«Татар энциклопедиясе» битләреннән


ГАТАУЛЛИН Рәдиф Кәшфулла улы
(пссвд. Гаташ) (30.3 1941, Башкортстан
АССРның Кушнаренко р-ны Марс а.).
шагыйрь. ТАССРныңатказ. мәдәният хез-
мәткәре (1982). ТРның атказ. сәнгать эш-
леклесе (2001) Казан ун-тын (1964) һәм
Әдәбият ин-ты каршында Югары әдәби
курслар (Мәскәү. 1969) тәмамлый. 1966-
71 еллаларда (өзеклек б-н) Татарстан ки-
тап нәшриятында матур әдәбият бүлеге
мөхәррире. 1973-74 тә «Ялкын* ж-лы ре-
дакциясендә әдәби хезмәткәр 1975 тән
«Казан утлары» ж-лының шигърият бүле-
ге мөдире Шигырьләре 1962 дән «Азат
хатын». «Ялкын». «Советәдәбияты* ж-лла-
рында басыла башлый. «Гөлләр су сорый»
исемле беренче җыентыгы 1966 да дөнья
күрә «Кояшлы утрау* (1967),
«Ирләрбулыйк» (1978). «Чакыру» (1980).
«Мәхәббәткә мәрхәмәт» (1987) җыентык-
ларына кергән шигырьләренә романтик
күтәренкелек, ихласлык хас:
метафораларга бай. Г иҗатында лирик
геройның күңел дөньясын, аның
уй-кичерешләрен тулылыгы белән ачып
бирергә омтыла Ул хатын-кызның
матурлыгына, нәфислегенә,
игелеклелеккә. мәхәббәт һәм тугрылыкка
дан җырлый Татар халкының язмышы,
буыннан-буыннарга күчкән тарихи
үткәне, рухи күңел байлыгы - Г.
лирикасының төп темаларыннан берсе. Г.
шигъриятендә рус һәм дөнья
әдәбиятлары йогынтысы чагыла Төрле
поэтик формаларда иҗат итсә дә. күбрәк
ирекле шигырьгә (вер- либр) мөрәҗәгать
итә. 1990 еллардан Г иҗатында классик
шәреюь шигъриятенең йогынтысы көчәя.
Бу чордагы мәхәббәт лирикасы нигездә
газәлләр һәм робагыйлардан тора («Бу -
сиңа кылган догам». 1997: «Газәллар».
2001: «Гамь шәрабы». 2001 һ.б )
Публицистик һәм әдәби- тәнкыйть
мәкаләләре дә яза. Шигырьләре рус.
башкорт, украин, әзербанҗан . ка-
ракалпак. латыш. литва. төрек, инглиз, по-
ляк, телләренә тәрҗемә ителә.
Әсәр Гөлләр су сорый: Сайланма
лирика. К . 1998: Мәңгелек сусау. К . 2005
Әд : Хәким С Җырның җире Халык
язмышы - шагыйрь язмышы К . 1979:
Галиуллин Т Йокы юк шагыйрьгә Гомер
учагы. К , 1991. Миннуллин Р Га- ташның
«гамь шәрабы» Казан утлары. 2001 N3.
Р.Ә. Мостафин, X. Й. М иңнегулов,
ГАТТАР Фәридеддин (тулы исеме
Фәридеддин Мөхәммәд ибнё Ибраһим
ән-Нишапури (1119-1223 тирәсе), фарсы
телле суфи шагыйрь. Тумышы б-н Ниша-
пур шәһәреннән (Иран)" Зур гыйлем иясе,
гамәли тыйб гыйльме (медицина), фарма-
кология б-н шөгыльләнгән. Урта һәм Якын
Көнчыгыш илләрендә (Мисыр. Ирак,
һиндстан Һ.б.) булган. Күп санлы әдәби
һәм гыйльми әсәрләр авторы Гомуми
күләме 202 меңнән артык бәйтне
(йкеюллык шигырь) үз эченә алган кы-
рыклап шигъри китап язган, шул
бәйтләрдән хәзерге көндә 120 менләбе
билгеле. Аеруча популярлык казанган
поэмалары: «Хэйдәрнамә», «Пәнднамә*
(«Үгет-гыйбрәтләр китабы»), «Эсрар-
намә» («Серләр китабы*). «Җөмжемә-
намә»». «Шигырьләр диваны». «Тәзкират
әл-әүлиа» («Изгеләр тормышы»), Г.ның
шигъри иҗаты суфичылык рухы, дөнья-
лыкта Аллаһыны эзләү, Алла гыйшкына
дан җырлау б-н сугарылган Г. үзенең
иҗатында шәркый халыклар фольклоры-
на еш мөрәҗәгать итә. әсәрләре тукыма-
сына халык арасында туган гыйбрәтле хи-
кәятләрне кертеп җибәрә. Г.ның әдәби ми-
расы фарсы пәм төрки телле әдәбиятларга
көчле йогынты ясый Мәс . Галишер Нәвои
үзенең «Лисан әд-тайур* («Кошлар теле».
