Логотип Казан Утлары
Роман

АКЛАН


ХЫЯЛЫЙ РОМАН
Мәмлине алты яшеннән Типкә би карамагындагы ир балалар әндериенә бирделәр. /Әндери төркем—хәрбиләштерелгән балалар, үсмерләр төркеме/ Бөтен каладан кечкенәләр әндериендә егерме бала җыелды. Биш ел буена алар үзләреннән биш-алты яшькә өлкәнрәк үсмерләрнең йомышчысы, булышчысы булып йөрделәр. Ин элек алар өлкәннәр янына утырып ашарга- эчәргә, өлкәннәрнең вак-төяк йомышларын үтәргә, ашаган табак-савытларын юарга, коралларын карарга-сакларга өйрәнделәр. Тора-бара өлкәннәр өчен дә, үзләре өчен дә аш-су пешерә башладылар, кулларына балта-пычак тотып кисә, юна башладылар—уенчык кораллар эшләделәр. Йә булмаса камыштан яна куыш ясауда катнаштылар. Елдан-ел алар башкара торган эшләр, йомышлар, бурычлар катлауланганнан катлаулана барды. Әкренләп алар корал тотарга да, төрле сугыш, көрәш алымнарына да өйрәнделәр. Ялан аяк, ялан баш көе эсседә, суыкта, янгырда бер-бер артлы тезелеп, корал тотып ерак аралар үттеләр һәм биек тау башларына, шома кәүсәле агачларга үрмәләделәр. Аларны шулай ук йөзәргә, атта йөрергә һәм үгез өстендә сикереп уйнарга өйрәттеләр. Алар бары олы туй һәм бәйрәмнәрдә генә өйләренә кайтып, ата- аналарын һәм туганнарын күреп килделәр дә, кышкы суыкларда гына биек, иркен өй эчендә, учак янында утырдылар. Мондый чакта алар җырга-биюгә һәм санарга өйрәнделәр, озын җырулар һәм дастаннар ятладылар. Башка чакта ел тәүлегенең теләсә кайсы вакытында алар тышта, кырда-яланда йә булмаса суда-диңгездә булдылар.
Атлантиданын изге патшалары—мака сарлар Алтын уртада изге ташка уеп яздырган изге язуда лелек яшьләре бала чактан ук чыныгып, теләсә нинди кыенлыкларны, теләсә нинди дошманны җиңәрлек кыю һәм батыр булып үсәргә тиешләр диелгән иде. Мәмлиләр нәкъ менә шундый чыдам, кыю һәм батыр булып үсәргә тырыштылар да инде. Биш-алты ел йомышчы-булышчы булып йөргәннен соңында, алтынчы елны аларнын үхтәренә йомышчы малайлар бирделәр. Үзләренең һәртөрле күнегүләрен туктатмыйча алар хәзер юеш борынлы бүлтерекләрне өйрәтә башладылар.
Аларнын барысына да—кечкенәләргә дә, өлкәнрәк үсмерләргә дә Әмәк атлы пир ата баш булды. Чи утынга ут кабызып янгыр астында казан асарга да, төрле корал ясарга да, йөзәргә, йөгерергә, сикерергә, ук-сөңге атарга да— барысына чынлыкта аларны бер кеше—пир ата өйрәтте. Пир ата ун ел буена һәркемнең ин якын кешесенә, ата-анасыннан, туганнарыннан да якынрак киңәшчесенә һәм сердәшенә әверелде. Ләкин бу вакыт эчендә һәркемнен
Дәвамы. Башы узган санда.
чир атадан башка якыннары да барлыкка килде. Ун ел буена бергә торып, бергә ашап, бергә төрле уеннарда катнашып, аларнын бик якын дуслары— иптәшләре барлыкка килде. Алай гына да түгел, алар егерме үсмер үзара да бик дус, тату бер әндери төркем булып җитештеләр. Аларнын бу дуслыгы хәтта туганлык якынлыгыннан да көчле булды. Бер-берсе өчен азар утка- суга керергә, теләсә нинди дошманнын бугазын чәйнәп өзәргә әзер кебекләр иде. Бит аларны мәңгелек йола да. пир ата да нәкъ шу на дуслыкка-татулыкка. үзара ярдәмләшүгә өйрәтте дә. Үсмерләрнен кайберләре үзара мәнгелек ант эчтеләр. Дөрес, бу хакта алар бик шауламыйлар Моны алар бары үзләре генә белә. Бу шундый изге нәрсә, моны ант эчүчеләрдән башка беркем күрмәскә, сизмәскә тиеш дип исәпләнелә. Ләкин, шуна да карамастан, кемнен кем белән дус булуын, кемнен кем белән ант эчешүен үсмерләр әйтмичә дә бик яхшы беләләр. Андый нәрсә шундук кешенен йөзенә чыга, сүзендә, кыланышында, үз-үзен тотышында сизелә башлый.
Зөлмәт белән Мәмли дә менә шундый яшерен ант эчәр дәрәҗәдәге якын дуслар булдылар. Бу дуслык өлкәнрәк торкемнен өченче елларында көчәеп китте. Еш кына Мәмли дусты Зөлмәт белән ант эчү турында уйлый башлады Зөлмәт тә. икәүдән-икәү генә калгач, пышылдап кына бу турыда сүз ач кадаганы булды. Ләкин башкаларныкы кебек аларнын дуслыгы шулай ла ант эчүгә, бер-берсенен тәнен җәрәхәтләп, бер-берсенен канын татуга кадәр барып җитмәде. Көтмәгәндә алар арасына салкын җил үтеп керде.
Ир балаларны бала чактан ук багыр, эшчән, булдыклы, кыю кешеләр итеп тәрбияләргә тырышкан лелегләр кыз балаларны да исләреннән чыгармыйлар. Ир балалар тулысынча агалар, ирләр карамагында булган кебек, кыз балалар тулысынча анатар. әбиләр карамагында булды. Билгеле бер яшькә җиткәч, кыз балаларны да махсус төркемнәргә җыйдылар Алар анда булачак аналарга кирәк булган серләргә өйрәнделәр. Эрләү, туку, тегү-чигү кебек кул эшләренә өйрәнделәр. Күбрәк вакытларын алар катада—түбә астында йә булмаса бакчада, агач күләгәсендә үткәрделәр. Ләкин таурлар илендә лелегләр каласын кыргый кабиләләр чорнап алган иде. Атар белән ике арада бәрелешләр булып тора һәм беркайчан да яу куркынычы юкка чыкмаган, кон тәртибеннән төшеп калмаган иде. Шуна күрә би дә. каланын өткәннәре дә ир балаларны гына түгел кыз балаларны ла кыю. нык рухлы, чыдам итеп тәрбияләүгә бик нык игътибар иттеләр. Шунлыктан еш кына кыз балаларны да әледән-әле кырга-яланга алып чыктылар. Атар да атта йөрергә, йөзәргә, йөгерергә, сикерергә өйрәнделәр һәм һәр төрле гимнас уеннарда катнаштылар Кыскасы, булдыклы хатын һәм ана итеп кенә түгел, үз кызларын лелегләр батыр сугышчы и геп тә тәрбияләргә тырыштылар.
Хатын-кыз буларак, тәрбияче аналар, билгеле, үз кы зларының матурлыгы турында да онытмадылар. Син никадәр батыр һәм кыю булма, әгәр син дөньяга кыз кеше булып тугансын икән, яшь ирләрнен күз явын алырлык, башын әйләндерерлек чибәр түгелсен икән, беркайчан син бәхетле булмаячаксың Яисә, Аллам сакласын, гомер буена кысыр, ялгыз калачаксың Андыйларның урыны ишек төбендә, аяк астында
Менә шуна күрә аналар кызларының батырлыгына гына түгел, матурлыгына да бик нык игътибар иттеләр. Бу мәсьәләдә аларнын әллә нинди хәйләләре, әллә нинди серләре һәм осталыклары бар иде
Яшь кызларның сәләтен, булдыклылыгын тикшерү һәм аларнын күнелен күтәрү өчен әледән-әле һәртөрле сынаулар-ярышлар үткәрелде. Бу сынаулар- ярышлар башлыча борынгы йолаларга, дингә кагылышлы рәвештә үткәрелә иде.
Ярышларнын ин зурысы. ин тантаналысы жәи узгач, яна арпа өлгергәч була. Арпа урагына гөшкән беренче көнне бөтен калада Арпа ана туе уздырыла.
Беренче көн урылган яна арпа аеруча изге санала. Урылган башакларны уып шул ук көнне беренче он тарталар һәм изге күмәч әнәчә пешерәләр. Беренче арпадан изге ботка—карга боткасы пешерелә һәм изге эчемлеккә—сырага баш салына. Арпа туе өч көн буена дәвам итә. Өч көн буе бөтен кала ял итә, туй итә. Аксөякләр зурлап аш-су ясыйлар, бер-берсен кунакка чакыралар, колларга, караларга карата ягымлырак, юмартрак булырга тырышалар. Кала уртасында би өенә каршы, түгәрәк мәйданда һәм таштан өеп ясалган биек сәкедә яшьләрнең җыры-биюе була. Кала янында төрле уеннар, ярышлар үткәрелә.
Кала халкы шулай Арпа туен зурлап, олылап күнел ачып уздыра да, өч көн үткәч ныклап торып уракка төшәләр. Урак вакытында арпаны бары ир затындагы коллар, каралар гына ура. Кала аксөякләренә, хатын-кызга, бала- чагага да эш җитәрлек була. Кораллы ирләр туктаусыз каланы һәм ашлык басуларын саклый, яшьләр күбрәк үз эшләре белән булашалар. Кечкенә балаларны—малайларны, кулларына чүлмәк тоттырып, урылган җирдәге башак җыярга чыгаралар.
Арпа урагына төшкән чакта һәр елны шулай була. Бик күпләр өчен ул быел да шулай булды. Бары тик Мәмли өчен генә быелгы Арпа туе башкачарак булды.
Беренче башак туе һәр елдагыча Аккала урнашкан калкулык астында, Аксу елгасы диңгезгә килеп койган төштә, иркен болында булды. Ин элек кече яшьтәге кыз балалар, малайлар үзләренең төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Жырладылар, биеделәр, йөгерделәр, сикерделәр. Кечкенәләрдән сон өлкәнрәкләр чыкты. Ин ахырда, төштән сон уртага өлкән яшьләр чыга башлады. Кыз балаларны да. ир балаларны да—һәр чыгышны халык шаулатып, кул чабып, яисә кычкырып алкышлап утырды. Аеруча тәэсирле чыгышлардан сон, бик озаклап, алкышлап кул чаптылар.
Арпа ана туенда булачак ярышларга Мәмлиләр жәй буе әзерләнделәр. Ул көнне туйда, халык алдында нинди ярышлар буласы алдан ук билгеле иде. Алар ерактан багана башына эленгән түнгәләккә ук аттылар, иске саламнан ясалган балбал карачкысына сөнге ыргыттылар. Аннан сон йөгерештеләр, бил алыштылар һәм ин ахырда йодрык белән сугыштылар.
Мәмлиләр төркеме чыккач, халык уртагарак җыела төште, кысыла төште һәм шау-шу тынып калды. Болар бөтен каланын быелгы буй җиткән яшьләре, озакламый кемнеңдер кияве булачак яшьләре иде.
Ук атуда, сөнге ыргытуда һәм йөгерүдә яшьләрнең барысы да катнашты. Бишнен оч төрендә жинеп чыгучыларны сайлап алып бил алышырга куштылар. Бил алышучылардан башта дүрт кеше сайланып калды, аннан сон ин батырлар икегә калдылар.
Болар Зөлмәт белән Мәмли иде. Алар болай да башкаларга караганда буйга калкурак, тазарак та иделәр. Ин ахырда алар гына торып каласын күпләр алдан ук белеп тордылар. Иң кызыгы, иң әһәмиятлесе Зөлмәт белән Мәмли көрәше булачагы алдан ук билгеле иде. Моны алар үзләре дә бик яхшы белделәр һәм алдан ук бу ярышка ныклап әзерләнделәр.
Башка ярышларда да, күнегүләрдә дә ин ахырга гел алар кала һәм ахырда алар бер-берсен җинә алмыйча шактый озак азапланалар, көч түгәләр иде. Тик шулай да Зөлмәт көчлерәк иде ахрысы.
Зөлмәт кечкенәдән эшләп үсте. Анын куллары таза, беләкләре таш кебек нык. Мәмли им өендә яралган атасыз бала буларак бабасы йортында үсте. Алты яшеннән төркемгә бирделәр. Ул холыксызрак, үпкәчел һәм көнчел дә иде бугай. Зөлмәт үзенен көчлерәк икәнен белә һәм инде ничә көн менә алдан үзенең көндәшен жинү турында хыяллана. Хәер, алай артык хыялланмады да бугай. Ул монын шулай булачагына чын күңелдән ышанды.
Чөнки башкача булырга мөмкин дә түгел. Чөнки Сурияне ҮЛ инде күптән яратып йөри.
Жинәргә тиеш иде. Бил алышта ул аны чыннан да жинде—кулындагы сөнгесе белән күкрәгенә китереп кысты да. җирдән тартып атлы да баш аркылы күтәреп орды. Тапталып беткән каты жир дөпелдәп китте, тау битен тутырып утырган халык аһ итте, шаулатып, кычкырып җибәрде һәм пир ата Зөлмәтнең җиңгәнлеген белдереп, анын сөлгеле ун кулын югары күтәрде
Беркадәр хәл алгач, тын алгач, алар йодрык сугышы башладылар. Алар икесе дә ялан аяк. ярым шәрә, кара чәчләре оч толымга озын итеп үрелгән, җәй буе шәрә йөргән, кояшта кара янган күкрәкләре, беләкләре таш кебек каты иде. Көрәш башланыр алдыннан ярдәмче малайлар аларга күн бияләйләрен китереп бирделәр. Һәркем бер-берсенә кырыйн күз белән генә карап, бер-берсен күздән ычкындырмыйча яхшылап күн бияләйләрен киделәр, йодрыкларын йомарладылар Йомышчы малайлар бияләйләрне беләзек турысыннан махсус бияләй каешы белән кысып бәйләп куйдылар. Пир ата уртага чыгып кул селтәгәч тә. ике яшь үсмер шундук йодрыклары белән шап та шоп бер-берсен тукмарга тотындылар.
Бу юлы да аларны тын да алмый менләгән күзләр күзәтеп утырды. йә булмаса берәрсенә теләктәшлек белдереп, үзләренең хисләрен сиздереп, бөтенесе бердәм аһылдап куйдылар яисә кинәт кенә кычкырып җибәрделәр Ирәннәр инде шактый арыганнар иде Шулай булса да беркемнен дә бирешәсе килмәде һәм алар, әле берсе, әле икенчесе кызып китеп, бер-берсен тукмауларын дәвам иттеләр.
Башлыча Зөлмәт һөҗүм итте. Мәмли исә йодрыклары белән битен каплап, сакланырга гына тырышт ы.
—Хәл җыя, хәл җыя!—диделәр белгечләр Мәмли турында
—Тукма ныграк, тукма!—дип кычкырдылар икенче яктан Зөлмәтне дәртләндереп.
Сәхнәдәгеләр аларны ныклап ишетмәделәр дә. Алар, ялан аяклары белән таптанып, беләк тычканнарын нык кабартып, аледән-але бер берсенә очынып кунып алдылар. Кинәг Мәмлинең ун як янагына. күз турысынарак. таш кебек авыр йодрык килеп тиде. Мәмлинең күзеннән очкыннар чәчрәп китте һәм ул. аңын җуеп, каядыр төпсез бушлыкка мәтахде.
Зөлмәтнең сул кулы да уң кул кебек көчле һәм саллы иде. Мәмли, ахрысы, менә шуны онытып җибәрде. Баш түбән бушлыкка мәтәлгәндә ул бары шул гурыда уйларга тына өлгерде. Аннан сон. бик еракта булып, колак төбендә ниндидер күк күкрәгән тавыш ишетелде Шуннан сон бөтен дөнья тынып калды. Күпмедер вакыттан сон сул як күзен ачып караса, ул үз алдында ниндидер ят кешеләр, ят күренешләр күреп шактый гаҗәпкә калды. Ниндидер яшь. чибәр җегет шатланып нидер кычкыра һәм тау битендәге кемгәдер кул болгый. Үрелгән озын чәч толымы күкрәгенә салынып тошкән. битеннән шыбырдап тир ага. кин күкрәге күрик кебек бер күтәрелә, бер төшә.
Ул аңа озак карый алмады, бик каты авыртуга түзә алмыйча, күзен янадан йомды һәм янадан онытылып китте Ләкин бераздан анын янадан әлеге җегетне күрәсе килде. Бу юлы жегет янында ул башаклары белән аска каратылган арпа көлтәсе күреп алды Баштарак ул берни аңламады Башаклары аска каратылган колтә нишләптер кыймылдый, тирбәнә иде һәм ин гаҗәбе шул. ул көлтәнең кешенеке сыман икс аягы бар иде! «Саташам бугай» дип уйлады ул артык пошынмыйча гына. Шулай да анын мондый нәрсә белән килешәсе килмәде—ул болай да үзсүзле һәм үҗәт кеше иде Ул. күтләрен ныграк ачып карады һәм шул чакны әлеге башы аска каратылган сәер көлтәнен колтә булмыйча, көлтә сыман итеп, биленә арпа сабаклары бәйләнгән кеше икәнлеген шәйләп алды Ул кешенен башында да шундый ук арпа көлтәсе
во
тырпаеп тора иде. Ләкин башындагы көлтәнен башаклары аска таба түгел, югары кайтарылган иде.
«Арпа-ана бит бу!» дип уйлады шунда Мәмли сөенү сыман бер тойгы белән. Арпа-ана. булып киенгән кыз. каланын ин чибәр, иң булдыклы кызы ин батыр жегетне котларга килгән. Әнә ул матур куллары белән алтын табак тоткан. Табакта—яна арпа оныннан пешкән әнәчә. Әнәчәне ул быелгы батырга—теге ят җегеткә бирде.. Димәк, алар быел... өйләнешәчәкләр.. каланын ин батыр жегете белән ин чибәр кызы...
