруы һәм анда чукындырылмаган ясаклы һәм йомышлы татарлар яшәве күрсәтелә. Н. Н Вечеслав чыганагында Алат бистәсе (Пригород Алаты) Барски инеше янына утырган дип күрсәтелә. Андагы 46 хуҗалыкта 650 ир-ат һәм 682 хатын-кыз яшәгән. Халык Алат авылы җәмгыятенә кергән. Авылда волость идарәсе, әйбер ману кярханәсе, ике җил тегермәне, кабак булган. Дүшәмбе көнне авылда базар үткәрелгән. Кече Алат авылында 108 йорт булган. Авылда ике җил тегермәне, ике ярма яргыч, бер тимерче алачыгы һәм кабак булган. Халык Алат авылы җәмгыятенә кергән. Урта Алат (Корманай) авылының 5 хуҗалыгында ислам динендәге 31 ир-ат һәм 32 хатын-кыз яшәгән. Урта Алат (Корманай) авылы халкы Урта Алат җәмгыятен төзегәннәр. Авылдагы 92 йортта 546 ир-ат һәм 382 хатын-кыз яшәгән. Анда агачтан эшләнгән мәчет, ярма яргыч, тимерче алачыгы, ике җил тегермәне булган. Алатбаш авылы халкы Урта Апат җәмгыятенә кергән. Анда 26 хуҗалык, бер әйбер ману кярханәсе булган. Чик чишмәсе янындагы (Посреди Межевого ключа) Яна Корманай авылы халкы Урта Алат җәмгыятенә кергән Анда 17 йорт исәпләнгән. Уржум сәүдә юлының сул ягына урнашкан Апат бистәсе, Алат, Кече Апат. Диривинкә, Алатбаш, Урта Апат, Кырманай авыллары И. А Износков хезмәтендә теркәлгән. Урта Ататган кала алат сүзе кергән башка авылларда руслар яшәгән.
Урта Апат. Кырманай, Поварна чишмәсе янындагы Пүчинкә Мулла чокыры тирәсенә, Уржум сәүдә юлының сул ягына утырган. Кырманай исеме аны беренче тапкыр нигезләгән кешегә нисбәтле рәвештә бирелгән. Авыл ике бистәдән оешкан: беренчесе Татар Кырманае. икенчесе Алпавыт Кырманае (Барское Курманаево). Авылдагы 95 хуҗалыкта ислам динендәге 406 ир-ат һәм 355 хатын-кыз яшәгән. Алар Урта Алат авылы җәмгыяте төзегәннәр, тормыш-көнкүрешләре уртача булган. Алпавыт Кырманае авылында руслардан 34 ир-ат һәм 34 хатын-кыз яшәгән. Тормыш-көнкүрешләре ярлы булган Аар Ат, Алат бистәсе авылы җәмгыятенә кергәннәр. 1898 елда руслар яши торган авыллар дип Кече Аат (Диривинкә), Алат (Алат бистәсе), Алатбаш авыллары билгеләнә Н К Берстель хезмәтендә күрсәтелгәнчә. Алатга—712, Кече Алатга (Диривинкә)—713. Алат башында—165, Яңа Кырмакайда—181 рус милләте кешесе, ә Урта Алатта (Кырманай) 914 татар яшәгән.
Зур шәһәр булып гөрләп яшәгән заманнардан ук Ал ат халкын ын уз традицияләре. Йола-кануннары булган һәм ул традицияләр буын нан-буын га күчә килгән Шунын бер мисалы—элек җыеннар, хәзер инде сабан туйлары үткәрү Казаклар. Өзә Казаклары. Матмыр авыллары белән алатлылар элек июнь ахырында «Бәрәзә жыены» үткәргәннәр Жыен сабан беткәч, каты сука эшләре тәмамлангач башланган. Гадәттә җыеннар пәнҗешәмбе, ягъни атна кич көнне башланып, дүрт көн дәвам иткән
Жыен һәрбер авылда булган. Мәсәлән, әлеге «Бәрәзә җыены» атнасында бер тирәнен авыллары җыенны һәрберсе үзендә ясаган Бу көннәрне кунакка йөрешкәннәр, күнел ачканнар, төрле уеннар, бәиге-нрышлар үткәргәннәр, җырлаганнар.биегәннәр Кунакны барып алу гадәте ла булган Парлы кешеләрне бер үк төсле пар атларда тарантаста алып кайтканнар Ялгыз кунакларны кунакка ялгыз атта, худ арбасына утыртып кайтканнар Ат дирбияләренең тәнкәләре агартылган. каешлары майланган, буялган булган. Җыенда исереп йөрү булмаган Яшьләр «Так каравыл», «Түгәрәк» уеннары уйнаганнар Болыннарда, су буйларында, авыл урамнарында скрипка, гармун кебек музыка коралларына кушылып, яшьләр һәм картлар аерым-аерым, җырлап йори торган булганнар Азатта һәм башка авылларда да бәйрәмнәр күнелле үткән.