1499) исемле әсәрен Г.ның «Мантыйк
әт-танур* («Кошлар әңгәмәсе») дигән
әсәренә нәзыйрә итеп яза. Татар
әдәбиятында Г.ның шигъри тәэсире
Мәхмүд Болгари. Хисам Кятиб, бигрәк тә
Әбелмәних Каргатый. Шәмсетдин Зәки.
Һибәтулла Салихов һ.б. суфи шагыйрь-
ләрнең иҗатында көчле күзәтелә. Г.ның
«Пәнднамә» поэмасы татарчага тәрҗемә
ителеп. Казанда берничә тапкыр (1872.
1880. 1884. 1885) аерым китап булып
басылып чыга.
Әсәр : «Пәнднамә», ягъни Шэйх әл-
Гаттар тәсныйфе «Хәмде бихәдд. *нең
тәрҗемәсе К.. 1872: Пәнднамәи Гаттар К .
1885; Китабе хамд-и би-хәдд. К . 1896
Әд.: Бертельс Е.Э. Суфизм и суфийс- кая
литература. М . 19б5: Тагнрджанов А.Г
Рукописи поэм Аттара в собрании
бнблнотекн Восточного факультета
Письменные памятники и проблемы ис-
тории культуры народов Востока XVI
годичная науч сессия Ленингр. отд-ния Ин
та востоковедения ЛН СССР М.. 1982 Ч II.
Миннегулов X Татарская литература и
Восточная классика Вопр взаи- мосвязей и
поэтик и. К . 1993; Ыаш Апз1к!оресП$1. Ы .
1942 2 ак.
А'. Й. М иңнегулов.
Дәвамы Журналыбызның 2005 ел. 4 саныннан басылып килә.
ГАФУРИ (Гафуров) Мәҗит (Габдел-
мәҗит) Нургани улы (20 7 1880 Уфа губ
Эстәрлетамак өязе /Килем-Каран а - 28 10
1934. Уфаш), язучы,публицист, Баш-
корстан АССРның халык язучысы (1923)
Татар һәм башкорт әдәбиятлары
классигы- Авыл укытучысы гаиләсендә
туа Яшли ятим кала. Авыл мәдрәсәсендә
укый Уралда төрле эшләрдә (ш и Рөми-
евләрнен алтын приискаларында) эшли
1898 елдан Троицк шәһәрендә «Рәсүлия»
мәдрәсәсендә укый Җәйләрен прииска-
ларда. казакъ җәйләүләрендә хезмәт куя
1905 тә Казанга килә, «Мөхәммәдия*
мәдрәсәсенә укырга керә 1906-1909 да
Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый 1902
дә «Ишан хәзрәтләренә* исемле дини
фанатизмны фаш иткән беренче сатирик
шигырен яза. «Себер тимер юлы. яки
Әхвале милләт» (1904) шигырендә.
«Ярлылар, яки Өйдәш хатын* (1909)
хикәясендә. «Фәкыйрьлек берлә үткән
тереклек* (1904) повестенда Г гади халык
тормышын тасвирлый Алга таба
нҗатынын тәнкыйди юнәлеше көчәя бара
«Яшь гомерем* (1906). «Милләт
мәхәббәте» (1907) җыентыклары патша
властьлары тарафыннан тартып алына,
чөнки аларда самодержавиене бөреп
төшерүгә өндәү сизелә.