Җирдә кузгала алмый сузылып яткан, жинелгән яшь жегет күнеленә шундыйрак уйлар килде. Ул нишләптер үкенмәде дә, әрнемәде дә, хурланмады да. Анын яңадан ун як чигәсе бик каты авыртты. Ул янадан күзләрен йомды һәм шул чакта, ниндидер чит нәрсә булып, күңелеңдә сәер бер тойгы калкып калды. Арпа анасы булып киенгән кыз ана Сурия булып тоелды. Сурия батыр жегеткә әнәчә бирде. Мондый нәрсәнен булуы мөмкин түгел! Бу, билгеле, төш кенә булырга тиеш.
Анын җуйган Мәмлине читкә алып һәм дүрт тәгәрмәчле арбага салып калага алып кайттылар.
Мәмли әле аңын жуйды, саташты. Кайчакта күзләрен ачкандай итеп, нәрсәнедер исенә төшергәндәй булды. Аның туктаусыз башы авыртты. Бәйләнчек нәрсә булып һаман бер үк күренеш пәйда булды. Мәмли хәзер аның өнме-төшме икәнен дә аермады—Зөлмәт Мәмлидән кычкырып, эче катып көлә имеш! Кайчан булды соң әле бу? Бик күптән, бала вакытта ук булды түгелме соң? Нишләп зур Зөлмәт болай көлә икән сон?
Көндәгечә иртән кояш чыкты. Күп тә үтмәде үзән уртасында оя-оя булып утырган камыш куышлардан йокылы ирәннәр атылып чыга башладылар. Алар яшьләр иде, анадан тума шәрәләр иде. Битләренә төшкән озын чәчләрен артка сыпырыштырып, ачылып җитмәгән күзләрен уыштырып алар ут капкандай читкә йөгерделәр.
Куышлардан бер ярты чакырым чамасы ераклашкач та, шәрә яшьләр Аксу елгасына килеп төртелделәр. Вак ташлар өстеннән шаулап, ашыгып аккан елга артык киң дә, тирән дә түгел иде. Тик аның ярлары гына текә иде. Ирәннәр, бер-берсен узышып, шыбырдашып яр астына коелдылар. Берәүләр, һау-һаулап, кычкырып, бар көченә аска сикерде һәм исән-имин җиргә баскач, су чәчрәтә-чәчрәтә елга аша чыкты да каршыдагы ярдан өскә үрмәли башлады. Икенче берәүләр, сикереп тормыйча, яр битеннән шуышып кына төштеләр һәм, эре ташлар өстеннән зур-зур атлап, шулай ук икенче якка омтылдылар. Кайберәүләр ялгыш басып аякларын авырттырдылар, кайберләре мәтәлеп китте. Арада бер-берсенә бәрелешеп, җиңелчә генә, тавыш-тынсыз гына йодрыклашып алучылар да булды. Икенче якта тигезлек әкренләп үргә күтәрелде. Ирәннәр, яр өстенә килеп менгәч тә, кызулыкларын киметмәскә тырыштылар. Шулай да үргә каршы йөгерү җиңел булмады. Йөрәкләр ешрак типте, куллар ныграк селтәнде, адымнар әкренәя башлады.
Бернинди куак-фәлән үсмәгән, ачык, шома калкулык башына яртылаш җиргә күмеп, кин авызлы чүлмәкләр утыртып куелган иде. Чүлмәкләргә исә башаксыз уклар—бер башы кызылга буялган шома таякчыклар тутырылган. Шунда ук чүлмәк янында кырыс йөзле өлкән яшьтәге күзәтчеләр басып тора. Калкулык башына менеп җиткән һәркем чүлмәкне әйләнеп үтә һәм бер ук таягын эләктерә дә, алдын-артын карамыйча кирегә йөгерә.
Аксу аръягындагы камыш куышларга җитәргә бер ике йөз-өч йөз адым кала аларны калкулык башындагы кебек үк кырыс йөзле өлкән яшьтәге багалар каршы алалар. Кызарынган, еш-еш тын алган ирәннәрнен һәркайсы багага кулындагы таякчыгын тоттырды, исемен әйтте. Бага анын исемен кулындагы такта кисәгенә билгеләп куйды. Тактага исеме билгеләнгән ирән
шундук читкә китеп барды, тиешле урынга килеп чүгәләде дә. иркенләп йомышын үтәргә тотынды. Анын бу эшен шулай ук күзәтчеләр карап тордылар
Мәмли ул иртәдә үзен ин бәхетле кеше итеп сизде. Йокыдан ул ин беренче кеше булып уянды, куышыннан ин беренче булып чыгып йөгерде һәм елга аръягындагы чүлмәкләр янына да ин беренче булып барып җитте. Тигез җирдән йөгереп барганда да. ярдан сикереп төшкәндә, су аша чыкканда да— бер кайда да төртелмәде дә. каты нәрсәгә дә басмады Башаксыз укны ул шулай ук күзәтчегә ин беренче булып китереп тоттырды. Сөенеченнән елмаеп ул тиз генә як-ягына каранып алды—якынла да. еракта да елга ягыннан килүчеләр арасында әле куышлар янындагы күзәтчеләргә якынайган беркем күренмәде. Барлык иптәшләрен ул ким дигәндә кырык-илле адымга артка калдырган иде.
Мәмли үзен жинүче итеп тойды Ана бик тә күнелле булып китте. Әгәр бага кушса, ул хәзер берни уйлап тормыйча, янадан йөгереп китәр һәм янадан елга аша чыгып, чүлмәктән тагын бер ук алып килә алган булыр иде Ана. билгеле, андый боерык бирүче булмады Эшен бетергәч ул. тәмам тынычланып, күтәренке күнел белән, шулай да елгага таба китте Хәзер инде яхшылап юынырга кирәк иде. Булачак алып ир теләсә нинди кыенлыкны җинә ала торган, батыр, таза һәм тәвәккәл генә түгел, ул чиста һәм чибәр дә булырга тиеш.
Ул багалардан ераклашып өлгермәде, ниндидер ямьсез тавыш ишетеп, ялт кына артына борылып карады. Шул чакны ул усал баганын кемнедер камчы белән сыдырганын күреп алды. Бага бар көченә сукты һәм шундый ярсып сукты. Мәмли җидедән үргән камчыны үз тәнендә тойгандай булды Ул сискәнеп китте, ирексездән кире килде. Бага камчысына эләккән яшь ирән анын күршесе Үти булып чыкты. Үтине шәп кеше дип булмый, билгеле шулай да анын эчен тотып җирдә бөгәрләнеп ятуын күрү дә күнелле түгел иде. Чүлмәкле калкулыктан кайтканда ул егылыпмы кулындагы угын сындырган икән. Җитмәсә, шәрә тәненә камчы төшкәч, куркудан, авыртудан ул астына да җибәргән иде Болаи булгач Үтинен эшләре шәптән түгел, болай булгач аны тагын йөгертәчәкләр. Бер кеше исә бөтен апайны тоткарлаячак иде
Шул тирәдәге ирәннәр Үтине кызганудан бигрәк, ана ачуланырга тотындылар Төрле яктан кычкырган тавышлар ишетелде Мәмли күршесен якламакчы булды. Жинүче булгач ул ничектер онытылып китте һәм бага алдында күршесен якларга кирәк тапты
—Берлеккә кичерегез аны. бага!—диде ул күзәтүчегә Күзәтче үзенә акыл өйрәткәннәрен яратмый иде Жинүче Мәмлигә ул бары күтәрелеп кенә карады да. йокылы дәртсез тавыш белән:
—Алай бик кызгангач, барыгыз икегез йөгерегез, диде —Яныннан булышып барырсын. Карап бар—тагын егыла күрмәсен, суны пычратмасын
Анын шулай дип әйтүе булды, ирәннәр шаркылдап көләргә тотындылар Мәмли авызын ачты да калды. Ул телләшеп, карышып торунын мәгънәсез икәнен аңлады Ул кып-кызыл булды һәм әле булса аягына баса алмаган Үтинен кулыннан тотты да. торырга булышты — Әйдә!—диде ул ана. аягына басарга булышып.
Алар янадан йөгерделәр һәм янадан ук алып килгәнче, шактый вакыт узды Икенче мәртәбә килгәч, күзәтүче Мәмлигә:
—Бүгенге җинүсн саналмый.—Икенче кирәкмәгән җиргә кысылмассың— диде.
Мәмлинең йөзе агарынып китте. «Нишләп саналмый ’* дип әйтәсе килде анын. Ләкин ул телен тешләп тынып калды—өйрәтүчеләр белән телләшүнең
нәрсә икәнлеген инде аңлаган иде. Анын ачуы килде. Күзәтчедән бигрәк анын күршесе Үтигә ачуы килде. Хәер, ул аны элек тә яратып җиткерми
иде.
Ул көнне барысы да Мәмли белән Үтидән көлделәр. Бигрәк тә Мәми идән көлделәр. Анын өлгерлеген, җитезлеген һәм һәрвакыт диярлек өстен чыгуын кайберәүләр яратып җиткермиләр иде. Еш кына аннан көнләшәләр һәм жае туры килгәндә аяк чалырга тырышалар иде. Аеруча Зөлмәт куанды. Җиргә тәгәри-тәгәри көлде, эчен уа-уа көлде.
Мәмли эндәшмәде. Үзеннән көлүчеләргә ул ачыктан-ачык ачулана да алмады, шул ук вакытта әлегә ачуын да йота алмады. «Күрсәтермен әле мин сезгә күрмәгәнегезне!»—дип уйлады ул әледән-әле үзеннән көлүчеләргә янап
Өч көн буена калада туй иттеләр. Кешеләр яна арпа оныннан күмәч пешерделәр, яна арпа ярмасыннан ботка пешерделәр һәм яна арпадан ачыгырга сыра куйдылар. Шунын янына, хәлле хәленчә. куй суйды, аш-су ясады. Өч көн буена калада, якын тирәдә дингез буйларында күңелле шау-шу, уен- көлке, җыр-музыка ишетелеп торды.
Өч көннән соң бөтен кала ныклап торып уракка тотынды. Җиргә, игенгә кагылышлы эшләрнен барысын да изге саналганга, арпа уруны да барлык йолаларны саклап җиренә җиткереп башкарырга тырыштылар. Һәркемнен өендә, чормасында әле борынгылардан калган таш ураклар бар иде. Күптән инде таш ураклар белән урмасалар да, беренче кишәрлекне бары таш урак белән генә урдылар һәм аны ин элек йорт башы, ата кеше, би кеше башкарды. Шуннан сон беренче кишәрлекнең арпасын бик кадерләп җыеп, көлтәләп һәм көлтәләрне ишәк сыртына салып, калага алып киттеләр. Шуннан калган барлык эшне ир затындагы каралар, коллар башкарды.
Иген игү эше тулысынча ирләр эше санала иде, шунлыктан арпа кырына хатын-кызлар якын да килмәделәр. Ләкин урак вакытында һәркемгә эш җитәрлек булды. Берәүләр урылган ашлыкны калага ташып торды, икенчеләре ындыр табакта эшләде, өченчеләре сугылган ашлыкны җилгәреп, киптереп, тирән чокырларга тутырып торды. Бары тик дингез буенда, елга тамагы буенда кәмә ясаучы балта осталарын гына эшләреннән аермадылар—ул якта иртә таңнан алып кичкә кадәр балта тавышы ишетелеп торды.
Кала саклауны һәм арпа басуындагы уракчыларны саклау эшен кораллы ирләр белән бергә яшьләргә дә йөкләделәр. Мондый чакта кыргый таурлар искәрмәстән килеп чыгып, йә уракчыларны, йә ашлык ташучыларны кырып ташлыйлар һәм урылган ашлыкны урлап качалар иде.
Яшьрәк үсмерләр алаен, тәҗрибәле ирләр җитәкчелегендә, коймага һәм манарага куйдылар. Быел сонгы елы булган Зөлмәтләр әндерен урак басуына җибәрергә булдылар. Типкә би үзенен бер-ике кешесен ияртеп, иртәдән башлап кичкә кадәр ат өстендә килеш, әледән-әле барысын күзәтеп, тикшереп йөрде. Анын үзенен ун пирәйөз арпасы, утыз пирәйөз бодае, борае, тарысы һәм башка ашлыклары, яшелчә-җимешләре бар иде. Ул би һәм кала башлыгы буларак мондый чакта үз җирләренә, үз колларына гына түгел, бөтен ил- көнгә күз-колак булырга, кирәк чакта башкаларга ярдәмләшергә тиеш иде.
Менә шундый кызу урак башлану белән, икенче көнне тан аткач, Мәмли янына пир ата белән иптәшләре килде. Анын җиңелүенә, егылуына инде өч көн тулган. Ул өч көннән артык ятарга тиеш түгел иде. Өч көн эчендә аягына басып, янадан элекке хәленә кайта алмаса. бер елга анын яше киметеләчәк һәм ул түбәнге әндеригә күчереләчәк яисә бөтенләй әндеридән чыгарылып өенә кайтарылып җибәреләчәк иде.
Мәмлинен бик каты башы авырта, башы әйләнә һәм ул бик хәлсез иде. Шулай да ул иптәшләрен аяк өсте елмаеп каршыларга тырышты. Корышып
беткән чандыр пир ата да сөекле оныгын—батырын аяк өсте күреп, елмайгандай итте һәм анын аркасыннан сөеп куйды.
Сине алырга килдек, улым,—диде ул якын итеп.
Башкалар да шаулашып, үз итеп анын кулын кысарга, анын аякка басуы өчен үзләренн сөенечен белдерергә тырыштылар Ин азактан анын янына Зөлмәт килде. Дустының күзенә туры карамаска тырышып, гаепле сыман, ул ана кулын сузды Үзенен жинүче дустын күргәч Мәмлинен бөтен төне эсселе-суыклы булып китте, йөзенә кан бәрде, шулай да ул үзенен тойгыларын сиздермәскә тырышып, үз-үзен мәҗбүр итеп, сузылган кулны учына алды һәм теләмичә генә күрешеп йомшак кына кыскандай итте
—Сина үпкәм юк,—диде ул. авыз эчендә мыгырданып, кызарынып. Шуны гына көтеп торган яшьләр хуплап, шаулашып алдылар һәм шаяртып аларнын икесен дә әйләндереп кочтылар, мактадылар Пир ата да мактау, хуплау сүзләре әй тте. Шуннан соң ул Мәмлигә Типкә би боерыгын җиткерде Бу юлы алар, чын сугышчылар кебек киенеп, чын кораллар белән коралланып, атка атланып, кала капкасына һәм кала урнашкан калкулык өстендәге юлдан сулга, көнбатыш яктагы кин үзәнгә—ашлык басулары ягына юнәлделәр.
Иген кырларында һәм яшелчә-жимеш бакчаларында урыласы ашлык урылып, җыеласы яшелчә-жимеш жыеп алынгач, өлкән үсмерләр әнлериенә беренче мәртәбә авыр, катлаулы һәм җаваплы йомыш тапшырыла иде Мондый чакта би кораллы яшьләрне йә булмаса берәр кабиләгә каршы сугышка җибәрә, йә булмаса кәмәгә утыртып, ерак юлга сәфәргә озата иде Яшьләр беренче мәртәбә пир ата һәм өлкәннәр күзәтүеннән башка үзләренен белемнәрен, осталыкларын тормыш шартларында сынап карарга тиешләр иде Үз бурычларын җиренә җиткереп тиешенчә үтәгән очракта гына аларнын өйрәнчеклеге төкәлгән исәпләнелә һәм шуннан сон алар өйләнә алалар, өйләнгәч исә тулы хокуклы ир кеше буларак, кала эшләрендә, идарә эшендә катнаша алалар, идарәгә анда-монда сайлана аталар иде
Берничә ел инде Типкә би олы сынауга дип яшьләрне күршеләргә яуга да җибәрми, кәмәгә утыртып ерактагы илләргә сату-алуга ерак юлга да озатмый иде. Ак каладан бер илле чакрым чамасы төньяк- көнчыгышта, таулар-урманнар арасында моннан ун еллар элек, кыргый таурлардан яна җир яулап, мака сар яна кала салдырды. Таулар арасындагы үзәннәр иген игү өчен дә. мал асрау өчен дә әлләни унайлы түгел иде. Ләкин анда лелегләр якында гына яткан бакыр һәм көмеш катламнары таптылар. Яна калага мака сар уз чапкынын яртысын күчерде дә, кыргый гаулар-урманнар арасында читгән китерелгән коллар, каралар коче белән бакыр һәм көмеш чыгаруны жайлап җибәрде Бакыр кала дип аталган каланын үзенен кораллы көчләре күп түгел иде Шунлыктан эретелгән, калыпларга салып катырылган бакыр, көмеш бәлешләрен ике-өч айга бер мәртәбә кораллы алай җибәреп. Аккалага алып кайталар иде. Аннан сон Алтын уртадан сәүдә кәмәләре килгәч, төзү агачлары, ашлык, заглы таш, чүлмәк, савыт-саба һәм чибәр коллар белән берлектә ул алтын-көмеш, бакырны да баш казага изге патша мака слрга озатып тора иде Быел да ул көзге эшләр беткәч өлкән үсмерләр алаен Бакыр калага җибәрергә дигән карарга килде. Шул турыда ул ин элек пир атага әйтте —Алга кемне куярсын икән?—диде ул ана
Пир атанын нәрсә дип жавап бирәчәген ул, билгеле, яхшы белде Ул моны болай гына, эче пошканнан гына сорады Күптән инде ул Мәмлине үз кеше итеп күз алдына китерергә күнеккән иде Мәмли, анын үги улы. ана бар яктан да ошый иде. тик менә Арпа-ана туенда анын жинелүс генә бөтен нәрсәне чуалтып ташлады
—Барганда алдан Зөлмәт булыр, кайтканда—Мәмли.—диде пир ата. чак
кына уйлангандай итеп.
Пир атанын акыллы сүзенә бинен исе китте. Кара син аны. Ул менә никадәр баш ватып та, нишләптер бу рәвешчә уйлый алмаган иде. Анын жинелгән Мәмлинен дә, шулай ук жингән Зөлмәтнең дә күңелләрен кырасы килмәгән иде. „
Хәзер анын бу турыда артык баш ватасы килмәде анын кайгы-борчулары болай да җитәрлек иде. Пир ата белән сөйләшкәч, Типкә би амбарлар ягына китеп барды. Анда башкалага озатыласы ашлыкларны үз күзен белән күреп, барлап куясы һәм чүлмәкләрне тамгалыйсы бар иде.
