Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРНЫ ҮЗ ИТКӘН НЕМЕЦ


Карл Федорович Фукс 1776 елда Германиянең Һерборн шәһәрендә про- фессор гаиләсендә туган 1798 елда ул Марбург университетында медицина һәм хирургия буенча докторлык диссертациясе яклый Аннары Россиягә ки- леп, Санкт-Петербургта хәрби полк табибы булып эшли башлый
1805 елдан алып гомеренең соңына кадәр аның язмышы Казаныбыз белән бәйле Яңа ачылган университетта хезмәтен ул табигать фәннәре тарихы һәм ботаника кафедрасы профессоры буларак башлап җибәрә Студентларга үз фәненә кызыксыну уятырлык лекцияләр укый; табигатькә чыгу, үсемлек төрләре, һәртөрле бөҗәк, күбәләкләр җыю Фуксның укыту программасына кертелгән була. Бу хакта аның укучысы, танылган язучы С. Т Аксаковның кызыклы язмасы бар.
1819 елда Карл Фукска патология, терапия һәм клиника кафедрасы тапшы- рыла, ә инде алдагы елда аңа анатомия, физиология һәм суд медицинасы бу- енча лекцияләр уку йөкләнә
Карл Фукс Идел буе төбәгендә иң танылган
табиб була. «К Ф Фуксның табиб буларак, кеше сөючәнлеге үзе бер үрнәк Мохтаҗлыкта яшәгән авыруларны караганда ул акчалата ярдәм итә, ризыктан да калдырмый, аптека даруларын да табып бирә торган була. Үзем шаһит булга- ным бар: минутларны санап, яраткан таби- бын көтеп яткан авырулар, ул килеп кергәч бөтен хасталарын онытып, йөзләре нурла- нып китә торган иде»,—дип яза замандашы Н А Скандовский
Фукс гарәп, татар телләрен өйрәнә, иске кулъязмалар татарның борынгы тәңкәләрен халыктан җыя.
Профессор Френ исәпләгән тасвирла- мада Фукс туплаган дүрт йөз туксан биш тәңкә искә алына, шуларның 410ы—Җучи ди- настиясенә, калганнары Иран белән Туранга карый Сирәк, бик сирәк, кайсылары бөтенләй очрамый торган бу тәңкәләрнең 392се көмеш,
ЮЗе бакыр була. Фуксның Алтын Урда дәверенә
караган тәңкәләр тупланмасы аерым бер әһәми- яткә ия Чөнки сугылган акчаларда Батудан баш-
лап Олуг Мөхәммәдкә кадәрге кыпчак-татар чыңгызыйларының тәхет күчеше эзлекле бер рәттә тулысынча диярлек чагылыш таба Кызганыч. Фуксның университетка тапшырылган, дөньяда тиңе булмаган бу коллекциясе Шәрык разряды белән бергә 1850 елда Санкт-Петербургка күчерелә (татар- ның хәтерен бетерергә тырышуда тагын бер адым1)
Фукс тырышлыгы белән университетның ботаника бакчасы булдырыла Төп бина урнашкан ишегалдында, хәзерге обсерватория һәм Н И Лобачевский исемендәге фәнни китапханә урынында 1806 елда бу бакчага нигез салына Берничә ел үтүгә, ботаника бакчасында сигез йөз төрдән артык үсемлек туп- лана. Орлык һәм үсентеләр Ригадан алып Якутскига кадәрге арадан—бөтен Россия өлкәләреннән кайтарыла Европа илләреннән, Англиядән, Бразилиядән махсус орлыклар сатып алу оештырыла
Карл Фуксның үз йорты да музей кебек була Андагы борынгы кулъязма- лар сирәк китаплар, кош-корт карачкылары, күбәләкләр коллекциясе картина галереясы, борынгы әйберләр тупланмасы күргән бер кешене шаккатыра Казан журналисты Н. Я Агафоновның “Казанские вести"дә 1891 елда ба-
сылган мондый бер язмасында болай диелә «Фукс яшәгән йорт ихатасында үзгә бер күренешкә тап буласың Анда аю балалары титаклый койма аша тәөа фазан, торна, попугай кебек кошларны күрергә мөмкин су җибәрелгән чокырда ташбакалар, кәлтәләр йөзә, ихатаның бер почмагында дөя. болан кыргый ат тора Һәркөнне урам малайлары җыелышып килә койманы сырып алып эчтәге дөньяны рәхәтләнеп тамаша кылалар Өлкәннәр моны хәзер дә хәтерләп сөйлиләр әле»
1844 елда Карл Фукс гомеренең данга күмелгән иң югары кимәлендә була Төбәкнең фәнни тикшеренүчесе, белгече булуы белән ул бигрәк тә горурлана “Казан татарлары статистик һәм этнографик җәһәттән" дигән китабы чыгу— аның бу өлкәдә олы хезмәт куюын һәм татарларның тормыш-көнкүрешен өйрәнүгә беренче булып юл сабуын раслый
Европа галимнәре, шул исәптән төрле милләт исеме астында Россиягә үтеп кергән яһүдләр дә, гадәттә, бүтән бер халыкны сурәтләгәндә вәкарь биеклектән торып, үзе аңламаганнан мыскыллы көлебрәк ваемсыз тасвирларга күнеккән Карл Фукс бөтенләй башка Немец кешесенә җиде ят кавемнең бөтен хикмәтләрен аңлау җиңел булмаса да, кайберләрен аңлап җиткермәсә дә ул аңларга омтыла, Казан татарларының эчендә кайнап, күңел хасиятенә үтеп кереп яратып яза, халкыбызның холык-табигатен шул чордагы яшәү рәвешен, дини йолаларын, бәйрәмнәрен тарихи хәтер көзгесендә җанлы, тере мисалларда чагылдырып кала