Башлангыч чор лирикасы «Гафурм
шигырьләре» (1909). «Тәэссоратым*
(1909), «Моң вә зар* (1911) җыентыкла-
рында тупланган Шигырьләренә социаль
мотивларның төрлелеге пәм лирик
кичерешләргә бай булуы хас Тора-бара Г
шигъриятендә психологизм көчәя, ләкин
беркадәр дидактик агым да сакланып килә
Милли тарихи романтикага, табигатькә
табыну өстәлә «Кырда* (1909) шигыренең
лирик герое фикеренчо, камиллеккә
нигезләнгән табигатьтә илаһи көч хөкем
сөрә һәм анда башбаштаклыкка,
законсызлыкка урын булырга тиеш түгел
Татар мәгърифәтчем әдәбият
традицияләре, Шәрект. әдәбиятының
реалистик элементлары, татар һәм
башкорт фольклорының казанышлары Г
иҗатында 20 йөз башындагы революцион
идеяләр 6-н баетыла Җәмгыятьне үзгәртү
көче игеп Г. мәгърифәтле булуны исәпли
(«Себер тимер юлы:*, «Яшь гомерем*,
икесе дә 1906) Башлангыч чор иҗатында
ук ул үзен реалист язучы итеп таныта.
1905-07 еллар вакыйгалары аның милли
азатлык идеяләре 6-н кызыксынуын
арттыра төшә Милли мәсьәләләрне I
халыкларның царизмга каршы к«н>әше
6-н бергә бәй тап карары тырыша
(«Алмашыну*. 1905 «1906 нчы елдан 1907
елга васыять* 1906 һб) Соңыннан,
реакциянең һөҗүменә җавап итен. Г
халыкның аяныч хәле проблемасын
кискен тинтерә бара («Ба.ы|> га чыктым*.
1907. «Нан һ.*м хезмәте* 1909; «Хәерче*.
1909. «Кызынам'*. 1910 Һ 6 ) Г иҗатының
гуманизмын һәм де
мократизмын кимсетелгәннәрнең хокукын
яклаудан аерып булмый Газап чиккән
халыкка карата булган битарафлыкны
гаепләп, ул болан яза
Кцзе кцрмәсә милләтнең изелгән,
артта калганын.
Хәмият килмәсә кцргән вакыт аның
талпынганын,
Йөрәк сызламаса мескен вә мәзлум
нарны кцргәндэ.
Хәкыйкатән дә *цлгән йөрәктер*
мондаен бәндә.
(«Үлгән йөрәк*. 1910)
Шул ук елларда Г . мәсәл жанрына
мөрәҗәгать итеп, бер төркем сатирик пер-
сонажлар тудыра 1907-17 дә ул 25 мәсәл
яза Аларның кайберләрендә II А Крылов
йогынтысы сизелә, аерым мәсәлләрдә
«Кәлилә вә Димнә* сюжетлары кулланыла.
«Үгез 6-н бүре* (1912). «Сарыкны кем
ашаган?* (1912), «Эт белән куян* (1912)
мәсәлләре социаль юнәлешләре 6-н аеры-
лып торалар «Сандугач* (1906). «Кош-
ларның патша сайлаулары* (1909). « Кара
җылан белән Бакалар патшасы* (1912)
мәсәлләрендә хөкемдар һәм халык
мөнәсәбәтләре проблемасын образлы
рәвештә, аллегориягә нигезләнеп хәл итә.
Мәгърифәтчелек идеяләренең
закончалыклы дәвамы буларак Г.нын
атрополо- гизмы берничә әсәрдә, аеруча
«Хәмитнең хәяты* (1910) повестенда ачык
чагылыш таба. Ямьсез тормыш
күренешләре беркадәр күбрәк кулланылса
да. әсәрдә реалистик дөреслек хөкем сөрә
Г ның алга таба әдәби эзләнүләре тра-
гизмнан оптимизмга таба кискен боры
лыш ясый Г ның шигъри дөньясында,
гуманизм идеалларының тантанасы һәм
акыллы көч урнашуының чагылышы бу-
ларак мәхәооәт романтикасы үзен нык
сиздерә башлый «Мәхәббәт хатлары»
(1912) повестенда шулай УК мәхәббәт
культы. бәхет идеаллары тантана итә
«Беренче мәхәббәт» (1915) «Янган йөрәк»
(1914). «Тан яктысы» (1913) шигырьләре-
оптимизм 6-н сугарылган
1 иче бөтендөнья сутышы башлану 6-н
мәхәббәт һәм дуслык романтикасын
хәсрәт, көч куллануны гаепләү алмаштыра.