Пир ата исә би яныннан чыккач та үзенен ирәннәре янына ашыкты. Ул аларга бинең сүзләрен җиткерде һәм иртәгә иртүк, берәр ат тагып, ерак юлга чытарга боерды.
—Барганда Зөлмәт алдан барыр, кайтканда—Мәмли,—диде ул би алдында әйткән сүзләрен кабатлап.
Шулай дигәч тә ул игътибар белән яшьләрнең йөзенә карап алды.
Бүтән вакытта теләсә кая барганда пир ата үзе төркем алдыннан бара иде. хәтта чынлыкта ул читтән барса да, ул алдан баручы булып исәпләнелә иде. Алдан бару исә ул егерме кешелек алайга баш булуны аңлата иде. Егерме кешенен һәркайсы тиешле шартларда бөтен төркем башы, җитәкче була алса да ун башы яисә йөз башы бары бер генә кеше була ала һәм башкалар һичшиксез аның боерыкларына буйсынырга тиешләр иде. Зөлмәтләр әндериендәге үсмерләр Зөлмәтнең еш кына баш булуына ничектер үзеннән- үзе күнеккәннәр һәм аны пир атадан кала икенче кеше дип исәплиләр иде Мәмли бар яктан да Зөлмәт белән бер чама булса да, ана бик үк теләмичә генә буйсыналар иде. Аның кыланышларында, үз-үзен тотышында башкаларны читләштерә торган кайбер кимчелекләре бар иде. Билгеле, ул да батыр һәм көчле, ләкин ул күбрәк кеше исәбенә яшәргә һәм үзеннән көчсезләрне ничектер кысарга, түбәнсетергә тырыша. Анын бу якларын көчсезрәкләр аеруча авыр кичерәләр иде.
Пир атанын боерыгын яшьләр шатланып каршы алдылар. Мәмли дә бернинди ризасызлык белдермәде. Бары тик Зөлмәтнең генә йөзе ачылмады Ул, күрәсен. моннан соң инде бөтен апайда үзен генә ин көчле, ин батыр кеше дип исәпли башлаган иде. Ләкин пир атага каршы ул шулай да берни әйтмәде. Хәер, пир ата боерыгына каршы килергә анын әле бернинди хокукы да юк иде.
Икенче көнне алар кояш чыкканчы ук тордылар, ашадылар-эчтеләр дә шундук кузгалып киттеләр. Юл башта калкулык сыртыннан, чәнечкеле гөлҗимеш куаклары арасыннан барды, аннан сон сөзәк тау битеннән төште һәм таулар арасында сузылып яткан кин үзәнгә килеп керде. Калкулык башында шундый салкын һәм көчле булып тоелган иртәнге җил түбәндә бөтенләй юашланып калды. Күп тә үтмәде, дингез ягындагы таулар артыннан елмаеп кояш чыкты. Дөнья шундук яктырып һәм ямьләнеп китте.
Үзән уртасыннан, куе камыш һәм тал куаклары арасыннан, сай гына, шулай да җитез генә Аксу агып ята. Кала ягыннан килгән юл, елгага якын килергә курыккандай, бераз җир читтәрәк барды да. унга борылып, камышлы ярлар ягына каерды Юл борылу белән, төркем башындагы Зөлмәт атын туктаткандай итте. Башкалар да туктап калдылар, җиргә төштеләр һәм, коралларын салып, елга ягына аркан борылып, иртәнге йомышларын йомышладылар. Шуннан соң янадан алар каты киемнәрен киделәр, билләрен будылар һәм коралларын кулларына алып, атларын суга якын алып килделәр. Су иясенә атап ин элек корбан бирделәр дә, ташлы яр читенә ятып үзләре дә су эчтеләр, атларын да эчерделәр.
Елга аша чыккач юл икегә аерылды. Анын берсе яр буйлап төньякка таба
китге. икенчесе унга—көнчыгышка каерды. Атлы, кораллы яшьләр ун якка юнәлделәр. Алар үзәнне аркылы чыктылар да ике тау арасындагы тарлавыкка килеп керделәр. Тарлавыкта жил бөтенләй тынып калды, шул ук вакытта кояш нурлары да юкка чыкты Монда бераз гына дымлырак, бераз гына караңгырак һәм бераз гына куркынычрак иде Ике яктан да таш араларыннан, таш өсләреннән каты, кәрлә куаклар, нидер теләнгән сыман, кәкре-бөкре ботакларын сузып утыралар иде. Кайбер җирдә таш астыннан тамчылап кына су саркып ята. шунлыктан аяк асты юеш һәм тайгак иде.
Ат өстендәге яшьләр, очлы ботаклардан, күзгә төртелеп торган чыбыклардан сакланып, әле күзләрен капладылар, әле читкә каерылдылар, йә булмаса башларын иделәр. Иналдан баручы Зөлмәтунга-сулгаселтәнеп жизбалтасы белән әрсезрәк ботакларны кыеп-кыеп төшерде
Тарлавык бөтенләй боргаланып торган ташлы-түмгәкле сукмак баигга үргә таба менде, аннан сон түбән таба төшә башлады Үр менүе шактый авыр булды. Әледән-әле атларнын аягы тайлы, аяк астыннан шома ташлар шуып- тәгәрәп китте. Бара торгач атлар, ниндидер ят исләр сизеп, пошкыра, тынычсызлана башладылар. Яшьләр исә. Селәүсен тарлавыгы турында сөйләнелгән имеш-мимешләрне исләренә төшереп, сөңгеләрен әзер тоткан килеш, туктаусыз як-якларына каранып бардылар. Былтыр шушы тарлавыкта бер аучыга аю ташланган. Аюдан бигрәк монда һәрбер таш артында, һәрбер куак артында таур сагалап торырга мөмкин. Алар шулай искәрмәстән һөҗүм итеп, бик күп кешенен башына җиттеләр
Тарлавык әлләни озын түгел иде. ләкин оркә-курка чыкканга һәм бик әкрен барганга ул очсыз-кырыйсыз булып тоелды. Менә, ниһаять, чытырман арасына кояш нурлары үтеп керде. Юлчылар тарлавыкнын икенче ягына якынлаштылар һәм сөенеч тойгысына бирелеп, жинелчә шаулашып алдылар Озакламый көн яктырды, ботак-сатаклар, таш катламнары, текә ташлар читкәрәк киттеләр. Күз алдында искиткеч кинлек. иркенлек ачылды Тар сукмактан, тар аралыктан бөгелә-сыгыла килгән кордны яшьләр барысы берьюлы диярлек билләрен турайттылар һәм барысы берьюлы диярлек елмаеп җибәрделәр Атларда, башларын чайкап, жинелчә пошкырып, шәбрәк атларга тотындылар. Югары күтәрелгән сөмге җизләрендә, яшь сугышчыларның каты киемендәге җиз калайларда, җиз калбикларда шатланып кояш нурлары балкыды, яшь күзләр шептекләп ниндидер ят күрмәгән нәрсәләр күрергә өмет итеп, еракка, зәнгәр офыкка текәлде.
Тигезлекнең каршы ягындагы, шәүлә сыман гына булып, күксел сыртларын кабартып, тоташ таулар тезелеп киткән. Таулар тезмәсенен сул ягынла якындарак. шулай ук таулар таулар калкып утыра Сул яктагы таулар, якынрак булганга һәм иртәнге кояш нурлары белән яктыртылганга, аеруча биек, тамыр-томырлы һәм кыргый булып күренә. Унда исә дингез һәм диңгез култыклары булырга тиешле якта әле яшеллеген җуймаган урман белән капланган тәбәнәк калкулыклар сузылып китә Таулар арасына ташланган бик зур озынча табакны хәтерләткән бу гаҗәеп тигезлекнең уртасында, ап-ачык булып, зәп-зәнгәр булып зур гына түгәрәк күл ялтырап ята. Күлнен читендә үләне көйгән болыннар артында аеруча ачык һәм матур булып, куе-яшел төстәге камыш куаклары күренә. Күлнен аргы ягынла очлы башлы камыш куышлар тырпаеп утыра Куышлар тирәсендә, кырмыскалар шикелле, кешеләр кыймылдаша. Бер-ике җирдә иренеп кенә күккә аксыл төтен күтәрелә Күлнен бу ягында исә биш-алты сыердан һәм унлап* унбишләп сарыктан торган көтү аптырап тора
Күлле таба дип аталган атеге үзәндә таурларнын өч авыллы Марие кабиләсе яши иде. Марислар күрше ү зәндәге. диңгез буендагы Аккала кешеләре белән ачыктан-ачык дошманлашмыйлар, кайчагында катага барып алыш-бнреш
итәләр, кайчагында бидән, лелегләрдән теләнеп, ашлык, жимеш-фалән ачып китәләр. Кайчагында исә үтерүдән, чәлдерүдән дә тартынып тормыйлар иде.
Сукмаксыман юл яисә юл сыман кин сукмак, күлне, таурларны уңда калдырып, корыган каты үлән арасыннан таулар ягына шуышты. Сукмак буенда агарып, саргаеп беткән, эре баш сөякләре, кабырга һәм умырткалык сөякләре аунап ята. Болар, башлыча, төнлә ерткычлар ботарлаган хайван сөякләре иде. Арада кеше сөякләре дә очрады.
Таурлар әз-мәз хайван асрыйлар һәм балык тоталар. Күбрәк вакытларын исә күрше кабиләләр белән сугышта һәм юлбасарлыкта үткәрәләр. Сукмак буенда аунап яткан кеше сөякләре менә шунын нәтижәсе булырга тиеш иде. Күрше кабиләләр белән алар бигрәк тә баш сөяген яулап алу өчен сугышалар. Кем күбрәк баш сөяге яулап ала алган булса, андый кеше кабиләдә ин батыр һәм ин хөрмәтле сугышчы исәпләнелә. Лелегләрнен шушы сукмактан йөргәнлекләрен белгәнгә күрә, куркыту өчен, әлеге сөякләрне таурлар үзләре китереп ташлаган булырга тиеш.
Үлән арасында аунап яткан сөякләр яныннан коралларындагы, киемнәрендәге җизләрен, көмешләрен елкылдатып каты жир өстеннән җиңелчә юырттырып барганда, яшьләр авыл ягында ниндидер ыгы-зыгы күреп алдылар. Күл ягындагы кешеләрнең бер-берсенә каты итеп, ямьсез итеп кычкырганы ишетелде һәм күп тә үтмәде анда, берничә кеше бер төркемгә тупланып алды да, ашыгып атлыларга каршы йөгерә башлады.
Яшьләр туктагандай иттеләр, атларын килүчеләргә каршы бордылар да. коралларын җайлабрак тоттылар.
—Тукта! Качма!—дип кычкырдылар таурлар ерактан атлылар төркеменә, янап.
—Көтик әле—нәрсә кирәк икән аларга?—диде Зөлмәт сагаеп.
—Безгә каршы яу киләләр,—диде шунда кемдер, мыскыллы көлемсерәп.
—Җиз татып карыйсы килә боларнын,—диде яшьләрнең икенчесе.
—Шаулашмагыз. Үзем сөйләшәм!—диде Зөлмәт кисеп.
Ашыгып йөгергән таурлар төркеме, атлыларга бер ун адым килеп җитмичә туктап калды. Марисларнын барысы да анадан тума диярлек шәп-шәрә, бары тик корсак асларына, оятлы җирләрен каплап, каешланып беткән тар гына күн кисәге асылынып тора иде. Беркайчан тарак йөзе күрмәгән, толымнарга үрелмәгән озын чәчләре, ат ялы сыман, таралып, иңбашларына төшеп тора. Кулларына алар тоткасы шомарып беркән чукмар башлы күсәкләр тотканнар иде.
—Якынрак кил, ник кычкырасын?—диде Зөлмәт, таурлар төркеменен башлыгы Мариска.
Мариснын Аккалага килгәне бар, шунлыктан аны Зөлмәт тә, башкаларда күреп тә, ишетеп тә беләләр иде. Марие ялындырып тормады, бер-ике адым алгарак чыкты да, башы җиз калай белән тышланган, тоткасы көмеш белән бизәлгән зур күсәгенә таянып, Зөлмәтнең йөзенә төбәп карады.
—Курыкмасан үзен кил!—диде ул Зөлмәткә.
Ул бик зур гәүдәле һәм бик таза кеше иде. Анын таш сыман каты шәрә тәнендә бер генә яраланмаган, җәрәхәтсез урыны юк сыман. Бу исә анын күп сугышларда, орышларда катнашып та исән калуы һәм анын чыннан да нык булуы турында сөйли иде. Муенса урынына муенына ул, нечкә көмеш чылбырга тагып, алтынланган кеше башы тагып куйган. Бу анын ин явыз дошманы—төньяктагы күрше Әнчекләр кабиләсенең өлкәне Нәреш ту башы иде.
Зөлмәт, атка атланган һәм коралланган булса да, күсәгенә таянып, аякларын аерып басып торган Марие янында шактый көчсез, өтәләнгән бала-чага булып күренде. Кыргый таурнын шулай кыю сөйләнүенә, борын чөюенә хурланып
ул кызарынып китте һәм тыелып кына, шулай да кырыс итеп —Әйт, ни кирәк?—диде —Күмәч бир, ярма бир!—диде Марие.
—Сездә ашлык күп—ашлык бир!
—Ашарга бир!—дип кычкырдылар таурлар, күсәкләре белән янап —Монда күмәч тә юк. ярма да юк,—диде Зөлмәт, ансыз, оятсыз таурларга шулай да нәрсәдер анлатырга кирәк табып
—Калага бар. анда сина бирерләр кирәгенне!—диде шул чакны теләсә нәрсәгә кысылырга ярага торган Үти, янап. Зөлмәт, ярсып. Үтине шундук ачулы күз карашы белән өтеп алды. Зөлмәт алай башы буларак, башкаларның кысылганын яратмады
—Ашарга бирмәсәгез. беркая китмисез!—диде Марие нык итеп һәм эре. тигез тешләрен күрсәтеп елмайгандай итеп куйды.
—Җибәрмибез!
—Китмисез!—дип кычкырдылар башка ирләр, үзләренең туын—баш кешесен яклап. Яшьләр күбрәк иде. таурларга караганда алар, билгеле, яхшырак коралланганнар иде. Бик теләгәндә алар—лелекләр. атеге төркемне генә түгел, бөтен авылларын да күз ачып йомганчы кырып ташлый алган булырлар иде Кайбер түземсе зрәкләр чыннан да шаулаша башладылар. Монарчы бәхәскә катнашмыйча кырыйдарак торган Мәмли алгарак чыкты һәм корал белән янаучы, шаулашучы юлдашларына карап
—Туктагыз әле.—диде,—безгә таурлар белән сугышу бурычы йөкләнмәгән Безгә туп-тур ы Бакыр тауга барырга кирәк.
—Беләбез,—диде Зөлмәт, коры гына, Мәмлинен монда килеп кысылуын яратмыйча —Кайтканда син баш булырсын—менә шунда үзенчә эшләрсен! —Эшләрмен дә шул!—диде Мәмли, кызарынып.
Теге йодрык сугышыннан сон иптәшләре алдында бу аларнын беренче әйтешүләре булды. Монарчы алар бер-берсенен күзенә чалынырга курыккан сыман, ничектер бер-берсеннән читтә булырга тырыштылар
—Ничек эшләрсен икән—әйтеп карале?!—диде Зөлмәт, мыскыл сизелеп торган бер өстенлек белән.
Мәмли анын мыскылына игътибар итмәскә тырышты һәм. Зөлмәттән бигрәк, таурлар туына карап:
— Мин болай эшләрмен—безнең хәзер чыннан да үзебез белән алган күмәчебез дә. ярмабыз да юк. Теләсәк тә без сезгә берни бирә алмыйбыз. Бакыр таудан кайтканда без сезгә ярма да. икмәк тә атып кайтырбыз, хәзергә менә шуны алып тор
Ул. шулай диде дә, алты н - көмеш тәнкәләр белән бизәлгән бил каешын ычкындырып. Мариска ыргытты.
-Миннән сина бүләк!—диде ул.
Таур гуы ун кулындагыы күсәген жинел генә югары күгәрде һәм бил каешы җиргә төшеп өлгергәнче аны күсәк башына эләктерде дә. сул кулы белән бүләкне тотып алды, елмаеп җибәрде. Күрәсен. үзләрен жинүче санап, башка таурлар да елмаеп җибәрделәр, куанышын шаулашып аллылар —Ярар, синенчә булсын,—диде Зөлмәт Мәмлигә, теш арасыннан гына Якындагылар күреп тордылар—Мәмлинен таурларга биргән вәгъдәсе дә. бүләге лә Зөлмәткә ошамады. Күрәләтә анын чырае сытылды Шулай да ул Мәмлигә каршы да килә алмалы Әле булса алар арасында киеренкелек һәм астыртын дошманлык саклана иле бугай.
—Бар. кит. Мин сине җибәрәм,— диде таур алыбы. Зөлмәткә кулын селтәп -Кара аны. кайтканда көтеп торырмын.-диде ул ахырда, кисәтеп Яшьләр кузгалып киттеләр һәм юл буена шаулашып әлеге очрашу турында фикер алыштылар. Бары тик Мәмлидә Зөлмәт кенә сүзгә катнашмадылар
Кояш төшлеккә җитеп килгәндә, алда Бакыр кала күренде. Бакыр кала сирәк-мирәк әрәмәләр белән капланган биек тау башына урнашкан иде. Тау астыннан тау түбәсенә—таш киртә белән уратып алынган калага кадәр урман кисеп туры юл салынган. Урман юлыннан бер-бер артлы тезелеп атлылар килүен манара башындагы сакчылар ерактан ук күреп-күзәтеп тордылар ахрысы. Кораллы җайдаклар очлы җизләрен ялт-йолт китереп, кал би кл ары ндагы кош каурыйларын тирбәндереп, капка янына килеп җитәр- җитмәс, кунак килүен хәбәр итеп, быргылар кычкырды һәм көтгереп-нитеп тормыйча, каерылып капкалар ачылды.