Элек Алат авылы халкы кулланган тамгалар да шактый кызыклы Тамгалар күбрәк җир билгеләү өчен файдаланылган Азар җиргә 40- 50 сантиметр озынлык калдырып күмелгәннәр Авыл крәстиәнс Әскәров Шәрифнең тамгасы дуга. Тохфәгуллин Зарифныкы боҗра тамга. Әхмәтов Бикмөхәммәтнске ынгырчлк тамга булган Башка торле тамгалар да кулланылган
Татар Алаты авылында яши торган Галиева Галимә апа (1918 елда туган) Урта Алат авылы тарихына кагылышлы мондый сүхзәр сөйли (1970 ел); «Урта Азат авылында элек безнен бабабыз Кырмакай яшәгән Шуна күрә авылны элек Кмрманай (русча Курманасво) дип йөрткәннәр Кырмакай бабай кабере бүгенге көнлә дә бар. Ул авыл уртасында калган Иске зиратта Чардуганы да бар Берәр кешенен кул-аягы яисә башка җире авыртса, адарынып шул кабергә килгәннәр дә дога кылганнар» Галимә апа сөйләгәннәр тарихи чыганаклардагы мәгълүматларга туры килә. Казан өязенең язу кенәгәләрендә (1602-03 еллар) Урга Азат авылында йомышлы татар Кырмакай Киддербышев искә алына
Галимә апанын бабасы каен агачы турында гыйбрәтле сүз язып калдырган «Догачылары булмаганнарга каен агачлары дога тәслим итеп (укып), яфракларын тәсбих тарткандай шыбырдатып утырсыннар дип. кабер остенә. мәет башына каен утырту кулай күрелгән».
Алат авылларының тарихы шактый катлаулы
XX йознен беренче яртысында язылган һәм экспедиция вакытында филология фәннәре докторы Марсель Охмәтжанон тапкан «Бәрәзә авылы тарихы» дип аталган кулъязма чыганакта Казан ханлыгы яулап алынганга кадәрге чорда Азат авылында нугай кавемнәре яшәве турында сөйләнә. Бу чыганакка караганда, нугайларның (Нугай Урдасы татарларының) төп йорты хәзерге Бисктау районына кергән Рчс Алаты авылы урынында булган Ханлык тар-мар ителгән вакытта б\ авыз ла туздырыла Исән калган кешеләр күрше, аерым алганда Югары Масрл. Иске Масра Әшиасты. Олы Бәрәзә. Күшәр һ б авылларга күчеп утыралар Фәнни жснс ишмиләр вакытында без бу авылларны йореп чыктык Авылда яши торган кайбер нәсе зләр үзләрен Алат авылыннан күчеп килгән нугайлар дип таный Олы Бәрәзә авылын ы бер урам Нугай очы дип йөртелә, ә Бәрәзә авылыннан Азатка таба сузылган тауны Нугай тавы дип атыйлар Бәрәзә тарихында тасвирланган вакыйгалар Ка мн артын ы аерым алганда анын Арча төбәгендә булып узган катлау пл этногснетик происсс тарга ишарәли Кулъязмада бик әһәмиятле факт—Казан артында нугай татарлары компонент булуы күрсәтелә.
Алат исемен алган этнотопоним һәм этногилронимнарны нугай татарлары кабилә-кавемнәре белән бәйләп карыйбы *
Марсель Әхмәтжановнын 2002 елда басылып чыккан -Нугай Урдасы татар халкының тарихи мирасы» хезмәтендә «Алат авылынын Казан ханлыгы дәверендә
Нугай мирзалары каласы булуы, аларнын хәрби сословие тәшкил итүе аңлашыла»,— дип языла.