1915 тә Г үзенен атаклы «Юктырсын ла.
Алла' һәм «Кем ул?» шнгырләрсн яза Ул
аларда сугышка карага халык нын ачы
нәфрәтен белдерә, аны кешелек алдында
иң зур җинаять дип фаш итә «Солдат
хатыны Хәмидә» (1915) хикәя сендә до
туган-туганын үтерү! ә корылган сугышка
каршы ризасызлык белдерә 1917 елгы
Революция вакыйгаларын шатланып
каршы ала. ана «Кызыл бай рак* (1917).
«Хөррият иртәсе» (1917)
«Хисап көне* (191 /). « Безнең юл* (1919).
«Мур* (1919) шигырьләрен багышлый М
Һдхнтов истәлегенә багышланган «Нур*
шигырендә Г. көрәштә револю пионер
тарның үзләрен ко}*6лн игүләренә басым
ясый Г нжатыныц өзлек ез тема
ларының берсе - үткәннәрдә калган кол-
лар хезмәтен ирекле хезмәт идеалыннан
чыгып күрсәтү. Бу тема аның «Эшче»
(1920) поэмасында яңа сыйфатта калка.
1927 дә ул кабат бу поэмага әйләнеп кайта
һәм аның драматик вариантын яза. Бу
сюжетка композиторлар Г.С.Әлмөхәм-
мәдев, С.Х.Габәши һәм В II.Виноградов,
татар музыкаль мәдәниятендә беренче бу-
ларак. шул исемдә опера язалар (1930 да
Татар академия театрында куела). «Кызыл
йолдыз» пьесасын (1925) Гражданнар
сугышына һәм җимерелгән авыл ху-
җалыгын торгызуны күрсәтүгә багышла-
на. 1921-23 еллардагы ачлык «Ачлык
тырнагында* (1923) исемле җыентыкка
кергән «Сулган гөлләр» (1921). «Ач»
(1921) , «Җылыйлар» (1922)
шигырьләрдә. «Кеше ашаучылар» (1922)
поэмасында сурәтләнә.
1927 дә язылган «Кара йөзләр» повес-
те Г.ны күренекле язучы итеп таныта
Повестьта геройларга төгәл психологик
сурәт, социаль күренешләргә тирән ана-
лиз бирелә. Сюжет нигезендә 19 йөз ахы-
рында язучының туган авылында булып
узган фаҗигале вакыйгалар ята. Пове-
стьнең төп героинясы Галимә иске тор-
мышның караңгылыгы, мәрхәмәтсезлеге
б-н каршылыкка килә һәм ахырда һәлак
була. Галимә кичергән фаҗиганең бөтен
тирәнлеген күрсәтер өчен автор антитеза
һәм контраст алымнарын оста куллана. Бу
повестька нигезләнеп 1981 дә композитор
Б Г.Мулюков шул исемдә опера яза (Гәрәй
Рәхим либреттосы, 1982 дә Татар опера
һәм балет театрында куела) 1917 гә кадәр
язылган «Фәкыйрьлек берлә үткән
тереклек». «Ярлылар, яки Өйдәш хатын».
«Үги балалар» (1908). «Зәйнәп сабыр
иткән иде. сабыр итә алмады» (1911).
«Онытылган җинаять, яки Үткәнне искә
төшерү (1911) хикәя һәм повесть- ләрендә
Г. татар хатынының фаҗигале язмышына
басым ясый. «Кара йөзләр» повестенда
социаль гомумиләштерү юлында яңа
югарылыкка күтерелүгә ирешә.
«Тормыш баскычлары* (1927) повес-
тенда Г 1 нче бөтендөнья сугышы һәм
1917 елгы Революция вакыйгаларына ка-
бат әйләнеп кайта. Автор повестьнен төп
герое Вахитның характеры формалашуын.