Галим Н И Воробьев бу хакта болай дип яза -Казан татарларының яшәү рәвешен үтемле итеп яза белүе өстенө. Фукс көндәлек тормышта да бу халыкка карата гаҗәеп яхшы мөнәсәбәттә була. Европа галимнәре арасыннан аңа кадәр дә, аннан соң да татар халкының сөеклесенә әверелеп танылган бүтән берәү дә булмый"
Күпкырлы галим буларак, Карл Фукс Казан төбәге белән һәрьяклап кызыксына Менә бер мисал
1842 елның 24 августында коточкыч янгын чыгып, Казанның 70 кварталы, 1500гә якын йорты янып көл була Шул янгынга кадәрле Фукс губернатор Мусин-Пуш- киннан шәһәр архивына кереп Иван Грозный чорына һәм тагын да борынгырак заманнарга караган, тарих өчен кыйммәтле документларның күчермәсен алырга рөхсәт сорый «Ул дәвердә губернатор булып надан кеше утыра иде Французча сөйләшкән булса да, гамьсез-битараф. уенда эш түгел, ө кәрг сугу һәм хатын-кызлар иде Ул мине бик тупас кабул итте, минем үтенечемә -әйе- дә -юк» та димәде Шуннан соң күп тә үтмәде янгын чыкты, дәүләт учреждениеләре белән бергә әлеге кыйммәтләр дә түрәләрнең оятына каршы янып юкка чыкты Чөнки ут өермәсе дәүләт учреждениеләренә пожарның өченче көнендә генә килеп җитте Губерна идарәсе бинасын ут чолгаган иде инде мин анда кереп грамоталарны коткарырга омтылыш ясаган идем әмма ялкын шулкадәр көчле иде, миңа ул ниятемнән кайтырга туры килде Кирмәнгә керү юлына да урамнарны чолгап алган ут ялкыны аша якын килү мөмкин түгел иде ■
Шулай итеп, татар тарихының тагын бер өлеше чын мәгънәсендә җан атып йөргән Карл Фуксның күз алдында янып юкка чыга
Көл ителгән университет обсерваториясе бинасыннан ялкын телләре китапханә бинасына таба үрли Андаг—40 000 том бибәһа басмалар Китапларны студентлар Арча кырына күтәреп ташыйлар
Дәһшәтле ут ташкыны Болак аша аргы якка сикерә Ялкын телләре үз өенә таба якынлаша башлагач. Карл Фукс коллекцияләр салынган сандыкларын коткарырга керешә Бар да исән кала, әмма гадәттән тыш дулкынлану коч килү Фуксның сәламәтлегенә суга Бөек табиб параличны уздырып җибәрсә дө ту- лысынча савыгып җитә алмый
1846 елның 24 апрелендә Карл Фукс дөнья куя Мәрхүм белән хушлашырга бөтен шәһәр халкы агылып килә Профессор Н А Скандовский бу хакта болай дип яза -Төрле дәрәҗәдәге гражданнарның, төрле дин мәзһәбендәгеләрмең олысы-кечесенең табут тирәсендә туплануы—күмү мәрәсименә болай гына кызыксынып җыелуы түгел иде Бөтенесе дә халыкның күз карасы кебек кеинч соңгы тапкыр күреп калырга тели, мәрхүмнең саваплы эшләре өчен һәммәсе күңеленнән рәхмәтен белдерә, дога кылып, җан шөрифен якты дөньяларга иңдерсен иде дип Ходайдан сорый иде Әйе, Карл Федорович Фукс җөмөга
тенә һәм бердәнбер кызына аз мөлкәт калдырды әмма ул сирәк була торган хәзинә—кешелек дусларына үзе хакында асыл сәхифә калдырды. Бу истәлекне алар, һичшиксез, киләчәк буыннарга тапшырырлар.'
Танылган галим, табиб, табигать фәннәре белгече төбәк тарихын өйрәнүче, нумизмат, журналист, олы йөрәкле кеше—Карл Фукс истәлегенә 1896 елда шәһәр Думасы аның өе урнашкан Полеречно-Тихвинск урамына Фукс исемен бирергә Казансуның текә яры турына бакча ясап, аңа Фукс бакчасы дип исем кушарга дигән карар чыгара Бу карар җиренә җиткереп гамәлгә ашырыла 1996 елда Казаныбызда Карл Фукска үз исемендәге бакчада һәйкәл куелды Онытылырга дучар ителгән язма мирасыбызны барлап халыкка кайтару буенча олуг миссия башлап җибәргән академигыбыз Миркасыйм Госманов җитәкчелегендә Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды («Җыен») Карл Федорович Фуксның үз хезмәтләрен һәм аңа багышланган язмаларны туплап 2005 елны саллы китап бастырып чыгарган иде инде Хәзер менә шул китапның татарчага тәрҗемәсе әзерләнә. Әлеге җыентыкка керәсе «Казан татарлары -и беркадәр кыскартып журналда бирсәк, укучылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз Ике гасыр элеккеге чор бит ул Бу дәвер эчендә илләр ава, дәүләтләр җимерелә, халыкларның телләре бетә, исемнәре үзгәрә, яңа утраулар калка, шәһәрләрне җир йөзеннән себереп түккән цунамилар уза Гасыр арты гасыр Казан татарлары элек нинди булган, ни рәвешле гомер сөргәннәр—бүгенгебез белән чагыштырып карыйк әле Хәерле сәгатьтә!