Алат—татар кабиләсе исеме. Аларнын Казаннан төньяккарак утыртылуы башкаларны төньяктан бертуктаусыз һөжүм итеп торучы рус ушкуйникларыннан саклау өчен кирәк булган» (276-278 битләр).
Алат атамасы һәм этнонимы Татарстаннан читтәге төбәкләрдә, ягъни тарихи ватаныбыз жирләрендә дә шактый очрый. Тураш идарәсенә керә торган Тартае һәм Тары суынын югары агымында утырган бараба далаларында яши торган та-тарларының бер авылы Алат исемен йөртүен тел галиме В Радлов билгеләгән. Казахларның Кече Жузында алчин ыруы бар. Н. Аристов фикеренә караганда, бу ыру бик атаклы булган. 1718 елда Тобол губернаторына язган хатында Әбел-Хәир- Хан үз биләмәләрен «Алат олыслары» дип атый. Казахларның өч Жузы халкы да үзләренә нигез салучы шәхесне Алач лип атыйлар. Казах ривайәтләрендә кайчандыр аларнын алатлар белән бер халык булуы, төньяк юнәлештә яшәве, ә сонрак алардан аерылып китүе турында сүз алып барыла. Кыргызларда да атат ыруы булган. В. Радлов аларны Бохара белән Шәржә арасындагы Кара Күл янында очрата. Алат этнонимы. төрлечә язылыш белән, ярым күчмә һәм күчмә үзбәкләрдә дә очрый. Төрекмәнстаннын Казах районында төрекмәннәрнең аза-әли ыруын дәвам итүчеләр яши Г И Карпов фикеренә караганда, ала-әлилар урта гасыр кыпчакларыннан килеп чыккан һәм аларда алат этнонимынын бер төрдәше билгеләнгән. Төрекмән гидронимиясендә Алат атамасы алган кое бар. Енисей кыргызлары тарафыннан тар-мар ителгәннән соң алатлар Урга Азия җирләренә өч юнәлештә күчеп китәләр һәм кардәш төрки халыклар, аерым алганда, казах, кыргыз, үзбәк һәм төрекмән этногенезында катнашалар. Төрки телле алатларнын Урта Азия җирләренә килеп керүе, тарихи чыганакларга караганда, безнен эранын беренче һәм икенче йөзләрендә булган. Төрки телле алатлар татар халкы этногензында да катнашкан. Алардан истәлек булып калган Алат этнотопонимнары һәм этногидронимнары шул хакта сөйли.
Авыл, бистә, тау, күл һәм башка географик атамаларны җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә телгә китерсәң, алар җирле тарихны ачыклау өчен өстәмә мәгълүмат бирәләр. Мәктәп балаларын туган як тарихы, үткән гасырлар белән кызыксындыру өчен алар—менә дигән чыганак.
Айбаш авылы
Айбаш авылы Биектау районына керә, ул район үзәге Биектаудан—41. Казаннан 36 чакрым ераклыкта урнашкан.
Айбаш авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Казан өязенең теркәү кенәгәсендә анын атамасы еш телгә алына. Археологлар Айбаш авылы зиратында XVI йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташы тапканнар. Бу таш Һ. В. Иосыпов хезмәтендә дә теркәлгән. Татар шәҗәрәләрен, кабер ташларын тикшерә торган галим, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов: «Биектау төбәгендә борынгы татар кабер ташлары Айбаш. Мәмдәл, Өбрә. Краена, Чуваш иле һ. б. кайбер авыларда да саклана. Ләкин алар әлегә өйрәнелмәгән»,—дип яза. 1793—1803 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Айбаш искә алына. Авылдагы 60 хуҗалыкта 172 ир-ат һәм 198 хатын-кыз көн итә дип теркәлгән.