аның хезмәт ияләре хокукы өчен чын
көрәшче булып китүен күрсәтә. «Ша-
гыйрьнең алтын приискасында» (1929)
автобиографик повестендә Г. алтын при-
искасында эшләгән эшчеләрнең авыр тор-
мышларын чагылдырганда әсәр эчтәлеген
тирәнәйтеп, зурайтып күрсәтүгә ирешә
Гади халыкның югары әхлаки сыйфат-
ларын чын җылылык белән тасвирлый.
Г. һәрвакыт татар һәм башкорт матбу-
гатында актив языша. Аның «Шәрекь
ярлылары». «Безнең юл» г-таларында.
«Яна юл». «Кызыл юл». «Совет әдәбия
ты» ж-лларында басылган очеркларында
кыска язмаларында татар һәм башкорт
халыклары язмышлары ачык чагылыш
табалар
Әсәр.: Сайланма әсәрләр К.. 1939;
һайланма әсәрзәр Өфө. 1950. Әсәрләр
4томда. К.. 1980-83. Избранное Уфа. 1955
Әд Башкуров Р Маджит Гафури /
История татарской советской литерату-
ры. М . 1965. Рамазанов Г Творчество Мад-
жита Гафури Уфа. 1970: Магдеев М. Мад-
жит Гафури. К., 1980; Хисмәтуллин Г
Мәҗит Гафури Татар совет әдәбияты
тарихы Очерклар К.. 1960: Нигьмөтул- лин
Ә Мәҗит Гафури: Иҗаты турында очерк. К..
1969; Халит Г Тормыш һәм ирек җырчысы:
Мәҗит Гафурнның тормышы һәм иҗаты
турындагы очерк. К . 1980
Р.Х.Сверигин.
ГАФУРОВ-ЧЫГЪТАЙ Галиәсгар
Мөгыйн улы (16.9 1867. Казан губ.. Чис-
тай өязе Яңа Ибрай а. -20.8.1942. Аксубай
р-ны Иске Ибрай а ). язучы, журналист.
1883-91 елларда Чистай мәдрәсәсендә бе-
лем ала. 1891 -99 да укытучылык итә. 1899
дан Бузулук шәһәрендә имам булып тора
1915 тән Казанда яши. «Кояш* г-тасында
эшли. 1916дан Уфада. «Тормыш» г-тасын-
да. 1924 тән Мәскәүдәяши. СССР халык-
лары Үзәк нәшриятында эшли. 1925-32 дә
«Фән һәм дин» ж-лының җаваплы
сәркәтибе була. 1941 нең язында Иске
Ибрай авылына күчеп кайта.
Г.-Ч. - «Тутам» повесте авторы Аның 1
нче кисәге 1898 дә языла, ул 1902 дә
Ф.Кәриминең матди ярдәме б-н Оренбур-
гта әсәрнең төп герое Галимә исеме б-н
басыла Әсәр Галимәнең ире б-н әңгәмәсенә
корылып язылган. Әңгәмәләрдә гаиләдәге
патриархаль яшәү рәвеше тәнкыйтьләнә,
хатын-кызның җәмәгать эшчәнлегендә
катнашу хокукы яклана Повесть татар һәм
рус җәмәгатьчелеге тарафыннан уңай
бәяләнә (Р.Фәхретдинев. Н И.Ашмарин).
1906 ның июнендә «Әлгасрелҗәдид»
ж-лында повестьнен 2 нче кисәге басыла
1908 дә Г.Тукай инициативасы б-н әсәрнең
ике кисәге дә аерым китап булып чыга
Г.-Ч. ның исламның төп кагыйдәләренә
каршы чыккан «Исабәт» исемле
публицистик китабы (1909) Коръән һәм
шәригатьнең күп кенә кагыйдәләрен шик
астына куя Бу китап өчен автор руханилык
дәрәҗәсеннән мәхрүм ителә.
Әсәр.: Мин нидән динсезләндем. М
1924; Дини корбаннар. М . 1927. Дин хо-
рафатлары. М . 1929.
Әд Гайнуллнн М Татарская литера-
тура XIX в. К . 1975. шуныкы ук. Татарс кая
литература и публицистика начала XX в К .
1983; Рахманкулов 3 « Исабәт» китабы
хакында мөләяхәзә Шура 1910 N1
А.М.Ахунов.
Дәвамы киләсе саннардс

Реклама