Яшьләрне Кодрәт бага үзе каршылады. Ул имәндәй таза, төз һәм зур гәүдәле урта яшьләрдән өлкәнрәк бер кеше иде. Кодрәт тархан Типкә бинен элекке йөзбашы, Типкә бигә буйсына, ләкин Бакыр каланың үзендә һәм якын тирәдәге тауларда, үзәнлекләрдә—җир өстендә һәм җир астында—барлык лелекләр һәм барлык каралар-коллар, бакыр эзләүчеләр, бакыр эретүчеләр берсүзсез ана буйсыналар. Аньщ көче, кырыслыгы, йөзенә чыккан иде. Аккаладан. ерак юлдан килгән яшьләрне күрү белән ул исәнлек-саулык сорап бер-ике сүз әйтте дә, алай башлыгы Зөлмәткә бер күз карашы гына ташлап алды да, куна тактасыдай кин аркасын борып, кара чәч толымнарын селкетеп, тузанлы юлдан каядыр каралты-куралар, таш өйләр ягына китеп барды. Яшьләр башта анын таш йөзен, аннан сон таш аркасын күрү белән кинәт шып булдылар, бөрешеп калдылар һәм, шауламаска тырышып, тархан артыннан иярделәр.
Кодрәт бага аларны тар гына урамнан алып китте. Урамның ике ягында да артык биек булмаган таш өйләр, таштан, агачтан эшләнгән киртәләр сузылды. Өйараларында ботакларын җәеп утырган җимеш агачлары күренеп калды. Тар урам тиз арада кала уртасындагы кин ачыклыкка килеп чыкты. Каршыла тарханның тигез итеп киселгән, шомартылган ак таштан салынган ике катлы йорты балкып утыра, анын янындарак исә тәбәнәгрәк башка йортлар күренә иде. Кодрәт тархан аларны тыштан җиз белән тышлаган зур гына ишеге булган амбарсыман таш каралты янына алып килде. Ишек янындагы таш өстендә, сабы шомарып беткән кыска сөңгесен таяк сыман таянып бер сакчы карт утырып тора иде. Кешеләр якынлашу белән ул ашыгып урыныннан торды, тарханга баш игәндәй бер хәрәкәт ясап, читкәрәк китте. Кодрәт тархан исә билендәге кин каешка тагылган җиз ачкычның берсен алып, ишекнең йозагын борды да, авыр ишекне шыгырдатып ачып җибәрде.
Яшьләр үзләре белән озынча күн капчыклар алып килгәннәр иде. Буш капчыкларны алар ишек төбенә өеп куйдылар. Бага капчыкларны санап тикшереп торды. Шуннан соң ул яшьләрне берәм-берәм ишектән кертә башлады. Бераз гына дымлы сыман тоелган ярым караңгы амбар уртасына, идәнгә күн капчыклар өеп куелган. Капчыкларга икешәр кисәк бакыр бәлеше салынган, капчык авызы ныгытып бәйләнелгән һәм балавыз кисәге белән тамгаланган иде. Һәр бәлеш егермешәр гөрәнкә, ике бәлеш кырык гөрәнкә иде. Яшьләр берәр капчык алып чыктылар да, озынча капчыкны урталай бөкләп, эчмәк сыман итеп, буш атларынын сыртына салдылар. Капчык эчендәге бакырларның берсе ат сыртының бер ягында, икенчесе икенче ягында калды. Шуннан сон капчыкка беркетелгән озын каеш бауларны атның корсак астыннын үткәреп, авыр капчыкны яхшылап бәйләп куйдылар.
Ишектән кергән-чыккан һәркемне бага санап-билгеләп торды. Ишектән чыккан һәркемнең исемен сорады һәм капчыкны ат сыртына салганчы, капчык авызын ныклап бәйләнгәнме-түгелме, тамгалы балавызның төзекме-түгелме икәнлеген тикшерергә кушты. Егерме яшь ирнен егермесе дә үзләренә тиешле капчыкны алып чыккач ул ишекне яртылаш япты да, җирдәге буш капчыкларны берәм-берәм күздән кичереп чыкты. Шуннан сон ул башын калкытты, билен язды.
—Булды. Барысы да бар. Алдым-бирдем,—дип куйды. Аннан сон ул ате һаман җыенып бетә алмаган яшьләргә күтәрелеп карады
—Кайсыгьп баш сон әле сезнен?—диде.
—Мин,—диде Зөлмәт.
—Юк, мин,—диде Мәмли ана каршы.
Бага, берни аңламыйча аптырагандай итеп ате Зөлмәткә, але Мә чи игә карап алды.
—Баш бер генә була,—диде ул.
— Килгәндә Зөлмәт баш булды, кайтканда—Мәмли!—диде Кодрәт багага якынрак торган Үти, аңлатып
Кодрәт бага тамак кыргандагы сыман бер гырылдык тавыш чыгарып, көлгәндәй итеп куйды.
—Пир ата өйрәткән сезне акылга!—диде ул.—Ярар, капкадан чыкканчы— Зөлмәт, капкадан чыккач—Мәмли баш булыр. Зөлмәт! Мәмлигә әйт. бигә әйтсен, бакыр ташы чыгарырга кеше җитми. Биш кеше үлде, өчесе качкан Кеше җибәрсен, бер ун батман яна арпа кирәк. Сыра кайнатырга.
—Әйтермен,—диде Зөлмәт теләр-теләмәс кенә
Зөлмәт Кодрәт баганын шаяртып сөйлиме, чыңлап сөйлиме икәнлеген аңлап җитмәде. Ни генә булмасын, анын мондый хәлгә тарыганы юк иле Шунлыктан анын тизрәк моннан чыгып китәсе һәм бар ждваплылыкны үз өстеннән төшерәсе килде.
—Олуг бага—диде шул чакны Зөлмәт, «арпа* дигәннән, таурларны исенә төшереп —Син безгә бераз икмәк бире длмассынмы0
Баганын йөзе үзгәреп китте һәм ул Зөлмәткә сынап карап тора башлады
—Арпаны мин каладан алам,—диде ул коры гына —Ачыксагыз, кайткач ашарсыз.
— Ни безгә үзебезгә түгел —диде Зөлмәт буталып — Марие алып сораган иде. Анын өчен.
—Марие шулай теләнергә ярата инде ул,—диде Кодрәт коры гына. Зөлмәт нидер әйтмәкче булды, ләкин Кодрәт бага ал арны куарга ук тогымды
—Барыгыз-бар. Әнә көн дә бозылырга тора Янгыр яумагае бүген —лиле Зөлмәт теләр-теләмәс кенә кузгалып китте Башкалар анын артыннан тагыла тордылар. Кодрәт бага икеләнгәндәй итеп, ары-бире каранып торды да. кинәт кискен генә кулын күтәрде
—Туктагыз әле!—диде ул. кычкырып —Дүрт кешегә бер бөтен эпи алырсыз, мич өенә, икмәк өенә борылыгыз әле.
—Безнең үзебезгә кирәкми. Марисларга кирәк,—диде шунда якынла гына Зөлмәт янында торган Үти, аңлатырга кирәк табып
Зөлмәт Үтигә ачулы күз карашы ташлап алды
—Сина сүз бирелмәгән!-диде Зөлмәт усал гына итеп -Дүрт бөтен икән— дүрг бөтен. Безгә артыгы кирәкми лә.
-Ярар, камыр эйенәбара торыгы з-хәзер куып җитәрмен, диде Кодрәт бага, бикләнмәгән ишегенә кире барып.
Кодрәт баганын сүзен барысы да ишетеп тордылар һәм күнелле шаулашып, камыр ое ягына борылдылар. Кодрәт баганын камыр ое ике катлы ак өйдән читкәрәк. соргылт ташлары чыгып торган тау янына урнашкан иде Ул яктан бер өзлексез ниндидер тавыш-горелдск ишетелеп тора. Бу гөрелдеккә кеше тавышлары ла. якынла г ына чылтырап таулардан агып төшкән чишмә тавышы да бала-чага чыр-чуы да кушылган. Камыр өе дип тә. тегермән ое дигг тә аталган бу иркен, биек өйнен бер ягында коллар калку такта-сике өстенә утырып, аяк өсте басып кул тегермәннәрендә бер өзлексе з ашлык тартып он чыгаралар икенче бүлмәдә зур мичтә бага очен. баганын йөзләгән катлары, каралары очен икмәк пешерәләр. Якындагы чишмәләп таза ирләр зур-зур
чүлмәкләр белән су ташып торалар, икенчеләре әледән-әле утын кертеп, мичкә ягып тора. Шунда ук җиз казанннарда эшчеләр-коллар, каралар өчен ботка пешә һәм сыра кайный Ул яктан, үзенә бер төрле тавыш, гөрелдек һәм шакы-шокы тавышлары ишетелгән кебек, ул яктан шулай борыннарны кытыклап, яна пешкән эпи исе. төтен исе килеп тора.
Атлы яшьләр төркеме, тегермән өенә берничә адым житмичә туктап калдылар, аларны арттан куып җиткән Кодрәт ачык ишектән эчкә кереп китте һәм бераздан камыш тубылга яңа пешкән түгәрәк эпи тутырып ярым шәрә яшь, таза кол килеп чыкты. Ул дүрт кешегә бер бөтен исәбенннән, кемгә туры килә, шуна эпи таратып чыкты да, таратып бетергәч, тубыл авызын аска каратып читкә китеп Кодрәт баганы көтеп торды. Камыр өеннән Кодрәт бага бер бөтен эпи алып чыкты да, төркемнен ин артында торган Зөлмәткә тоттырды.
—Монысы марисларга булыр,—диде ул.
—Ярар.—диде Зөлмәт, алтынчы бөтенне алып.
Шуннан сон алар юлга чыктылар.
Капкадан чыккач, атлылар тезмәсе янача тезелде. Койрыктагылар башка таба уздылар, Мәмли алга чыкты, Зөлмәт ин артта калды. Атларын тыя-тыя алар тау юлыннан аска төштеләр. Бакыр калада тау өстеннән чыккан таштан ташка сикереп, үзенчә шаулап аккан татлы чишмә каяндыр агачлар арасыннан түбәнгә төшеп житкән һәм куе үлән эченнән елкылдап, шуышып агып ята иде. Бер җайлы, иркен урында яшьләр туктап калдылар, җиргә төштеләр һәм атларын тибенгә җибәрделәр дә, үзләре яшел чирәмгә утырып икмәкләрен бүлештеләр. Яна пешкән һәм әле җылысы да бетеп җитмәгән бодай икмәген алар бик тәмләп, кадерләп һәм әз-әзләп кенә ашадылар. Ашагач ярга ятып татлы чишмәдән су эчтеләр. Су эчкәч, бу кадәр рәхәтлеккә, бу кадәр изгелеккә исләре киткән сыман, күнел хушлыгын һәм тамак тую ләззәтен бозарга теләмәгәндәй, яшь тәннәрендә рәхәт талгынлык тоеп, беравык тынып, чишмә агышын карап утырдылар. Пир ата Әмәк аларны гел өйрәтә килде: ашау изге эш, диде, ашаганда сөйләшергә, ашыгырга кирәкми, ашагач бераз тынып утырсан, аякларга, беләкләргә көч күбрәк килә, диде.
Алар шулай бер ярты сәгать чамасы тукланып, онытылып утырдылар. Ул арада атлар да аяк астында бераз ялманып алдылар.
—Алтынчы бөтен синдәме?—диде Мәмли, кузгалырга вакьгг җиткән сыман булгач, Зөлмәткә карап.
—Миндә.—диде Зөлмәт. Мәмли беренче булып аягына басты, җиргә салып куелган коралларын алды. Башкалар да бер-бер артлы аякларына бастылар һәм атларына атланып, янадан кузгалып киттеләр.
Урман юлыннан алар шактый озак бардылар. Урман эчендә көн бераз гына караңгырак иде, аннан соң һава да дымлырак, авыррак сыман иде. Баш өстен ике яктан килеп кушылган куе агач ботаклары каплап алганга, яшьләр баштарак күк йөзен бөтенләй диярлек күрмәделәр. Ләкин урман бетеп, юл ачык урынга килеп чыккан иде, һәркайсы Кодрәт баганын Бакыр калада әйткән сүзләрен исенә төшерде. Чыннан да көн бозылган, чалт аяз күк йөзендә кара кучкыл болытлар барлыкка килгән иде.
—Янгыр килә!
—Ашыгырга кирәк!—диештеләр кайберәүләр, күккә каранып.
Мәмли эндәшмәде дә, артына да борылып карамады. Хәзер ул ничек әйтсә, башкалар шуны эшләячәкләр иде-ул ашыгырга дисә, ашыгачаклар, ул әкрен барырга дисә, әкрен барачаклар иде. Алай башын икеләнү биләп алды. Янгыр ява башлаганчы тарлавыктан чыгып калганда яхшы булыр иде дә, ләкин башкаларның үзе турында «куркак» дип уйлауларыннан куркып ул бу хакта берни әйтә алмады. Аннан соң, алар булачак ирләр, сугышчылар
янгырдан йә булмаса шомлы тарлавыктан куркырга тиешләр микән'* Юк. әлбәттә! Аларнын тиешле кораллары бар. атар теләсә нинди куркынычны чигенергә мәжбүр итә торган серле догатар беләләр. Шулай булгач, коткыга бирелү килешмәс
Юлдашлары тынычсызлана башлагач, шулай да ул туктарга кирәк тапты Куркыныч килгәндә алай башы үзенен якыннары белән кинәшергә тиеш, ди әледән-әле пир ата. Койрыкта килсә дә. Мәмлинен ин якыны шулай ла Зөлмәт иде
—Син ни дисен?—диде ул Зөлмәткә эндәшеп Зөлмәтен күнелендә бу вакыгга бөтенләй башка төрле уйлар иде. Бу вакытта аны пир ата сүзләре дә. янгыр яисә тарлавык куркынычы да борчымый иде. Анын ничек тә алтынчы бөтеннән берәр сынык сындырып аласы килә иде Чишмә буенда ашаган чирек ботен икмәктән ул әз генә дә туймады. Шундый уңган, кетердәп пешкән өсле бодай икмәген ашагач анын тагын да ныграк ашыйсы гына килә башлады. Ук садагы сыман каеш бауга асылынган күн янчыктагы түгәрәк бөтен икмәкнен ул рәхәт авырлыгын тоеп, татлы исен иснәп килде Ул инде берничә мәртәбә арткарак калып, сындырып атырга уктатып та караты, ләкин үзеннән алда барган Үтинен әледән-әле артка борылып каравы гына аны тыелып калырга мәжбүр итте
—Тоз түгел—эремәбез.—диде Зөлмәт Мәмлинен соравына каршы
Ул шулай дигәч, башкатар шундук шып булдылар. Чыннан да. лелек янгыр күрмәгәнме әллә? Зөлмәт исә үзенчә уйлады Күлле табага җиткәнче янгыр яуса, бигрәк тә шәп булачак—яңгырда кыргыйлар өйләрендә качып ятырлар.
Күлле таба үзәненә якынлашканда чыннан да беренче тамчылар төшә башлады. Зөлмәт сөенеченнән нишләргә белмәде һәм тыела алмыйча күн янчыкка кулын тыгып, түгәрәк икмәктән зур гына кисәк сындырып аллы да комсызланып кабып та җибәрде Нәкъ шул чакта оятсызланып, әрссгтәнеп Үти артына борылып карады. Золмәтнсн авыз тутырып эпи ашавын күреп алды һәм шелтә дә, ялыну да. омег тә белдергән бер тавыш белән монгерәп куйды. Ул хәтта атын тыя төшеп. Зөлмәтне көтеп алды Зөлмәт тиз генә ана да бер-ике кабарлык эпи сындырып бирде.
—Башка сорама!—диде ул ана кисәтеп
Озакламый янгыр шәбәя башлады Бу инде чыннан да кон бозылды һәм янгыр явачак дигән сүз иде. Мондый чакта нишләп Марие коры, жылы куышыннан чыксын?! Зөлмәт бу юлы икмәкне шактый зур итеп сындырды һәм башкаларнын юеш аркаларын күздән ычкындырмыйча, рәчәгләнеи ашавында булды. Ләкин шул чакны Үтинен ялагай иозе күренде Ул к\ и.1 белән битен янгырдан каплаган булып ялт кына борылып каралы да. Золмәтнсн кулында!ы икмәкне күреп алды, авызын ерып елмаеп җибәрде һәм. сынык өмет итеп тагын арткарак калды. Нишлисен, тагын өлеш чыгарырга туры килде.
Марислар үзәненә аяк басканда янгыр беравык ту ктап торды да. янадан сибәли башлады. Мәмлидә, башкаларда ин элек күл ягына, куышлар ягына борылып карадылар. Иртәнге кебек анда кешеләрдә, төтен дә күренми иде Бары кәгүләре генә бер тирәгәрәк тупланып, күл буенда һаман баягыча аптырап тынып торалар иде Мәмлинен дә. башкаларнын да эченә жылы йогерде Беркемнен дә бу яңгырда күсәк белән янаган кыргый таурлар белән очрашып торасы килмәде Зөлмәт исә тәмам тынычлангандай булды Ул Марислар әле аларнын кайчан кайтырын да белмиләр Бәлки әле иргәгә кайтырлар дип көтәләрдер Бәтки. эчеп куышларында яталардыр Бүләккә билбау алды-аларга шул житкән. Зөлмәт шулайрак дип у йлады һәм янчыктан эпинен сонгы өлешен алды да. яртысын үзе яныннан теләнеп, өметләнеп
6. .К
барган Үтигә сузды.
—Икебез ашадык—җавабын да икебез бирербез,—диде ул ана кисәтеп.
—Шуның өчен асып куймаслар әле,—диде Үти көлеп.—Корсак ачты да— ашадык, бетте-китте.
—Юк, алай түгел. Урманда юлбасарлар чыкты: аларга бирдек,—диде Мәмли.
Үти, канәгать булып, шаркылдап көләргә тотынды. Шаулап яуган янгыр тавышында аларнын үзара сөйләшкәннәрен дә, көлешкәннәрен дә беркем ишетмәде. Һәркем башын иебрәк, бөрешебрәк, бары бер-берсенен аркасына караган килеш үзән аша юртгыруын белде.
Чыннан да Марие алып камыш куышында йоклап калды ахрысы. Күл ягыннан күсәк күтәреп йөгереп килүчеләр күренмәде. Тарлавыкка җитәрәк Мәмли сонгы мәртәбә артына борылып карады да, жинел сулап, бик каты кычкырып, тарлавык иясенә:
—Селәүсен иясе! Без кайтып барабыз. Юлыбызга аркылы төшмә,—дип кычкырды.