Авыл атамасы тарихчы галимнәр Д. А. Корсаков. И Н. Ермолаев. А. Артемьев. И А. Износков. Н. К. Берстель, Н Н Вечеслав хезмәтләрендә искә алына. Д. А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) Айбашта 175 ясак түли торган татар, Питиал суынын югары агымына утырган яна аерылып чыккан Түбән Айбаш авылында 37 ясаклы татар яшәве әйтелә. А. Артемьев җыентыгында күрсәтелгәнчә, авылда 78 хуҗалык булып, аларда 317 ир-ат һәм 338 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет булган XIX йөз тарихи мәгълүматларын туплаган китапта күрсәтелгәнчә, авылдагы 60 хуҗалыкта 201 ир-ат хатын-кыз яшәгән. Авылда бер агач мәчет эшләгән. И А. Износков Бәкара чишмәсе янына, Гәреч сәүдә юлының уң ягына урнашкан авылны Олы Айбаш дип атый һәм түбәндәгечә сурәтли: «Авылдагы 154 хуҗалыкта ислам
дине тота торган 445 ир-ат һәм 446 хатын-кыз яши. Алар Олы Айбаш авылы җәмгыятенә керәләр. Авылда халык бай яши. араларында он тартучылар, балта осталары, мич чыгаручылар, башмакчылар, пыяла куючылар, умартачылар бар» 1898 елгы китапта авыл Олы Айбаш дип атала һәм анда татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. К П Берстель җыентыгында әйтелгәнчә. Айбаш авылында 429 татар кон иткән
Нажия Борһанова мәгълүматларына күрә. Айбаш авылы халкы күршедәге Чуаш иле. Зур Кавал. Кече Кавал. Олы Күлбаш. Кече Күлбаш. Маҗар. Мәмдал, Юртыш. Янавыл, Чүрчиле һәм Упса башы авыллары белән берләшеп июль уртасында Кабак җыены үткәргән.
Авыл халкы җыен бәйрәмнәрен көтеп алган, яраткан Каюм Насыири »Аыен бөете*ндә җыен турында мондый сүзләр яза
Ушбу җыен дигәнебел буладыр матур җәй көне, һөнәр иясе булганнар, бик хуплап көтә ионы Атамһпдан. бабамы юан кала килгән ушбу дип Сарыф итә җыен өчен, юкларыны бар итеп Өч ай алдан халерләп ку ядыр кирәкләре
Гэр бәна.аһ (э.’әр көтмәгәндә) бармый калса, янадыр йөрәкләре
Килә чәһәршәмбе көн алырга сала кешесе Куп вакыт ө лгермәгән бу ладыр кала кешесе Җитешкәч тә утырып чыгып китә.
Бара алрак та чәй эчәр җиргә җитә.
Чәй эчәр җиргә җиткәч, сайлый урынның яхшысын.
Юлда чәй эчкән булып, бетерә күчтәнәчнең яртысын Юлда күрсәң син аны. белерсең .уя купең.
Барлык алган нәрсәсе һәм акчасы,—бары бурыч
Имди ушбу рәвештә авылга кайтып җитә.
Өсте-башы яхшы булса, авыл кешесенең исе китә Өч-дурт көне уткәч. кайта җыеннан әйләнеп.
Хисап итеп ка/эасалар. бурычка беткән бәйләнеп Бәгьлысыннан чәен алган. 6әгыысыннан шикәрен Бәглслысыннан күмәч алган, бә.ълысыннан икмәген.
Гомәр Сагтаров Айбаш авылы атамасын: «Айбаш—Биектау районындагы тагар авылы. Бу атаманын килеп чыгышы борынгы имебездә кеше исеме булып йөргән Айбаш белән мөнәсәбәтле».—дип аңлата
Айбашта мәчет бинасы сакланып калган Казан губернасындагы мөселман мәхәлләләренең 1909 елгы кәгазьләрендә Айбаш авылы мәхадләсенен 319 ел дек ягъни 1590 елда барлыкка килүе хакында мәгълүматлар бар XX 1асыр башында мәхәлләдә 548 ир-аг һәм 555 хатын-кыз исәпләнгән Мәчет бинасының кайчан төзелүе мәгълүм түгел Шул ук хәбәрләрдә 1858 елда салынган мәчет телгә алына Күрәсем, яна бина 1910-1917 еллар арасында төзелгән булган
Чыганакларда руханилар хакында мәгълүматлар бире м 1831 елнын 25 апре тенлә имам булып Зәбир Исхаков билгеләнгән, икенче мулла бу лып 1863 елнын 3 июнендә анын улы Мифтахетдин Зәбиров сайланган (туган вакыты 12 04 1838) Мифглхетдин хәзрәт, руханилыкның барлык баскычларым ла узып, ахун 1әражәсснә ирешкән 1900 елның августында ана ярдәмгә туганымын улы Габделкаюм Габделгалләм улы Зәбиров билгеләнгән (туган вакыты 13 1 1 1875) Ул Казандагы Аганасн мәдрәсәсендә укыган.