Шулай кычкырып ул кыю рәвештә ташлы сукмакка керде. Ат аягы астыннан каршыга таба янгыр суы агып ята. Бу бер дә күнелле нәрсә түгел. Алай-болай яңгыр көчәйсә, суда көчәячәк һәм сукмактан, кыялар арасыннан баруы кыенлашачак иде. Мәмли, үзе артыннан тезелеп килгән атлыларга борылып карап алды да, атын кызулап тар аралыкка кереп китте. Ул, гадәтенчә, як-ягына да каранырга онытмады, тик шулай да уннан сибәләп яуган яңгыр чак-чак кына аның уяулыгын томалагандай итте. Әгәр янгыр яумаса һәм ул уяурак булса, ихтимал, тарлавык читендә, таш артында качып торган таурларны күрми калмас иде.
Марие алып ирләре, егетләр уйлаганча, яңгырдан качып куышларында ятмадылар. Алар инде күптән атлыларны тарлавыкта көтеп торалар иде. Таурлар егетләрнең һәркайсын күреп, исемнәре белән беләләр. Аннан сон аларнын лелекләргә әлләни ачулары да юк һәм лелекләр белән бозыл ышунын бик үк яхшы түгеллеген дә аңлыйлар иде алар. Аларнын бары бигә үзләре турында искә төшерәселәре, үзләренең дә лелегләр җыеп алган ашлыкка өлешләре барлыгын белдерәселәре генә килә иде. Бит алар—лелекләр, Марислар җирен яулап алдылар, алар җирендә кала салып, иген игеп, мал асрап яталар! Аннан сон башка елларны би аларга калан итеп онын, ярмасын, сырасын җибәрә торган иде. Быел әле нишләптер ашыкмый. Иртән дә алар чынлыкта лелекләргә менә шул турыда исләренә төшермәкче генә булдылар. Хәзер дә чынында аларнын күңелендә яшьләргә карата ул кадәр дошманлык хисе дә юк. Бит аларнын яхшы коралланган булуын һәм яхшы сугышчылар булуын алар бик яхшы беләләр.
Марие алып егетләрне берәм-берәм күздән кичерә торды. Ин алдан барган Мәмлине күреп ул бераз гына гаҗәпләнгәндәй булды. Аныңча, ин алдан иртәнгечә Зөлмәт барырга тиеш иде һәм ул—Марие, тарлавык авызына кергәндә, иң элек аны туктатып, аннан тагын вәгъдә ителгән икмәк, ашлык сорарга тиеш иде. Мәмлине ул бер сүзсез үткәреп җибәрде, Мәмлидән сонгы яшьләрне дә тоткарламаска булды.
Зөлмәт нишләптер иң артта калган булып чыкты. Җайдаклар бер-бер артлы үтә тордылар. Марие бары Зөлмәтне генә тоткарларга булды. Аныңча, ин арттан барса да, төркем башы әле дә Зөлмәт булырга тиеш иде. Зөлмәт алдындагы Үти узып китү белән, таур алыбы, күсәген күтәреп аның алдына төшмәкче булды. Ләкин алдан никадәр барысын да уйлап-исәпләп куймасын, тарлавык авызындагы бу очрашу Марие теләгәнчә барып чыкмады. Зөлмәт таурларны коры куышта яңгырдан куркып яталардыр дип үз-үзен тынычландырырга тырышса да, ул барыбер үзен тулысынча тыныч сизә алмады. Таур алыбы алдында да, иптәшләре һәм Кодрәт бага алдында да ул үзен гаепле сизде. Шунлыктан ана туктаусыз әле кемдер арттан ияреп, сагалап
килә кебек, әле тарлавык авызында аны кемдер көтеп тора кебек тоелды. Чыннан да, башкалардан беркем күрми үткән таурларны ул ерактан ук күреп алды Алар сукмакка якын гына бик зур таш артына посканнар иде Янгыр сибәләгән якка каршы торганга, аларны атлар да сизмәделәр, егетләр дә күрми үтеп киттеләр Зөлмәт күрде һәм шундук кыска сөнгесен жайлап тотты. Таш артында качып торган таурлар анын алдан ук сугышка әзерләнүен, билгеле, күрми калдылар. Башкалар тыныч кына узып киткәч Зөлмәт тә. күрәсен. берни күрмәс дип уйладылар ахрысы алар. Зөлмәтнен кыядан аерылып торган зур таш белән тигезләшкәч. Марие алып чүгәләгән жиреннән кинәт калкып чыкты да, күсәген югары күтәреп, сукмакка, ат алдына сикереп чыкты. Башкаларда, бик каты кычкырып, анын артыннан ташландылар.
Ләкин шул чакны күз ашында булган хәлдән исләрен-акылларын җуеп, артка чигенергә мәжбүр булдылар. Зөлмәт жиз башаклы сөнгесен Мариснын янгыр астында чыланып беткән, күп яуларда яратанып беткән кин. таза күкрәгенә тондырды. Сөңге анын ун як кулбашына якын җирдән, үпкәсе турысыннан үтә-еүтә тишеп чыкты. Марие, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча, телсез калып, бер урында катып торды да. үз артыннан сонгене ияртеп, ташлы сукмакка богелеп төште. Анын юлдашлары куркышын качыша башладылар
Зөлмәт шундук атыннан сикереп төште, ике куллап, сабыннан тотып, сөнгесен тартып чыгарды. Ике-өч «шым алданрак барган Үти. атыннан төшеп. Зөлмәт янына килде.
—Күсәге белән кизәнеп юлга чыкты ярый әле!—диде Зөлмәт, үз-үзен
акларга теләгәндәй, анлатып.
Монда инде анлатып торунын кирәге юк иде. Монда барысы да үзеннән үзе аңлашылып тора. Марие юлга аркылы төшкән, кулында—күсәге Юлдашлары качып китте. Үти аларны үз күзләре белән күрде Тик менә яңгыр яуганда кан коелуы гына яхшы булмаган
— Нишләтергә моны7—диде шулай да Зөлмәт аптырабрак
—Әйдә, читкә чыгарып куйыйк,—диде Үти
Алар таур алыбын икәүләшеп читкәрәк өстерәп чыгардылар ла. атларына атланып яңадан кузгалып киттеләр. Марие юлбасарны үтереп, көтелмәгән батырлык, уяулык күрсәтсә дә. нишләптер Зөлмәт үзендә әлләни куаныч тойгысы сизмәде. Гаур юлбасарының үзенә карата бернинди яманлык эшләргә теләмәгөнлеген ул яхшы аңлады. Бит Марие аннан ү зенә тиешле бер бөтен икмәкне генә сорамакчы булган иде!
Яңгыр туктаусыз конлы да койды. Атларның аяк астыннан шаулап, ташларны кузгатып болганчык су ага башлады I ирә-як караш ы.танып калды һәм алда да, унда да, сулда да рәтләп берни күренмәле Төркем башындагы Мәмли тарлавык уртасын узганда, янгыр әле ул кадәр шәп яумый иде кебек, шулай ук аяк астындагы су да алай ук күп түгел иде кебек Ләкин ул гүбән төшә башлаганда инде янгыр көчәйде. Бер-ике мәртәбә Мәмли, туктал, артына борылып, иптәшләренә кычкырып карады, тәкин арттан килүче бер өч-дүрг кешедән башка аны беркем ишетмәде. Арттагы өч-дүрт кеше туктаусыз киләләр иде. Алай башлыгы бүтәннәрне дә шулай туктаусыз китәләрдер тип уйлады һәм тарлавыкны чыкканчы башка артына әйләнеп карамады Тарлавыкны чыккач исә анын күңелен бөтенләй башка кайгы биләп алды Аларга бит әле Аксуны да кичәсе бар. Янгыр вакытында таулардан үзәнгә агып төшкән сулар туп-туры Аксуга ыргыла. Андый чакта Аксу танымаслык булып үзгәрә-ярлары тула һәм тыныч чакта ягымлы гөрелдәп агып яткан инеш көтмәгәндә аждаһага әверс .ә Менә хәзер ничек тә Аксуны чыгып калыр! .1 кирәк әгәр инде сон булмас.»
Мәмли, артына борылды һәм янгыр аша караеп күренгән карачкыларны
ашыктырып
—Тизрәк! Тизрәк!—дип кычкырды.
Алар аны ишеттеләрме-юкмы, ул моны белә алмады. Анын үзен исә кемдер эчтән ашыктыра, куалый башлады. Ул ачык җирдән атын бик каты куып, үзән уртасына чаптырды. Башкалар да, билгеле, аннан калышмаска тырыштылар. Ләкин Мариснын үле гәүдәсе белән булашып вакыт уздырган Зөлмәт белән Үти ярыйсы ук артта калдылар. Тарлавыктан ачык җиргә килеп чыкканда үзләре алдында алар беркемне күрмәделәр. Туктаусыз яуган янгыр чаршавы аша шулай да алда, бик еракта ниндидер карачкыларны шәйләргә була иде Зөлмәт тарлавыктан чыккач, юлда инде бүтән куркыныч юк диебрәк уйлады Аннан сон әле булса аны үтерелгән Марие борчып торды. Ана хәзер мәетне ул юл буена дөрес ташлап калдырмады сымак булып, янгыр вакытында анын остенә нидер капларга кирәк иде сыман булып тоелды. Аннан сон анын җаны да чыгып бетмәгән сыман тоелды. Иртәгә барып карарга, торып китмәсә яисә ырудашлары алып китмәсәләр, яндырырга кирәк дип уйлады ул, ниһаять, билгеле бер карарга килеп. Шуннан сон анын күңеле бер урынга утыргандай булды. Ул як-ягына күзен ачыбрак карады. Ләкин күзен ачып караганда инде сон иде.
—Кара!—диде шул чакны янәшәдән барган Үти. үзән уртасына күрсәтеп. Анда Аксу ярлары эченнән шаулап, күпереп-күбекләнеп, ниндидер әкәмәт зур җанлы нәрсә булып ур Су ургылып килә иде. Алдагы карачкылар инде елга аша чыгып өлгергәннәр бугай—аларнын төрле якка сибелеп, калкулык өстенә менеп барулары күренде. Артта калган Зөлмәт белән Үти дә атларын бар көчләренә куып, үзән уртасына таба ыргылдылар.
Зөлмәт Үтидән чак-чак кына алданрак ташланды. Мондый көнне ташкын күрмәгән аты башын югары күтәреп, пошкырып, йөзәргә тырышып карады, ләкин су атны йомычка урынына эләктереп алды да. бөтерелдереп, түбән таба алып китте. Ат йөзә алмавын шәйләп, куркып, чинап-кычкырып җибәрде. Зөлмәт шундук мәтәлеп төште һәм инде су төбенә китәм дигәндә себеркесыман, чыбыксыман ниндидер нәрсәгә тотынып калды. «Тал бугай»дип уйлады ул соңгы мәртәбә. Шуннан соң ул берни уйлый алмады. Аның авыр киемнәре, кораллары аны каядыр аска тартты.
Шулай да күпмедер вакыттан соң ул исенә килде. Ул үзенен атынын койрыгына тотынган булып чыкты. Котырынган елга аларны Аккала турысындагы болынга, төзелеп ята торган кәмә янына, күпер баганалары янына китереп чыгарган иде. Күпер баганаларына эләгеп алар шунда янгыр тукталганчы, су басылганчы тордылар.
Бакыр тауга киткән яшьләрне Аккалада көне буе борчылып, дүрт күз белән көтеп тордылар. Бит алар беренче мәртәбә шундый ерак юлга, куркыныч юлга чыгып киттеләр. Өлкәннәрдән башка, үзләре генә. Исән-имин барып җитәрләрме, исән-имин әйләнеп кайта алырлармы? Юлда ул-бу булмасмы— үзара сугышып китмәсләрме яисә кыргый таурлар тозагына эләкмәсләрме? Ата-ана, туган-тумача шулайрак фикер йөртте. Ата-ана балам дип кайгырды, туган-тумача якыны булганы өчен кайгырды. Пир ата үзенен шәкертләре булган өчен кайгырды. Бинең кайгысы башкачарак—киңрәк, тирәнрәк иде.
Төштән соң, көн бозылгач, аеруча коеп яңгыр ява башлагач борчылу чынлыкта ут йотуга әверелде. Янгыр коеп торганда Селәүсен тарлавыгы аша үтүе дә. Аксу аша кичүе дә уен эш түгел иде. Гомумән. Бакыр тау юлында әледән-әле хәвеф-хәтәр булып тора—тарлавыкта юлчыларга әле таурлар һөҗүм итә, әле качкын коллар һөҗүм итә. Шулай булса да, яшьләргә булышка кораллы алай җибәрү турында беркемнең күңеленә килеп карамады. Яшьләр сынау үтәләр иде һәм алар ул сынауда йә җиңәргә, йә җиңелергә тиешләр иде.
Коеп янгыр яуганда манма су булып кайтып кергән яшьләрне калада.
билгеле, сөенеп, шау-шу килеп каршы алдылар. Шундук аларнын атларын түбәнрәк төркем әндери малайлары тотып алдылар, түбә астына ачып керделәр Жайдакларнын үзләрен исә коры һәм жылы өйдә кайнар аш көтеп тора иде. Капкадан кергәндә аларны санап керттеләр. Зөлмәт белән Үтинен юклыгы беленде. Ләкин аларны эзләргә кеше жибәре.лмәде.
Янгыр тынып, су бераз кими төшкәч. Зөлмәт карангыда көч-хал белән калкурак җиргә чыкты һәм бигәнгән атын җитәкләп кала капкасына килде Капка сакчылары аны берсүзсез калага керттеләр. Үти төнлә дә. тан аткач та кайтмалы. Аны өч көнгә кадәр көлтеләр. Үти күренмәле Шуннан сон аны үлгәнгә исәпләделәр «Күрәсен. су иясе алгандыр* диделәр калада, пошынып Бу. билгеле, күнелле хәбәр түгел иде. Ләкин шул ук вакытта монда инде берни эшләп булмый. Су иясе дә, су бабасы да һәр елны үзенә кирәген алмый калмый Тиешенчә корбан бирелмәгәндер яисә берәр җирдә кирәкмәгәнгә кан коелгандыр. Шунын белән күнеле булса ярый да бит Аты-нис белән юкка чыккан Үти турында һәркем шулайрак дип уйлады Үтинен югалуына бары Зөлмәт кенә сөенгәндәй булды Алай-болай бер бөтен эпи турында йә булмаса үтерелгән Марие турында сүз чыгып төпченә башласалар, кем хәзер Зөлмәткә төртеп күрсәтә алыр икән? Андый кеше бер генә иде. Ул әнә юкка чыкты. Шул кирәк андый ялагайга, куркакка!
Мариснын ничек үгерелүен, билгеле, Үтидән башка беркем күрмәде Кодрәт бага биргән алтынчы бөтен икмәк турында Мәмли дә. башкалар да нишләптер онытып җибәрделәр—янгыр вакытында һәркемнен үз кайгысы булды Янгырлан сон исә башка зуррак борчулар калкып чыкты
Ин нык кайгыручылар пир ата белән би булды ахрысы Яшиләр янгырга эләккән төнне алар озак кына кинәшеп. борчылып утырдылар
Башка елларны бу вакытта әле көннәр аяз була торган иде. Бу вакытта әле шулай коеп янгыр да яумын. Аксу да шул дәрәҗәлә кабарып чыкмый иде. Мондый хәл гомумән сирәк була. Бу юлы кон бөтенләй көтмәгәндә бозылып китте. Тоньякган кинәт кара булып болыт калкып чыкты Чалт аяз күктә шомлы болыт барлыкка килүен һәм анын тиз арада көнбатыш яктагы таулар өстеннән шуышып үтүен, ботен түбә өстен каплап алуын каладагы һәркем күреп-күзәтеп торды. Янгыр явар алдыннан кинәт кара болытны урталай ярып, бик озын нечкә тамырсыман булып, көпә-кондез нажагай ялтырап алды Нажагай яктысында якында тау битләре, үзәннәр, каладагы манаралар яктырып китте Күк күкрәгән-ниткән тавыш ишетелмәде Ничектер тавыш-тынсыз һәм бик шомлы булып килде бу янгыр Юк. бу гади янгыр гына булмады. Бу ниндидер куркыныч, хәвефле жил һәм янгыр булды Нәрсәгә ишарә булды икән бу көтелмәгән жил-янгыр һәм кара болыт ’ Җирдә, Аккалада шулкадәр күп языклы эшләр бармы, әллә киләчәктә моннан да яманрак нәрсәләр булуын белдерүче бер-бер зилзиләме бу? Ярый ы бер кеше белән бер атны алып, шунын белән генә тынычланса Бит диигездә бу вакытта кемнәрдер дулкыннар белән, жил белән көрәшеп Аклан га таба юл ярадыр.
Би өчен дә, пир ата өчен дә ин әһәмиятлесе хәзер менә шул иде Кзгалган бер кеше һәм бер алган бигрәк алар кайдадыр динге здә булырга һәм төньяк ярларга йөзәргә тиешле кәмәдәге кешеләр турында кайгырды лар Ашы > I көмәдә танышлар да. таныш түгелләр лә булырга мөмкин иде Ләкин кем генә булмасыннар, алар бигә дә. пир атага да. каладагы башкаларга ла бик кирәкле кешеләр иде. Мондагы бик күпләрнен киләчәк язмышы күзгә күренмәгән менә шул кәмәдәге кешеләргә бәйле иде
У л төнне калада бик аз кеше тынычлап йоклады Һәркем йокы аралаш тышка колак салды. Тышта инде жил тынган иде бугай Тынып ук җитмәсә
дә, көндезге сыман ук тоелмады. Әллә сон йокы аралаш кына шулай тоелды микән?
Типкә би дә әледән-әле тышка колак салды. Тышта әле шыбырдап, бәргәләп янгыр яуды, яңгыр тынган арада, агач ботакларын бөгеп һәм өй ташына ышкып, җил исте. Жил шулай ук моржа башында ниндидер ачык калган тәрәзә уемнарында улады. Жил-янгыр тынган араларда аста, яр буенда, тирә-якны дер селкетеп, кыя ташларына дулкыннар бәрелгәне ишетелде. Бу көннәрдә Типкә бинен йокысы качты. Әледән-әле торып ул караңгы өй буенча йөрде, дингез ягындагы тар тәрәзә каршысына килеп, яр буен күзәтте. Ләкин анда, ара-тирә елкылдап киткән дулкын сыртларыннан башка, таныш яр шәүләләреннән башка берни күренмәде.