Мәхәллә мәдрәсәсендә 55 ир бата һәм 48 кыз бага белем алган
Явыз Иван Казанны буйсындырган заманда, урыс патшасы тарафыннан эзәрлекләшәм бер югары катлау кешесе үэенсн у пары белән бу якларга килем утырган Үзенен Айбаш исемле бер улын ул Айбаш авылы оешачак урынга
калдырган. Авыл атамасы шушы кешенен улы исеменнән алынган дип фараз ителә. Бай кеше улы урнашкан урман буендагы Коләле дип аталган күл буенда авыл барлыкка килә. Монда авыл булганлыгын раслаучы фактлар хәзерге көнгә кадәр сакланган. Ул урында кабер урыннары билгеле.
Ул заманнарда авыл тирәләрендә калын урманнар үскән. Кыргый жәнлекләр кешеләргә шактый зыян китереп торганнар. Шунлыктан авыл халкы тынычрак урынга күчеп утыру ягын кайгырта башлаган. Авыл халкынын бер өлеше Янавыл дип аталган авылны нигезли.
Еллар узган, авыллар үсә һәм зурая барган. Айбаш авылыннан тагын берничә хуҗалык чәчүлек җире булган ачык урынга күчеп китәргә уйлаган. Алар мари урманы буендагы аланга килеп урнашканнар. Күчеп китүчеләр авылларын Көек дип атаганнар. 1935 елга кадәр бу авыл рәсми әйтелештә һәм язылышта Айбаш Көеге дип йөртелгән.
Заманнар үткән, Айбаш авылы күп хуҗалыклы зур авыл булып үсеп киткән. Аннан тагын берничә хуҗалык аерылып чыккан.
Айбаштан якын гына үзенең матурлыгы белән күпләрне гаҗәпкә калдыра торган бер күл бар. Күл урман буенда урнашкан һәм ерактан каралып күренеп торган. Шунлыктан халык аны Кара күл дип атап йөрткән. Авыл халкы арасында аерылып чыгу турында сүз куергач, халык шушы матур урынны сайлаган. Авыл исемен дә Кара күл дип кушканнар. 1930 елларга кадәр авыл рәсми рәвештә Кече Айбаш дип аталган. Бу хәл аның Айбаш авылы белән турыдан-туры бәйләнеше барлыгын күрсәтә.
Янавыл исеме алган авыл да шактый үскән. Аннан да берничә гаилә аерылып чыккан. Алар мари урманы буендагы Ужа дип аталган урман буена барып утырганнар. Авыл Упса яки Упса башы (Апсабашы) дип атала.
Шулай итеп, Айбаш авылыннан Янавыл. Каракүл. Көек һәм Упса авыллары аерылып чыккан.
1930 елларга кадәр Айбашта барлыгы 200 крәстиән хуҗалыгы, 2 җил тегермәне. 2 байлар кибете, тимерчелек булган.
Айбаш авылы табигатьнен матур урынында урнашкан. Авылның ике ягында зур урманнар җәелеп ята. Авыл тирә-юнендә сигез чишмә ага. Авыл тирәсендәге атамаларнын тарихы ерак чорларга барып тоташа.
Авылдан ерак түгел Аракы чокыры дип аталган болын һәм шул исемдә чишмә бар. Бу урында күл дә булган. Берничә грузин милләте кешесе бу урында аракы заводы корганнар һәм аракы кайнатып сатканнар. Завод инде күптәннән юкка чыкса да һәм күлнең урыны гына калса да. болын һәм чишмә ате дә Аракы чокыры дип йөртелә.
Айбаш һәм Мәмдәл авыллары арасында Чиркәе болыны дигән урын бар. Күп еллар элек бу болынга бер чиркәе кешесе килеп зур сарай салган (постоялый двор) Ул атлар белән йөрүче кешеләрнең кунып китү урыны булган.