«Унике ел! Унике ел!« диде ул үзалдына, күптән инде тынгы бирми торган уйларын дәвам итеп. Бер атна-ун көннән анын монда килеп аяк басуына унике ел булачак. Унике ел. Кайберәүләр өчен бу ярты гомер. Искән җилдәй үтте дә китте бу унике ел гомер. Искән җилдәй микән? Юк, алай ук түгелдер. Искән җилнең дә төрлесе була. Бер төрлесе анын җиңел генә, шома гына үтеп китә—биттән, агач яфракларыннан, чәчәкләрдән сыйпап үтә дә китә. Бер төрлесе бөтен нәрсәнен астын өскә әйләндереп, кырып, җимереп китә Синен гомер җилең ничек үтте соң, Типкә би? Кырып-җимерепме, әллә сылап-сыйпапмы? Юк, алай да түгел, болай да түгел ахрысы. Көн-төн эш белән, тырышлык һәм йокысыз төннәр белән үгге синен унике ел гомерен. Типкә би. Яртысы анын сагыш белән, әрнү һәм газап белән, яртысы өмет һәм ышыныч белән үтте. Өмет һәм ышыныч, чиксез ярату һәм омтылыш яшәтте сине монда., кыргый яр буенда, кыргый таулар, урманнар, кыргый кабиләләр арасында. Бары дингез генә, бары кыялар һәм яр буендагы шома ташлар гына таныш һәм якын иде сина монда. Аннары—күк йөзе, кояш мәнге яктылык, тереклек чыганагы—изге атабыз бөек Кояш кына якын һәм ягымлы иде сина монда. Бу ташлар, таулар һәм кыргыйлар арасында.
Баштарак ул монда ничек яшәрен, ничек итеп исән калырын күз алдына да китермәгән иде. Кайчакларда анын суга ташланасы, дулкыннар кочагына кереп юкка чыгасы килгән чаклары да булды. Кайчагында исә элеккеләрне беркайчан да искә төшермәслек, күз алдына китермәслек ят һәм кыргый җиргә, моннан да ераграк җир читенә, Акуан буйларына китеп юкка чыгасы килгән чаклары да булды. Ләкин хәтер булмаган җирнен. төбәкнен беркайда да юклыгын ул бик яхшы аңлады. Пир ата да шулай диде. Кеше булып тугансын икән, теләсә кайда, теләсә нинди шартларда яшәргә кирәк, исән калырга кирәк диде. Дингез дулкынына ташлану, Акуан ярларына. Ахирәт якларына бару беркайчан да соң түгел, анда һәркем бара, ләкин аннан кире кайтып булмый диде.
Язмыш аны менә монда китертеп ташлады. Моннан ул кире кайтырга тиеш. Моннан унике ел элек ана шулай диелде. Күктә—Кояш, җирдә— Мака сар. Аклантита сары изге, аның юсыгы изге һәм гадел. Бу хакта Алтын уртада Изге ташка уеп язылган. Ташка уеп язылган Изге Атам сүзен беркем боза алмый. Бозса. Юк, беркем боза алмый! Бозсалар, Туфан калкачак, Дөнья бетәчәк. Тәнренен теләгенә. Тәңре юсыгына беркем каршы килә алмый. Хәтта мака сар да. Хәтта. Фалия дә.
Унике ел. Газап һәм сагыш, өмет һәм ышаныч. Мака сарлар нәселеннән булган кеше сөргенгә унике елдан да артыкка җибәрелми. Изге Буга канын эчеп алар шулай юрадылар. Берничә көннән башкаладан, Алтын уртадан алтын кәмә киләчәк. Атгын кәмә белән бергә Мака сарнын боерыгы киләчәк.
Тик менә көннен кисәк бозылып китүе генә яхшы түгел бит әле. Юк, яхшы түгел. Дөнья булгач, жил дә исә, янгыр да ява, диңгез дә, дулкыннар да котырына. Ләкин хәзер түгел, бу көннәрдә түгел. Бит әле чын-чынлап
көннәр бозылырга, дулкыннар кузгалырга ин күбе—бер ай. ин азы—ярты ай вакыт бар. Башка елларда шулай булды. Ник быел гына кирәгеннән алла уянды сон әле бу төн җилләре?
Типкә бинен күнеленә шунлыирак уйлар килде Бер урыныннан торып, аягына баскач инде ул тиз генә йоклап китә алмаячагын аңлады. Анын кире урынына барып ятасы килмәде. Аннан сон ана өйнен җылысын җил алып бетергән сыман тоелды. Ул. өйдәгеләрне уятмас өчен, таш баскычтан сакланып кына атлап, аска, түбәндәге катка төште һәм идән уртасындагы учак янына килде, учакка утын өстәмәкче булды. Ләкин ул учакка якынаю белән, караңгыла шәүлә сыман булып, озын күлмәк итәкләрен өстерәп Бәчкә карчык килеп җитте. Өйне җылы тоту, учакка ягу анын зше иле Ул үзен бу эшнен остасы дип, ир кеше учакка утын якса, ут анасы Әбетинен хәтере кала дип исәпли иде. Анын ятагы да шушында гына, учак янында гына иде
—Үзем, би!—диде ул йокылы тавыш белән, би кулындагы утын агачларына үрелеп.
Типкә би каршы килмәде, сүзсез генә утын агачын кулыннан ычкындырды да, учак янындагы йомшак утыргычка утырды
Бәчкә карчык тиз-тиз кыланып түгәрәк учакка утын өйде һәм мыштым гына килгән кебек, шәүлә сыман китеп тә барды һәм икенче бүлмәдәге урынына барып ятты
—Танга кадәр җитәр, керткән коры утын юк,—дип сөйләнде ул китәр алдыннан. Типкә би ничек утырган булса, шул кое кымшанмыйча урынында утырып калды.
Фалиягә өйләнеп бергә тора башлавына ике-өч ай чамасы булганда, көзге матур көннәрнең берсендә, иртәнге якта ашап утырганда кемдер калка шакыды Капка янында кеше-кара юк иле ахрысы—шакучыга тиз генә ачмадылар. Бераз тынып торгач, шаку тавышы тагын кабатланды Бинен күңеле, нидер сизенеп, тынычсызланып алды Аягөсте басып ул тәрәзәдән капка ягына карап алды Күп тә үтмәде, каралардан берсе мака сардан кеше килүен кереп әйтте. Бераздан ике кораллы ирен ияртеп, макасар йомышчысы Йули килеп керде һәм тартынып, кыюсызланып тормастан. туп-туры бусага аша үтте дә. ашаучылар ягына якынлашты
—Сине мака сар чакыра,—диде ул сораулы караш белән үзенә текәлгән Типкә бигә.
Мака сар аны бик сирәк чакыра иде Телсез кеше кебек ул аптырап Йулигә карап тик торды.
— Ишеттеңме. Типкә би?—диде тәкәббер Йули. бала-чага белән сөйләшкән сыман.
-Ишеттем Барырмын.-диде ниһаять Типкә би исен җыеп
—Барырмын түгел—барабыз.—диде Йули—Минем белән барасын Ярар алайса,—диде Типкә би бик авырлык белән генә
Ашавыннан туктап калган Фалия барысын да күреп-ишетеп торды Ул әле бу сөйләшүнең эчтәлеген тиешенчә анлап-тошенеп тә җитмәде бугай, шулай да иренен үзгәргән тавышы, бозылган йөзе аны шундук куркуга саллы. Урыныннан сикереп торып ул аны чытырдатып кочып, кочаклап алды.
-Җибәрмим' Беркая да бармыйсын!—диде ул кинәт күз яше сизелеп торган бер ныклык белән, кабаланып.
Типкә би үз-үзен мәҗбүр итеп елмайды Ник? Нәрсә булды ’-диде ул гаҗәпләнгән булып
—Җибәрмим!—диде Фалия кайнарланып — Мин күрдем нидер булган
—Мака сар боерыгы үтәлергә тиеш, бикә,—диде би йомшаграк итеп.
—Беләм!—диде Фалия. Алайса ник курыктын?
Бу сүхтәрен ул иренә карап әйтте, ләкин би жавап биреп тормады, ул инде тынычланган иде.
—Би кешегә курку килешми. Синен яннан китәсем килми—шуңадыр,—
диде ул.
Фалия, ышанып җитмәсә дә, беркадәр тынычланды бугай. Шулай да ишектән чыкканда ул анын муенына сарылды.
—Тиз кайт!—диде ул, үпкәләгән бала сыман еламсырап.
—Кайтырмын,—диде Типкә би һәм ипләп кенә яшь хатынның кайнар беләкләреннән арынды да. нык-нык басып, капкага юнәлде.
Шул китүдән ул бүтән әйләнеп кайта алмады. «Кайтырмын» дигән сүзен үти алмады би. Дөрес, кайтудан өметен дә өзмәде, шулай да менә инде унөченче ел сөекле ише Фалияне күрә алганы юк.
Ак сарайда аны бернинди тоткарлыксыз мака сар янына алып бардылар. Ул бизәкле зур капкалар аша, тезелеп киткән алтын сыннар яныннан тигез таш җәелгән матур сукмаклардан туп-туры Ак сарайга юнәлде. Ин алдан, юл күрсәткән сыман. Йули барды, җинаятьче сыман анын артыннан Типкә би. анын артыннан кораллы ирләр барды.
Ак сарайга кергәч, матур итеп бизәлгән, ташларына канатлы балыклар, су үсемнәре, икенче ягында алтын балыклар йөзеп йөргән зәнгәр дингезсыман итеп ясалган, бизәлгән, идәнгә йомшак палас җәелгән бүлмәдә көтеп торырга куштылар. Бу вакытта мака сар кайнар су белән коенырга ярата иде Ул аны белде һәм тыныч кына көтеп утыруында булды. Күңеленнән фараз кылды: тагын акайларга каршы яуга җибәрергә уйлый микән, әллә сон ерак илләргә барасы сәүдәгәрләрне озатып куярга кушар микән диде.
Бер ярты сәгатьтән аны агасы янына чакырдылар. Гадәтенчә Каруннын йөзе тыныч, ягымлы һәм ялтыравык иде. Гадәтенчә аннан хуш исләр килеп тора иде. Аның катына килеп керү белән би шанлы тәңрегә котлау сүзләре әйтте һәм үзенен буйсынуын белдереп идәнгә егылды.
—Сина йомышым төште, энем,—дип сүз башлады мака сар, тыныч кына ягымлы тавыш белән.
—Тыңлыйм, агам,—диде би.
Ләкин мака сар йомышын әйтеп өлгермәде, сул якка борылып, ачык ишек аша кемгәдер баш какты. Ул яктан чандыр гәүдәле корышып беткән бер карт килеп керде. Өстенә ул ап-ак киндер күлмәк кигән, кулына ниндидер юан, сырлы таяк тоткан, башы тап-такыр. аягында исә камыш чабата иде. Би шундук танып алды—бу Кәми келәүчесе булырга тиеш иде Бөтен гомерләре буена келәүлектә яшәүче изге кәми келәүчеләре—галимнәр менә шундый була иде.
Таяклы кәмит, гәүдәсен төз тотып бүлмәгә керде, мака сарга җинелчә баш какты, аннан соң каш астыннан гына бигә карап алды да. аякларын бөкләп туп-туры идәнгә, каты җиргә утырды.
—Таныш бул: келәүче баба Мати,— диде мака сар энесе бигә карап. Кырык ел буена кәмитләрнең келәүлегендә яшәгән. Лелег дип белмәгәннәр. Ул аларнын серләрен алган. Аңлыйсыңмы, төрбәнең серен алган!
Соңгы сүзләрен ул куаныч һәм тантана белән әйтте. Гадәттә салынып торган калын кашлары астыннан күренми торган кысылып беткән комсыз күзләре анын зур булып ачылды. Анда куаныч һәм шашкын бер комсызлык иде. к
—Анлыйм,—диде Типкә би, берни анламаса да.
—Анласан менә шул: җил унай, бүген җыенасың, иртәгә кузгаласын. Кәмигә.—диде мака сар.-Җинеп. төрбәләрен., барлык байлыкларын төяп
кайтасын. Жинә алмасан
—Аңладым, агам.—диде Типкәби. карангы чырай белән.—Жинә алмасам нәрсә булыры болай да билгеле
— Билгеле микән?—диде мака сар энесенә сынаулы күз карашы ташлап усал гына.—Мин ышанам—син җинәрсен. диде ул. аннары шактый нык итеп, боерып —Келәүче баба синен юл күрсәтүчен булыр Аннан сон. син бит яшь бичәңне яратасын Фалияне'
—Яратам, агам,—диде би. сөенеч тойгысы белән һәм. үзе дә сизмәстән, елмаеп җибәрде
Мака сар Карун күптән инде Кәмигә каршы олы яуга әзерләнә иде Тугыз биләмәдән һәм Аклантита утравынын урман-таулары арасына таратып утырган авыллардан, калалардан көн саен башкатага кызылга, карага буялган сугыш кәмәләре. кораллы сугышчылар, корат. азык-төлек килә тора иде Алар су боҗраларга кереп тулганнар, яр буйларында туктап катганнар һәм кузгалырга боерык булганны гына көтеп торалар иде Бу турыда бөтен башкала халкы белде. Кәмиләргә каршы яу чыгу-чыкмау хакында төрле сүзләр йөрде Күпчелек мака сарнын ниятен хупламады Ни өчен дигәндә. Кәми белән Атлантита күптән инде дуслашып-туганлашып беткән иде Ике арада туктаусыз алыш-биреш бара, туктаусыз сәүдә кәмәләре йөреп тора иде. Арада, билгеле, теләсә нинди яуга атлыгып торучылар да күп булды
Типкә би дә мака сарнын яуга әзерләнүен белмәде түгел, белде Тик шулай да ул, сугышчы һәм сугыш остасы булса да. бу арада яулар-сугышлар турында исеннән чыгарып тора иде Ни генә булмасын, әле яна гына өйләнгән кеше буларак ул үзенен Фалиясе янында, үз өендә, тынычта яшәргә тиеш иде кебек. Ул сугышка бармаска тиеш иде сыман. Мондый зур яуларга элек мака сарлар үзләре йөргәннәр. Мака сар Карун барлык борынгы йолаларны, барлык изге юсык-юрыкны аяк астына салып таптады. Ул инде күптән, моннан дүрт-биш ел элек, тәхетен үзеннән кечерәк энесенә тапшырырга тиеш иде Төрлечә хәйлә табып, ялган белән ул якадан биш елга мака сар булып кала алды. Үзе югында алай-болай баш күтәрүләреннән куркып, ул хәзер менә урынына береккәндәй, башкаладан, хәтта Атгын уртадан беркая чыкмыйча яшәп ята.
Әйе. барысы да аңлашыла. Кәмигә каршы яуны ул инде күптән юри уйлап тапкан. Аны башкаладан читкә җибәрү өчен ул моны юри уйлап тапкан. Бернинди байлык та. яшерен сарайлар да юк ул төрбә астында Аннан сон нишләп кәмиләр тора салып, жинел генә шундый атаклы төрбәләрен мака сарлан талатырлар икән? Кәмиләр көчле, аларнын җир 1Әре байлыклары күп Димәк, мака сар Карун аны ун меңләгән кеше белән күрәләтә үлемгә озата!
Мака сар белән булган сөйләшүдән сон Типкә бинен күңеленә шундыйрак уйлар килде. Ул. әйтерсең, ике уг арасында калды. Мака сарнын кайсы сгыгын ялганын белеп торса да. ул аның боерыгына каршы килә азмады Каршылык белдерсә, анын шундук башын чабачаклар, нәбулмаса. ин яхшысы тирән базга ябачаклар иде Берсүзсез боерыкка буйсынып. Кәмигә каршы яуга барганда да аны ни көтә икән сон киләчәктә* Ул моны белмәде Моны беркем белмәде Билгеле, һәркемнен жинеп. кәмәл әргә бик күп байлык коллар төяп кайтасы килде
Алар тан алдыннан кузгалып киттеләр Алтын уртадан туп-гуры ачык диңгезгә чыга торган кин арык тамагындагы сакчы кәмәдәр азарга юл биреп як-якка киттеләр Тышкы койманың су аша бер ягыннан икенче ягына тарттырып ташка беркетелгән ыргакларга каптырып куелган авыр җн > чылбырлар чынлап су астына төште Яр буена, койма, күпер өсләренә җыйналган менләгән халык, кул базган, елашып һәм сонгы салам сүзләрен
кычкырып, аларны ерак юлга озатып калды.
Биек койма өстеннән сузылган күперне чыккач та, би әледән-әле халык ягына борылып карады. Анын ничек тә Фалияне күрәсе килде. Ләкин анда кемне дә булса тану-аеру мөмкин түгел иде. Кул болгаган, кычкырган йә булмаса елаган һәрбер яшь хатын ана Фалия булып тоелды. Бер-ике мәртәбә ул, Фалия дип алданып, хәтта борылып кемнәргәдер кул да болгады.
Ләкин ишкәкчеләр бик тырышып иштеләр, авыр ишкәкләр шап та шоп су өстенә төшкәне генә ишетелеп торды. Кәмә жинелчә генә дулкыннар өстеннән тирбәнеп алга, билгесезлеккә таба ыргылуында булды. Бик озак, төшкә, хәтта кичкә кадәр арттан ялт-йолт килеп анарны башкаланың алтын манаралары, жиз, көмеш коймалары, биек йортлары озатып катды. Караңгы төшкәндә исә, еракта, төньякта шәүлә генә булып, караеп таныш таулар карап тордылар.
Бардылар алар Кәмигә. Басып керделәр кәмиләрнен комлы-тузанлы җиренә. Сугыштылар, Куфу төрбәсенә дә барып җиттеләр, ләкин ул вакытта инде келәүче баба Мати диңгездә давыл вакытында аяк сузган иде. Үзенен серен ул беркемгә, хәтта бигә дә әйтергә теләмәде. Шулай итеп, бу юлы да лелегләрнең төрбә астындагы сарайларның ишеген ачарга, байлык таларга дигән теләкләре тормышка ашмады.