Авыл янындагы бер болын Келәтле елга дип атала. Күп еллар элек бу болын башында, урман буенда салкын сулы чишмә булган. Монда су тегермәне корып куйганнар. Заманалар узган, су саеккан, тегермәне беткәч тә анын келәте озак вакытлар сүтелмичә сакланган. Шунлыктан бу болын хәзер дә Келәтле елга дип атала.
Авылда Ташлы чишмә, Тау асты чишмәсе. Куш чишмә. Каран чишмәләре ага. Халыкның изге урын дип саный торган җире—Ташбилге. Бу урында бер изге әби күмелгән дип сөйлиләр. Авыл халкы бу каберне карап һәм чистартып тора. Олылар килеп кабер янында дога укыйлар һәм нәзер сәдакалары куялар.
Мулла печәнлеге болыны, Хәбибулла кабыргасы аланы. Шәйхи сазы атамаларын да еш ишетәсең. 1930 елларга кадәр бу урыннар ул кешеләрнең шәхси милке булып исәпләнгән.
Авылдан якын гына урнашкан урманны халык Кәжүнни дип йөртә. Бу атама урыс телендәге казенный яки казна урманы дигән сүздән барлыкка килгән. Электә урман казнаныкы булган һәм гади халыкка урманнан файдалану тыелган.
Авыл янында бер тау бар. Аны халык Бәрәңге тавы дип йөртә. Бу тирәләрдә
элек бәрәнгс басулары булган.
Янавыл янынларак Мослы тавы урнашкан Бу урын тирә-юньлә ин биек урын булып исәпләнә. Күренекле таулардан тагын Абдул тавын искә атып китәргә мөмкин
Авыл башында гына бер кечкенә буа бар Аны хатык зурлап Ел маем күле дип йөртә Бу буа әле чагыштырмача яшь Аны Етмаем кушаматлы авыл егете ясаган дип сөйлиләр Егет я шыт и үлеп китә, буа һаман анын кушаматын йөртә
Айбаш хажы тәртипле һәм динле булган. Авылнын сонгы мулласы Мифтах хәзрәтнен дәрәжәсе бик югары исәпләнгән. Авылда элек аракы эчү һәм тәмәке тарту катгый тыелган
30 нчы елларда мәчетләрнең манараларын кисү афәте килгәч. Айбаш авылы мәчете манарасы киселми кала Сәбәбе гади генә. 1936 нчы елла авылга Ленинград хәрби округыннан җибәрелгән хәрби топограф Мөбәрәкшин хәрби карта ясау белән шөгыльләнгән Мәчег манарасын кисәргә хәзерләнүләрен ишеткәч, топограф авыл советы рәисен: «Мин эшне бетереп киткәнче мәчет манарасына кагылмагыз, авыл тирә-ягын картага төшерү өчен бу манараны ориентир итеп алам» дип кисәтеп куя Район военкоматына да шундый ук кисәтү була. Нәтиҗәдә инде клубка әйләндерелгән мәчет манарасы исән кала
1981 елла мәчеткә дәүләт хисабына ремонт ясатыла. 1993 елда мәчет халыкка кире кайтарыла.
Айбаш хәзер зур. хуҗалыгы 200 лән артык Урамнарның исемнәре түбәндәгечә Югары як яисә Мәчет урамы. Аръяк. Тегермән (Тирмән) урамы. Лрт урам. Түбән як. Тимерче урамы Бер урамны Котылдым дип йөртәләр Бу урамда элек лскгән төп йорттан аерылып чыгып, кайнана-кайнаталардан аерым яшәгән гаиләләр шактый булган.
Авылда мәктәп унберьеллык. бинасы икс катлы, матур итеп салынган. Клуб, элемтә үзәге, китапханә һәм балалар бакчасы бар. икс ел элек газ кергән Юллар асфальтланган.
Авыл халкы зиратны тәртиптә тота, ул зурайтылып, ор-янадан тотып алынган
Ил һәм хәтта чиг илләр күләмендә билгеле шәхесләрнең лә тамырлары Айбаш авылы белән бәйләнешле Дингсзче контр-адмирал, географ-гидролог Исхак Ибраһим улы Исламовнын (1865-1923) тамырлары Айбаш авылыннан, анда анын әтисе Ибраһим Исламов туган.