Коры кул белән мака сар катына кайтып күренү хәтәр нәрсә иде Сугыш осталары, алып су башлары белән киңәшкәч, Типкә би Хана буйлап көньякка, Нубия кыргыйларына каршы яу чабарга булды. Анда алтын күп диләр. Колларны богаулаган чылбырларда, балта-пычак ише кораллар да анда, имеш, алтыннан икән дигән сүзләр йөри иде. Чыннан да ике ай дигәндә алар Нубия тауларына да барып җиттеләр, андагы кабиләләрне җиңеп, пыр туздырып, алтыннарын ишәкләргә, елга кәмәләренә төяделәр дә, үзләре диңгез буенда көтеп торган чирү янына юнәлделәр.
Башкаладан алып чыккан кешеләрнең, кәмәләрнен яртысы чамасын югалтып, шулай да бик күп алтын һәм жәүһәр-мәржән ташлар алып бер елдан соң ул башкаланың диңгез ягындагы капкасына кайтып төште.
Мака сар боерыгын җиренә җиткереп үти алмаса да, ул ана ике батман чамасы саф алтын бәлешләре алып кайтты. Мондый байлык белән мака сар йөзенә күренү ул кадәр оят булмаска тиеш сыман иде.
Алтын, таш, байлык төялгән кәмәләрне капкадан үткәреп җибәрделәр, ләкин анын үзенә һәм анын юлдашларына башкалага аяк басмаска, мака сардан яна боерык килгәнче көтеп торырга куштылар. Мака сар боерыгы озак көттермәде. Төрбәнең серенә төшенә алмаган өчен ана юлдашлары белән бергәләп, төньяк диңгезгә таба юл тотарга һәм анда таурлар илен яулап атып, яр буенда яңа кала корырга боерылган иде. Анда, имеш, таурларда алтын тапканнар.
Менә шулай булды ул. Аларны монда сөргенгә озаттылар. Унике елга. Икенче елны артыгыздан хатыннарыгызны, балаларыгызны җибәрерләр диелгән иде мака сар боерыгында. Бер елдан соң чыннан да сөрелгән кешеләрнең хатыннары, балалары, карт ата-анапары килде. Фалиянең әтисе- әнисе дә, им өеннән алып кайткан улы Мәмли дә килде. Тик.. алар арасында Фат ия генә юк иде. Мака сар Карун Фалияне генә җибәрмәгән иде.
Алар төштән сон килеп чыктылар. Төньяк капка бикле түгел иде. капка сакчылары, дөньяларын онытып түбәндә, капка тышындагы күләгәдә ашык уйнап утыралар иде. Бакыр—тау калага бара торган юл буендагы гөлҗимеш, кыргый алмагач һәм груша куаклары арасыннан көтмәгәндә ниндидер ярым шәрә ят ирләр килеп чыкты. Алар туп-туры капкага таба килә башладылар.
Алар кулларына шома саплы күсәкләр тотканнар, ин атдан килгән тазарак, калкурак буйлы берсенен биленә каеш буылган, каешка кынылы хәнжәр тагылган иде
Ашык уйнаучыларның берсе көтмәгәндә атарны күреп атды һәм сагасын кул очында тоткан килеш, тынып катды. Анын кыяфәтен күреп, башкатар да ул караган якка борылып карадылар һәм үхтәренә якынлашып килүче таурлар төркемен күреп тиз генә аякларына бастылар, капка эченә керделәр дә, кайсы кая ташландылар, йә булмаса капка баганасына сөяп куелган коралларына тотындылар. Берсе шунда тиз арада капканы япты, шапылдатып аркылы бикне таш баганадагы ояларына кертеп куйды
Капка сакчыларының кереп китүләрен күреп, таурлар төркеме кызулый төште. Алар йөгерә үк башладылар һәм капка биге үз урынына урнашып та өлгермәде, тышкы яктан капканын жизле тактасына күсәк белән китереп тә тондырдылар. Капка артында ыгы-зыгы килгән, ярсып кычкырган тавышлар ишетелде.
—Ач капка! Ач. би!
—Ачмасан яндырабыз!—диделәр ярсулы таурлар авыр күсәкләре белән капка калаен дөпелдәтеп.
Каушап, аптырап калган сакчылар агач баскычтан йөгерешеп югары менделәр, чыгып торган таш. бүрәнә кырыйларына ышыкланып, ярыклардан түбән карадылар. Болар чыннан да таурлар иде Арада таныш йөзләр дә күренде. Танышларның берсе, башкалардан калкурагы, тазарагы Мариснын бертуган энесе Нарис булырга тиеш иде
—Кем кирәк' Нәрсә кирәк?—дип кычкырдылар капка түбәсендәге сакчылар.
Сакчыларның югарыдан килгән тавышларын ишетеп, ярсыган таурлар капка башына күтәрелеп карадылар. Кемдер таш бәрде Таш күзәтү ярыгына килеп тиде дә. ике агач арасында кысылып калды Капка сакчысы коты алынып, шундук читкә тайпылды—чак-чак кына артына барып төшмәде, ярый әле басма өстендәге аратага тотынып калды
-Би кирәк! Типкә би!—дип кычкырдылар таурлар. капка сакчыларына
жавап итеп.
Ул арада юл буендагы куаклар арасыннан бер-бер артлы ярым шәрә ирләр чыга тордылар, кача-поса ялт-йолт каранып, капкага таба якынлаша тордылар Тышкы якта капка алдында шаулашкан, баш өстендә күсәкләрен болгаган ярсулы кыргыйлар төркеме артканнан арта барды Ни булды боларга Нәрсә кирәк боларга? Моны капка каравылчысы гына хәл итәрлек түгел иде Сакчыларның берсе, яшьрәге тиз генә би сараена йөгерде, икенчесе яу килгәнен
белдереп, чан сугарга тотынды.
Тиз арада чан тавышын ишетеп һәм шулай ук таурлар килүен күреп капка янына кала кешеләре жыела башлады Койма өстеннән башка капкалардагы, күзәтү манараларындагы кораллы сакчылар килә башлады Әле аннан, әле моннан таурлар ягына берән-сәрән уклар очты Кыргыйлар ягында бер-ике кеше, шәрә тәненә килеп кадалган угын тотып, жиргә егылды
Ямьсез итеп кычкырып, чинаган тавышлар ишетелеп кипе
Шул ук вакытта сарай ягыннан капкага таба ашыгып килүче би. Тархан һәм пирата күренде. Җыелган төркемне икегә аерып, алар туп-туры капкага якынайдылар. Типкә би осгенә алтын калайлар тезеп теге мән кебәсен. башына жинел мамыктай жинел кош каурыйлары кадалган алтын адпа.ын кигән иде Анын йөзе кырыс, тыныч һәм куркусыз иде V 1 баскычтан ашыкмый ы өскә менде, бөтен гәүдәсен күрсәтеп, койма читендәге калк\ урынга чыгын басты Астан ерактан очып килгән теләсә нинди ташны күсәкне кире кагарга әзер булып, кулларына түгәрәк жиз калкан тотып, анын ике ягында ике
ат
таза, яшь ир тынып калды. Алтынлы киемнәрен кояшта балкытып, күктән төшкән сихри зат кебек, бура читенә чыгып баскан бине күргәч, таурлар төркеме дә тынып калды.
Типкә би, шәрә беләкләрен күкрәк турысында кушырган килеш, башын югары тотып, каш астыннан гына түбәнгә карады, буйсынырга теләмәгән таур ирен күздән кичерде. Ул ана таныш иде. Бу теге кабилә башлыгы Мариснын бертуган энесе Нарис иде. Ул әле яшь, анын ачулы йөзендә, беләкләрендә төрле жәрәхәтләр, күгәргән урыннар белән тапланып беткән күкрәгендә көч-куәт һәм яшьлек ярсуы ташып тора иде.
—Улым, тезлән,—диде Типкә би боерып, тыныч кына.
—Тезләнмим,—диде Нарис, үч һәм нәфрәт белән үзсүзләнеп. Кулына агасы Мариснын жиз белән калайланган чукмар башлы, шома саплы күсәген тоткан, муенына нечкә чылбырга тагып кеше баш сөяге асып куйган иде. Бу исә анын варис урынына кабилә башы булуы турында әйтеп тора иде. Ул шулай «тезләнмим» сүзен әйтеп бетерүе булды, таяк сыман жинелчә генә күсәген җирдән күтәрүе булды, шундук өстән жиз башаклы, каурый койрыклы кызыл ук килеп төште. Көч белән атылып җибәрелгән ук чынлап үҗәт таурнын каршысына, каты җиргә бәреп керде, каурыйлы койрыгы калтырап, селкенеп торды да, тынып калды. Кыю, ярсу таурнын йөзендә шундук курку чагылып китте, ирексездән ул чак-чак кына артына чигенде, борылып карады, каядыр качып китмәкче булды, ләкин үзе янындагы барлык ирләрнен башларын җиргә сузып, йөзтүбән тезләнеп торуларын күреп, ыңгырашуга охшаш бер өн чыгарды да, шулай ук җиргә егылды.
Типкә би сүзсез генә барысын да югарыдан күзәтеп торды. Тирә-як тып- тын булып калды.
—Тор, сөйлә, улым—ни булды, ни кирәк?—диде ул, ниһаять, илаһи бер мәрхәмәтлек белән.
Нарис тузанлы җирдән аягына басты, янадан күсәгенә тотынды, бер-ике адым алгарак атлады. Башкаларда аякларына бастылар.
—Зөлмәт кирәк!—дип кычкырды Нарис, яңадан баягыча ярсып һәм оятсызланып.
—Арпа, сыра кирәкме әллә дип уйлаган идем мин,—диде Типкә би Зөлмәт сүзен ишетүгә әз генә дә гаҗәпләнмичә.
—Арпа да, сыра да кирәк,—диделәр Нарис артындагылар шаулашып.
—Минем кешеләр сезгә арпа да, сыра да алып бардылар. Баргач сезне тапмый кайттылар. Кая киттегез?—диде Типкә би шелтә белән.
Таурлар, гаепле сыман күзләрен читкә бордылар.
—Зөлмәт минем агам Марисны үтерде. Син безгә башта Зөлмәтне бир!— диде Нарис, яңадан ярсый башлап.
— Кем күрде Зөлмәтнең Марисны үтергәнен?—диде би бик нык гаҗәпләнгән сыман.
—Мин күрдем!—диде беренче булып Нарис.
—Мин дә күрдем!
—Мин дә!—диделәр тагын бер-ике таур ире.
—Алайса минем улым Үтине сез ашадыгызмыни?!—диде Типкә би. әкрен генә дәһшәтле итеп.
Янадан кыза, ярсый башлаган таурлар кинәт шып булдылар. Әле генә кукраеп, күкрәк киереп, мин дип торган яшь ирләр, куркышып бер-берсенә карашып алдылар. Таурлар арасында ыгы-зыгы башланды. Читтәрәк, кырыйдарак торганнар тизрәк табан ялтырату ягын карадылар. Капка сакчылары качучыларны мыскыллап көләргә, кычкырырга, сызгырырга тотындылар. Арада хәтта таурлар артыннан уклар очты. Элек тә мондый гына бәрелешләр булганы бар иде. Типкә би качучыларга ук-сөнге атмаска
боерган иде Берни белән сакланмаган шәрә аркага арттан ук атып калуда әлләни батырлык юк дип уйлый иде ул. Аннан сон Күлле таба Марис-Нарис таурларын кырып бетерүдән ана бернинди файда юк иде Элек тә шулай өркетеп җибәргәч, алар икенче көнне үк калага бөтенләй юашланып, буйсыну белдереп киләләр иде. Типкә би шундук ук атучылар ягына борылып карады һәм ачу белән бар көченә
—Атмаска!—дип кычкырып җибәрде.
Ләкин атылган укларны кире кайтарып, аннан да бигрәк, ух тиеп, җирдә егылып калган ирләрне якадан тергезеп булмый иде Качып баручы таурлар артыннан ук атучылар исә Кодрәт тархан ирләре булып чыкты
—Кем чакырды сезне монда''—диде Типкә би ачу белән.—Ник аттыгыз"1 —Аларга шул гына кирәк тә!—диде тархан ирләренен берсе, авызын ерып, бинен сүзләрен колагына да элмичә
Таурлар качыша башлау белән кинәт аста капка ачылып китте Капкадан кораллы сакчылар һәм тархан ирләре бәреп чыкты Аларнын күбесе жәяүле иде. ләкин арада бсрничәсе атка атланырга өлгергән иде Яхшы коралланган кала ирләре һай-һаулап. кычкырып таурларны куа киттеләр Таурлар исә артларына борылып та карамыйча, бар көчләренә куаклар ягына элдерделәр Алланрак йөгергәннәрнең кайберләре куаклар арасына кереп тиз арада юкка чыктылар, кайберләре читкә тайпылып, текә яр астына ташландылар. Унлап кешене исә тархан ирләре бүлеп алдылар Бүленгән ирләр, күсәкләре белән селтәнеп, үзләренен остснә килгән ат башларын ярдылар, кала ирләренен кулларындагы калканнарын, сөңгеләрен бәреп төшерделәр Күсәксез, коралсыз калган кайбер башсызраклары. тартып алмакчы булып, үтләренә таба төбәлгән сөңгеләргә габа сикерделәр. Тархан ирләре таурларны ничек тә тере килеш алырга тырыштылар, шуна күрә сөңге-кылычларын бик үк эшкә җикмәделәр Элмәкле арканнары булганнар исә шундук табышлы булдылар Төрле яктан чолгап алгач һәм боҗраны кысканнан кыса баргач, кыргыйлар каршылык күрсәтүдән туктап калдылар, һәм аларны этә-тортә. кыйный-кыйный. шау- шу китереп, кала капкага таба куып киттеләр
Бу ничектер бик тиз арала булды Типкә би барысын да бура өстендә карап, күзәтеп торды Беренче мизгелдә ул каушап-аптырап калды Таурларнын шулай ябырылып килүенә дә, мондый көтелмәгән сугышка да ул ботенләй әзер түгел иде.
Башбаштаклык, капканын сораусыэ-нисез ачылып китүе, тархан ирләренен сораусыз-нисез таурларга каршы ташлануы аны кинәт ярсытып җибәрде, аны кинәт йокысыннан уяткандай бу лды Шулай да ачуын тыярга тырышып ул басмадан аскарак төште. Кодрәт тарханны күрмәкче булып як ягыма каранып алды. Ул аны тиз генә күрә алмады. Баксам ул якынла гына торган икән Кемнедер эзләвен күреп. Кодрәт тархан үзе анын янына килде
-Менә җир казучылар да. качкыннар да кире кайтты Качкыннарны тотл ык!—диде Кодрәт тархан үз-ү зеннән канәгать булып, таурлар төркеменә күрсәтеп.
—Капканы кем ачты?—диде Типкә би. Кодрәтнең канәгать йөзен утлы күз карашы белән өтеп Ана никтер капканы Кодрәт тархан үзе килеп ачкандыр сыман тоелган иде
Бинен бозылган ачулы күз карашын күреп Кодрәтнең дә кыяфәте үзгәреп
КИПС. -
—Мин түгел, би,—диде ул мыскыллавы сизелеп торган бер корылык белән Типкә би ярсып капка сакчылары ягына борылды.
- Капканы кем ачты?!-дип кычкырды ул бар көченә Капка сакчылары да. башкалар да тынып калдылар -
—Кем ки гү торды?—дип кычкырды бгг Арадан кысылып, башларын түбән
иеп ике ир килеп чыкты. Аларнын икесе дә яшьләр, икесе дә. күрәсен әле генә таурлар артыннан чабып йөреп тирләп төшкәннәр, кызарынганнар, шуна күрә еш-еш тын алалар иде. Болар капкага аркылы салына торган авыр бик өчен җаваплы сакчылар иде. Алар ашыгып килделәр дә, би алдына тезләнделәр.
— Кем ачты капканы?!—диде би. Бер үк сорауны кабатлап, тыела алмыйча.
—Мин.—диде ниһаять, ирләрнен берсе чак-чак кына башын калкытып.
Озын буйлы, кин җилкәле егерме яшьләр чамасында бик чибәр егет иде
бу. Матур булып анын мыегы чыгып килә, үрелгән кара чәчләре салынып тора. Бу әле чын яуда да булмаган—үлемнен күзенә дә карамаган иде. Анын. күрәсен. үлемнен нинди булганлыгын күрәсе килгәндер.
—Тор!—диде би әкрен генә.
Егет бик авырлык белән аягына басты һәм үзенен гаебен аңламаган кебек, үпкәләгән сыман, бинен күзләренә сынаулы караш ташлады.
—Коралл арыңны сал,—диде би боерып.
—Ник?—диде егет аңламыйча.
—Сал!—дип кычкырды кинәт ярсып Типкә би.
Шуннан соң ул тиз генә тархан ягына борылып карады.
—Тархан!—диде ул.—Яуга капка ачып без бик зур хата ясадык. Капка ачылганда мин бура өстендә, син читтә калдың. Сакчы үз белдеге белән капканы ачып
—Үз белдегем белән түгел,—диде гаепле егет, акланмакчы булып.
—Алайса кем кушты сина?—диде би егеткә борылып.
—Бакыр тауныкылар!—диде егет.—Безгә эшче кирәк, диделәр. Качканнар урынына яшь таурлар кирәк, диделәр.
—Анлашылды,—диде би. Шуннан сон ул тарханга борылып карады һәм барысына да ишетелерлек итеп: Тархан! Ирләр!—диде би. Әле генә без зур хата ясадык. Безгә үзләренең гозерләрен әйтергә, безнең белән аңлашырга- сойләшергә килгән таурларга каршы корал күтәрдек. Таурлар безнен күршеләребез. Таллы таба күл үзәне таурлары безнен белешләр, дуслар. Без алар белән монарчы дус-тату яшәдек, моннан соң да тату булыйк. Әлеге хатамны төзәтү юлыннан мин тотып алынган таурларның барысын да кире чыгарып җибәрергә боерам.
Шулай дигәч, ул җыелган төркемгә күтәрелеп карады. Ирләр беравык тынып тордылар да, әкрен генә ризасызлык белдереп гүелдәргә, шаулашырга тотындылар. Тархан Кодрәтнен йөзе караңгыланып китте. Ил алдында бигә каршы сөйләргә ярамаганлыгын белсә дә. беренче булып ул сүз башлады.
—Эләккән балыкны кире диңгезгә җибәрмиләр,—диде ул.
—Юк. тархан, кайчагында җибәрәләр,—диде би нык итеп, каршы эндәшергә урын калдырмыйча.
— Миңа эшчеләр кирәк, би,—диде Кодрәт тархан, беркемгә дә карамыйча.
—Әнә сина ике эшче,—диде би, коралларын салып, башларын иеп торган
капка сакчыларына күрсәтеп.
Шулай да Кодрәт тархан би белән бәхәсләшеп тормады һәм үзенең ирләренә тотылган таурларны кире чыгарып җибәрергә боерды. Тархан ирләре теләр- теләмәс кенә тоткыннарның бауларын чишә башладылар. Капканы яңадан ачтылар һәм котылуларына ышанып җитмәгән, куркынган яралы таурлар, як-якларына карана-карана ачык капкадан чыга башладылар. Каланыкылар алар артыннан көлеп, кычкырып-сызгырып калдылар.
Ин арттан Нарис чыкты—тоткыннар арасында ул да бар иде. Ул барысын да күреп-ишетеп торды. Үзләрен би коткарганын ул яхшы анлады Шулай ла анын яныннан узганда ана борылып карамаска тырышты.
Би аны туктатты да, шелтәләп:
—Менә, күрдеңме, улым, синең белексезлеген аркасында. . дип сүз башлаган 94
иде. яшь Нарис ана ачулы итеп карап алды
—Юк. минем аркада түгел, би!—диде ул.—Сезнен Зөлмәт аркасында! «Дөрес әйтә бит ул!» дип уйлады би үзалдына. Ләкин бу турыда ул кычкырып әйтә алмады Башын югары тотарга тырышып яшь кабилә башлыгы капкадан чыгып китте һәм үзен көтеп торган яшь ирләр төркеменә барып кушылды «Йөгерерләр микән»—дип уйлады би ачык капка аша таурларны күзәтеп. Алдан чыккан таурларнын күбесе инде күптән йөгереп китеп барган иде. Ләкин болары—арткарак калганнары, ничек тә үзләрен дәрәжәле тотарга тырыштылар һәм адымнарын әз генә дә кызуламадылар, артларына да борылып карамадылар
«Иртәгә ашлык илтеп бирергә кирәк» дип уйлады би. атар артыннан карап калып.
Гон уртасы узып, беренче әтәчләр кычкыргач, катада ниндидер ыгы- зыгы купты. Өзск-өзек тавышлар ишетелде, шыгырдап ишекләр ачылды, шак-шок басып кемнәрдер каядыр йөгереп уздылар. Берахлан. капка ягында, манараларда шомлы итеп чан суга башладылар Озын колга башында утлар чайкалды. Гипкәби шау-шу ишетеп уянган һәм ашык-пошык өс киемнәрен киеп ята иде. Шул чакны тыны бетеп анын янына төнге кизү килеп керде — Күпер яна. кәмә яна!—дип кычкырды ул коты алынып Би ана каршы берни эндәшмәде, сөяп куйган җиреннән җиз хәнҗәрен сөңгесен алды да, бара барышлый бил каешын рәтләп ишеккә юнәлде Яшь ирләр ике ягыннан анын юлын яктыртып бардылар. Тиз арада бигә атланырга ат китереп бирделәр. Атка атланган берничә кораллы атлы ана сарай алдында зәйтүн куагы янында көтеп торалар иде Алар ашыгып олы капкага таба юнәлделәр. Капка сакчылары шул ук сүзне әйттеләр: күпер ягында ут күренә, кычкырган тавышлар ишетелә, диделәр.
Кәмә күпере махсус сакчылар белән сакланылмый иде. Балтачылар, кизүгә бүленеп, алмаш-тилмәш шунда төн куналар—бөтен сак менә шул иде Балта- пычкыдан һәм башка эш коралларыннан башка аларнын тагын сугыш кораллары да бар иде. Ләкин алар, көне буе арып эшләгәнгә, кичкелекне ашагач та, карангы төшү белән урынга авалар иде Төне буе уяу булырга тиешле кизүдә, гадәттә, сонгесен кочаклап, берәр почмакта йокы симертә иде.
Кичәгенәк таурлар белән булган бәрелештән сон Типкәби капка ябылыр алдыннан балтачылар янына барып кайтты. Таурларны озаткач, бик озак анын эче пошты. Ул үзендә ниндидер бер икеләнү һәм ризасы шык тойды Ул тумыштан сугышчы иде Үзенә каршы корал күзәреп яисә корал күгәрергә мөмкин булган теләсә кемгә каршы ничек, нәрсә белән жавап бирергә, кайчан ничек сугышырга—ул инде базарын үзләштергән иде Тик менә кичәге таурлар сыман ансыз, кыргый һәм ботенләи диярлек чын коралы булмаган сабый сыман ирләргә каршы нишләргә кирәген анын әлегәчә үзләштереп җиткергәне юк иде Аныңча жиз корал белән коралланган чын ир күсәк белән коралланган иргә каршы сугышырга тиеш түгел иде. Көчләр монда күрәләтә тигез түгел. Өстендә ин яхшысы иләнмәгән балан тиресе йә булмасл ярым шәрә һәм кулында бер күсәге булган батырнын корсагын төртеп тишүдән әлләни ләззәт, канәгатьләнү азып булмый, әлбәттә
Балтачылар янында ул озак тормалы—ансын-монсын карана да. калага кайтып китте. Таурлар белән булган бәрелешне балтачылар белә иде Ләкин әйтерсең алар да би кебек үк әюге сугышка артык игътибар итмәделәр һәм беркемнең дә ул турыда сүз куертасы килмәде Күрәсе н. та урларга карата булган шундый карашка бирелеп би дә төше кизүләрне кисәтергә, уяу һәм сак булырга кирәклек турында әйтергә онытты
Алар, бинем кисәткәнен көтеп тормастан. балаи да уяу һәм сак булырга
тиешләр иде. Ләкин, алдырыр, көн яздырыр дигәндәй, алар көндәгечә йокы симерткәннәр. Таурлар ничектер сиздермичә килеп, күпернен берничә җиренә ут салганнар. Борыннарына төтен исе килеп, күпердәгеләр, кәмэдәгеләр уянып киткәндә, күпернен әле бер төшендә, әле икенче төшендә ут күренә. Ирләр шундук сикерешеп урыннарыннан торалар, кайсы кая чабыша башлый Берәүләр ут үзлегеннән чыккан дип уйлый һәм су белән, ком белән ут сүндерергә тотына. Икенчеләр якын-тирәдә шаулашкан таурларны күреп алалар, коралларына тотыналар. Читтән балтачыларга таш, күсәк, таяк ыргыталар. Каравылда бер-ике кешенең кулы, аягы имгәнә. Күпердә ыгы- зыгы, шау-шу куба, жиз калайга сугып бөтен тирә-якка чаң кага башлыйлар.
Күпердәгеләр белән таурлар арасында сугыш-бәрелеш кызган чакта кала ягыннан ашыгып кораллы ирләр килеп җитте. Аларнын беркадәре атлы, күлчеле җәяүле иде. Таурлар каладан килүчеләрне күреп алдылар, качыша башладылар һәм елга яр астына төшеп юкка да чыктылар. Атлылар качакларны эзәрлекләп китте, җәяүле ирләр ут сүндерергә тотындылар. Ыгы-зыгы танга кадәр барды.
Күпергә, бигрәк тә кәмәгә әлләни зыян килмәгән иде. Шулай да монда әле эш көне буена җитәрлек иде. Каланыкылардан үлүче-нитүче булмады, бары тик бер-ике кешенен кулы-аягы гына имгәнгән иде. Анын урынына җирдә төнлә кемдер хәнҗәр ыргытып үтерелгән ике таур гәүдәсе табылды. Аларны би куркыту өчен таурлар килә торган якка казык башына утыртып асып куярга боерды.
Төшкә кадәр балтачылар күпернен янган, ауган баганалары урынына терәүләр куйдылар, астан янып тишелгән, ишелгән басмаларны, баскычларны алыштырдылар. Төш вакытларында төньяк таулар ягыннан, ачык калкулык итәгеннән йөгереп, ашыгып, бик күп җәяүле кешеләр килгәне күренде. Болар шул ук таурлар иде.
Балтачылар шундук чаң суга башладылар, төтен чыгарып каладагыларга хәбәр бирү өчен җир өстендәге чүп-чар, йомычка өеменә ут төрттеләр. Ирләр тиз арада катырак киемнәрен киделәр, сугыш коралларын алдылар. Таурларны, күрәсең, каладагылар да күреп алды—күп тә үтмәде ул яктан ашыгып килүче атлы чирү күренде. Атлылар ашыгып таурлар төркеменә каршы китте.
Атлы сугышчыларны күрү белән элегрәк таурлар куркып шундук качыша, табан ялтырату ягын карыйлар иде. Бу юлы алай булмады. Атлыларны атар бик кыю каршыладылар. Үзләре белән алар билләренә аскан ниндидер торбаларга, капларга, капчыкларга тутырып төрле зурлыктагы ташлар, очлы агач тамырлары алып килгәннәр иде. Атлы, кораллы, җиз киемле ирләргә алар таш ыргыттылар, күсәкләр, ботак-сатаклы агач тамырлары ыргыттылар. Кызып, ярсып килгән атлылар төркемендә әле берсе, әле икенчесе кычкырып җибәрде—таш тиеп берсенең кулы өнсез калды, икенче берсе күзенә тотынды. Кайберәүләрнен атлары яраланды һәм алар кызганыч тавыш белән чинап- кешнәп арт аякларына бастылар, тыпырчына башладылар. Би ирләрен ярсу биләп алды. Таурлар ягына шундук сөңгеләр очты, выжылдап уклар очты. Кыюланып үтә якын килгән, хәтта башсызланып ат өстендәге ирләргә килеп тотынган таурларны хәнҗәр белән турадылар.
Ярсыган, кычкырышкан ярым шәрә һәм таркау кыргыйлар калкулык буенда бик күп үлекләр калдырып, ниһаять, чигенергә мәҗбүр булдылар Ләкин чигенгәндә дә алар шактый нык каршылык күрсәттеләр һәм туктаусыз лелегләр ягына таш, күсәк, таяк ыргыттылар.
Типкә би турыдан-туры сугышта катнашмады, ул артгарак күзәтеп кенә торды. Шул чакны ул кыргыйлар ягында үзенә атап кычкырган тавышлар ишетеп алды.
—Би, Зөлмәтне бир!—дип кычкырды яшь Нарис, баш өстендә озын күсәген селтәп.
Зөлмәтнең атасы Туктар сугышнын ин үзәгендә сугыша иде. Күрәсен ҮЛ да Нариснын сүгтәрен ишетеп алды.
—Бирермен әле мин сина Зөлмәтне!—диде ул Нариска янап һәм юан саплы сөнгесе белән унга-сулга селтәнеп, як-ягындагы таурларны ырып- жырып туп-туры Нариска таба ташланды. Ләкин төрле яктан таурлар анын юлына аркылы төштеләр, берсе кизәнеп Туктарның атына тондырды Чукмарлы күсәк атнын күкрәгенә килеп тиде. Икенчесе күсәкне Туктарнын үзенә төбәп җибәргән иде. Туктар янга авышып калды Ачуы килеп Туктар оста аучы Нарисны ерактан сөнге белән алмакчы булды, сөнгене ул орды, ләкин очып барган сөнгене таурларнын берсе күсәге белән сугып читкә җибәрде Яшь таурнын мондый өлгерлегенә исләре киткән кыргыйлар барысы берьюлы кычкырып җибәрделәр. Нарис шаркылдап көләргә тотынды
Сөңгесез калган Туктар кабаланып сул ягына тотынды—анын да кыргыйларныкы сыман чукмар башлы зур күсәге бар иде һәм ул аны еш кына ауга да, сугышка да алып бара иде Ләкин сугыш ыгы-зыгысында кемдер сиздермичә генә анын каешын кисеп кистәнен алып киткән иде Анын борылып эзләнүен күреп. Нарис тагын тантана белән шаркылдарга тотынды
—Менә ул, менә!—диде яшь батыр бәхетле таур кулындагы Туктар кистәнен күрсәтеп. Үз коралын дошман кулында күреп, аучы Туктар ах итеп җибәрде һәм ярсып туп-туры Нариска таба томырылды Бу юлы анын юлына аркылы төшүчеләр булмады. Коралдан түгел, анын усал йөзеннән, кан баскан күзләреннән куркып, тирә-якка сибелеп беттеләр Таурлар урман-таулар ягына кире чигенделәр.
Типкә би ирләре таурларны төньяктагы Куш-тау дигән җиргә кадәр куалап бардылар Түбәләрендә шәрә ташлар тырпаеп утырган, итәкләре исә куе яшел урман белән капланган, бер ук биеклегендәге ике калкулыкны шулай Куш-тау дип атыйлар иде Куш-тауга кадәрге җирләр—таулар, үзәннәр, болыннар каланыкы. Куш-таудан сон таурларныкы исәпләнелә Куш-тауга кадәр тирә-як ачык иде. Тәбәнәк калкулыкларда һәм шулай ук калкулыклар арасындагы тигез җирләрдә яшеренеп калырлык, качып торырлык бернинди урманда, куаклыкларда юк иде. Монда кая карама—кала кешеләренең иген басулары, яшелчә, җимеш бакчалары җәелеп ята иде Качаклар әле тар юллардан, әле ызан буйлатып, әле басу өстеннән элдерделәр генә Куучылар бик күн таурларны кырып, чәнчеп, чабып үтерделәр Шулай да таурларнын кайберләре ике ызан арасындагы берәр ызан артына яисә берәр таш артына качып калдылар, кайберәүләр йөгереп, атлы куучылар өчен унаисызрак булган чакыр-чокырлы. куаклы җирләргә борылып йөгереп китеп бардылар
Үз коралын дошман кулында күрү Туктарнын жен ачуларын чыгарды Ул куучыларның барысыннан алгарак ыргылып чыкты Анын ничек тә Нарисны гере килеш кулга тошерәсе килде. Кайчагында ул шулай берәр киекне бик озак куып алҗыта да, киекне куып җитә дә, бар көченә киек остенә сикерә һәм аны шәрә куллары белән буып үтерә торган иде. Хәзер дә анын Нарисны шулай алҗытасы, куып җитәсе һәм остенә сикереп бар көченә кочагына аласы килде. Жинү шатлыгы бары шунда гына тулы булачак сыман иле
Ләкин Нарис га алай җиңел генә тоттырырга ашыкмады N I Туктарнын үзен куа килүен һәм һичшиксез гере килеш алырга чамалавын бик яхшы яклады Ул атедән-әле артына борылып карады, кинәт кенә читкә борылды һәм бөтенләй икенче яктан йөгерә башлады. Аннан да бигрәк, анын яныннан оч-дүрт гаур ире йөгерде Нарис кебек үк алар да яшьләр, озын буйлыдар һәм тазалар иде Аларны. әйтерссн ат түгел. >т ы куып җитәрлек 1үтел иле Урылган яисә сөрелгән иген кырлары беткәч. Куш-тауга таба бер члкырым чамасы буш җир сузыла. Корыган каты үлән белән капланган буш. тигез
7. .к у . м п
җир сөзәк кенә булып тауга таба күтәрелә бара иде. Үргә йөгергәндә таурлар әкренәячәкләр һәм менә шунда аларны куып җитеп булачак. Туктар күнеленнән менә шулайрак дип уйлады, алай-болай кирәк булса дип ул кынысыннан хәнҗәрен суырып чыгарды, хәнҗәрнең сабын тешенә кысыл капты да. йодрыкларын йомарлап, атнын тезгенен бушайтып җибәрде. Бик тиз арада ул таурларны куып җитә башлады. Таурлар янә артларына борылып карадылар. Хәзер аларнын эшләре шәптән түгел иде. Моны алар үзләре дә бик яхшы анладылар ахрысы һәм алар үзара киңәшләшкән кебек, бер-берсенә елыша төштеләр. Менә шул чагында куып җитеп, барысын берюлы басып алырга иде дә бит. юк. булмады, бөтен гомерләрен таулар арасында үткәргән һәм бала чактан ук туктаусыз йөгерергә күнеккән яшь таурлар әз генә дә адымнарын әкренәйтмәделәр. Шулай да. никадәр генә йөгерешче булмасыннар, алар белән ара торган саен кысыла барды. Шул чакны бер төркем булып оешкан таур ирләре кинәт як-якка сибелделәр. Юнәлешләрен үзгәртмичә шулай җыйнаулашып йөгерүләре дә. бергә тупланулары да бары бер хәйлә генә булуын Туктар бик сонлап анлады. Аңлавын аңлады, ләкин бу вакытта инде ул төрле якка таралган качакларның кайсы артыннан куарга да белмичә аптырабрак калды. Нарисны күзләп унга-сулга караган арада кинәт аның сул ягыннан чукмар башлы, җиз калай белән ныгытылган шома саплы күсәк очып килгәне чагылып калды. Күсәк туп-туры атнын башына килеп тиде. Ат кисәк чинап кычкырып җибәрде, яралы башын бик каты чайкап сөрлегеп китте һәм бөтенесен алдан исәпләп, киеренкелектә барган аучы бар көченә мәтәлеп җиргә кадалды.
Ул бик озак исенә-акылына килә алмый ятты. Күзләрен ачып караганда анын сөекле аты. дүрт аягын сузып, әледән-әле хәлсез генә тыпырчынып җирдә чалкан ята. Аның янында ирләр, атлар туктап калган, барысы да борчылып аңа карап торалар иде.
—Тоттыгызмы?—диде ул беренче сүзе итеп.
—Юк,—диде Типкә би теләр-теләмәс кенә
—Их!., дип куйды аучы Туктар, көрсенеп,—Шундый шәп киекне кулдан ычкындырдым.
—Исән калгансың—шунысына сөен.—диде би. Туктарны юатып.
—Үзләрен дә әз кырмадык, акыл булыр—моннан соң килмәсләр.—дип куйды шунда кемдер.
Башкалар җавап бирмәде.
Ләкин алар барыбер килделәр. Икенче көнне үк түгел—берничә көннән соң. инде бетте, тынычландылар дип уйлаганда, бөтенләй көтмәгәндә, бик күп булып, ябырылып килделәр.
Икенче көнне исә диңгездә давыл купты.
Ахыры киләсе санда.